Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.
методическая разработка (5 класс) по теме
“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен хикәягә анализ бирү өчен төзелде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urok_g.i.docx | 23.57 КБ |
Предварительный просмотр:
Г. Ибрагимовның “Яз башы” хикәясенә анализ.
Максат: Кыска чәчмә әсәрләргә анализ ясарга өйрәнү. Әсәрне вакыйгаларга бүлү. Вакыйгалар арасындагы бәйләнешне табу. Хикәянең темасын, идеясен, проблемасын табу. Анализ тәртибенең схемасын истә калдыру. Дәрес төре: Әдәби әсәргә анализ.
4. Укучыларның чыгышларын бәяләү. ( Мультимедиа җайланмасы) Әлеге рәсемнәр буенча нинди хикәяләре исегезгә төште. (“Алмачуар”, “Диңгездә”, “Яз башы”.) 1нче слайд.
-Авылга кайткан яңалык ул- Салихның укып бетереп кайтуы.
-11 яшьлек Салих һәм аның дуслары (авыл балалары)турында.
-Авыл балаларының тиешле дәрәҗәдә белем ала алмаулары, мөмкинлекләре булмау. Төрле хорафатларга ышанырга ярамавы турында әйтергә тели.
б) төенләнеш –балаларның күлгә балык тотарга чыгып китүләре. в ) вакыйгалар үстерелеше. -Укучылар Салих белән малайларның төрле уеннар уйнаулары, күлгә балыкка барулары, балык тоту күренешләрен, малайлар кайткан чагында искә төшергән әкиятнең эчтәлеге турында сөйлиләр.
д ) чишелеш – малайның аңына килүе, әнисен, докторны күрүе. Образларга характеристика: (7 нче слайд) -Салих-төп герой. Аңа 11 яшь, мәдрәсәдә укый, тәрбияле,итагатьле, тыйнак, сабыр, тырыш, хезмәт сөючән,әнисен ярата, хөрмәтли, олылый. -Салихның малайлар белән мөнәсәбәте: 11 яшьлек малай тәрбияле, чөнки үзе кычкырмый, Ибрайдан кычкырта. Бу күренеш Салихның тормышта урынын билгели торган әйбер . -Ни өчен автор Салихны аждаһадан куркып егылганын сурәтли? Укучыларның җаваплары тыңлана. Аннан соң укытучы нәтиҗә ясый: Салих дөньяга булган үз мөнәсәбәтен үзенчә кабул итә.Салих образы- җыелма образ итеп бирелгән. Димәк, әсәрдә наданлык һәм белемлелек турында да сүз бара. Бу хикәянең эчке һәм тышкы конфликтын билгели. Актив образлар- Тимеркәй, Апрай,Ибрай, әнисе. Әнисе- малаен ярата, хөрмәт итә. Әнисе өстәл әзерли, озаклап тәмләп чәй әчәләр. Әсәрнең әһәмияте: (8 нче слайд) автор әнисенә, дусларына булган мөнәсәбәте аша Салихның матур образын җиткерә. Әсәрнең теле: Табигать күренеше, пейзаж, күлне бик матур бирә.Табигать күренешләрен биргән вакытта җөмләләр киңәя, зурая. Тел-сурәтләү чаралары: Сынландырулар, эпитетлар, чагыштырулар, күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кулланыла. Дәфтәрләргә чагыштыруларны, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып язып кую.
- “Яз башы” хикәясендә миңа ошаган күренеш “темасына инша яз. |
Дәрескә укытучы йомгак ясый.
-Бала җаны табигать хозурына бирелеп рәхәт чигәргә уйласа да, куркыныч аждаһа, аның хыял чуалышына әверелеп, Салихны аңсыз калдыра. Әмма малай бу гарасаттан савыгып, газиз әнкәсенә, көләч табигать кочагына әйләнеп кайта. Шулай итеп, тормыш җиңә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»
“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү...
Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.
Дәрестә Сингапур структуралары кулланылды, әсәргә анализ ясалды....
Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романында фразеологизмнар.
Г. Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы аеруча игътибарга лаек. Бу әсәр тел күрке булган мәкаль - әйтемнәргә, фразеологик берәмлекләргә бик бай һәм аның һәр бите диярлек әсәргә милли төс, милли үзенчә...
Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә образлар бирелеше
Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә образлар бирелешеМаксат: 1.”Алмачуар” хикәясен образлар системасы ягыннан тикшерү. 2. Гаделлек темасына уйлан...
Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест
Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...
Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты
Галимҗан Ибраһимов...
Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасы
Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасына ясалган презентациядә шул чорга хас булган үзенчәлекләр күрсәтелә...