Ватан сугышы
видеоурок на тему
Бу ватан сугышында класс сэгате
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vatan-sugyshynda-tatar-shagyyrlere_novyy.ppt | 2.82 МБ |
syynyftan_tysh_charanyn_baryshy.doc | 44.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Муса Җәлил (1906 – 1944)
Абдулла Алиш Аитзәк Аитов Мөхәммәт Әхмәтгалиев Нур Баян Касыйм Вахит Мифтах В әдүт Габдулла Галиев Макс Гатау Мансур Гаяз Фатих Кәрим Муса Җәлил Гадел Кутуй Демьян Фәтхи Хәбра Рахман Әгъзам Камал
Әхтәм Әминев Лотфи В ә ли Исхак Закир Хәйретдин Мөҗәй Сөләйман Мөлеков Рәхим Саттар Исмәгыйль Шәфиев Абдулла Батталов Гыйз-эл Габид
Ватаным өчен Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр, Иҗ дәһшәтле утка керәмен, Шулай була калса, кояшны да Бүген соңгы тапкыр күрәмен. Мин сугышка керсәм, дошманымның Йөрәгенә төзәп атамын; Үзем үлсәм, балаларым кала Минем гомерем булып, Ватаным. Кала дөнья, кала бар матурлык, Ал чәчәкләр кала болында, Чәчәкләргә төренеп, эзем кала, Җырым кала үткән юлымда. Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе, Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе. Фатих Кәрим (1909 – 1945)
Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды. Зәет Мәҗитов
Жырларым, сез, шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны. Алдый алмас мине түбән ләззәт, Вак тормышның чуар пәрдәсе. Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю— Яшәвемнең бөтен мәгънәсе. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. Җырларым
Җырым кала үткән юлымда... Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләребез
Әхмәт Ерикәй (1902 – 1967)
"Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм hәм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия сафына кушылырбыз hәм барлык энергиябез, белемебез hәм талантыбыз белән сөекле Ватаныбыз өчен тормышыбызны да кызганмыйча көрәшербез" ("Кызыл Татарстан" газетасыннан. 1941 ел, 25 июнь). "Кызыл Армия сафына чакырылгач та, төп хәрби эшем белән бергә, Ватан сугышы темасына багышланган әдәби-иҗат эшемне актив дәвам иттем. Бу дөньякүләм тарихи көрәштә үземнең бөтен сәләтем белән совет сугышчыларының батырлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым". (Ф.Кәрим)
*** Шундый ямьле тормыш итә идек, Шундый татлы иде көннәрем. Егерме биш елдан артык яшәп, Мондый матур тормыш күрмәдем. Тылсымлы бер төш күк үтеп китте, Кыска булды кавышу чорыбыз. Тик кайгырма, бәгърем, Бу көчле җыр Дәвам итәр аерым булсак та; Бергә кушылыр йөрәк авазыбыз, Теләгебез яңрар бер сафта. Һәрбер секунд сине сагынып үтәр, Матур уйлар белән яшәрмен, “ Саумы, иркәм!” диеп, аяз төндә Йолдызларга карап дәшәрмен. Син йокыңнан торып, аяз төндә Тәрәзәдән күккә карарсың. Ышан, бәгърем, әгәр исән булсам, Күз нурыңны шуннан табарсың. 1941. Мифтах В әдүт
Җиңү тәмен, яшәү ямен, без белмәсәк, кем белер?.. Бөек Ватан сугышыннан җиңеп кайткан шагыйрьләребез
Сәхаб Урайский Әхмәт фәйзи Сибгат Хәким М әхмүт Хөсәен Гали Хуҗи Самат Шакир Әхмәт Юныс Нури Арсланов Салих Баттал Нур Гайсин Әнәс Галиев Шамил Гәрәй Әнвәр Давыдов
Әдип Маликов Шәйхи Маннур Зыя Мансур Шәрәф Мөдәррис Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Мостафа Ногман Зәки Нури Сөббух Рафыйков Бари Рәхмәт Мөхәммәт Садри Сирин Нәби Дәүли Әхмәт Ерикәй Хисам Камал
Әхмәт Исхак Сәйфи Кудаш Мөнир Мазунов Мәхмүд Максуд Кави Латыйп Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитләре – ветераннар арабыздан бер-бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган музаларның авазлары - шигырьләр - киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп торыр.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы
Ленино -Кокушкино урта гомуми белем бирү мәктәбе
Каләмне корал итеп...
Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләре .
(Сыйныфтан тыш чар)
татар теле һәм әдәбият укытучылары
Сыйныфтан тыш чараның барышы:
“Герман көе” яңгырый.
1.А.Б.Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә.Утлы яу кырында калган гомерләрне,ни аяныч,кайтарып булмый.Дәһшәтле сугыш чоры,дистә еллар узса да, хәтерләрдә ераклардан килгән бер кайтаваз, киләчәккә сабак булып кабат – кабат яңара.
2 А.Б.Илебезнең барлык халыклары белән беррәттән татар язучылары да сугышта катнашты; язучы, җурналист буларак фронт газеталарында хезмәт итәләр, кулларына корал алып алгы сызыкларда сугышалар.Сугышның беренче көннәрендә язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирәләр.
1.А.Б. Павлова Ольга М.Җәлилнең “Яшь ана” шигырен сөйли.
1.А.Б. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк 40 тан артык татар язучы үзе теләп сугышка китә.Тора – бара сугышка китәргә теләк белерүче язучыларның саны тагын да арта.
2.А.Б.Фронтовик язучылар сафында Абдулла Алиш, Габдрахман Әпсәләмов, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Хәйретдин Мөҗәй, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим, Ибраһим Гази, Афзал Шамов, Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннурлар бар.
Галимҗанова Лилия Ф.Кәримнең “Ватаным өчен” шигырен сөйли.
1 А.Б. Илебезгә дошман тыныч кына тормыш иткән вакытта басып керә.Кадерле бабаларыбызны , әтиләребезне, абыйларыбызны гаиләләреннән, туганнарыннан аера.Аларның күбесенә туган нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый.Бигрәк тә татар улларының Бөек Ватан сугышында батырлыгын күпләр раслый.
2 А.Б.Әйтү җиңел...
Фронт дигәннәрен
Сибеп ташлый татар баласын.
Рейхстагка кадәр азат итте алар
Европаның күпме каласын.
Степанова Лиана М.Җәлилнең “Кошчык” шигырен сөйли.
1 А.Б. Тарихтан билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы елларында бөтен көч илне дошманнан саклауга юнәлтелә.Сугыш әдәбиятка яңа тема һәм геройлар алып килә.Бу чор күпчелек язучылар иҗатында сугыш нәтиҗәсендә яшьли балалыктан мәхрүм ителгән, газап чиккән герой сурәтләнә.
2 А.Б. Бөек Ватан сугышы чорында язучылар каләмнәрен ут эчендә уйната, аларны анда булган мәхшәр,үлем дә туктатып кала алмый.Яшәү хисе,туган җирне,якыннарны сагыну,дошманга нәфрәт белән карау көчлерәк була.
Ганеева Камила шигырен сөйли.
1 А.Б. Сугыш фронтка да,тылга да үзенең кара шәүләсе белән үтеп керә.Тормышның бар авырлыгы хатын – кыз, балалар һәм картлар җилкәсенә төшә.Хатын – кызлар завод – фабрикаларда станок артына баскан,басу - кырларда авыр хезмәт башкарган.Кирәк вакытта иркә, көчле,сыгылмас авырлыклар каршында югалып калмас, каушамас, нык рухлы,сабыр, кырыс та була белгәннәр алар.Тылдагы батырлык темасы язучыларыбыз иҗатында да зур урын ала.
Фахриева Илнара шигырен тыңлап үтегез.
1 А.Б. Бөек Ватан сугышы татар шигъриятенең иң өметле көчләрен һәлак итә. Дошман төрмәләре һәм концлагерьларында җәзалап үтерелгән Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Габдулла Батталов, һәм Хәйретдин Мөҗәй; әсирлектән качкан һәм хәбәрсез югалган җәлилче Рәхим Саттар; җиңүгә бер атна калгач дошман пулясы гомерен өзгән Нур Баян һәм аның шатлыгын татырга да өлгерми, 1945 елның 15 нче июнендә вафат булган Гадел Кутуй.
Сафина Ләйсән Мифтах Вәдүтнең“Шундый матур тормыш итә идек...” шигырен сөйли.
2А.Б.Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитлары – язучыларыбыз арабыздан бер-бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да каләмнәре кулларыннан төшмәгән әдипләребез шул җиңү юлының никадәр авыр булганлыгы турында киләчәк буыннарга да искәртеп торыр.
Сыйныф сәгатебезне Миндубаева Нурия Тагировна башкаруында шигырь белән тамамлыйбыз.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бөек Ватан сугышы елларында этләр батырлыгы. .
Рус төркемендә укучы балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында этләр күрсәткән батырлыклар белән танышу, яңа сүзләр өйрәнү....
Бөек Ватан сугышы поэзиясендә вәгъдә, ант темасы.
Курс эше БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ВӘГЪДӘ, АНТ ТЕМАСЫ....
"Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында"
Бу материал Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап әзерләнгән иде. Ләкин хәзер дә актуальлеген югалтмагандыр...
Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.
“Минем беренче гомерем” истәлекләрендә шагыйрь: “Сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында ел саен борчылып уянам: кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлымын сыман. Мөгаен, һәлак булганнар алдында ал...
"Отечественная война 1812 года" ("1812 елгы Ватан сугышы")
8 класста яңа теманы өйрәнү дәресе. Схема, презентация, милли-региональ компонентлардан файдаланылды....
Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел булу уңаеннан кичә уздыру өчен ясалган презентация....
Бөек Ватан сугышы һәм язучылар
Татар халкының каһарман шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатыны багышланган әдәби кичә...