8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (8 класс) по теме

Гильманова Гульнара Равефовна

Бу дәресем түбәндәге эш төрләреннән тора:

-         Лексиканы кабатлау, ныгыту; сөйләмдә куллану;

-         Җөмләләрне дөрес төзү күнекмәләрен ныгыту;

-         Тәрҗемә итү күнекмәләре;

-         Ситуатив күнегүләр, диалоглар.

Дәрестә мин “сингапурча укыту методы”ның кайбер алымнарын файдаланып үткәрдем

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_klass_singapurcha_urok.docx18.98 КБ

Предварительный просмотр:

8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Укытучы : Гыйльманова Г.Р.

13.11.2013 ел

Тема: Кешенең уңай сыйфатлары.

Тип: диалогик/ монологик сөйләм

Максат:

  1. Кешенең уңай сыйфатларын ныгыту;
  2. Өйрәнгән сүзләрне диалогик, монологик сөйләмгә кертү;

2.1)    Актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү;

2.2)    Миңа ... кызлар (малайлар) ошый структурасын сөйләмгә кертү;

   3)    Дустанә мөнәсәбәт формалаштыру;  бер-берсенең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Җиһазлау.  8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева), презентация, техник чаралар, биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру  моменты.
  • исәнләшү (укытучы белән һәм бер-берсе белән исәнләшәләр);
  •  уңай психологик халәт булдыру ( дәреснең максаты һәм темасы белән таныштыру, дежур укучы белән әңгәмә кору)
  1. Белемнәрне  актуальләштерү.
  1. Фонетик-лексик зарядка.
  • Прослушайте и укажите количество слогов в данных словах.

Чибәр, сөйкемле, көчле, эшчән, игътибарлы, әдәпле, тырыш, тыйнак.

  • Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.

Тәрбияле, акыллы, эшчән, көчле, укый, әдәпле, тырыш.

  1. Өй эше тикшерү.

Биремле карточка белән эш. (Сүзләр ике баганада бирелгән, беренче баганадан икенчесенә, тәрҗемәсенә,  ук белән күрсәтү.)

Раунд Тэйбл – Round Table ( работа по часовой стрелке). 2нче номерлы укучы башлый; һәрберсе берәр сүзне билгели, сәгать угы буенча эшләү – 1 минут вакыт бирелә.

  • Ә хәзер тикшерик. 2нче өстәлдәге 3нче номерлы укучы башлый. Башкалар тикшерә.
  1. Дәреснең төп өлеше.
  1. Ребята, многие люди нам симпатичны, и мы говорим,  что они нам нравятся. На татарский язык нравится  переводится ошый. А теперь подумайте и скажите о том, что:
  • вам нравится девушка (девочка);
  • вам нравится юноша (мальчик).

(Җөмләләр экранда күрсәтелә).

  1. Рэлли Робин – Rally Robin (обсуждение с партнёром по плечу)– (килеп чыккан җөмләләрне бер-берсенә әйттерү – 1 минут вакыт бирелә.
  • Ә хәзер җөмләләрне тыңлап алыйк. (Саша, Юля, Ангелина, Катя ничек әйттеләр икән?)
  • Рәхмәт сезгә.
  1. Дәреслек белән эш. – 59нчы бит, 10нчы күнегү.
  • Таблицада бирелгән сүзләр белән нинди җөмләләр төзеп була икән?
  • Рэлли Робин – Rally Robin (обсуждение с партнёром по лицу) – җөмләләрне парларда  әйтү – 1 минут вакыт бирелә. Ахырдан тикшерү; бер- берсенә рәхмәт әйттерү.

Ял минуты.  Микс – фриз – груп – Mix-Freeze-Group (перемешивание под музыку, образуя группу).

Төркем оештыру өчен сораулар:

  1. Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз? (8)
  2.  Кабинетта ничә шкаф? (7)
  3. Кабинетта ничә тәрәзә ? (3)
  4. Сез ничәнче мәктәптә укыйсыз? (6)
  5. Бер айда ничә атна бар? (4)

Укучылардан  бер-берсенә рәхмәт әйттерү.

  1. Ныгыту.  
  1. Дәреслектәге  таблица буенча эшне дәвам итү.
  • Ә сез үзегезгә нинди дус сайлап алыр идегез? Таблицадагы сүзләрне файдаланып сөйләргә өйрәнегез.
  1. Рэлли Робин – Rally Robin (обсуждение с партнёром по  плечу)– җөмләләрне бер-берсенә әйттерү – 1 минут вакыт бирелә. Ахырдан тикшерү, рәхмәт әйттерү.
  2.  Микс   пэа  шэа- Mix Pair Share (перемешивание под музыку, образуя пару) .

Парларда сөйләшү  өчен сораулар:

  • Сиңа нинди кызлар ошый?
  • Сиңа нинди малайлар ошый?
  • Яхшы кеше нинди була?
  • Синең дустың бармы? Ул нинди?
  1. Стё зе класс – Stir the class (“перемешай класс») -  дәфтәр битендә “Мин дустымны хөрмәт итәм, яратам, чөнки ул ...” җөмләсен дәвам итү. – 1 минут вакыт бирелә. – Исемлек астына сызык сызу, кабинет буйлап йөреп, язылмаган сыйфатларны өстәп язып чыгу. Партнёрыңа рәхмәт әйтергә онытма. – 1 минут вакыт бирелә. Ахырдан тикшерү.

  1. Өйгә эш бирү.

“Минем  дустым” дигән темага кечкенә хикәя язарга.( 5-6 җөмлә)

  1. Йомгаклау. Саубуллашу ( бер-берсе белән һәм укытучы белән саубуллашалар).

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулланып укыту

Проект  методын кулланып укыту  максатлары;•  белем бирү процессының нәтиҗәлелеген үстерү;•  укучыларны киләчәк тормышка әзерләү;•  укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны , ...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Без - булышчылар.Сингапур методикасына нигезләнеп,6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

"Без - булышчылар" темасына 6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе шул ук исемдәге бүлекнең ахырында сөйләм үстерү дәресе үткәрүче укытучыларга методик ярдәм буларак тәкъдим ителә...

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәресл...

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе (2нче дәрес)

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәресл...

Чистай муниципаль районы 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Ләйсән Альберт кызының 5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы. Тема : Без әнигә булышабыз.”

тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...

8 нче сыйныфның рус төркемендә туган (татар) телдән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

quot;Ел укытучысы" бәйгесе кысаларында 8 нче сыйныфның рус төркемендә туган (татар) телдән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....