Урок развития речи в 6 классе по произведению Ч. Айтматова "Первый учитель"
материал (6 класс) по теме
Тема: Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
(Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәре буенча
6 нчы сыйныфта сөйләм теле үстерү дәресе)
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мәсгудә Мәсхут кызы Юнысова
1 нче слайд ( дәреснең темасы)
Максат: “Беренче мөгаллим” әсәренең эчтәлеген үзләштерү; укучыларның фикерләү һәм нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү; укучыларда укытучыларга карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.
Материал: язучының портреты, укытучыларга багышлап язылган әсәрләр күргәзмәсе, “Алар безнең мәктәптә укыдылар” стенды, мультимедиа.
Дәрес барышы
1.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
2.Актуальләштерү.
Магнитофон язмасында “Укытучыма” җырын (Э. Мөэминова сүзләре, И. Хисамов көе) тыңлау. 2 нче слайд (Җыр тексты )
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.
-Укучылар, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Әйдәгез, сез дә беренче тапкыр мәктәпкә килгән вакытыгызны искә төшерегез әле!
(Укучыларның җаваплары тыңлана.)
3. Төп өлеш.
-Әйе, укучылар, сез бик бәхетле. Матур киенеп, кулга чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәпкә килгәнсез. Әти-әниләрегез хәерле юл теләп озатып калган. Хәзер дә якты, җылы сыйныфларда белем аласыз. Укыр өчен китапларыгыз, язарга дәфтәрләрегез бар. Ә тормыш һәрвакыт болай җиңел булмаган. Җылы мәктәпләрдә рәхәтләнеп укый алмаганнар. Без бу хакта кайсы әсәрне укып белдек? Әсәрдә нәрсә турында сүз бара. 3 нче слайд (язучының портреты, әсәр исеме)
- Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрен укыдык. Язучы кыргыз халкының авыр тормышы турында яза.
- Укый-яза белмәгән халык балаларын да укытырга теләми. Дүшәннең теләгенә каршы килә.
- Дүшән кем ул? Ул бу авылга кайдан килгән?
- Дүшәнне авылга балалар укытырга мөгаллим итеп җибәргәннәр. Ул армиядә укырга-язарга өйрәнгән.
-Тормыш яхшырсын өчен, ул кешеләрне наданлыктан коткарырга тели.
- Авыл кешеләренә бу турыда нәрсә дип әйтә? Әсәрдән шул урынны табып укып күрсәтегез. (Әсәрдән өзек табып укыла. 197 нче бит)
- Халык Дүшәнне аңлыймы, аңа булышамы?
- Дүшәнгә беркем дә булышмый. Ул бер байның ат сараеннан мәктәп ясый.
- Ишегалдын чүп-чардан арындыра, сарай стеналарына яңа балчык сылый, мич чыгара, идәнгә салам түши.
- Әти-әниләре укытырга теләмәгән балалар мәктәпкә теләп йөриләрме?
- Дүшән һәр көнне балаларны авыл буенча йөреп җыя. Һәрберсенә берәр дәфтәр, каләм, кара такта бирә, каләмне ничек тотарга икәнлеген аңлата.
- Киләчәктә тормышның әйбәт булачагы, балаларның зур тәрәзәле мәктәптә укыячагы турында сөйли.
- Балалар үзләре теләп мәктәпкә баралар. Мөгаллимнәрен тыңлыйлар, яраталар.
- Дүшәнгә тагын нинди авырлыкларны җиңәргә туры килә?
- Мәктәпкә барганда, инеш аша чыгарга кирәк була. Кыш җиткәч, боздай салкын су аякларны туңдыра.
- Дүшән балаларны яланаяк килеш инеш аша ташый. Авыл байлары аннан көләләр. Дүшән игътибар да итми.
- Дәресләрдән соң Алтынай белән, басып чыгар өчен, елгага таш салалар.
- Кем ул Алтынай? Ни өчен ул Дүшәнгә булыша?
- Алтынай – ятим кыз, абыйсында яши.
- Абыйсының хатыны аны өйдә эшләтеп кенә тотарга тели. Ә кызның бик укыйсы килә.
- Алтынай үзе бу хакта нәрсә дип әйтә? Әсәрдән өзек табып укыгыз.
“Карагыз сез миңа, карагыз! Мин нинди бәхетле! Мин укырга барачакмын, мин мәктәпкә йөриячәкмен, үзем генә түгел, бүтәннәрне дә артымнан ияртәчәкмен!” - ди. (202 нче бит) 4 нче слайдта языла.
- Укучылар, кызның исеменә игътибар итегез әле! Алтынай исеме нәрсәне аңлата?
- Алтынай – бөтен җиргә нур сибүче, караңгы дөньяны яктыртучы дигән мәгънәне аңлата.
- Әсәрдәге Алтынай да укытучысы ярдәмендә дөньяның яктылыгын күрә башлый.
- Дүшән нәрсә турында хыяллана?
- Дүшән Алтынайны зур шәһәргә җибәреп укытырга тели. Аның зур кеше булачагына ышана.
-Дүшәннең хыялы тормышка ашамы?
- Алтынайны Дүшән зур шәһәргә укырга җибәрә. Ул анда тырышып укый. Авыр чакларда укытучысын искә төшерә.
-Алтынай үзе бу турыда нәрсә ди? Әсәрдән шул урынны табып укыйк әле.
- “Югары белемгә ирешү минем өчен бик авыр булды. Хәзерлегем бүтәннәргә караганда түбән иде, шуңа күрә көн төн тырышырга туры килде. Бик авырга килгән чакларда, юк, булмас, ташлармын, ахрысы, дип өметсезлеккә бирелеп уйлаган вакытларым да аз булмады. Ләкин беренче мөгаллимемнең киңәшләрен исемә төшереп һәм аның алдында зур бер җаваплылык хис итеп, мин аеруча бер кабалану-яну белән тагы да бирелебрәк, тырышыбрак укырга тотындым.” (211 нче бит)
-Укучылар, укытучының бәхете нәрсәдә дип уйлыйсыз? Дүшән укытучы буларак бәхетлеме?
- Дүшән бәхетле. Аның укучысы Алтынай зур уку йортын тәмамлый.
- Ул галим була, академик дәрәҗәсенә ирешә. Авылдашлары аның белән горурлана.
-Әйе, менә шундый мөгаллим һәм аның дан казанган укучысы турында сөйли Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәре.
Укучылар, хәзер тест биремнәрен дә эшләп алыйк.
1 нче вариант
1. Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрендә вакыйга кайда бара?
А) татар авылында; ә) казак авылында; б) кыргыз авылында;
2. Дүшән кем ул?
А) кыргыз бае; ә) балалар укытырга килгән мөгаллим; б) академик;
3. Алтынай укыган мәктәп кайда урнашкан?
А) урман янында; ә) тау башында; б) авыл эчендә;
4. Алтынай нинди кыз? А) саран; ә) тырыш; б) акылсыз;
5. Дүшәннең хыялы тормышка ашамы?
А)әйе, ул Алтынайны шәһәргә укырга җибәрә; ә) юк, ул шәһәргә китеп бара; б) әйе, ул Алтынайны мәктәпкә эшкә калдыра;
2 нче вариант
1. Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрендә кайсы халык тормышы турында сүз бара?
А) татар халкы; ә) казак халкы; б) кыргыз халкы;
2. Алтынай кем ул? А) кыргыз баеның кызы; ә) ятим кыз; б) Дүшәннең сеңелесе;
3. Алтынай укыган мәктәп нинди?
А) компьютерлар белән җиһазландырылган; ә) бер байның ат сарае булган;
Б) авыл кешеләре салган матур мәктәп;
4. Дүшән нинди кеше? А) нык ихтыярлы; ә) усал; б) тырыш;
5. Алтынайның хыялы тормышка ашамы?
А)әйе, ул институт тәмамлый; ә)юк, ул укуын ташлый; б) әйе, ул авылына укытучы булып кайта. (Эшләр җыеп алына.)
- Укучылар, әсәр сезгә кайсы ягы белән ошады?
-Сүзкүптән булган вакыйгалар турында барса да, әсәр безгә ошады. Дүшән - бик тырыш мөгаллим. Алтынай да аның кебек башлаган эшен ташламый.
- Без үзебез дә Алтынай кебек укучылар, безнең дә Дүшән кебек беренче укытучыбыз бар.
- Сез алар турында ниләр әйтә аласыз? (Өйгә бирелгән эшләр тикшерелә. Укучылар үз язмаларын укыйлар.)
-Укытучы өчен укучысының чын кеше булуы - зур бәхет. Безнең 90 еллык тарихы булган гимназиядә дә бик күп күренекле шәхесләр укыган. Алар арасыннан фән эшлеклеләре, табиблар, укытучылар, артистлар, инженерлар, язучылар, шагыйрьләр чыккан. Бу хакта күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшит“Вахитов мәктәбен сагынып” дигән шигырь язган.
Хәзер шул шигырьдән өзек тыңлыйк. (4 укучы сөйли.) (5 нче слайдта шигырьдән өзек күрсәтелә.)
И кайда сез, яшьлек елларыбыз –
Вахитов та укып йөргән чак,
Киләчәккә илтер хыялларны
Ал төсләргә генә төргән чак.
Исән калып, кырыс кырауларда
Без чәчәкләр кебек сулмадык,
Җиргә имин еллар килде, диеп,
Өмет белән иркен суладык.
Уку каты иде, шуңа күрә
Мактау булды иң-иң көчлегә;
Башка мәктәпләрнең”5”лесе дә
Тормый иде безнең “3”легә.
Кемдер инде бүген ат казанган
Һәм лауреат дигән исемле,
Безнең сабакташлар арасыннан,
Микроскоп белән карасаң да,
Табып булмый юньсез кешене.
Кемдер бүген, әнә, академик,
Галим, врач, шагыйрь, инженер...
Һәркайсысы, тырыш хезмәт куеп,
Шушы мәктәп тапкан энҗедер.
Ә шулай да мәктәп сагындыра,
Ә күңелдә моңсу җыр тора,
Яшь чакларга кайтып, элеккечә,
Их, тагын бер кереп укырга.
Ул чагында инде, элеккечә,
Тартмас идек кызлар чәченнән,
Ул чагында инде фәннәрнең дә
“5”ле алыр идек барсыннан.
Рәхмәт мәктәп сиңа... һәм гафу ит.
Кичер безне барсы өчен дә...
Иң мөһиме – лаек иттең безне
Кеше дигән бөек исемгә.
- Укучылар, безнең гимназиядә дә укытучы эшен турыдан-туры дәвам итүчеләр шактый. Директорыбыз Ф.Ф. Хисаметдинова, укытучыларыбыз Р.Т. Әхмәдиева, Г. С. Галиуллина, Д. М. Мөдәрисова, Ф.М. Бакирова, Г. М. Корбанова, И. М. Хәсәнов, В.Н. Исхакова, А.М. Хисамов, сыйныф җитәкчегез Л. М. Низамова да М.Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлаган. Алар да, кайчандыр, сезнең кебек парта артына утырып, дәресләр тыңлаган. Зур уку йортларында белем алып, туган мәктәпләренә эшкә кайтканнар.
6нчы слайд (“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исеме астында күрсәтелә.)
Укучылар, сезнең арадан да күренекле кешеләр чыгар. Кем генә булсагыз да, үзегезгә белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз! Аларның хәлләрен белеп торыгыз!
Бүген яраткан укытучыларыгыз турында сезнең сөйлисе дә сөйлисе генә килеп тора. Өйдә әзерләп килгән язмалар белән танышуны дәвам итик әле. Хәзер сүзне тагын сезгә бирәм.
( Укучылар үз язмаларын укыйлар.)
-Укучылар, күренекле язучы Ф. Яруллин укытучыларны юкка гына: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, - дип атамаган. Чыннан да, кирәк чакта сезне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә - укытучылар. Фәнис абыегыз Яруллин сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры барлык укытучыларга да бүләк булып яңгырасын! Әйдәгез, хәзер сезнең башкаруда җырны тыңлыйк, рәхим итегез!
(“Иң гүзәл кеше икәнсез” (Ә. Хәйретдинов муз., Ф. Яруллин сүзләре ) җыры тыңлана. )
- Укучылар, укытучылар турында язылган әдәби әсәрләр дә шактый күп.
7 нче слайд (Укытучы темасына язылган әсәрләр)
Г. Исхакыйның “Мөгаллим”, “Мөгаллимә” драмалары, Э. Касыймовның “Гомер ике килми” романы, М. Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повесте, “Фронтовиклар” романы, Г. Әпсәләмовның “Яшел яр” романы, Т. Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы һәм башкалар. Киләчәктә бу әсәрләр белән якыннанрак танышырбыз.
4. Йомгаклау.
- Укучылар, 2010 нче ел Россия Президенты Указы нигезендә нинди ел буларак игълан ителде?
- 2010 нче ел – Укытучы елы дип белдерелде. 8 нче слайд (Эмблемасы күрсәтелә.)
- Укучылар, укытучыга игътибар бер ел белән генә чикләнергә тиешме?
- Без үзебезгә белем биргән укытучыларыбызга һәрвакыт рәхмәтле булырга тиеш.
- Укытучыларыбыз безгә әти-әниебез кебек якын. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәбез, яратабыз.
- Укытучы елында яраткан укытучыларыгызга нинди теләкләрегез бар?
- (Җаваплар тыңлана.)
- Укучылар, матур теләкләрегез өчен рәхмәт. Мин дә теләкләрегезгә кушылам. Укытучы өчен сезнең тырышып укуыгыз, тәртипле булуыгыз, әти-әниегезне яратуыгыз, олыларны хөрмәт итүегез зур шатлык.
5. Өйгә эш.
Бүгенге дәрестә алган тәэсирләрегездән чыгып, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән темага сочинение язарга әзерләнеп килегез.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
prezentaciya_uroka_pervyy_uchitel_-_yunusova_m.m..ppt | 623.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация к уроку развития речи (7 класс). Описание картины С.А. Григорьева "Вратарь"
Презентация для проведения урока развития речи...
Конспект урока развития речи, 2 класс коррекционной школы первого вида
Представлен конспект урока по развитию речи для 2 класса коррекционной школы для глухих детей по теме "Составление рассказа по данному концу "Заморозки"....
"Описание как тип речи" Материалы к уроку развития речи. 5 класс.
По вопросам и заданиям, содержащимся в данной публикации, можно организовать работу школьников при изучении темы "Типы речи. Описание". Листы с текстами и заданиями удобно использовать как раздаточный...
Календарно-тематическое планирование уроков развития речи 2 класс специальной (коррекционной) школы - интерната 8 вида класс специальной (коррекционной) школы 8 видао
Этот материал поможет учителю быстро подготовиться к уроку....
Урок развития речи. 6 класс. Тема урока:"Описание природы. Зима"
Методическая разработка урока по развитию речи в 6 классена конкурс«Современный урок как средство эффективного и качественного образования»«Описание природы. Зима»....
Урок развития речи в 5 классе. Тема урока. Учимся говорить правильно, точно, выразительно. Урок развития речи 5 класс
Методическая разработка на заочный районный конкурс по проблеме формирования культуры речи обучающихся....
Типы речи урок развития речи 5 класс
Урок развития речи 5 класс...