Хәзерге шартларда балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү
план-конспект урока по теме

Гайзуллина Ландыш Раилевна

доклад на тему "Хэзерге шартларда балаларны мостэкыйль тормышка эзерлэу"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx23.57 КБ

Предварительный просмотр:

Хэзерге шартларда балаларны мэстэкыйль тормышка эзерлэу

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә барлык фәннәрдән, шул исәптән татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның  уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу  күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә  дә игътибарны арттыра

Башлангыч  мәктәп – балалар тормышында яңа этап булып тора. Чөнки, беренчедән, бала мәктәп бусагасын атлау белән белем бирү учреждениесендә системалы рәвештә белем алу башлана. Икенчедән, баланың әйләнә-тирәлек белән аралашуы арта һәм аның үзаңы үсүгә таләпләр зурая.

Хәзерге чор балалары  бүгенге көндә туган белем бирү системасы нәтиҗәсендә, элекке балалардан бик нык аерылып торалар. Беренче чиратта,  хәзерге чорда балалар үсешенең социаль шартлары үзгәрде:

Балаларның хәбәрдарлыгы кинәт үсте. Элек балаларга җир шары, анда яшәүче кешеләр, җәмгыять, табигать турында информация   алу өчен мәктәп һәм дәрес төп чыганак булып торса,  бүгенге көндә аларны формалаштыручы фактор булып СМИ тора. Ләкин балалар кабул итә торган информациянең артуы тискәре яктан да йогынты ясарга мөмкин.Чөнки информация системалы түгел, аларда балаларның яшь буенча һәм психологик үзенчәлекләре исәпкә алынмый. Ләкин хәзерге укучыларның Интернет аша информаия патенциалы алу, аларны кызыксындырган сорауларны ачыклау өчен вертуль конференияләр үткәрү, укытуда дистацион формалар кулланып үткәрелгән дәресләр тыңлау мөмкинлекләре барлыгын бәяләп үзмый мөмкин түгел. Шунысын да әйтергә кирәк, әле хәзерге укыту системасында информацион технология патенциалы тулысынча гамәлгә кереп бетмәгән.

Хәзерге чорда балаларның китап белән кызыксынулары, аларны уку кимеде. Телевидение, фильмнар, видео карау әдәби әсәрләр белән кызыксынуны һәм аларны мәгънәләренә төшенеп укуны кысрыклап чыгарды. Ә бу, үз чиратында, төрле жанрдагы әсәрләрне анализлый белмәүгә, логик фикерләү һәм күзаллауга авырлыклар тудыра. Шуңа күрә хәзерге чор мәктәпләренең лозунгы булып түбәндәге таләп кала: “Балаларны максатчан, аңлап, иҗади укырга өйрәтергә!”. Шулай булмаганда, дөнья әдәбияты кулланучыларсыз кала, ә бу буыннан-буынга килгән әхлак кагыйдәләрен дәвам итүне өзүгә китерергә мөмкин.

Хәзерге чор балаларына шулай ук үз яшьтәшләре белән аз аралашу хас.

Урамнарда бергәләп уйнау, бер-берсе белән аралашу, булышу, хезмәттәшлек итү юк дәрәҗәсендә.

Күпчелек укучылар командаларда лидерлык итүдән, иптәшләре өчен командаларда хезмәт итүдән мәхрүм. Бүгенге балалар үз фикерләрен ачык белдерәләр һәм нык торалар, алар яңа тәҗрибәләрне кабул итәргә әзерләр. Ләкин еш кына аларның ышанычлары кими.

Башлангыч мәктәптә белем бирү алдагы сыйныфларда белем алуга нигез, фундамент булып тора. Беренче чиратта бу универсаль уку эшчәнлеген һәм укырга өйрәнүне тәэмин итүгә кагыла.

Беребез өчен дә сер түгел, моңа кадәр башлангыч сыйныфларда белем бирүнең төп максаты итеп укырга, язарга, санарга өйрәтү,  укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү өлгергәнлек билгесе булды. Бүгенге көндә башлангыч сыйныфта белем бирү уку эшчәнлегенең төп нигезен формалаштыруда түбәндәгеләрне таләп итә.  Бу уку һәм танып-белү системасы мотивларын, уку максатларын кабул итү, саклау, куллана белү. Уку эшчәнлеге һәм аның нәтиҗәләрен планлаштыру, контрольдә тоту һәм бәяләү.

Мәктәптә укытуның нәкъ менә башлангыч сыйныфлардагы баскычы укучыларда кызыксыну һәм танып-белү, хезмәттәшлеккә хәзерлек һәм аны булдыру, укытучының укытуы һәм сыйныфташлары белән бердәм эшчәнлек мотивациясе тудыру, әйләнә-тирәдәге кешеләр һәм җәмгыять белән шәхес мөнәсәбәтен ачыклаучы әхлак кагыйдәләренең нигезен формалаштырырга тиеш.

Башлангыч сыйныфларда әйләнә-тирәлекне мөстәкыйль танып белү, аңа карата кызыксыну уяту, танып-белү  активлыгын һәм инициативаны үстерүнең төп шарты буларак, үстерелешле укыту мөхите тудыру зарур. Моның өчен танып - белүнең актив формаларын кулланырга кирәк. Мәсәлән: күзәтү, тәҗрибәләр, укучыларның төрле фикерләрен бергәләп тикшерү, кирәк дип саналган сөйләшү темасына карата диалог һәм башка эш төрләре.

Кече яшьтәге мәктәп балаларына  үз-үзен тикшерү өчен шарт тудыру мөһим. Бу аңа үзенең мөмкинлегенә төшенергә,  уй - фикерләрен, эш-гамәлләрен читтән күзәтеп бәяләргә, куйган максаты белән эшенең нәтиҗәсен чагыштырып карарга ярдәм итә. Бала шуннан чыгып үзенең белем дәрәҗәсен бәяли ала.

Үз мөмкинлегенә төшенү - үзлегеннән укып белемен арттыруга юнәлтелгән мәктәп укучысы өчен, аның социаль ролен ачыклаучы иң кирәкле сыйфат.

Башлангыч сыйныфларда гамәлгә кертелгән гомуми белем бирүнең яңа федераль стандартлары элеккечә балаларга белем бирү, осталык һәм күнекмәләр булдыру белән генә чикләнми. Ул яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерә алырлык, актив, иҗади,уку эшчәнлеген оештыра, тикшерә алуга сәләтле шәхес тәрбияләүне таләп итә.

Яңа шартларда беренче сыйныфта ук инновацион технологияләрдән, төрле заманча алымнардан, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан  эзлекле рәвештә файдалану зарур.

Әлеге максаттан, мәсәлән, дәресләрдә модельләштерү ысулын куллану уңышлы дип санала. Уку материалын предметлы, графиклы, схемалы, хәрефле формада модельләштерү балаларга билгеләнгән төшенчәләрне үзләштерергә ярдәм итә. Бу юнәлештә иң кирәклесе – укытучы белән бергәләп эшләүдән дәрестә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль әйтеп бирү һәм аңа ирешү өчен тиешле гамәлләр башкару. Без күбрәк дәрестә күргәзмәлелек кулланырга күнеккәнбез. Модельләштерү белән аның арасында нинди аерма бар соң? Күргәзмәлелек куллану баланың сиземләү органнарына гына тәэсир итә, ә модель (объектның барлык үзенчәлекләрен үзендә беркеткән предмет, сын, сызым, схема, график) шул объектны төзү, өйрәнү, үзгәртү процессында аның асылын баланың аңына җиткерә. Шуңа күрә 1 нче сыйныфта математиканың беренче дәресләрендә китап битләрендәге рәсемнәр белән эшләү, укытучының эш үрнәкләрен башлап үзе күрсәтүе төп урынны алып тормаска тиеш. Дәрестә баланың үз эшчәнлеген коруы, оештыруы, һәм шуны анализлавы алгы планга куела. Математиканың төп төшенчәсе (сан) санау нәтиҗәсендә түгел, ә зурлыкларның озынлыгын, мәйданын, күләмен һ.б. үлчәү – практик гамәлләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә тиеш.

11 нче сыйныфны тәмамлаганда укучылар ЕГЕ (Бердәм дәүләт экзаменын тест) формасында бирәләр.Шуның өчен укучыларны бу контроль төренә башлангыч сыйныфтан ук әзерләргә кирәк. Рус һәм татар теле дәресләрендә һәр бүлектән укучы үзләштерергә тиешле аңлатмаларны аерып чыгарырга мөмкин. Тестлар ярдәмендә аларның ничек үзләштерелүен тикшерергә мөмкин. Тест сораулары бик кыска язылырга тиеш. Алар белән танышуга укучы аны белү-белмәвен ачыклый алырлык булсын. Эшне башлап җибәргәндә биремнәрне һәрбер укучы аерым түгел, ә коллектив белән эшләү файдалырак. Тестның үтәлеше коллектив белән тикшерелә, һәркем үзенең биремне үтәгәнен расларга тели. Алдагы дәресләрдә укучылар мөстәкыйль рәвештә сорауларга җавап әзерлиләр һәм дөрес җавап белән үзләренең эшләрен чагыштыралар. Башлап җибәргәндә укучыларга билге куймыйча торырга мөмкин. Монда төп максат – укучыга үз эшен бәяләргә өйрәтү, нәтиҗә ясау һәм алга таба эшне дәвам итү. Укучылар, тестның җавапларын тикшереп, үзләренең хаталарын күрәләр һәм эшләрен объектив бәяләргә өйрәнәләр. Димәк, тестлар эшләү практик яктан күнекмә генә түгел, ә шул ук вакытта танып-белү объектына да әйләнә, аларның фикерләү сәләте үсә. Укыту - методик комплексы балаларның психик үсешендә федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне  үстерүне максат итеп куя:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Башлангыч сыйныфларда фәннәр буенча белем бирүнең дәүләт стандарты белем эчтәлеген заман таләпләренә туры китереп яңарту, аның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү бурычларын хәл итү максатында төзелгән. Ул һәр баланың яхшы сыйфатлы белем алуга хокукын гарантияли, һәр укучыга тигез мөмкинлекләр тудыра, белем бирүнең төрле баскычларындагы укыту программаларының бәйләнешен булдыра, укучыларның психик һәм физик сәламәтлеген саклый, артык эш күләменнән азат итә, укучыларны һәм укытучыларны социаль яклауны тәэмин итә. 

        

Мингэр башлангыч гомуми белем биру мэктэбе укытучысы

Гайзуллина Ландыш Раилевна чыгышы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында д...

Белем стандартларын тормышка ашыру шартларында, милли төбәк компоненты үзенчəлеклəрен исəпкə алып, уку-укыту үсеш мохитен оештыру

Методик кулланма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компоненты (МТК) куллану материалларын үз эченә ала. Бу хезмәт барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылар өчен тәкъдим ителә....

Мәктәптә һәм гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен тормышка ашыру .

                  Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш.....