Тема: Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе. Осталык дәресе (Мастер-класс)
методическая разработка (10 класс) на тему

 Гайсина Суфия Искандаровна

          "Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе" темасына мастер-класста   Г. Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешле  методологиясенә нигезләнеп анализлау, тезмә әсәрләргә классик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү, Г. Тукай иҗаты аша яшәү кыйбласын һәм гомумкешелек кыйммәтләрен билгеләү күз алдында тотыла. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay._ozelgn_omet._master-klass.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                           

 

Яхин методологиясе буенча татар әдәбиятын системалы укыту

Тема:  Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе.

Осталык дәресе (Мастер-класс)

Максат: 1.  Г. Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешле          

                     методологиясенә нигезләнеп анализлау;

.                            2. Тезмә әсәрләргә классик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү;

                             3. Г. Тукай иҗаты аша яшәү кыйбласын һәм гомумкешелек кыйммәтләрен билгеләү.

                                                              Дәрес барышы:

                                                                                   

                                                                                               Һәр кавемгә Тәңре тарафыннан

                                                                                               Бер пәйгамбәр бирелгән кебек,

                                                                                               Татарларга тугры Тукай килгән

                                                                                               Илаһи саф нурга төрелеп...

                                                                                                                                 Равил Сәйфетдинов.

  I.  Кереш. Укытучы:

        Рәсәй мәгарифен модернизацияләү концепциясе  һәр баланың иҗади сәләтләрен мөмкин кадәр күбрәк үстерү, тормышта туган теләсә нинди мәсьәләләргә тәнкыйди якын килеп, аларны мөстәкыйль  рәвештә чишә алучы яшь буын тәрбияләүне күз алдында тота. Галим-педагог Р. Фәхреддин дә бит моннан бер гасыр элек “ Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заманнар өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка заманда яшәр  өчен дөньяга килгәннәр” дигән гыйбрәтле фикер әйтеп калдырган. Тукай иҗатының   әлеге мәсьәләне хәл итүдәге ролен  “Әзелгән өмет” шигыренә анализ ясау барышында күпмедер ачыкларга тырышырбыз.

          Якташ шагыйребез, олуг мөгаллим  Равил  Сәйфетдиновның шигъри юлларында   халкыбызның иманы,                                                                               милли йөзе һәм татар классик әдәбиятының йөзек кашы булган бөек Тукаебыз хакында бик саллы сүзләр әйтелгән. Әйе, заманыбыз бүгенге көндә Тукайлыкка мохтаҗ.

II. Әсәргә анализ бирү алымнарын искә төшерү. Әдәби әсәр – иҗади фикер җимеше ул. А Яхин методологиясе буенча татар әдәбиятын системалы укыту концепциясе турында мәгълүмат бирү.

 (Анализ-синтез)

-метафора;

-чагыштыру;

-каршылык;

-сыйфат дәрәҗәсе;

-кабатлаулар;

                                                                                           

 

(Тезмә әсәргә анализ ясау тәртибен аңлату) – тактада слайдлар.

III. Әдәбият теориясе буенча эш.

             1. экзистенциализм фәлсәфәсе – яшәүнең мәгънәсен эзләүче шәхес фаҗигасе, кешенең чарасызлык чигенә җитүе.

           2. Газәл – лирик жанр.

IV. “Өзелгән өмет” шигырен сәнгатьле итеп уку.

Бастыру өчен

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе; 
Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә, 
Яшь һилал урынында анда тулган айның яктысы.

Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,
Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы.

И мөкаддәс моңлы сазым! уйнадың син ник бик аз? 
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, 
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә, 
Барсы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы.

Булмадың, алтын ярым — салкын ярым, син дә минем 
Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы!

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син, 
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!



Сүзлек өстендә эш.

Әшьялар—әйберләр.  
Һилал—яңатуганай. 
Тәбәссем—елмаю. 
Кәррә — тапкыр

Лириканың төрләре:

1. Мәхәббәт лирикасы;

2. Пейзаж лирикасы;

3. Сәяси лирика;

4. Гражданлык лирикасы.

5. Күңел лирикасы

6. Фәлсәфи лирика

   “Өзелгән өмет” шигыре – лирик шигырь.

Лирик шигырьгә анализ ясау тәртибе:

Хис ----------хиснең сәбәбе-----------дәрәҗәсе----------юану

IV. “Өзелгән өмет” шигырендә яшәү һәм үлем концепциясен ачыклау. Илаһияттән бирелгән яшәеш.

                       1.Тукай<-> Яшәеш<-> «Мин»         (каршылык)

                       2. Экзистенциаль  фәлсәфә (сынау, газап, гыйбадәт.)

Хиснең эчтәлеге әсәр исеме аша ачыла. (Әсәрдән лирик геройның – шагыйрьнең тормышка ашмаган өметләрен эзлибез.)

Хәсрәт хисе:

1). Зары, үкенече:

-яшьлек үтүенә кайгыра;

-элеккечә яза алмыйм дип зарлана;

-милли яфраклар корый;

-илһам чыганагы булган мәхәббәт тә юк (тормыш иптәше таба алмавына үкен);

-ятимлек;

-пәйгамбәрләрчә алдан сизенә: шагыйрьлек вакыты кыска;

            “...И мөкатдәс моңлв сазым, уйнадың син ник бик аз?!”- ди

Ятимлектә тилмереп үскән лирик герой ана кешегә ишетергә авыр булган  “Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?”, дигән сүзләрне әйтә. Лирик герой мәхәббәтнең барлык төрләреннән мәхрүм ителгән, барлык ишекләрдән дә куылган.

                                      “ТӘН – ҖАН антитезасы.        (ҖӘМГЫЯТЬ – ШӘХЕС каршылыгы.)

2). Моң-зарлар – хәсрәтнең сәбәпләре.

1 нче строфа – гомернең үтүе                                                                                                  ГОМЕР ҮТӘ

2 нче строфа – шул ук

3 нче строфа – элеккечә матур яза алмавы өчен борчыла                                               ЯЗУ АВЫР

4 нче строфа – гомере белән дә, иҗаты белән дәаерылыша, хушлаша.                         ХУШЛАШУ

Сәбәп өстенә сәбәп өелә -------- хәсрәт арта. (Хәсрәт дәрәҗәсе бик югары.)

V.Укытучы:Кайгы-хәсрәт дәрәҗәсенең иң югарысы кайсы абзацта?

Укучылыр:-Соңгы абзацта?

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

                                                           Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Юану урыны да – анасының кабер ташы. Кабергә тамган татлы күз яше турында Г. Тукай гына шулай яза алгандыр.

Кабер – шагыйрьнең бердәнбер сыеныр урыны. Авторның хәтта юанычы да хәсрәт дәрәҗәсен күрсәтә!

VI.Әсәрне өлешләргә бүлү.

1. Моңа кадәр Тукай татар милләтенең киләчәге прогресс юлыннан китәчәгенә ышына иде.

“Корыган агач”, “Бер генә юк яфраклысы” дигән сүзләрнең асылын балалар белән ачыклау.

ФОКУС – 5 нче строфада:Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, 
                                           
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

“шат” – “ят” каршылыгы

Лирик герой үзәк өзгеч ялвару белән сазына – иҗатына мөрәҗәгать итә.        

 Гомумиләштерә:”Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз , ахрысы...”, “...Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы...”

                               

VII. Образ-детальләрне таптыру: Мәхәббәт сакчысы, саз, читлек, кош һ.б.

Символ – моңлы саз – шигърият

Метафоралар:яфраклы  үсенте, корыган агач...

(Шагыйрьнең авыр язмышы турындагы фикерләрне укучылар берләштерәләр, нәтиҗәләр ясала)

VIII. Йомгаклау. ЯШӘҮ  һәм ҮЛЕМ  фәлсәфәсе – мәңгелек тема.  Р.Сәйфетдиновның “Мәңгелеккә килдем дип казган, иртәгә үләм дип гыйбадәт кыл...” дигән гыйбарәсен  мин Тукаебыз турында әйтелгәндер кебек кабул итәм. Гасырлар үткән саен да бәяләп бетергесез мирас калдырган бу шәхеснең иҗаты – бик күп буыннарны тәрбияләрлек тутыкмас иҗат.  



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс (Осталык дәресе)

Мәктәбебездә дүртенче ел "Тамчы" исеме астында мәктәп газетасы чыгарабыз. Газетада мәктәп яңалыклары, укучыларның иҗади эшләре бастырыла. Шул юнәлештәге эшчәнлеккә багышланган Осталык дәресе эшкәртмәс...

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча осталык дәресе

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча                               осталык дәресе       ...

Осталык дәресе

Осталык дәресе...

Осталык дәресе "Матурлык эзлим"

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыр...

“Фразеологизмнар дөньясында» темасына осталык дәресе

Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны актив кулланырга, аерып ала белергә  өйрәтү.2.Телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.3.Фразеологизмнарның матур әдәбият әсәрләренд...

Осталык дәресе "Милли киемнәр"

Татар халкының тормышы сәнгатьтән аерылгысыз....

Осталык дәресе"Халкым мирасы-күңелем байлыгы"

Кешелек үзенең тарихи яшәеш дәверендә бай тәҗрибә туплаган. Бүген мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану көн тәртибенә килеп басты. Халык пед...