Инша "Авылның мәдәни мирасы"
творческая работа учащихся (8 класс)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы
“Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Укучыларның фәнни - тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең
ХІІ республика читтән торып конкурсы
"Мин авылны сайлыйм»
Номинация:
«Менә минем авылым, менә минем туган йортым»
Эшенең авторы:
Гумерова Заринә Ренат кызы, 8 сыйныф
Җитәкчесе:
Ногуманова Гөлүсәр Җәвит кызы,
татар теле һәм әдәбият укытучысы
Олы Тархан авылы
2022 ел
Инша
Авылның мәдәни мирасы
Мин, Татарстан Республикасы Тәтеш районы Олы Тархан авылында тудым һәм яшим. Минем авылым үзенчә тарихи авыл. Чөнки, Олы Тархан авылының тарихлары XVI-XVII гасыр патшалыгының революцияләре белән бәйле.
Явыз Иван Казанны камап алганнан соң, христиан динен тарату өчен башка дин тотучы халыкларга карата көчләп христианлаштыру сәясәте алып бара башлаган. Мондый афәт безнең авылыбызны да читләп узмый.
Элекке картлар сүзе буенча, безнең авылдан ерак түгел мукшы авылы Кадышка Явыз Иван килеп җиткән. Аның кешеләре, безнең авылның кырыенда урнашкан “Мәчет атавы” ннан кичләрен кешеләрне урлап китеп чукындырырга мәҗбүр иткәннәр. Кайберләре үлемнән куркып чукынган, ә чукынмаган кешеләр үтертелгән.
Тарихтан тыш, авылыбызның мәдәни мираслары да бар. Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык.
Авылның мәдәни мирасы нәрсә соң ул? Минемчә, ул элекке буыннардан калган, бүгенге көндә яшәүче һәм киләчәк буыннарның файдасы өчен сакланган мәдәни кыйммәттер. Ул авыл халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, җыр-моңнары, бәетләре, мәчетләре, кылган изге гамәлләре, йортлары, музейлары, һәйкәлләре, чишмәләре, истәлекле урыннары һәм башкалар.
Безнең Олы Тархан авылы буенча Бөек Ватан сугышына 1200 ләп кеше киткән, 450 се исән - сау әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә аларның берсе дә исән түгел. Менә шул сугыш кырына киткән каһарман авылдашларыбыз истәлегенә 90 нчы елларда “Хәтер паркы” ачылды. Паркка алар истәлегенә агачлар утыртылды. Анда ел саен төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, Сабан туе башланыр алдыннан, шул урында мулла коръән укый, вәгазь сөйли. Рамазан аенда, колхоз рәисе авылның яшен-картын чакырып, саф һавада коръән ашы уздыра.
Шулай ук, Бөек Ватан сугышы батырларына, үлеп калган авылдашларыбыз истәлегенә төзелгән обилиск та бар. Анда ел саен 9 нчы май көнне, Бөек Җиңүгә багышлап, зурлап бәйрәм үткәрелә. Бу көнне обилиск янына бөтен авыл халкы җыела. Обилискны мәктәп укучылары, укытучы Равил абый белән берлектә ел әйләнәсе карап, чистартып, буяп, җыештырып торалар. Бу сугыш кырларында ятып калган, туган илгә кайтып җитә алмаган якташларыбызны олы хөрмәт белән искә төшерә торган урын.
Безнең авылыбызда бөек революционер, большевиклар партиясен төзүче Владимир Ильич Ленин һәйкәле әле дә бар. Бу да тарихи истәлек.
Кем соң ул Ленин? Бүгенге чор балаларына бу сорауны бирсәң, кайберәүләре бу сорауга җавапны белимиләр, ә бит ул – тарихи шәхес. Аның турында да белергә кирәк. 1966 нчы елны Михаил Деветаев укучылар белән Ленин һәйкәле янына имән үсентесе утыртып китә. Менә шул имән агачы әле дә булса, биек булып шунда үсеп утыра. “Тарихын белмәгәннең, киләчәге юк “ - дигән халык. Әлбәттә, мин бу сүзләр белән килешәм.
Безнең мәктәптә бик күркәм музей бар. Музейыбызда тарихи әйберләр бик күп, ул көннән-көн тулыланып тора. Авыл халкы, укучылар музейга бик күп истәлекле әйберләр китерәләр. Анда төрле бүлекләр бар. Берсе “Бөек Ватан сугыш елларында” дип атала. Әлеге бүлектә фронттан килгән солдат хатлары, фоторәсемнәр, хатирәләр саклана. Безнең класс сәгатьләре, дәресләребез еш кына шунда үтә. Минемчә, бу- безгә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә бик кирәкле урын.
Авылыбызның уртасында бик матур, кунакчыл мәдәният йорты урнашкан. Анда төрле чаралар, концертлар, кызыклы бәйгеләр оештырыла. Авылдашлар бер бәйрәмне, бер чараны да читтә калдырмыйлар.
Мәдәният йортыннан ерак түгел яңа Мәчет һәм мәдрәсә бинасы урнашкан. Бина 6 пар тәрәзә белән яктыртыла. Мәчет манаралы, түбәсе калай белән ябылган. Аның манарасы авылны нурландырып, әллә каян күренеп тора. Мәчеткә көн саен яшьләр, картлар намазга йөри, авыл халкын намазга чакырып, күңелләрне яхшылыкка, чисталыкка өндәп һәр көн азан тавышы яңгырый.
Мәдрәсәгә укырга укучы балалар да, олы апалар, абыйлар да йөри. Монда югары белемле мөгәллимә - Рузинә апа укыта. Кызганыч, иске мәчетне сүттеләр. Аның урынына авылыбыз имамы манара макеты урнаштырды. Бу да үзенчә, бер мирас булып күңелдә калыр.
Авылыбызның бер кырыенда бүгенге көнгә кадәр "Ташбилге"дип аталган зират сакланып калган. 1939-1941 елларда галимнәр Олы Тархан каберлеген VIII-IX гасырлар архиологик һәйкәле дип таныганнар. Анда иң борынгы язулы кабер ташы бар. Аксакаллар сөйләве буенча, бу изге таш дип санала. Таштан ерак түгел, мактаулы урында изге кеше
-Нуретдин-әл-Болгари-Тархани-хәзрәт җирләнгән. Бу танылган галим булган, аның турында Тарханда әлегә кадәр дә легендалар йөри. Җәй көне яңгырлар яумаганда, корылык булганда, авыл картлары җыелышып иске зиратка бара торган булганнар. Догалар укып, Аллаһыдан ялварып, халыкка, илгә, җиргә иминлек, шифалы яңгыр сораганнар.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы безнең авылда күптән барлыкка килде. Моның турында да әйтми үтеп китү мөмкин түгел. Бу оешма яшь буында милли үзаң тәрбияли. Гореф-гадәтләребезне саклауда, аны киләчәк буынга җиткерүдә зур эш алып барыла. Оешма җитәкчесе Гөлсем апа моның өчен бик күп рухи, тарихи, мәдәни чаралар оештыра.
Чишмәләргә килгәндә, авылыбызда өч чишмә бар. Иң данлыклысы “Саф чишмә”. Бу чишмәне Әхмәт абый төзекләндерде һәм ул аны карап та тора. Чишмәнең суы бик чиста һәм тәмле. Авыл халкы җәен-кышын шул чишмәгә суга йөри. Бу чишмә коры ел килгәндә, халыкка бик булыша. Чишмәгә төшкән халык садакасын салып калдыра ала. Көмеш тәңкә салып, кеше үзенә һәм туганнарына исәнлек, саулык сорый. Чишмә янында таллар, төрле агачлар үсә. Шулай ук, анда матур чәчәкләр дә утырталар. Чишмәнең суы улактан чыгып тора һәм бормаланып – бормаланып агып “Тарханка” елгасына барып кушыла.
Язганнарымнан чыгып шуны әйтергә телим, без үзебезнең кайсы кавемнән булуыбызны онытмыйк, киләчәктә дә шул булган мирасны саклап калсак иде!
Менә шушы авылыбызның мәдәни кыймммәтләре өчен, мин аны хөрмәтлим, кадерлим. Минемчә, һәр буын, һәр кеше үз авылының
тарихын, мәдәни мирасларын белергә һәм сакларга тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халык җырлары- иң кадерле мирас
Мастер класс по музыке...
Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.
Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге...
Научное общество учащихся "Мирас"
Положение о НОУ "Мирас", устав, план работы, отчеты за 2008-2009уч.г,2010-2011уч.г....
"Мирас юлы" программасы
Варислар белән эшләү өчен "Мирас юлы" программасы (стендка материал)...
"Прометей мирасы" - химик кичә
Методическая разработка внеурочной деятельности для младших школьников...
Р. Фәхреддиннең бай мирасы
“Татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхреддиннең бай мирасы” исеме астында язылган хезмәтемдә Раиф Мәрдановның “Мөфти Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре” һәм “Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык...
2012 нче ел - тарихи-мәдәни мирасы елы
Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итте. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга тие...