6 сыйныф өчен эш программасы
рабочая программа (6 класс) по теме
6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)
2. “2004-2013 нче елларга татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)
3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел,1 нче декабрь)
4.Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.-Казан, 2008.
5.Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Программа 105 сәгатькә исәпләнгән, шул исәптән 23 сәгать бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелде. Изложение -5, сочинение - 5, тәрҗемә итү күнегүләре – 3, диалогик сөйләм үстерү – 3, хикәя язу – 3 сәгать.
Эш программасын тормышка ашыру өчен түбәндәге төп укыту чарасы кулланыла: Татарстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек” (авторлары: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина, Казан: Мәгариф, 2010 ел)
Эш программасы рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле белеме тармагы - морфология буенча фәнни яктан белем бирүне, тел һәм сөйләм күнекмәләре булдыруны, гамәли юнәлештәге эшне тормышка ашыруны нигез итеп төзелде.
Дәресләрдә контрольга алу формасы буларак язма төр (диктант, изложение, сочинение, тест) һәм телдән сорау планлаштырыла.
Уку-укыту программасының максаты:
морфология тел белеме тармагын, аның төп өйрәнү объектларын үзләштерү, бәйләнешле сөйләмнең төрле формаларында сүз төркемнәрен урынлы куллана белү
Уку-укыту программасыныц бурычлары:
- мөстәкыйль сүз төркемнәреннән:исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык сүз төркемнәрен, аларның үзенчәлекләрен, лексик-грамматик, морфологик, синтаксик билгеләрен, кулланылышын, телдә тоткан урынын үзләштерергә;
- сүз төркемнәренә морфологик анализ ясауны үзләштерергә;
сүз төркемнәренең төрле формаларын сөйләмдә дөрес куллана белергә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Татар теленнэн КТП 6 класс (торкем) | 344.5 КБ |
Татар эдэбиятыннан КТП6 класс (торкем) | 304 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Муниципаль белем бирү учреждениесе
“3 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Педагогик совет тарафыннан расланды,
№ нче беркетмә, 27 август 2011ел
№ ___ нче боерык нигезендә гамәлгә
кертелде 27 август 2011 ел
Мәктәп директоры ________ Р.М. Лысюк.
6 б сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
(сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хафизова Ләйсән Мирзаян кызы
КИЛЕШЕНДЕ КАРАЛДЫ
Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе
_______ /Л.М.Хафизова / № , 27 август 2011нче ел
27 август 2011нче ел МБ җитәкчесе _______ /З.С.Гәрәева /
Аңлатма язуы
6 нчы Б сыйныфында татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)
2. “2004-2013 нче елларга татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)
3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел,1 нче декабрь)
4.Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.-Казан, 2008.
5.Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Программа 105 сәгатькә исәпләнгән, шул исәптән 23 сәгать бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелде. Изложение -5, сочинение - 5, тәрҗемә итү күнегүләре – 3, диалогик сөйләм үстерү – 3, хикәя язу – 3 сәгать.
Эш программасын тормышка ашыру өчен түбәндәге төп укыту чарасы кулланыла: Татарстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек” (авторлары: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина, Казан: Мәгариф, 2010 ел)
Эш программасы рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле белеме тармагы - морфология буенча фәнни яктан белем бирүне, тел һәм сөйләм күнекмәләре булдыруны, гамәли юнәлештәге эшне тормышка ашыруны нигез итеп төзелде.
Дәресләрдә контрольга алу формасы буларак язма төр (диктант, изложение, сочинение, тест) һәм телдән сорау планлаштырыла.
Уку-укыту программасының максаты:
морфология тел белеме тармагын, аның төп өйрәнү объектларын үзләштерү, бәйләнешле сөйләмнең төрле формаларында сүз төркемнәрен урынлы куллана белү
Уку-укыту программасыныц бурычлары:
- мөстәкыйль сүз төркемнәреннән:исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык сүз төркемнәрен, аларның үзенчәлекләрен, лексик-грамматик, морфологик, синтаксик билгеләрен, кулланылышын, телдә тоткан урынын үзләштерергә;
- сүз төркемнәренә морфологик анализ ясауны үзләштерергә;
сүз төркемнәренең төрле формаларын сөйләмдә дөрес куллана белергә.
6 нчы сыйныфта укучыларның татар теленнән белем, осталык, күнекмәләренә төп таләпләр
Морфология буенча:
- Сүз төркемнәрен лексик – грамматик мәгънәсе,морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера, таный белү. Морфологик анализ ясау.
- Мөстәкыйль сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен белү.
- Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр, текстлар төзү.
Сөйләм эшчәнлеге буенча:
- Укучыларның, үз тәҗрибәсеннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
- Бирелгән план буенча сочинение язу.
- Караган фильм, спетакль буенча хикәя төзү.
- Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләү яки язу, үз фикереңне белдерү.
- Әдәби геройларны сурәтләп бирү.
- Эш кәгазьләреннән хат, телеграмма, гариза, котлау, белдерү язу.
- Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү, күнегүләрне эшләү.
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә генә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү
2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя һәм иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли белү
3. Алынма сүзләрне, антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану
4. Рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү
5. Тыңлап аңлау эшчәнлегендә төп фикерне билгели, мөһим мәгълуматны аерып ала белү
6. Диалогик сөйләмдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап, сөйләм яңалыгын җиткерә,үз фикереңне дәлилли белү
7. Монологик сөйләмдә җөмләдә сүз тәртибен саклап, сөйләмне мөмкин кадәр тулы һәм аңлаешлы итеп оештыра белү
8. Уку.Тексттан кирәкле мәгълуматны табу, текст белән мөстәкыйль эшләү.Текст төзелеше турында төшенчә бирү.
9. Язма сөйләм.Тәкъдим ителгән ситуациягә карата фикерләрне язмача оештыра белү, сочинеие язу, текстның планын төзү, эчтәлеген язмача сөйләү.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Ләйсән Мирзаян кызының 6 нчы Б сыйныфы өчен татар теленнән 2011 - 2012 нче уку елына
календарь-тематик планы.
Предмет | Сыйныф | Барлык сәгать ләр саны | Атнага сәгать ләр саны | Дик тант | БСҮ | Дәреслекнең авторы, елы | ||
Изложение | Сочи нение | |||||||
Татар теле | 6 | 105 | 3 | 6 | 5 | 5 | Тәрҗемә итү күнегүләре-3 Диалогик сөйләм үстерү- 3 Хикәя язу - 3 | Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина, Казан: Мәгариф, 2010 ел |
Шәһәр темасы | Мәктәп темасы | Укытучының темасы |
Яңа стандартларны гамәлгә кертү шартларында белем бирү процессының заманча системасы. | Яңа стандартларны гамәлгә кертү шартларында укыту-тәрбия эшенең югары сыйфатына ирешү. | Яңа технологияләргә нигезләнеп, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү. |
Директор урынбасары белән килешенде_____________ Хафизова Л.М. 27.08.2011
Методик берләшмә утырышында каралды. Беркетмә №1 27.08.2011
МБ җитәкчесе___________ Гәрәева З.С.
Программаның эчтәлеге
№ | Темалар | Сәгать саны |
1 | Туган тел турында әңгәмә. БСҮ. | 1с. |
2 | 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Морфология. Исем. Сүз төркемнәре турында төшенчә Исем.Аның лексик-грамматик мәгънәсе,морфологик-синтаксик билгеләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ясалыш төрләре. Тамыр һәм ясалма исемнәр. Кушма һәм тезмә исемнәр. Кыскартылма һәм парлы исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма исемнәр. Аларның төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик, морфологик-синтаксик анализ. | 32 с. |
2 | Сыйфат. Сыйфат турында төшенчә. Асыл һәм нисби сыйфатлар.Сыйфатларның ясалышы. Дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләрен ныгыту. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларның исемләшүе.Аларга морфологик анализ ясау. Кабатлау. | 15 с. |
3 | Сан. Сан турында төшенчә. Саннарның ясалышы. Гарәп һәм рим цифрларының язылышы. Сан төркемчәләре. Микъдар саны.Тәртип саны. Чама саны. Бүлем саны. Җыю саны. Саннарның дөрес язылышы. Саннарга морфологик анализ ясау. Кабатлау. | 17 с. |
4 | Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә. Аларның ясалышы. Дәрәҗәләре. Саф, күләм-чама рәвешләре. Охшату-чагыштыру рәвешләре. Күләм-чама рәвешләре. Урын рәвешләре. Вакыт рәвешләре. Сәбәп-максат рәвешләре. Рәвешләргә морфологик анализ. Кабатлау. | 12 с. |
5 | Алмашлык. Алмашлык турында төшенчә. Алмашлыкларның ясалышы. Төркемчәләре: зат алмашлыклары, сорау алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, тартым алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары. Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Аларга морфологик анализ ясау. Кабатлау. | 22 |
6 | Кабатлау. | 6 |
7 | Барлыгы | 105 |
№ | Өйрәнелә торган бүлек һәм уку материалының темасы | Сәг. саны | Дата | Көтелгән нәтиҗәләр | Контроль һәм язма эшләр төре | БСҮ | |
программа | фактик | Үзләштерегә яки камилләштерергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр | |||||
1 | Туган тел турында әңгәмә | 1 | «Иң матур тел – туган тел, Әнкәм сөйләп торган тел» темасына сөйләшү, хикәя язу | Хикәя 1 | |||
5 нче сыйныфта үткәннәрне кбатлау Исем(32) | |||||||
2 | Фонетика, орфоэпия, орфография буенча үткәннәрне кабатлау. | 1 | Аваз – хәреф анализы, сүзләргә басым кую кагыйдәләре | Күнегүләр | |||
3 | Сүз торкемнәре турында төшенчә. | 1 | Мөстәкыйль сүз төркемнәренең тулы мәгъ нәле лексик берәмлекләрдән гыйбәрәт булуын белү.Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш, аваз ияртемнәре. | Күнегүләр | |||
4 | Исем турында төшенчә. | 1 | Сүз төркеме буларак, исем турында төшенчә. | Күнегүләр | |||
5 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. | 1 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера һәм куллана белү. | Күнегүләр | |||
6 | Кереш контроль диктант. Исем сүз төркеме. | 1 | Белемнәрне тикшерү. | ||||
7 | Хаталар өстендә эш. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне кабатлау. | 1 | Орфографик, орфоэпик, пунктуацион нормаларны камилләштерү, тикшерү, системага салу | Диктант 1 | |||
8 | Исемнәрнең ясалыш торләре. | 1 | Синоним, антонимнарның мәгънәләрен аңлый белү, әрнең антонимын дөрес сайлый белү, синонимик рәт төзи белү | Күнегүләр | |||
9 | Тамыр һәм ясалма исемнәр. | 1 | Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне аера белү | Күнегүләр | |||
10 | Кушма һәм тезмә исемнәр. | 1 | Кушма һәм тезмә исемнәрне аера белү. | Күнегүләр | |||
11 | Кыскартылма һәм парлы исемнәр | 1 | Кыскартылма һәм парлы исемнәрне аера һәм куллана белү. | Күнегүләр | |||
12 | Исемнәрнең ясалыш төрләрен кабатлау һәм ныгыту. Изложение язуга әзерлек | 1 | Изложение текстының эчтәлеген аңлау, план төзү, план буенча сөйләү, караламага язу | ||||
13 | БСҮ Изложение «Салих эфэнде» | 1 | Изложение текстын оригиналга якын китереп үз сүзләре белән, орфографик, пунктуацион нормаларга туры китереп, логик эзлеклелектә яза белү | Изложение 1 | |||
14 | Хаталарны төзәтү өстендә эш. Исем һәм аның ясалыш төрләре. | 1 | Хаталарга анализ ясау. | Күнегүләр | |||
15 | Исемнәрнең берлек һәм күплек саны. | 1 | Исем – предметны яки затны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аера белү | Күнегүләр | |||
16 | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. | 1 | Исем ясагыч кушымчаларның тамырга яуи нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр, ясалма, кушма, кыскартылма, тезмә, парлы булулары, аларны дөрес яза белүләре. | Күнегүләр | |||
17 | Исемнәрнең килешләрдә төрләнешен ныгыту.Сочинение язуга әзерлек | 1 | Килешләрне белү.Сочинениенең темасын ачар өчен план төзи белә | ||||
18 | БСҮ Сочинение язу «Исемең матур, кемнәр куйган?» | 1 | Үз фикерләрен логик эзлеклелектә бирә ала, орфографик, пунктуацион, стилистик нормаларга туры китереп мөстәкыйль яза | Сочинение 1 | |||
19 | Хаталарны төзәтү өстендә эш. Килешләрне кабатлау. | 1 | Сочинениедәге хаталарга анализ Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләре – лар, - ләр, - нар, - нәр кушымчаларын ялгау.Килеш кушымчаларын кабатлау. | Күнегүләр | |||
20 | БСҮ Рус һәм татар телендә килешләр (тәрҗемә итү) | 1 | Тәрҗемә итеп чагыштыру | 38 нче, 40нчы, 43, 45 күнегү | |||
21 | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше | 1 | Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе | Күнегүләр | |||
22 | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 1 | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр: тартымлы исем килеш белән төрләнгәндә, исемгә башта тартым кушымчасы, аннары килеш кушымчасы ялгану | Күнегүләр | |||
23 | Биремле диктант «Тузганак». Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 1 | Мөстәкыйль рәвештә исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларын дөрес ялгау | Диктант 2 | |||
24 | Хаталар өстендә эш.Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау (тест) | 1 | Орфографик, орфоэпик, пунктуацион нормаларны камилләштерү, тикшерү, системага салу | ||||
25 | Алынма исемнәр | 1 | Диктанттагы хаталарга анализ ясау. Алынма исемнәр турында төшенчә | Күнегүләр | |||
26 | Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре | 1 | Татар теленә рус теленнән һәм аның Аша башка телләрдән кергән исемнәрнең тартым, сан, килеш белән төрләнгәндә, татар теле кагыйдәләренә буйсынулары. Калын авазга беткән алынма исемнәргә - калын, нечкә авазга беткән исемнәргә нечкә кушымча ялгану | Күнегүләр | |||
27 | БСҮ Татарча текстларда алынмаларны дөрес кулану (тәрҗемә итү) | 1 | Тәрҗемә итеп чагыштыру | Тәрҗемә итү №1 |
28 | -ск, -й, -е, -ь беткән алынма сүзләрне төрләндерү | 1 | Күнегүләр | |||||
29 | Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы | 1 | Җөмләләрне русчага тәрҗемә иткәндә җөмлә кисәкләренең үзгәрүе | Күнегүләр | ||||
30 | БСҮ Диалог төзү | 1 | Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән диалоглар төзү | Диалог 1 | ||||
31 | Исемнәргә морфологик, морфологик – синтаксик анализ | 1 | Исемнәргә морфологик һәм морфологик – синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү | Күнегүләр | ||||
32 | Исемнәрне гомумиләштереп кабтлау | 1 | Исемнәрне морфологик – синтаксик яктан тикшерү | Тестлар куллану | ||||
33 | Эш кәгазьләре. Хат язу | 1 | Әти – әниеңә яки туганнарыңа хат язу | Хат язу | ||||
Сыйфат | (15) | |||||||
34 | Сыйфат турында төшенчә | 1 | Сыйфатның предметның билгесен белдереп килүе, аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе. | Күнегүләр | ||||
35 | Асыл һәм нисби сыйфатлар | 1 | Асыл сыйфатларның предметларның, кеше һәм хайваннарның төп билгеләрен белдерелүе. Нисби сыйфатларның предметның бүтән предметка, хәлгә, эшчәнлеккә мөнәсәбәтле билгесен белдерелүе. | Күнегүләр | ||||
36 | Асыл һәм нисби сыйфатларны кулланып, сочинение язуга әзерлек. | Темага карата үз фикереңне матур, төгәл итеп хикәяли белү. | Күнегүләр | |||||
37 | БСҮ Сочинение “Кышкы урман” | Үз фикереңне матур, төгәл итеп хикәяли белү. | Сочинение 2 | |||||
38 | Хаталарны төзәтү өстендә эш. Сыйфатларның ясалышы | 1 | Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре. Ясалма сыйфатларның күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалары ялганып ясалуы. |
39 | Сыйфат дәрәҗәләре | 1 | Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы. | Күнегүләр | |||
40 | Сыйфат дәрәҗәләрен ныгыту | 1 | Сыйфат дәрәҗәләре ясалганда кушымчаларның, кисәкчәләренең язылу үзенчәлкеләре. | Күнегүләр | |||
41 | Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлауга изложение язуга әзерлек. | 1 | Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү | ||||
42 | БСҮ Изложение | 1 | Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү | Контроль изложение 2 | |||
43 | Хаталарны төзәтү өстендә эш. БСҮ Тәрҗемә итү күнегүләре | 1 | Тәрҗемә итеп чагыштыру | Тәрҗемә итү №2 | |||
44 | Сыфатларның җөмләдә кулланылышы | 1 | Сыйфатларны җөмләдә куллану | Күнегүләр | |||
45 | Сыфатларның җөмләдә кулланылышын ныгытуга диктант. | 1 | Сыйфатларны җөмләдә куллану | Диктант 3 | |||
46 | Хаталарны төзәтү өстендә эш Сыйфатларның исемләшүе | 1 | Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүе. | Күнегүләр | |||
47 | Сыфатларга морфологик анализ ясау | 1 | Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. | Күнегүләр | |||
48 | БСҮ.Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау | 1 | Сыйфатларга морфологик- синтаксик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау. | Диалог 2 |
Алмашлык | (22) | ||||||
78 | Алмашлык турында төшенчә | 1 | Алмашлык сүз төркеме белән танышу. | Күнегүләр | |||
79 | Алмашлыкларның ясалышы | 1 | Ясалышлары буенча алмашлыклар тамыр, кушма, тезмә, парлы, ясалма булалар. | Күнегүләр | |||
80 | БСҮ Сочинение язу. “Табигатьнең язгы яме” | 1 | Сөйләмдә һәм язуда алмашлыкларны куллана белү. Үз фикерләреңне җыйнап яза алу. | Сочинение 4 | |||
81 | Хаталарны төзәтү өстендә эш Алмашлык ларның ясалышын кабатлау | 1 | Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. | Күнегүләр | |||
82 | Алмашлыкларның ясалышын кабатлау һәм ныгыту. | 1 | Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. | Күнегүләр | |||
83 | Алмашлык төркемчәләре | 1 | Алмашлыкларның 7 төркеме белән танышу. | Күнегүләр | |||
84 | Зат алмашлыклары | 1 | Зат алмашлыклары белән танышу. | Күнегүләр Тест | |||
85 | Тартым алмашлыклары | 1 | Тартым алмашлыкларыбелән танышу. | Күнегүләр | |||
86 | Күрсәтү алмашлыклары | 1 | Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнүе. | Күнегүләр | |||
87 | Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше | 1 | Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнүе. | Күнегүләр Тест | |||
88 | БСҮ.Алмашлыклар турында белемнәрне ныгытуга изложение. “Юлдаш- авыл эте” | 1 | Алмашлыкларның төрләрен куллана белү. | Изложение №5 | |||
89 | Хаталарны төзәтү өстендә эш. Сорау алмашлыклары | 1 | Сорау алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе. | Күнегүләр | |||
90 | Билгеләү алмашлыклары, аларны килеш белән төрләндерү | 1 | Билгеләү алмашлыкларының гадәттә затларны, предметларныгомумиләштереп белдерүләре. | Күнегүләр | |||
91 | БСҮ Хикәя «9 Май – Җиңү бәйрәме» | 1 | Үз фикереңне төгәл, матур итеп яза белү. | Хикәя №3 | |||
92 | Билгесезлек алмашлыклары | 1 | Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә cүзе, -дыр, -дер, -тыр, -те ркисәкчәләре белән кушылып ясалуы. | Күнегүләр | |||
93 | БСҮ Тәрҗемә итү күнегүләре | 1 | Чагыштырып тәрҗемә итү. | Тәрҗемә итү №3 | |||
94 | Юклык алмашлыклары | 1 | Юклык алмашлыклары белән танышу. | Күнегүләр | |||
95 | БСҮ.Алмашлыкларны кабатлауга контроль сочинение. | 1 | Алмашлыкларның барлык төрләрен дә кулланып бирелгән темага үз фикерләреңне туплап язу. | Сочинение №5 | |||
96 | Алмашлыкларны кабатлау. | 1 | Алмашлыкларның төрләрен белү. | Күнегүләр | |||
97 | Хаталарны төзәтү өстендә эш. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау | 1 | Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү. | ||||
98 | Сүз төркемнәрен кабатлауга контроль диктант | 1 | Белемнәрне тикшерү. | Контроль диктант №6 | |||
99 | Хаталарны төзәтү өстендә эш. Кабатлау. | 1 | Хаталарга анализ ясау. Үткәннәрне кабатлау. | ||||
Йомгаклау (6 с.) | |||||||
100 | Эш кәгазьләре: автобиография | 1 | 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау. | ||||
101 | Тәрҗемә итү күнегүләре. | 1 | Ике телдәге текстлар өстендә эшләү күнемәләрен камилләштерү. | ||||
102 | Тест биремнәре үтәү. | 1 | Тест биремнәрен үтәү өстендә эшләү күнемәләрен камилләштерү. | Тест | |||
103 | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлауга күнегүләр. | 1 | Белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү. | Күнегүләр | |||
104 | Морфология бүлеге буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. | 1 | Белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү. | Күнегүләр | |||
105 | Йомгаклау | 1 | Белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү. | Күнегүләр |
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының татар теленнән белем, осталык, һәм күнекмәләрен бәялү нормалары
(5-11 нче сыйныфлар)
I. Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү
Уку – график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү һәм аны мәгьнәви берәмлекләргә бүлүне үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, аңлауның – сәнгатьле уку санала.
Дөрес уку – әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек, һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә ќарап бирерлек дәрәҗәдә укуы дөрес уку була.
Йөгерек уку – укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.
Сәнгатьле уку – текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнеү төп шарты булып тора.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Сыйныфлар | Иҗекләр саны | Сүзләр саны |
V | 130-190 | 70-80 |
VI | 140-200 | 75-85 |
VII | 150-210 | 80-95 |
VIII-IX | 160-220 | 90-110 |
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
1. Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, “5” ле куела.
2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, “4” ле куела.
3. Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3-5 төгәлсезлек күзәтелсә, “3” ле куела.
4. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, “2” ле куела.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
I. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләзштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була. Сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләр истә тотылырга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
1. Барлык сорауларга дөрес җавап бирелсә, “5” ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).
2. Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сорауга җавап язганда төгәлсезлек җибәрелсә, “4”ле куела.
3. Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, “3” ле куела.
4. Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, “2” ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү.
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение – укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм күнемәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.
Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Сыйныфларда язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта – 0,5-1 бит, 6-7 нче сыйныфларда – 1-2 бит, 8 нче сыйныфта – 2-2,5 бит, 9 нчы сыйныфта – 2,5-3,5 бит, 10-11 нче сыйныфларда – 3,5-6 бит.
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Диктант – укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар берничә төрле була: сүзлек диктанты, өйрәтү диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.
1. Орфографик хатасы булмаса, “5” ле куела (бер пунктуацион хатасы булырга мөмкин).
2. Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, “4” ле куела.
3. Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, “3” ле куела.
4. Биш орфографик, дүрт-алты пунктуацион хатасы булса, “2” ле куела.
Сүзлек диктантының күләме
сыйныф | V | VI | VII | VIII | IX |
сүз саны | 16-20 | 18-25 | 22-30 | 26-34 | 30-38 |
Сүзлек диктантын бәяләү
- пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә “5”ле куела;
- бер орфографик хаталы эшкә “4”ле куела;
- өч орфографик хаталы эшкә “3”ле куела;
- биш орфографик хаталы эшкә “2”ле куела;
Контроль диктантларның күләме
сыйныфлар | Сүз саны (уку елы башы) | Сүз саны (уку елы ахыры) |
V | 50 | 50-60 |
VI | 55-65 | 60-70 |
VII | 65-80 | 75-90 |
VIII | 85-100 | 95-110 |
IX | 105-120 | 115-125 |
X | 120-130 | 125-135 |
XI | 130-140 | 135-145 |
Контроль диктантны бәяләү
- эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела ( бер орфографик яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин )
- ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела;
- дүрт орфографик, ике пунктуацион яки өч орфографик, өч пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела;
Изложение текстының күләме
сыйныфлар | Уку елы башы | Уку елы ахыры |
Сүз саны-язма күләме | Сүз саны-язма күләме | |
V | 70-110 , 55-70 | 110-140 , 70-85 |
VI | 140-160 , 85-95 | 160-190 , 95-105 |
VII | 190-230 , 105-115 | 230-270 , 115-125 |
VIII | 270-310 , 125-130 | 310-350 , 130-135 |
IX | 350-370 , 135-140 | 370- 390 , 140-145 |
X | 390-410 , 145-155 | 410-430 , 155-165 |
XI | 430-450 , 165-170 | 450-470 , 170-175 |
Изложениене бәяләү
- Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә “5”ле куела ( бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин )
- Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела;
- Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела;
- Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталарның саны өчтән артса, “2”ле куела;
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү.
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение – укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм күнемәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.
Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Сыйныфларда язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта – 0,5-1 бит, 6-7 нче сыйныфларда – 1-2 бит, 8 нче сыйныфта – 2-2,5 бит, 9 нчы сыйныфта – 2,5-3,5 бит, 10-11 нче сыйныфларда – 3,5-6 бит.
Сочинениене бәяләү
- Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлар булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, “5” ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
- Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, “4” ле куела.
- Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм ялгышы булса, “3” ле куела.
- Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендү язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булып, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм ялгышы булса, “2” ле куела.
Татар теленнән 6 Б сыйныфы өчен контроль, иҗади эшләр графигы
№ | Эш төре | тема | Үткәрү вакыты | |
1 | Диктант №1 | 5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. | ||
2 | Изложение № 1 | Сүз ясалышы. | ||
3 | Сочинение №1 | Исем | ||
4 | Контроль диктант №2 | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше | ||
5 | Сочинение № 2 | Сыйфат | ||
6 | Изложение № 2 | Сыйфат дәрәҗәләре | ||
7 | Контроль диктант №3 | Сыйфатларның җөмләдә кулланышы | ||
8 | Диктант № 4 | Сан | ||
9 | Сочинение № 3 | Сан төркемчәләре | ||
10 | Изложение № 3 | Саннарның җөмләдә кулланышы | ||
11 | Контроль изложение № 4 | Рәвеш | ||
12 | Контроль диктант №5 | Рәвешләргә морфологик анализ | ||
13 | Сочинение №4 | Алмашлык | ||
14 | Изложение № 5 | Күрсәтү алмашлыклары | ||
15 | Контроль сочинение № 5 | Юклык алмашлыклары | ||
16 | Контроль диктант № 6 | Уку елында үткәннәрне гомумиләштерү |
Укытучы: Хафизова Л.М.
Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Программа: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел Дәреслек: “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек (авторлары:Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина, Казан: Мәгариф, 2005 ел) | 1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998 2.Д.Ф.Заһидуллина «Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы» 3. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2002. 4. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары 5. Р.З. Хәйдәрова, Л.Д. Гыйниятулли на “Татар теле дәресләре 5 нче сыйныф” Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 | 1. Р.З. Хәйдәрова, Л.Д. Белоусова, Э.Н. Хәбибуллина “Татар теле”, 5 нче кл., Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 2.Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2007 |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
6 нчы Б сыйныфында татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)
2. “2004-2013 нче елларга татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)
3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел,1 нче декабрь)
4.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.-Казан,2008.
5.Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы “на (2010)
Программа 70 сәгатькә исәпләнгән, шул исәптән 12 сәгать бәйләнешле сөйләм үстерү,4 сәгать класстан тыш уку дәресләре планлаштырылган.
Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы , кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдына тотып сайлады.
Дәресләрдә контрольга алу формасы буларак язма төр (сочинение, тест) һәм телдән сорау планлаштырыла.
Эш программасын тормышка ашыру өчен түбәндәге төп укыту чарасы кулланыла: Татарстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек- хрестоматия” (авторлары:Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиев, И.Г.Гыйләҗев, Казан: Мәгариф, 2005 ел)
Уку-укыту программасының максаты:
Ана телендә фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белү
Уку-укыту программасыныц бурычлары:
- Укучының татар әдәби телен үзләтерүенә, текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле итеп укуына, дөрес яза белүенә, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;
- Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр – музыкасы, театры, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
- Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Программаның эчтәлеге
№ | Темалар | Сәгать саны | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Дәрестән тыш уку |
1 | Татар халык авыз иҗаты | 1 | ||
2 | Казан Кремле, Сөембикә манарасы | 1 | ||
3 | Абдулла Әхмәт | 4 | ||
4 | Муса Җәлил | 4 | ||
5 | Зөләйха Хисмәтуллина | 1 | ||
6 | Азат Аббасов | 1 | ||
7 | Рөстәм Яхин | 1 | ||
8 | Абдулла Алиш | 2 | 1 | |
9 | Гадрахман Әпсәләмов | 4 | 1 | |
10 | Һади Такташ | 2 | 1 | |
11 | Җәүдәт Фәйзи | 1 | 1 | |
12 | Ибраһим Гази | 3 | ||
13 | Фуат Халиков, Ш.Биктимеров | 3 | ||
14 | Зәки Нури | 2 | 1 | |
15 | Сибгат Хаким | 3 | 1 | |
16 | Ләбибә Ихсанова | 4 | 1 | |
17 | Равил Фәйзуллин | 2 | 1 | |
18 | Фатих Хөсни | 2 | 1 | |
19 | Шәүкәт Галиев | 1 | ||
20 | Радик Фәизов | 3 | ||
21 | Нур Әхмәдиев | 3 | ||
22 | Илгизәр Солтан | 3 | 1 | |
23 | Милли йолалар | 2 | ||
24 | Милли бәйрәмнәр | 1 | 1 | |
25 | Милли киемнәр | 1 | 1 | |
26 | Милли орнаментлар | 1 | 1 | |
27 | Барлыгы (70) | 56 | 10 | 4 |
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:
-җырлар һәм аларның төрләрен аера белү.
Әдәбият теориясеннән:
-хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;
-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;
-әдәби әсәрнең cюжетын тотып ала белү;
-уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;
-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү.
Татар мәдәниятыннан:
-татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;
-милли орнаментларны аера белү.
Сөйләм эшчәнлегенә:
-текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның этәлекне аңлаулары;
-укылган текст турында әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;
-өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;
-укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аң үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;
-тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү;
-уку һәм cөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
-балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Ләйсән Мирзаян кызының татар әдәбиятыннан 2010-2011 нче уку елына
календарь-тематик планы
Предмет | Сыйныф | Барлык сәгатьләр саны | Атнага сәгатьләр саны | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Шигырь ятлау | Дәрестән тыш уку | Дәреслекнең авторы, елы | |
Телдән | Сочине ние | |||||||
Татар әдәбияты | 6 | 70 | 2 | 7 | 3 | 6 | 4 | Ф.Г.Галимуллин, Ф.К. Мифтиева Татар әдәбияты,Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005 |
2010- 2011 уку елына методик тема
Шәһәр темасы | Мәктәп темасы | Укытучы темасы |
Яңа стандартларны гамәлгә кертү шартларында белем бирү процессының заманча системасы. | Яңа стандартларны гамәлгә кертү шартларында укыту-тәрбия эшенең югары сыйфатына ирешү. | Яңа технологияләргә нигезләнеп,укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү. |
Диретор урынбасары белән килешенде___________ Хафизова Л.М. 27.08.2011
Методик берләшмә утырышында каралды.
Беркетмә №__27.08.2011
МБ җитәкчесе ___________ Гәрәева З.С.
Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы | Сәгать саны | дата | Планлаштырган нәтиҗәләр | Тикшерү төре | БСҮ | ||||||
Кален дарь вакыт | Фактик вакыт | Белем | Күнекмә | Гомумкүнекмәләр Һәм уку эшчәнлеге ысуллары | |||||||
1 | Татар халык авыз иҗаты. Җырлар. “Яшә, Республикам!” җыры. | 1 | Фольклор жанрлары, җыр турында төшенчә. Җырларның жанрлары, аларның үзенчәлекләре, барлыкка килү. | Кеше тормышында җырның әһәмияте турында сөйләшү оештыру. | Күренекле җырчылар белән уртаклашу | ||||||
2 | Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы. | 1 | Кремель корылмалары һәм Сөембикә манарасының архитектурасы турында төп белешмәләр белән танышу. | Милләтебезнең тарихы турында сөйләшү оештыру. | Казанның истәлекле урыннарын белү | ||||||
3 | Абдулла Әхмәтнең тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә белән танышу. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Татар әдипләрен белү | Биографияне схемалаш тыру | |||||
4 | “Үги кыз” пьесасы . | 1 |
| Пьесада әкият жанрының үзненчәлекләре саклану. | Әдәби әсәрдән төп фикерне аерып алу эшен камилләштерү | ||||||
5 | “Үги кыз” пьесасы өстендә эш.. | 1 | “Минем холкым- минем язмышым” дигән дигән халык гыйбарәсенең әсәрдә раслануы | Яшь буында намуслы, хезмәт сөючән, тырыш һөнәрле булу сыйфатларын тәрбияләүдә пьесаның әһәмияте урында әңгәмә оештыру | Сәнгатьле укуны һәм рольләрдә укуны камилләштерү | Әкият эчтәлегенә туры килгән мәкальләр табу | |||||
6 | Портрет, характеристика, драма әсәре турында төшенчә.
| 1 | Портрет, характеристика, драма әсәре турында төшенчә белән танышу | Портрет, характеристика, драма әсәре турында сөйли белү | Татар телендәге терминнарны белү | Теләгән геройга характеристика язу. | |||||
7 | М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Язучының тормыш юлы белән танышу | М. Җәлил шәхесенә илебез халкы һәм дәүләт биргән бәя турында сөйләшү | Татар әдипләрен белү | ||||||
8 | М. Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыре | 1 | Эчтәлеге хис булган әсәрләргә анализ. | Шигырьгә анализ ясый белү. | Сәнгатьле сөйләм, сәхнә техникасын камилләштерү | ||||||
9 | М. Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре. | 1 | Шигырьләрдә чагыштыру, сынландыру,аларның роле | Шигырьләрдә чагыштыру, сынландыруларны таба белү,аларның ролен аңлату | Сугышта катнашкан якыннарыгыз һәм аларның батырлыклары турында белү | Яттан өйрәнү. | |||||
10 | БСҮ- “Муса Җәлилнең музей фатирында” | 1 | Өстәмә материал белән эш итү. | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | БСҮ №1 | |||||
11 | Зөләйха Хисмәтуллиннаның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Җырчының тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру | Җырчының эстрадагы җыр репертуарын белү | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү | ||||||
12 | Азат Аббасовның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Җырчының татар җыр сәнгатенә килү юллары | Татар,рус, дөнья классик операларында башкарган партияләре турында сөйләшү | Иҗатының ил күләмендә иң югары дәрәҗәдә бәяләнүе турында үзләштерү | ||||||
13 | Рөстәм Яхинның тормыш юлы, иҗаты. | 1 | Композиторның тормыш юлы, иҗаты. | Татар музыка сәнгатендә композиторның тоткан урыны турында әңгәмә оештыру | Эзләнү характерындагы эшчәнлекне үстерү | ||||||
14 | А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Тормышы, иҗаты,фашизм тоткынлыгындагы көрәше турында мәгълүмат бирү | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү, уку төрләрен ирекле куллану | ||||||
15 | А. Алишның “Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре. | 1 | Әсәрнең эчтәлеге белән танышу. | Укылган әсәрнең эчтәлеген сөйли белү | Эшне яратып башкаруның матур нәтиҗәләргә китерү юлларын өйрәнергә булышу | ||||||
16 | БСҮ- “Хезмәт-төбе хөрмәт” | 1 | Хезмәт төшенчәчен һәм хезмәт, хөрмәт, бәхет бердәмлеген аңлау | Хезмәт турындагы мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлау | Вакытлы матбугаттан мәкаләләр уку | БСҮ №2 | |||||
17 | Г. Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты | 1 | Әдип турында белешмә бирү. Язучының сугыш темасына иҗат итүнең сәбәпләрен сөйләп күрсәтү | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Татар әдипләрен белү | ||||||
18 | “Миңа унтугыз яшь иде” әсәре | 1 | Әсәрдә сугышның ачы фаҗигасе. | Повесть өстендә эшли белү | Укылган әсәргә план төзү күнекмәләрен камилләштерү | План төзү | |||||
19 | “Миңа унтугыз яшь иде” әсәренә анализ | 1 | Чәчмә әсәргә анализ ясарга өйрәнү. | Чәчмә әсәргә анализ ясый белү. | Укылган әсәргә анализ ясый белү | Анализ ясау | |||||
20 | “Бөреләнде, чәчәк атмады” ( “Миңа унтугыз яшь иде” әсәре турында сөйләшү) | 1 | “Миңа унтугыз яшь иде”әсәре буенча сөйләшү | Малик образындагы романтиклык сыйфатларының тәрбияви көче | Бөек җиңүгә аеруча зур өлеш керткән шәхесләребезне белү | ||||||
21 | Дәрестән тыш уку. Х. Җәлилова. “Абыем турында” | 1 | Дәрестән тыш уку оештыру | Укылган әсәрне анализлау | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | Дәрестән тыш уку № 1 | |||||
22 | БСҮ- “Батыр егет- ил күрке” | 1 | Батырлык турында сөйләү | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | БСҮ №3 | |||||
23 | Һ. Такташның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә | Шагыйрь булып китүенә cәбәп булган шартлар турында сөйләшү | Татар әдипләрен белү | ||||||
24 | Һ.Такташның “Иптәшләр” шигыре | 1 | “Иптәшләр” шигыре, аның темасы | Сәнгатьле уку, анализ ясау. | Логик алымнар, нәтиҗә ясау, дәреслек белән эш күнекмәләрен үстерү | Яттан өйрәнү. | |||||
25 | Дәрестән тыш уку. Һ. Такташның “Караборынның дусты” әсәре | 1 | Дәрестән тыш уку оештыру | Дуслык турында сөйләшү. Укылган әсәрне анализлау | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | Дәрестән тыш уку № 2 | |||||
26 | “Дуслык яшьтән башлана” (Дуслык турында укылган әсәрләр турында) | 1 | Хикәя жанры. Рифма, ритм, строфа төшенчәләре. Дуслык турында укылган әсәрләр турында сөйләшү | Яңа төшенчәләрне аңлата белү | Татар телендәге терминнарны белү | ||||||
27 | БСҮ- “Дуслык, иптәшлек турында” | 1 | Дуслык, иптәшлек cүзләренең мәгънәләрен аңлау | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру | БСҮ №4 | |||||
28 | Җ.Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Композиторның тормышы, иҗаты турында белешмә | Татар музыка сәнгатендә тоткан урыны турында сөйләшү. Һ. Такташ шигыренә язылган “Урман кызы” җырын тыңлау, әсәрне җырларга өйрәнү | Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту | ||||||
29 | БСҮ-“Концерт тыңлагач” | 1 | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру | БСҮ №5 | ||||||
30 | И. Газиның тормышы һәм иҗаты. | 1 | Әдипнең тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Татар әдипләрен белү | ||||||
31 | “Йолдызлы малай” хикәясе. | 1 | Сугышның кешеләргә ачы фаҗигасын күрсәтү | Явызлыкка каршы нәфрәт тәрбияләү | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү | ||||||
32 | Кыюлык (“Йолдызлы малай” әсәре турында) | 1 | Сугышның кешеләргә ачы фаҗигасын күрсәтү | Укылган әсәрне анализлау | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | ||||||
33 | Халык артисты Фуат Халиков иҗаты. | 1 | Артистның татар театр cәнгатен үстерүдәге хезмәте. | Артистның иҗаты турында сөйли белү. | Укыганны эзлекле сөйләү | ||||||
34 | Шәүкәт Биктимеров иҗаты. | 1 | Артистның татар театр cәнгатен үстерүдәге хезмәте. | Артистның иҗаты турында сөйли белү. | Укыганны эзлекле сөйләү | ||||||
35 | Зәки Нуриның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы, иҗаты турында белешмә бирү | Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Татар язучыларын өйрәнүне дәвам итү | ||||||
36 | З. Нуриның “Яңа шәһәр” шигыре. | 1 | “Яңа шәһәр” шигыре белән танышу | Яңа төзелешләрнең киләчәктә тыныч, матур тормыш булачагына өмет уяту | Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту | Яттан өйрәнү. | |||||
37 | БСҮ “Казаным- башкалам” (сочинение №1) | 1 | Туган як төшенчәсен аңлау | Туган як турында сочинение язу | Сөйләм телен үстерү | БСҮ № 6 | |||||
38 | С. Хәким. “Җырларымда телим” шигыре. | 1 | Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы, иҗаты турында белешмә бирү | Биографияне сөйләргә өйрәнү | Танып белү активлыгын үстерү | ||||||
39 | “Бакчачылар” поэмасын өйрәнү. | 1 | Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек | Табигатькә ничек ярдәм итүләре турында сөйләшү | Танып белү активлыгын үстерү | ||||||
40 | Кеше һәм алмагач (“Бакчачылар” поэмасы турында) | 1 | Поэмага анализ ясау | “Бакчачылар” поэмасы турында сөйләшү | Фикерләү сәләтен үстерү | ||||||
41 | БСҮ- “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” (сочинение №2) | 1 | Һөнәр сүзенең мәгънәсенә төшенү, һәнәрле булуның әһәмиятен аңлау | Һөнәрләр турында сөйләшү, сочинение язу | Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру, сочинение язу | БСҮ № 7 | |||||
42 | Л. Ихсанованың тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге. | 1 | Язучы турында белешмә бирү | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү | ||||||
43 | Л. Ихсанованың “Лачын кыз” әсәре” | 1 | Хатын-кызларның кыюлыгы, фидакарьлеге, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт хисләренең сурәтләнүе | Әдәби әсәргә анализ ясау | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | Өзекне ятлау | |||||
44 | Л. Ихсанованың “Бүләк” хикәясе. | 1 | Хикәянең сюжетын белү | Хикәягә анализ ясау | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | ||||||
45 | “Курку белмәс татар кызы”(Укылган әсәрләрдәге татар кызлары турында сөйләшү) | 1 | Укылган әсәрләрдәге татар кызы образының акыллы, кыю, батыр булуы | Укылган әсәрләрдәге татар кызы образы турында сөйләшү | Үз фикереңне әйтә белүне камилләштерү | ||||||
46 | Дәрестән тыш уку. Л. Ихсанова. “Шомырт чәчәкләре ак кына” | 1 | Дәрестән тыш уку оештыру | Әсәргә кыскача анализ ясау | Сорауларга җавап бирүне камилләштерү | Дәрестән тыш уку № 3 | |||||
47 | Р. Фәйзуллин турында белешмә. | 1 | Шагыйрь турында белешмә | Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Татар язучыларын өйрәнүне дәвам итү | ||||||
48 | “Икмәк пешерүчеләр” җыры. | 1 | Һәр һөнәрнең зенчәлеге һәм ирәклеге турында фикер алышу` | Игенчегә хөрмәт тәрбияләү, икмәкне кадерләргә өйрәтү | Яттан өйрәнү. | ||||||
49 | Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”әсәре | 1 | Хикәядә күтәрелгән әхлаки мәсьәләләр. | Әсәргә кыскача анализ ясау | Язучылар белән танышуны дәвам итү | ||||||
50 | Әсәргә анализ. | 1 | Әсәргә кыскача анализ ясау | Әдәби әсәргә анализ ясый белү күнемәләрен ныгыту | |||||||
51 | БСҮ “Игенче” | 1 | Игенчеләр турында яңа мәгълүматлар алу | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру | БСҮ № 8 | |||||
52 | Р. Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Язучы турында белешмә бирү Фантастик хикәя турында төшенчә. | Язучының кеше һәм галәм мөнәсәбәте мәсьәләсен үзәккә куюы,малайның үзен Җир планетасының вәкиле итеп тоюын сурәтләүнең әһәмияте | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү | ||||||
53 |
“Ә җирдә тереклек бармы?” хикәясе. | 1 | |||||||||
54 | Галәм cерләре (хикәя турында фикер алышу) | 1 | |||||||||
55 | ДТУ Г. Нәбиуллин. “Урман заты” Фантастик повесть | 1 | Фантастик вакыйгалар, чынлык һәм хыял дөньясының яраштырылып бирелеше | Уку һәм сорауларга җавап бирү, бергәләп фикер алышу | Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү | ДТУ №4 | |||||
56 | Нур Әхмәдиевнең “Минем туган көнем” хикәясе. | 1 | Баланың әти-әнисенә һәм иптәшләре белән мөнәсәбәтенә игьтибар итү | Уку һәм сорауларга җавап бирү, бергәләп фикер алышу | Монологик сөйләмне үстерү | Кулъяулык бүләк итүчегә характеристика | |||||
57 | “Минем туган көнем” хикәясенә анализ | 1 | Хикәядәге гореф-гадәтләр. | Әсәргә кыскача анализ ясау | Әсәргә кыскача анализ ясау | Өзекне ятлау (укытучы үзе сайлый) | |||||
58 | Балачагым хатирәсе. (“Минем туган көнем” хикәясе турында) | 1 | Уку һәм сорауларга җавап бирү, бергәләп фикер алышу | Монологик сөйләмне үстерү | |||||||
59 | И. Солтанның “Туган якта кунакта” шигыре | 1 | “Туган якта кунакта” шигыре белән таныштыру | Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту | |||||||
60 | И. Солтанның “Илнар теләге” шигыре. | 1 | Шигырь белән таныштыру | ||||||||
61 | И. Солтанның “Туган телем” шигыре. | 1 | Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту | ||||||||
62 | БСҮ “Туган тел” | 1 | Туган тел турында әңгәмә. | Тема буенча, укытучы күрсәткән чыганаклардан файдаланып сочинение язу | Иҗади эш | БСҮ №9 | |||||
63 | Милли традицияләр, йолалар. | 1 | Милли йолалар, бәйрәмнәрне өйрәнү | Милли йолалар, бәйрәмнәрне өйрәнү | Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү | Чыгыш-лар әзерләү | |||||
64 | Милли бәйрәмнәр, Сабан туе. | 1 | Милли йолалар, бәйрәмнәрне өйрәнү | Милли йолалар, бәйрәмнәрне өйрәнү | Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү | Презентацияләр әзерләү | |||||
65 | Милли киемнәр | 1 | Милли киемнәрнең үзенчәлеге, тарихның төрле чорында костюмнарның көче,әхлак тәртипләре. | Дәреслек, төрле электрон чыганаклар, вакытлы матбугат белән эш итә белү | Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү | Презентацияләр әзерләү | |||||
66 | Милли орнаментлар | 1 | Милли орнаментлар белән танышу | Дәреслек, төрле электрон чыганаклар, вакытлы матбугат белән эш итә белү | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү | Презентацияләр әзерләү | |||||
67 | Бина-корылмаларны бизәү ысуллары. | 1 | Бина-корылмаларны бизәү ысуллары белән танышу. | Дәреслек, төрле электрон чыганаклар, вакытлы матбугат белән эш итә белү | Махсус белем күнекмәләрне гомумиләштерү | Презентацияләр әзерләү | |||||
68 | Ш Галиев иҗаты. “Саумысыз, арышларым!” шигыре | 1 | Әдипнең биографиясе. Лирик геройның туган якка, иген басуларына булган мәхәббәтен, мөнәсәбәтен ачыклау | Әдипнең биографиясен сөйли белү, шигырьгә анализ | Анализ ясый белү | ||||||
69 | БСҮ “ Минем яраткан әсәрем” (сочинение №3) | 1 | Быел укыган әсәрләр турында фикер алышу. | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | БСҮ №10 | |||||
70 | Уку елы дәвамында өйрәнелгән әдипләрнең иҗатына күзәтү. | 1 | Уку елы дәвамында өйрәнелгән әдипләрнең иҗаты турында фикер алышу. | Үз фикереңне төгәл һәм эзлекле итеп сөйли белү | Үз фикереңне төгәл һәм эзлекле итеп сөйли белү |
Үзләштерү дәрәҗәсенә контроль
Ятлау өчен әсәрләр
1. М. Җәлил. Кызыл ромашка.
2. Һ. Такташ. Иптәшләр
3.З. Нури. Яңа шәһәр
4.Л. Ихсанова. Лачынкыз
5.Р. Фәйзуллин. Күмәч пешерүчеләр җыры
6. Н. Әхмәдиев. Минем туган көнем
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының татар әдәбиятыннан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
(5-11 нче сыйныфлар)
I. Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү
Уку – график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү һәм аны мәгьнәви берәмлекләргә бүлүне үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, аңлауның – сәнгатьле уку санала.
Дөрес уку – әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек, һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә ќарап бирерлек дәрәҗәдә укуы дөрес уку була.
Йөгерек уку – укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.
Сәнгатьле уку – текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнеү төп шарты булып тора.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Сыйныфлар | Иҗекләр саны | Сүзләр саны |
V | 130-190 | 70-80 |
VI | 140-200 | 75-85 |
VII | 150-210 | 80-95 |
VIII-IX | 160-220 | 90-110 |
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
1. Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, “5” ле куела.
2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, “4” ле куела.
3. Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3-5 төгәлсезлек күзәтелсә, “3” ле куела.
4. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, “2” ле куела.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
II. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләзштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була. Сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләр истә тотылырга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
1. Барлык сорауларга дөрес җавап бирелсә, “5” ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).
2. Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сорауга җавап язганда төгәлсезлек җибәрелсә, “4”ле куела.
3. Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, “3” ле куела.
4. Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, “2” ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү.
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение – укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм күнемәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.
Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Сыйныфларда язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта – 0,5-1 бит, 6-7 нче сыйныфларда – 1-2 бит, 8 нче сыйныфта – 2-2,5 бит, 9 нчы сыйныфта – 2,5-3,5 бит, 10-11 нче сыйныфларда – 3,5-6 бит.
Сочинениене бәяләү
- Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлар булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, “5” ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
- Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, “4” ле куела.
- Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм ялгышы булса, “3” ле куела.
- Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендү язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булып, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм ялгышы булса, “2” ле куела.
Тестларны бәяләү нормалары.
Биремнәрнең үтәлү дәрәҗәсе (%) | Билге |
90-100% | «5»ле |
80-89% | «4»ле |
70-79% | «3»ле |
70% тан түбәнрәк | «2»ле |
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Электрон ресурслар |
Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, Татар әдәбияты-6 Казан, 2010 |
|
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 нче сыйныф өчен эш программасы.
Әлеге эш программасы рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшләү өчен татар теленнән төзелде....
7 нче сыйныф өчен эш программасы (Р.Р.Нигматуллина дәреслеге)
Рус мәктәбендә рус төркемендә укучы балалар белән эшләү өчен эш программасы. Әдәбият һәм татар теле кушылып бирелә....
1нче сыйныф өчен эш программасы
1нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы (Р.З Хәйдәрова дәреслеге)...
Әдәби укудан 4 сыйныф өчен эш программасы
Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт станд...
Татар теленнән 4 сыйныф өчен эш программасы
Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартлары”.Татарста...
11 нче сыйныф өчен эш программасы.
Бу эш программасы рус төркеме өчен Хәйдарова дәреслегенә нигезләнеп төзелде....
6нчы сыйныф өчен эш программасы.
6нчы сыйныф өчен эш программасы ФГОС - 140 сәгать...