МБОУ"СОШ№9"
творческая работа учащихся (9 класс) по теме
"Татар теленең тарихи грамматикасы"хезмэтне 9нчы сыйныф укучысы Гәрәева Айгол язды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
esh.docx | 17.19 КБ |
Предварительный просмотр:
ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ТАРИХИ ГРАММАТИКАСЫ
Гәрәева А. , Яр Чаллы, 9 сыйныф
Җитәкче: Газимова А.Х.
Тел - иҗтимагый күренеш.Телнең барлыкка килүе һәм үсүе җәмгыять белән бәйләнгән.Телдән башка кешеләр белән аралашу булмас иде ,ә аралашудан башка кешелек үзедә яши алмас иде.Тел күренешләренең тарихи яссылыкта карау аеруча зур нәтиҗәләр бирә.Дөньядагы һәрбер күренеш кебек үк телдә өч төрле халәт яши: 1)телнең үткәне 2) телнең бүгенгесе 3) телнең киләчәге Әгәрдә без телнең бүгенгесен аңларга теләсәк, аның үткәненә игътибар итәргә тиеш булырбыз. Татар теленең тарихын өйрәнү соңгы елларда өч юнәлештә алып барыла: 1) милли телнең тарихи грамматикасы 2) әдәби телнең тарихи грамматикасы 3)әдәби тел тарихы Шушы өч юнәлеш гомуми предметның тел тарихын тудыра ала. Тел тарихы, гадәттә, тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы өйрәтелә торган ике зур тармакта бирелә: 1)тарихи грамматика 2)әдәби тел тарихы Тарихи грамматика бүлеге телнең фонетик һәм грамматик төзелешен үсештә тикшерә. Ул телнең эчке төзелешен тарихи-лингвистик яссылыкта күзәтү ясый. Әдәби тел тарихы тармагы лингвистик һәм социологик юнәлештә әдәби телнең барлыкка килү һәм үсү кануннарын, төзелешен һәм андагы үзгәрешләрне тарихи үсештә өйрәнә.Борынгы чорлардан башлап хәзерге көнгә кадәр тел нормаларының һәм стильләрнең формалашу, үсү юлларын тикшерү, әдәби тел тарихының төп эчтәлеген тәшкил итә.Татар әдәби теле тарихы аерым фән буларак 20 гасырларның 60-70елларында формалаша.Татар әдәби теле тарихын һәм аның тарихи грамматикасын түбәдәге чорларга бүлеп өйрәнергә мөмкин: 1)Идел буе төркеме һәм борынгы татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсә башлау чоры(Болгар чоры әдәбияты дип тә атарга мөмкин)10-13гасыр урталары. 2)Иске татар әдәби теленең үсү чоры(Алтын Урда әдәби теле)13гасырның икенче яртысыннан алып 15гасырның беренче яртысын кертеп. 3) Иске татар әдәби тел нормалашып җитү чоры.15гасырның икенче яртысыннан 16гасырның уртасына кадәр(Казан ханлыгы чоры әдәби теле). 4)Татар милли әдәби теленең үсеше өчен хәзерлек чоры.16гасырның икенче яртысыннан 17-18гасырларны кертеп. 5) Татар милли әдәби теленең нормалашу һәм үсеш чоры. 18гасырның ахырыннан алып 20гасыр башын кертеп . 6) 20-21гасыр башы әдәби теле(Октябрь революциясеннән алып безнең көннәргә кадәр). Татар теленең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен билгеле бер чыганаклар ярдәмгә килә.Без бу чыганакларны төп һәм ярдәмчел чыганакларга бүләбез.Төп чыганаклар түбәндәгеләр: 1)диалекталь материаллар; 2)язма истәлекләр. Диалектларда тел тарихын өйрәнү өчен байтак кына материал табып була. Мәсәлән: татар теленең диалектында кандий көнча кебек чагыштырмача борынгылыкка ия сорау алмашлыклары кулланыла. Урта диалект Минзәлә сөйләмендә әдәби телебездә кулланыла торган бармыйм,кайтмыйм кебек фигыльләрнең бармаем, кайтмаем диалекталь формалары кулланыла. Язма истәлекләрдән башка исә тел тарихын өйрәнү бөтенләй мөмкин булмас иде. Бу чыганаклар безнең өчен тел тарихы хәбәрчеләре вазифасын башкаралар. Аларда кыйммәтле информация саклана. Язма чыганаклар өстендә эшләү билгеле бер хәзерлек,белемнәр тупламасын таләп итә. Борынгычыганаклар өстендә эшләүнең билгеле бер тәртибе бар: 1) язма чыганакларның авторын, язылу урынын, елын билгеләү; 2) чыганакларның мөмкин кадәр күбрәк вариантларын төзү; 3) чыганакларның телен яки текст телен өйрәнү; 4) чыганакларның камил эшләнеш халәтенә җиткерү һәм басма әзерләү. Икенче төр чыганакларны ярдәмчел чыганаклар дип атыйбыз. Аларга түбәндәгеләр керә: 1) ономастик (топонимик) материаллар; 2) халык авыз иҗаты үрнәкләре; 3) башка телдән алынмалар һәм татар теленә башка телләрдән кергән күренешләр. Ономастика телебездәге барлык төр ялгызлык исемнәр өйрәнүче тармак.Телнең тарихи ядкәр булуы аеруча топонимика өлкәсендә күзәтелә. Топонимика- географик атамаларны өйрәнү белән шөгыльләнә. Халык авыз иҗат әсәрләре язма телдә бирелмичә сөйләү теле үзенчәлекләрен чагылдырганнар. Белгечләр фольклор телен әдәби телнең бер өлеше итеп санауга уңай карыйлар. Бер генә халыкта үз кысалары эчендә генэ бикләнеп яши алмый. Кешеләр үз ара төрле мөнәсәбәтләргә, шул исәптән, тел ара мөнәсәбәтләргә дә керәләр. Шул рәвешле, телләрдә башка телләрдән алынмалар барлыкка килә.
Телләрнең барлыкка килүе, үсүе, формалашу процессы барлык төрки телләрдә дә бер үк төрле генә бармаган. Үзбәк, әзербайҗан, татар телләре башка төрки телләр белән чагыштырмача борынгырак. Бу телләрдә язуда иртәрәк барлыкка килгән. Язуның барлыкка килүе әдәби телне үстерүдә этәргеч роль уйный. Татар әдәби теленең язма төре, тарихи юнәлештә борынгы төрки, угыз, уйгыр телләрендә дә очрый торган лексик-семантик, фонетик һәм грамматик үзенчәлекләрне дә үз эченә ала. Тел тарихын өйрәнүдә билгеле бер методлар ярдәмгә килә: 1метод: чагыштырма-тарихи метод.Тел күренешләрен тарихи яктан өйрәнә. 2метод: структур-типологик метод.Соңгы елларда зур игътибар бирелә. 3метод: лингвистик-география методы.Тел күренешләре киң таралыш алган географик территорияләр бәяләп карала. 4метод: эксперименталь.Тел күренешләре экспериментлар рәвешендә өйрәнелә. Йомгак ясап шуны әйтәсем килә,тел тарихының бер тармагы буларак тарихи грамматика телнең гомуми структурасын колачлый.
Әдәбият
- М. Җәләй Татар теленең тарих морфологиясе.-Казан: 2000 ел.
- В. Хаков Татар әдәби теле тарихы.- Казан: 1993ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Статья "Пульс социально-психологической деятельности в МБОУ «ОСОШ №4» . Автор: Соколова Л.А.-психолог, руководитель социально-психологической службы МБОУ "ОСОШ№4"
Статья размещена в 2011-2012 учебном году на школьном сайте. О работе СПС во 2 полугодии учебного года....
Технологическая карта урока «Путешествие» в 5 классе по учебному предмету «Французский язык» учителей МБОУ СОШ № 13 Калининой О.Е. и МБОУ ООШ № 6 г.Балаково Саратовской области Бердниковой Н.П.
Урок общеметодологической направленности, призванный воспитывать культуру общения и выражение эмоций, а также интерес к культуре изучаемого языка, способствует формированию у учащихся ...
МБОУ ДО "Детская художественная школа" / Творческие проекты по анимации с обучающимися МБОУ ДО «ДХШ» возраст с 6 до 14 лет, (школьная студия «ТаЁЖкина» г. Мегион)
Творческие проекты по анимации с обучающимися МБОУ ДО «ДХШ» возраст с 6 до 14 лет, (школьная студия «ТаЁЖкина» г. Мегион)...
В МБОУ г. Шахты «Гимназия имени А.С.Пушкина» прошла торжественная церемония награждения победителей Первого международного конкурса «Елочная игрушка XXI века». В МБОУ г. Шахты «Гимназия имени А.С.Пушкина» в рамках Международного культурно-образовател
В МБОУ г. Шахты «Гимназия имени А.С.Пушкина» прошла торжественная церемония награждения победителей Первого международного конкурса «Елочная игрушка XXI века»....
Выступление на муниципальной стажировочной площадке МБОУ «Школа№29» «ИЗ опыта работы учителя математики МБОУ Школы №3 им А.В. Флёрова И.С. Крикуновой . Квест-игра «MONEY-МАНИЯ» в рамках ученической научно-исследовательской конференции.
Выступление на муниципальной стажировочной площадке МБОУ «Школа№29»«ИЗ опыта работы учителя математики МБОУ Школы №3 им А.В. ФлёроваИ.С. Крикуновой...
Открытый урок по ОРКСЭ "Паломничество в Мекку" Составители: Талипова Замиля Габдулхаковна, учитель МБОУ "Школа №5", Магасумова Ильвера Расуловна, учитель МБОУ "Школа №2" г. Муравленко ЯНАО
На данном уроке учащиеся расширят свое представление об исламской культуре, узнают о понятии «Хадж» и месте паломничества мусульман, сумеют выделить особенность представления мусульман о д...
ПРОГРАММА ПЕРЕХОДА В ЭФФЕКТИВНЫЙ РЕЖИМ ФУНКЦИОНИРОВАНИЯ / ПОВЫШЕНИЯ КАЧЕСТВА ОБРАЗОВАНИЯ НА 2017/2019 ГОДЫ МБОУ «СШ №1» г. НИЖНЕВАРТОВСКА019 ГОДЫ МБОУ «СШ №1» г. НИЖНЕВАРТОВСКА
ПРОГРАММА ПЕРЕХОДА В ЭФФЕКТИВНЫЙ РЕЖИМ ФУНКЦИОНИРОВАНИЯ / ПОВЫШЕНИЯ КАЧЕСТВА ОБРАЗОВАНИЯ НА 2017/2019 ГОДЫМБОУ «СШ №1» г. НИЖНЕВАРТОВСКА...
Комментарии
"Татар теленең тарихи грамматикасы"