6нчы сыйныф өчен эш программасы.
рабочая программа (6 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
- Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” 273 нче номерлы Законы 29.12.12, ст.28 п.3 б.6
- Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (гамәлдәге редакциядә)
- “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)
- Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа
V – 1Х сыйныфлар. Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова. Татарстан республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, 2013
- Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы сыйныфлар / Р. К. Сәгъдиева, Р. М. Гарәпшина, Г. И. Хәйруллина. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшр., 2015
Укыту Р.К.Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина авторлыгындагы “ Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6нчы сыйныф дәреслеге - Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2015” дәреслеккә нигезләнеп алып барыла.
Эш программасы мәктәпнең Укыту планы нигезендә атнага 4 сәгать исәбеннән 140 сәгатькә төзелде.
Курсның максаты:
Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлелек) компетенцияләр булдыру.
Бурычлары:
- татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу;
- татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү;
- суз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; сөйләм эшчәнлеген тиешенчә оештыруның кешеләргә үзара аңлашып яшәүгә ярдәм итүен төшендерү;
- өйрәнелә торган тел материалын таный һәм тикшерә белү, аларга классификация ясау, нормативлык ягыннан бәя бирә белү;
- телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү;
- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ярату хисләре, рухи кыйммәт буларак телгә аңлы караш тәрбияләү, телгә кешелек дөньясының аралашу һәм белем алу чарасы буларак карау.
Татар теле дәресләре терледән-төрле эшкә җәлеп итү аша укучының фикерләвен, сөйләмен һәм рухи үсешен тәэмин итүне үз эченә ала. Укучларның сүз төркемнәрен тирәнтен өйрәнүе тормышка ашырыла.
Укыту - тематик планлаштыру
Теманың № | Тема | Сәгатьләр саны |
1. | 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау | 7 |
2. | Морфология турында гомуми мәгълүмат | 1 |
3. | Исем | 15 |
4. | Сыйфат | 12 |
5. | Сан | 13 |
6. | Рәвеш | 15 |
7. | Алмашлык | 22 |
8. | Фигыль | 23 |
9. | Ел буе үткәннәрне кабатлау | 10 |
10. | Бәйләнешле сөйләм үстерү (Б.с.ү.) | 4 |
11. | Диологик сөйләм үстерү (Д.с.ү.) | 1 |
12. | Язма эш | 17 |
Барлыгы | 140 |
Курсның эчтәлеге
Тема 1. 5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (7сәгать)
5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Фонетика. Сузык авазлар. Сингармонизм законы.
Тартык авазлар, аларның чиратлашуы. Иҗек һәм басым. Сүз төзелешен кабатлау. Тамыр һәм кушымчалар. Лексика бүлеген кабатлау. Лексика бүлеген кабатлау. Бер һәм күпмәгънәле сүзләр. Фразеологизмнар.
Тема 2. Морфология турында гомуми мәгълүмат (1 сәгать)
Морфология. Сүз төркемнәре турында төшенчә
Тема 3. Исем (15 сәгать)
Исем турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнең берлек һәм күплек саны. Исем ясагыч кушымчалар. Исемнәрнең ясалыш төрләре. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану. Алынма сүзләрдә килеш кушымчалары. Алынма сүзләрдә тартым кушымчалары. Исемнәрнең ясалышы. Исемнәргә морфологик анализ. Исем сүз төркемен кабатлау. Исем темасы буенча тест.
Тема 4. Сыйфат (12 сәгать)
Сыйфат турында төшенчә. Синоним һәм антоним сыйфатлар. Сыйфатларның ясалышы. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатның гади, чагыштыру дәрәҗәләре. Сыйфатның артыклык, кимлек дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатларның исемләшүе. Сыйфатларга морфологик анализ ясау. Сыйфат темасы буенча тәрҗемә күнегүләре. Сыйфат темасын кабатлау. Сыйфат темасы буенча тест
Тема 5. Сан (13 сәгать)
Сан турында төшенчә. Сан. Сан һәм саналмыш. Саннарның исемләшүе. Саннарның ясалышы һәм язылышы. Гарәп һәм рим цифрларының язылышы. Сан төркемчәләре. Микъдар саны. Тәртип саны. Чама саны. Бүлем саны. Җыю саны. Саннарга морфологик анализ ясау. Сан сүз төркемен кабатлау. Сан темасы буенча тест
Тема 6. Рәвеш(15 сәгать )
Рәвеш турында гомуми мәгълүмат. Рәвешләрнең лексик - грамматик мәгънәсе һәм морфологик үзенчәлекләре. Рәвешләрнең ясалышы. Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: саф рәвешләр. Охшату-чагыштыру рәвешләре. Күләм-чама рәвешләре. Урын рәвешләре. Вакыт рәвешләре. Сәбәп-максат рәвешләре. Рәвеш төркемчәләрен кабатлау. Рәвеш дәрәҗәләре. Гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре. Рәвеш дәрәҗәләре. Артыклык дәрәҗәсе Рәвеш сүз төркеменә анализ. Рәвеш сүз төркемен кабатлау. Рәвеш темасы буенча тест.
Тема 7. Алмашлык (22 сәгать)
Алмашлык турында төшенчә. Алмашлыкларның ясалышы . Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү. Тартым алмашлыклары. Тартым алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Күрсәтү алмашлыклары.Күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары. Сорау алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Билгеләү алмашлыклары. Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Билгесезлек алмашлыклары. Билгесезлек алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Юклык алмашлыклары. Юклык алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Алмашлык төркемчәләрен кабатлау. Алмашлык сүз төркеменә морфологик анализ. Алмашлыкларны сөйләмдә дөрес кулланылышы. Алмашлык сүз төркемен кабатлау. Алмашлык темасы буенча тест.
Тема 8. Фигыль (23сәгать)
Фигыль турында төшенчә. Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат. Фигыльнең барлык-юклык формалары. Фигыльләрнең ясалышы. Фигыль төркемчәләре. Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы. Боерык фигыльне кабатлау. Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау. Хикәя фигыльне кабатлау. Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Шарт фигыльне кабатлау. Фигыль сүз төркемен кабатлау. Затланышлы фигыльгә морфологик анализ. Фигыль темасы буенча тест.
Тема 9. Ел буе үткәннәрне кабатлау (10сәгать)
Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү. Исем сүз төркемен кабатлау. Сыйфат сүз төркемен кабатлау. Рәвеш сүз төркемен кабатлау. Алмашлык сүз төркемен кабатлау. Затланышлы фигыль сүз төркемен кабатлау. Сүз төркемнәренең җөмләдә кулланылышы. Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау. Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү. Х.өст. эш. Сүз төркемнәрен кабатлау
Тема 10. Бәйләнешле сөйләм үстерү (4сәгать)
№1. “Туган телем”
№2. “Көзге урман”
№3. “Минем сыйныфым” хикәя язу
№4. Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт әйтеп хат язу
№5. Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу.
Тема 11. Диалогик сөйләм үстерү (1сәгать)
Юл йөрү кагыйдәләре
Тема 12. Язма эшләр (17сәгать)
Диктант 6(1) Изложение 5(2) Сочинение 6(1)
Арадаш аттестация формасы
Укучыларның 6нчы сыйныф курсы буенча белемнәрен тикшерү өчен диктант формасы кулланыла.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
Көтелгән нәтиҗә
Шәхси
шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү; милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;
күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү; үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү; уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү; индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру; төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану; актив, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүче, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкара алырлык шәхес буларак формалашуны дәвам итү; үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.
Метапредмет
Коммуникатив:
Укучы өйрәнәчәк: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирергә ; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзергә; аралаша белү сәләтен үстерергә; парларда һәм күмәк эшли белергә; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкарырга; әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белергә өйрәнү.
Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзи; аралаша белү сәләтен үстерә; парларда һәм күмәк эшли; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкара; әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Регулятив:
Укучы өйрәнәчәк: уку хезмәтендә үзеңә максат куярга, бурычларны билгели белергә; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белергә; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белергә; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белергә; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыра белергә; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белергә; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерә белергә өйрәнү.
Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыра; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерә белү.
Танып белү:
Укучы өйрәнәчәк: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләргә, аларны чишү өчен алгоритм булдырырга; объектларны чагыштырырга, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләргә; төп мәгълүматны аерырга, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белергә өйрәнү.
Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгели, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштырырга, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгели; төп мәгълүматны аера, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.
Предмет
Укучы өйрәнәчәк: грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера өйрәнү; ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне өйрәнү; кушма (бөтендөнья), тезмә (саф күңелле), парлы (туган-тумача, алыш-биреш, азык-төлек, мал-туар) сүзләрнең ясалышын һәм мәгънәләрен өйрәнү; мөстәкыйль сүз төркемнәреннәреннән исем, сыйфат, алмашлык, сан, фигыль, рәвешләрнең грамматик категорияләрен өйрәнү, рус теле белән аңлап чагыштыру; мөстәкыйль сүз төркемнәреннәреннән исем, сыйфат, алмашлык, сан, фигыль, рәвешләргә морфологик анализ ясарга өйрәнү.
Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера; ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне; кушма (бөтендөнья), тезмә (саф күңелле), парлы (туган-тумача, алыш-биреш, азык-төлек, мал-туар) сүзләрнең ясалышын һәм мәгънәләрен; мөстәкыйль сүз төркемнәреннәреннән исем, сыйфат, алмашлык, сан, фигыль, рәвешләрнең грамматик категорияләрен аера, рус теле белән аңлап чагыштыра; мөстәкыйль сүз төркемнәреннән исем, сыйфат, алмашлык, сан, фигыль, рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.
Бәяләү системасы
Укучының монологик сөйләмен бәяләү
Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, «5» ле куела.
6нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм – 13-14 җөмлә тәшкил итә.
Аерым паузалар, 1—2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1—2 ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.
Теманың төп эчтәлеген ачса, 4—6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3» ле куела.
Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.
Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.
Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.
Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, «2» ле куела.
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Сорауларга җавап язуны бәяләү
Барлык сорауларга да дөрес җавап язылса (бирелсә), «5» ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).
Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки сорауга җавап язганда (телдән җавап биргәндә) төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Язма эштә (телдән җавап биргәндә) сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, «3» ле куела.
Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Язма эшләрнең күләме
Эш төрләре | |||
Сочинение | Диктант | Изложение | Барлыгы |
5(1) | 6(2) | 5(2) | 16(5) |
Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).
Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.
Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.
Биш орфографик, дүрт—алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Сүзлек диктантының күләме һәм аны бәяләү
Сүз саны | 18-25 |
Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары кертелә.
Сүзлек диктантын бәяләү
Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.
Бер орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.
Өч орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.
Биш орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.
Контроль диктантларның күләме һәм бәяләү
Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.
Контроль диктантның күләме
Уку елы башында | 60-65 |
Уку елы ахырында | 65-70 |
Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәтелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2—3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.
Контроль диктантны бәяләү
Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела
- орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела
6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Изложениенең күләме һәм аны бәяләү
Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле сыйныф таләпләренә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга һәм аларны тактага язып куярга кирәк.
Изложение текстының күләме
Уку елы башы | Уку елы | ахыры | |
Сүз саны | Язма күләме | Сүз саны | Язма күләме |
140—160 | 85—95 | 160—190 | 95—105 |
Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.
Изложение һәм сочинениегә ике төрле билге куела. Берсе — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.
Изложениене бәяләү
Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин.)
Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә - «4» ле куела.
Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2-3 техник хатасы булса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә - «3» ле куела.
Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталар ның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, - «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.
Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта 0,5—1 бит, 6—7 нче сыйныфларда 1—2 бит, 8 нче сыйныфта 2—2,5 бит, 9 нчы сыйныфта 2,5— 3,5 бит, 10—11 нче сыйныфларда 3,5—6 бит.
Сочинениене бәяләү
Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле. куела.
Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Тест эшләрен бәяләү нормалары
Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә:
Әгәр укучы бирелгән эшнең 90 - 100 % дөрес башкарса “5” билгесе куела,
70 - 89 % дөрес башкарса “4” билгесе куела,
50 - 69 % дөрес башкарса “3” билгесе куела,
50 % түбән булган очракта “2” билгесе куела.
Укытуның методик һәм материаль - техник тәэмин ителеше
Укытучы өчен әдәбият
1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.
2.Гыймадиева Н., Нуруллина Р. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007
4. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
5. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.
6. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
Укучы өчен әдәбият
1. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. Казан. Мәгариф, 2007.
2. Максимов. Н.В. Татар теленнән тестлар
3. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр
Электрон ресурслар
- Морфология буенча онлайн тестлар. “Мое образование” сайты
- Онлайн тест. ANKT.RU
Дидактик материаллар
- Морфологияне кабатлау тестлары
- Р.Р.Шәмсетдинова Татар теле. Күнегүләр, тестлар. Казан Татарстан китап нәшрияты, 2005
- Н.В.Максимов. Татар теленнән тестлар. Казан, Мәгариф, 2008
Календарь – тематик планлаштыру
№ | Дәреснең темасы | Укучыларның уку эшчәнлегенең төп төрләре | Өй эше | Үткәрелү вакыты | ||
срок | факт | |||||
5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау(7 сәгать). | ||||||
Б.с.ү “Туган телем” | Дәреслекне карау, анализлау, эчтәлек бите белән танышу. | кабатларга | ||||
Фонетика бүлеген кабатлау | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | 5 мәкаль язырга | ||||
Лексикология бүлеген кабатлау | Күнегүләр эшләү, сүзләргә лексик анализ ясау | 7нче күнегү | ||||
Сүз ясалышы | Сорауларга җавап бирү, китап турындагы фикерләрне уку. | 7җөмлә язырга | ||||
Сүз төзелеше | Күнегүләр эшләү, мисалларны сүз төзелеше ягыннан тикшерү | 13нче күнегү | ||||
Тамыр һәм кушымчалар. | «тамыр, кушымча» төшенчәләренең эчтәлеген белү; сүзне кушымчалар белән тамырга аера белү. | Инд.бирем | ||||
Лексика бүлеген кабатлау | Лексика турындагы төшенчәне белү. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне аера белү. | 16 нчы күнегү | ||||
Б.с.ү Фразеологизмнар | Күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип аталуын аңлау | 5 фразеолизм язырга | ||||
Контроль диктант | Белем һәм осталыкларын тикшерү | |||||
Морфология турында гомуми мәгълүмат (1 сәгать) | ||||||
Хат өстендә эш. Морфология | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | 23нче күнегү | ||||
Тема 3. Исем (15 сәгать) | ||||||
Исем тур. төшенчә | Татар һәм рус телләрендәге исем сүз төркеменә караган үзенчәлекләр | 28нче күнегү | ||||
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне чагыштыру, мисаллар уйлап әйтү, нәтиҗә чыгару | 30нчы күнегү | ||||
Исемнәрнең берлек һәм күплек саны | Исемнәрнең берлек һәм күплек формасын аера алу, нәтиҗә чыгару | 38нче күнегү | ||||
Исем ясагыч кушымчалар. Исемнәрнең ясалыш төрләре | Исемнең ясагыч кушымчаларын куллана алу | Кагыйдә ятларга | ||||
Грамматик биремле Диктант | Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу | |||||
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. | Күнегүләр эшләү, текст белән танышу | 43нче күнегү | ||||
Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше үзенчәлекләрен ачыклау, күнегүләр эшләү | 45 нчыекүнегү | ||||
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше | Күнегүләр эшләү, таблица тутыру, мисалларны тартым белән төрләндерү | 48нче күнегү | ||||
Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | Күнегүләр эшләү, таблица тутыру, мисалларны тартым белән төрләндерү | кагыйдә | ||||
Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану. | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше үзенчәлекләрен ачыклау, күнегүләр эшләү | 53нче күнегү | ||||
Сочинение Картина буенча | Картина буенча инша язу күнекмәләрен камилләштерү, фикереңне әйтә белә, сүзләрне урынлы куллана белү. | Язып бетерергә | ||||
Алынма сүзләрдә килеш кушымчалары | Алынма сүзләрдә кушымчаларны аера белү | 60нчы күнегү | ||||
Алынма сүзләрдә тартым кушымчалары | Алынма сүзләрдә кушымчаларны аера белү | Инд.бирем | ||||
Исемнәрнең ясалышы | Күнегүләр эшләү, таблицага нигезләнеп мисаллар язу | 66нчы күнегү | ||||
Исемнәргә морфологик анализ ясау | Мисалларны уку, фикерләрне аңлату күнегүләр эшләү, исемнәргә морфологик анализ ясау | 4мисал | ||||
Исем сүз төркемен кабатлау | Исем сүз төркемендәге кушымчаларны аера белү, ясалышын дөрес билеләү, морфологик анализ ясау | 73нче күнегү | ||||
Исем темасы буенча тест. | Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу. | ---------------- | ||||
Изложение “Кошлар” | План төзеп излоҗение язуны камилләштерү | Язып бетерергә | ||||
Сыйфат (12сәгать) | ||||||
Сыйфат | Телдән эш, күнегүләр һәм таблицалар өстендә эш | Кагыйдә ятларга | ||||
Синоним һәм антоним сыйфат | Сыйфатларны, синоним антоним сыйфатларны белү, | |||||
Сыйфатның ясалышы | Телдән эш, күнегүләр һәм таблицалар өстендә эш | 90нчы күнегү | ||||
Сыйфат дәрәҗәләре. гади, чагыштыру дәрәҗәләре | Сыйфат дәрәҗәләрен белү, ясалышы ягыннан сыйфатларны аера белү. | 96нчы күнегү | ||||
Сыйфатның артыклык, кимлек дәрәҗәләре | Сыйфат дәрәҗәләрен белү, ясалышы ягыннан сыйфатларны аера белү. | 101нче күнегү | ||||
Сыйфат дәрәҗәләре кабатлау | Сыйфат дәрәҗәләрен белү, ясалышы ягыннан сыйфатларны аера белү. | 5мисал | ||||
Б.с.ү “Минем сыйныфым” хикәя язу | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Үз фикереңне эзлекле тәртиптә җиткерә белү. | Язып бетерергә | ||||
Асыл һәм нисби сыйфатлар | Сыйфатларны мәгънәсе буенча аеру, исемләшкән сыйфатларны билгеләү | 110нчы күнегү | ||||
Сыйфатларның исемләшүе | Сыйфатларны мәгънәсе буенча аеру, исемләшкән сыйфатларны билгеләү | 113нче күнегү | ||||
Сочинение картина буенча | Картина буенча инша язу күнекмәләрен камилләштерү | Язып бетерергә | ||||
Сыйфатларга морф. анализ ясау | Телдән эш, күнегүләр эшләү, морфологик анализ ясау | 118нче күнегү | ||||
Сыйфат темасы буенча тәрҗемә күнегүләре | сыйфатның исемләшүе, җөмләдәге урыны үзенчәлекләрен белү. | Инд.бирем | ||||
Сыйфат сүз төркемен кабатлау | Телдән эш, күнегүләр эшләү | 121нче күнегү | ||||
Сыйфат темасы буенча тест | Сыйфатның җөмләдәге урыны үзенчәлекләрен белү | ____________ | ||||
Б.с.ү. Котлау хаты язу | Үз фикереңне эзлекле тәртиптә җиткерә белү | Язып бетерергә | ||||
Сан (13сәгать ) | ||||||
Сан турында төшенчә | Өзекләрне уку, фикер алышу. Күнегүләр эшләү | Кагыйдә ятларга | ||||
Сан һәм саналмыш | Өзекләрне уку, фикер алышу. Күнегүләр эшләү | 136нчы күнегү | ||||
Саннарның исемләшүе | Әкиятләр һәм шигырьләр уку, фикер алышу. | 143нче күнегү | ||||
Саннарның ясалышы һәм язылышы | Дәреслек, текст белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләрне үзләштерү | 150нче күнегү | ||||
Гарәп һәм рим цифр язылышы | Телдән эш, күнегүләр һәм таблицалар өстендә эш | 157нче күнегү | ||||
Изложение | Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп язу. | Язып бетерергә | ||||
Сан төркемчәләре.Микъдар саны | Сан төркемчәләре турында белү; төркемчәләрен аера белү | 163нче күнегү | ||||
Тәртип саны | Сан төркемчәләре турында белү; төркемчәләрен аера белү | 168нче күнегү | ||||
Чама саны | Сан төркемчәләре турында белү; төркемчәләрен аера белү | 175нче күнегү | ||||
Бүлем саны | Сан төркемчәләре турында белү; төркемчәләрен аера белү | 179нчы күнегү | ||||
Җыю саны | Сан төркемчәләре турында белү; төркемчәләрен аера белү | 184нче күнегү | ||||
Контроль диктант | Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу. Биремнәр үти алу. | _____________ | ||||
Саннарга морф. анализ ясау | Санга морфологик анализ ясау, саннарны билгели белү | 191нче күнегү | ||||
Сан сүз төркемен кабатлау | Санга морфологик анализ ясау, саннарны билгели белү | 195нче күнегү | ||||
Сан темасы буенча тест | Санга морфологик анализ ясау, саннарны билгели белү | __________ | ||||
Рәвеш(15сәгать). | ||||||
Рәвеш турында гомуми мәгълүмат. | Рәвеш, рәвеш төркемчәләре турында, рәвешнең ясалышы турында белү | Кагыйдә ятларга | ||||
Рәвешләрнең лексик - грамматик мәгънәсе һәм морф. үзенчәл. | Рәвеш, рәвеш төркемчәләре турында, рәвешнең ясалышы турында белү | 204нче күнегү | ||||
Рәвешләрнең ясалышы. | Рәвеш, рәвеш төркемчәләре турында, рәвешнең ясалышы турында белү | 214нче күнегү | ||||
Сочинение “Кышкы каникулда” | Картина буенча инша язу күнекмәләрен камилләштерү, фикереңне әйтә белә, сүзләрне урынлы куллана белү. | Язып бетерергә | ||||
Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: саф рәвешләр. | Рәвеш төркемчәләре турында белү, сөйләмдә аера белү. Сөйләмдә, язуда рәвешләрне урынлы куллана белү, рус теле белән чагыштыра алуларына ирешү. | 223нче күнегү | ||||
Охшату-чагыштыру рәвешләре. | Рәвеш төркемчәләре турында белү, сөйләмдә аера белү. Сөйләмдә, язуда рәвешләрне урынлы куллана белү | 229нчы күнегү | ||||
Күләм-чама рәвешләре. | Рәвеш төркемчәләре турында белү, сөйләмдә аера белү. Сөйләмдә, язуда рәвешләрне урынлы куллана белү | 234нче күнегү | ||||
Урын рәвешләре. | Рәвеш төркемчәләре турында белү, сөйләмдә аера белү. Сөйләмдә, язуда рәвешләрне урынлы куллана белү | 240нчы күнегү | ||||
Вакыт рәвешләре. | Рәвеш төркемчәләре турында белү, сөйләмдә аера белү. Сөйләмдә, язуда рәвешләрне урынлы куллана белү | 246нчы күнегү | ||||
Сәбәп-максат рәвешләре. | Рәвеш төркемчәләре турында белү, сөйләмдә аера белү. Сөйләмдә, язуда рәвешләрне урынлы куллана белү | 249нчы күнегү | ||||
Рәвеш төркемчәләрен кабатлау | Рәвеш төркемчәләре турында белү, сөйләмдә аера белү. Сөйләмдә, язуда рәвешләрне урынлы куллана белү | 252нче күнегү | ||||
Контроль изложение | Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп язу. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү. | Язып бетерергә | ||||
Рәвеш дәрәҗәләре. Гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре. | Рәвеш дәрәҗәләре турында мәгълүматлы булу, рәвеш турында алган белемнәрен куллана белү | 257нче күнегү | ||||
Рәвеш дәрәҗәләре. Артыклык дәрәҗәсе | Рәвеш дәрәҗәләре турында мәгълүматлы булу, рәвеш турында алган белемнәрен куллана белү | Инд.бирем | ||||
Рәвеш сүз төркеменә анализ | Рәвеш турында мәгълүматлы булу, рәвеш турында алган белемнәрен куллана белү. | 4мисал | ||||
Рәвеш сүз төркемен кабатлау. | Рәвеш турында мәгълүматлы булу, рәвеш турында алган белемнәрен куллана белү. | 262нче күнегү | ||||
Рәвеш темасы буенча тест. | Рәвеш турында мәгълүматлы булу, рәвеш турында алган белемнәрен куллана белү. | ________ | ||||
Алмашлык (22сәгать) | ||||||
Алмашлык турында төшенчә. | Алмашлык, зат, тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне белү. | Кагыйдә ятларга | ||||
Алмашлыкларның ясалышы | Алмашлык, зат, тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне белү. | 271нче күнегү | ||||
Алмашлык төркемчәләре | Алмашлыкның мәгънәләре, үзенчәлекләрне белү. | 7 җөмлә | ||||
Б.с.ү. Хат язу | Алмашлык, зат, тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне белү. | Язып бетерергә | ||||
Зат алмашлыклары | Алмашлык, зат, тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне белү. | Инд.бирем | ||||
Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү | Алмашлык, зат, тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне белү. | 276нчы күнегү | ||||
Тартым алмашлыклары | Алмашлык, зат, тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне белү. | 3мисал | ||||
Тартым алмашлыкларының килеш белән төрләнеше | Алмашлык, зат, тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне белү. | Инд.бирем | ||||
Изложение | Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп язу. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү. сүзләрне тиешле тәртиптә урынлы куллана белү. | Язып бетерергә | ||||
Күрсәтү алмашлыклары | Күрсәтү алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау. | 288нче күнегү | ||||
Күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше | Күрсәтү алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау. | Инд.бирем | ||||
Сорау алмашлыклары. | Сорау алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау. | 293нче күнегү | ||||
Сорау алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | Сорау алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау. | Инд.бирем | ||||
Билгеләү алмашлыклары. | Билгеләү, алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау | 299нчы күнегү | ||||
Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше | Билгеләү, алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау | Инд.бирем | ||||
Билгесезлек алмашлыклары. | Билгесезлек алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау | 303 нче күнегү | ||||
Билгесезлек алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | Билгесезлек алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау | Инд.бирем | ||||
Юклык алмашлыклары. | Юклык алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау | Кагыйдә ятларга | ||||
Юклык алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | Юклык алмашлыгы; аның килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ачыклау | 309 нчы күнегү | ||||
Алмашлык төркемечәләрен кабатлау | Алмашлыклыкны дөрес билгели белү; сөйләмдә куллану | 314нче күнегү | ||||
Сочинение Борис Щербаков «Су китә» картинасы буенча | Картина буенча инша язу күнекмәләрен камилләштерү, фикереңне әйтә белә, сүзләрне урынлы куллана белү. | Язып бетерергә | ||||
Алмашлык сүз төркеменә морфологик анализ. | Алмашлыкларга морфологик анализ ясау, дөрес билгели белү; алмашлыкларны сөйләмә куллану | 310нчы күнегү | ||||
Алмашлыкларны сөйләмдә дөрес кулланылышы | Алмашлыкларга морфологик анализ ясау, дөрес билгели белү; алмашлыкларны сөйләмә куллану | 318нче күнегү | ||||
Алмашлык сүз төркемен кабатлау. | Алмашлыкларга морфологик анализ ясау, дөрес билгели белү; алмашлыкларны сөйләмә куллану | 321 нче күнегү | ||||
Алмашлык темасы буенча тест. | Алмашлыкларга морфологик анализ ясау, дөрес билгели белү; алмашлыкларны сөйләмә куллану | _________ | ||||
Фигыль (23сәгать). | ||||||
Фигыль турында төшенчә. | Фигыль, фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында мәгълүматлы булу | Кагыйдә ятларга | ||||
Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат. | Фигыль, фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында мәгълүматлы булу | 326нчы күнегү | ||||
Сайланма диктант | Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу. Биремнәр үти алу. | _________ | ||||
Фигыльнең барлык-юклык формалары | Фигыльләрнең барлык, юклык формалары җөмләдә кулланылышы турында белү, | 335 нче күнегү | ||||
Фигыльләрнең ясалышы. | Фигыльләрнең барлык, юклык формалары,төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | 343нче күнегү | ||||
Фигыль төркемчәләре | Фигыльнең төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | 144бит таблицаны ятл. | ||||
Затланышлы фигыльләр. | Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | 351 нче күнегү | ||||
Боерык фигыль аның мәгънәләре зат-сан белән төрләнеше | Фигыльләрнең барлык, юклык формалары,төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | 352нче күнегү | ||||
Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы | Фигыльләрнең барлык, юклык формалары,төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | Инд.бирем | ||||
Боерык фигыльне кабатлау | Фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы турында белү | 354 нче күнегү | ||||
Контроль изложение | Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп язу. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү. | _________ | ||||
Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. | Фигыльләрнең заман формалары, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү; | 360нчы күнегү | ||||
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. | Фигыльләрнең заман формалары, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | 364нче күнегү | ||||
Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. | Фигыльләрнең заман формалары, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | Кагыйдә ятларга | ||||
Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше | Фигыльләрнең заман формалары, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | 369нчы күнегү | ||||
Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. | Фигыльләрнең заман формалары, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | 379нчы күнегү | ||||
Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. | Фигыльләрнең заман формалары, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белү | 384нче күнегү | ||||
Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау | сөйләмдә фигыль формаларын урынлы куллана белү, рус теле белән чагыштыра, билгели алуларына ирешү. | Инд.бирем | ||||
Хикәя фигыльне кабатлау | сөйләмдә фигыль формаларын урынлы куллана белү, рус теле белән чагыштыра, билгели алуларына ирешү | 7җөмлә язырга | ||||
Сочинение Юрий Ананьев «Фронт җыры» картинасы буенча контроль | Картина буенча инша язу күнекмәләрен камилләштерү, фикереңне әйтә белә. Фикер йөртү | __________ | ||||
Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары | Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше турында белү | 393нче күнегү | ||||
Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. | Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше турында белү | 399нчы күнегү | ||||
Шарт фигыльне кабатлау | Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше турында белү, алган белемнәрен куллана белү | Инд.бирем | ||||
Фигыльне кабатлау | Телдән эш, күнегүләр өстендә эш | 405нче күнегү | ||||
Затланышлы фигыльгә морфологик анализ | Телдән эш, күнегүләр өстендә эш | 5мисал анализ | ||||
Фигыль темасы буенча тест. | Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу. Биремнәр үти алу. | ________ | ||||
Сочинение «Самавыр янында» картинасы буенча | Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу. Биремнәр үти алу. | _________ | ||||
Ел буе үткәннәрне кабатлау (10сәгать) | ||||||
Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү | Уку елы дәвамында сүз төркемнәре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү. | 408нче күнегү | ||||
Язма эш | Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу. Биремнәр үти алу. | Инд.бирем | ||||
Исем сүз төркемен кабатлау. | Уку елы дәвамында исем сүз төркеме турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү. | 411нчы6күнегү | ||||
Сыйфат һәм сан сүз төркемен кабатлау. | Уку елы дәвамында сыйфат һәм сан сүз төркемнәре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү. | 416нчы күнегү | ||||
Рәвеш һәм алмашлык сүз төркемен кабатлау. | Рәвеш һәм алмашлык сүз төркемнәре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү. | Инд. бирем | ||||
Йомгаклау арадаш аттестация эше (диктант) | Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу. Биремнәр үти алу. Үз-үзеңне бүяләү | _________ | ||||
Х.өст. эш. Затланышлы фигыль сүз төркемен кабатлау. | Уку елы дәвамында сүз төркемнәре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү. | Инд.бирем | ||||
Сүз төркемнәренең җөмләдә кулланылышы | Сүз төркемнәре турында алган белемнәрен урынлы куллана белү. Фикер йөртү, сүзләрне тиешле формада сөйләмдә куллана белү. | 420нче күнегү | ||||
Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау. | Уку елы дәвамында сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау. | 425нче күнегү | ||||
Сүз төркемнәрен кабатлау | Уку елы дәвамында сүз төркемнәре турында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү | Инд.бирем | ||||
Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү. | Фикер йөртү, сүзләрне тиешле формада сөйләмдә куллана белү. | Инд.бирем | ||||
Д.с.ү. “Юл йөрү кагыйдәләре” | Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү | ------------------ | ||||
Ел буе үткәннәрне кабатлау | Уку елы дәвамында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү. | _________ |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
6нчы сыйныф рус төркемендә "Бәйлек сүзләр" темасы буенча дәрес.
Дәрес Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелде....
"Алмашлыклар" 6нчы сыйныф
6нчы татар сыйныфы өчен "Алмашлыклар" темасын гомумиләштереп кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе....
6нчы сыйныф укучыларына татар әдәбиятыннан эш программасы
эш программасы...
Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ ...
Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...
6нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
Эш программасы Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программага (5 – 9 нчы сыйныфлар, Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллин...
6нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең дәүләт стандартының федераль компонентына, Татарстан Республикасы тәкъдим иткән үрнәк программага нигезләнеп төзелде...