"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"
план-конспект урока на тему

Ахметгалиева Алсу Асхадулловна

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе

Скачать:

Предварительный просмотр:

“Халык мәхәббәте – синең исемең,

Халык гомере – синең гомерең”

(Иҗади проект яклау дәресе.Татар сыйныфы, VI сыйныф)

Алсу Әхмәтгалиева,

Казандагы 171 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат.

белем бирү: шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү;

белемнәрне ныгыту: иҗади фикерләү сәләтен үстерү, эзләнү-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;

тәрбияви: Тукай әсәрләренә, татар әдәбиятына, мәдәниятына  мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы. Белемнәрне камилләштерү.

Дәрес төре. Иҗади проект яклау.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, китапларыннан күргәзмә, компьютер, интерактив такта, 5-6 нчы сыйныфлар өчен әдәбият дәреслекләре, Г.Тукай турында истәлекләр, әсәрләренә иллюстрацияләр һ.б.

Тикшеренү предметы һәм объекты: Г.Тукайның  иҗаты, тормыш юлы турында материаллар, шигырьләр җыентыгы, вакытлы матбугат материаллары, диск, презентация.

Проектның төре: эзләнү – тикшеренү характерындагы эшчәнлек.

Проект өстендә эшләү этаплары:

-Г.Тукайның тормышы һәм иҗат юлы белән тирәнтен танышу;

-Шагыйрь  турында материаллар туплау, презентация эшләү, презентацияләр бәйгесе үткәрү;

-Шигырьләре белән танышу, иллюстрацияләр ясау,сәнгатьле уку кичәсе үткәрү, әсәрләрен сәхнәләштерү;

-Г.Тукай музеена экскурсиягә бару.

Проектның нәтиҗәсе: эзләнү – тикшеренү эшләрен папкаларга туплау, презентация эшләү, тыңлаучылар алдында чыгыш ясау.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

Укытучы.  Хәерле көн, укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Сез дусларыгыз белән белем алырга дип ашкынып, гыйлем йортыбыз – мәктәпкә килдегез. Әйдәгез, яңа туган көнгә шатланып, бер-беребезгә карап елмайыйк. Кәефләрегез дәрес ахырына кадәр күтәренке булсын.

II.  Белемнәрне актуальләштерү.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай әнә шундый шәхесләрнең берсе. Ул кыска гына гомере эчендә халкыбызга мәңге югалмаслык, берни белән дә чагыштырып булмаслык кыйммәткә ия булган мирас калдырды. Бүгенге дәресебез бөек шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына  багышланган,

“Халык мәхәббәте – синең исемең,

   Халык гомере – синең гомерең” дип исемләнгән иҗади проект яклау дәресе.

Проект яклау барышында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты  турында белемнәребезне тагын да тирәнәйтербез, аның әсәрләренең бүгенге көндә дә актуаль булуын ачыкларбыз.

Проектта дүрт бүлек карала. Алар түбәндәгеләр (слайд):

Шагыйрьнең бишеге(1886-1894)

Канатлар ныгый...(1894-1907)

Сагынып кайттым сиңа...(1907-1913)

“Халык мәхәббәте – синең исемең,

  Халык гомере – синең гомерең.”

Сез өч төркемгә бүленеп эшләдегез. Һәр төркем үзенең җитәкчесен сайлады һәм биремнәр алды. Шушы биремнәр нигезендә план төзедегез, биремнәрнең үтәлү вакыты, җаваплы укучылар билгеләдегез. Проектта каралганча, тема буенча сыйныфтан тыш уку дәресләре, семинар дәресләр үткәрелде. Ә бүгенге дәресебез – йомгаклау дәресе. Хәзер сүзне, укучылар, сезгә бирәбез.(Һәр төркемнең чыгышы презентация белән үрелеп барыла).

1нче төркем чыгышы.1 нче укучы.(Шагыйрьнең бишеге)

Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының  Кушлавыч авылында 1886 нчы  елның 26 нчы апрелендә  Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган әнисе- Мәмдүдәне  Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шуннан  аның газаплы, авыр тормышы башлана.

         Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.

2 нчу укучы чыгышы. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщикка утыртып, шәһәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри...

Халык арасыннан бер кеше чыгып, малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак үзләре авырый башлагач, аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзый уллыкка ала.

3 нче укучы. Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга.Беренчедән, бәләкәй Габдулла Кырлайда башка урыннарга караганда озаграк яши, мәдрәсәгә укырга йөри башлый.Икенчедән, Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы аның бай, матур табигате, тыйнак, эшлекле крестьяннары, уен-җырлары, йолалары Тукай- шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән,  атаклы “Шүрәле”,  “Су  анасы”  кебек  әкиятләренең нигезен тәшкил итә, аның әкиятләре безнең күңелебездә  намуслылык, тугърылык, гаделлек сыйфатлары тәрбияли. Язмыш аны кайларда гына йөртсә дә, ул туган җирен, туган илен мәңге хәтеремдә кала ди.  “Пар ат”, ”Туган авыл”, “Туган җиремә” кебек шигырьләрендә дә шагыйрьнең туган якларына һәм халкына кайнар мәхәббәте ачык чагыла. Безне дә ана телебезне, туган, торган җиребезне яратырга өнди.

4 нче укучы чыгышы. Шигырь  “Туган җиремә”.

Укытучы. Укучылар, сез Г.Тукайның балачак чоры турында матур гына чыгыш ясадыгыз, рәхмәт. Ә хәзер сүзне 2 нче төркемгә бирәбез.

  2 нче төркем чыгышы.1 нче укучы.(Канатлар ныгый)

Җаектагы  җизнәсе Галиәсгар Госмановның чакыртуы буенча Кушлавыч крестьяны Бәдретдин абзый Габдулланы Кырлай авылыннан Җаекка алып китә.

Анда ул 12 ел яши, гомеренең яртысы диярлек шунда уза. Биредә ул “Мотыйгия” мәдрәсәсен тәмамлый, рус мәктәбендә белем ала, хезмәт юлын башлый һәм, иң әһәмиятлесе, шагыйрь булып җитлегә. Миңа бигрәк тә мәдрәсәдә укыганда Габдулланың туры сүзле, гадел булуы ошады. Ярлыларны, кыерсытылганнарны яклап чыга, гаделлек, тигезлек өчен көрәшә.Ул хәлфәләре укыткан дәреслекләр белән генә канәгатьләнми, үзлегеннән дә белем ала, гел яңалыкка омтыла. Белемнәре буенча үзеннән түбән булган шәкертләргә дә ул тиң итеп карый, тугры дус, ярдәмчел була белә. Бүгенге көндә бу сыйфатларга ия балалар бик сирәк дип уйлыйм. Безгә Г.Тукайдан үрнәк алырга кирәк.

2 нче укучы чыгышы. Җаек шәһәре — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. Габдулла Тукай “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә укыганда шигырьләр чыгара башласа да, татар телендә газета-журналлар булмау сәбәпле, аларны яттан гына әйтеп йөргән. 1905 елның сентябрендә үк  «Әлгасрелҗәдид» журналында аның шигырьләре басыла. 1906 нчы елда чыккан сатирик журнал “Уклар”ның Тукай редакторы була. Шул журнал үрнәгендә ул ирекле матбугатның ничек булырга тиешлеген күрсәтергә тели.

3 нче укучы.Типографиядә берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

(1 укучы үзләренең төркемнәре ясаган буклет турында сөйли. Буклетта укучыларның шагыйрьгә багышлап язган хикәяләре, үзләре иҗат  иткән шигырьләр, әсәрләренә карата иллюстрацияләр урын алган ).

IV. Белемнәрне ныгыту.

Укытучы. Хәзер мин сезгә иҗади эш тәкъдим итәм. Бу рәсемнәргә карап сез нинди фикерләр әйтә алырсыз? Тукайның тормышы, иҗаты белән бу рәсемнәр арасында нинди бәйләнеш бар? (Укучылар кәгазь битләрендә эшлиләр, бәйләнешне схема рәвешендә күрсәтәләр, һәр төркем үзе башкарган эшне яклап кыскача гына чыгыш ясый).

Укытучы (Музыка яңгырый “Пар ат”).1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Күпме еллар үткән... Чыпта белән капланган чанада Уральскига кадәр озын юл үткән малай — туган ягына өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайтып керә.

 3 нче төркем чыгышы. 1 нче укучы.(Сагынып кайттым сиңа...)

Казан- ул Габдулла Тукайны бөек шагыйрь итеп таныткан шәһәр. Казан шәһәре Тукайга бик бай иҗат азыгы биргән урын, ул монда үзенең иң яхшы әсәрләрен иҗат итә, шәхес булып җитешә. Үзенең тормыш, яшәеш, ил, милләт турындагы уй-фикерләрен, карашларын шигъри иҗаты аркылы чагылдыра.

Казанда ул “Әльислах”, “Ялт-йолт” газеталарында эшли, Фәтих Әмирхан,  Сәгыйть Рәмиев, Г.Камал  һәм башка күренекле шәхесләр белән таныша, тәҗрибә уртаклаша. Халык әдәбиятын күтәрү, яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр яза. Үзенең иптәшләре белән кичәләр, концертлар оештыруда катнаша, чыгышлар ясый, театр эшчәнлегенә зур игътибар бирә.

Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган 13, халык иҗаты буенча 4, барлыгы 30 дан артык китабы басылып чыга.

2 нче укучы чыгышы.1913 енче ел башында  Тукайның саләмәтлеге көннән-көн начарлана бара, 15 нче апрельдә Тукайның гомере өзелә. Ул бары тик 27 ел гына яшәде, шушы кыска гына вакыт аралыгында,  халкыбызга гаять зур мирас калдырды.Без Тукай әкиятләрен, шигырьләрен телебез ачыла башлаганнан бирле ишетеп, укып беләбез, чөнки аның әсәрләре бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Ул әсәрләр безне кешелекле, мәрхәмәтле, намуслы, белемле булырга өйрәтәләр, Туган илебезне, телебезне, милләтебезне хөрмәт итәргә, сакларга өндиләр.

Укытучы.Укучылар, ә хәзер төркемдәге эшегезгә йомгак  ясап, мин һәр төркемгә үзегезнең темагыз буенча  Г.Тукай турында синквейн төзергә тәкъдим итәм. (Һәр төркем үзе язган синквейнны укый)

Укытучы. Рәхмәт, укучылар.Әхмәт Фәйзи, үләренә ике көн кала, Тукайга багышлап шигырь яза. Анда ул Тукайның мәңге халык күңелендә яшәве турында әйтә.

  “Халык мәхәббәте – синең исемең,

  Халык гомере – синең гомерең.”

Халкыбыз Тукаен онытмый, ул һәрвакыт безнең күңелебездә. Һәр  ел  апрель аенда Шигырь бәйрәме үткәрелә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.  Иң яхшы дип табылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Аның бик күп шигырьләре чит телләргә тәрҗемә ителгән, композиторларыбыз аның әсәрләренә көйләр, рәссамнарыбыз матур-матур картиналар иҗат иткәннәр. Халык рәхмәте Тукайга, шул рәвешчә, тарихлар аша узып барып җитте.

Тукай шигырьләрендә күңелләрне сафландырып, нурландырып торучы яшерен көч бар. Аларны укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә.   Сез  Г.Тукай исеме белән нинди истәлекле урыннарны беләсез?(Укучыларның җаваплары тыңлана, слайдларда күрсәтелә).

  IV. Йомгаклау өлеше.

Укытучы. 

Укучылар, бүгенге дәрестә Г.Тукай турында  сөйләшүдән нинди нәтиҗә ясап була? Бәлки тәкъдимнәрегез дә бардыр?(укучылар кыскача гына фикерләрен әйтәләр. Мәсәлән: Габдулла Тукайның тормышы авыр, катлаулы, фаҗигале хәлләрдән торса да, ул киләчәккә һәрвакыт өмет белән яшәгән,үзенең оптимист рухлы булуы белән безне сокландыра.

           Ул кешелекле, олы җанлы кеше. Беркайчан да ике йөзлеләнмәгән, туры сүзле, гадел булган. Аның әсәрләре безне дә авырлыклар, кыенлыклар алдында җебеп төшмәскә, сыгылмыйча-сыкранмыйча, алга омтылып, өметләнеп яшәргә өйрәтә.

Безгә Тукайның иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнергә; музейларына, һәйкәлләренә сәяхәтләр оештыруны дәвам итәргә кирәк, чөнки аның тормышы белән бәйле һәр урын, аның истәлеген саклаучы һәр музей аны безгә тагын да якынайта; без киләчәк буыннарга  да аның иҗатын җиткерергә тиешбез).

Укытучы. Сез дәрес барышында бик актив катнаштыгыз, матур, тулы фикерләрегезне  җиткердегез.Сезнең алдыгызда төркемдәге эшкә үзбәяләү критерийлары ята. Сез үзегезнең эшегезне баллар белән  бәялисез. Ахырдан мин тикшереп билге куярмын.(укучылар эшләрен балларда бәялиләр)

Г.Тукай – татар әдәбиятында җуелмас эз калдырган бөек шагыйрь. Ул бүген дә безнең белән, безнең арада. Мин ышанам, аның үлемсез исеме яңа буыннар белән киләчәккә атлар. Аның музейлары Тукай рухын саклар һәм  яшьләрне яңа  иҗат биеклекләренә рухландырыр.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Исемең матур, кемнәр куйган?"

Внеклассное мероприятие...

Сөйләм телен үстерү. Минем исемем.

Презентация ярдәмендә сөйләм телен үстерү...

"Адымнар "исеме астында нәшер ителүче мәктәп газетасы

3 ел  инде укучылар тарафыннан  "Адымнар"исемле  баш астында  мәктәп газетасы нәшер ителә.Газетада мәктәп, авыл тормышындагы яңалыклар,хатирәләр, кызыклы вакыйгалар, котлаулар...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)

Данная разработка является одним из примеров  эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"

:"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"...