Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.
учебно-методический материал на тему
Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик охшаш.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_telen_rus_tele_belshchn_chagyshtyryp_ukytu.doc | 138.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак, татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән”
Чыгышны әзерләүче:
40 нчы урта мәктәпнең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Таҗиева Рузалия Рәвгатовна
Тел байлыгы бай итәр,
Тел юклыгы юк итәр.
Мәгълүм булганча, 1958-59 нчы уку елыннан ук инде Татарстандагы рус мәктәпләренең 2-7 сыйныфларында укучы татар балаларына татар теле һәм әдәбияты өйрәтелә башлады. Берничә елдан соң бу предмет рус мәктәпләренең 8 нче сыйныфларына да кертелде. 1982-83 нче уку елыннан инде РСФСР Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән “Укучыларның теләге белән автономияле республика, өлкә, округ теле өйрәнүне башлангыч, сигезьеллык һәм гомуми урта белем мәктәбенең уку планы” нигезендә рус мәктәпләрендә милли тел һәм әдәбият 1 нче сыйныфтан алып, 10 нчы сыйныфка кадәр мөстәкыйль уку предметы булып укытыла башлый.
Рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү, рус мәктәпләрендә рус телен өйрәнүгә дә, татар мәктәпләрендә татар телен өйрәнүгә дә охшамый. Рус теле аралашу чарасы булганлыктан, укучылар аны мәктәпкә кадәр үк аңларлык дәрәҗәдә булалар. Ә татар телен укытканда класста төрле дәрәҗәдәге хәзерлеккә тап буласың. Шулай итеп, рус мәктәпләрендә һәм катнаш мәптәпләрнең рус сыйныфларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның шактый гына үзенчәлекләре бар. Бу укучыларның, беренчедән, ана телендә сөйләшә белү дәрәҗәсе төрле булуга, икенчедән, мәктәптә еллар буе тик рус телендә генә белем алулары белән бәйле. Аннары гаиләдә дә туган телгә, үз халкының культурасына, рухи традицияләргә мөнәсәбәт дәрәҗәсе төрле.
Икенче бер телне өйрәнгәндә, туган телнең йогынтысы зур булуына танылган галим-методистлар И,С.Трубецкой, С.И.Бернштейн, К.Насыйри, Н.А.Бобровников, М.Х.Корбангалиев һ.б. зур басым ясаганнар.К.Насыйри һәм М.Х.Корбангалиевлар икенче телне өйрәнүне үз телеңне өйрәнгәч кенә башларга кирәк дип саныйлар.
Методика тарихында телне чит тел буларак өйрәнүнең төрле ысуллары сыналган: табигый, катнаш, тәрҗемәи, грамматик, чагыштырма, аңлаешлы- практик, аудиовизуаль, аудио-лингваль,сугистопедик(күделгә салу, ышандыру һ.б.)
Минем үз фикеремчә, татар телен рус мәктәпләрендә өйрәнгәндә югарыда санап үтелгән ысулларның чагыштырма төрен куллану дөрес һәм уңышлы булыр дип саныйм.
Рус мәктәбендә укыту дәверендә ,мин татар телен чагыштырма ысул кулланып укытам. Бу метод укучыларда кызыксыну уята, укучыга телне актив үзләштерергә булыша.Телләрне чагыштырып укыту алардагы аермаларны һәм охшашлыкларны билгеләргә ярдәм итә.Һәм бу эшне грамматиканың һәр бүлегендә башкарырга кирәк.Бигрәк тә ,башлангыч сыйныфларда фонетиканы өйрәнгәндә.
Һәр яңа теманы, терминны өйрәнгәндә, мин аларның рус телендәге тәрҗемәсен аңлатам. Әгәр рус теле дәресендә ул тема үтелгән булса, теманың рус телендәге билгеләмәсе искә төшерелә, мисаллар китерелә, татар һәм рус телендәге охшашлыклар һәм аермалар күрсәтелә. Мәсәлән, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, исемнәрнең ике телдә дә предметны белдерүен, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүен, татр телендә род категориясенең булмавын, кем? соравының бары тик кешеләргә карата гына бирелүен аңлатам.Татар телендә исемнәрнең килеш, тартым, сан белән төрләнүен, ә рус телендә по родам, по падежам, по числам төрләнүе аңлатыла. Тартым категориясенең татар телендә кушымча белән ясалуын (китап, китабым), ә рус телендә притягательное местоимение (моя книга), исемнәрнең иялек килеше белән (укучының китабы- книга ученика) һәм притяжательное, относительное прилагательное белән (мәктәп китапханәсе-школьная библиотека) ясала.
Шулай ук, исемнәрнең ясалыш принциплары чагыштырыла.Рус телендә исемнәр приставка һәм суффикс ярдәмендә, ә татар телендә сүз тамыр+кушымчадан ясала. Рус һәм татар телендә дә исемнәр килеш белән төрләнә. Бу теманы өйрәнгәндә дә 2 телдәге охшашлык һәм аермалар күрсәтелә. Мәсәлән, сыйфат һәм исемнәрдән торган сүзтезмәләрне килеш белән төрләндергәндә рус һәм татар телләрендә аерма бар. Чөнки имя прил. килеш белән төрләнә, ә сыйфат килеш белән төрләнми. Мәс. новый дом яңа өй
нового дома яңа өйнең
Рус телендә одушевленное , неодуш. сущ. дигән категория бар, ә татар телендә ул юк,
чөнки бу категориянең татар телендә әһәмияте юк.
2 телдә дә сан категориясе бар. Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә берлек сандагы исемнәр предметның күплегенә дә күрсәтергә мөмкиннәр. Мәсәлән: балалар агач утырталар. Татар телендә күплек сан –лар,-ләр , -нар,-нәр кушымчалары белән ясала, ә рус телендә ул ирекле: дом-а, кнг-и, друзья, торты, знакомые һ.б.
Билгеле, бу чагыштырулар бөтенесе бер дәрестә күрсәтелми, ә тиешле темасына туры китереп аңлатыла.
Мин саф татар сыйныфларында ла, рус сыйныфларының татар төркемнәрендә дә эшлим. 2 телне чагыштырып укытуны күбрәк рус сыйныфларының татар төркемендә кулланам. Ләкин, әгәр дә ихтыяҗ туса, татар сыйныфында да чагыштырма ысул кулланыла.Болай эшләү 2 телне дә үзләштерергә ярдәм итә, шулай ук укытучының да эшен җиңелләштерә.
Әһәмиятле дип санаган кайбер мисаллар китерәм. Рус һәм татар телендә басымның урыны төрлечә булуны белү бик әһәмиятле. Рус телендз басым сүзнең бер иҗегенә генә беркетелмәгән, ул төрле иҗеккә төшә. Татар телендә , гадәттә, басым сүзнең соңгы иҗегенә төшә.
Ә менә рус сыйныфында укучы татар балаларына 2 телнең дә җөмләдәге сүз тәртибен белү бик әһәмиятле. Рус телендә сүз тәртибе грамматик яктан ирекле. Күп очракта, сүзләрнең тәртибен үзгәрткәндә дә, җөмлә буларак, бу тезмә саклана. А.Пешковский, мәсәлән, Я сегодня пойду вечером гулять дигән җөмләне 100 дән артык төрле итеп әйтергә мөмкин дип язган. Ә татар телендә сүз тәртибе ирекле түгел, аның мәҗбүри очраклары күбрәк: аергыч һәрвакыт аерылмыштан алда, ия хәбәрдән алда килә һ.б. Татар җөмләсе ия белән башланып, хәбәр белән тәмамлана. Ә рус телендә ия куелдымы, аның янында ук хәбәр килә. Мәс. Мин урманга барам. Я иду в лес. Боларны белү укучыга тәрҗемә эшендә дә бик ярдәм итә. Чөнки тәрҗемә иткәндә, сүз тәртибен , гадәттә, дөрес кулланмыйлар. Мәсәлән, Деревья роняли листья . Укучы җөмләне Агачлар койдылар яфракларны дип тәрҗемә итә.
Ә хәзер 8 нче рус сыйныфының татар төркеме буенча берничә мисал китерәм. Бу сыйныфта гади җөмлә синтаксисы , җөмләнең тиңдәш кисәкләре, модаль кисәкләр, туры һәм кыек сөйләм, диалог һ.б. үтелә.Бу темаларның күбесе инде рус теле буенча үтелгән була. Укучыга терминнарны русчага тәрҗемә итеп аңлатсаң, эш җиңеләя. Рус грамматикасындагы билгеләмәсен искә төшерүгә үк, укучы татар телендә мисаллар китерә ала. Бу алым укучыны уйланырга, фикер йөртергә, искә төшерергә мәҗбүр итә. Монда шулай ук тәрҗемә эше дә зур роль уйный. Укучы үзенең һәр 2 телдәге белем дәрәҗәсен дә искә ала. Димәк, укучыда, һәр 2 телне дә белү зур әһәмияткә ия, алар бер-берсен белергә ярдәм итә икән, дигән фикер туа.
Шулай итеп, мондый мисалларны бик күп итеп китерергә була. Бу ысул минем эшемдә бик нык ярдәм итә
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)
Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...
Ике телне чагыштырып укыту
Чагыштырып укыту методы укучыларда кызыксыну уята, укучыга телне актив үзләштерергә, алардагы аермаларны һәм охшашлыкларны билгеләргә ярдәм итә. Темаларны...
Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү
Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакы...
Аралашу чарасы буларак татар теле. Аралашу мөмкинлеген киңәйтүдә диалогик сөйләмнең урыны.
Педагокик киңәшмәгә әзерләнгән чыгыш....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү
Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү
1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...
Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шигырләргә нигезләнгән күнегүләр систнмасы...