Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр
тренажёр
Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.
Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның практик эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә, элеккеге тел күнекмәләренә һәм теоретик белемнәренә таянып формалаша.
Күнекмәләр формалаштыру – озакка сузылган, дәвамлы процесс. Аерым бер дәрестә теге яки бу күнекмәне үстерү максатын куярга мөмкин, әмма ул бу дәрестә генә тәмам формалашып җитәр дип ышану урынсыз. Еш кына гамәли күнегүләр башкарганда берьюлы берничә күнекмә үстерелә. Уңышлы тәрҗемәгә ирешүгә ярдәм итә торган барлык күнекмәләрне дә аерып чыгару һәм тасвирлау мөмкин түгел.
Ике телдә параллель эшләр башкару, бер телдән икенче телгә күчү осталыгы. Бу күнекмә икетеллелекнең үсеше нәтиҗәсендә кинәт кенә барлыкка килә, әмма аны профессиональ дәрәҗәгә үстерергә кирәк. Тәрҗемә тәңгәллекләрен һәм тәрҗемә алымнарын өйрәнү бу төр күнекмәләрне үстерүгә булыша ала, әмма аларны камилләштерүнең төп юлы – даими рәвештә ике тел белән эш итү, тулы текстлар яки фрагментлар тәрҗемә итү. Укытучы сөйләме дә бу процесста билгеле бер роль уйный. Телдән тәрҗемә күнекмәләрен үстерү өчен укучыларга укытучы сөйләгәннәрне тәрҗемә итәргә кушып була. Бу очракта укытучы ике телдә чиратлап сөйләргә мөмкин.
Текстны тәрҗемәчеләргә хас булганча аңлый белү. Укытучы һәрдаим укучыларга шуны искәртеп торырга тиеш: тексттагы тел берәмлекләренең мәгънәләре турында мәгълүматны кулланылган контексттан алырга тиеш. Сөйләшүчеләр, башкалар аларны дөрес аңласын дисәләр, сүзне үз мәгънәсендә кулланырга мәҗбүр. Еш кына булачак тәрҗемәчеләр контекстка игътибар итмиләр; яки контекстка туры килгән вариантны гына тәкъдим итеп, сүзнең төп мәгънәсен читтә калдыралар. Мондый очракларда укытучы укучыга хатасын күрсәтә, бу ике момент ничек хәл ителергә тиешлеген аңлата.
Ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү күнегүләре.
- Аудиоязманы язмача тәрҗемә итү.
- Тәрҗемә-диктант.
- Абзац-фразаны ишетеп тәрҗемә итү.
- Катлаулы аудирование күнегүләре (текстның эчтәлеген башта татарча, аннары русча сөйләү).
Мондый күнегүләр, аудиториянең үзенчәлекләренә карап, төрле эзлеклелектә үтәлә ала. Синхрон тәрҗемәчеләр әзерләгәндә болардан тыш язма тәрҗемәдән телдән тәрҗемәгә күчүне күздә тоткан күнегүләр башкару кулай. Телдән тәрҗемәгә түбәндәге эзлеклелектә өйрәтергә була.
- Телдән сөйләмне тәрҗемә итәргә өйрәнү.
Максат: студентларны язма текстка бәйлелектән коткару һәм тәрҗемә процессында текстка кат-кат мөрәҗәгать итү мөмкинлегеннән коткару. Күнегү төре: тәрҗемә-диктант. Диктант җөмләләре өч тапкыр укыла: гадәти тизлектә, диктант яздыру тизлегендә һәм тагын гадәти тизлектә. Студентлар ишеткәннәрен язмача тәрҗемә итәләр. Тәрҗемәләр тикшерелә һәм фикерләр әйтелә.
- Кәгазь буенча тәрҗемә итәргә өйрәнү.
Максат: күрмә таянычны саклаган хәлдә, студентларны ашыкмыйча гына язма рәвештә тәрҗемә итүдән һәм тәрҗемәне кабат төзәтү, яхшырту мөмкинлегеннән биздерү. Бу күнегүне эшләгәндә булачак тәрҗемәчеләр фикерләрен тиз генә, курыкмыйча карар кабул итүгә туплыйлар. Күнегү төре: укучыларга оригинал текстыннан өзекләр (соңрак тәмамланган кечкенә күләмле текстлар) тәкъдим ителә һәм аны алдан әзерләнмичә телдән тәрҗемә итү бурычы куела. Укучылар тәрҗемә вариантларын тиз генә табарга, сөйләм тизлеген мөстәкыйль көйләргә, аңлау һәм тәрҗемә итү арасындагы вакыт каршылыгын чишәргә өйрәнәләр.
- Эзлекле тәрҗемә итәргә өйрәтү.
Максат: тулысынча телдән тәрҗемәгә күчүне төгәлләү. Әмма монда синхрон тәрҗемәдәге ике төп кыенлык булмаска тиеш: бер үк вакытта ишетү һәм сөйләү. Моннан тыш, әлеге төр күнегүләр укучыларда аерым сүз һәм сүзтезмәләрне генә түгел, бәлки мәгънәви тәмамланган төркемнәрне “эләктереп” алу осталыгын да үстерә. Күнегү төре: текстның истә калдыру өчен артык кыен һәм зур булмаган өзеге кычкырып укыла. Студентлар кичекмәстән телдән тәрҗемә итәләр, тәрҗемәләр диктофонга яздырып барыла, соңыннан анализлана. Төркемдәге студентларны активлаштыру өчен, җавап бирүче ахырдан гына билгеләнә.
- Ярым синхрон тәрҗемәгә өйрәтү.
Максат: синхрон тәрҗемәнең бер кыенлыгын (чыганак һәм тәрҗемә телләрендәге структур аермалыкларны хәл итү зарурлыгын) аерып чыгару, икенче кыенлыкка (бер үк вакытта тыңлау һәм сөйләүгә) игътибар итмәү. Укыту максатларында, бу төр күнегүләрне эшләгәндә укучылар тәрҗемәләрен язмача теркәп барырга мөмкин, бу аларга соңрак нәтиҗәләрне анализларга ярдәм итәчәк. Күнегү төре: җөмләләр кыска кисәкләргә бүленә һәм диктант яздыру тизлегендә бер генә тапкыр. Һәрбер өзекне укыганда студентлар тәрҗемәләрен шунда ук яза барырга яки икенче өзекнең укылганын көтәргә мөмкин. Бу вакытта студентлар язмаларны төзәтергә тиеш түгел.
- Гадиләштерелгән синхрон тәрҗемәгә өйрәтү.
Максат: синхронлык элементларын кулланып, язмача тәрҗемәдән телдән тәрҗемәгә күчүне тулысынча тәмамлау. Бу этапта сүз тәртибен үзгәртү, структур яктан үзгәрешләр әле булырга мөмкин. Студентлар берьюлы ишетү һәм сөйләү күнекмәләрен үзләштерүгә төп игътибарны юнәлтәләр. Күнегү төрләре: студентларга ораторларның оригинал чыгышлары тәкъдим ителә. Баштарак мондый текстлар параллель төзелмәләрне куллануга җайлаштырылган була, соңга таба исә катлаулырак чыгышларны тәрҗемә итү күнегүләре бирелә.
- Синхрон тәрҗемәнең төрләренә өйрәтү.
Максат – төрле шартларда эшләгәндә очрый торган үзенчәлекле кыенлыкларны хәл итү күнекмәләрен үстерү.
“Текст белән” синхрон тәрҗемә итү:
- әзерләнергә вакыт биреп тәрҗемә итү;
- алдан әзерләнмичә тәрҗемә итү;
- алдан кыскача әзерлек белән тәрҗемә итү.
Күнегү төре: студентларны чыганак текстлары белән тәэмин итү һәм танышу өчен бирелгән вакытны төрлечә үзгәртү. Оратор үз текстыннан читләшкән вакытта тәрҗемәче алдында туган кыенлыклар белән таныштыру.
Алда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, телдән тәрҗемә күнекмәләрен үстерү шактый гына укыту вакытын бүлү һәм эшне дөрес итеп оештыру, кирәкле материалларны әзерләү өчен укытучыдан күп көч таләп итә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр
Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай ...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану
Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....