Конспект урока "Иярченле шарт җөмлә"-9сыйныф
план-конспект урока (9 класс) по теме

Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә эшләүче укытучылар өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_eshkrtmseiyarchenle_shart_zhoml.doc90 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районы

Муниципаль белем бирү учреждениесе

“52 нче гимназия”

Дәрес эшкәртмәсе.

Тема:Иярченле шарт җөмләләр.

                                               

                                                         Югары квалификацион категорияле

                                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                   Әхмәтҗанова Гөлсу Мәгъсүм кызы.(стаж15 ел)

Тема:  Иярченле шарт җөмләләр.

Максат:

1 Укучыларның иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,аларда җөмлә төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү күнекмәләре формалаштыру

2 Иярчен шарт җөмләләр турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга булышу, эзләнү юлы аша материалны үзләштерүләренә ирешү;тиз фикерләү, төгәл җавап бирү, фикерләренең дөреслеген дәлилли белү, мөстәкыйльлек  күнекмәләрен үстерү.

3.Тукай шигыриятенә карата кызыксыну, өйрәнү теләге тәрбияләү.

Дәрес тибы: катнаш

Дәрес методы: әңгәмә .

Дәрес алымы : эзләнүле, чагыштырулы.

Җиһазлау: мультимедиа, дифф. биремле  карточкалар,дәреслек.

Дәрес барышы

I Оештыру моменты

-психологик уңай халәт тудыру.

II Актуальләштерү.

-Без  җөмләләрнең нинди төрләрен  өйрәнәбез? (кушма җөмләләр)

-Ниниди җөмлә ул кушма җөмлә?

-Кушма җөмләнең төрләре(тезмә, иярченле )

-Нинди җөмлә ул иярченле кушма җөмлә?

-Иярчен җөмләләрне без нинди төркемнәргә бүлеп өйрәнәбез?(төзелеше, мәгънәсе)

-Төзелеше ягыннан иярчен җөмләләр нинди булалар?(аналитик, синтетик)

- Мәгънәсе ягыннан иярчен җөмләләрнең төрләрен атагыз.

-Иярчен хәл җөмләләрнең саны ничә?(8)

-Атап китегез(чылбыр рәвешендә җавап бирәләр)

Өй эшенә күчү. Сезнең өй эше эзләнү эше иде Сезнең максат  милләтче шагыйрь,балалар язучысы, публицист, укытучы Г Тукай шигырьләрендә иярченле кушма җөмләләрнең кулланылышын тикшерү

-Я карап китик кем нинди  иярчен җөмләләр тапты.Мисалыгызны укыйсыз. Төзелеше мәгънәсе ягыннан төрен әйтәсез һәм алдан сөйләшкәнчә.  калганнар бу юлларны кайсы  шигырьдән икәнлеген әйтергә тиеш булалар.(укчыларның җаваплары) Бу шигыре белән Тукай балаларга нәрсә җиткерергә  тели?

Бик яхшы

III Яңа белем ,күнекмәләр формалаштыру

Хәзер дәфтәрләргә числоны язабыз.

Бүгенге дәреснең  темасын сез үзегез ачыкларга тиеш буласыз.

Слайд тактага карыйбыз

Игътибар белән укыйбыз.Бирелгән мисалларда нинди җөмләләр бирелгән.(кушма)Кушма җөмләнең нинди төре.(иярченле)

1   Кулыңда китап булса башыңда гыйлем булыр.

2   Көннәр яхшырганга охшаган шулай булса без чаңгы шуарга чыгар идек.

3   Ул китте исә Нәсимә күңелсезләнә.

4   Дөресен әйтик югыйсә ул яратмас.

5   Чын күңелдән сорый икән эшләп бирик.

6   Илең турында уйласаң гомерең озын булыр.

7    Буш вакыт будымы Иделгә ял итәргә китәләр

8   Әлегә  кадәр кузгалмагансыз алайса барыгыз кире кайтыгыз.

1 бирем  аналитик һәм синтетик җөмләләрнең саннарын күрсәтергә һәм андагы бәйләүче чараларны табып, аналитик синтетик төрләргә аерырга

Аналитик бәйләүче чаралар-шулай булса, юкса,алай булса, алайса

Синтетик бәйләүче чаралар- са/сә, икән.исә, мы/ме  кисәкчәсе

Бик дөрес тапкансыз.Алар нәрсә белән аерылалар(хәбәр составында килә ...килми)

-Са ,-сә кушымчалы нинди сүз төркеме бар ?(шарт фг)

2 бирем Баш һәм иярчен җөмләләрне табып схемаларын ясыйсыз һәм кирәкле тыныш билгеләрен куя барасыз.Баш җөмләне ничек билгелибез (сорау куеп карап)

Укучылардан сорау .Баш җөмләдән иярчен җөмләгә нинди сораулар куйдыгыз ?( нишләсә?, нәрсә булса? нинди шартларда?)

-Иярчен җөмләләрнең нинди төре бу сорауга җавап бирер?

Билгеләмәне дә чыгарыйк инде Иярчен шарт җөмлә я баш җөмләнең шарт хәле урынында килә (мисаллар белән дәлилләгез), я мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән шарт хәлен ачыклый (мисаллар белән дәлилләгез)  .

-Инде балалар нәтиҗә ясыйк Нинди җөмләләр иярчен шарт җөмләләр дип атала? (кагыйдәне кабатлату)

-3 бирем тыныш билгеләренең куелышын аңлаттыру(аерым укучылырдан кагыйдәләрне сорау)

Дәреслек белән эш

94 нче күнегү .сыйныфны ике вариантка бүләбез.

 I вариант күнегүдәге иярчен шарт җөмләләрне генә аерып язып  ала

II вариант иярчен җөмләләрнең калган төрләрен мәгънәсе ягыннан билгеләп язып аласыз.

Хәзер тикшерәбез Барлыгы ничә иярчен шарт җөмлә бирелгән.(килешәсеңме бу сан белән, ә син..шул тәртиптә)

-Сез мәгънәсе ягыннан иярчен җөмләләрнең ниниди төрләрен ачыкладыгыз.нинди сан астында алар бирелгән (килешәсеңме)

Бик яхшы.

Вариантлап эшне дәвам итәбез УМ кую

Сезнең бурыч 95 нче күнегүдә бирелгән бер кушма  җөмләнең аналитик яки синтетик төрен уйлап язу

I вариант  5 нче җөмләне ала.

Синоним җөмләләр

 Җил исмәсә, камыш селкенми.

Җил исми икән, камыш селкенми.

Җил исмәде исә ,камыш селкенми.

Җил исмәдеме, каыш селкенми.

Аналитик

Җил исми, шулай булса камыш селкенми.

Җил исми, алай булса камыш селкенми.

II вариантка 7 нче җөмлә бирелә.

Синоним җөмләләр

Буразна тирән сөрелсә, башаклар эре була

Буразна тирән сөрелә икән, башаклар эре була.

Буразна тирән  сөреләме, башаклар эре була.

Аналитик

Буразна тирән сөрелә, шулай итсәң башаклар эре була.

Буразна тирән сөрелә, алай булса башаклар эре була.

Буразна тирән сөрелә, шулай  булса башаклар эре була

Тикшерү.

Йомгаклау. Без нинди иярчен җөмлә төрен карап үттек инде.Баш һәм иярчен җөмләләрнең бәйләүче чаралары булып  нинди бәйләүче чаралар килде?

Сезгә соңгы бирем  Сезгә карточкалар таратыла .Сез шундагы биремне үтәү барышында ачыкларга тиешсез .Бу җөмләләрнең охшаш һәм аермалы яклар нәрсәдә?

(Биредә гади һәм кушма җөмләләр бирелгән Охшаш ягы- икесендә дә са-сә кушымчалы сүзләр бар Аермасы.Берсе аның гади җөмләдә шарт фигыль ,Икенчесе.иярченле  шарт җөмләдә бәйләүче чара булып килә)

Карточка №1

Аз гына белсәң, укытучыга ярдәмгә кил.

Син ярдәм итсәң, ул сине ташламас.

Карточка №2

Ерактан тыңласаң, бик ачык ишетелә .

Төн аяз булса, йолдызлар эрерәк булып тоелалар.

Карточка №3

Эх,минем дә шундый абыем булса!

Ояга кеше кулы тисә, кызылтүшләр балаларын калдырып очып китәләр .

 

Билгеләр кую

Өй эше.Муса Җәлили шигырьләреннән  иярчен шарт җөмләләр кулланылган 3 мисал табарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен шарт һәм кире җөмләләр

Презентация содержет и теоретический и практический материал для урока....

Презентация на урок "Иярченле шарт җөмлә"

Иярченле шарт җөмлә-дәрес эшкәртмәсенең презентациясе ...

9сыйныф өчен Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча имтихан билетлары

9 сыйныф өчен традицион имтихан билетлары Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча....

"Шарт фигыль"-дәрес эшкәртмәсе

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

"Шарт фигыль"-презентация

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

"Шарт фигыль" темасына дәрес конспекты

7 сыйныфның татар төркеме өчен "Шарт фигыль" темасына дәрес конспекты...

Дәрес план конспект Шарт фигыль

Шарт фигыльгә төшенчә бирелә,шарт фигыльләрне җөмләдә аера белү...