Халыкка багышланган гомер. Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (10 класс) по теме

Абзалова Эндже Равиловна

10 нчы сыйныфның татар төркемендә сингапур системасы кулланып төзелгән, татар халкының күренекле шәхесе Каюм Насыйри эшчәнлеген гомумиләштерү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kayum_nas_dres_plany.docx32.04 КБ

Предварительный просмотр:

 МГББУ “Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 5 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема. Халыкка багышланган гомер

(10нчы сыйныфның татар төркемендә сингапур системасы кулланып үткәрелгән татар халкының күренекле шәхесе К. Насыйри эшчәнлеген гомумиләштерү дәресе).

Үткәрде. татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Абзалова Э.Р.

Тема:  Халыкка багышланган гомер

 (10нчы сыйныфның татар төркемендә татар халкының күренекле шәхесе К. Насыйри эшчәнлеген гомумиләштерү дәресе).

Максат:

1. Күренекле мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлегенә бәя бирү;

2. Төрле өлкәләргә караган хезмәтләрен барлау, иҗади проект төзү, эзләнү күнекмәләре булдыру;

3.    Татар халкында милли үзаң тәрбияләү,  язучы  ижатына  хөрмәт булдыру, әхлак тәрбиясе бирү.

Күрсәтмәлелек: портрет, интерактив такта, медиапроектор, электрон журнал, китап күргәзмәсе, проект эшләре.

Метод: репродуктив.

Алым: техник чаралардан файдалану, әңгәмә, дәреслек белән эшләү, укытучы сүзе, укучылар  чыгышы, Куиз-куиз-трейд, инсайд-аутсайд сёкл структураларын куллану, Каюм Насыйри музейлары турында видео.

Дәрес формасы: дәрес –проект яклау.

Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше. 

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

 Укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау.

-Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез  ничек? Әдәбият  дәресен  башлыйбыз.

Татар халкында элек-электән зур мирас туплап, иҗади эзләнүләргә омтылган шәхесләр күп булган. Алар арасында милләткә хезмәт итү, аның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә армый-талмый хезмәт итүчеләр дә шактый. Үткән дәресләрдә шушы юнәлеш буенча эш алып барган шәхес Каюм ага Насыйри эшчәнлеген өйрәндек, аның карашлары белән таныштык. Без Каюм Насыйриның галим, журналист-энциклопедист, тарихчы, тел белгече, фольклорчы, язучы, тәрбияче, мәгърифәтче икәнлеген  беләбез.

Бүгенге дәресебез дә  олуг галим Каюм ага Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген барлау максаты белән үткәрелә. Дәреснең темасы да “Халыкка багышланган гомер”.  Дәреснең темасын ачарлык итеп эпиграф сайланды.

                                                                Кешелекнең бер милләте булып калу өчен,

                                                                Насыйрилар кирәк халыкка.

II.Уку мәсьәләсен кую.

1.Өй эшен тикшерү.

Укытучы:

-Укучылар,  алдагы дәресләрдә алган белемнәрегезгә,  өстәмә  укыганлыгыгызга,  эзләнгәнлегегезгә игътибар итик әле. Куиз-куиз-трэйд  структурасы ярдәмендә укучыларның белемнәрен тикшерү.

1. Карточкалар ясыйбыз, битнең аскы өлеше бөкләнә, өстә сорау, аска җавабы языла, укучылар урыннарыннан торалар, урындыкларын тигезләп калдыралар, үзләренә партнер табалар, беренче сорауны кемнең чәче озынрак шул укый, җавап дөрес булса, партнер үзенең рәхмәтен белдерә, ә инде дөрес булмаса, дөрес җавапны әйтә, икенче партнер үзенең соравын укый, карточкаларны алышыналар, шулай итеп өч кеше белән очрашырга тиеш. Урыннарга утырабыз.

3. Актуальләштерү.

Укытучы:

- Бөтен гомере буе үз халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт  мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән кешеләр бар. Шундыйлар рәтенә кемнәрне кертер идегез? Җавапларыгызны дәлилләгез.

(Утыз  Имәни,  Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Разил Вәлиев, )

-Димәк, без бүгенге дәрестә мондыйлар  арасында  иң  мөхтәрәм  урыннарның  берсен  алып торган Каюм Насыйри эшчәнлегенә йомгак ясарбыз.

III.Төп өлеш. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы:

- Без бүген дәрестә Каюм Насыйри эшчәнлегенә йомгак ясарбыз.

1.Теманы тактага һәм дәфтәргә язу. 

Укытучы:

- Бүген без төркемнәр белән эшләрбез. Сез К. Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген туплауны проектлаштыру формасында эшләп килдегез һәм үзегезнең проектларыгызны якларсыз.  Бу турыда сез хәбәрдар. Проект сүзе сезгә таныш, эш алымын беләсез. (слайд)

 (Эшне яклау барышында презентациясеннән файдалана.)

I төркемнең исеме:  “Тел белгечләре”(Тел һәм матур әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге)

Тел белгечләре чыгышы :

К. Насыйри  татар теленең әдәбият hәм фән теле була  алуын  hәм  шуңа  хаклы  икәнлеген  исбат  итә.  Ул татар  теле  гыйлемен  үстерүдә  hәм  сүзлекләр төзүдә әhәмиятле  әшләр башкара. Татар теленең  аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр  бастырып  чыгара. Татар теленең фәнни-терминологик  эшенә  күп  хезмәт  куя.  Ул  татар теленең  үз жирлегенә  нигезләнгән  терминнарны  булдыру  белән  беррәттән, халыкара  гомуми  терминнарны  русча кулланылганча  алу ягында була. Татар теленең беренче фәнни грамматикасын да К. Насыйри кулланышка керткән. Ул үзенең бу китабында: “Этимология-белемнәрнең анасы, грамматика-атасы”, дигән.

1.“Нәху китабы” (татар теле синтаксисы). Русча төзелгән. Бу татар телен өйрәнүче  руслар өчен .

2.“Кыскача татар нәхүе” (татар теле синтаксисы, 1860). Бу татар телен өйрәнүче  руслар өчен кулланма.

3.“Ләhжәи татари ”(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1895). Бу – татар теленең фәнни  грамматикасына нигез салучы икәнлеген күрсәтә) .

4.“Әнмузәҗ”(1895)- бу сүз үрнәк, өлге мәгънәләрен бирә. Китапта телебезнең морфология(сарыф) һәм синтаксистан кагыйдәләре бәян ителә.

5.“Кавагыйде китабәт”(1892) Автор искәртүенчә, бу китап – язу һәм орфография кагыйдәләре турында.

6.“Иҗек”-эчтәлеге белән бу китап Әлифбага туры килә.

Укытучы :  К.Насыйри: “Без-татарлар, телебез-татар теле, мөстәкыйль hәм төзек кагыйдәле камил тел ул, ”- дигән.

 Ул интернационалист рухлы кеше : туган илнең патриоты булырга өнди, татар  hәм  рус  халыкларының дуслыгын яклый. Рус телен үзләштерүне әhәмиятле эш дип исәпләвен кат-кат әйтә. К. Насыйриның тел өлкәсендә башкарган эшләре- гомере буена дәвам иткән иң зур хезмәтләреннән берсе.

II төркемнең исеме – “Фольклорчылар” ( К. Насыйри һәм халык авыз иҗаты)

Фольклорчылар чыгышы :

К. Насыйри борынгы  кабер  ташларындагы язуларны укый , авыл тарихларын  язып ала,  гореф-гадәтләрен  йолаларын өйрәнә, жырлар, бәетләр, әкиятләр җыя. Тарихның Болгар тарихына бәйле булуын ачыклый. Унтугызынчы йөздэ К.Насыйрины  фольклорчы-галим , телче-галим буларак, Н. Исәнбәткә тиңләргә мөмкин.

1.”Кырык бакча ” хезмәтендә әйтемнәр тупланган. (296 мәкаль-әйтем, 116 жыр, бәетләр, әкият-табышмаклар.)

2.”Фәвакиhел -  җөләса фил әдәбият ”. (Әдәбият  турындагы  мәҗлесләрнең  жимешләре ). Хрестоматия. 27 табышмак китерелә, халык жырлары, бәетләр, 309 мәкаль, әйтем бар.

 3.“Казан татарларынын ышанулары hэм гореф-гадәтлэре”.(Иң борынгы ышануларын, мифларын , мифик образларын , әкиятләрен бастырган ).

 4. “Казан татарларының әкиятләре ”.Татарча hәм русча 11 әкият басылган.

 Укытучы : Телебездә булган бәетләр, шигырьләр, мәкальләр,табышмаклар,  башваткычлар  гаять  төзек  ритмлы  hәм  рифмалы  итеп  төзелгәннәр; мәгънәне тулы hәм матур бирүдә башка телләрдән hич тә ким түгел.Татар мифологиясендәге  Су анасын, Шүрәлене әдәбиятта беренче булып кулланган кеше – Каюм Насыйри .

(Укучылар үзләренең иҗади эше итеп, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре язылган буклетлар, календарь тәкъдим итәләр.)

III төркемнең исеме – “Галимнәр”( К. Насыйри һәм фән)

Галимнәр чыгышы :

Татар халкын төрле фән нигезләре белән иң беренче  таныштыручы кеше К. Насыйри була. К.Насыйри  үзенең  гыйльми  эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлап жибәрә. Аның үзе исән вакытта ук татар hәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40лап китабы дөнья күрә :

“Буш вакыт ” хезмәте. Анатомия, табигать белеменнән кыскача мәгълүматлар белән таныштыра. Ул математика буенча” Хисаплык”, “Гыйльме һәндәсә” (геометрия), география буенча “Истыйляхате җәгърафия”, “Җәгърафия кәбир”  (I, II, III кисәкләр) дәреслекләре, игенчелеккә караган “Гыйльме зирагать”, ботаникадан “Гөлзар вә чәмәнзар” китапларын бастыра. Гыйльми һәм әдәби хезмәтләре басылып чыга башлагач, кеше күзенә күренгән саен аны төрлечә мәсхәрәләп сүгәләр, хурлыйлар, аноним хатлар белән куркытып, эшеннән туктатмакчы булалар. Шул ук вакытта укучы яшьләр, тюркологлар аның хезмәтләрен хуплыйлар. Ул Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Ш. Мәрҗани, Г.Ильяси  кебек укымышлылар белән Казан  университеты  каршындагы Археология, тарих, этнография, жәмгыяте  утырышына йөри, докладлар ясый. Шулай итеп,  ул рәсми рәвештә фән хезмәткәре итеп таныла. Дәреслекләр, китаплар яза.  Гаризалар язып бирә,  тәрҗемә итә, китаплар сата. Дәреслекләренә карталар сыза, басылган китапларны төпли, рәсемнәр төшерә. Математика, география, табигать фәннәре буенча татарча терминнар-безгә Каюм Насыйри калдырган мирас.

Укытучы:

    -Минем сезгә бер соравым бар: галим буларак ул кемгә охшаган? (Русның мәшһүр тюркологы Н. Дмитриев аның галим буларак эшчәнлеген Леонардо да Винчо hәм Ломоносовка охшата).

 

IV төркемнең  исеме – “Мөгаллимнәр” (Мөгаллимлек һәм тәрбия)

 Мөгаллимнәр чыгышы: 

   К. Насыйри – балалар укытуда дәрес һәм тәрҗия алымнарын яңача кору буенча мәгариф өлкәсендә үзеннән соң киләчәк буыннарга зур мирас калдырган шәхес.  Бүгенге көндә ул халык педагогикасы буларак билгеле. Ул үзенең укытучы хезмәтен духовное училещеда, аннан соң шуның дәвамы булган семинариядә татар теле мөгаллиме булып эшләүдән башлый.  Ул русларга татар теле өйрәтүгә 15 ел гомерен багышлый. Аның семинариядәге бер шәкерте П.П. Масловский соңыннан татар теле буенча галим булып китә. К. Насыйри 1871 нче елда татар балаларына русча укытуны татар мәгарифе тарихында иң беренче оештырып җибәрүче була.  

Тәрбиячеләр чыгышы :

 “Китаб –әт -тәрбия”. Биредә 113 тәрбия бирелгән .

16 нчы тәрбия: Локман хәкимнән сорадылар : “Син әдәпкә кемнән үрнәк алдың?” диделәр .Ул : “ Әдәпсезләрне күреп , әдәпле булдым”,- диде  .

 42 нче  тәрбия: “Һәрбер сереңне дустыңа әйтмә, дошманыңа зарар итмә”.

46 нчы тәрбия: “Халыкка  икмәк-тоз  күрсәтмәгән кешенең  үлгәч  тә исемен телгә алмаслар.”

 52 нче тәрбия: “Берәүгә бер яхшылыгың тисә-сөйләп йөрмә,  берәүдән  яхшылык  күрсәң –фаш  кыйл,  онытма.”

64  нче  тәрбия: “Адәмнең  җанына  тия  торган  сүз  әйтмә.”

113 нчы тәрбия: Әй, угыл, берәү азгыннарга  иярсә, ул  кешенең  дене  бөтен булмас. Әгәр  берәү  бер әшәке кешене мактаса, халык арасында үз кыйммәте бетәдер.

    Нинди олы фикерләр болар!

Укытучы:

К.Насыйриның хыялы нинди булган?(Татар халкын белемле, тәрбияле итү, татарны татар итеп таныту.)

Укытучы:

- Рәхмәт, укучылар. Каюм Насыйри эшчәнлеген беләсез икән, аның хезмәтен барлау буенча  күп материал тупланган, эш төрләре дә бик кызыклы.

IV. Ял итү.  

V. Белемнәрне ныгыту.

Укытучы:

-Сез Каюм аганың әдәби язмалары белән таныштыгыз, үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап, үзегез дә гомум күзәтүләр ясарга өйрәндегез. Дәреслектә җыентыктан үрнәкләр бирелгән. Без алар белән инде таныш. Үзегезгә ошаган бер җыентыкка бәя бирүегез сорала. Дәреслек белән эш

4. Белемнәрне куллануда яңа ситуация тудыру.

 - К. Насыйри гомере буе татар халкын мәгърифәтле, белемле итәргә тырышып яши.

-Укучылар, белем алу турында һәрберегезгә мәгълүм нинди мәкаль беләсез?

(Белем алу- энә белән кое казу һ.б.)

VI. Бәяләү. VII. Өй эше бирү 

 1.Каюм Насыйри һәм татар фольклоры.

2.Каюм Насыйриның татар рухи тормышында тоткан урыны.

VIII. Рефлексив йомгаклау өлеше.

1. Әңгәмә.

 - Кадерле, укучылар, мин бүгенге сөйләшү сезнең өчен мөһим һәм файдалы булса иде дигән теләктә калам. Чөнки газиз халкыбызның ирешкән уңышлары, яулаган үрләре, башка милләтләр арасында ким-хур булмавы, Каюм ага кебек аксакалларыбызга бәйле. Үз чиратыбызда без дә аларны хөрмәтлибез, исемнәрен данлыйбыз. Алардан үрнәк алсак иде.

Хәзер алган белемнәребезгә йомгак ясар өчен, Инсайд-Аутсайд Сёкл структурасы кулланып, сөйләшеп алыйк. Бер- беребезгә каршы карап, ике әйләнә ясап басабыз, бит партнерларыбызны сәламлибез.

Укытучы сорау бирә, 3-5 сек уйлыйлар, һәрберсе 30 сек дәвамында үзенең фикерен әйтергә тиеш, тагын 30 сек дәвамында икенче парнерның җаваплары тыңланыла, эчтәгеләр уңга борылып, 4 кешене кычкырып саныйлар да, туктап, үзләренең яңа партнерларына сәлам биреп,яңа партнер табалар.

Сорау. Каюм Насыйри хезмәтләрен өйрәнү безгә ни өчен кирәк?

Сорау. Каюм аганың нинди сыйфатлары сездә соклану тудырды?

( аң-белемгә омтылуы, гыйлемле булуга этәрүе, тел үсешенә өлешен кертүе, халык авыз иҗаты белән кызыксынуы;)

–Укучылар, бүгенге көндә Каюм аганың исеме ничек мәңгеләштерелә соң?

-К. Насыйри исемендәге премия булдырылган.

-Урамнарга исемнәр бирелгән.

-К. Насыйри музейлары бар: Казан, Ачасыр авылы. Бу ике музей турында видео материал карап китсәк, бик яхшы булыр иде.

-Укучылар, өстәп әйтәсем килә: К. Насыйри исемендәге фәнни-эзләнү укулары оештырыла. Без дә бу өлкәдә үз өлешебезне кертербез дип өметләник.

Йомгаклап, шагыйрә  Э. Шәрифуллинаның "Каюм коесы" исемле поэмасыннан юллар китерәм:

                Санап кына бетерерлек түгел

                Каюм бабабызның хезмәтен.

                Без белгәне – диңгездән бер тамчы,

                Бер тмачының меңдер хезмәте.

Киләчәктә дә хезмәтләрен зур игътибар белән өйрәнербез, аны хөрмәт белән искә алырбыз дигән теләктә дәресебезне тәмамлыйбыз.

-Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

Фәнгә һәм мәгарифкә багышланган гомер

Гомерен фәнгә һәм мәгарифкә багышлаган бөек шәхес, мәктәбебезнең элеккеге директоры Илгизәр Тимергалиевичның хезмәт юлына багышланган хезмәт....