"Мирас юлы" программасы
материал по теме

Варислар белән эшләү өчен "Мирас юлы" программасы (стендка материал)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon miras_yuly_program._stendka_materiallar.doc141.5 КБ

Предварительный просмотр:

Без варисың синең, Татарстан.

/марш/

Сания Шәрәпова сүзләре һәм көе

1. Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

     Без тарихны төптән өйрәник

     Ирек өчен шәһит булганнарны

     Онытмыйк без искә төшерик!

КУШЫМТА:

          Без варисың синең синең Татарстан

                               Улларына лаек алмашлар.

                         Яшел, ак, кызыл төсләрне алган,

                         Галстуклы безнең нык сафлар.  

2. Ирек өчен олы юлга чыктык,

    Илләр яулау түгел уебыз.

    Алга куйган изге максатларга

    Тугры булыр безнең юлыбыз.

3. Без тынычлык иле балалары

    Туган телдә укып үсәбез.

    Безнең дуслык, югалмаслык дуслык

    Гасырларны бергә кичәрбез.

“МИРАС ЮЛЫ” ПРОГРАММАСЫ

Тормыш ул берсеннән-берсе кызыклырак вакыйгалардан һәм маҗаралардан тора. Аның эчендә кайнаганда гына тирә-юньдәге кешеләрне, табигатьне, аның серләрен аңларга мөмкин.

Варислар күп беләләр һәм күп эшлиләр. Мәсәлән, табигатьтә ориентлаша, чатыр кора, учак тергезә алалар, яңгырлы көнне коры калу, “диңгез төене”н бәйләү һәм чишү серләрен беләләр. карта һәм компас белән дөрес, төгәл эш итәләр һ.б.

Варис булгач, син үзең белгәннәрне башкаларга да өйрәтә аласың. Чөнки бездә һәр варис башкаларга да ярдәм итә. Син дә теләсә кайсы вакытта ярдәмгә әзер булырга тиешсең. Кешеләр сиңа таянырга мөмкин икәнлеген белсеннәр. “Әзер бул!” дигән девизыбыз үзең һәм мохтаҗлар турында кайгыртырга әзер булуың турында сөйли. “Һәр көнне игелекле эш башкарырга!” – дигән өндәмә гаиләңә, дусларыңа, җәмгыятькә файдалы булуыңны раслый. Синең көн саен кылган яхшы эшең башкаларның тормышын күркәмрәк итә.

Варис буларак, син физик яктан көчле, акыллы һәм намуслы кеше, чын гражданин булырга тиеш. Безнең Берлек сиңа шундый булырга ярдәм итәр.

ВАРИСЛАР КЕМНӘР СОҢ АЛАР?

Бу сорауга болай дип җавап бирергә була: алар-юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә; алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар – күп нәрсә белән кызыксынучылар, тирә-якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул – яшь разведчик, туган як табигате серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче, тикшерүче. Ул – үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф- гәдәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.

ВАРИСЛАРНЫҢ  ТАНТАНАЛЫ ВӘГЪДӘСЕ.

Мин,__________, үзем теләп, Татарстан варислары Берлегенә керәм,  варисларның законын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирәм.

ВАРИСЛАРНЫҢ ЗАКОНЫ ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘРЕ.

Варислар берлеге әгъзаларының законнары һәм традицияләре – алар үз-үзеңне тоту кагыйдәләре ул. Аларны һәркем үтәргә тиеш.

Гражданлык традицияләре

  1. “Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины  булырга тырыша”.

Дөреслек традициясе

  1. “Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора”.

Игелеклелек традициясе

  1. “Варис – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый”.

Үсеш традициясе

4.         “Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла”.

Мирас традициясе

5.          “Варис табигатьне, туган ягының мәдәниятен уяу саклый”.

ТАТАРСТАН ВАРИСЛАРЫ БЕРЛЕГЕ –ТВБ

ВАРИСЛАРНЫҢ ДЕВИЗЫ:

“ТУГАН ИЛ, МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК ҺӘМ ГАДЕЛЛЕК ӨЧЕН КӨРӘШКӘ ҺӘРВАКЫТ  ӘЗЕР БУЛ!”

БЕЗНЕҢ СИМВОЛЛАР:

  зәңгәр- безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, тормышта да дөрес юнәлеш сайлый белү, юлдан читкә тайпылмау кирәк;

  яшел- безнең Җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр, диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр;

  кызыл- игелеклелек төсе ул, кешеләргә игелек кылучы, аларга үз җаныңның җылысын  өләшүче булган күңелнең бер чаткысы.

ЭШНЕ НИЧЕК ПЛАНЛАШТЫРЫРГА?

Планлаштыру – мавыктыргыч эш.

  1.  үзебез планлаштырабыз;
  2.  үзебез оештырабыз;
  3.  үзебез үткәрәбез;
  4.  үзебез йомгак ясыйбыз

БЕЗНЕҢ ЮНӘЛЕШЛӘР:

Варис эшләрен башлаганда дөрес юнәлеш алу өчен биш почмаклы йолдызчыктан файдаланырга мөмкин. Йолдызчыкның нурлары эш юнәлешләрен күрсәтә.

Хезмәт

Һөнәрләр                                                                  Тынычлык

                                 

    Ятышлылык                                              Кайгыртучанлык

Хезмәт- файдалы эшләр башкару һәм укуда бер-береңә ярдәмләшү ул.

Тынычлык - әйләнә-тирә мохит турында кайгырту, туган якны өйрәнү, теләктәшлек ярминкәләре, тынычлык турында җыр фестивальләре үткәрү.

Кайгыртучанлык - шәфкатьлелек, өлкәннәргә һәм кечеләргә булышу, ялгызлар һәм авырулар турында кайгырту. (Кибеткә бару, өй җыештырырга ярдәм итү, хат укып, я хат язып бирү һ.б.)

Ятышлылык - күңелле спорт стартлары, зирәкләр һәм тапкырлар клублары, концертлар оештыру, файдалы һәм кызыклы итеп ял итә белү.

Һөнәрләр - варислар сборларында сәяхәтләр

вакытында һәм көндәлек тормышка кирәкле һөнәрләрне үзләштерү.

ВАРИСЛАРНЫҢ БИЕКЛЕКЛӘРЕ:

Варислар биеклеге- синең оешмадагы үсеш программаң һәм осталыгыңны арттыру юлы, өзлексез үз өстендә эшләү ул. Бу биеклекләрнең төп кыйммәте- син ирешкән осталык, син ия булган зирәклек, синдәге тәҗрибә.

I биеклек - “ВАРИС”

II биеклек - “ӨЛКӘН    ВАРИС”

III биеклек - “ВАРИС - ИНСТРУКТОР”

“ВАРИС”  исеменең  I  биеклеге

Бу биеклекне яуларга әзер булу өчен вариска түбәндәгеләрне эшләү таләп ителә:

1. Варисларның законнарын, традицияләрен, девизларын, шигарен (өндәмәсен ) белү.

2. Үз республикаңның, шәһәреңнең, районыңның тарихын белү өчен өч халык җырын һәм биюен башкару.

3. Үзеңнең звеноң һәм аның флагы турында сөйли белү.

4. Экстремаль шартларда карар кабул итә белү;

   .табиб, милиция, янгын сүндерүчене чакыру;

   .беренче медицина ярдәмен күрсәтү (кечкенә җәрәхәтне юу, бәйләп кую, кулга кергән шырпыны алу, авыруны дөрес итеп күчерү, аңын югалткан кешегә ярдәм итә белү).

5. Бинада һәм урамда өстәл һәм спорт уеннары оештыру, кечкенәләрне уйнату.

6. Хезмәтеңне дөрес итеп оештыру, вазифаларны дөрес бүлү һәм аларның үтәлешен тикшерү.

7. Көннәрне дөрес бүлү.

8. Отрядның яраткан җырларын белү һәм башкару.

9. Кунакта, урамда, транспортта, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

10. Урманда  йөри белү. Үләннәрне, үсемлекләрне, агачларны, куакларны, кошларны, җәнлекләрне танып, сүрәтләп бирү.

11. Беркөнлек ике сәяхәттә булу:

.төеннәрнең төп төрләрен белү, аларның ни өчен кирәк икәнлеген аңлату;

.учакны дөрес тергезә һәм сүндерә белү;

.сәяхәт өчен кирәкле әйберләрне сайлап ала белү, биштәрне дөрес тутыру;

.компас белән эш итә белү;

.картадагы шартлы билгеләрне белү:

.карда яки юеш җирдә кеше, велосипед, мотоцикл, автомобиль һәм җәнлек яки кош эзен танып белү...

12. Сәяхәттә чакта кирәк булачак куркынычсызлык кагыйдәләрен белү, велосипедта йөрү.

13. Киемеңә ямау салу, үз кулың белән вак-төяк әйбер эшләү, кул белән тегә торган җөйләрне белү.

14. Ризык әзерли, өстәл көйли белү.

15. “Ким” уенында 10 әйберне санап чыгу (истә калдыру вакыты – 1 минут).

16. Иртәнге гимнастика өчен 10 физик күнекмә ясап күрсәтү. Аларны көн саен үтәү.

17. Үзеннең спорт нәтиҗәләреңне белү( җирдән этелү, турникта

 тартылу, озынлыкка сикерү, 500 метрга йөгерү).

18. Звено әгъзаларың өчен файдалы эш башкару: кызыклы очрашу,

 кичә, уен.

19. Теләгән берәр һөнәр сайлап алу.

“ӨЛКӘН   ВАРИС” – II  биеклек

“Өлкән варис”ның II биеклеге өчен түбәндәге эшләр таләп ителә:

  1. Татарстан варислары Берлегенең оештыру төзелешен, “Мирас юлы” программасын белү.
  2. Безнең республиканың балалар оешмаларын белү.
  3. Звено һәм отряд сборлары үткәрү.
  4. Дәүләт байрагын, отряд флагын куллана белү.
  5. Республиканың тарихи үсешенең төп этапларын белү. Шәһәрегезнең, районыгызның тарихи урыннарына экскурсияләр үткәрергә әзер булу.
  6. Спорт ярышлары, эстафеталар, конкурслар уздыруның кагыйдәләрен белү.
  7. Звенода үткәрелгән эшләрне анализлый белү.
  8. Табигатьне саклау кагыйдәләрен белү, шуның буенча игелекле эшләр башкару.
  9. Йорт хайваннарының һәм кыргый җәнлекләрнең, кошларның эзен белү һәм тану. Сезнең якта яшәүче 10 кыргый (кош-корт, балык, имезүче) җәнлекнең рәсемен ясый белү.
  10. Республикабызда үсә торган агач, куак, үсемлек, чәчәкләр төрләрен танып әйтә белү.

11. Алты халык җыры  һәм ике бию (берсе халык биюе) башкару.

12. Төп музыкаль һәм театраль жанрларны белү.

13. Үз халкыңның сәнгатен һәм мәдәниятен белү.

14.  Бер төнлек туристик походта катнашу:

  1. . картадагы  топографик шартлы билгеләрне аңлый һәм ориентлаша белү;
  2. . карта һәм компас ярдәмендә сәяхәт маршрутын төзү;
  3. .      чатыр кую өчен уңайлы урын таба, чатырны дөрес һәм тиз итеп куя, куну өчен йокы җайланмасы әзерли белү.
  4. . урманда яңгырдан ышыклану урыны әзерләү;
  5. . берничә көнгә чатырлы лагерь кую һәм соңыннан эзен калдырмыйча җыеп алу;
  6. . 1-2 шырпы белән учак тергезү һәм аны дөрес итеп сүндерә белү;
  7. . поход шартларында ашарга пешерү өчен урын әзерләү, ике төрле аш әзерли белү, учактагы утны дөрес яндырып тору;
  8. . таныш булмаган җирдә, урманда, походта ориентлаша белү.

15. Беренче медицина ярдәме күрсәтә белү (аңны югалтканда, эссе сукканда, өшегәндә, күп итеп кан югалтканда, азык белән агуланганда, пешкәндә, елан чакканда, кулны сындырганда, сулыш алу туктаганда).

Авыруны күтәреп бару өчен носилка әзерли белү.

16. Звенода һәм отрядта хезмәтне оештыру.

17. Берәр ватылган әйберне төзәтү өчен иң гади инструментлар (эш кораллары), җайланмалар әзерләү.

18. Шәхси гигиена нигезләрен белү.

19. Тәмле ризык әзерләү, экибана, я чәчәк бәйләме ясау, иң гади өс киеме моделен эшләү.

20. “Ким” уенында бер минут эчендә 24 әйбернең 20 сен истә калдыру.

21. Азык-төлекнең бәясен белү, кибеттән әйбер, аптекадан дарулар сатып алу, гаилә бюджетын күз алдына китерү.

22. Үзеңне суда тоту кагыйдәләрен белү, ике төрле стиль белән 50 метр араны йөзеп үтү.

23. Шәфкатьлелек ярминкәсендә, концертларда яисә башка эштә катнашып, үз звеноң өчен акча эшләү.

24. Үзең теләгән тагын ике-өч һөнәр сайлап алу.

“ВАРИС- ИНСТРУКТОР” –III биеклек

Өченче биеклектә “Варис-инструктор” дан түбәндәге эшләрне үтәү таләп ителә:

  1. Республика тарихын белү.
  2. Иң мөһим халыкара балалар һәм яшьләр оешмалары турында белү.
  3. Республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнү.
  4. Һәр чирек саен звено һәм отряд эшчәнлегенең программасын төзү.

5.  Туристик поход яки җәйге чатыр лагере оештыруда катнашу

 (5 көнлек):

. чатырлы лагерь өчен җайлы урын сайлау, аны планлаштыру, утын әзерләү, балта белән эш итә белү;

. ерым яки елга аркылы чыгу корылмасы әзерләү;

. өч көнлек сәяхәттә кирәк булачак продуктлар исемлеген төзү;

. сәяхәттә иртәнге, төшке һәм кичке ашларны әзерләп, аш пешерү осталыгын күрсәтү. Сәяхәт вакытында кирәк булачак җиһазлар әзерләү;

. туристик төеннәр бәйләү;

. кыр карталарын яхшы итеп уку, андагы шартлы билгеләрне аңлау, картада үзеңнең торган урыныңны билгеләү;

. “күз белән” генә әйбернең ераклыгын һәм биеклеген ачыклау; җилнең юнәлешен билгеләү.

  1. Суга батучыны коткару кагыйдәләрен үзләштерү.
  2. Ике төрле алым белән 100 метр араны йөзеп узу, су өстендә 1 минут хәрәкәтсез тору.
  3. Поход аптечкасында нәрсәләр булганлыгын ачыклау һәм аларны дөрес куллана белү. Ясалма сулыш ясарга өйрәнү.
  4. Баш, кул һәм аяк канаганда беренче медицина ярдәме күрсәтеп, бәйләп кую.
  5. Йөрәк өянәге вакытында кирәкле ярдәм күрсәтә белү.
  6. Хастаханәдә авыруларны карап, ике көн дежур тору.
  7. Көнеңне һәм эшеңне дөрес оештыру.
  8. Берәр музыка, я матур әдәбият әсәрен сурәтләп бирү.
  9. Бәйрәм уздырыла торган бүлмәне бизәү.
  10. Тегә белү.
  11. Кунаклар кабул итү өчен табын әзерләү.
  12. Спорт ярышларында судьялык итү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ярышларда судья булу.
  13. Урамда һәм бинада спорт уеннары, эстафеталар, конкурслар үткәрү.
  14. Төрле чараларның, бәйрәмнәрнең һәм конкурсларның сценарийларын төзи белү.
  15. Өч ай буена карлыгачлар чылбырының вожатые булу. Алдан үзләштергән һөнәрең буенча алар өчен берәр түгәрәк оештыру.
  16. Тагын ике һөнәр үзләштерү.  

КАРЛЫГАЧЛАР КАГЫЙДӘСЕ:

КАРЛЫГАЧЛАР –  үз Ватанын сөя, куркусыз, намуслы, юмарт,

      игелекле булырга омтыла.

 

Девиз: “Яшь бөркетләр курку белмиләр, очар өчен киңлек эзлиләр”.

“КАРЛЫГАЧЛАР” җыры

                                   Алсу Юнысова .

Ике малай, өч кызчык-

Менә дигән йолдызчык.

Йөриләр һаман бергә,

Аерылмыйлар бер дә.

Мәктәптә дә, кырда да,

                                           Биюдә дә, җырда да,

Бигрәк уңган балалар-

“Карлыгачлар” шул алар.

Ике малай, өч кызчык-

Менә дигән йолдызчык.

Мәктәптә дә, кырда да,

                                            Биюдә дә, җырда да,

 

БЕРЕНЧЕ БИЕКЛЕКТӘ ЭШЛӘНӘСЕ ЭШЛӘР:

ОЯ; 2 кл. “Актив карлыгачлар”

  1. Карлыгач кагыйдәсен яттан белә. Группаның девизын, исемен, вожатый һәм организаторның кем икәнен белергә тиеш.

2. Сборларда   катнашырга, соңга калмаска, пөхтә киенергә.

3. Карлыгач булуы турында кемгәдер сөйли белергә тиеш.

4. Әти-әнигә булышыфрга.

5. Үзенең туган җире турында нәрсәдер белергә тиеш.

6.  Йөгереп өч уен, туп белән 3 уен, 3 бию һәм 3 җыр белергә тиеш.

7. Семья членнары турында белергә тиеш.

ИКЕНЧЕ БИЕКЛЕКТӘ ЭШЛӘНӘ ТОРГАН ЭШЛӘР:

ХЫЯЛ; 3 кл. “Булдыклы карлыгачлар”.

  1. Группаның  традицияләрен белә.
  2. Бирелгән йөкләмәнәне тиз һәм дөрес итеп үти, һәрвакыт сборда әйтелгән биремнәрне үти.
  3. Тиз киенә һәм чишенә. Чисталыкка нык игътибар итә.
  4. Күршеләренә булышырга кирәк булганда булыша, хайваннарны ярата.
  5. Үз авылының атаклы кешеләре турында сөйли.
  6. 5 сикереп уен, 5 йөгереп уен, скакалкада сикерү, мишенга тидерү уены белергә тиеш, 5 бию һәм 5 җыр белергә тиеш.
  7. а/ яшереп куелган әйберне табу (сәгать, карандаш, төймә).

б/ төймә тагарга, сумканың яисә курчакның тишелгән урынын тегә белергә тиеш. Нинди дә булса кул эше эшләргә тиеш.

ӨЧЕНЧЕ БИЕКЛЕКТӘ ЭШЛӘНӘ ТОРГАН ЭШЛӘР:

ЮГАРЫЛЫК; 4 кл. “Кайгыртучан карлыгачлар”.

  1. Нинди дә булса кирәкле эш эшли. Үз группасында, үз тормышыннан кызыклы мизгелне яза яисә, сөйләп бирә.
  2. Үзенең чисталыгы һәм пөхтәлеге һәм тирә-юньдәге чисталык өчен кайгырта. Экскурсиягә барырга җыена белә, юешләнгәндә нәрсә эшлисен белә.
  3. Үзенең китапларына сакчыл караш тәрбияли, киемен һәм башка әйберләрен җыйнак тота.
  4. Үзенең кечкенә дусларына бүләк әзерли белергә, уен өйрәтергә тиеш.
  5. 3 халык уены белергә, үзенең туган авылы турында сөйләргә тиеш. Класста өйрәнгән җырларны белергә.
  6. Беренче ярдәм күрсәтү: борыннан кан китүне туктата белергә,

   авыруга булышырга .

  1. Костер ягар өчен урын табарга, аны сүндерә белергә тиеш.
  2. Дару үләннәренең ни өчен кирәклеген әйтергә.  

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.

Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне  дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге...

Научное общество учащихся "Мирас"

Положение о НОУ "Мирас", устав, план работы, отчеты за 2008-2009уч.г,2010-2011уч.г....

"Прометей мирасы" - химик кичә

Методическая разработка внеурочной деятельности для младших школьников...

Р. Фәхреддиннең бай мирасы

“Татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхреддиннең бай мирасы” исеме астында язылган хезмәтемдә Раиф Мәрдановның “Мөфти Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре”  һәм “Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык...

2012 нче ел - тарихи-мәдәни мирасы елы

    Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итте. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга тие...

"Мирас" түгәрәге

Мәктәбебездә "Мирас" түгәрәге эшләп килә. Төрле милләт  укучылары күп булганга, рус телендә алып барыла. 9 нчы сыйныф укучылары бик теләп йөриләр....