Татар телен нәтиҗәле укыту чарасы буларак педагогик остаханәләр.
материал

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган берничә технология.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гулькеева Р.К.

Бөгелмә районы

ТАТАР ТЕЛЕН НӘТИҖӘЛЕ УКЫТУ ЧАРАСЫ БУЛАРАК ПЕДАГОГИК ОСТАХАНӘЛӘР

Тел үсеше аны укыту методикасы белән гаҗәеп тыгыз бәйләнештә тора. Үсеп килүче буын телгә карата ихтирамлы карашта булганда, аны теләп өйрәнгәндә һәм гамәлдә даими кулланганда гына тел үсеше турында сүз йөртү мөмкин.

Башка барлык укытучылар кебек үк, татар теле укытучысы да бүген яңача эшләргә, яңача укытырга тиеш. Рус халкында “В начале было Слово...” дигән гыйбарә яшәп килә. Сүз, телнең әһәмияте аеруча зур булу тел дәресләренә карата аеруча җитди игътибар таләп итә. Яңа заман укытучыдан яңа технологияләргә мөрәҗәгать итүне таләп итү белән бергә, укучыларны дәрес темасы белән кызыксындыруның яңа алымнарын куллана белүне дә сорый. Элеккерәк вакытта, традицион укыту үтемле саналган заманда, еш кына укучының игътибарын дәрескә юнәлтү өчен, дәфтәрләрне ачтыртып, яңа теманы яздыртып кую да җитә кебек иде. Әмма ул вакытта да, бигрәк тә хәзерге заманда да әлеге алым дисциплиналы, укытучының сүзен берсүзсез тыңларга күнеккән укучылар белән эшләгәндә генә нәтиҗә бирә. Шул ук вакытта хәтта мондый укучыларда да мондый башлам уңай мотивация, уңай хис-эмоциональ кичерешләр тудырмый. Бүген исә укытучы укучының дикъкатен алу өчен төрле чараларга мөрәҗәгать итә. Инновацион технологияләр дә монда зур ярдәмгә килә. Укучылар яратып кабул иткән, әмма укытучыдан да иҗадилык, тырышлык, алдан хәстәрлек күрүне таләп иткән алымнардан педагогик остаханәләрне атарга була.

Чагыштырмача яңа булган әлеге технология француз педагоглары П. Ланжевен, Анри Валлон, Жан Пиаже һ.б. тарафыннан эшләнә. Мондый технологиягә нигезләнгән дәрес 7 этаптан тора: индукция, үзинструкция, социоконструкция, социальләшү, афишалау, өзеклек һәм рефлексия [5, б. 39]. Педагогик остаханәнең уңышлы ягы – аның һәр этабында укучыларның эмоциональ интеллекты үсеше өчен шартлар тудырыла, ә акыл үсешенең мондый төре заманча чыганакларда конкурентлылыкка сәләтле, уңышка ирешүчән шәхескә хас сыйфат буларак атала [3].

Остаханәнең беренче этабы «индукция» дип атала һәм укучыларда, аларның хис-тойгылар дөньясына мөрәҗәгать итеп, дәрескә, өйрәнелә торган темага шәхси мөнәсәбәт урнаштыруны күздә тота. Индуктор рәвешендә музыка, текст, ассоциацияләр агымын, махсус сорауларны, кызыксындыру уята торган биремнәрне кулланырга мөмкин. Мәсәлән, 7 нче сыйныфта «Исем фигыль» темасын өйрәнгәндә, әлеге этапта дәреслектәге «Энә» шигырен укырга тәкъдим итәм.

Үзем мин – гади энә,

Буем бик тә кечкенә.

Хезмәтем – тегү, ялгау,

Бик җиңел моны аңлау [4, б. 69].

 Укучылар, текстны укып, сүз төркемнәрен билгелиләр. Бары тегү, ялгау, аңлау сүзләре генә аларда билгесезлек хисе уята: исемгә дә, фигыльгә дә ошаган мондый сүзләр белән аларның әле эшләгәне юк. Үзинструкция этабында укучылар хис-кичерешләр, шулай ук рациональ фикер йөртү ярдәмендә булган белемнәрен, фаразларын рәсем, таблица яки башка рәвештә башкаралар. Әлеге этапны галимнәр «хис-эмоцияләрдән реаль гамәлләргә, кичерешләрне гипотеза, текст, проект рәвешендә формалаштыруга күчеш» буларак атыйлар [1, б. 127]. Исем фигыль темасын өйрәнгәндә, укучылар кластер, чагыштырма таблица төзү алымнарын яратып кулланалар. Социоконструкция этабында укучылар эшләрен парларда тикшерәләр, ә социальләшү этабында төркемнәргә берләшеп аеруча уңышлы эшләрне сайлап алалар. Әлеге этапларда укучы үз белемен сыйныфташларының белеме белән чагыштыра, укучылар бер-берләренең белемнәрен баеталар. Афишалау этабында эшләр сыйныф алдында кычкырып укыла, таблица, кластер, модельләр А4 форматында эшләнсәләр, алар тактага эленәләр (магнит ярдәмендә беркетеләләр).

Алтынчы этапта «остаханәдә катнашучылар үзләренең элекке белемнәренең тулы, җитәрлек булмавын тою нәтиҗәсендә эчке эмоциональ конфликт кичерәләр, шуның нәтиҗәсендә мәсьәләгә тирәнрәк керергә тырашалар, белемнәрне фәнни чыганак белән тикшерәләр» [5, б. 39]. Исем фигыль темасын өйрәгәндә, мәсәлән, мин текстларны тәрҗемә итәргә тәкъдим итәм. Әйтик, укучылар «Тауга менүе кыен, төшүе ансат» мәкален тәрҗемә итәләр: На гору взбираться сложно, спускаться легко. Укучылар авырлык белән очрашалар: исем фигыльләр юкка чыгып, алар урынына инфинитив урын ала. Укучылар нәтиҗә ясыйлар: рус телендә исем фигыль дигән фигыльләр юк, алар рус телендә тәрҗемә итү очрагында инфинитив ярдәмендә биреләләр.

ФДББС таләпләре буенча, рефлексия теләсә-нинди дәреснең мәҗбүри элементы булып тора. Белгечләр фикеренчә, педагогик остаханә технологиясе буенча төзелгән дәрестә рефлексия укучыларның остаханә барышында туган хис-кичерешләрен чагылдырырга тиеш, дәресне үткәрүче Оста өчен дә бу этап бай материал булып тора, аңа эшен  камилләштерү өчен стимул булып тора [2, б. 173]. Традицион рәвештә әлеге этапта укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр: «Остаханә дәвамында мин ниләр аңладым?», «Дәрестә мин нинди хис-кичерешләр эчендә калдым?», «Мөмкинлек булса, дәрес-остаханә белән бәйләнешле рәвештә, мин мондый тәкъдимнәр кертер идем...».

Педагогик остаханә технологиясе буенча корылган дәресләрнең кыйммәтен үз тәҗрибәмә нигезләнеп, мин югары бәялим: укучыларда телгә карата кызыксыну, тел, аралашу, шәхси компетенцияләрне формалаштыруда аларның роле зур. Шул ук вакытта аларны оештыруда аерым авырлыклар да барлыгын әйтергә кирәк: укучыларның традицион дәресләрдә урын алган төп мотивациясе – уңай билге алу остаханәләрдә үз көчен югалта, технология билгесезлек принцибына корыла. Әлеге факт укытучыдан мотивацияне тәэмин итүче башка шартлар турында уйланырга, эзләнүләргә этәрә. Гадәти булмаган индукторлар, эмоциональ яктан киеренке ситуацияләр, эзләнүләргә этәрә торган эчке конфликт хасил итү укучыларның проблемага чын күңелдән бирелүен тәэмин итә. Моннан кала остаханә укучыларның социальләшү дәрәҗәсен арттыра, мондый дәрес дәвамында укучылар парларда һәм төркемнәрдә даими аралашалар, диалог коралар, шуның хисабына сыйныфта психологик климат та уңай якка үзгәрә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: татар теле үсеше үсеп килә торган буынның телгә мөнәсәбәте белән тирән бәйлелектә тору татар теле мөгаллимнәре даими эзләнүләргә этәрә. Мин әлеге чыгышымда укучыларның лингвистик компетенцияләрен генә түгел, эмоциональ интеллекты, аралашу осталыгын үстерү чыганагы буларак педагогик остаханә технологиясе нигезендәге дәресләрне оештыру тәҗрибәм белән уртаклаштым. Эшем башка мөгаллимнәр өчен дә файдалы булыр дип ышанып калам.  

Әдәбият исемлеге

  1. Байбородова Л.В., Рожков М.И.  Теория воспитания и технология педагогической деятельности (в схемах и таблицах). – Ярославль: РИО ЯГПУ, 2016. – 190 с.
  2. Вартазарян К.А. Возможности педагогической мастерской для развития рефлексии учащихся // Известия Российского государственного педагогического университета им. А.И. Герцена. – 2008. – №88. – С. 171-178.
  3. Гоулман Д. Эмоциональный интеллект. Почему он может значить больше, чем IQ. – М.: изд-во «Манн, Иванов и Фербер», 2018. – 544 с.
  4. Сәгъдиева  Р.К., Харисова Г.Ф. һ.б. Татар теле:  рус телендә төп гомми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2015. – 205 б.
  5. Чупрасова В.И. Современные технологии в образовании. – Владивосток, 2000. – 53 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән өстәмә укыту буенча 2015-2016 нчы уку елына эш программасы 9 нчы сыйныф өчен(татар төркеме)

Өстәмә укыту  буенча эш программасы 34 сәгатькә исәпләнгән. Программа 9 нчы сыйныф укучылары өчен БДТга әзерлек материалы буларак  тәкъдим ителә.Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмуха...

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары...