Китап төзелеше
книга по теме

Сабирова Ландыш Хабировна

Китап элементлары белән танышуны дәвам итү, дәрестә алган белемнәрне ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitap_tozeleshe.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Китапханә дәресе

башлангыч сыйныф укучылары өчен

“КИТАП  ТӨЗЕЛЕШЕ”

Максат: китап элементлары белән танышуны дәвам итү, дәрестә алган белемнәрне ныгыту.

Җиһазланыш: практик эш өчен китаплар, табличкалар, белешмәлек, тестлар, презентация күрсәтү өчен компьютер.

ДӘРЕС  БАРЫШЫ:

        Китапханәче: Исәнмесез балалар! Бүген без сезнең белән китап турында сөйләшербез. Сез инде беләсез, һәр китапханәдә бик күп һәм күптөрле китаплар бар һәм кайвакыт сез китап сайлаганда аптырап каласыз. Сезгә шундый авырлыкка очрамаска булышу өчен мин сезгә китапханә дәресе уздырам, ул “Китап төзелеше” дип атала. Нәрсә соң ул китап төзелеше?

 Бүген сез китапның төп элементлары белән танышырсыз, бу белемнәр сезгә китапханәдә китап сайлаганда бик тә булышырлар.

        Балалар, ә бәлки сезнең берәрегез китапның ниләрдән торганын беләдер? Кем әйтә ала?

        Балаларның җаваплары.

        Китапханәче: Бүген без сезнең белән китапның төп элементлары турында гына сөйләшербез, ләкин әле китап тагын бик күп элементлардан тора, алар турында башка дәресләрдә сүз алып барырбыз. Ә хәзер тышлык, титул бите, аннотация, эчтәлек, кереш сүз һәм ахыргы сүз турында сөйләшик.

        Китапны кулга алгач ук без иң беренче аның исеменә игътибар итәбез, ә ул китапның тышлыгында урнашкан (мисал өстендә күрсәтә). Китапның бу элементы китапны бизи, китап укучыга китап турында төп мәгълүматны бирә һәм китапны төрле бозулардан саклый. Тышлык укучыларга аны кем язганы, китапның исеме турында сөйли. Әгәр инде тышлыкта рәсем дә булса бу китапның нәрсә турында, анда нинди геройлар белән очрашачакбыз икәнен фаразларга була

        Балалар, сез китапка тышлык ни өчен кирәк икәнен аңладыгызмы? Кем әйтеп бирә?

        Балаларның җаваплары.

        Китапханәче: Булдырдыгыз, балалар! Ләкин кайбер вакыт тышлыктагы мәгълүмат безгә китапның эчтәлеген ачып бирми. Менә шул вакытта без китапның тышлыгын ачып аның икенче битенә - титул битенә мөрәҗәгать итәбез (мисал китерә). Бу китапның исеме һәм аның адресы.  Титул битендә без китап авторының яки авторларының фамилияләрен, китап исемен,  рәссамның фамилиясен,кайсы шәһәрдә, нәшрияттә һәм кайсы елда басылганын укый алабыз.

        Балалар, кайсыгыз титул битендә без нәрсәләр турында белә алабыз икәнен кабатлап әйтә ала?

        Балаларның җаваплары.

        Китапханәче: Тагын кайсы элементлар безгә китап турында сөйли ала икән? Титул битенең икенче ягында яисә китапның ахырында китапның кайсы яшьтәге балалар өчен икәнлеге күрсәтелә (мисал китерелә). Китап сайлаганда моңа да игътибар итәргә кирәк. Әгәр  дә сез олы яшьтәге мәктәп балалары өчен булган китапны алсагыз, аны уку сезгә кыен булачак, чөнки күп әйберне сез аңламаячаксыз.

        Һәр китапта диярлек аннотация бар. Аннотация – кечкенә шрифт белән язылган, китапның кыскача эчтәлеген ачып биргән язма. Кайбер вакытта аннотация бары тик бер-ике җөмләдән генә тора. Аннотация титул битенең икенче ягында яки китап ахырында урнаша, ягъни китапның беренче яки соңгы битендә. (мисал китерә)

        Балалар, кайсыгыз бу элементны китаптан табып күрсәтә ала? (китапханәче ике баланы чакырып чыгара. Алар аннотацияне табып укып күрсәтәләр).

        Китапханәче: Шулай итеп без сезнең белән аннотацияне укыгач, китапның нәрсә турында икәнен белә алабыз икәнен күрдек. Бу бик уңай, шулай бит? Исегездә калдырыгыз, китапханәдән китап алганчы аннотацияне укыгыз. Бу сезгә дөрес китап сайларга ярдәм итәр.

        Һәр басмада бүлекләр исемлеге һәм эчтәлек бар. Бигрәк тә бу әсәрләр җыентыкларына кагыла (әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр җыентыклары). Эчтәлек безгә китапның нинди әсәрләрдән торганын, әсәрнең төгәл “адресын” (битен), теге яки бу әсәрне кайдан эзләргә ярдәм итә.. Эчтәлек күбесенчә китапның башында, сирәгрәк ахырында урнаша.

        Ә хәзер әйдәгез “Татар балалар әдәбияты” дигән китаптан Ш. Галиевның “Физзарядка ясый куян” һәм  Ләбиб Леронның “Татар теле дәресендә” дигән шигырьләрен табып карыйк. (ике бала чакырыла).

        Китапханәче: Ә хәзер китапның башка элементлары турында – кереш сүз  һәм ахыргы сүз турында сөйләшик. Бу ике элемент бер- берсе белән бик нык бәйләнгән. Бу китапның авторы яки китапның үзе турныда язылган статьялар. Ул китапның башында – ул вакытта ул кереш сүз дип атала. Кереш сүз китапның авторы, аның тормышы һәм иҗаты турында, китап, аның язылу тарихы, китапның геройлары һәм аларның язмышлары турында сөйләүче статьялар. Күп вакытта кереш сүз кыска гына була һәм аны китапханәдә китап алганда ук укырга була һәм сез инде бу китапның сезгә кирәкме, юкмы икәнен шунда ук билгели аласыз.

Бу хикәя китапның азагында бирелсә – бу вакытта ул ахыргы сүз дип атала.

        Китапның башка элементлары турында без киләсе очрашуларыбызда сөйләшербез. Ә хәзер әйдәгез бүген нинди элементлар турында сөйләшүебезне искә төшереп китик, нәтиҗә ясыйк.

 Бераз уйнап алабызмы? Экранга карап, бу китапның кайсы элементы икәнен белергә кирәк.

(аннотация, кереш сүз, эчтәлек, титул бите).

        Китапханәче: Дәрес ахырында без тестирование үткәреп алабыз. Сез китап элементлары турындагы анкета сорауларына җавап бирергә тиеш. Мөстәкыйль эшләү өчен 5 минут вакыт бирелә.

        Китапханәче: Булдырдыгыз балалар! Тестларның нәтиҗәсен без соңарак белербез һәм кемнең китапханәдә китап сайлаганда югалып калмыйча, дөрес китап сайлый алачагын ачыкларбыз. (китапханәче балаларга “Китап төзелеше” дигән белешмәлек өләшә)

        Балалар, безнең дәрес ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Киләсе очрашуга кадәр, сау булыгыз!

ТЕСТ

“Китап төзелеше”

  1. “Китап төзелеше” дигәннән сез нәрсә күзаллыйсыз?

а) китапның нәрсәләрдән торганын, аның төп элементларын

б) китап битләрен, аларның санын

     

      2. Китапның төп элементлары:

          а) аннотация

        б) эчтәлек

        в) битләр

        г) кереш сүз

     

     3. Титул битенең икенче ягында урнашкан , кечкенә шрифт белән язылган текст:

          а) эчтәлек

        б) кереш сүз

        в) аннотация

     

      4. Китапның кайсы элементы китапның кайда, кайчан басылуы турында хәбәр бирә?

          а) тышлык

        б) титул бите

        в) кереш сүз

     

      5. Тышлык ни өчен кирәк?

        а) китапны төрле бозылулардан саклар өчен

        б) китапның авторы һәм исемен белдерә

        в) теге яки бу әсәрнең төгәл “адресын” (битен) күрсәтә

     

      6. Сезгә дәрес ошадымы? Тагын шундый дәрес үтүен теләр идегезме?

          а) әйе

           б) юк

       

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Орлык төзелеше

Укучыларны бер өлешле һәм ике өлешле үсемлек орлыкларының төзелеше белән таныштыру. Яңа терминнарга аңлатма бирү. Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшләргә өйрәтү. Лаборатор эш күнекмләре булдыру....

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

"Сүз төзелеше" темасына тест

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  5нче  сыйныф  укучылары  өчен  тест ( татар балалары  өчен)....

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләре. Презентаия

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләрен өйрәнү....

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...