Фәнгә һәм мәгарифкә багышланган гомер
статья
Гомерен фәнгә һәм мәгарифкә багышлаган бөек шәхес, мәктәбебезнең элеккеге директоры Илгизәр Тимергалиевичның хезмәт юлына багышланган хезмәт.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fng_hm_mgarifk_bagyshlangan_gomer.docx | 27.23 КБ |
Предварительный просмотр:
Фәнгә һәм мәгарифкә багышланган гомер
Һәр уку йорты тарихында тирән эз калдырган, горурланып сөйләрлек шәхесләре була. Казан шәһәренең Киров районына урнашкан 81 нче мәктәпнең үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, бу уку йортының үткәне белән генә түгел, бүгенгесе белән дә бәйле галим-мөгаллим Илгизәр Тимергали улы Гайсин турында әлеге язмабыз.
Күпьеллык тарихы булган, үз стеналары эчендә меңләгән укучылар тәрбияләгән 81нче мәктәпкә 1990 елда җитәкче итеп, Илгизәр Тимергали улы Гайсин билгеләнә. Моңарчы гади укытучыдан алып, көллиятләрдә директор урынбасары булып эшләп, шактый тәҗрибә туплаган яшь җитәкче мәктәп тормышына яңа сулыш өрә. Кыска гына вакыт аралыгында( 1990-1995) 81нче мәктәпне гади уку йортыннан мәктәп-гимназия статусына күтәрү дәрәҗәсенә ирешә. Милли җанлы, бары тиешле тәрбия аша гына белемнең дәрәҗәсен күтәреп булуын аңлаган җитәкче, мәктәпкә килүнең беренче көннәреннән үк, тәрбия мәсьәләсен алгы сызыкка куя. Тулы канлы, ныклы белем бирүне оештыру белән беррәттән, укучыларнын дәрестән соң вакытларын оештыруга да нык игътибар итә,
Илгизәр Тимергали улы җитәкчелек иткән бу чорда мәктәптә экологик тәрбия бирү буенча эксперименталь лаборатория эшли башлый. Лаборатория белән Казан Дәүләт педогогика институты доцентлары (Тихвинская Майя Владимировна, Лебедева Люсиль Александровна, Железкова Лилия Сергеевналар) идарә итә. Илгизәр Тимергали улы тырышлыгы белән чакырылган саллы галимнәр ярдәме белән мәктәптә экологик тәрбиянең сыйфатын арттыру өчен күп көч түгәлә. “Эзләнүче” исеме астында укучыларның фәнни җәмгыяте оеша. Әлеге оешма эзләнү һәм төрле экспериментлар ясау белән кызыксынучы укучыларны үз тирәсенә туплый. Оешма, укучыларга фән нигезләрен тирәнтен өйрәткәндә, фәнни-тикшеренү эшләрен рациональ куллануны максат итеп куя. Оешманың эше төрле клублар, түгәрәкләр формасында алып барыла. Каникул вакытларында “ Заречье” дип исемләнгән экологик лагерь эшли.Укучылар үзләре эшләгән ачышлары белән Мәскәүдә уздырыла торган В.И. Вернадский исемендәге Халыкара фәнни конференциядә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. 1995нче елны мәктәптә шәһәрдә тиңе булмаган экологик музей ачыла. Бу чор мәктәп тормышында уздырылган берсеннән-берсе кызыклы чаралар, күренекле шәхесләр белән очрашулар аша да хәтердә кала.
Җитәкче мәктәпне укытучы кадрлар белән тулыландыру өстендә дә актив эш алып бара. Ул, төрле уку йортларына барып, яңа гына уку йортын тәмамлаучы яшь мөгаллимнәрне мәктәпкә алып кайта. Аларны торак белән тәэмин итү бурычын үз өстенә ала.
Илгизәр Тимергали улының 81нче мәктәп белән идарә иткән еллары, белем йортының бөтен көченә эшләгән, зур нәтиҗәләргә ирешкән еллары булып тарих битләренә уелып кала.
Гайсин Илгизәр Тимергали улының оештыру һәм җитәкчелек сәләтен күреп, 1995 елда аны Мәскәү дәүләт коммерция университетының Казандагы филиалына ректор урынбасары итеп билгелиләр. Ә 1999 елдан инде хөрмәтле мөгаллим эшчәнлеген Казан дәүләт педагогия университеты белән бәйли. (1999-2002 елларда Казан дәүләт педагогия университетының икътисадый география һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире, доцент, профессор; 2002-2008 елларда Казан дәүләт педагогика университетының география факультеты деканы, икътисадый география һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире; 2008-2009 елларда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты профессоры, икътисадый география һәм география укыту методикасы кафедрасы мөдире; 2009-2011 елларда табигый-география факультеты деканы; Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм география институты география һәм экологик белем бирү бүлеге мөдире (2011-2014), 2013 елдан география һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын башкара. Ләкин зур җаваплылыкка, тынгысыз хезмәтенә карамастан, ул һәрвакыт 81нче мәктәп белән янәшә атлый, аның үсешенә, яңарышына үзеннән көч кертергә тырыша: киңәшләрен бирә, яңа ачышларга юл күрсәтә.
2003 елдан 81нче мәктәп кысаларында Татарстанда беренчеләрдән булып, шәһәр күләмендә фәнни-эзләнү укулары уздырыла башлый. Әлеге конференциягә татар халкының бөек улы, мәгърифәтче, күренекле галим, кыю фикер иясе һәм мөгаллим Каюм Насыйри исеме бирелә. Хәзерге көндә гөмбәләр кебек шытып чыккан бик күп шундый конференцияләргә этәргеч, башлангыч булып тора ул. Ләкин ул аларның күбесеннән дәрәҗәсе, саллылыгы, фәннилеге, җитдилеге белән аерылып тора. Һәр ел саен үткәрелә торган бу чара, инде республика кысаларына гына сыймыйча, төбәкара статус алды. Бу фәнни укуларга илебезнең төрле төбәкләреннән ел саен дистәләгән иҗади эшләр кабул ителә. Анда катнашучы төбәкләр саны артканнан-арта бара. Фәнни-эзләнү укуларына килгән эшләрнең саны гына артып калмый, сыйфат ягы да яхшыра. Әлеге хезмәтләрне төрле югары уку йортларында эшләүче көчле галимнәр командасы тикшерә. Ә шушы фәнни чараның әйдаманы, җитәкчесе булып Илгизәр ага Гайсин тора.
Егерме ел вакыт узып киткән. Шушы еллар эчендә фәнни симпозиумга тиң булган Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары Рәсәйнең төрле почмакларында укучы күпсанлы балаларны үзенә җәлеп итә алды.
Олы галим, күренекле географ һәм эколог, тәҗрибәле педагог, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы күптән түгел 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул әле бүген дә балаларның аң-белем дәрәҗәсен үстерү, үзендә тупланган тирән белем һәм бай тәҗрибәне киләчәк буынга тапшыру теләге белән халыкка хезмәт итүен дәвам итә. Илгизәр Тимергали улының кул астында 24 - кандидатлык, 1 докторлык диссертациясе якланган. Фәнни публикацияләре - 360, шул исәптән 30дан артык уку һәм укыту-методик әсбаплары, 12 монографиясе бар. Шуларның 7се автордаш булып язылган, вакытлы матбугат журналларында һәм җыентыкларда 15тән артык фәнни мәкаләсе басылган.
Университет белән безнең мәктәп арасында тыгыз бәйләнеш булдырылган. Ә бу элемтәләрнең күпере - остазыбыз Илгизәр Тимергали улы Гайсин - ярты гасырга сузылган күптармаклы һәм тәҗрибәле хезмәт иясе. Мәктәбебездә үткәрелгән һәр чараның үзәгендә кайный, укытучылар, укучылар белән төрле фәнни-практик конференцияләр оештыра.. Фидакарь хезмәт иясе, намус кушканча гади генә, кеше күзенә артык чагылмаска тырышып һаман да сайлаган һөнәренә тугры хезмәт итә, еллар буена тупланган саллы хезмәтләрен, белем-тәҗрибәсен башкаларга, шул исәптән безнең мәктәбебезгә дә кызганмыйча өләшә.
Бу олуг шәхес эле бүген дә безнең арада, эчкерсез, тыйнак үз кеше булып, олысы-кечесе янында туктап хәл сорашып, мәктәбебез диварлары буйлап атлый. Каюм Насыйриның дәвамчысы, аның исемен популярлаштыру өстендә армый-талмый эшләүче олпат галимебез-безнең таянычыбыз һәм горурлыгыбыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.
Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде” (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...
Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә)
Кичә укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү, гаилә белән мә...
“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә).
“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)....
Халыкка багышланган гомер. Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе
10 нчы сыйныфның татар төркемендә сингапур системасы кулланып төзелгән, татар халкының күренекле шәхесе Каюм Насыйри эшчәнлеген гомумиләштерү дәресе....
"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"
Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...
Тукта әле, гомер, үтмә юкка…» (Якташ язучыбыз Мария Логинованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби – музыкаль кичә)
Үзебезнең төбәктә яшәүче күренекле кешеләр белән горурлану хисе уяту....