«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»
методическая разработка (5 класс) по теме
“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү өчен төзелде.
Дәрес түбәндәге максатларны үз эченә ала:
1. Язучы биографиясе белән таныштыру һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.
2. «Яз башы» хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.
3. Язучы иҗатына мәхәббәт уяту.
4. Туган як табигатенә сакчыл караш тудыру.
Җиһазлау: Г.Ибраһимовның портреты, китаплар күргәзмәсе, компьютер, слайдлар, методик ярдәмлек.
Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү һәм алган белемнәрне ныгыту.
Дәреснең структурасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
I. Оештыру.
1) Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
2) Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләрне искә төшерү.
3) Уңай психологик хәләт булдыру.
II. Актуальләштерү.
1) Өй эшен тикшерү;
2) Мәкальләр белән танышу.
3) Яз турында әңгәмә.
4) Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
III. Яңа теманы үзләштерү. Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.
“Яз башы” хикәясе.
1) Истәлекләр уку.
2) Портреты өстендә эшләү.
3) Биографиясе белән танышу.
4) Ял минуты.
5) Сүзлек белән эш.
6) Әсәрне чылбыр рәвешендә уку.
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Укылган бүлек эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.
VI. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау.
VII. Билгеләр кую.
VIII . Өй эше.
Г. Ибраһимовның биографиясен укып, эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә, үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.
Дәрес-презентация мультимедиапроектор кулланып үткәрелә.
Беренчедән, бу дәрес укыту процессында татар әдәбияты дәресендә ИКТ куллану мәсьәләсен тормышка ашыру булып тора.
Икенчедән, компьютер технологиясен куллану читтән торып экскурсиядә булу шартлары тудыра, укучыларда язучының тормышы һәм иҗаты белән чынлап торып кызыксыну уята. Төсле рәсемнәр урнаштырылган слайдлар Г.Ибраһимовның табигатьне сурәтләү осталыгын тоярга һәм тел байлыгын танырга; табигатьнең матурлыгына игътибар итәргә, аны яратырга өйрәнергә; әсәрнең эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта үзләренең урыннарын билгеләргә ярдәм итә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
galimzhan_ibrahimovnyn_tormysh_yuly_hm_izhaty.docx | 36.72 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
«Большеключинская средняя школа
Зеленодольского муниципального района
Республики Татарстан»
Урок-презентация
в рамках II Межрегионального конкурса методических разработок
«Мультимедийный урок – новые образовательные возможности»
Тема:
«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.
“Яз башы” хикәясе»
Автор: Ибрагимова Фидания Ракиповна,
учитель татарского языка и
литературы I квалификационной
категори
2013 год
“Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы
Зур Ключи гомуми урта белем мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Мультимедияле дәрес – яңача укыту мөмкинлекләре” исемле методик эшкәртмәләрнең II регионара конкурсы кысаларында
дәрес-презентация
Тема:
«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.
“Яз башы” хикәясе»
Автор: Ибраһимова Фидания Рәкыйповна,
I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы.
2013 ел
Тема: Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.
“Яз башы” хикәясе
Максат:
- Язучы биографиясе белән таныштыру һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.
- «Яз башы» хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.
- Язучы иҗатына мәхәббәт уяту.
- Туган як табигатенә сакчыл караш тудыру.
Җиһазлау: Г.Ибраһимовның портреты, китаплар күргәзмәсе, компьютер, слайдлар, методик ярдәмлек.
Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү һәм алган белемнәрне ныгыту.
Сыйныф: 5 нче сыйныфның татар төркеме
Дәрес планы:
I. Оештыру.
1) Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү:
2) Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләрне искә төшерү: (2 нче слайд)
3) Уңай психологик хәләт булдыру ( 3 нче слайд)
II. Актуальләштерү.
1) Өй эшен тикшерү;
2) Мәкальләр белән танышу; (4 нче слайд)
3) Яз турында әңгәмә. (5-6 нчы слайдлар)
4) Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.(7 нче слайд)
III. Яңа тема. Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.
“Яз башы” хикәясе.
1) Истәлекләр уку; (8-13 нче слайдлар)
2) Портреты өстендә эшләү; (14 нче слайд)
3) Биографиясе белән танышу; (15-25 нче слайдлар)
4) Физкультминутка. (26-27 нче слайдлар)
5) Сүзлек белән эш; (28 нче слайд)
6) Әсәрне чылбыр рәвешендә уку;
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Укылган бүлек эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. (29 нчы слайд)
VI. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау. (30 нчы слайд)
VII. Билгеләр кую.
VIII . Өй эше. (31 нче слайд)
Г. Ибраһимовның биографиясен укып, эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә, үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
1) Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү:
- Исәнмесез , укучылар! Дәрестә барыгыз да бармы? Кәефләрегез ничек?
2) Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләрне искә төшерү:
- Бүгенге әдәбият дәресебезне башлап җибәргәнче, дәрестә кулланылырга тиешле кагыйдәләрне искә төшереп китик әле:
2 нче слайд:
а) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.
б) Тулы җөмләләр белән сөйлә.
в) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.
г) Аңламаган нәрсәңне сора.
3) Уңай психологик хәләт булдыру: 3 нче слайд.
-Укучылар, бер генә минутка күзләрегезне йомыгыз. “Кояшлы көн. Кошлар сайрый....”
(кош тавышлары тыңлана)
- Күзләрне ачтык.
- Сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килде? (Авыл табигате, җәйге урман , кошлар сайравы ишетелә һ.б.).
- Ә сез кошларны яратасызмы? Аларны кыерсытмыйсызмы?
II. Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
- Балалар, мин сезгә узган дәрестә кошлар турында хикәя язып килергә, яисә кошлар турында материал табып алып килергә кушкан идем, сүзне сезгә бирәм.
(2-3 укучы хикәяләрен чиратлап укыйлар)
- Бик матур хикәяләр язгансыз, балалар, кошларны яратасыз икән.
- Укучылар, безнең татар халкында кошлар турында матур гына мәкальләр дә бар, әйдәгез әле шуларны укып китик.
( укучылар чираттан мәкальләрне укый)
Кош кунмаган агач юк.
Кошның да туган оясы бар.
Һәр бытбылдык үз сазын мактый.
Акчарлак килми яз булмый.
Каз килсә - яз килә.
Сыерчык, диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта.
Торна да кыйбланы ташлап туган җиренә кайта.
- Укучылар, кошлар кайсы ел фасылында кире безнең якларга кайталар? (Яз.)
5-6 нчы слайд.
Әйе. Яз - елның бик матур фасылы. Яз килү белән бөтен тереклек яшәрә, күңелләр җилкенә, табигать кышкы йокыдан уяна. Яз темасына бик күп язучылар үзләренең матур әсәрләрен язганнар.
7 нче слайд.
Бүген без сезнең белән шундый күренекле язучыларның берсе Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы белән танышырбыз. Аның «Яз башы» әсәренә күзәтү ясарбыз.
III. Яңа тема.
Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китим әле. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле!
8-13 нче слайд.
«Ибраһимов!
Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул - әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе.» (Рәдиф Гатауллин)
«Бер генә күреп, бер генә сәгать сөйләшеп, гомергә хәтердә кала торган кеше сирәк очрыйдыр. Шундыйларның берсе минем өчен татар халкының бөек язучысы Г.Ибраһимов булды.» (С. Ариш)
«Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы.» (ди әзербайҗан шагыйре Самед Вурун)
«Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була.Галимҗан да – шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала.» (Павел Семенович Коган)
«Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр... Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде.» (Берды Мурадович Кербабаев – төрекмән язучысы)
- Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы? (Укымышлы, белемле, һ.б.)
14 нче слайд.
Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз. (Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле, һ.б.)
Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлылык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.
15 -16 нчы слайд.
Г.Ибраһимовның сабый чагы Башкортсан җирендә, табигатьнең күркәм байлыгы белән бизәлгән Солтанморат авылында уза. 1887 елның 12 мартында элекке мөгаллим мулла гаиләсендә туа. Галимҗан башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. Аның әтисе дә, әнисе дә укымышлы кешеләр булалар. Аннары үзенең туган авылы Солтанморатта укый, 3 класслы башлангыч рус мәктәбенә дә йөри. Бер елны Гыйрфан абзый Шакирҗан белән Галимҗанны Оренбургка алып китә. Анда баргач, Галимҗанны кадим мәдрәсәгә – Вәли мулла мәдрәсәсенә урнаштыра. Соңрак ул Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә белем ала.
Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала.
17 нче слайд.
Әти-әнисе турында болай ди: «... Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады.... Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде ул...»
18 нче слайд.
«Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте...»
19 -22 нче слайд.
Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый: анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була.
23 нче слайд.
Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә.
24 нче слайд.
Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә, җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була.
(25 нче слайд - Табигать күренешләре)
Кем генә гашыйк түгел икән табигатькә?!
Җәй көне бөтенегезнең җиләк җыйганы, балык тотканы булгандыр. Кармакка балыкларның төрлесе каба.
IV. Ял минуты. (26 нчы слайд)
Әй балыкчы, балыкчы,
Күлгә кармак салыйкчы.
Балык капканчы бераз
Тәнне язып алыйкчы.
киерелик, үрелик,
Кояшка табан карыйк;
Кулларны билгә куеп,
Башыбызны боргалыйк.
Балык чиртмиме, карыйк,
Уңга, сулга билне бөгеп,
Кармакларны без барлыйк.
Бераз чүгәләп алыйк,
Аякларны да языйк.
Инде хәзер тукталыйк,
Урыннарга утырыйк.
Бүгенге дәрестә без сезнең белән балык тотучы малайлар турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме – «Яз башы». (27 нче слайд)
Сүзлек белән эш. (28 нче слайд)
Әсәрне укыр алдыннан аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик әле.
- Бөркү – тынчу.
- Мурда – балык тоту өчен җайланма.
- Тарткалаштык – бәхәсләштек.
- Тирә-як күркен – тирә-як матурлыгын, гүзәллеген.
- Тубал – җиләк җыю өчен үрелгән савыт.
- Әлсерәгән – йончыган, хәлсезләнгән.
- Кечек – кечкенә.
- Акланнар арасында – ачыклык, алан.
- Кабалану – ашыгу.
- Әсәрне чылбыр рәвешендә укыйбыз.
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
29 нчы слайд.
- Укучылар, әсәрдә нинди геройлар очрады? (Апрай, Ибрай, Салих, һ.б.)
- Әсәр кем исеменнән сөйләнелә? (Салих.)
- Әсәр нәрсә белән башланып китә? (Малайларның очрашуы белән.)
- Малайлар нинди уеннар уйныйлар? (Туп, кыекбаш, ат-ат.)
- Ә сез нинди уеннар беләсез? (Жаваплар.)
- Салих ни өчен табигать кочагына ашкына? ( ул кыш буе мәдрәсәдә укып, туган авылын, табигатьне, балыкларны, күлләрне сагынып кайткан, балык каптыру аның бәләкәй вакыттан ук яраткан эше булган.)
- Табигатьнең сихри матурлыгы сурәтләнгән урыннарны дөрес интонация белән укып бирегез әле. (96 бит.)
- Хәзер бу укыган бүлеккә исем куеп карыйк. («Табигать кочагында».)
- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Салихны Г.Ибраһимовның прототибы дип әйтеп буламы?
VI. Йомгаклау.
- Укучылар, сезгә укылган бүлек ошадымы?
- Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз?
- Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә: (30 нчы слайд)
«Галимҗан – бала җанлы кеше иде...
Моңа инаныр өчен аның әсәрләрен укып карау да җитә. Аларны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган. Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул».
VII. Билгеләр кую.
VIII . Өй эше. (31 нче слайд)
Г. Ибраһимовның биографиясен укып, эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә, үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.
“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен хикәягә анализ бирү өчен төзелде....
Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.
Дәрестә Сингапур структуралары кулланылды, әсәргә анализ ясалды....
Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест
Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...
Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты
Галимҗан Ибраһимов...
Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасы
Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасына ясалган презентациядә шул чорга хас булган үзенчәлекләр күрсәтелә...
Кешегә эшләгән начарлык үзеңә әйләнеп кайта.(Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”хикәясен өйрәнүне йомгаклау).
Әдәбият дәресе 6 класс....
Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә гаделлек темасы.
Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәрендә гаделлек темасы (дәрес эшкәртмәсе)...