мастер класс
материал на тему
мастер класс "Нетрадиционные методы"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mbdou_7_basyyrova_master_klass.docx | 38.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Актаныш гомүми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы»
“МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРНЫҢ МУЗЫКАЛЬ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮДӘ КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН КҮНЕГҮЛӘР ”
Әзерләде: беренче квалификацион
категорияле музыка җитәкчесе
Басыйрова Чулпан Инсаф кызы
АКТАНЫШ 2017
Үткәрү урыны:
Үткәрү вакыты:
Мастер-классның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль сәләтләрен уеннар, иҗади метод һәм алымнар ярдәме белән үстерү.
Бурычлар:
- Музыкаль уеннар һәм күнегүләрне үстерү буенча ритмик хисләрне ачып бирү.
- Катанашучылар белән музыкаль-сүзле уеннар, музыка уен кораллары һәм музыкаль күнегүләрне яңгырашлы кул хәрәкәтләрен кулланып башкару.
- Кулдан ясалган уен коралларына кызыксыну уяту.
Кулланылган материаллар: җеп, төсле битләр, таякчык, дисклар, беркеткеч тасмадан калган боҗра, бизәү әйберләре, ярма (дөге, борчак, кара бодай һ.б), кайчы, соктан бушаган буш савытлар, музыка уен кораллары: кашыклар, бубен, кыңнырау, бубенчиклар.
Мастер классның үткәрү планы:
I өлеш - теоретик
II өлеш - практик.
ЧАРАНЫҢ БАРЫШЫ:
Хәерле көн хөрмәтле тәрбиячеләр. Безнең бүгенге очрашуыбыз бүгенгесе көндә бик актуаль булган музыкаль уеннар һәм күнегүләр турында булыр. Һәм минем мастер классымның темасы да: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль сәләтләрен үстерүдә кулланыла торган күнегүләр” дип атала. Мастер класс 2 өлештән тора:
I өлеш - теоретик
II өлеш - практик.
I өлеш – теоретик. Кеше тормышына музыка ничек иртәрәк керсә, шулай иртәрәк ул кешенең эчке дөньясында урын ала. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың характеры, дөньяга карашы формалаша, сәләтләре ачыла. Психологлар әйтүенә караганда, бу яшьтәге балалар барлык алган белемнәрен тиз отып алалар һәм истә калдыралар.
Музыка балаларны матурлык дөньясына алып керә, аларны кызыклы, тылсымлы көйләр дөньясы белән таныштыра. Музыка аша сабый халкыбызның культурасы белән таныша, аларның музыкаль сәләтләре үсә, Милли культура чаралары ярдәмендә баланың дөньяга эстетик карашы һәм сәнгати үсеше формалаша, милли культура элементлары булган музыка, сынлы сәнгать, театр, фольклор, халык җырлары, биюләре, уеннары, күнегүләр белән якыннан танышалар. Баланың үзенә әхлак сыйфатлары, күңел матурлыгы, нәфис зәвык формалашуда, музыка гаҗәеп зур тәрбияви йогынты ясый.
Бала музыка аша төрле яклап ачыла. Мәсәлән, җырлаганда баланың ишетү сәләте генә түгел, ә тавышы, дөрес тын алу һ.б сәләтлере ачыла. Музыка ритмына хәрәкәтләр, күнегүләр ясаганда да баланың аркасы формалаша, гәүдәсе матурая, турая. Бала көйнең характерын билгели, сизә ала, кем яки нәрсә турында барганын аңлатып, сурәтләп күрсәтергә тырыша. Балалар шулай үк көйләрне чагыштырырга, көйгә бәя бирергә өйрәнәләр.
Музыкаль күнегүләр, уеннар да балаларның музыкаль сәләтләрен ачуда зур урын алып тора. Уен вакытында балалар көй ритмына хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Музыкаль күнегүләр, уеннар музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итә, бала күңелендә нәфислек, матурлык тойгысы уята, баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм, дус , тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп, килешеп эшләргә этәрә.
Билгеле, мондый күнегүләр йөрәк эшчәнлегенә, уй - кичерешләренә, хисләренә, сулыш алуга зур йогынты ясый, тын алу юллары әйбәтләнә, балаларның музыканы ишетү, аңлаү сәләтләре дә үсә, физик яктан ял иттерә һәм тискәре энергиядән бушанырга булыша.
Балаларны яңа көй, җыр белән таныштырганда балалар аны характерына карап кичерергә өйрәнәләр. Башка халык җырларын, биюләрен өйрәнү, балаларны төрле милләт халкы белән якыннан таныштыруны үз эченә ала. Аның характерын, тизлеген, матурлык чараларны аерырга өйрәнәләр. Музыканы үзләштерү балаларның фантазияләрен үстерә. Балалар төрле сюжетлар төзеп, көйне үзгәртергә өйрәнәләр.
II Мин сезнең игътибарыгызга мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль сәләтләрен үстерүдә кулланыла торган күнегүләр ” дигән темага мастер класс тәкъдим итәм, аларны сез балаларның музыкаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шөгыльләрдә һәм көндәлек тормышта куллана аласыз.
Безнең һәрберебезнең дә үз тылсымлы тартмасы була. Анда төрле кечкенә төймәләр, каптыргычлар, йөзекләр, алкалар вак-төяк әйберләр салабыз. Ә минем тылсымлы тартмамда музыкаль уеннар, күнегүләр, ноталар. Безнең тылсымлы тартмабыз ачылсын өчен безгә бер-беребезгә музыкаль сәламләребезне җиткерергә кирәк:
Сүзле уен «Исәнмесез»
- Исәнмесез куллар! – чәп,чәп,чәп!
- Исәнмесез аяклар - тып, тып, тып!
- Исәнмесез битләр – чәп,чәп,чәп.!
- Исәнмесез иреннәр- чмок, чмок, чмок!
- Исәнмесез тешләр ам, ам, ам
- Исәнме минем борын бип, бип, бип! (кул белән борынны күрсәтү)
- Исәнмесез колаклар (колакка кагылып алу).
- Исәнмесез барыгыз— исәнмесез! (кул болгау).
Мондый музыкаль сәламләү балаларга бик ошый һәм алар аны бик теләп башкаралар.
Безнең тылсымлы тартмабыз ачыла: анда серле зәңгәр төстәге нота. Мин яныма зәңгәр ноталыларны чакырам. Урыннарга рәхим итегез! Сезнең каршыгызда биремнәр. Шушы биремнәрне үтәвегез сорала.
Ә Мин сезгә минем ярдәмчеләрем үз эшләрен башкарган арада уен тәкъдим итәсем килә.
Безнең тылсымлы тартмабыз ачыла: анда серле кызыл төстәге нота. Мин яныма кызыл ноталыларны чакырам.
1. Бу уен “Тыңла һәм таны” дип атала. (кызыл ноталар катнашалар).
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: -Музыкаль ритм көйне шулкадәр ачып бирә, аны ишетеп танырга була. Без хәзер сезнең белән моңа инанырбыз.
УЕН "Ритмик хәрәкәтләр аша җырны таны”
Шаинскиның "Пусть бегут неуклюже" җыры кызыл ноталы булган катнашучылар белән агач кашыклар белән башкарыла. Кызыл ноталы катнашучыларга гына җырның исемен күрсәтеп уйнап күрсәтү.
Тамашачыларга җырны танып әйтү Тәкъдим ителә.
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: -Мондый күнегүләр балаларның фикерләү, ритм тоя белү һәм ишетү сәләтен үстерә.
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: Киләсе биремне үтәр өчен безгә тылсымлы тартма ярдәмгә килә: Сары ноталыларны бирегә чакырам.
Муз.җитәкчесе: Әйтегез әле зинһар өчен? Нәрсә соң ул яңгырашлы кул хәрәкәтләре? (Звучащие жесты). – кул чәбәкләү, тезгә чәбәкләү, аяк тыпырдау, бармаклар белән тавыш чыгару- болар барысы да яңгырашлы кул һәм аяк хәрәкәтләре. Сез хәзер “Добрый жук” җырына яңгырашлы хәрәктләр ясарга тиешсез. Мин сезгә хәзер күрсәтәм. Әйдәгез бергәләп кабатлап карыйк һәм көй астында бергәләп җырларбыз.
2. "Добрый жук" полька яңгырый.
Встаньте дети, встаньте в круг (кул чәбәкләү).
Встаньте в круг, встаньте в круг (тезгә чәбәкләү).
Жил на свете добрый жук (аяклар тыпырдау)
Старый добрый жук (чүгәләп алабыз).
Сары ноталы булган катнашучылар һәр фраза саен ритмик хәрәкәтләрне чиратлап үтиләр:
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: - Рәхмәт бик зур итеп. Әлеге уеннар балаларның игътибарлыгын, координацияләү хәрәкәтләрен үстерә.
3 Шигъри музицирование.
Матур шигырь була шул вакытта
Син мәгънәсен аның аңласаң.
Матур шигырь була шул вакытта
Матур көйгә сала алалсаң.
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: Тылсымлы тартмабызда яшел нота. Яшел ноталы катнашучылар Сезгә хәзер бирем бирәм: “Төн” шигырен сез музыка уен кораллары ярдәмендә уйнарга тиешсез. Дөрес итеп басыгыз. (трещетки)
Яшел ноталы катнашучылар "Төн" шигыренә оркестр уйныйлар.
1.Шыгырдавык тавыш белән төн җиттеме?
Ишек җырлый (трещетки)
2. Идәннәр дә иренеп кенә
Тыныч көйгә шыгырдый..."(кастаньеты)
3.Тыныч йокы вәгъдә итеп
Тәрәзәләр чыңлый өйдә, (колокольчик)
4. Мич астындагы чикерткә дә
Кушыла шушы көйгә. (курай)
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: -балаларның күнегүләр аша ритм, динамика, темпны тоя белү хисе, музыка уен коралларын тембр буенча аера белү күнекмәләре үсә.
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: Серле тартмабызда 4.Авыз йомып җырлыйбыз (зәңгәр ноталар катнаша).
4. "Бозык пластинка" күнегүе.
Халык язган "Әпипә" җыры яңгырый. Һәм шул ук вакытта ритмик кул чабулар белән башкарыла. Беренче һәм Икенче юл кул чабу, Өченче һәм Дүртенче юл авыз эченнән җырлана.
Бас, кызым, Әпипә,
Син басмасаң мин басам (Кул чабу).
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам. (авыз эченнән).
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: -Мондый ритмик күнегүләр балаларның эчке ишетү сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.
5. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга минем ярдәмчеләрем әзерләгән "Һәркайда музыка яши" дип исемләнгән поэтик әкият тыңлап үтегез. Бу әкият балаларны уен коралларында үзләре импровизацияләштерү максаты белән, балаларны креатив яктан үстерү, ишетү сәләтен арттыру бурычлары белән эшләнә .
Балалар өчен музыкаль уен кораллары музыка шөгыленә җәлеп итә торган һәм кызыксындыручы бер чара булып тора.
Музыкаль уен коралларны төрле материаллардан ясап була. Бу музыкаль уен коралын балалар белән дә шөгыльдә ясарга була. Аларгы уен коралын үзләренең теләге буенча бизәргә, фантазияләрен эшләтеп фломастерлар, төсле карандашлар ярдәмендә дә бизәргә була.
Балалар кулдан ясалган уен коралларында уйнарга бик яраталар, теләп уйныйлар. Музыка шөгыльләрендә музыкаль уен коралларында даими уйнасалар, алар музыканы икенче яктан аңлый, ишетә башлыйлар. Аларның уен коралларында уйнарга теләкләре арта.
Музыка җитәкчесе, тәрбиячеләр үз куллары белән музыкаль уен коралларын ясасалар һәм шөгыльләрдә куллансалар, алаларның шөгыльләре дә үзенчәлекле, мавыктыргыч узачак. Балалар да бу шөгыльләрдә бик теләп катнашырлар.
Музыкаль әкият "Һәркайда музыка яши"
Борын-борын заманда яшәгәннәр ди күңелле ноталар. Алар бик тә дус, тату яшәгәннәр. Алар барысы 7 булганнар һәм аларның исемнәре: До, Ре, Ми, Фа, Соль, Ля, Си.
Яшәгәннәр-яшәгәннәр һәм мондый бик матур җыр җырлаганнар.
(ҖЫРЛЫЙЛАР)
Тра-ля-ля да тра-ля-ля,
тру-ля-ля да тру-ля-ля,
Ноталар бу җырны бик яратканнар. Шунсы кызганыч, беркем дә бу җырны белмәгән, ишетмәгән. Һәм беркөнне ноталарга бу җырны кемгә дә булса ишеттерәселәре, бүләк итәселәре килгән икән. Ә кемгә соң?
Ноталар уңга да, сулга да, алга да, артка да борылып караганнар, тирә-юньдә матур, зур, биек агачлар үсеп утыра икән.
Ноталар әйтә икән: Агачлар, -сез шундый биекләр, матурлар, без сезгә үзебезнең матур җырыбызны бүләк итәбез.
Һәм ноталар җырлап күрсәткәннәр.
-Рәхмәт!- әйткәннәр агачлар, -ләкин безнең дә үзебезнең бик матур җырыбыз бар. Һәм агачлар яфраклары белән шаулап җибәргәннәр: "Ш-ш-ш,ш-ш-ш!"
УЙНЫЙЛАР (СУЛТАНЧИКЛАР).
Күңелле ноталар юлны дәвам иткәннәр! Баралар-баралар. Ни күрсеннәр? Каршыларында Салкын чишмә. Чишмә шундый матур, күңелле, йөгерек, ташлар белән уйный икән.
-Салкын чишмәкәй,- дигәннәр ноталар, -син шундый күңелле, шундый үтә-күренмәле, шундый яңгыравык тавышлы. Без сиңа үзебезнең матур җырыбызны бүләк итәбез.
Һәм ноталар җырлап күрсәткәннәр.
-Рәхмәт!- әйткән салкын чишмә, -ләкин минем үземнең җырым күпкәрәк ошый. Һәм чишмә үзенең йөгерек җырын җырлый-җырлый таштан тәгәрәп киткән.
Дзинь-дили-динь,
Дзинь-дили-динь!
УЙНЫЙЛАР (КУЛДАН ЯСАЛГАН КЫҢГЫРАУ ачкычлардан)
Ноталар авыр сулап куйганнар: "Безнең җырыбыз чишмәгә дә кирәкмәде".
-Бәлкем безнең җырыбыз ташларга охшар?- диешкәннәр күңелле ноталар. – Бәлкем бу җырны алар чишмә белән бергәләп җырларлар!
--Ноталар әйтә икән: Ташлар, -сез шундый күңелле, матурлар, без сезгә үзебезнең матур җырыбызны бүләк итәбез.
Һәм ноталар җырлап күрсәткәннәр.
-Рәхмәт!- әйткәннәр ташлар, -ләкин безнең үзебезнең чишмә дустым белән җырлый торган җырыбыз бар инде.- диешкәннәр.
УЙНЫЙЛАР (МАРАКАС-КУЛДАН ЯСАЛГАН).
Ноталарның кәефләре бик тә төшкән, аларның бик тә елыйсылары килгән һәм аларның күз яшьләре тәгәрәп киткән: “тып-тып”. Бәлкем безнең җырыбыз яңгырга ошар?-диешкәннәр алар.
-Яңгыркай, син шундый җылы, саф, без сиңа үзебезнең матур җырыбызны бүләк итәбез.
Һәм ноталар җырлап күрсәткәннәр.
-Рәхмәт! – дигән Яңгыр, чын күңеленнән. Ләкин бит дусларым минем үземнең дә төрле җырларым бар
Менә җылы яңгырым. Балалар уйный (металлофон, треугольник)
-Менә көчле давылым!
УЙНЫЙЛАР (БАРАБАН БЕЛӘН АЧКЫЧЛАР).
Ноталар яңгырның җырына чыланганнар да тагын юлны дәвам иткәннәр. Баралар-баралар икән, куак төбендә кечкенә генә кошчык утыра икән. Сары түшле, төймә күзле.
-Борчылмагыз сез, Ноталар, мин сезгә хәзер ярдәм итәм. Сез калага очыгыз, анда Композитор яши, аңа сезнең җырыгыз бик тә ошыйчак һәм кирәк тә булачак.
Озак та үтмәгән Ноталар Композитор яши торган зур калага килеп җиткәннәр. Һәм нәкъ тә аның тәрәзәсеннән очып та кергәннәр. Ноталар аңа үзләренең җырын җырлап күрсәткәннәр.
-Нинди искиткеч матур җыр! –дип гаҗәпләнгән Композитор. –Мин бу җырны көне-төне уйладым.
-Без сиңа бу җырны бүләк итәбез!- диеп сөенешкәннәр Ноталар.
-Менә рәхмәт! -дигән Композитор.
Шул көннән башлап бу җыр һәр көн саен яңгыраган:
Тра-ля-ля да тра-ля-ля,
Тру-ля-ля да тру-ля-ля.
Ә ноталар Композитор янында, аңа булышырга калганнар.
(султанчиклар)
Бурычлар: хәрәкәт үсешен координацияләү, музыкаль ишетү һәм ритм тоя белү, җырларны хәрәкәтләр белән үтәү һәм иҗади уйлау сәләтен арттыра.
Эшчәнлектә, бәйрәмнәрдә, сәламләү командалары өчен, эстафеталарда кулланырга мөмкин..
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: - Рәхмәт сезгә.
6. Биютерапия (Күк ноталар)
МУЗ.ҖИТӘКЧЕСЕ: - Шулай итеп музыка астында хәрәкәт итү баланың психикасына уңай йогынты ясый. Махсус эмоциональ-җылы атмосфера эш процессында ышаныч, РЕФЛЕКСИЯ тудыра.
Уен бала тормышында әйдәүче эшчәнлек булып тора. Ул балалар бәхете, аларның сәламәтлеге һәм дөрес үсеше өчен кирәк. Музыкаль хәрәкәтле күнегүләр балаларны сөендерә, аларның күңелен күтәрә, алар ярдәме белән баланың характеры, музыкаль ритм, тембр, тепмы киңәя, үсә. Бала музыканы күнегүләр, хәрәкәтләр аша таный, аңлый белә башлый.
Уйнаганда, алар күп хәрәкәтләнә: йөгерәләр, сикерәләр, бииләр. Шуның нәтиҗәсендә балалар көчле, батыр, җитез сау-сәламәт булып үсә. Уен уйлау эшчәнлеген, фантазияне үстерә. Бергә уйнап балалар дус-тату яшәргә, бер-берсенә юл куярга, бер-берсе турында кайгыртырга өйрәнәләр.
Алар физик яктан да, рухи яктан да ял итә. Шулай ук сулыш күнегүләре дә, йөз, артикуляция, бармак гимнастикасы да ясала, авазлар да ныгытыла, сүзлек тә байый, активлаша. Балачак, чыннан да, бәхетле, кайгысыз булсын дисәк, балаларга рәхәтләнеп яшәргә шартлар булсын. Әйдәгез, үзебезнең балалар белән дә ешрак уйныйк. Киләсе очрашуларга кадәр!
Баланың хәтере:
10% ишеткәне,
50% күргәне,
90% эшләве.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»
Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...
Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе» Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе»
Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе»....
Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"
quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....
Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .
Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически »Цель: Дать учащимся возможность...
мастер-класс.Согласие участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"на обработку персональных данных.
Яруллина Гульшат Минасхатовна...
Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "
Яруллина Гульшат Минасхатовна имеет высшее образование, закончила Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...
Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»
Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...
- Мне нравится (1)