Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.
план-конспект урока (10 класс) на тему

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең максатлары: 1. а) Укучыларны Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре белән таныштыру. Төрле чорларда җәмгыятьнең мәгариф системасына булган мөнәсәбәтенә күзәтү ясау. б) Укучылар тарафыннан төзелгән проект эшләре белән танышу. 2. Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү. 3. Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_proekty.docx36.36 КБ

Предварительный просмотр:

1нче слайд.

“ Белемле милләтләрнең...балалары чәчкән гыйлемнең таталы җимешләрен ашаганда,наданнарның балалары... наданлыкның ачы җимешләрен ашар” (Хади Атласи)

...елда

Мәктәп

укытучы

укучылар саны

1786

40

136

4398

1787

165

395

11 088

1788

218

525

13 539

1789

225

576

14 389

1790

269

629

16 525

1791

288

700

17 187

1792

302

718

17 500

1793

311

738

17 298

1794

302

767

176 620

1795

307

716

17 098

1796

316

744

17 341

1797

285

664

15 628

1798

284

752

16 801

1799

281

721

17 598

1800

315

790

19 915

Саннарның үзгәрешенә бу елларда патша хөкүмәтенең укытуга  булган  карашына , дини  мәктәпләр белән дөньяви мәктәпләр арасындагы каршылыкларга турыдан- туры бәйле икәнен күрсәтә .

2 нче слайд. Гыйлем юлына сарыф ителгән акчалар.

(1913 нче ел)

“ Гыйлем юлына акча күп тоткан падишахлыкларның иң беренчесе, шөбһәсез Америка Кушма Штатларыдыр. Анда гыйлем юлына сарыф ителгән акча һәр кеше башына 7 сум 30 тиен туры килә, ... Русиядә-67 тиен....

ил

Акча күләме

АКШ

7 сум 30 тиен

Австралия

5 сум 92 тиен

Швейцария

5 сум 40 тиен

Англия

3 сум 80 тиен.

Норвегия

2 сум 83 тиен

Франция

2 сум 70 тиен

Швеция

2 сум 50 тиен

Австрия

1 сум 60 тиен

Русия

67 тиен

3 нче  слайд (1913ел)

“ Америка Кушма Штатларында  укырлык 100 баланың йөзе дә мәктәпкә йөри, ә Русиядә бары  егеме тугызы гына... 71е ...шар уйнап йөри...Татар авылларында бүрәнәләр өстенә утырып, яз башларында гайбәт сатып утыручы агайлар исә барысы да 71 саны  астына кергән балаларның картайганнарыдыр.”

Ил

Укырлык балалардан мәктәпкә йөрүчеләр  саны(100 бала алына)

АКШ

100

Швейцария

100

Франция

80

Германия

78

Англия

77

Норвегия

76

Швеция

75

Бельгия

72

Австрия

71

Русия

29

Дәрес планы.

Тема.  Күренекле мәгърифәтче, публицист  Хади Атласиның  мәгарифкә  багышланган  публицистик мәкаләләре.  

Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”.                            

                                                                                                            (Утыз Имәни)

Дәреснең максатлары:

1. а) Укучыларны   Хади Атласиның  мәгарифкә  багышланган  публицистик мәкаләләре  белән таныштыру. Төрле чорларда җәмгыятьнең мәгариф системасына булган мөнәсәбәтенә күзәтү ясау.

    б) Укучылар тарафыннан төзелгән  проект эшләре белән танышу.

 2. Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

3. Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау. 1.Хади Атласиның портреты.

                   2. Хади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 нче, 2нче том. Казан. “ Җыен” нәшрияты.

                    2009-2010 ел

                    3. Мультимедиа системасы.

4. Күренекле шәхесләрнең акыллы фикерләре язылган карточкалар – укучыларга бүләк.

Дәрес барышы.

  1.    Оештыру.  
  1. Хөрмәтле укучылар, әйдәгез әле дәресебезнең эпиграфын укыйк.
  2. Настя, әйт әле, эпиграфның беренче өлешен   син ничек аңлыйсың?

 ( Укыган кеше бәхетле була. )

  1. Даниил, икенче өлешне син ничек аңлыйсың?  ( Белемсез кеше укыган кешедән ярдәм сорый, аңа баш ия. )

Укытучы.  Әйе балалар, белемле булуның актуальлеге беркайчан да югалмый.Сезнең тиздән  мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына басар  чагыгыз җитә. Сезнең  алда  кайсы уку йортына укырга керү, нинди һөнәр сайлау  мәсьәләләре тора.

  1.   Актуальләштерү.

Узган дәресләрдә без күренекле мәгърифәтчеләр Каюм Насыйри, Риза Фәхретдиннең милләтне белемле итә юлында куйган хезмәтләре турында укыдык. Укылганнардан чыгып,җәмгыятьтә үз урыныңны табу өчен  белем алуның мөһим икәнен белдек. Бүгенге дәреснең беренче өлешендә  мәгърифәтче Хади Атласиның мәкаләләрендә  XX гасыр башында  мәгърифәт үсешенә йогынты ясаучы сәбәпләр белән танышырбыз, ә икенче өлешендә теманың дәвамы итеп бүгенге көндә бу мәсьләнең  торышын сезнең  проект эшләрегездән  карарбыз. 

3. Төп өлеш.

1. Укытучы чыгышы. (Хади Атласиның портреты һәм яшәү еллары  язылган слайд күрсәтелә)

Күренекле педагог, публицист, сәясәтче Хади Атласи 1876 нчы елның 29 нчы августында Сембер губернасы Буа өязенең Иске Чәке авылында  мулла гаиләсендә туган. Буа мәдрәсәсендә белем ала, үзлегеннән рус телен өйрәнә. ( Ул шулай ук немец һәм инглиз телләрен дә үзләштерә.)

1902 нче елда безнең бүгенге Әлмәт шәһәре, ул чагында Иске Әлмәт  авылына имам- мөдәрис             ( тәрҗемә бирелә- священно служитель и учитель) итеп чакырыла. Мөгәллимлеге белән беррәттән, публицистик иҗатка да  кереп китә. Шушы елларда газета- журналларда басылган мәкаләләрендә ул алга киткән илләрнең тормышыннан мисаллар китереп, укучысын активлыкка чакыра. Иярергә үрнәк  итеп атаган илләрнең төрлелеге,  дәлилләрнең байлыгы авторның мәсьәләгә нык әзерләнеп,  күпне белеп тотынуын күрсәтә. Хади Атласи халыкка аң-белемгә омтылу, аннан файдалану юлларын күрсәтүне максат итеп куйган.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән шушы  мәкаләләр арасыннан   мәгариф темасына  багышланганнарын карап үтәрбез.  Бу мәкаләләр халыкның  белем дәрәҗәсе белән аның яшәү дәрәҗәсе арасында булган бәйләнешне күрсәтүгә нигезләнгән.

  “Наданлык вә аның җимешләре” мәкаләсендә  Хади Атласи болай ди: “Белемле милләтләрнең үзләре вә яки  балалары чәчкән гыйлемнең татлы җимешләрен ашаган заман, наданнарның балалары аталарының чәчкән  наданлыкның ачы җимешләрен ашарга мәҗбүр булалар.” Һәм шушында ук инглиз галиме  Адам Смит ( Шотландия философы, икътисадчы) сүзләрен китерә: “... укыган халыкларның дәүләтләре тизрәк байлыкка ирешәләр...  Ә менә наданлык белән  ярлылык халыкларның юкка чыгуына  сәбәп була “,- ди.

“ Безнең мәктәпләребез” мәкаләсендә галим  белем бирүдә  мәктәпнең роле бик зур икәнен күрсәтә.  “ Мәктәпле милләтнең һәрбер кешесе, бөтен халкы  ... тереклек өчен көрәшләрнең һәрберсендә  өстенлек алар ягында  булган хәлдә, мәктәпсез  милләтнең халкы белемсез булганга күрә... , һичбер көчкә ия түгел”. Бу уңайдан Хади Атласи Шекспир сүзләрен китерә “ Наданлык- Алланың ачуы, белем исә оҗмахның баскычыдыр”. “ Менә шушы баскычны әзерли торган урын исә, һич шөбһәсез, мәктәптер”, ди  галим. Бу мәкаләсендә Хади Атласи  Россиядә төрле елларда  мәктәпләр, укучылар, укытучылар санын китерә. ( 1 слайд)

 Балалар, ничек уйлыйсыз, мәктәпләр салу белән генә халыкны белемле итеп була микән соң әле? Менә мәктәп салдык,ди. Ләкин анда төпле белем  бирүче укытучылар, ничек итеп укытырга кирәк икәнен белүче укытучылар юк,ди . Ул чакта бу мәктәпләрдән яхшы укучылар чыгармы соң? Әйдәгез бу хакта Хади Атласиның “ Башкалар ничек укыталар?” дигән мәкаләсенә күз салыйк. “Күзле кеше  илә сукыр кеше арасында ничаклы аерма булса, гыйлемле кеше илә надан арасында да шул аерма бардыр... Сукыр кара илә акны аера алмаган кебек, теге надан кеше дә хак илә ялганны  аера алмый... Чөнки хак илә ялганны аера торган мәгърифәт күзе аңарда юк... Шуңа күрә галимнәр җиңәләр, наданнар исә җиңеләләр.”

Хади Атласи  алга киткән илләрдә  мәгарифкә бирелгән акчаларны чагыштырып күрсәтә. Бу чагыштырулардан соң ул шундый фикергә килә: халыкны белемле итүгә күпме акча бирелсә, җәмгыять шул хәтле алга китә, аның халкы шул хәтле яхшырак яши. Ул коры сүзләр белән генә чикләнми, бу уңайдан менә шундый исбатламалар китерә. ( 2нче слайд)

Нәтиҗә,хөкүмәтләрнең белем юлында акча сарыф итүләре күпме булса, андагы укучылар саны шул нисбәттә диярлек. АКШта 1000 кешенең 892се укый-яза белсә, Русиядә-1000 кешенең 211 генә укый-яза белә.”

Халыкнның белемле булу дәрәҗәсе ,әлбәттә, балаларның үз вакытында мәктәптә белем алуына бәйле.  Бу уңайдан Хади Атласи мондый саннар китерә. “ Америка Кушма Штатларында  укырлык 100 баланың йөзе дә мәктәпкә йөри, ә Русиядә бары  егеме тугызы гына...  ( 3нче слайд)

Бүгенгесе көндә дә Хади Атласи күтәргән проблемалар әле дә бар. Шуңа күрә дә  аның фикерләре бүген дә актуаль яңгырый.

2. Дәреснең икенче өлешендә укучылар төркемнәрдә  үзләренең  проектларын тәкъдим итәләр.

Проектны яклау өчен беренче төркемгә сүз бирәбез.

1 нче презентация.

Укучылар чыгышы.

- Безнең төркем бу проект өстендә эшләгәндә түбәндәге  тикшеренүләр үткәрде: бистәдә яшәүче кешеләрнең белем дәрәҗәсе  нинди, алар нинди эшләрдә эшли, белемле кешеләр лаеклы тормышта яшиме?! Соңыннан менә шундый нәтиҗә ясалды.

Әлмәт районы Яшьләр бистәсендә 517 кеше теркәлгән.

югары белемле

52  

10,2 %.

махсус- урта белемле

61

11,7 %

урта белемле

324

62,6%

гомуми төп белемле

10

1,9%

Мәктәпкәчә һәм мәктәп укучылары

70

13,6%

   2002-2012  елларда мәктәпне 10 укучы көмеш медальга тәмамлаган.

  Шуларның җидесе югары уку йортларын тәмамлап төрле тармакларда эшлиләр, өчесе- бүгенге көндә  Әлмәт дәүләт нефть институтында укыйлар.

Югары һәм махсус урта  белемле кешеләр арасында :

Педагоглар(мәктәпкәчәһәм мәктәп яшендәге балаларга  белем бирүчеләр)

40

Табиблар

8

Инженерлар

5

экономистлар, хисапчылар

10

сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр

5

мәдәният хезмәткәрләре

2

муниципаль хезмәткәрләр

4

квалификацияле эшчеләр

39

Нәтиҗә.  Проект эшләү кызыклы һәм файдалы булды. Без бергә материаллар җыярга, анализларга, нәтиҗә ясарга  өйрәндек. Проект эшләгәндә без төрле һөнәр ияләре белән аралаштык. Бу безгә киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.

 

Хәзер 2 нче төркем проекты карыйбыз.

 Укучылар чыгышы.

Безнең төркем Россия мәгариф системасы буенча интернеттан  төрле  мәгълүмат  туплап, чагыштыштырып  шундый нәтиҗәгә килде.

 2нче презентация.

“ Россиядә һәм башка илләрдә дәүләтнең   мәгарифкә бюджеттан  бүлеп бирелгән  чыгымнарының чагыштырма статистикасы”

Россия Федерациясенең мәгарифкә тотылган чыгымнары.                                

Ел

Федераль бюджет чыгымнары( млрд.сум.)

2006

211,9

2007

294,6

2008

329,7

2009

387,9

2010

386,4

2011

552,4

2012

603,5

2013

558,9

2014

499,5

Гомуми белем бирүгә  тотылган чыгымнар динамикасы.

ел

Млн. сум

2005

1,884

2006

2,704

2007

3,254

2008

4,147

2009

4,738

2010

4,973

Төрле илләрдә мәгарифкә бирелгән  дәүләт чыгымнары ( ВВП  % )

Ил

2000

2002

2004

2008

Германия

4,5

4,8

4,6

4,4

Канада

5,4

5,2

4,9

4,9

Боек Британия

4,7

5,0

5,5

5,5

АКШ (США)

4,8

5,5

5,3

5,2

РФ

2,9

3,8

3,5

3,8

Россия Федерациясе, Сингапур, АКШ та кеше башына тотылган чыгымнар

(  АКШ долларында)

Ел

РФ

Сингапур

АКШ (США)

2000

100

500

1800

2005

240

800

2500

2010

400

1400

2800

 Нәтиҗә.  Проект өстендә эшләгәндә без күп материаллар белән таныштык,  кирәкле мәгълүматны алырга өйрәндек.

Кыганычка каршы, безнең илдә, башка илләр белән чагыштырганда,  мәгарифкә булган  чыгымнар  әзрәк.

 Шулай да, киләчәк безнең кулда.  Без тырышып укырга тиеш. Белемле кеше- тормыш хуҗасы.

  1. Йомгаклау. Укучылыр тыңланган материал буенча үзләренең фикерләрен белдерәләр.
  1. Надан, белем дәрәҗәсе түбән булган халыклар белемле халыкка буйсынырга мәҗбүр була.
  2. Белемле булыр өчен мәктәпләр булу кирәк. Аларда белем бирү югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
  3. Мәгарифкә бирелгән акчаның күләме белән  илнең алга киткән булуы бер-берсенә һичшиксез бәйле.
  4. Бары тик белемле халкы булган илнең генә киләчәге бар.

Укытучы. Димәк, хөрмәтле укучылар, илебезнең киләчәге сезнең ни дәрәҗәдә белемле булуыгыздан  тора.

 Дәресебезне Хади Атласи сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

“ Күктән алтын яумаган кебек, аннан гыйлем вә мәктәп иңмәк ихтималы да юктыр. Булган нәрсәләрнең барчасы бәндәнең үз көче илә генә хасил булу сәбәпле, без үксезләр дә бар көчебезне гөйлем вә мәгърифәт юлына сарыф итәргә тиешледер”

5. Өй эше. Минем киләчәк һөнәрем- ни өчен мин шул юлны сайлыйм? Монолог төзергә.

Татарстан Республикасы

Әлмәт районы Муниципаль белем бирү учреждениесе

“Яшьләр бистәсе урта гомумбелем бирү  мәктәбе.”

10 нчы сыйныф.

 

“ Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган мәкаләләре.”

Проектлар методы кулланылып  үткәрелгән татар әдәбияты дәресе.

Дәресне әзерләде:

1 нче квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гулумова Дилара Әнәс кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока «Сызыкча тигезләмәләр системасын Крамер методы кулланып чишү"

«Сызыкча тигезләмәләр системасын Крамер методы һәмMS Excel программасын кулланып чишү»...

8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәресем түбәндәге эш төрләреннән тора:-         Лексиканы кабатлау, ныгыту; сөйләмдә куллану;-         Җөмләләрне дөр...

Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.

Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...

Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)

Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)...

Ачык дәрес эшкәртмәсе. "Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы" Сингапур структураларын кулланып, үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес  сингапур  структуралары  ярдәмендә  үткәрелде.Укучыларга  татар теленең  сөйләм теленең  үзенчәлеге,фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы  турында ...

Күренекле мәгърифәтче Таип Яхин - авылдашыбыз (Выступление на IV Айтматовских научных чтениях)

Халкыбыз тарихы сәхифәләрендә   Яхиннар  династиясенең  эшчәнлеге -  бәяләп бетергесез. Бу затлы нәселнең  биографиясендә ак таплар күп  әле. Милли...

Күренекле мәгърифәтче-педагог Каюм Насыйри хезмәтләрендә укыту-тәрбия алымнары

План-конспект предназначен для учителей татарской литературы, а также для проведения мероприятий с целью воспитания нравственных качеств у учащихся....