Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.
классный час (9 класс) по теме
Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге олуг бер бурыч булуын ассызыклап күрсәтә. Гыйлем өйрәнүнең мөһимлеген аңлатканда, ул дистәгә якын изге хәдисләрне дә китерә. Мәсәлән: «Һәр мөселман өчен гыйлем өйрәнү — фарыздыр, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле бурычтыр», «Гыйлем юлына кергән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәт юлына кергезер», «Галимнәр — пәйгамбәрләрнең варисларыдыр» кебек изге хәдисләр һәр мөселман-татар кешесе өчен гомер-гомергә дә, ул чорларда да юл күрсәткеч вазифасын башкарганнар...
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас. | 53.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.
Максат: 1.Укучыларны Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре һәм анын бай әдәби мирасы белән таныштыру.
2. Укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.Фәхреддиннең портреты, аның турында интерактив китап, китаплар күргәзмәсе, нәсыйхәтләр язылган плакат, журнал һәм бүлекләре исеме язылган плакат, магнитофон, аудиоязма, диск «Мөнәҗәтләр».
Тәрбия сәгатенең барышы:
-Хәерле көн, укучылар. Бүгенге тәрбия сәгатебездә без мәшһүр татар галиме Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре һәм анын бай әдәби мирасы белән таныштырбыз, галимнең файдалы киңәшләрен ишетербез.
- Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, мөхәррир, рухани Ризаэддин Фәхреддин - татар халкына бәяләп бетергесез күп фәнни һәм иҗади мирас калдырган шәхес.
(Интерактив китап белән танышу).
- Китаплары белән танышу.
- Мөнәҗәт тыңлау.
- Тәрбия сәгате телдән журнал рәвешендә барыр.
Журналыбызның беренче бүлеге белән танышабыз. « Гыйлемлек - бетми торган хәзи нәдер...».
- Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге олуг бер бурыч булуын ассызыклап күрсәтә. Гыйлем өйрә нүнең мөһимлеген аңлатканда, ул дистәгә якын изге хәдис ләрне дә китерә. Мәсәлән: «Һәр мөселман өчен гыйлем өй рәнү — фарыздыр, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле бурычтыр», «Гыйлем юлына кергән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәт юлына кергезер», «Галимнәр — пәйгамбәрләрнең варисларыдыр» кебек изге хәдисләр һәр мөселман-татар кешесе өчен гомер-гомергә дә, ул чорларда да юл күрсәткеч вазифасын баш карганнар...
Укучы балаларда гыйлем өйрәнүгә кызыксыну уятыр өчен һәм мәхәббәт тәрбияләү максатында, Ризаэддин Фәхреддин гыйлемгә һәм гыйлемлелеккә гаять зур бәя бирә һәм аларның дәрәҗәләрен күтәреп болай ди: «...Гыйлем — һәр авырлыктан котылырга сәбәпчедер... Гыйлем — дөнья сукырлыгыннан, ахирәт газабыннан саклаучы нурдыр... Гыйлем — аулакта иптәш, ялгызлыкта — сердәш, дуслар каршында — бизәк, дош маннарга каршы — үткен коралдыр... Гыйлем — олуг дәрәҗәдер, бу дәрәҗәгә ирешкәннән соң, кешенең башка дәрәҗәгә ихтыяҗы булмас, бәлки башка дәрәҗәне дәрәҗәгә дә санамас... Гыйлеме булган кешегә олуг вә кечек ишекләр - барысы да ачык булыр... Шуның өчен гыйлемне ихлас һәм мәхәббәт белән өйрәнү тиешле булыр...
Гыйлемлек — кеше өчен кадерле бер бизәктер, һәрбер өстенлекнең гүзәледер... Гыйлемлек — бетми торган хәзи нәдер... Гыйлемлек — бер ләззәттер ки, аның кебек ләззәт дөньяда юктыр, бәлки ахирәттә дә булмас...»
Адәм баласына дөньяда яшәп тереклек итәр өчен, тормыш-көнкүреш алып барыр өчен, һәртөрле гамәли һәм һөнәри гый лемнәр өстенә Ризаэддин Фәхреддин кешенең күңеле-рухы, холкы-табигате белән бәйле булган әхлак гыйлемен үзләш терүне дә шарт итеп куя. Аның фикеренчә, балигъ булган һәр кеше башка гыйлемнәрне яхшы белү өстенә әхлак гыйлемен дә камил белергә тиеш. Җәмгыятьнең һәр әгъзасы берьяклы гына булып түгел, ә һәр яктан камил булып үсәргә һәм гамәли гыйлемнәр белән бертигез дәрәҗәдә әхлак гыйлемен дә тирән үзләштереп, аның эченә салынган — тәвәккәл булу, тәүбә итү, сабыр итү, риза булу, курку, сорый белү, тыйнаклык, намус лылык төшенчәләрен һәм боларның кире мәгънәләрен дә белергә тиеш.
Ризаэддин Фәхреддин һәртөрле гыйлемне ихлас һәм мәхәббәт белән өйрәнергә кирәклеген ассызыклап күрсәтә һәм гыйлем өйрәнүчеләр өчен беркадәр вазифаларның да булуын, аларны хөрмәтләргә кирәклеген искәртеп куя, әлеге вазифа ларны унбиш төркемгә бүлә дә һәрберсенә җентекләп аңлатма бирә.
Журналыбызның икенче бүлеге – «Китап – акыллы киңәшче» дип исемләнә.
Ризаэддин Фәхреддин китапларга зур бәя бирә, аларны гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурлан дыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылла рын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләргә тиңли. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәскә, китаплардан аерылмаска куша.
- Гүзәл китаплар — гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурлан дыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылла рын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!
- Ләкин китаплар арасында юк нәрсәләр язылган, мәгъ нәсез нәрсәләр беләнI тулганнары да бардыр. Боларны уку — кыйммәтле гомерне әрәм итү булыр. Шуның өчен фикер ләрне нурландырачак, холыкны пакьләргә ярдәм бирәчәк, гакылны арттырачак китапларны ихтыяр итеп, башкаларын нан ерак булыгыз! Файдалы китапларны уку күңелгә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһенгә куәт бирер.
- Кайбер кешеләр булыр ки «Китабы күп» дип, халык арасында исем чыгару өчен генә китап җыеп, үзләре дә файда алмаслар, башкаларга да файда алдырмаслар, хәтта эчләрендә ниләр бар икәнен дә белмәсләр. Болар — йөк ташучылар ми салындадыр. Шуның өчен сез үзегез алачак китапларны үзе гез файда алу өчен ихтыяр итегез!
- Уку (китап уку) кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер. Шул сәбәпле зиһен хезмәте белән шөгыль ләнүчеләрнең йөзләре мәхәббәтле булырлар.
Журналыбызның өченче бүлеге – «Яхшы сүз – җанга дәва» дип атала.
- Сөйләшкән вакытыгызда артык кычкырмагыз, артык акрын да сөйләмәгез. Гүзәл вә кыска һәм ачык сөйләгез!
- Арттырып сөйләмәгез, әмма һич ялган сөйләмәгез, гайбәт сөйләмәгез, сүз йөртмәгез, белмәгән нәрсәләрне сөй ләргә керешмәгез, бер кеше сүз башлагач, тәмамламастан элек калдырып кит мәгез!
- Бер кешенең ялгыш сөйләгәнен белсәгез дә «ялгыш сөйлисең» яки «белмисең» димәгез. Бәлки дөреслеген, хәтере нә көч килмәс сурәттә, йомшаклык белән күрсәтегез!
- Ялгыш сөйләвегез мәгълүм булганда, «хата әйттем» диюдән гарьләнмәгез. Сүзегезнең хата икәнлеге башкалар тарафыннан күрсәтелгәндә, хата түгеллеген яхшы белсәгез, каты сурәттә каршы тормыйча вә кычкырмыйча, әдәп белән җавап бирегез! Сүзегезнең дөрес икәнен, ачу белән түгел, бәлки йомшаклык вә дәлил куәте белән исбат итегез!
- Бөек кешеләргә эндәшергә туры килгәндә хөрмәт сүзләре кулла ныгыз!
- Башкаларның сүзләренә яхшы аңламастан элек, «Дө рес, шулай!» яки «Юк, алай түгел!» дигән кебек сүзләр белән җавап бирергә ашыкмагыз!
- Кирәк булмаганда, хәсрәтле хәбәрләр сөйләмәгез, әдәпсез сүзләрне — хикәяләү юлы белән булса да — авызыгыз га алмагыз вә йөкләмәгезгә әманәт ителгән сүзләрне фаш ит мәгез (сер саклау — гакыллы кешеләргә махсус булган камил лектер)!
- Һичкемне хурламагыз, яла якмагыз.
- Өченче кеше бар икән, икегез яшерен сүз сөйләмәгез, усал эш артыннан йөрүчеләргә юл өйрәтмәгез.
Журналыбызның дүртенче бүлегенең исеме – «Бүген бетәчәк эшне иртәгә калдырмагыз».
- Эшегезне ашыкмыйча, гүзәл вә нык итеп, вә һәрнәр сәнең үзенә туры килгән вакытында эшләгез, фикерегезне бозачак нәрсәләрдән сакланыгыз, алдан күрүчән булыгыз! Бер эшкә керешкәч, гүзәл рәвештә тәмамларга тырышыгыз, чөнки эшне башлап, юлда калдырудан — һич башламыйча тору та гын хәерлерәктер.
- Бер сәгатьтә берничә төрле эшне эшләргә керешмәгез, чөнки болай итү бөтенесеннән мәхрүм калырга сәбәп булыр, бәлки керешкән эшегездә гайрәтле булыгыз һәм ихлас булы гыз вә һич ялыкмыйча дәвам итегез!
- Бүген бетәчәк эшне иртәгә калдырмагыз, чөнки иртәнең тагын үзенә кирәк эшләре булачак. Бүген эшне иртәгә калдырыгыз да, бу көн бушка үтәр вә иртәгесе көнгә ике төр ле эш җыелыр да, авырлык китерер. Әмма һәркөннең эше бетеп барса — үзегезгә рәхәт булыр.
- Эшегезнең аз заманда тәмамлануына түгел, бәлки гүзәл, яхшы, нык вә тәртипле булуына дикъкать итегез. Тәр типле булган эшләр вакыт уздырмас вә үкендермәс. Халыклар да эшләрнең никадәр заманда тәмам булуына түгел, бәлки яхшы булуына дикъкать итәрләр.
- Эшләрне башлаган вакытыгызда игътибар белән баш лагыз, чөнки башында яхшы булган эшләрнең ахырлары да яхшы булыр, башы бозык булган эшләрнең ахыры да гүзәл булмас.
- Эшләрне кеше күрсен вә мактасын өчен түгел, бәлки файдасы булсын өчен эшләгез. Файдалы эш бүген булмаса — бер вакыт күзгә күренер, гакыллы кешеләр тарафыннан яхшы күрелер.
- Эшләрегездән ялыкмагыз, бәлки шатлык белән йөрегез, күңел кайтарачак фикерләрне күңелегез дән чыгармагыз, бәлки эшләрегезне эшләгез вә файда өмет итегез!
- Эшләгән вакытыгызда, соңыннан, киләчәк файдалар хакында фикер йөртегез, чөнки болай итү шатлык килүгә сәбәп булыр. Шатлык белән булган эш никадәр авыр булса да, җиңел күрелер.
Журналыбызның бишенче бүлеге – «Юлдашың үзеңнән яхшы булсын».
- Тырыш, гүзәл холыклы, белгәне белән гамәл итүче, әдәпле һәм инсафлы иптәшләрне сайлап алып; кешедән көлүче, ялкау, күп сөйләүче, кеше арасын бозучы, яман эшләргә өйрәтүче кебек бозык холыклы иптәш ләрдән бик ерак булырга тырышыгыз.
- Яхшы һәм тырыш иптәшләрне сайлап алу, шәкертләр өчен сабакташ һәм сыйныфташ булу мәсьәләсенә генә хас булмыйча, бәлки һәрвакытта тиешле һәм кирәкле бер кагыйдәдер. Чөнки бер кешенең нинди фигыльдә һәм нинди холыкта икәнлеген белергә теләк туса, иң элек ул кешенең үзеннән сорамыйча, бәлки кем белән иптәш һәм юлдаш икәнлеге тикшереләдер. Әгәр дә юлдашы яхшы булса — бу кешенең дә яхшылыгы белән, яман булса — моның да яманлыгы белән хөкем ителер.
- Яман юлдаш — тимерче уты мисалындадыр. Бервакытта очкыны төшеп киемеңне яндырыр.
- Ахмак иптәшләрнең яманлыклары кадәр йогышлы һәм зарарлы нәрсә дөньяда юктыр.
- Кешедән кешегә йөреп сүз сөйләп йөрүчеләр мәктәп һәм укучылар өчен күк казасы, җир бәласе булыр. Мондый кешеләрнең зарары барлык гыйлем өйрәнүчеләргә ирешәдер.
- Күп сөйләүчеләрне борынгы бабаларыбыз бер дә сөймәгән нәр.
Йомгаклау. Бүгенге тәрбия сәгатендә без нәрсә турында сөйләштек?
- Р. Фәхреддиннең киңәшләрен исегездә тотсагыз, сезнең дә һәрвкыт йөзегездә нур балкыр, күңелләрегез шат булыр.
- Тәрбия сәгатебезне мөнәҗәт белән тәмамлыйм. “Синең биш асылың”.
Кеше өчен иң әвәле — намус, дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул — явыз, дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе — гакыл, дигән,
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп барып сатар, дигән.
Өченче иң кыйммәтлесе — әдәп, дигән,
Әдәп — көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән;
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе гаҗәп, дигән.
Дүртенче иң кыйммәтлесе — күңел, дигән,
Күңеле бозык кеше — кеше түгел, дигән,
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.
Бишенче иң кыйммәтлесе — сабыр, дигән,
Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халык җырлары- иң кадерле мирас
Мастер класс по музыке...
Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән
Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...
“Туган як- кадерле төбәк” ( Телдән журнал)
Максат: табигать турында төшенчә бирү,табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау; укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын үстерү, сочинение язуга хәзерлек, туган якка мәхәббәт т...
Иң кадерле әнием (Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә)
Һәркем өчен иң кадерле кеше- ул әни. Мәктәпләрдә, әниләр көненә багышлап, күп чаралар үткәрелә.Мин дә бу бәйрәмгә багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәм....
“Гаиләдәге каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары”. (Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча)
Ата-аналар җыелышы...
"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"
Бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган классик үрнәктәге бу хезмәтләрнең һәр сүзе әхлагыбыз нигезенә ятарга тиеш. Һәр татар кешесе моны канун итеп кабул итсен иде.Ә без, татар мөгаллимнәре, бу өлкәдә а...
"Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."
quot;Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."...