ФГОС шартларында патриот шәхес тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле. Мәкалә.
статья (6 класс) на тему
ФГОС ШАРТЛАРЫНДА ПАТРИОТ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮДӘ МАТУР ӘДӘБИЯТНЫҢ РОЛЕ
Ахтямова ГМ, Казан шәһәре Совет районы 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кешелек нинди дәвердә яшәсә дә, җәмгыять күптөрле үсеш юлларының кайсын сайласа да, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүдә төп рольне әхлак нормалары үти. Әхлаклы кеше яхшылыкны яманнан аера белә, кечкенәләрне рәнҗетми, өлкәннәрне хөрмәт итә, әти-әнисен, туганнарын, туып-үскән нигезен ярата. Туган якны ярату хисе кеше үскән саен, Ватан белән горурлану хисенә әверелә бара.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fgos_shart-da_patriot_shhes.doc | 52.5 КБ |
Предварительный просмотр:
ФГОС ШАРТЛАРЫНДА ПАТРИОТ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮДӘ МАТУР ӘДӘБИЯТНЫҢ РОЛЕ
Ахтямова ГМ, Казан шәһәре Совет районы 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кешелек нинди дәвердә яшәсә дә, җәмгыять күптөрле үсеш юлларының кайсын сайласа да, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүдә төп рольне әхлак нормалары үти. Әхлаклы кеше яхшылыкны яманнан аера белә, кечкенәләрне рәнҗетми, өлкәннәрне хөрмәт итә, әти-әнисен, туганнарын, туып-үскән нигезен ярата. Туган якны ярату хисе кеше үскән саен, Ватан белән горурлану хисенә әверелә бара.
Һәрьяклап үсеш алган патриот шәхес тәрбияләүдә матур әдәбият зур роль уйный. Укычы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның буыннан –буынга күчеп килгән рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тарыша. Һәр гаилә үзенең әби-бабайлар тарихын белергә тиеш. Шул максатны тормышка ашыру ниятеннән нәсел агачы төзү, балалар өстенә генә йөкләнми. Бу эшкә әти-әниләр дә бик теләп катнаша. Әби-бабай, туганнарым кем булган, нәрсә белән шөгыльләнгән? Әти-әни һөнәр сайлаганда гаилә традицияләренә тугры калганмы? Нәселем кая һәм кемгә килеп тоташа? Шәҗәрә төзүче бала каршына шундый сораулар килеп туа. Хәзерге вакытта күп гаиләләр үзләренең икенче-өченче буын әби-бабаларын гына беләләр. Алтынчы-җиденче буынның тарихын белүчеләр дә бар. Әлбәттә, бу сөендерә. Чыннан да, үз туганнарыңны барлау, искә алу- бу безнең үткәнебезгә хөрмәт, горурлану хисе тудыра.
Мәктәпләребезгә татар әдәбиятыннан яңа дәреслекләр кайтты. Эчтәлекләре ягыннан бик бай, үтемле. Рус милләтеннән булган балаларга да татар халкының авыз иҗаты әсәрләре, классик язучы-шагыйрьләребез турында бик күп кызыклы материал урнаштырылган. Хәзерге балаларга әсәрләрнең патриотик рухта язылганнарын аңлау кыенлашты. Һәр әсәрнең эчтәлегенә төшенү өчен, кызыксыну уятып фикерли белү өчен, укытучыга бик күп көч куярга кирәк, мөгаен. Телебезгә балалар тартылсын, хөрмәт хисе белән мөнәсәбәттә булсын дисәк, халкыбызның җәүһәрләрен түкми-чәчми без ачып бирергә тиешбез. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшылык белән начарлыкны, ак белән караны, аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Чөнки бәхетле тормышны үз илебездә үзебезгә төзергә туры киләчәк. Кем ул патриот? Нәрсә ул патриотизм? “ Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Киңрәк мәгънәдә әйткәндә, патриотизм – үз илеңә, туган телеңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәниятка мәхәббәт ул. Әлеге бәяләмәләрдән күренгәнчә, патриотизм еш кына бик авыр, катлаулы каршылыкларны һәм кыенлыкларны җиңүне күздә тота. Бу хис “батырлык” төшенчәсе белән якын, аваздаш. Батырлык максатка бирелгәнлекне, аны тормышка ашыруда ныклыкны аңлата, ул үз эченә үз – үзеңне тота алу, каушап калмау, чыдамлылык, файдалы эшләргә әзер булу, бурычны үтәү кебек сыйфатларны ала. Бөек Ватан сугышы чорын күзәтеп үтү гыйбрәтле булыр. Ул дәһшәтле сугышта фронтта да, тылда да халыкның күрсәткән патриотизмы, массакүләм батырлыгы турында хәзер төрле фикер – карашлар бар. Ничек кенә булмасын, ул чордагы халыкның патриотизмы эчкерсез, аяусыз һәм көчле иде. Чөнки ул ил – җир, Ватан өчен көрәште һәм эшләде. Халыкта бик көчле патриотизм,Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән иде. Шуңа күрә көчле патриотизм хисе, халыкка мәхәббәт - әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуыбызның төп сәбәпләреннән берсе дип әйтеп була. 1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. . Бу уңайдан безнең мәктәптә дә бик зур чаралар үткәрелде.. Сугыш ветераннары белән очрашулар , презентацияләр төзү,тематик газеталар чыгару, стендлар эшләү, әдәби викториналар, укучыларның иҗади язма эшләреннән, сугыш күренешләрен сурәтләгән рәсемнәреннән күргәзмәләр, фильмнар карау һ.б. чаралар балаларыбызны патриотик рухта тәрбияли. Әдәбият дәресләрендә дә сугыш темасына укытуның актив формаларыннан дәрес – лекция, семинар дәресләр, дәрес – конференцияләр, кичә - дәресләр үткәререлде. Бөек Ватан сугышы чорының дәһшәтле вакыйгаларын якын күзалларга булышу; Туган ил тарихының һәркемгә, шул исәптән үзләре яшәгән гаиләгә дә, кагылышлы булуын тирән аңлату, төшендерү – безнең максат. Шул максаттан, укучыларга гаилә архивын өйрәнергә, әби – бабаларының Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы белән кызыксынырга һәм шул турыда материал тупланылны. Һәр сыйныф укучысы үзенең әби-бабасы турында мәгълүмат җыйды, эзләнү эшләре алып барылды. Материаллар папка итеп җыелып, музейга тапшырылды. Дәрес- әңгәмәләрдә балаларга сүз бирелде. Үзләренең әби-бабалары турында, аларның күрсәткән батырлыклары хакында сөйләгәндә, баланың күзендә горурлык хисе балкый иде. Нәтиҗә уңай булды: укучылар үз гаиләләрендә олылардан ишеткәнне йөрәкләре аша кичереп сөйләдәләр, иншалар язып алып килделәр.Татар балалар әдәбиятында патриотизмның иң югары ноктасы – герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. Муса Җәлил биографиясен өйрәнү, “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләрне анализлау, стена газетасы чыгару, альбом төзү кебек эшләр бер укучыны да битараф калдырмады. . Укучылар Җәлилнең шагыйрь генә түгел, чын патриот, ватан улы булуына инандылар. Г. Әпсәләмов, Ә.Еники, Г.Кутуй әсәрләре дә укучыларны патриот итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. Язучыларыбызның батырлыгы, аларның иҗаты бүгенге көндә җирдәге тынычлык һәм бәхетле тормыш хакына яңадан – яңа героик эшләргә рухландыралар, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең мөһим чыганагы булып торалар
. Ел дәвамында уза торган сыйныф сәгатләрендә укучыларга илебез тарихында булган истәлекле даталарны искәртеп тору нияте белән оештырыла. 3 сентябрь- Бесландагы шомлы көннәр,1 октябр- Өлкәннәр көне, 15 октябрь – Хәтер көне ,4 ноябрь – Бердәмлек көне, 9 декабрь – Ватан Геройлары көне, 12 декабрь – РФ Конституциясе көне, , 23 февраль –Ватанны саклаучылар көне, 12 апрель – космонавтика көне, 9май-Җиңү бәйрәме һ.б турында әңгәмәләр, викториналар оештырабыз.
Җиңү көне якынлашкан көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, ачык дәресләр, әдәби – музыкаль кичәләр аеруча җанлы үтә. Шәһәребездәге паркларга , музейларга экскурсияләр исә укучыларны уйланырга мәҗбүр итә
Без укытып, тәрбия биргән укучылар туган илен яратучы булып үсә икән, димәк, без дөрес юлда. Бала тугач та патриот була алмый, яшәеш дәверендә генә ул патриот булып формалаша. Патриотлар тәрбияләү- ул бүгенге һәм киләчәктә торган бурычыбыз. Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар.
Кулланылган әдәбият
1. “2011-2015 елларда Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” дәүләт программасы.
2. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б
3. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек(2 кисәк) ( татар балалары өчен ) Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина. Казан “Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2015
4. Д.Г. Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле
татар теле укытучылары өчен педагогик доклад...
Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле
Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...
ФГОС шартларында татар әдәбияты дәресләрдә мәкаль жанрын куллану
Аналитик эш ярдәмендә укучыга әдәби әсрне тикшерү юлларын күрсәтү, әдәби әсәр мәгънәсенеӊ чикләрен тоярга ярдәм итү- бүгенге көн таләбе. Әдәбиятны метапредмет технологиясе белә...
ФГОС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану
Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын кулланып эшләү...
ФГОС шартларында заманча технологияләр нигезендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү.
"ФГОС начального и основного общего образования: сосздание системы непрерывного оброзования. Опыт, проблемы, преемственность"...
Әхлаклылык – рухи саулык (Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)
Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать канунн...
ФГОС шартларында уен технологиясенең роле.
Белем бирү проөессында уңай нәтиҗәләргә ирешүдә, уен технологиясе куллану- отышлы адым....