"Шарт фигыль"-дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (7 класс) по теме

Тинбакова Римма Варисовна

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.

2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар аркылы балаларның игътибарын тирә-як мохитка, табигать күренешләренә юнәлтү, экологик тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shart_f._plan.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Шарт фигыль

Тинбакова Римма Варис кызы,

Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

              Максат: 1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.

2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар аркылы балаларның игътибарын тирә-як мохитка, табигать күренешләренә юнәлтү, экологик тәрбия бирү.

               Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү һәм аны ныгыту.

               Кулланылган технологияләр: сәламәтлек саклау, компьютер, Ә.З. Рәхимовның үстерелешле укыту, шәхескә якын килү, уен технологияләре.

               Кулланылган метод һәм алымнар: фронталь сорау, проблемалы сорау кую, өлешчә эзләнү, әңгәмә, төркемләп эш, индивидуаль эш, фәннилек.

               Җиһазлау: “Шарт фигыль” темасына презентация, шәхси һәм төркемләп эш өчен карточкалар, перфокарталар.

               Кулланылган дәреслек һәм өстәмә әдәбият: 6 нчы класс татар теле, “Татар халык авыз иҗаты” җыентыгы( сынамышлар).  

               Дәрес барышы:

  1.  Оештыру эше.

 Исәнләшү, кәефләрне сорау.

           

  1. Актуальләштерү.

                                                                      Тактада 1 нче слайд (Тамчы рәсеме):

УЕ ИЗГЕ: БАЛАСЫНА
         БУЛЫШЫР ТАБИГАТЬ ТӘ.
                     ЭШКӘ ТОТЫНЫЙК, ДУСЛАРЫМ,
         ХУШ, ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ.

  1. Әйе, дусларым, бүген яңа дәрес материалын үзләштерергә безгә табигать, ягъни табигатьнең бер күренеше булган Тамчыкай ярдәмгә килер. Ул дәрес буе безнең белән бергә булыр. Без үзебез дә бит – табигать балалары.

А) Узган дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, фигыльләргә  хас билгеләрне, төрләнешләрен атау.

  1. фигыльләр нинди сорауларга җавап бирә?
  2. Нәрсәне белдерәләр?
  3. Төрләнәләрме? Нәрсә белән?
  4. Зат-сан белән төрләнү һәм төрләнмәвенә карап, аларны нинди ике төркемгә бүләләр?

            Тактада бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрне тиешенчә төрләндереп әйтергә:

           Чишмә ап-ак ташлар арасыннан челтер-челтер итеп агып чык- (хәзерге заман,III зат,берлек сан)

           Кинәт урман караңгыланып кит- (билгеле үткән заман хикәя фигыль, III зат    берлек сан) 

           Әмма Ык тынычланып җит- (билгесез үткән заман хикәя фигыль, юклык формасы, III зат, берлек сан)

  1. Яңа уку мәсьәләсе кую һәм аны чишү. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.

А)Тактада 2 нче слайд.

- Дусларым, без бүген тагын бер фигыль төре белән танышырбыз.Тик аның исемен Тамчыкай куйган сорауларга җавап эзләгәннән соң сез үзегез куярсыз, төрләнешен ачыкларсыз.

                                              Тактада сынамышлар язылган 3 нче слайд:

  1. Кояш болытка  капланып баеса, яңгыр явар.
  2. Томан җиргә төшсә, аяз булыр.
  3.  Кар калын булса, ашлык уңар.
  4. Елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
  5. Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.
  6. Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.
  1. Укучылар, тактада язылган җөмләләрнек укып карыйк әле. Алар турында нәрсә әйтерсез. Нинди әсәрләр болар? (Сынамышлар).
  2. Сынамышлар әдәбиятның кайсы төренә карый?(Халык авыз иҗатына)
  3. Ул икенче төрле ничек атала? (Фольклор)
  4. Сынамышлар нәрсә турында хәбәр итәләр?
  5. Алар ни өчен кирәк дип саныйсыз?
  6. -Сынамышлар халык арасында киң таралганмы? Аларның төп максаты нидә дип уйлыйсыз?
  7. Әйе. Халык сынамышлары безне, беренчедән, табигать дөньясын танып белергә, икенчедән, киләчәккә карап дөрес яшәргә, өченчедән, тирә-як мохитны сакларга өйрәтә. Димәк, аларның төп максаты: киләчәкне хәбәр итү, һава торышы ничек булыр, игеннәр уңармы. Сынамышлар алдан күрә беләләр. Чөнки әби-бабаларыбыз гасырлар буе табигать белән бергә яшәгән, күзәткән, кояш ничегрәк байый, хайваннар яки кошлар үзләрен кайчан ничек тоталар. Шулардан чыгып, нәтиҗә ясаганнар.

Б) – Хәзер әлеге сынамышларны җөмлә буларак тикшерик. Сез биредә үзегезгә таныш булган нинди фигыльләр күрәсез?  Алар нинди фигыль төркеменә керә, нинди мәгънә белдерәләр? Җөмләләрдә тагын фигыльләр бармы?  Ул фигыльләр нинди мәгънә белдерә дип уйлыйсыз? Сораулар куеп карагыз. Нинди сорау куеп була?

  - Димәк, әлеге фигыльләр икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? Нишләмәсә? сорауларына җавап булып килә..Ягъни, билгеле бер шартларда гына эш үтәлә. Шулай булгач, без бу фигыльне ничек атарбыз? (Шарт ф.)

-Димәк, бүгенге дәрес темасы да “Шарт фигыль» булыр.

- Әйтегез әле, шарт фигыльгә нинди кушымча ялганган? (4 нче слайд.) (-са/-сә куш.)

баеса                      өзсә

чыкса                      китсә

янса                        тисә

тамса                      үссә

акса                        сипсә

- Ни өчен кушымчалар ике төрле? (Чөнки татар телендә сүзләр рәт гармониясенә буйсыналар, алар я калынлыкта, я нечеәлектә ярашып киләләр.)

- Фигыльләрне без барлыкта-юклыкта төрләнә дидек, шар ф-ң дә төрләнешен карап үтик. (5 нче слайд.) Фигыльнең юклык төрендә тамырга башта нинди кушымча ялганды?

   

Биремне ныгыту. Төркемнәрдә эш.

Бирем: тактада бирелгән сүзләр белән(шарт ф-р) һәр төркем табигатькә сак караш булдыру турында 2-3 җөмлә уйлый. Мәсәлән, “Гөлләргә су сипмәсәң, шиңәрләр” яки “Урманнарны пычратсалар, сулар һава калмас”

В) Җавап җөмләләр тыңлана. Табигатькә сак караш, әйләнә-тирә мохитыбызны саклау турында әңгәмә уздырыла.

-Үз туган кырларыбызны, урман-суларыбызны сакламасак, киләчәктә эчәр суыбыз, сулар һавабыз да калмаячак. Табигать турында бүгеннән үк кайгыртмасак, тормышыбыз бозылыр. Мондый күңелсезлекләр булмасын  өчен, без, балалар, ниләр эшли алабыз?

г) Тактада 6 нчы слайд.

- Тамчыкай тагын кыенлык алдында калды бит әле: фигыльләрне сез ике зур төркемгә бүленә дидегез- затланышлы һәм затланышсыз. Затланышлы фигыльләр зат-сан белән төрләнә. Ә шарт фигыль төрләнәме икән? Бу сорауга җавапны төркемнәрдә эшләрсез. (Һәр төркем бирелгән сүзләрне зат-санда төрләндереп карый. Һәр затта алынган кушымчалар аерым карап чыгыла)

Тактада 7 нче слайд.

- Шарт фигыль, димәк, затланышлы фигыльләр төркеменә керә.

Д) Тактада 8 нче слайд.

– Шулай итеп, Тамчыкай куйган сорауларга без җавап бирү алдык. Әйдәгез аларны тагын бер кат искә төшереп китәбез.

4. Ныгыту.

А) Ишетеп аңлау. Перфокарталар белән индивидуаль эш.

Һәр балага перфокарта таратыла. Укытучы язучылар иҗатында кулланылган  6 сынамыш укый. Укучылар сынамышларда шарт фигыль ишетәләр икән, перфокарталарга билгели баралар.

  1. Укучылар, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов кебек язучыларыбыз сынамышларны үз әсәрләрендә дә кулланганнар. Хәзер мин сезгә аларны укыйм, ә сез кайсы сынамышта без өйрәнгән шарт фигыльне ишетеп аласыз, шул җөмләне билгели барасыз. Соңыннан билгеләнгән нокталарны тоташтырасыз. Килеп чыккан җавапны дөрес варианты белән чагыштырабыз.

Сынамышлар: 1.Кояш кич кызарып баеса, көн аяз булыр. 2. Карлыгачларның түбән очуы яңгырга. 3.Салават күперенең ике башы да суга төшсә, яңгыр кабат явар. 4. Явым алдыннан томан күтәрелә. 5. Күк болытлар арасында ак болыт булса, боз явар.6. Көнчыгыштан чыккан җил – буранга.

Җавап: Пычкы теше                            

        Б) Дәреслек белән эш. 86 нчы бит, 122 нче күнегү (язып эшләнә)

5. Йомгаклау. “Шарт фигыль” темасы буенча алган белемнәр искә төшерелеп кабатлана. (9 нчы слайд.)

     Өй эше: Шарт фигыльгә карата кагыйдәне кабатлыйбыз, 1 төркемгә- Шарт фигыль кергән 5 мәкаль язып килергә. 2 төркемгә- 5 табышмак.

    Билге кую.

       баемаса              өзмәсә

        чыкмаса             китмәсә

        янмаса                тимәсә

        таммаса              үсмәсә

        акмаса                сипмәсә

       баеса              өзсә

       чыкса              китсә

       янса                тисә

       тамса              үссә

       акса                 сипсә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шарт фигыль"-презентация

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Мастер-класс "Шарт фигыль" рус төркеме

Мастер-класс для русскоязычной аудитории...

Шарт фигыль

Дәрес планы, сингапур системасыннан укыту структуралары кулланып, традицион технологиянең төрле эш төрләренә нигезләнеп төзелде. Дәрес презентациягә нигезләнеп алып барыла. Дәрестә кулланган эш төрләр...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...

шарт фигыль

6 нчы сыйныфта татар теленнән шарт фигыль темасы буенча интерактив дәрес...