Шигърият фестивале Класстан тыш чара
материал на тему

Шигърият фестивале Класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigriyat_festivale_klasstan_tysh_chara.docx23.24 КБ

Предварительный просмотр:

Класстан тыш чара

Шигърият фестивале

(Төмән өлкәдә иҗат итүче шагыйрьләргә багышлап)

Максат:

1. Себертатар  шагыйрьләре иҗаты белән таныштыру.

2. Себертатар әдәбиятына таянып, балаларга әхлак тәрбия бирү.

Җиһазлау: Презентация, музыка, шагыйрьләрнең  портретлары.

1  укучы     Исәнмесез, кадерле дуслар!

2  укучы    Добрый день, дорогие друзья!

         Мы приветствуем всех гостей и участников  фестиваля

«Стихи для души, стихи для сердца», проходящего  в рамках недели татарского языка и литературы

1 укучы

         Поэзия. Какое определение можно дать этому поистине волшебному явлению? Поэзия есть слово, исходящее не столько от разума, сколько от сердца. В стихах дышит сама жизнь - это знает каждый. Поэзия должна говорить о самом важном,  о самом главном.

1 укучы  Бүгенге бәйрәмдә себертатар шагыйрьләренең  шигырьләрен ишетәрбез, егерме беренче гасыр поэзиясенең иң матур үрнәкләрен яңгырар.

2 укучы. Одним из самых ярких талантливых поэтов сибирскотатарской литературы  несомненно это – Булат Валикович Сулейманов, творчество которого известно многим. Булат Сулейманов – первый сибирскотатарский поэт.

1 укучы

        Булат Сөләйманов 1938нче елның 28 нче маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы Сопра авылында туган. Шунда җидееелык мәктәпне тәмамлаган. Хезмәт юлын йөкче, бетончы, маляр, китапханәче  булып башлаган. 1961 елда экстерн тәртибендә Карагай урта мәктәбен тәмамлый. казан университетына укырга керә. Әма укуын ташлап Фрунәе, Сургут, Баку шәһәрләрендә төрле эшләрдә эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1974 елда Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтының поэзия бүлеген тәмамлый.   Булат Сөләймановның беренче  шигырьләре “Татарстан яшләре “ газетасында басылып чыга, шулай ук шагыйрь үзенең шигырьләрен “Ялкын”, “Казан утлары” журналларында бастыра. Аның берничә шигырьләр җыентыгы бар: “Мин төп себер татарымын”, “Ак метеор”, “Таңнар фонтаны”.

2 укучы

Мавлюшев Ильдар

Мин — төп Себер татарымын

чыгышым белән,

Гомер сөргән монда

минем бабаларым.

Чал Иртышның үзе кебек,

борынгыдан

Яшәп килә монда татар балалары.

Мин килмешәк түгел монда,

туган җирем,

Гомерлеккә сине ташлап китә

алмам.

Җирнең тарту көчен җиңдек,

и Себерем,

Ләкин синең тарту көчең

җиңә алмам.

1 укучы

Булат Сөләйманов шигырен сөйли Чанышев Радмир.

 “Ята солдат”

Кинәт...

Көчле шартлау,

Һәм бер ярчык,

Атакага барган җиреннән,

Солдатның

Кисте юлын.

Аннан...

Алгы көнгә очты,

Яралады улын...

Гади генә

Шул бер ярчык

Гомер җебен өзеп үтте,

Солдат белән бергә

Яраланган зәңгәр күк тә

Ауды җиргә.

Җир куйнында ята солдат

Утыз елдан артык менә.

ята солдат...

Ил язмышын

Йөрәгенә

төреп кенә.

2 укучы

        Сәгыйтов  Сәгыйт Динмөхәммәт улы Төмән районында Ямбай авылында туган. Зур гаиләдә тәрбияләнгән. С. Сәгыйтов урта белемне Ямбай авылында ала. Хезмәт юлы илебезнең нефть чыккан Төньяк өлкәләре белән бәйле. Байтак еллар ул Төмән өлкәсенең төньягында геодезист булып эшли. Соңгы еларда ике шигырьләр җыентыгы басылып чыга: “Халкым хәле”, “Сезгә әйтәм”.

1 укучы

Галяутдинова Алсу “Әнкәм хәле”

Гадел бул син, балам, диде әнкәм,

Олыга да синнән кечегә,

Вак сүзләргә бердә ачуланма,

Якты йөзең күрсәт кешегә.

Син тыңлама бердә урам сүзен,

Җиткерсә дә начар хәбәрләр.

Сабыр ит, дөнья бетмәс бүген.

Гайбәт сүзе китерә хәтәрләр.

Саран булма, аңла туганлыкны,

Булган ашны утырт кунакка.

Бәхетсез ул – кеше сөймәгәннәр,

Качып яшәсеннәр аулакка

Һәркем туган үз ризыгы белән.

Үз  язмышы аның дөняда...

Әнкәм әйтте үз сүзләре белән,

Андый фикер бар бит Коръәндә

2 укучы

        Поэт и собиратель фольклора Ракыйп Ибрагимов родился в деревне Новокаишкуль Ярковского района Тюменской области в 1937 году. Его отец занимал должность деревенского головы, семья была многодетной - в ней воспитывались пятеро ребятишек. Свои детские впечатления поэт сохранил и пронес через всю жизнь, в стихах он возвращается в те далекие годы, в школу, где учился, к природе, что его тогда окружала.

   Первые два поэтических сборника «Сак бул, халкым» («Береги себя, мой народ», ), «Халкым белән» («Вместе с народом», ) малым тиражом были впервые изданы в областной научной библиотеке им. Д.И. Менделеева. Теперь все эти стихи вошли в новую книгу Ракыйпа Ибрагимова, в которой отразились размышления автора  о любви к большой и малой Родине, семейных ценностях, красоте своего края. Его стихи понятны и близки читателям. Сборник стихов поэта Ибрагимова, можно по праву назвать достоянием сибирских татар, одним из лучших творений сибирско-татарских поэтов

   Ракыйп Ибрагимов - один из немногих, кто пишет на родном сибирско-татарском языке

1 укучы

        Рәкыйп Ибраһимовның бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Рәкыйп Хәлиулла улы 1937нче елда Яркәү районының Сала авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. илебезнең Көнчыгышында авиация частьләрендә 3 ел хезмәт  итә.

2 укучы

7 нче сыйныф укучысы  Яруллина Асия башкаруында  

«Сәйфулла бабайның соңгы язы” шигыре.

Карап тора бабай еракларга.

Искә алып яшьлек чорларын.

Печән чапкан Сала кырларын.

Бәлки сагынадыр бергәләшеп,

тормыш корган яшлек иптәшен.

Әллә ятып калган бабаларын

Сугыш кырларында ил өчен.

басып тора бабай, кулда таяк

Ак чәчләрен сыйпый май җиле

Сабан тургай, кәкүк тавышына,

Нечкәрдеме әллә күңеле.

Өч баласы кайтмады яудан.

Йә җан атып яраткан Бибисе.

Үлде алданырак бабайдан.

көннән –көнгә бабай сүнә барды,

Уйчанланда кайткан күзләре.

Әллә кайда сагынган күк йөрде,

Сагышлы төс алды йөзләре.

Киң күңелле сабырлык иясе

Аермады, ятны үз итте.

Холкы белән үзен яраттырган,

Эчкерсез бер тыйнак карт иде.

1 укучы

        Гульфизар Хайретдиновна Абдрахманова.       Её первое собрание стихов под названием “Себер ягым”  “Мой  сибирский край” вышло в 2003г. в Тюменском издательстве. Талант поэтессы реализуется в написании поэм, пьес и стихов религиозного, воспитательного характера. Адресованы произведения Г. Абдрахмановой и детям, и взрослым. Опубликованы они в сборниках “Себер ягым” .  Поэтессой переведена на татарский язык поэма П. Ершова “Сузге”, а также написана поэтическая пьеса “Гүзәл Сүзге” , повествующая о славных страницах истории Сибирского ханства и её правителей. Сейчас  живет в г. Тобольске.

2 укучы

        Гөлфизәр Абдрахманованы нигездә балалар язучысы дияргә була, чөнки аның баларга багышланган бик күп шигыьрләре бар. Бу “Нәни дусларга” дигән  шигырьләр җыентыгы булып бастырылган.  

Хамраева Зөлфия  башкаруында “Шәһәр кызы”

1 укучы  Чанышев Илдар башкаруында  “Гүзәл” шигыре.

 2 укучы

        Галия Тухфатулловна Абайдуллина родилась в д. Саусканы (Сауыскан) Тобольского р-на Тюменской области). Творения этой поэтессы печатаются на страницах тюменской прессы, а также в книгах её стихов и поэм «Гафу итәрсезме, чәчәкләр?» («Простят ли меня цветы?»,), “Кая, болыт, болай ашыгасың?” (“Куда спешишь так, облако?”,), коллективном сборнике стихов “Мин – себер татарымын” (“Я – сибирский татарин), книгах “Ярату – ялгышу түгел” («Любовь – это не ошибка»,), “Гаепсез корбаннар” (“Безвинные жертвы”,).

2 укучы  

        Юлдошева Мунавара башкаруында “Хәерле иртә” дигән шигырь яңгырый.

1 укучы

        Зимаков Руслан “Яратам мәктәбемне” шигырен укый.

2 укучы

         Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин 1949 елда Төмән өлкәсе Түбән-Тәүде районы Киндерле авылында туа. казан дәүләт университетын тәмамлагач, үзенең туган ягына – Себергә кайтып төрле эштә эшли. Шигърияткә булган мәхәббәте яңадан Казанга илтә. “Ярык мөгез”, “Ядрә тигән”, “Сөмән кадыйм” дигән шигырьләр җыентыклары  дөнья күрә.

1 укучы

         Резеда Кирамова “Хат” 

Улы карт анасына хат язды

“Әгәр көннәр артык кызу булса,

Кара көйсә , шиңсә һәр ягың,-

Җыяр идем, әни, синең өчен

Аккошларын бөтен дөньяның

Очар иде алар баш очыңда,

Тезелешеп, Салмак тирбәлеп.

Кочар иде сине, назлар иде.

Ак канатның йомшак җилләре.

Әгәр көннәр артык салкын торса,

Төбе корса тирән Тоболның,

Җыяр идем, әни, синең өчен

Төлкеләрен туган ягымның.

Туннарыннан иркен чатыр ясап,

Яшерер идем сине җилләрдән.

Шул җылыга, әни, җырчы кошлар

Килер иде ерак илләрдән...”.

Ялгыз ана кыска җавап язды,

Күз яшенә хатын чылатып:

“Ишектәге тотка төште, улым,

Каксаң иде шуны бер кайтып...”

2 укучы

        Шулай итеп, себертатар шагыйрьләренең иҗаты үзе бер зур дөнья,  аларның иҗатында себер татарларның фикерләү, яшәеш үзенчәлекләре чагылдырылган, гомумтатар әдәбияты тарихында күренекле урын алып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.

"Язучыны таны" уены  - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара.   Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"

Өлкәннәр коненә багышланган кичә.   “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихти...

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...

Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)

Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......