Авылның мәдәни - рухи мирасы
материал
Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте гасырлар дәвамында оешкан. Язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар, актерлар, рәссамнар, сынчылар, архитекторлар, иҗак коллективлары бу эшкә үзләренең лаеклы өлешләрен керткән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
avylnyn_mdni_-ruhi_mirasy.docx | 20.9 КБ |
Предварительный просмотр:
Сүземне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның безгә- яшь буынга мөрәҗәгате белән башлыйсым килә:
“Кадерле дустым!
Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте гасырлар дәвамында оешкан. Язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар, актерлар, рәссамнар, сынчылар, архитекторлар, иҗак коллективлары бу эшкә үзләренең лаеклы өлешләрен керткән.
Бу- безнең тарихыбыз, горурлыгыбыз.”
Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиевның да нәкъ шул хакта әйтелгән кыйммәтле сүзләре бар: “Үзеңнең үткәнеңне өйрәнми-белми торып, яхшы киләчәк төзеп булмый. Ватан , туган якның кабатланмас гүзәл табигате, аның кешеләре-ул безнең язмышыбыз. Шатлык-кайгыларыбыз, тормыш сынаулары күп яктан шуңа бәйле”.
Авылның әдәби мирасы... Минемчә , ул байлык- андагы халыкның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, җырлары- моңнары, әкиятләре, бәетләре, мәзәкләре, кылган изге гамәлләре, сөйләме... Авылдагы һәр йорт, музейлар, парклар, чишмәләр... Урманнар, болыннар, һәр үлән, һәр чәчәк алар да рухи мирас .
Минем туган- үскән авылым “Дөбъяз» дип атала. “Дөбъяз» атамасы дөнья картасында да берәү генә! XVII йөзләрдә барлыкка килгән авылыбызга әлеге исемне ерак гасырларда яшәгән, шушы авылга нигез салган әби-бабаларыбызның берсе кушкан бит инде! “Дөбъяз» сүзе “төп яссылык”, “төп болын” дигәнне аңлата, диләр. Авыл атамаларының килеп чыгышын өйрәнүче райондашыбыз,профессор Фирдәүс апа Гарипова да шул фикерне әйткән.
Әтнә ягыннан килгәндә, таудан аска төшкәндә Дөбъязыбыз уч төбендәге асылташ кебек балкып тора.Төзек матур йортлар, асфалҗт түшәлгән урамнар, дистәдән артык кибет , 2 катлы шифаханә, 100 еллык тарихы булган 3 катлы урта мәктәп, өр-яңа мәдәният йорты, почта, элемтә бүлеге, саклык банкы бүлекчәсе, музыка мәктәбе, “Гөлчәчәк” балалар бакчасы, юллар төзелеше бүлеге, 2 даруханә, “ “Каскад” тау чаңгылары комплексы, 2 чәчтараш, Дөбъяз авыл җирлеге бинасы, янгын сүндерү бүлеге. Барысы да төзек, заманча биналарда.
Авыл җирлеге Зур һәм Кече Солабаш, Шыпшыйк, Торнаяз, Таршна, Дөбъяз авылларын берләштерә .
Һәр авылның үз тарихы, үз горурлыгы бар. Иң зур байлыгы-аның кешеләре, аларның гүзәл эшләре. Менә шулар киләчәк буынга горурланып сөйләрлек матур гамәлләр калдыра.
Кече Солабаш ... Сула елгасы буена урнашкан. Бу авылда бөек шәхес, тарихчы Хәсәнгата Габәши яшәгән. Кабере дә шул авыл зиратында. Аның улы Солтан Габәши- композитор, беренче татар операларын (“Сания” һәм “Эшче2 опералары) иҗат итүче (Васили Виноградов һәм Газиз Әлмөхәммәдев белән берлектә). Аның “Кәккүк” җыры-легендар әсәр. Бу авылда берничә ел элек бик матур мәчет салдылар. Аны шул авылда туып үскән бер эшмәкәр абый төзеткән. Узган көздә шул мәчет янында “Хыял бакчасы” дип исемләнгән ял паркы ачылды. Ул да шул изге күңелле кешенең изге гамәле! Паркның матурлыгы!
Шагыйрь –Галимҗан Мөхәмитшин (1911-1938) шул авылдан.Берничә китап авторы (“1934”, “1935”, “Яшьлек дәвам итә”һ.б.) .Бүгенге көндә басыла торган
Торнаяз авылы... Гомере буе Татарстан радиокомитетында диктор булып эшләгән шәхес Васфикамал Саттарова- шул авылдан. Кабере дә Торнаяз зиратында.
Шыпшыйк авылы... Шунда туып үскән Әкрам абый Хәйретдиновның кызы- Клара Хәйретдинова. Җырчы, Казан консерваториясендә укытучы, профессор. Клара апа безнең Дөбъяз урта мәктәбендә 9, 10 нчы сыйныфларда белем алган.
Дөбъяз халкы-эшчән, тырыш, белемгә омтылучы халык. Авылым кешеләре турында Дөбъязыбызда яшәгән, мәктәбебездә белем алган язучы Альбер абый Хәсәнов менә ничек яза:” Дөбъяз халкының күңелендә һәрчак изгелек. Бу матур сыйфатлары аларның җырларында чагыла:
...Без бит Дөбъяз районы.
Дуска түгел, дошманга да
Теләмим аерылуны.
…Без Дөбъязлар бит әле
Без кавышсак, дөньяларын
Җәннәт итәрбез ңле...”
Әлеге юллар Альберт абыйның “Без Дөбъязлар бит әле...” исемле язмасыннан (“Биектау хәбәрләре”, 4 нче гыйнвар, 2013 нче ел, №1(9371)
Язмадагы менә бу юллар бигрәк матур: “...Дөбъязымны» Парижга да, Лондонга да алыштырмыйм. Чөнки мин җир йөзендә байтак яшәп , күпне күрдем. Шулардан чыгып язам, дөньяда «Дөбъяз кешесе» дигән аерым категория бар.Утка керсә дә, югалып калмый торган, бик терчә, кешегә мәрхәмәтле, тәвәккәл, үзләренекен ятка бирмәсләр, кешенекенә кул сузмаслар, чын мәгънәсендә горур егетләр алар”.
Дөбъяз халкы матурлыкны, тәртипне, чисталыкны ярата. Аның бу сыйфаты йорт-җирендә, киемендә, үз-үзен тотышында да күренә. Бездә бер-берсенә охшаш йортны күрмәссең. Һәр бина үзенә бер төрле. Йортларны, Дөбъяз егетләре Хәбибуллин Радик, аталы-уллы Әгъзәм һәм Рамил Мөхәммәтҗановлар, Ибатуллин Илдус бригадасы төзи.
Ә менә Мөхетдинов Илфатның тимердән эшләнгән бизәкле капкаларын, рәшәткәләрен урындыкларын күрсәгез!
Лидия апа Гыйльманова- челтәрле шәлләр бәйләүче уңган авылдашыбыз.
Авылыбыз саф сулы чишмәләре белән дә дан тота. Алар бизәкле биналар эчендә. Аларны да Дөбъяз егетләре төзегән.Үзләрен саклап, кадерләп торган авылдашларга рәхмәтләр әйтеп, челтер-челтер агалар да агалар салкын сулы чишмәләр!
Дөбъяз читекләре… Әлеге милли аяк киемнәре элек-электән дан тоткан. Йомшак күннән бизәкләп тегелгән уңайлы аяк киемнәрен хәтта чит илдә дә беләләр.
Бер вакыйга мәзәккә охшаш. Авылдашыбыз, сугыш ветераны озак еллар Чыршы авылында колхоз рәисе булып эшләгән, аннан Әлдермештә мәктәп директоры булган Әгъзәм абый Җәләлиев Германиягә сәяхәткә баргач була хәл.
Шәһәр урамнарының берсендә йөргәндә бик озын чиратка баскан кешеләрне күрә.Карый: бик матур, чигүле чүәкләр саталар.Хатыны Сания апага бүләк итәр өчен ул да сатып ала. Кунакханәгә кайткач, исе китә: олтан астына “Дубъязы» дип тамга салынган! Дөбъяз чүәкләре менә кая барып ңиткән!
Әлеге фабрикада тегелгән чигүле читекләр “Казан” ансамбле биючеләре аягында да!
Берничә ел элек ул aабрикада эшләүчеләр Франциядән килгән заказ буенча 17 пар читек хәзерләгәннәр. Чигүле түбәтәйләр, чигүле камзуллар... Искитмәле матурлар. Швецариядә яшәүче балерина апа да шушы фабрикада үзенә аяк киеме тектергән икән!
Дөбъязлар –җырга-моңга гашыйк кешеләр. Шуларның берсе – тумыштан ук күзләре бөтенләй күрмәгән кеше- Һавил абый Сафин. Үзлегеннән тальянда, баянда, аккордеонда , фортепианода уйнарга өйрәнгән, гомере буе авыл һәм район халкына матур җырлары, моңлы көйләре белән рухи азык биргән легендар шәхес ул. Балалар бакчасында, мәктәптә, клубта бер генә чара да аннан башка узмаган!
Дөбъяз егетләре Алмаз Шәрифуллин, Алсу һәм Рамил Кадыровлар-“ Айфара” төркеменнән. Алмаз Шәрифуллин “Ак каен “ җыры белән,ә Рамил Кадыйров “Тулганай” җыры белән танылды.
“Тулганай” җырының сүзләре Дөбъяз егете Р.Галимов язган. Аның бик күп шигырьләренә көй иҗат ителгән, “Мәктәбем” шигыренә Рамил Курамшин музыка язган. Әлеге шигырьгә җырчы Л. Муллагалиева да көй иҗат иткән. Бу җырның сүзләре мәктәбебез диварына беркетелгән. “Дөбъязым” шигыренә композитор Риф Гатауллин музыка язган. Р.Галимовның “Әйдә халыкка хезмәткә” поэмасы Президентыбыз М.Ш.Шәймиевның 70 еллыгына багышланган “Үзәгең алтын синең” дигән китапка урнаштырылган.
Дөбъяз егете Илфат Камалиев К. Тинчурин исемендәге театр актеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Дөбъяз кызы Камалова (Гайзуллина) Альбина Г.Кариев исемендәге театр актрисасы.
Ильфат абый да, Альбина апа да –безнең Дөбъяз мәктәбендә укыганнар!
ТНВ да эшләгән авылдашыбыз Фәрит абый Галиев һәм Илгиз абый Вафин белән чиксез горурланам мин!
Дөбъязның үз рәссамы да бар.Ул Бикмуллин Сәлим абый. Ул ясаган картиналар , рәсемнәргә таң калырлык.
Безнең Дөбъязда бәет язучылар да бар. Шуларның берсе –гомере буе авыл китапханәсендә эшләгән Наилә апа Сибгатуллина. Ул иҗат иткән бәетләр: “Мәгъсүмә бәете”, “Мәрьям» бәете, “Радик бәете”, “Максим бәете”, һәр бәеттә –кешеләрнең фаҗигале язмышлары.
Дөбъяз авылы... Дөбъяз кешеләре... Дөбъяз төбәге... Дөбъяз читекләре... Дөбъяз районы... Дөбъяз сөйләме... Бу төшенчә “Татар теленең диалекталь сүзлегендә дә бар.
Дөбъязларның теле дә үзенә бер. Бу хакта язучы А. Хәсәнов болай ди: “Дөбъязлар таныш таныш булмаган кешесенә дә тәмле тел белән “җаныем” дип дәшәләр.”( “Без Дөбъязлар бит әле...”, Биектау хәбәрләре”, 2013 нче ел, 4 нче гыйнвар, № 1 (9371)
Бу матур сүзне Дөбъязлар хәтта ачуы килгән кешегә дә әйтәләр : “И җаныем, шуны да белмисең”, “И җаныем, ник усалланасың?”, И җаныем, бигрәк пошмас инде үзең” һ.б.
Дөбъязда бәйрәмнәр дә бик матур уза. Бәби туе, Кызыл туй, никах туе, юбилейлар, авыл көннәре. Иң матуры Сабан туе. Ул чишмә буендагы болында уза. Чишмәнең исеме дә –“Сабан туе чишмәсе”
Соңгы елларда урам бәйрәмнәре үткәрелә башлады. 2018 нче елда шул болында үткән бәйрәмне карарга Бөтендөнья татарлары җәмгыятеннән дә килгәннәр иде. Бу чараны “Самавыр бәйрәме” дип тә, “Урам бәйрәме” дип тә атап була. Авылдагы дистәдән артык урам берсен берсе уздырып хәзерләнгәннәр. Өстәлләрдә милли ризыклар, татар халкының көнкүрешен чагылдырган әйберләр: киемнәр, савыт –саба, музей экспонатлары. 30 дан артык төрдә милли ризыклар алып килгәннәр иде бәйрәмгә. Җыр – бию белән үрелеп барган бәйрәм һәр кешегә ошады. Күптән түгел генә Һади Такташ урамында яшәүчеләр “Урам бәйрәме” уздырдылар.
Дөбъязыбыз турында бик күп сөйләргә була. Авыл уртасында урнашкан мәчет хакында да әйтеп үтик әле. Аны төзү өчен Төркиядә яшәүче якташыбыз ( дәү әтисе Дөбъязныкы) Гөлтан апа Ураллы бик күп алтын акчалар биргән. Ул Дөбязга бик еш кайта иде. Кайткан саен авылыбыз тавына менәргә ярата икән. “Күзләрендә – яшь , сагыш, моң, Туган якны сагыну сагышы”, - дип сөйли туганы Энҗе апа Мәүлиева.
Менә шундый ул минем Дөбъязым, аның кешеләре. Матур авыл, газиз авылдашлар. Аларны яратмый мөмкин түгел. Читтә яшәүчеләре сагына, юксына.
Тикмәгә генә аның турында җырлар, шигырьләр иҗат ителмидер! Менә берсе:
Кыр казлары кичке һаваларда
Каңгылдашып очып үттеләр.
Кошлар моңы хыялымда мине
Туган якка алып киттеләр.
Ашкынамын сиңа һәр язларда.
Мин – адашып калган кыр казың.
Сагыну – сагышларны канат итеп,
Сиңа кайтып киләм. Дөбъязым.
Юл буенда үскән ак каеннар,
Җитәкләшеп кая ашыга?
Әйтерсеңлә ак күлмәкле ярым
Йөгерә-йөгерә килә каршыма.
Таулар кочагында. Түбәнлектә
Балкып утырасың, Дөбъязым.
Син көтәсең чит җирләрдә яшәп,
Иңри – иңри очкан кыр казың.
( Р.Галимов. “ Дөбъязым” Риф Гатауллин көе)
Әнә шундый матур ул минем туган ягым, туган авылым – Дөбязым. Үткәне гыйбрәтле, сокланырлык. Бүгенгесе матур, ә киләчәге тагын да гүзәлрәк булыр. Мин шуңа ышанам.
Дөбъязым! Без синең балаларың. Сине бик – бик яратабыз. Үс, чәчәк ат, мәңге яшә, газиз туган ягым, гомер бишегем!
Без дә синең даныңны арттыруда үзебездән лаеклы өлеш кертә асак иде!
Яшә авыл! Яшә, урман, болын, басу!
Яшәгез, чишмәләребез! Яшәсәгез, без дә яшәрбез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халык җырлары- иң кадерле мирас
Мастер класс по музыке...
Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.
Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге...
Научное общество учащихся "Мирас"
Положение о НОУ "Мирас", устав, план работы, отчеты за 2008-2009уч.г,2010-2011уч.г....
"Мирас юлы" программасы
Варислар белән эшләү өчен "Мирас юлы" программасы (стендка материал)...
"Прометей мирасы" - химик кичә
Методическая разработка внеурочной деятельности для младших школьников...
Халкыбызның бай мирасы аркылы укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү
Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче...
Инша "Авылның мәдәни мирасы"
Авылның мәдәни мирасы...