БДИга әзерләнәбез.
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

БДИга әзерләнәбез. Демоверсияләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_variant.docx53.83 КБ
Microsoft Office document icon 6_variant.doc134 КБ
Package icon 02-11-2015_13-47-44.zip259.82 КБ
Microsoft Office document icon bdi_1_var.doc73 КБ
Microsoft Office document icon bdi_3_var.doc89 КБ
Microsoft Office document icon bdi_4_var1.doc66.5 КБ
Microsoft Office document icon bdi_5_var.doc62.5 КБ
Microsoft Office document icon bdi_6_var.doc69.5 КБ
Microsoft Office document icon bdi_7_var.doc63 КБ
Microsoft Office document icon demoversiya_2015.doc209 КБ
Файл eshlerge.rar1.3 МБ
Office presentation icon ere_po_tatatrskomu_yazyku.ppt541.5 КБ

Предварительный просмотр:

        Кушымта 3

Татар телендә урта гомуми белем бирүче оешмаларның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 2015 нче елда ТАТАР ТЕЛЕННӘН уздырылачак                                                                 бердәм республика имтиханы өчен контроль бәяләү материалларының                                                     күрсәтмә варианты

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Имтиханны башкаруга  210 минут  вакыт бирелә. Ул вакыт эчендә укучылар 3 өлештән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче өлеш 30 биремне (А1–А30) үз эченә ала. Һәр биремгә китерелгән 4 вариант җавапның  берсе, ягъни дөресе генә сайланып алынырга тиеш.

Икенче өлеш 8 биремнән (В1–В8) гыйбарәт. Бу биремнәргә җавапларны  мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга кирәк.

Өченче өлеш бер биремнән (С1) гыйбарәт һәм текстка бәйле зур булмаган язма эшне (инша) тәшкил итә.

Биремнәрне бирелгән тәртиптә үтәргә киңәш итәбез. Аларны үтәү барышында кыенлык тудырганы килеп чыккан очракта, әлеге биремне калдырып торып, алдагысына күчегез. Вакыт калган очракта, бу биремнәргә кабат әйләнеп кайту мөмкинлеге бар.

Дөрес җавап, катлаулылыгыннан чыгып, бер яки югарырак балл белән бәяләнә. Әлеге балларны бергә кушканнан соң,  гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!


1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А30) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “х” билгесе куегыз.

А1

Чыгу сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган җөмләне билгеләгез.

 1) Кояш иртүк кайнарланып чыга.

2) Су кереп арганнан соң, алар аръяк болынына чыгалар.

3) Гата елганың сай җиреннән атлап чыкты.

4) Сеңлесенең йөзенә шатлык билгеләре чыкты.

А2

 Юклыкта, уртаклык юнәлешендәге билгеле үткән заман хикәя фигыль  кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Өй эченә, ишегалларына машина фараларыннан төшкән ут көлтәләре бөркелде.

2) Бүлмәдәгеләрнең берсе дә бу турыда сөйләшми.

3)  Аның сүзләре, миннән яшеренеп, пыскып елавы йөрәгемә төште.

4) Апасы, сеңлесенә үч итеп, су китерешмәде.

А3

Татар теленең орфоэпик нормасына туры килмәгән сүз кулланылган  җөмләне билгеләгез.

1) Мин иртә белән бернәрсә уйламаенча, авылга кайтып киттем.

2) Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады.

3) Нева елгасы кискен рәвештә ага да ага.  

4) Беренче ап-ак карлар җир өстенә төшә дә төшә.

А4

Сөйләм сафлыгына зыян китерә торган сүз кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Зарплата алмаган әле, аз акча белән килгән идем,  - дигән булды.

2) Ямь-яшел тугайда көтү-көтү ап-ак казлар утыралар.              

3) Безнең табыныр затыбыз, таяныр ноктабыз юк шул.

4) Бер төн эчендә бу хәбәр инде бөтен авылга таралып өлгерә.    

А5

 Кушымчасы әдәби тел нормасына туры килмәгән сүз кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Рушадның миен татлы уйлар басты.

2) Өйгә кергән идем дә, син анда булмагачтын, ишек алдына чыктым.

3) Алар алтынчы сыйныфны тәмамлыйлар иде.

4) Тальян гармунын уйнап, төне буе урам әйләнделәр.

Текстны укыгыз һәм А6-А11 нче биремнәрне үтәгез

      1) ... 2) Кеше яшьлегендә бу сорауга җавап бирә алмый әле. 3) ... бу сорауга җавап эзләми дә. 4) Мондый тынгысызлык аңарда, гадәттән тыш язмыш вакыйгаларына тап булганда, күңелендә туа. 5) Туа икән, күңеленнән китми. 6) Әнә шул сорау кешегә артына борылып карарга куша, эзләндерә, онытылып беткән кешеләрне хәтергә кайтара. 7) Кылган гамәлләр, яхшылыклар түгел ‒   яманлыклар, гөнаһлар искә төшә. 8) Яхшылыклар түгел, чөнки яхшылыкларны адәм баласы я теге очрак белән, я бу уңайдан исенә төшергәләп тора. 9) Үлчәү табасына салып карасаң <...> һәркемнең кылган яманлыклары яхшылыкларга караганда күбрәк була.

(А. Гыйләҗевтән)

А6

 Текстның беренче җөмләсе булып урнашырга тиешле җөмләне билгеләгез.

1) Картлыгына кергәч, кеше мәңгелек сорауларга җавап эзли башлый икән.

2) Бәхетлеме ул?

3) Яхшылыкларны күбрәк эшләргә кирәк.

4) Сораулар күп.

А7

3 нче җөмләдәге күп нокталар урынына туры килгән сүзне билгеләгез.

 1) хәтта

2) шулай итеп

3) әмма

4) әлбәттә

А8

9 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен билгеләгез.

1) сызык

2) ике нокта

3) нокталы өтер

4) өтер

А9

Җөмләләрнең оештыручы үзәге дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез.

 1) сорауга җавап бирә алмый әле (2 нче җөмлә)

2) тынгысызлык туа (4 нче җөмлә)

3) кешегә куша (6 нчы җөмлә)

4) һәркемнең яңалыклары (9 нчы җөмлә)

А10

9 нчы җөмләдәге яхшылыкларга сүзенең басымы кайсы иҗеккә төшә?
1) беренче иҗеккә

 2) икенче иҗеккә

 3) дүртенче иҗеккә

 4) бишенче иҗеккә

А11

2 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

1) гади, җәенке, тулы, бер составлы хикәя җөмлә

 2) гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә

 3) гади, җыйнак, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә

 4) тезмә кушма җөмлә

А12

Компонентлары янәшә килү чарасы белән бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) куркудан уянды

2) зур кыз

3) апа кебек тырышу

4) Алсуның китабы

А13

Аерымланган хәлнең төрен билгеләгез.

Мин, кабаланып, кармак сабына тотындым. (И. Гарифуллин)

1) максат хәле

2) шарт хәле

3) сәбәп хәле

4) рәвеш хәле

А14

Каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлгән тезмә кушма җөмләне билгеләгез.

1) Китаптагы вакыйгалар кызык, мин чырык-чырык көләм. (Г. Бәширов)

2) Аның кашлары да ап-ак, тик кашлар арасындагы күзләр генә сүнмәгән әле. (Ә. Фәйзи)

3) Рәшит яшертен генә баскыч ягына карап алды – менүче кеше күренмәде. (Р. Мөхәммәдиев)

4) Илсөяр күзләрен йомды, ләкин йоклый алмады. (Г. Гобәй)

А15

Сөйләм төгәллеге бозылган җөмләне билгеләгез.

1) Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга бик яраталар иде.

2) Бу кинәт килгән дан малайны әллә нишләтеп җибәрде.

3) Надирә, әнисе ничек кушса, шулай эшләргә әзер иде.

4) Чынлап та, шулай унике ел үтте микәнни күрешмәгәнгә?

А16

Күп нокталар урынына х хәрефе язылырга тиешле очракны билгеләгез.

1) Җи...ангир, ...ава

2) ә...әмият, Ма...руй

3) Ма...инур, бә...а

4) Бә...тияр, дару...анә

А17

Фонетик принципка буйсынып язылган очракны билгеләгез.

1) бакчалар

 2) телевизор

3) плеер

4) көзге

А18

ь хәрефе аеру билгесе вазифасын башкарган очракны билгеләгез.

1) сәгать

 2) шөгыль

 3) төньяк

 4) ниһаять

А19

Ялгызлык исеме (исемнәре) дөрес язылган җөмләне билгеләгез.

1) Берсенә мәхмүт абый дип эндәшәбез, икенчесенә кәтүк мәхмүт дип кушамат бирдек.

 2) Мишә суын идел һәрвакыт сөенеп каршы ала.

 3) Рөстәм әле ‒ шигъриятнең мең тавышлы симфониясендә үз көен, үз исемен (Акъегет) тапкан шагыйрь дә.

 4) Кулымдагы чәчәкләрне күреп, тәкыя апа бик шатланды.

А20

Алынма сүзгә дөрес кушымча ялганган очракны билгеләгез.

1) календаремны

 2) календаремне 

 3) календарьемне

 4) календарьемны

А21

Сүзләрнең дөрес язылышы бирелгән рәтне күрсәтегез.

1)  чабарга, ачарга

          2) чабарга, ачырга

          3) чабырга, ачарга        

          4) чабырга, ачырга

А22

Дөрес билгеләмәне билгеләгез.

1) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә аерым языла.

           2) Җөмләдә да, дә, та, тә теркәгечләреннән кала, барлык теркәгечләр дә аерым языла.

 3) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә кушып языла.

 4) Каршы куючы теркәгечләр сызыкча аша язылалар.

А23

<...> тамгасы урынына дөрес тыныш билгесе билгеләнгән очракны күрсәтегез.

Үзәккә үткәне <...> үз дигәнеңнең сине кире кагуы. (Р. Хафизова)

1) ике нокта

2) тыныш билгесе куелмый

3) өтер

4) сызык

А24

<...> тамгасы урынына тыныш билгесенең куелышы дөрес аңлатылган очракны билгеләгез.  

Пешекчеләр, аш ташучылар, савыт-саба юучылар, җыештыручылар <...> һәммәсе ыгы-зыгы килә. (Г. Мөхәммәтшин)

1) тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе белән килгәнлектән, биредә өтер куела.

2) тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килгәнлектән, биредә сызык куела.

3) каршы кую интонациясе белән әйтелгәнлектән, биредә тиңдәш кисәкләр янына сызык куела.

4) тиңдәш кисәкләрне санап китү көтелгәнлектән, биредә ике нокта куела.

А25

Аерымланган рәвеш хәле кулланылган җөмләне билгеләгез (тыныш билгеләре куелмаган).

1) Көндезләрен кайда була икән ул?

2) Ул минем сүзләремә каршы бернәрсә дә әйтә алмады.

3) Яшь булуга да карамастан ул эшләрнең үзәгендә Миңсылу бөтерелә.

4) Залдагы халык икегә аерылып безгә юл бирде.

А26

Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куела торган очракны билгеләгез (тыныш билгеләре  куелмаган).

1) Галия эшенә чын күңелдән бирелеп дәртләнеп эшләде шунлыктан аның дәрәҗәсе көннән-көн күтәрелә барды.

2) Аңа карап шундый фикергә киләм ялгышыңны таный һәм төзәтә белү дә матурлык ләбаса.

3) Композитор киселгән агачларга карамаска тырышты аңа алар ыңгырашып яталар кебек тоелды.

4) Ана сыерчык исә бүтәнрәк томшыгы кап-кара тик оч тирәсендә бераз сарылык бар.

А27

Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз.

Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән ... .

1) өтер белән аерыла

2) бернинди билге белән дә аерылмый

3) сызык белән аерыла

4) ике нокта белән аерыла

Текстны укыгыз һәм А28-А30; В1-В8; С1 биремнәрен эшләгез.

      1) Көн иртәдән үк искиткеч! 2) Зәңгәр күк йөзендә кояш нурлары рәхәтлегеннән оеп хәрәкәтсез калган ак болыт йомарламнары. 3) Гаҗәеп бер тынлык. 4) Шул рәхәт тынлыкта, йокымсырап яткан басу юлын уятып, ике дәү кеше килә. 5) Дәү кешеләребез – абыйлы-сеңелле Фәрит белән Фәридә. 6) Абыйсына инде җиде яшь, ә сеңлесенә биштән дә артып китте. 7) Сандалиларын кулга тотып, җылы, табаннарны кытыклап көләсене китерә торган шаян тузанга ялан тәпиләре белән лап-лоп басып, иркенләп атлый балалар. 8) Эре сипкелләр төшкән аксыл чырайлы битләренә <...>  ак күлмәкләренә, панамкаларына да соргылт тузан кунды инде. 9) Кунасы килә икән, кунсын әйдә. 10) Һаман саен: “Тузанга басма! Күлмәгеңне буяма!” – дип кычкырып теңкәгә тия торган әниләре юк әле монда. 11) Һаман саен борынын пошкырдатып, сүзсез генә шелтәли торган әтиләре дә юк. 12) Әй, азрак кына онытып торсаң да ярый шуларны. 13) Монда бер сүз дәшмичә әнә ничек матур елмаеп карый торган кояш та ак болытлар, алга чакырып торган юл да серле арышлар гына бар. 14) Өйдәгедән әллә никадәр күңелле монда. 15) Чын әгәр! 16) Ышанмасагыз, башта Фәритләрнең өендә торып, ә аннары шушы иркенлеккә чыгып карагыз.

17) Әтисе белән әнисен ну кызык итте бүген Фәрит. 18) Иртәнге чәйне эчкәч тә, беркемнән дә сорамыйча, беркемгә берни әйтмичә генә, өйдән чыгып ките. 19) Билгеле инде, матур сеңлесен дә үзеннән калдырмады. 20) Менә инде хәзер үз авылларыннан ике чакрымдагы Дуслар авылына баралар. 21) Маһирә әбиләренә, кунакка. 22) Ә беләсезме, әбиләре әйбәт аларның, матур да. 23) Анысы, ул барында тузанга болай рәхәтләнеп, лап-лоп итеп баса алмыйсың, өстәл янында аягыңны да селкетеп утыра алмыйсың. 24) Утырып кара, әбиләре әни белән әтидән дә усал! 25) Тик, ул ачуланса да, болай гына, тыштан гына ачулана. 26) Ә эченнән һаман да шул әйбәт әби булып кала. 26) И, әйбәт әбиләре озак кунак итәр әле. 27) Ә бәлки, дәү үскәнче дә шунда торып калырлар. 28) Әбисе картаеп китә икән, абыйсы Фәридәне үзе дә бага ала ич. 29) Ә әнисе белән әтисе әнә үзләре генә торып карасыннар. 30) Аларга шулай күңелле булыр...

31) Һе! 32) Әнисе, мөгаен, ул берни дә аңламый дип белә инде. 33) Барысын да аңлый ул! 34) Әниләре көнозын сукрана, әтиләрен тирги. 35) Имеш, әнә күрше Ризван абыйлары ничек торалар! 36) Имеш, әнә Хатип абыйларын кара син! 37) Булса соң! 38) Ә әтиләре гаеплеме моңа? 39) Әниләре

һәрвакыт: “Барысына да син гаепле, син уңмаган, син булдыксыз!” – дип тиргәнә. 40) Хәтта еш кына матур әйберен югалткандай өзгәләнеп елап та ала.

(Р. Фәизовтан*)

*Радик Фәизов (1931) – танылган язучы-прозаик, журналист.

А28

Чагыштыру кулланылган җөмләне билгеләгез.

 1) Ә эченнән һаман да шул әйбәт әби булып кала.

2) Хәтта еш кына матур әйберен югалткандай өзгәләнеп елап та ала.

3) Абыйсына инде җиде яшь, ә сеңлесенә биштән дә артып китте.

4) Билгеле инде, матур сеңлесен дә үзеннән калдырмады.

А29

Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Һаман саен: “Тузанга басма! Күлмәгеңне буяма!” – дип кычкырып теңкәгә тия торган әниләре юк әле монда.

2) Көн иртәдән үк искиткеч!

3) Аларга шулай күңелле булыр...

4) Ә бәлки, дәү үскәнче дә шунда торып калырлар.

А30

Сөйләм теленә хас үзенчәлекне билгеләгез.

 1) йокымсырап яткан (4 нче җөмлә)

2) сипкелләр (8 нче җөмлә)

3) ну кызык итте (17 нче җөмлә)

4) аңламый дип белә (31 нче җөмлә)

2 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда,  буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 – В3 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

B1

28 нче җөмләдән ясалма фигыльне күчереп языгыз.

B2

38-40 нчы җөмләләрдән  ачулана сүзенең синонимын күчереп языгыз.

B3

8 нче җөмләдә <...> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен языгыз.

В4 - В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез.

B4

14-16 нчы җөмләләрдән тарлыкка сүзенең антонимы кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

B5

7-9 нчы җөмләләрдән  кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар  кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

B6

Беренче абзацтан туры сөйләм элементлары кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

B7

8-11 нче җөмләләрдән тасвирлау элементлары булган җөмләнең номерын языгыз. 

B8

31-36 нчы җөмләләрдән тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

Барлык җавапларыгызны 1 нче номерлы җаваплар бланкына күчереп язарга онытмагыз.

       3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С 1

Текст нигезендә инша (сочинение) языгыз.

Текст авторы тәкъдим иткән проблемаларның берсен формалаштырыгыз һәм аңлатыгыз (цитаталар китерү белән артык мавыкмагыз).

Автор (хикәяләүче) позициясен формалаштырыгыз. Укылган текст авторының фикерләре белән килешү яки килешмәвегезне языгыз, сәбәбен аңлатыгыз. Үз җавабыгызны, беренче чиратта, укыганнарыгызга, шулай ук белемегезгә һәм тормышта күзәткән күренешләрегезгә нигезләнеп дәлилләгез (беренче ике дәлил игътибарга алыначак).

Иншаның күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Укылган текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми. Әгәр инша сөйләп чыгу яки чыганак текстны теге яки бу аңлатуларсыз тулысынча күчереп язу формасында гына булса, мондый эш нуль балл белән бәяләнә.

Иншаны пөхтә, аңлашылырлык итеп языгыз.

Татар теленннән бердәм республика имтиханы эшен                                 бәяләү системасы

 1 нче өлеш

        1 нче өлешнең һәм биремендәге дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

Ике һәм күбрәк (шул исәптән дөрес җавап та), хата җавап яки җавап булмаса, 0 балл куела.

 

Бирем номеры

Җавап

Бирем номеры

Җавап

А1

4

А16

4

А2

4

А17

1

А3

1

А18

3

А4

1

А19

3

А5

2

А20

1

А6

1

А21

1

А7

1

А22

1

А8

4

А23

4

А9

2

А24

2

А10

4

А25

4

А11

2

А26

1

А12

2

А27

1

А13

4

А28

2

А14

3

А29

1

А15

4

А30

3

2 нче өлеш

Бирем №

Җавап

В1

картаеп

В2

тиргәнә

В3

өтер

В4

16

В5

8

В6

10  

В7

8

В8

31,33,35,36

3 нче өлеш

3 НЧЕ ӨЛЕШНЕҢ СЫЙФАТЛАМАСЫ

Текст турында мәгълүмат

Чыганак: Р Фәизов. Юлда: Хикәяләр. – Казан: Таткитнәшр., 1979. – 119 б.

Төп проблемалар

Автор позициясе

Бала һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт.

Баланың гаиләдә булган мөнәсәбәтләргә үз карашы бар.

Бала үз гаиләсендә җылылык, наз күрмәсә, аны читтән эзли.  

Гаиләдә барган ызгыш-талашлар баланы читкә – тынычлыкка китәргә этәрә.

Өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәт баланың эчке халәтендә йогынты ясый.

Баланың психологиясе гаилә мохитенә бәйле формалаша.

Татар телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен (20/1) имтихан эшен бәяләү критерийлары

С1 биременең җавабын бәяләү критерийлары

Баллар

I

Иншаның эчтәлеге

К1

   Чыганак тексттагы проблемаларны формалаштыру

Имтихан бирүче чыганак тексттагы проблемаларның берсен (теге яки бу формада) дөрес формалаштырган.

Проблеманы аңлау яки формалаштыруга бәйле фактик хаталар юк.

1

Имтихан бирүче чыганак тексттагы проблемаларның берсен дә дөрес формалаштыра алмаган.

0

К2

   Чыганак текстның формалаштырылган проблемасын аңлату

Имтихан бирүче формалаштырган проблема чыганак текстка нигезләнеп аңлатылган. Язмасында чыганак текст проблемасын  аңлауга бәйле фактик хаталар юк.

2

Имтихан бирүче формалаштырган чыганак текст проблемасы аңлатылган,

ләкин

чыганак текстка нигезләнмәгән

яки

язмасында чыганак текст проблемасын  аңлауга бәйле 1 фактик хата бар.

1

0

К3

 Чыганак текст авторының позициясен  чагылдыру

Имтихан бирүче чыганак текст авторының (хикәяләүченең)  аңлатылган  проблемага бәйле позициясен дөрес формалаштырган.

Чыганак текст авторының позициясен аңлауга бәйле фактик хаталар юк.

Автор позициясен аңлауда фактик хаталар юк.

1

Чыганак текст авторының позициясе имтихан бирүче тарафыннан дөрес формалаштырылмаган,

яки

чыганак текст авторының позициясе формалаштырылмаган.

0

К4

  Имтихан бирүченең проблемага карата үз фикерен дәлилләве

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән  проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, дәлилләгән (2 дән ким булмаган дәлил китергән, шуларның берсе матур, публицистик яки фәнни әдәбиятка карый).

3

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, дәлилләгән (белеменә, тормыш тәҗрибәсенә таянып, 2 дән ким булмаган дәлил китергән),

яки

матур, публицистик яки фәнни әдәбиятка караган 1 генә дәлил китергән.

2

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, белеменә, тормыш тәҗрибәсенә таянып дәлилләгән (1 дәлил китергән).

1

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, ләкин дәлилләмәгән,

яки

имтихан бирүче фикере формаль рәвештә генә (мәсәлән, “Мин автор фикере белән риза / риза түгел”) бирелгән,

яки

имтихан бирүче фикере язмада бөтенләй чагылыш тапмаган.

0

II

  Иншаның тел ягы

К5

   Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге

Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана:

– логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;

– абзацларга бүленештә хаталар юк.

2

Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана,

ләкин 

1 логик хатасы бар,

һәм/яки

абзацларга бүленештә 1 урында хата бар.

1

Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар,

ләкин 

логик хаталарның саны 1 дән артык,

һәм/яки

абзацларга бүленештә 2 урында хата бар.

0

К6

   Төгәллек һәм сөйләм матурлыгы

Язмада имтихан бирүченең фикере төгәл, төрле грамматик формалар кулланылган.

2

Язмада фикер төгәл,

Ләкин бер генә төрле сөйләм калыпларыннан файдаланылган,

яки

язмада төрле грамматик формалар кулланылган,

ләкин фикер төгәллеге бозылган.

1

Сүз байлыгыннан тиешенчә файдалана алмаган, бер үк төрле җөмлә калыпларын гына кулланган.

0

III

 Грамоталылык

К7

   Орфографик нормаларның үтәлеше

Орфографик хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар).

3

Хатасы 2 дән артык түгел.

2

3-4 хата җибәрелгән

1

Хаталарының саны 4 тән артык

0

К8

   Пунктуацион нормаларның үтәлеше

Пунктуацион хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар).

3

1-3 хатасы бар.

2

4-5 хатасы бар.

1

Хаталарының саны 5 тән артык

0

К9

   Тел нормаларының үтәлеше

Грамматик хаталары юк

2

1–2 хатасы бар

1

Хаталарының саны 2 дән артык

0

К10

   Сөйләм нормаларының үтәлеше

Сөйләмгә кагылышлы 1 генә хатасы бар

2

2–3 хатасы бар

1

Хаталарының саны 3 тән артык

0

К11

   Этикага кагылышлы нормаларның үтәлеше

Этикага кагылышлы хаталары юк

1

Хаталары бар (1 һәм 1дән күбрәк)

0

К12

   Язмада фактларны бирүдәге төгәллекнең үтәлеше

Фактик хаталары юк.

1

Фактик хаталары бар.

0

Язма эш өчен максималь балл

    23

Грамоталылыкны (К7-К10) бәяләгәндә, укучы язмасының күләме исәпкә алына. Таблицада күрсәтелгән бәяләү нормалары күләме 150-300 сүздән торган язмаларны бәяләү өчен тәкъдим ителә.

Әгәр укучының язмасы 70 сүздән кимрәк булса, андый эш 0 балл белән бәяләнә, бирем үтәлмәгән булып санала.

Әгәр укучының язмасы 70 сүздән 150 сүзгә кадәр күләмдә булса, К7-К10 нчы критерийлардагы хаталары киметелә. Бу критерийлар буенча 2 балл түбәндәге очракларда куела:

К7 – орфографик хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар);

К8 – тыныш билгеләренә кагылышлы хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар).

Бу критерийлар буенча 1 балл түбәндәге очракларда куела:

К7 – хатасы 2 дән артык түгел;

К8 – 1-3 хатасы бар;

К9 – грамматик хаталары юк;

К10 – сөйләмгә кагылышлы хаталары 1 дән артык түгел.

Әгәр укучының язмасы 70 сүздән 150 сүзгә кадәр күләмдә генә булса, К7-К12 критерийлары буенча югары балл бөтенләй куелмый.

Әгәр укучының язмасында автор текстының эчтәлеге генә чагылыш тапса яки автор тексты бернинди аңлатмаларсыз күчереп кенә алынган булса, К1-К12 нче критерийлары буенча бу эш 0 балл белән бәяләнә. Чыганак текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми.



Предварительный просмотр:

Кушымта 6

Рус телендә гомуми урта белем бирүче оешмаларның

татар төркемнәрендә белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 2015 нче елда ТАТАР ТЕЛЕННӘН уздырылачак бердәм республика

имтиханы контроль үлчәү материалларының                                               курсәтмә варианты

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Имтиханны башкаруга 210 минут вакыт бирелә. Ул вакыт эчендә укучылар 3 өлештән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче өлеш 30 биремне (А1 - А30) үз эченә ала. Һәр биремгә китерелгән 4 вариант җавапның берсе, ягъни дөресе генә сайланып алынырга тиеш.

Икенче өлеш  8 биремнән (В1–В8) гыйбарәт. Бу биремнәргә җавапларны мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга кирәк.

Өченче өлеш бер биремнән (С1) гыйбарәт һәм текстка бәйле зур булмаган язма эшне (иншаны) тәшкил итә.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәргә киңәш итәбез. Аларны үтәү барышында кыенлык тудырганы килеп чыккан очракта, әлеге биремне калдырып торып, алдагысына күчегез. Вакыт калган очракта, бу биремнәргә кабат әйләнеп кайту мөмкинлеге бар.

Дөрес җавап, катлаулылыгыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнә. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез !


1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А30) үтәгәндә,  1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “х” билгесе куегыз.

А1  Бәхетлесез  сүзендә басым төшкән иҗекне билгеләгез.

 1) [бәхетлесЕз] – соңгы иҗеккә

 2) [бәхетлЕсез] – 3 нче иҗеккә

 3) [бәхЕтлесез] - 2 нче иҗеккә

 4) [бӘхетлесез]- 1нче иҗеккә

 

А2 Искергән сүзне билгеләгез.

         1) кабак

2) мөәзин

3) яфрак

4) һава

А3 Омоним сүзләрне билгеләгез.

         1) олы, кече

2) кып-кызыл

3) моңлы, көйле

4) кызса, кысса

А4 Исем ясагыч кушымча ялганып ясалган сүзне билгеләгез.

         1) якташ

2) йокла

3) буяу

4) башсыз

А5 Ликвидировать  сүзенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

         1) яңадан торгызу

2) таләп итү

3) юкка чыгару

4) корып кую

Текстны укыгыз һәм А6 – А11 нче биремнәрне үтәгез

  1) “Казан” пароходы Уфа пристаненда туктагач <...> чемодан тотып, ялгыз басып торуымны бер апай искә төшерде. 2) “Монда чемодан белән басып торырга ярамый. 3) Әйберләреңне камера хранениягә тапшыр да юлыңда бул!” - диде ул. 4) Нәкъ безнеңчә әйтте, матур итеп, тәмләп. 5) “Минем шушы күкәйдән башка әйберем юк, миңа базарга барырга кирәк!” – дидем җавабымда.

   6) Апаның “игелеген” гомер онытасым юк. 7) Ул мине сәүдә итү кәсебеннән коткаручы буларак хәтеремдә саклана. 8) “Әртис” булыр өчен, әле күп михнәтләр күрәсе барлыгын каян белсен инде ул?!

(Ә. Зариповтан)

А6  3 нче җөмләдәге камера хранения сүзтезмәсенең татарчасын билгеләгез.

1) сакчыллык камерасы

2) саклау камерасы

3) саклану камерасы

4) саклау җәмгыяте

А7 6 нчы җөмләдәге гомер онытасым юк гыйбарәсенең русчага дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

1) не забыть мне никогда

2) забыть о жизни

3) не забыть о Гомере

4) жизнь заставляет забывать

А8 4 нче җөмләдәге ясалма рәвешне билгеләгез.

          1) нәкъ

2) матур

3) безнеңчә

4) әйтте

А9  Өзекнең стилен билгеләгез.

          1) матур әдәбият стиле

2) фәнни стиль

3) рәсми эш кәгазьләре стиле

4) көнкүреш-сөйләм стиле

А10 7 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

          1) ике составлы җөмлә

 2) тезмә кушма җөмлә

 3) иярченле кушма җөмлә

 4) катнаш кушма җөмлә

А11 1 нче җөмләдә <...> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен билгеләгез.

1) сызык

2) ике нокта

3) өтер

4) нокталы өтер

А12 Күп нокталар урынына куелырга тиеш тыныш билгеләрен билгеләгез.

Аларны <...> тракторчыларны, терлек караучыларны, кырда эшләүчеләрне <...> хатын-кызлар һәм яшүсмерләр алыштырды. (А. Шамов)

1) сызык, өтер

2) сызык, сызык

3) өтер, өтер

4) ике нокта, өтер

А13 Гади җөмләне билгеләгез.

         1) Була минутлар: шатлык җанга сыймый. (Р. Фәйзуллин)

2) Халыкта мавыгу шаукымы башланган:  балаларын музыкага, чит тел мәктәпләренә биреп укытырга омтыла. (Ш. Галиев)

3) Мин аны соңрак кына белдем: ул шагыйребез Габдулла Тукайныкы икән... (Г. Бәширов)

4) Дөньядагы төрле-төрле телләр – үзенә бер хәзинә. (Ш.Галиев)

А14 Билгеләмәнең ахырын билгеләгез. 

Мәгънә тулылыгы өчен барлык кисәкләре дә булган җөмлә ...

1) кушма җөмлә дип атала

2) ким җөмлә дип атала

3) тулы җөмлә дип атала

4) гади җөмлә дип атала

А15 Аерып бирелгән сүзнең кайсы җөмлә кисәге булуын билгеләгез.             

         Үткер сүз – уй бинасы (Г. Афзал)

1) ия

2) тәмамлык

3) хәл

4) аергыч

А16 Исем сүзтезмәне билгеләгез.             

1) сөйкемле бала

2) каты басып атлау

3) уңнан икенче

4) кызу йөгерү

А17 Күп нокталар урынына в хәрефе язылырга тиешле сүзне билгеләгез.             

1) ша...лап

2) та...ык

3) я..ды

4) ба...да

А18 Дөрес язылышны билгеләгез.

1) кирәгрәк

2) кирәгерәк

3) кирәкрәк

4) кирәкерәк

А19 Күп нокталар урынына е хәрефе язылырга тиеш сүзне билгеләгез.

1) к...зге

2) к…лке

3) өш…дем

4) т...лке

А20 Язылышта рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.

1) кисекбаш

2) йомрыбаш

3) җилбәзәк

4) мәхәббәт

А21 Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

1) о-фык-ла-рын, ди-рек-тор-ның, сау-бул-лаш-ты

2) офык-ла-рын, ди-рек-тор-ның, сау-бул-лаш-ты

3) офык-лар-ын, ди-рек-тор-ның, саубул-лаш-ты

4) о-ф-ык-лар-ын, дир-ек-тор-ның, сау-бул-лаш-ты

А22 Артык сүзне билгеләгез.

1) ике нокта

2) сүз басымы

3) кызыл юл

4) нокта

А23 Дөрес язылышны билгеләгез.

         1) милләт ара

2) милләт-ара

3) милләтара

4) милләтәра

А24 <...> билгесе урынына  куелырга тиеш тыныш билгесен билгеләгез.

Илһам ул <...> күңелдә бара торган көрәшнең дәвамы. (А. Гыйләҗев)

1) сызык

2) ике нокта

3) өтер

4) тыныш билгесе куелмый

А25 Калина сүзенең татар теленә дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

1) миләш

2) карлыган

3) чия

4) балан

А26 Дөрес тәрҗемә ителмәгән сүзне билгеләгез.

  1. капля - тамчы
  2. ладонь – уч төбе
  3. лес – урман
  4. ливень – коймак

А27 Сүзнең дөрес язылышын билгеләгез.

         1) шигърият

2) шигъриять

3) шигрият

4) шигьриять

Текстны укыгыз һәм А27-А30; В1 – В8; С1  биремнәрен эшләгез.

1) Менә имтиханнарымны гына биреп бетерәм дә китәм. 2) Тәмам туйдырды әнинең акыл өйрәтүләре. 3) Төнлә мотоциклда чабуым да ошамый. 4) Имеш <…> авыл халкының йокысын бүләм. 5) Тавыклар белән бергә ятып йокламасалар... 6) Кичә төшкә кадәр йоклап ятасың, дип ачуланды. 7) Ял көнне дә йокламагач. 8) Абзар җыештырылмаган, ишегалды себерелмәгән – бөтенесенә мин гаепле. 9) Әзрәк үзенә кыймылдарга ярамыймы <…> 10) Әйтсәң, телең әшәке, дип үпкәли, авыруга сабыша. 11) Йөрәгем тота, ди, үзенчә куркытмакчы була инде. 12) Кыскасы, китәм, ике дә уйламый, шәһәргә китәм. 13) Берәр училищега кереп булмаса, һичьюгы, эшкә урнашырмын. 14) Әнинең колак төбемдә мыжылдап торуыннан котылырмын, ичмасам. 15) Мәктәптән юл буе шундый планнар корып кайттым. 16) Әни өйдә юк икән, әйбәт булды әле. 17) Капкалап алам да су буена төшеп китәм. 18) Башны ял иттерергә кирәк бит инде бераз. 19) Тик башка вакытта аш кәстрүлен тастымал белән каплап, плитә өстенә куя торган иде әни. 20) Бу юлы ашарга берни дә калдырмаган. 21) Аптырап киттем. 22) Ишегалдына чыктым. 23) Абзар тирәсендәме соң? 24) Ул арада капка келәсе шалтыраганы ишетелде. 25) Әниме дисәм, күрше Миңҗамал апа икән. 26) Йөзе борчулы.

 27) – Әниеңне хастаханәгә озаттык бит әле, – диде. 28)  – Син, бала, бик хәсрәтләнмә инде... 29) Үзеңне-үзең кара. 30) Көтү кайткач, сыерыгызны үзем кереп савармын. 31) Калганын үзең җайларсың, эш рәтен беләсең булыр...

32) Ул чыгып киткәч, бераз аптырап тордым. 33) Эш рәтен карармын инде анысы. 34) Сыерны алып кайтасы... 35) Тавык-чебешне ашатасы... 36) Абзарны җыештырып чыгарасы... 37) Ашарга... 38) Базда сөт-фәлән бардыр әле... 39) Кая бассам да, нәрсәгә генә килеп тотынсам да, әни һич истән чыкмый. 40) Бар җирдә – аның кулы, ул корган тәртип. 41) Бөтен эшне җиренә җиткереп, нәкъ әни теләгәнчә башкардым. 42) Күңел генә тыныч түгел, әни тавышын ишетергә тилмереп йөрдем. 43) Кайтып керсен иде, әрләп булса да, бер сүз әйтсен иде. 44) Кичен вакытында яттым. 45) Күзгә барыбер йокы кермәде. 46) Төне буе әни белән саташып чыктым. 47) Аннан башка бер генә көн дә яшәп караганым юк бит әле минем. 48) Эш рәте... 49) Белеп була ул эш рәтен. 50) Ачтан үләрлек яшьтә түгел инде мин анысы. 51) Менә әни тавышын ишетми тилмерүләре яман... 52) Таң белән тордым. 53) Колхоз машиналары кузгалганчы өлгерергә кирәк. 54) Әни тавышын ишетергә... 55) Шәһәргә район үзәге аша, әни яткан хастаханә яныннан үтеп йөриләр алар. 56) Өлгерергә кирәк... 57) Әни кирәк...

(Л. Гыймадиевадан)

*Л.Н. Гыймадиева  – язучы, өч китап авторы.

А28 4 нче җөмләдә күп нокталар урынына куелырга тиеш тыныш билгесен билгеләгез.

1) ике нокта

2) сызык

3) өтер

4) тыныш билгесе куелмый

А29 32 нче җөмләдә өтернең ни өчен куелганын билгеләгез.

1) Иярчен җөмлә баш җөмләгә ияртүче теркәгечләр, парлы мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнсә, алар арасына өтер куела. 

2) Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән өтер белән аерыла.

3) Ялгызак мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килсә һәм иярчен җөмлә мөнәсәбәтле сүздән башланса, алар арасына өтер куела.

4) Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә гади җөмләләр арасына өтер куела.

А30 30 нчы җөмләнең төрен билгеләгез.

1) гади, җәенке, ике составлы җөмлә

2) иярченле кушма җөмлә

3) тезмә кушма җөмлә

4) катнаш кушма җөмлә

2 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый. Тел терминнарын тулы, дөрес һәм баш килештә язу таләп ителә.

В1 – В3 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1 42 нче җөмләдә аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен языгыз.

В2 3-5 нче җөмләләрдән исем фигыльне табып языгыз.

В3 9 нчы җөмлә ахырында күп нокталар урынына куелырга тиеш тыныш билгесен языгыз.

В4 - В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез.

В4 1-5 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүз булган җөмлә санын языгыз.

В5 6-9 нчы җөмләләр арасыннан зат алмашлыгы булган җөмләнең санын языгыз.

В6 1-5 нче җөмләләр арасыннан уму-разуму учить сүзтезмәсенең татарча тәрҗемәсе булган җөмләнең санын языгыз.

 

В7 45-50 нче җөмләләр арасыннан атау җөмләнең санын языгыз.

В8 1-15 нче җөмләләр арасыннан кереш сүзләр кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

Барлык җавапларыгызны 1 нче номерлы җаваплар бланкына күчереп язарга онытмагыз.

3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1

Текст нигезендә сочинение языгыз.

Текст авторы тәкъдим иткән проблемаларның берсен формалаштырыгыз һәм аңлатыгыз (цитаталар китерү белән артык мавыкмагыз).

Автор (хикәяләүче) позициясен формалаштырыгыз. Укылган текст авторының фикерләре белән килешү яки килешмәвегезне языгыз, сәбәбен аңлатыгыз. Үз җавабыгызны, беренче чиратта, укыганнарыгызга, шулай ук белемегезгә һәм тормышта күзәткән күренешләрегезгә нигезләнеп дәлилләгез (беренче ике дәлил игътибарга алыначак).

Иншаның күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Укылган текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми. Әгәр инша сөйләп чыгу яки чыганак текстны аңлатуларсыз тулысынча күчереп язу формасында гына булса, мондый эш нуль балл белән бәяләнә.

Иншаны пөхтә, аңлашылырлык итеп языгыз.

 

Укучыларның эшләрен бәяләү өчен кулланма

1 нче өлеш

Бирем №

Җавап

Бирем №

Җавап

А1

2

А16

1

А2

2

А17

2

А3

4

А18

1

А4

1

А19

3

А5

3

А20

1

А6

2

А21

2

А7

1

А22

2

А8

3

А23

3

А9

1

А24

1

А10

1

А25

4

А11

3

А26

4

А12

3

А27

1

А13

4

А28

3

А14

3

А29

2

А15

4

А30

2

2 нче өлеш

Бирем №

Җавап

В1

инфинитив

В2

чабуым

В3

сорау билгесе

В4

4

В5

8

В6

2

В7

48

В8

4, 12, 13, 14

3 НЧЕ ӨЛЕШНЕҢ СЫЙФАТЛАМАСЫ

Текст турында информация

Текст  Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызының “Әни кирәк!” хикәясеннән  кыскартып алынды. Гыймадиева Л.Н. Мин аңа бәхет телим: хикәяләр, повесть /Ләлә Гыймадиева. - Казан: Таткитнәшр, 2007. -135 б.  

Төп проблема(лар)

Яшьләр арасында таралган ялкаулык, ата-ананы хөрмәт итмәү, “аталар һәм балалар” проблемасы

Автор позициясе

Ата-ананы хөрмәт итәргә, сүзләрен тыңларга, аларга булышырга кирәк.



Предварительный просмотр:

        Кушымта 3

Татар телендә урта гомуми белем бирүче оешмаларның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 2015 нче елда ТАТАР ТЕЛЕННӘН уздырылачак                                                                 бердәм республика имтиханы өчен контроль бәяләү материалларының                                                     күрсәтмә варианты

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Имтиханны башкаруга  210 минут  вакыт бирелә. Ул вакыт эчендә укучылар 3 өлештән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче өлеш 30 биремне (А1–А30) үз эченә ала. Һәр биремгә китерелгән 4 вариант җавапның  берсе, ягъни дөресе генә сайланып алынырга тиеш.

Икенче өлеш 8 биремнән (В1–В8) гыйбарәт. Бу биремнәргә җавапларны  мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга кирәк.

Өченче өлеш бер биремнән (С1) гыйбарәт һәм текстка бәйле зур булмаган язма эшне (инша) тәшкил итә.

Биремнәрне бирелгән тәртиптә үтәргә киңәш итәбез. Аларны үтәү барышында кыенлык тудырганы килеп чыккан очракта, әлеге биремне калдырып торып, алдагысына күчегез. Вакыт калган очракта, бу биремнәргә кабат әйләнеп кайту мөмкинлеге бар.

Дөрес җавап, катлаулылыгыннан чыгып, бер яки югарырак балл белән бәяләнә. Әлеге балларны бергә кушканнан соң,  гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!


1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А30) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “х” билгесе куегыз.

А1

Чыгу сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган җөмләне билгеләгез.

 1) Кояш иртүк кайнарланып чыга.

2) Су кереп арганнан соң, алар аръяк болынына чыгалар.

3) Гата елганың сай җиреннән атлап чыкты.

4) Сеңлесенең йөзенә шатлык билгеләре чыкты.

А2

 Юклыкта, уртаклык юнәлешендәге билгеле үткән заман хикәя фигыль  кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Өй эченә, ишегалларына машина фараларыннан төшкән ут көлтәләре бөркелде.

2) Бүлмәдәгеләрнең берсе дә бу турыда сөйләшми.

3)  Аның сүзләре, миннән яшеренеп, пыскып елавы йөрәгемә төште.

4) Апасы, сеңлесенә үч итеп, су китерешмәде.

А3

Татар теленең орфоэпик нормасына туры килмәгән сүз кулланылган  җөмләне билгеләгез.

1) Мин иртә белән бернәрсә уйламаенча, авылга кайтып киттем.

2) Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады.

3) Нева елгасы кискен рәвештә ага да ага.  

4) Беренче ап-ак карлар җир өстенә төшә дә төшә.

А4

Сөйләм сафлыгына зыян китерә торган сүз кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Зарплата алмаган әле, аз акча белән килгән идем,  - дигән булды.

2) Ямь-яшел тугайда көтү-көтү ап-ак казлар утыралар.              

3) Безнең табыныр затыбыз, таяныр ноктабыз юк шул.

4) Бер төн эчендә бу хәбәр инде бөтен авылга таралып өлгерә.    

А5

 Кушымчасы әдәби тел нормасына туры килмәгән сүз кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Рушадның миен татлы уйлар басты.

2) Өйгә кергән идем дә, син анда булмагачтын, ишек алдына чыктым.

3) Алар алтынчы сыйныфны тәмамлыйлар иде.

4) Тальян гармунын уйнап, төне буе урам әйләнделәр.

Текстны укыгыз һәм А6-А11 нче биремнәрне үтәгез

      1) ... 2) Кеше яшьлегендә бу сорауга җавап бирә алмый әле. 3) ... бу сорауга җавап эзләми дә. 4) Мондый тынгысызлык аңарда, гадәттән тыш язмыш вакыйгаларына тап булганда, күңелендә туа. 5) Туа икән, күңеленнән китми. 6) Әнә шул сорау кешегә артына борылып карарга куша, эзләндерә, онытылып беткән кешеләрне хәтергә кайтара. 7) Кылган гамәлләр, яхшылыклар түгел ‒   яманлыклар, гөнаһлар искә төшә. 8) Яхшылыклар түгел, чөнки яхшылыкларны адәм баласы я теге очрак белән, я бу уңайдан исенә төшергәләп тора. 9) Үлчәү табасына салып карасаң <...> һәркемнең кылган яманлыклары яхшылыкларга караганда күбрәк була.

(А. Гыйләҗевтән)

А6

 Текстның беренче җөмләсе булып урнашырга тиешле җөмләне билгеләгез.

1) Картлыгына кергәч, кеше мәңгелек сорауларга җавап эзли башлый икән.

2) Бәхетлеме ул?

3) Яхшылыкларны күбрәк эшләргә кирәк.

4) Сораулар күп.

А7

3 нче җөмләдәге күп нокталар урынына туры килгән сүзне билгеләгез.

 1) хәтта

2) шулай итеп

3) әмма

4) әлбәттә

А8

9 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен билгеләгез.

1) сызык

2) ике нокта

3) нокталы өтер

4) өтер

А9

Җөмләләрнең оештыручы үзәге дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез.

 1) сорауга җавап бирә алмый әле (2 нче җөмлә)

2) тынгысызлык туа (4 нче җөмлә)

3) кешегә куша (6 нчы җөмлә)

4) һәркемнең яңалыклары (9 нчы җөмлә)

А10

9 нчы җөмләдәге яхшылыкларга сүзенең басымы кайсы иҗеккә төшә?
1) беренче иҗеккә

 2) икенче иҗеккә

 3) дүртенче иҗеккә

 4) бишенче иҗеккә

А11

2 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

1) гади, җәенке, тулы, бер составлы хикәя җөмлә

 2) гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә

 3) гади, җыйнак, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә

 4) тезмә кушма җөмлә

А12

Компонентлары янәшә килү чарасы белән бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) куркудан уянды

2) зур кыз

3) апа кебек тырышу

4) Алсуның китабы

А13

Аерымланган хәлнең төрен билгеләгез.

Мин, кабаланып, кармак сабына тотындым. (И. Гарифуллин)

1) максат хәле

2) шарт хәле

3) сәбәп хәле

4) рәвеш хәле

А14

Каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлгән тезмә кушма җөмләне билгеләгез.

1) Китаптагы вакыйгалар кызык, мин чырык-чырык көләм. (Г. Бәширов)

2) Аның кашлары да ап-ак, тик кашлар арасындагы күзләр генә сүнмәгән әле. (Ә. Фәйзи)

3) Рәшит яшертен генә баскыч ягына карап алды – менүче кеше күренмәде. (Р. Мөхәммәдиев)

4) Илсөяр күзләрен йомды, ләкин йоклый алмады. (Г. Гобәй)

А15

Сөйләм төгәллеге бозылган җөмләне билгеләгез.

1) Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга бик яраталар иде.

2) Бу кинәт килгән дан малайны әллә нишләтеп җибәрде.

3) Надирә, әнисе ничек кушса, шулай эшләргә әзер иде.

4) Чынлап та, шулай унике ел үтте микәнни күрешмәгәнгә?

А16

Күп нокталар урынына х хәрефе язылырга тиешле очракны билгеләгез.

1) Җи...ангир, ...ава

2) ә...әмият, Ма...руй

3) Ма...инур, бә...а

4) Бә...тияр, дару...анә

А17

Фонетик принципка буйсынып язылган очракны билгеләгез.

1) бакчалар

 2) телевизор

3) плеер

4) көзге

А18

ь хәрефе аеру билгесе вазифасын башкарган очракны билгеләгез.

1) сәгать

 2) шөгыль

 3) төньяк

 4) ниһаять

А19

Ялгызлык исеме (исемнәре) дөрес язылган җөмләне билгеләгез.

1) Берсенә мәхмүт абый дип эндәшәбез, икенчесенә кәтүк мәхмүт дип кушамат бирдек.

 2) Мишә суын идел һәрвакыт сөенеп каршы ала.

 3) Рөстәм әле ‒ шигъриятнең мең тавышлы симфониясендә үз көен, үз исемен (Акъегет) тапкан шагыйрь дә.

 4) Кулымдагы чәчәкләрне күреп, тәкыя апа бик шатланды.

А20

Алынма сүзгә дөрес кушымча ялганган очракны билгеләгез.

1) календаремны

 2) календаремне 

 3) календарьемне

 4) календарьемны

А21

Сүзләрнең дөрес язылышы бирелгән рәтне күрсәтегез.

1)  чабарга, ачарга

          2) чабарга, ачырга

          3) чабырга, ачарга        

          4) чабырга, ачырга

А22

Дөрес билгеләмәне билгеләгез.

1) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә аерым языла.

           2) Җөмләдә да, дә, та, тә теркәгечләреннән кала, барлык теркәгечләр дә аерым языла.

 3) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә кушып языла.

 4) Каршы куючы теркәгечләр сызыкча аша язылалар.

А23

<...> тамгасы урынына дөрес тыныш билгесе билгеләнгән очракны күрсәтегез.

Үзәккә үткәне <...> үз дигәнеңнең сине кире кагуы. (Р. Хафизова)

1) ике нокта

2) тыныш билгесе куелмый

3) өтер

4) сызык

А24

<...> тамгасы урынына тыныш билгесенең куелышы дөрес аңлатылган очракны билгеләгез.  

Пешекчеләр, аш ташучылар, савыт-саба юучылар, җыештыручылар <...> һәммәсе ыгы-зыгы килә. (Г. Мөхәммәтшин)

1) тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе белән килгәнлектән, биредә өтер куела.

2) тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килгәнлектән, биредә сызык куела.

3) каршы кую интонациясе белән әйтелгәнлектән, биредә тиңдәш кисәкләр янына сызык куела.

4) тиңдәш кисәкләрне санап китү көтелгәнлектән, биредә ике нокта куела.

А25

Аерымланган рәвеш хәле кулланылган җөмләне билгеләгез (тыныш билгеләре куелмаган).

1) Көндезләрен кайда була икән ул?

2) Ул минем сүзләремә каршы бернәрсә дә әйтә алмады.

3) Яшь булуга да карамастан ул эшләрнең үзәгендә Миңсылу бөтерелә.

4) Залдагы халык икегә аерылып безгә юл бирде.

А26

Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куела торган очракны билгеләгез (тыныш билгеләре  куелмаган).

1) Галия эшенә чын күңелдән бирелеп дәртләнеп эшләде шунлыктан аның дәрәҗәсе көннән-көн күтәрелә барды.

2) Аңа карап шундый фикергә киләм ялгышыңны таный һәм төзәтә белү дә матурлык ләбаса.

3) Композитор киселгән агачларга карамаска тырышты аңа алар ыңгырашып яталар кебек тоелды.

4) Ана сыерчык исә бүтәнрәк томшыгы кап-кара тик оч тирәсендә бераз сарылык бар.

А27

Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз.

Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән ... .

1) өтер белән аерыла

2) бернинди билге белән дә аерылмый

3) сызык белән аерыла

4) ике нокта белән аерыла

Текстны укыгыз һәм А28-А30; В1-В8; С1 биремнәрен эшләгез.

      1) Көн иртәдән үк искиткеч! 2) Зәңгәр күк йөзендә кояш нурлары рәхәтлегеннән оеп хәрәкәтсез калган ак болыт йомарламнары. 3) Гаҗәеп бер тынлык. 4) Шул рәхәт тынлыкта, йокымсырап яткан басу юлын уятып, ике дәү кеше килә. 5) Дәү кешеләребез – абыйлы-сеңелле Фәрит белән Фәридә. 6) Абыйсына инде җиде яшь, ә сеңлесенә биштән дә артып китте. 7) Сандалиларын кулга тотып, җылы, табаннарны кытыклап көләсене китерә торган шаян тузанга ялан тәпиләре белән лап-лоп басып, иркенләп атлый балалар. 8) Эре сипкелләр төшкән аксыл чырайлы битләренә <...>  ак күлмәкләренә, панамкаларына да соргылт тузан кунды инде. 9) Кунасы килә икән, кунсын әйдә. 10) Һаман саен: “Тузанга басма! Күлмәгеңне буяма!” – дип кычкырып теңкәгә тия торган әниләре юк әле монда. 11) Һаман саен борынын пошкырдатып, сүзсез генә шелтәли торган әтиләре дә юк. 12) Әй, азрак кына онытып торсаң да ярый шуларны. 13) Монда бер сүз дәшмичә әнә ничек матур елмаеп карый торган кояш та ак болытлар, алга чакырып торган юл да серле арышлар гына бар. 14) Өйдәгедән әллә никадәр күңелле монда. 15) Чын әгәр! 16) Ышанмасагыз, башта Фәритләрнең өендә торып, ә аннары шушы иркенлеккә чыгып карагыз.

17) Әтисе белән әнисен ну кызык итте бүген Фәрит. 18) Иртәнге чәйне эчкәч тә, беркемнән дә сорамыйча, беркемгә берни әйтмичә генә, өйдән чыгып ките. 19) Билгеле инде, матур сеңлесен дә үзеннән калдырмады. 20) Менә инде хәзер үз авылларыннан ике чакрымдагы Дуслар авылына баралар. 21) Маһирә әбиләренә, кунакка. 22) Ә беләсезме, әбиләре әйбәт аларның, матур да. 23) Анысы, ул барында тузанга болай рәхәтләнеп, лап-лоп итеп баса алмыйсың, өстәл янында аягыңны да селкетеп утыра алмыйсың. 24) Утырып кара, әбиләре әни белән әтидән дә усал! 25) Тик, ул ачуланса да, болай гына, тыштан гына ачулана. 26) Ә эченнән һаман да шул әйбәт әби булып кала. 26) И, әйбәт әбиләре озак кунак итәр әле. 27) Ә бәлки, дәү үскәнче дә шунда торып калырлар. 28) Әбисе картаеп китә икән, абыйсы Фәридәне үзе дә бага ала ич. 29) Ә әнисе белән әтисе әнә үзләре генә торып карасыннар. 30) Аларга шулай күңелле булыр...

31) Һе! 32) Әнисе, мөгаен, ул берни дә аңламый дип белә инде. 33) Барысын да аңлый ул! 34) Әниләре көнозын сукрана, әтиләрен тирги. 35) Имеш, әнә күрше Ризван абыйлары ничек торалар! 36) Имеш, әнә Хатип абыйларын кара син! 37) Булса соң! 38) Ә әтиләре гаеплеме моңа? 39) Әниләре

һәрвакыт: “Барысына да син гаепле, син уңмаган, син булдыксыз!” – дип тиргәнә. 40) Хәтта еш кына матур әйберен югалткандай өзгәләнеп елап та ала.

(Р. Фәизовтан*)

*Радик Фәизов (1931) – танылган язучы-прозаик, журналист.

А28

Чагыштыру кулланылган җөмләне билгеләгез.

 1) Ә эченнән һаман да шул әйбәт әби булып кала.

2) Хәтта еш кына матур әйберен югалткандай өзгәләнеп елап та ала.

3) Абыйсына инде җиде яшь, ә сеңлесенә биштән дә артып китте.

4) Билгеле инде, матур сеңлесен дә үзеннән калдырмады.

А29

Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Һаман саен: “Тузанга басма! Күлмәгеңне буяма!” – дип кычкырып теңкәгә тия торган әниләре юк әле монда.

2) Көн иртәдән үк искиткеч!

3) Аларга шулай күңелле булыр...

4) Ә бәлки, дәү үскәнче дә шунда торып калырлар.

А30

Сөйләм теленә хас үзенчәлекне билгеләгез.

 1) йокымсырап яткан (4 нче җөмлә)

2) сипкелләр (8 нче җөмлә)

3) ну кызык итте (17 нче җөмлә)

4) аңламый дип белә (31 нче җөмлә)

2 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда,  буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 – В3 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

B1

28 нче җөмләдән ясалма фигыльне күчереп языгыз.

B2

38-40 нчы җөмләләрдән  ачулана сүзенең синонимын күчереп языгыз.

B3

8 нче җөмләдә <...> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен языгыз.

В4 - В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез.

B4

14-16 нчы җөмләләрдән тарлыкка сүзенең антонимы кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

B5

7-9 нчы җөмләләрдән  кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар  кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

B6

Беренче абзацтан туры сөйләм элементлары кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

B7

8-11 нче җөмләләрдән тасвирлау элементлары булган җөмләнең номерын языгыз. 

B8

31-36 нчы җөмләләрдән тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

Барлык җавапларыгызны 1 нче номерлы җаваплар бланкына күчереп язарга онытмагыз.

       3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С 1

Текст нигезендә инша (сочинение) языгыз.

Текст авторы тәкъдим иткән проблемаларның берсен формалаштырыгыз һәм аңлатыгыз (цитаталар китерү белән артык мавыкмагыз).

Автор (хикәяләүче) позициясен формалаштырыгыз. Укылган текст авторының фикерләре белән килешү яки килешмәвегезне языгыз, сәбәбен аңлатыгыз. Үз җавабыгызны, беренче чиратта, укыганнарыгызга, шулай ук белемегезгә һәм тормышта күзәткән күренешләрегезгә нигезләнеп дәлилләгез (беренче ике дәлил игътибарга алыначак).

Иншаның күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Укылган текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми. Әгәр инша сөйләп чыгу яки чыганак текстны теге яки бу аңлатуларсыз тулысынча күчереп язу формасында гына булса, мондый эш нуль балл белән бәяләнә.

Иншаны пөхтә, аңлашылырлык итеп языгыз.

Татар теленннән бердәм республика имтиханы эшен                                 бәяләү системасы

 1 нче өлеш

        1 нче өлешнең һәм биремендәге дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

Ике һәм күбрәк (шул исәптән дөрес җавап та), хата җавап яки җавап булмаса, 0 балл куела.

 

Бирем номеры

Җавап

Бирем номеры

Җавап

А1

4

А16

4

А2

4

А17

1

А3

1

А18

3

А4

1

А19

3

А5

2

А20

1

А6

2

А21

1

А7

1

А22

1

А8

4

А23

4

А9

2

А24

2

А10

4

А25

4

А11

2

А26

1

А12

2

А27

1

А13

4

А28

2

А14

3

А29

1

А15

4

А30

3

2 нче өлеш

Бирем №

Җавап

В1

картаеп

В2

тиргәнә

В3

өтер

В4

16

В5

8

В6

10  

В7

8

В8

31,33,35,36

3 нче өлеш

3 НЧЕ ӨЛЕШНЕҢ СЫЙФАТЛАМАСЫ

Текст турында мәгълүмат

Чыганак: Р Фәизов. Юлда: Хикәяләр. – Казан: Таткитнәшр., 1979. – 119 б.

Төп проблемалар

Автор позициясе

Бала һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт.

Баланың гаиләдә булган мөнәсәбәтләргә үз карашы бар.

Бала үз гаиләсендә җылылык, наз күрмәсә, аны читтән эзли.  

Гаиләдә барган ызгыш-талашлар баланы читкә – тынычлыкка китәргә этәрә.

Өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәт баланың эчке халәтендә йогынты ясый.

Баланың психологиясе гаилә мохитенә бәйле формалаша.

Татар телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен (20/1) имтихан эшен бәяләү критерийлары

С1 биременең җавабын бәяләү критерийлары

Баллар

I

Иншаның эчтәлеге

К1

   Чыганак тексттагы проблемаларны формалаштыру

Имтихан бирүче чыганак тексттагы проблемаларның берсен (теге яки бу формада) дөрес формалаштырган.

Проблеманы аңлау яки формалаштыруга бәйле фактик хаталар юк.

1

Имтихан бирүче чыганак тексттагы проблемаларның берсен дә дөрес формалаштыра алмаган.

0

К2

   Чыганак текстның формалаштырылган проблемасын аңлату

Имтихан бирүче формалаштырган проблема чыганак текстка нигезләнеп аңлатылган. Язмасында чыганак текст проблемасын  аңлауга бәйле фактик хаталар юк.

2

Имтихан бирүче формалаштырган чыганак текст проблемасы аңлатылган,

ләкин

чыганак текстка нигезләнмәгән

яки

язмасында чыганак текст проблемасын  аңлауга бәйле 1 фактик хата бар.

1

Имтихан бирүче формалаштырган проблема аңлатылмаган,

яки

язмасында чыганак текст проблемасын  аңлауга бәйле 1дән артык фактик хатасы бар,

яки

имтихан бирүче формалаштырмаган башка проблема аңлатылган,

яки

аңлатмалар урынына язмада текстның яки аның өзегенең эчтәлеге генә бирелгән,

яки

аңлатмалар урынына чыганак тексттан күләмле өзек кенә китерелгән.

0

К3

 Чыганак текст авторының позициясен  чагылдыру

Имтихан бирүче чыганак текст авторының (хикәяләүченең)  аңлатылган  проблемага бәйле позициясен дөрес формалаштырган.

Чыганак текст авторының позициясен аңлауга бәйле фактик хаталар юк.

Автор позициясен аңлауда фактик хаталар юк.

1

Чыганак текст авторының позициясе имтихан бирүче тарафыннан дөрес формалаштырылмаган,

яки

чыганак текст авторының позициясе формалаштырылмаган.

0

К4

  Имтихан бирүченең проблемага карата үз фикерен дәлилләве

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән  проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, дәлилләгән (2 дән ким булмаган дәлил китергән, шуларның берсе матур, публицистик яки фәнни әдәбиятка карый).

3

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, дәлилләгән (белеменә, тормыш тәҗрибәсенә таянып, 2 дән ким булмаган дәлил китергән),

яки

матур, публицистик яки фәнни әдәбиятка караган 1 генә дәлил китергән.

2

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, белеменә, тормыш тәҗрибәсенә таянып дәлилләгән (1 дәлил китергән).

1

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, ләкин дәлилләмәгән,

яки

имтихан бирүче фикере формаль рәвештә генә (мәсәлән, “Мин автор фикере белән риза / риза түгел”) бирелгән,

яки

имтихан бирүче фикере язмада бөтенләй чагылыш тапмаган.

0

II

  Иншаның тел ягы

К5

   Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге

Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана:

– логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;

– абзацларга бүленештә хаталар юк.

2

Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана,

ләкин 

1 логик хатасы бар,

һәм/яки

абзацларга бүленештә 1 урында хата бар.

1

Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар,

ләкин 

логик хаталарның саны 1 дән артык,

һәм/яки

абзацларга бүленештә 2 урында хата бар.

0

К6

   Төгәллек һәм сөйләм матурлыгы

Язмада имтихан бирүченең фикере төгәл, төрле грамматик формалар кулланылган.

2

Язмада фикер төгәл,

Ләкин бер генә төрле сөйләм калыпларыннан файдаланылган,

яки

язмада төрле грамматик формалар кулланылган,

ләкин фикер төгәллеге бозылган.

1

Сүз байлыгыннан тиешенчә файдалана алмаган, бер үк төрле җөмлә калыпларын гына кулланган.

0

III

 Грамоталылык

К7

   Орфографик нормаларның үтәлеше

Орфографик хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар).

3

Хатасы 2 дән артык түгел.

2

3-4 хата җибәрелгән

1

Хаталарының саны 4 тән артык

0

К8

   Пунктуацион нормаларның үтәлеше

Пунктуацион хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар).

3

1-3 хатасы бар.

2

4-5 хатасы бар.

1

Хаталарының саны 5 тән артык

0

К9

   Тел нормаларының үтәлеше

Грамматик хаталары юк

2

1–2 хатасы бар

1

Хаталарының саны 2 дән артык

0

К10

   Сөйләм нормаларының үтәлеше

Сөйләмгә кагылышлы 1 генә хатасы бар

2

2–3 хатасы бар

1

Хаталарының саны 3 тән артык

0

К11

   Этикага кагылышлы нормаларның үтәлеше

Этикага кагылышлы хаталары юк

1

Хаталары бар (1 һәм 1дән күбрәк)

0

К12

   Язмада фактларны бирүдәге төгәллекнең үтәлеше

Фактик хаталары юк.

1

Фактик хаталары бар.

0

Язма эш өчен максималь балл

    23

Грамоталылыкны (К7-К10) бәяләгәндә, укучы язмасының күләме исәпкә алына. Таблицада күрсәтелгән бәяләү нормалары күләме 150-300 сүздән торган язмаларны бәяләү өчен тәкъдим ителә.

Әгәр укучының язмасы 70 сүздән кимрәк булса, андый эш 0 балл белән бәяләнә, бирем үтәлмәгән булып санала.

Әгәр укучының язмасы 70 сүздән 150 сүзгә кадәр күләмдә булса, К7-К10 нчы критерийлардагы хаталары киметелә. Бу критерийлар буенча 2 балл түбәндәге очракларда куела:

К7 – орфографик хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар);

К8 – тыныш билгеләренә кагылышлы хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар).

Бу критерийлар буенча 1 балл түбәндәге очракларда куела:

К7 – хатасы 2 дән артык түгел;

К8 – 1-3 хатасы бар;

К9 – грамматик хаталары юк;

К10 – сөйләмгә кагылышлы хаталары 1 дән артык түгел.

Әгәр укучының язмасы 70 сүздән 150 сүзгә кадәр күләмдә генә булса, К7-К12 критерийлары буенча югары балл бөтенләй куелмый.

Әгәр укучының язмасында автор текстының эчтәлеге генә чагылыш тапса яки автор тексты бернинди аңлатмаларсыз күчереп кенә алынган булса, К1-К12 нче критерийлары буенча бу эш 0 балл белән бәяләнә. Чыганак текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми.



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №                   (сынау)

1 нче өлеш

        Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

 А1  Саңгырау тартыклар гына язылган рəтне билгелəргə.

 1) [п], [р], [ж], [җ]

 2) [л], [м], [т], [й]

 3) [к], [з], [в], [гъ]

 4)[ һ], [х], [ч], [ф]

 А2   Бу сүздə нинди хəреф (хəрефләр) төшеп калган?

           Тəнк…ть

 1) и            

 2) ый          

 3) ы            

 4) й

 А3   Кайсы рəттəге сүзлəрдə ъ билгесе языла?

 1) кул...яулык,  ар…як

 2) сəнгат..., сəгат...

 3) көн...як, шигыр...

 4) ям...ле, яш...лек

 А4   Кайсы сүз уртасында ике төрле тартык аваз куела?

 2) гө...əр          

 3) то...ыз              

 4) бəхə...ез

 А5   Кайсы сүздə о хəрефе төшеп калган?

 1) Кара бол...т яңгыр алып килде.

 2) Бол...н хуш ис белəн тулды.

 3) Көнч...гыштан салкын җил исə башлады.

 4) Эчп...шыргыч хəбəрлəр ишетелде.

 А6   График принципка  караган сүзлəр рəтен билгелəргə.

 1) кызлар, йолдызлар                

 2) менеджер, компьютер

 3) тəрəзə, ишек                        

 4) хатын-кыз, малай-шалай

 А7   Кайсы җөмлəдə - да,  -дə кушылып языла?

 1) Ярдəм итəргə дип, ул (да) килде.

 2) Сөйлəшү (дə) ике егет тə катнашты.

 3) Авылда инде аның беркеме (дə) юк.

 4) Чакырсам (да), син бу йортка инде кайтмассың.

 А8   Сүздə нинди хəреф төшеп калган?

           Г…рур

 1) ы                

 2) е                

 3) ө                

 4) о

 А9   Кастр…ль сүзендə нинди хəреф төшеп калган?

 1) у        

 2) ю                 

 3) ү        

 4) йү

А10  Кайсы сүз аерым языла?

 1) һәр (бер)  

 2) бер (ничә)    

 3) бер (кем)    

 4) һич (югы)

А11 Таш йөрəк фразеологик əйтелмəсенең төгəл мəгънəсен аңлаткан сүзне күрсəтергə.

 1) миһербансыз        

 2) саран        

 3) көчле    

 4) тəртипсез

А12  Татар теленə гарәп теленнəн кергəн сүзлəрне билгелəргə.

 1) рекорд, чемпион, футбол    

 2) дəфтəр, əти, абый

 3) мəгариф, сəлам, галим          

 4) амбар, атаман, алтын

А13  Тезмə сүзлəр кергəн рəтне билгелəргə.

 1) җир (җилəге), ял (ит), Татарстан (Республикасы)

 2) ара (тирə), аш (су), хатын (кыз)

 3) юлчы, утынлык, оялчан

 4) юл, җир, яфрак

А14  Тамыр, ясагыч, бəйлəгеч кушымчасы булган сүзне билгелəргə.

 1) горурланабыз

 2) əйтегез    

 3) эшчене    

 4) юлга

А15   Билгесез килəчəк заман хикəя фигыль язылган рəтне билгелəргə.

 1) уйнар, көлер, елмаер

 2) уйнаячак, көлəчəк, елмаячак

 3) уйный, көлə, елмая

 4) уйнаган, көлгəн, елмайган

А16  Урын рəвешлəре язылган рəтне билгелəргə.

 1) аюдай, татарча, сөйлəгəнчə

 2) иртəгə, быел, тиздəн

 3) югарыда, түбәндә, якында

 4) тиз, əкрен, соң

А17  Исем сүзтезмə кергəн рəтне билгелəргə.

 1) əнине сөю, мəктəпне ярату

 2) җылы кояш, сөйкемле укучы

 3) ахырдан алтынчы, бəйрəмчə матур

 4) кырыйдан икенче, сөйлəгəнчə эшлəү

А18  Əйтү максаты буенча бу нинди җөмлə?

  Бире килегез, бире!

 1) хикəя        

 2) боерык        

 3) сорау          

 4) тойгылы

А19  Каршы алырга сүзе җөмлəнең кайсы кисəге булып килгəн?

  Атларны каршы алырга өчесе дə чыккан инде.

 1) тəмамлык                         

 2) сəбəп хəле          

 3) хəбəр                          

 4) максат хəле

А20  Туры тəмамлык кергəн җөмлəне билгелəргə.

 1) Умарта кортлары тукранбаш чəчəклəренə безелдəп куналар.

 2) Урамнар хəтфə чирəм белəн капланды, су буендагы тал бөрелəре ачылды. (Т.Ə.)

 3) Яшел киемнəрен киеп, тирə – якка күңелле нурларын чəчеп, яз килде. (Т.Ə.)

 4) Акыллы сүз алтыннан кыйммəтрəк. (М.)

А21  Кереш сүз кергəн җөмлəне билгелəргə.

 1) Үзем дə сизмəстəн, Саҗидə җиңгигə күз салдым.(Г.Б.)

 2) Ярты сəгать дигəндə, ниһаять, ишек ачылды. (Г.Ə.)

 3) Малайлар, кояш сүрелгəч, су коенырга барырга булдылар.

 4) Əй туган җир, матур да соң болының, урманнарың. (Р.Г.)

А22  Бирелгән теркəгечле тезмə кушма җөмлəдəге гади җөмлəлəр үзара нинди   теркəгеч белəн бəйлəнгəннəр?

  Назимов озак кына тыңлап ятты, (…) тимер чыбык тавышы яңадан   ишетелмəде. (Г. Ə.)

 1) һəм           2) гəрчə              3) бəлки               4) лəкин

А23  Җөмлəнең мəгънə ягыннан төрен билгелəргə. 

  Телең ни əйтсə, колагың шуны ишетсен. (М.)

 1) иярчен ия җөмлə                 

 2) иярчен тəмамлык җөмлə

 3) иярчен шарт жөмлə        

 4) иярчен хəбəр җөмлə

А24  Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмлəне табарга.

 1) Əйтем – сүзнең бизəге, мəкаль – сүзнең җилəге. (М.)

 2) Июнь, елның иң җылы, иң ягымлы һəм иң матур чагы.

 3) Яз – яз инде ул.

 4) Без – кырык беренче ел балалары.

А25  Кайсы варианттагы җавапларда өтер куеласы урынга барлык цифрлар да дөрес тəртиптə язылган?

   Сыерчык (1) бер тыңласаң (2) чут-чут итə (3) икенче тыңласаң (4) бака булып бакылдый (5) үрдəк булып кычкыра.

 1) 2, 3, 4, 5                        

 2) 3, 4, 5                  

 3) 2, 4, 5                      

 4) 1, 2, 3, 4, 5

А26 Җөмлə башында килеп, көчле басым белəн əйтелмəгəндə, эндəш сүздəн соң нинди тыныш билгесе куела?

 1) өндəү          

 2) сызык            

 3) өтер            

 4) сорау

А27  Тезүче теркəгечлəр белəн бəйлəнешкə кергəн тезмә кушма җөмлəлəрдə нинди   тыныш билгесе куела?

 1) сызык          

 2) ике нокта        

 3) нокталы өтер          

 4) өтер

А28   Аныклагыч фигыль белəн белдерелгəн кисəкне аныклап килсə, аныклагыч белән аныкланмыш арасына нинди тыныш билгесе куела?

 1) ике нокта      

 2) сызык      

 3) өтер      

 4) җəя

А29   Каршы куючы теркəгечлəр алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

 1) ике нокта        

 2) сызык

 3) өтер      

 4) берни дə куелмый

А30  Матур әдәбият стиленә караган җөмләне билгеләргә.

 1) Эш-хәрәкәтнең ничек үтәлүен белдереп килгән иярчен кисәк рәвеш хәле дип атала.

         2) Бүген, ягъни 26 нчы апрель көнне, мәктәптә шигырь кичәсе     үткәрелә.

 3) Сабынны моннан 6 мең еллар элек үк кайната белгәннәр.

         4) Идегәй андый ир икән, Идел йортта бер икән.

А31   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

  Тел аваз теле буларак формалашкан. Авазлар сүзләрнең, җөмләләр һәм сөйләм кисәкләренең материаль (матди) тышчасын барлыкка китерәләр, телнең матдилеген тәшкил итәләр.

 1) рәсми стильдә

 2) фәнни стильдә

 3) публицистик стильдә

 4) матур әдәбият стилендә

А32   Сөйләм төгәллеге сакланган җөмләне күрсәтергә.

 1) Тел кылычтан үткен, энәдән очлы.

        2) Азат бүген кичен кинога барырга булды, чөнки Азат кино карарга бик ярата.

 3) Яшь кызларга үреп салган чәчләр бара, заманча киемнәр бара.

 4) Илнар – Казанның 1нче мәктәбенең укучысы.

2 нче өлеш

        Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка       В1 - В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмаккагына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

     Текстны укыгыз һәм В1 - В8 биремнәрен үтәгез.

(1) Кеше үз гомеренең күпмедер өлешен нидер көтеп, нəрсəгəдер өметлəнеп үткəрə. (2) Хəтеремдə əле: əтиебез сугышта һəлак булып, əниебез күрше авылның хатыны үлгəн бер абзыйга тормышка чыгып киткəч, əнием менə-менə кире кайтыр дип гел көтеп яшəдем. (3) Бабам белəн капка төбендəге эскəмиягə чыгып утыра идек тə хыялга бирелə идек. (4) Мин тулышып-тулышып аккан ак болытларга карыйм. (5) Алар миңа кемнəрнеңдер уйлары, чынга ашмаган өметлəре булып тоела. (6) Ə чынга ашмаган өметлəр һəр кешедə җитəрлек. (7) Безнең авылда гына да ничə кешенең əтисе сугыштан кайтмады. (8) Үлгəнен үз күзлəре белəн күрмəгəч, һəркем əтисенең кайтырына ышана.    (9) Мин дə əтине һаман көтəм.  (Ф. Яруллин «Яралы язмышлар»)

      В1 - В6 нчы биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

 В1   1 нче җөмләдәге нəрсəгəдер алмашлыгының төркемчəсен билгелəргə. 

 В2   2 нче җөмләдәге һəлак булган фигыленə синоним билгелəргə.

 В3   4 нче җөмләдәге ак (болытлар) сыйфатының дəрəҗəсен билгелəргə. 

 В4   9 нчы җөмләдәге әтине сүзе тəмамлыкның кайсы төре?

 В5   1 нче җөмләдә кайсы сүзләр тиңдәшләнеп килгән?

 В6   9 нчы җөмләдәге һаман сүзенең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

      В7, В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз.

 В7    2 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бирелгән?

 В8    6 - 9 нчы җөмләләр арасыннан хәбәре юклык формасында килгән җөмләнең санын   күрсәтергә.

3 нче өлеш

         Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение (инша) тексты языла.

 С1       Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме? Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язу яки эчтәлеген сөйләп чыгу булмаска тиеш. Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз. Бирелгән текстка нигезләнмәгән эш тикшерелми һәм бәяләнми.



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №                  (сынау)

1 нче өлеш

        Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

 А1  Галим сүзендә сүз башында нинди аваз ишетелә?

       1) [ гъ] – увуляр тартык, яңгырау

       2) [ гь] – увуляр тартык, саңгырау

       3) [ г] – тел арты тартыгы, саңгырау

       4) [ г] - тел арты тартыгы, яңгырау.

 А2   Кайсы сүз тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан, модальлек кушымчасыннан  һәм бәйләгеч кушымчадан  тора?

  1. тереклек
  2. биеклекләргә
  3. гөлләрне

4)   өянкеләрем.

 А3  Түбәндәге сүзләрнең кайсы “дошман кулына эләгеп, хокуктан мәхрүм ителгән кеше” мәгънәсен аңлата?

  1. җайдак
  2. әсир
  3. мөхәррир

4)   гашыйк

 А4   Кайсы рәттәге сүзләрдә сүз башында е хәрефе языла?

  1. ...лан, ...гет, ...рак
  2. ...омры, ...өзек, ...фәк
  3. ...лдаш, ...лаган, ...гары

4)   ...озак, ...герме, ...лган.

 А5   Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк  хәреф  языла?

  1. дәр…я, р...кзак, карат...
  2. а...тор, прем...ера, л...нгвистика
  3. г...нерал, л...стра, вет...ран.
  4. адъ…тант; б…ллетень, дз…до

 А6   Кайсы рәттәге сүзләр сызыкча аша языла?

  1. кат кат, бер җир, шау шу
  2. үз үземә, сап сары, агай эне
  3. баргач ук, әйт че, кычкыралар мы

4)   һәр берсе, бик озын, рәт рәт.

 А7  Йомшак, йөзек сүзләрендә сүз башында й хәрефе язылышының дөрес аңлатмасын күрсәтегез.

  1. сүзнең икенче хәрефе ө, о булса
  2. аерым кагыйдәсе юк
  3. икенче хәрефе и булса

4)   өченче хәрефе й, е, ю һәм я хәрефләре килсә.

 А8   Кайсы рәттәге сүзләрдә ь һәм ъ хәрефләре аергыч билгесе ролен үти?

  1. пульс, дәгъва, сәнгать
  2. яшьлек, кулъязма, вәгъдә
  3. Ильяс, аръяк, берьюлы

4)   канәгать, альбом, Мәрьям.

 А9   Кайсы рәттәге сүзләрнең язылышы дөрес?

  1. хаман, хозур, ямсез
  2. хөрмәт, җәнлек, йөгән, даһи
  3. җегет, хәйкәл, тирә-юн
  4. һәйкәл, нихаять, хуҗа.

Җөмләләрне укыгыз һәм А10 – А13 нче биремнәрне үтәгез.

А. Мәшһүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган     төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә  калмады.

Ә. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас!

Б. Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан     калдырылган

     иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр.

В. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык  шигырьләрен

туплар да ватмады, уклар да кадамады.

А10  Текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

  1. А, Ә, В, Б                                  

2)     Б, Ә, А, В

3)     Ә, Б, В, А        

4)     В, А, Ә, Б

А11 Ә җөмләсендә ия булып кайсы сүз яки сүзләр тезмәсе  килгән?

  1. әйе
  2. бу
  3. кадерле мирас

        4)   кыйммәтле мирас 

А12 А җөмләсенең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.

  1. Тиңдәш кисәкләр, аерымланган хәл белән катлауландырылган тезмә кушма җөмлә
  2. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә
  3. Иярченле  кушма җөмлә

4)   Күп тезмәле кушма җөмлә.

А13  Ә, Б җөмләләрендә сызык ни өчен куелган?

  1. Ия белән хәбәр арасында
  2. Аныкланмыш  белән аныклагыч арасына
  3. Тиңдәш кисәкләр арасына

4)    Гади җөмләләр арасына.

А14  Тыныш билгесенең дөрес куелу кагыйдәсен аңлатыгыз

Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә (,) аларга әһәмият бирергә кирәк.

  1. бу – гади җөмлә, өтер кирәк түгел
  2. бу – аерымланган хәлле гади җөмлә, өтер кирәк
  3. бу – иярченле кушма җөмлә, өтер кирәк

        4)   бу – тезмә кушма җөмлә, өтер кирәк.

А15   Өтерләр дөрес куелган вариантны табыгыз.

 Халык җырлары  (1) безнең киләчәктә (2) мәйданга  киләчәк әдәбиятыбызга (3) бер дә шөбһәсез (4) нигез  булачактыр.

          1) 1, 2           2) 2, 3         3)  3, 4         4) 1, 4

А16  . Тыныш билгесе дөрес куелган вариантны табыгыз.

        Шигъре Лермонтов вә Пушкин (1) олугъ саф диңгез ул (2)

        Хәзрәтле Пушкин вә Лермонтов (3) Тукай (4) өч йолдыз ул.

  1. өтер, өтер, сызык, өтер
  2. сызык, өтер, өтер, сызык
  3. өтер, сызык, өтер, сызык
  4. сызык, өтер, сызык,  өтер.

А17   Иҗек калыбы ялгыш күрсәтелгән сүзне табыгыз.

  1. С-ТС: а-ла
  2. ТСТ-ТС: чиш-мә
  3. СТ-ТС: ал-ды
  4. С-СТС: и-дән

А18   Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне күрсәтегез.

  1. иң якты, бик матур, дөм караңгы;
  2. үтә караңгы, җете кызыл, гаять күп;
  3. сап сары, ямь яшел, ап ак
  4. шундый чиста, шулай кызыклы, ифрат акыллы.

А19    Бу еланның чакмый торган юаш елан икәнен беләләр иде. (Л.Ихсанова)  җөмләсендә юаш сүзе кайсы сүз төркеменә карый?

  1. рәвеш
  2. исем
  3. сыйфат
  4. алмашлык

А20    Шарт фигыль кушымчасын күрсәтегез.

  1. –са\-сә
  2. –ып\-еп, -ганчы\-гәнче
  3. –ачак\-әчәк, -ячак\-ячәк
  4. –ган\-гән

А21   Җөмләдәге сыйфатны аерып күрсәтегез.

Көннәрдән беркунне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. (Г.Сабитов)

  1. диңгез
  2. усал
  3. беркөнне
  4. төньяктан

А22   Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килешен дөрес билгеләгез.

Мәрьям абыстай, улына сыенып, акрын гына елый иде. (Ә.Еники)

  1. чыгыш килешендә
  2. төшем килешендә
  3. юнәлеш килешендә
  4. урын-вакыт килешендә

А23   Бер составлы җөмләне күрсәтегез.

  1. Мин мәктәптән кайттым.
  2. Укытучы апа бүлмәгә килеп керде.
  3. Бүген эштән тагы соң кайтылды.
  4. Караңгы төшеп килә.

А24   Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсысы исем сүзтезмә?

  1. матур күзләр
  2. авылга кайту
  3. йорт саен йөрү
  4. якын килде

А25   Җөмләнең төрен билгеләгез.

Шунда өлкән абыстай лып итеп килеп утырды, икенчесе аны күтәреп бастырырыга кереште. (М.Х.)

  1. гади җөмлә
  2. иярченле кушма җөмлә
  3. тезмә кушма җөмлә
  4. катлаулы кушма җөмлә

А26   Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Көзге кыраулар башлангач та, аның бакчасындагы ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр шиңмәде. (А.Шамов)

  1. иярчен урын җөмлә
  2. иярчен вакыт җөмлә
  3. иярчен сәбәп җөмлә
  4. иярчен аергыч җөмлә

А27   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Этнос тарихын этноним тарихы, ягъни халыкка тагылган исем белән бутау һәм тәңгәлләштерү мәсьәләсенә килгәндә, киң таралган мондый күренеш хакында кайбер аңлатмалар биреп китү белән чикләнәбез. Еш кына кайбер кабиләнең исеме, әкренләп киңәя барып, күршеләр каршында яулап алынган халыклар өчен дә, аннары төгәл бер дәүләтләргә карата да уртак атамага әйләнә, ягъни ул политоним булып китә.(М.Госманов)

  1. матур әдәбият стиле
  2. публицистика стиле
  3. рәсми стиль
  4. фәнни стиль

А28   Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне дөрес күрсәтегез.

  1. төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелек.
  2. Төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану,
  3. Төгәллек, әдәбилек, фәннилек
  4. Төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану

А29    Сүзләрне юлдан юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

  1. зәң-гәр-лек, я-ше-ре-неп, ю-нә-ле-шен-дә, кы-я-фәт
  2. зәң-гәр-лек, яше-ре-неп, юнә-ле-шен-дә, кыя-фәт
  3. зәң-гәр-лек, яше-ре-неп, юнә-ле-шен-дә, кы-я фәт
  4. зәң-гәр-лек, яшер-ен-еп,  юнә-леш-ен-дә, кыя-фәт

А30   Түбәндәге мисаллардан синоним вариантны күрсәтегез.

  1. вак, бәләкәй, нәни, кечтеки, кечек
  2. васыять, кәгазь, китап, үтенеч
  3. керәшә, саескан, торна, әтәч
  4. алма-лама, ай-ай!, буялган- бу ялган

Текстны укыгыз, А31 – А32 нче, В1-В7 нче һәм С биремнәрен үтәгез.

(1)1913 нче елның 26 нчы февралендә (иске стиль белән) ул Клячкин шифаханәсенә (айга 150 сум түләп) кереп ятарга мәҗбүр була. (2)Ләкин 1 айдан аз гына артык вакыт үткәч, икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутта йөрәге тибүдән туктый. (3) Ул көннәрдә халык шагыйре Г. Тукай рухына багышланган бик күп шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла. (4) Шәехзадә Бабич, аларда әйтелгән төп фикерләрне җыеп, болай диде:

               Әй хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,

               Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.

         (5) Г. Тукайга, иҗат итү өчен, язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты. (6) 1905 нче елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 нче елның апрелендә туктап калды. (7) Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә. (8) Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота. (9) Ул мең еллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта гасырлар һәм XIX йөз әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте. (10) Г. Тукай иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул. (11) Мондый шагыйре булган милләт – зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт. (Ф. Галимуллин)

А31   Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз.

  1. сөйләмә стиль, хикәяләү тибы
  2. рәсми стиль, сыйфатлау тибы
  3. публицистик стиль, хөкем йөртү тибы
  4. фәнни стиль, сыйфатлау тибы.

А32    4 нче җөмләдән сурәт чарасын табыгыз.

  1. гипербола
  2. антитеза
  3. метафора
  4. метонимия.

2 нче өлеш

В1. 7 нче җөмләдән сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган сүзләрне язып алыгыз.

В2.  7 нче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз.

В3.  3 нче җөмләдән рәвешле рәвеш сүзтезмәне язып алыгыз.

В4. Икенче абзацтан тиңдәш кисәкләре булган җөмләнең номерын языгыз.

В5. Икенче абзацта эндәш сүзе булган җөмләнең номерын языгыз.

В6. Ия белән хәбәр арасына сызык куелган җөмләнең номерын языгыз.

В7. Иярчен җөмләләре булган кушма җөмләләрнең номерларын языгыз.

3 нче өлеш

С.   Бирелгән текст буенча сочинение языгыз.Текстның нәрсә турында булуы һәм авторның үз позициясе турында языгыз. Авторның фикере белән килешәсезме? (җавабыгызны нигезләгез) Автор кулланган сурәт чараларын күрсәтегез. Аларның тексттагы ролен ачыклагыз, мисаллар китерегез.Язманың күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №    (сынау)

1 нче өлеш

        Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

А1      Тартык авазлар охшашлануы кайсы төркемдә күзәтелә?

  1.    көннәр, борынгы, сүзчән, унбер
  2.    балалар, тукта, җәйге, урманда
  3.    солы, көзге, гомер, соры
  4.    төн, утын, кара, сал

А2     «Кыска, иренләшмәгән калын сузык аваз» билгеләмәсе кайсы сузык авазга туры килә?

1) [а]

2) [ы]

         3) [е]

         4) [у]

АЗ     ХVII-ХVШ гасырларда татар язуы нинди язу төренә (графикага) нигезләнә?

  1.     кирилл (рус) язуына
  2.     рун язуына
  3.     латин язуына
  4.     гарәп язуына

А4     Түбәндә бирелгән мисаллар арасыннан кәкре каенга терәту фразеологизмына синоним сайлап алыгыз.

  1.     теле телгә йокмый
  2.     килмәгән җире юк
  3.     төпсез чанага утырту
  4.     тел белән тегермән тарту

А5    Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Сузлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сузлекләр төзу ...

        1)    лексикология дип атала

  1. лексикография дип атала
  2. пиктограмма дип атала
  3. морфемика дип атал

А6    Мактанчык, һавалы, әрсез сүзләре тыйнак сүзенә карата нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?

  1.    парлы сүз ясыйлар
  2.    бу сүзләр тыйнак сүзенә антоним
  3.    бу сүзләр тыйнак сүзенә омоним
  4.    бу сүзләр тыйнак сүзенә синоним

А7   ТР, РФ, КамАЗ, АКШ, БДБ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалганнар?

  1.    сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән
  2.    сүзләрне кушу юлы белән
  3.    сүзләрне кыскарту юлы белән
  4.    сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

А8   Акрын рәвеше ясалыш ягыннан нинди төргә карый?

  1.    ясалма рәвеш
  2.    кушма рәвеш
  3.    тамыр рәвеш
  4.    парлы рәвеш

А9    Әти+ем+нең сүзендә кушымчаларның төрен күрсәтегез.

  1.    ике кушымча да мөнәсәбәтне (модальлекне) белдерү бәйләгеч төргә
    карыйлар
  2.    ике кушымча да сүз ясагыч төргә карыйлар
  3.    бу сүздә сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымча бар
  4.    сүзнең тамыры - әтием, димәк, бу сүздә бер генә бәйләгеч кушым
    ча  -
    нең кушымчасы гына бар

А10   Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен билгеләгез: Көн туса да, кич җитсә дә, аның уенда Гөлйөзем генә иде. (А. Шамов)

  1.   хикәя фигыль
  2.   сыйфат фигыль
  3.   боерык фигыль
  4.   шарт фигыль

А11    Түбәндә бирелгән сүзтезмәлөр арасыннан иярүче сүз рәвеш сүз төркеменә караган очракны күрсәтегез.

1) яхшы укый

2) яхшы сүз

3) яхшы кеше

4) яхшы көн

А12   Шарт-шорт, йолт-йолт, җем-җем сүзләре кайсы сүз төркеменә карый?

1) аваз ияртемнәре

2) хәбәрлек сүзләр

3)кисәкчәләр
4) бәйлекләр

А13   Фигыль сүз төркеме нәрсә белән төрләнә?

1) килеш, тартым, сан

2) заман, зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык

3) килеш, сан, дәрәҗә

4) килеш, тартым, юнәлеш

А14   Тиңдәш кисәкләр арасында ...

1) тезүле бәйләнеш була

2) ияртүле бәйләнеш була

3) хәбәрлекле мөнәсәбәт була

4) бәйләнеш булмый

А15   Җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешнең төрен күрсәтегез:

         Ал, кызыл, ак, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр. (Г. Тукай)

1) сүзләр бер-берсенә бәйләнмәгән

2) сүзләр арасында тезүле бәйләнеш

3) сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш

4) бәйләнеш төрен ачыклау мөмкин түгел, чөнки җөмлә тәмамланмаган

А16    Койма буйларында яшел чирәм, әмма юллар тузанлы. (Г. Әпсәләмов) жөмләсе

1) иярченле кушма җөмлә

2) теркәгечле тезмә кушма җөмлә
3) тезем

4) бер составлы исем (атау) җөмлә

А17   Җир өстен болытлы төн каплый. (Г. Ибраһимов) җөмләсендә аерып бирелгән сүз –

1) хәл

2) аныклагыч

3) аергыч

4) тәмамлык

А18  Җөмләнең төрен билгеләгез:

Авыр, юеш көзге көн кичегеп бара, куе кара болытлар эченнән, гөрләтеп, эре тамчылы салкын яңгыр коя башлый. (Г. Ибраһимов)

1) ике составлы, тулы, җәенке, раслау җөмлә

2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

3) катнаш кушма җөмлә

4) иярченле кушма җөмлә

А19   Җөмләдә хәлне табыгыз:

Дөнья караңгылык эчендә югала. (Г. Ибраһимов)

1) дөнья

2) караңгылык эчендә

3) эчендә

4) югала

А20   Сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелгән вариантны билгеләгез.

1) йымырка, йырак, йытылып

2) йоморка, йорак, йотолоп

3) йомырка, ерак, йотылып

4) емырка, ерак, етылып

А21   Кулъязма сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган?

1) аеру билгесе буларак язылган

2) ике сүзне бергә кушу өчен язылган

3) л] авазының калынлыгын күрсәтү өчен язылган

4) орфографик сүзлектә шулай язылганга күрә

А22   Текст эчендә җөмләләр кайсы очракта кызыл юлдан язылалар?

1) автор үзе теләгән теләсә кайсы очракта кызыл юлдан язарга мөмкин

2) текст буенча нәтиҗәләр генә кызыл юлдан языла

3) һәр аерым тема, күренеш, мәсьәләгә караган өзек һәм диалоглардагы репликалар кызыл юлдан языла

4) һәрбер баш хәрефкә башланган һәм тәмамланган фикерне белдергән
җөмлә кызыл юлдан языла

А23   Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Гомумиләштерүче суз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә,...

1) аның алдыннан сызык куела

2) аның алдыннан ике нокта куела

3) аның алдыннан өтер куела

4) аның алдыннан тыныш билгесе куелмый

А24   Кайсы очракта тыныш билгеләре дөрес куелган?

1) Кави үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.

2) Кави үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.

3) Кави, үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.

4) Кави, үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.

А25   Җөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш: Күпләр сөенечтән көләләр <...> ә кайберәүләр елыйлар иде. (Р. Мостафин)

1) ике нокта куела

2) бернинди дә тыныш билгесе куелмый

3) өтер куела

4) сызык куела

А26   Язуда бер үк хәреф белән бирелә торган [w] һәм [в] тартык авазлары әйтелеш ягыннан  Бер- берсеннән аерылалармы?

1) әйе, аерылалар

2) юк, аерылмыйлар

3) кайбер сүзләрдә генә аерылалар

4) татар телендә [xv] авазы юк

А27   Татар әдәби теле өчен сүзләрнең кайсы язылышы норма булып санала?

1) җийләк, йегет, елдоз

2) йиләк, җегет, җолдыз

3) җиләк, егет, йолдыз

4)йеләк, йегеть, йолдоз

А28   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Ирекле сузтезмә күчерелмә мәгънәгә ия булганда гына, фразеологик сузтезмөгә әйләнә.

1) матур әдәбият телендә

2) публицистика стилендә

3) рәсми стильдә

4) фәнни стильдә

Текстны укыгыз һәмА29 -А32; В1 - В8; С1 биремнәрен үтәгез.

1) Ике канатлы җиңел самолет бераз гына җирдән элдереп барды да, улый-үкерә һавага менеп тә китте. 2) Зур шәһәрнең бихисап йортлары, шау-шулы урам-мәйданнары, аларны тутырып йөргән кешеләре, армый-талмый киләп салып йөрүче тыгын трамвай-троллейбуслары, автобуслары артта калды. 3) Алда - иркенлек, зәңгәр күк йөзе, күпереп торган мамыктай аксыл болытлар, һәм... туган як. 4) ...Ул бәләкәй чакта ук утыртылган кыр ышыклау полосасындагы, шактый биек булып үскән өрәңге агачларындагы кошлар солдат абыйларын сәламлиләр иде шикелле. 5) Туган якның тымызык кына искән җылы җиле дә тәнне генә түгел, җанны да иркәли сыман... 6) Кояшы да яктырак, болытлары да аграк, күге дә зәңгәррәк... 7) Ә инде еракта шактый зур булып утырган туган авылын күргәч, Габделнур-ның күңеле бөтенләй нечкәрде, күзләре дымланды. 8) «Туган җирем! 9) Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!» (Р. Кәрами)

А29    Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез.

1) фәнни-популяр стиль

2) матур әдәбият стиле

3) рәсми стиль

4) публицистик стиль

А3О   Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?
1) 1        2) 3        3) 4        4) 6

А31   Диалекталь сүз кайсы җөмләдә кулланыла?
1) 3        2) 4        3) 6        4) 9

А32   Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган?
1)2        2)4        3)7        4)8

2 нче елеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз, һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 - В4 биремнәренә җавапларны сузләр белән языгыз.

В1   6 нчы җөмләдән ирен гармониясе булган сүзне күчереп языгыз.

В2   9 нчы җөмләдән гарәп теленнән кергән сүзне күчереп алыгыз.

В3   1 нче җөмләдән парлы сүзне күчереп алыгыз.

В4   3 нче җөмләдән кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны күчереп алыгыз.

В5 - В8 биремнәренә җавапларны сан белән күрсәтегез.

В5   Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В6    Зат алмашлыклары кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В7   Тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В8    4-9 нчы пунктлардан иярчен вакыт җөмлә кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта языгыз. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1     Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Автор нинди хисләрне тасвирлый? Сез авторның фикеренә ничек карыйсыз? Туган як турында язылган нинди әсәрләрне хәтерлисез? Сезнең өчен туган як нәрсә ул? Үзегез нәрсәләр өстәр идегез?

Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №    (сынау)

1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап
бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап
шакмагына «х» билгесен куегыз.

        

А1  Сөйләмдә тартык авазлар үзара тәэсир итешеп, ике охшаш булмаган аваздан бертөрле яки охшаш авазлар формалаша. Бу күренеш ничек дип атала?

1) дифтонг

2) сингармонизм

3) ассимиляция

4)диссимиляция

А2     Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

1) үлчәмле, савытта, юлдаш, кызчык

2) әнием, түбәнге, китерде, хәзерге

3) машина, китап, күксу, миңа

4) уйчанлану, сәламәт, атта, кәгазь

АЗ     Хәзерге татар язуы нинди язу төренә (графикага) нигезләнә?

1) кирилл язуына

2) рун язуына

3) латин язуына

4) гарәп язуына

А4   Җөмләдә аерып бирелгән сүз кулланылыш сферасы ягыннан кайсы төркемгә керә:

Өстәлне төрле-төрле тәкәләр, каймаклар, чәкчәкләр бизи иде. (А. Гыйләҗев)

1) диалекталь сүз

2) неологизм
3)архаизм

4) бу сүзнең лексик мәгънәсе юк

А5    Фразеологик берәмлекне күрсәтегез.

1) телсез (теле төшкән) сәгать

2) телсез гармун

3) телсез калу

4) телсез Кеше

А6     Кайсы төркемдә синонимнар бирелгән?

1) табу, эзләү

2) азатлык, бәйлелек

3) качу, яшеренү

4) киенү, чишенү

А7      Чынбарлыктагы сүзенең нигезен билгеләгез.

1) чын-

2) чынбар-

3) чынбарлык-

4) чынбарлыкта-

А8     Түбәндә бирелгән кайсы мисал тезмә сүз булып тора?

1) кура җиләге

2) әтиле-әниле

3) сату-алу

4) алган көн

А9     Ямьле, комлык, эшлә, озынча сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалганнар?

1) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән

2) сүзләрне кушу юлы белән

3) сүзләрне кыскарту юлы белән

4) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

А10   Фигыль сүз төркеменнән булган сүзләр кайсы төркемдә бирелгән?

1) барлык, үз, нәрсә, кем

2) сабак, ут, пыяла, кабак

3) ихтыярсыз, шәһри, көнүзәк, үксез

4) бару, төрелү, язу, кабатлау

А11   Түбәндә бирелгән сүзтезмәләр арасыннан иярүче сүз сыйфат сүз төркеменә караган очракны күрсәтегез.

1) яхшы укый

2) яхшы йөзә

3) яхшы сөйли

4)яхшы кеше

А12   Җөмләдә аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез:

Аяктан егарлык көче бармы аның? (Г. Афзал)

1) хикәя фигыль

2) сыйфат фигыль

3) боерык фигыль

4) шарт фигыль

А13   Их, бит, ич, да-дә сүзләре кайсы сүз төркеменә карый?

1) аваз ияртемнәре

2) хәбәрлек сүзләр

3) кисәкчәләр

4) бәйлекләр

А14   Җөмләдә аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып тора:

 Без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм-шәрәм итеп бетермик. (Ә. Еники) 

1) ия

2) аергыч

3) хәл

4) туры тәмамлык

А15   Җөмләнең төрен билгеләгез:

 Нәби авылда, уз постында кала, чөнки ул дан өчен дә, шөһрәт өчен дә эшләми. (Ф. Миңнуллин)

1) ике составлы тулы җәенке раслау җөмлә

2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

3) катнаш кушма җөмлә

4) иярченле кушма җөмлә

А16   Бу ел апрель салкын килде (Г. Ибраһимов) җөмләсе

1) иярченле кушма җөмлә

2) ике составлы гади җөмлә

3) бер составлы фигыль җөмлә

4) бер составлы исем (атау) җөмлә

А17   Җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешнең төрен күрсәтегез:

Урамдагы алмагачлар ап-ак чәчәкләргә күмелделәр. (Ш. Бикчурин)

1) сүзләр бер-берсенә бәйләнмәгән

2) сүзләр арасында тезүле бәйләнеш

3) сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш

4) бәйләнеш төрен ачыклау мөмкин түгел, чөнки җөмлә тәмамланмаган

А18   Кайсы төркемдә иярчен шарт җөмлә бирелгән?

1) Алар алтынчы классны тәмамлыйлар иде.

2) Сөйләгән сүзеннән туктап, миңа карады.

3) Кагылдың исә, кыргый киек кебек, чәбәкләнергә тора.

4) Төшкә таба яңгыр тынды, томан күтәрелә башлады.

А19   Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне күрсәтегез:

Клара өчен биредә һәр нәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. (Ә. Еники)

1) яңа, сәер, кызыклы

2) өчен, биредә, нәрсә

3) кызыклы иде

4) тиңдәш кисәкләр кулланылмаган

А20    Төн...боек сүзендә нинди хәреф языла?

1) ь билгесе языла

2) ъ билгесе языла

3) бер хәреф тә язылмый

4) бу сүз аерым языла

А21    Сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелгән вариантны билгеләгез.

1) торыф, кедыр, бигерәк, ичтимагый

2) торф, кедр, бигрәк, иҗтимагый

3) торфы, кедыр, бигэрөк, ижтимаги

4) дөрес язылыш бирелмәгән

А22   Кайсы очракта нокталар урынына ә хәрефе языла?

1) к...нәгать

2) г...зета

3) с...гать

4) фәк...ть

А23   Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?

1) ия дә, хәбәр дә фигыль белән белдерелгәндә сызык куела

2) ия дә, хәбәр дә баш килештәге исем, алмашлык яки исем фигыль белән белдерелгәндә сызык куела

3) ия белән хәбәр арасына бервакытта да сызык куелмый

4) җөмләдә кереш сүз булганда сызык куела

А24  Җөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш:

Әнә киң яланнар, әнә уйсу болыннар, әнә зур урманнар <... > һәммәсе яшәреп утыралар.

 (Г. Ибраһимов)

1) ике нокта куела

2) бернинди дә тыныш билгесе куелмый

3) өтер куела

4) сызык куела

А25  Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз:

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бер генә төрле тыныш билгесе - ...

1) өтер куелырга мөмкин

2) сызык куелырга мөмкин

3) ике нокта куелырга мөмкин

4) нокталы өтер куелырга мөмкин

А26   Кире сүз тәртибе булган җөмләне табыгыз.

1) Тау җәйләвенә күчүебезгә дә өч-дүрт көн булды инде.

2) Чынлап та шулай унике ел үтте микәнни күрешмәгәнгә?

3) Ул әкрен генә атка менеп атланды.

4) Белмим, күргән-белгән кешем түгел.

А27   Кайсы сүздә әдәби норма булып саналган кушымча кулланылган?

1) баргыл

2) бармаем

3) бармыш

4) барды

А28   Язуда бер үк хәреф белән бирелә торган [къ] һәм [к] тартык авазлары әйтелеш ягыннан бер-берсеннән аерылалармы?

1) әйе, аерылалар

2) юк, аерылмыйлар

3) кайбер сүзләрдә генә аерылалар

4) татар телендә [къ] авазы юк

Текстны укыгыз һәм А29 - А32; В1 - В8; С1 биремнәрен утәгез.

1)Габделнур тартынып кына әнисен кочаклагандай итте. 2) Кайбер халыкларда кабул ителгәнчә үбешүне әйткән дә юк, хәтта кочаклавы да аркасыннан кагу гына иде. 3) Кечкенәдән үк төчеләнүгә өйрәнмәгән, күнекмәгән бала да, аларны тәрбия кылган ана да беренче карашка салкынча, корырак исәнләштеләр кебек тоелырга мөмкин иде. 4) Ләкин ананың мөлдерәмә яшь тулы күз карашы, улының зур кулын үзенең кечкенә учларына алып каты итеп кысуында, аны сыпырып-сыйпап торуында шулкадәр наз, җылылык, көчле сагыну ярылып ята иде. 5) Артык сүз, артык хәрәкәт һич кирәк түгел иде бу минутларда ана белән баланың якынлыгын аңлатырга. 6) - Әни, исән-сау торасызмы? 7) Гөлзифа түти күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртте, сулу алды. 8) Шуннан соң гына улына җавабын кайтарды. (Р. Кәрами)

А29   Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез.

1) фәнни-популяр стиль

2) матур әдәбият стиле

3) рәсми стиль

4) публицистик стиль

АЗО   Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?
1) 1        2) 3        3) 5        4) 8

А31    Гади сөйләм сүзе кайсы җөмләдә кулланылган?
1) 1        2) 3        3) 4        4) 8

А32   Ялгызлык исеме кайсы җөмләдә кулланылган?
1) 1        2) 4        3) 5        4) 8

2 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз, һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сузләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 - В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1     3 нче җөмләдән ирен охшашлануы (ассимиляциясе) булган сүзне күчереп алыгыз.

В2   Рус теле аша Европадан кергән алынма сүзне күчереп языгыз.

В3   4 нче җөмләдән кушма сүзне күчереп алыгыз.

В4   Якынлыгын сүзенең килешен языгыз.

В5 - В8 биремнәренә җавапларны сан белән курсәтегез.

В5   1-3 нче җөмләләрдән синонимнар кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В6   Каршы куючы теркәгеч белән башланган җөмләнең санын күрсәтегез.

В7   5-8 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр кулланылган җөмләләрнең санын күрсәтегез.

В8   Сорау җөмләнең санын күрсәтегез.

3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта языгыз. Башта биремнең номерын курсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1     Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Татар халкына хас гадәтләрдән тагын ниндил-әрне әйтер идегез? Автор нинди хисләрне тасвирлый?

Ана белән бала мәхәббәтен тасвирлаган нинди әсәрләр беләсез? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрең язмагызда кулланыгыз.



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №         (сынау)

 1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) утәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесен куегыз.

А1      Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләрне билгеләгез.

1) әлбәттә, таудай, урман

2) әйтмә, барма, күрмә

3) татарча, безнеңчә, күргәнчә

4) әйтәсез, барабыз, күрәләр

А2     Тартыкларга хас билгеләрне аерыгыз.

1) алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, озын аваз

2) ирен - ирен, йомык, саф, шаулы, тел алды, парсыз

3) арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, озын аваз

4) ирен - теш, өрелмәле, алгы рәт, югары күтәрелешле, озын аваз

АЗ     Кайсы юлдагы сүзләрдә ң хәрефе төшеп калган?

1) ә...кәй, киере...ке

2) у...биш, ТӘ...КЫЙТБ

3) туга..., алды...гы

4) ТӘ...КӘ, ча...гы

А4     Сингармонизм законының иренләшү гармониясенә мисалларны күрсәтегез.

1) атларыбызда, безнең, бакчалар, дустыңның

2) борын, солы, көлке, коры

3) таулы, газаплы, сандугач, җырлы

4) салмак, яңгырлы, авылыбызда, тыныч

А5     Кайсы рәттәге сүзләрдә ь билгесе төшеп калган?

1) ар...як, нәк..., мәг.-.нә, иг...лан

2) иг...тибар, кул...яулык, сөнгат..., ел...язма

3) тугыз...еллык, кул...язма, кор...ән, шөгыл...

4) ям...ле, шинел..., шәфкат..., бер...юлы

А6     Кайсы сүздә күп нокталар урынына ъ билгесе куела?

1) Тирә-юн...дә бернәрсә дә күренми.

2) Табигат...кә матур май ае хуҗа булып калды.

3) Дошманнар туган илгә хыянәт тәк...дим итәләр. (Ш.Р.)

4) Ил...яс үзе бригаданы җыеп әйтте.

А7     Кайсы төркемдәге сүзләрдә ъ аеру билгесен белдерә?

1) мәг.-.нәдәш, с...езд, асфал...т, иг...лан

2) календар..., фигыл..., вәг...дә, шагыйр...

3) кул...яулык, кул...язма, ал...япкыч, ел...язма

4) вәгаз..., мәкал..., мәг...рифәт, мәс...әлә

А8     Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк хәреф төшереп калдырылган?

1) ...авалы, ...аман, ...ичкем, ни...аять

2) ...өзинә, я...шы, җ...фа, җөм...үрият

3) әп...граф, эн...ргия, ...әтер, ...әреф

4) бә...етле, рә...әт, ...әрби, мө...им

А9     Кайсы сүздә у хәрефе языла?

1) К...ӘТ

2) җәү-.әр

3) ма...май

4) рә...имсез

А10   Кайсы төркемдәге сүзләрдә н хәрефе языла?

1) җи...ел, мә...ге, ча...гы, мо...лы

2) кө...багыш, я...а, кү...ел

3) иртә...ге, ә...кәй, алды.-.гы, у...биш

4) зи...һар, со.-.гы, ты.-.ычлык

А11   Фразеологик әйтелмәләрне билгеләгез.

1) авыз еру, авыз йомып калу, авыздан өзү

2) зирәк, зиһенле, тапкыр, акыллы

3) карт аю - картаю, карат - кара ат, яра (утын яра) - яра (җәрәхәт)

4) ал - арт, дус - дошман, югары - түбән

А12   Антонимнарны билгеләгез.

1) якты-караңгы, тиз-әкрен, керә-чыга

2) аз гына, бераз гына, тамчы гына

3) ал (китапны), ал (яулык), ал (алгы як)

4) күз (күрү органы), күз (икмәктәге тишек), күз (шәл бәйләгәндә элмәк)

А13   Кайсы рәттәге сүзләргә модальлек белдерүче кушымчалар ялганган?

1) урталай, уйчан, бәхәсләш

2) килгәлә, илкәй, шәһәрчек

3) авылың, барасың, илдән

4) укыса, күргәч, баралар

А14   Кушымча ялгану юлы белән ясалган сүзләр рәтен билгеләгез.

1) сабантуй, аксакал, билбау

2) фикердәш, әдәбиятчы, чәчкеч

3) ащ - су, тимер -томыр, юк- бар

4) КамАЗ, драмтүгәрәк, БАМ

А15   Сүзтезмәдәге сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

Саргылт яулык, аксыл болыт, җылымса су, күгелҗем офык.

1) гади (төп) дәрәҗәдә

2) чагыштыру дәрәжәсендә

3) артыклык дәрәжәсендә

4) кимлек дәрәҗәсендә

А16   Затланышлы фигыль төркемчәләрен билгеләгез.

1) сыйфат фигыль, хәл фигыль, боерык фигыль

2) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль

3) сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив

4) исем фигыль, хәл фигыль, хикәя фигыль

А17   Сүзтезмәне бер мөстәкыйль сүздән аерырлык билгене табыгыз.

1) сүз - җөмлә өчен төзү материалы

2) сүзтезмә - шулай ук җөмлә өчен төзү материалы

3) бәйләнешле сөйләмдә үзе генә дә җөмлә була ала

4) кимендә ике мөстәкыйль сүздән тора

А18   Җөмләнең нинди кисәге ия була?

1) исем белән белдерелгән һәм кем? нәрсә? соравына җавап биргән.

2) баш килештәге сүз белән белдерелгән

3) башка кисәкләргә буйсынмыйча баш килештә килеп, кем? нәрсә? ни? сорауларына җавап булып килгән

4) ияртүче сүзгә буйсынып һәм аны ачыклап килгән

А19   Татар телендә нинди җөмлә кисәкләре аерымлана?

1) җәенке тәмамлыклар белән хәлләр

2) аныклагач һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәл

3) аергыч һәм аныклагыч

4) тәмамлык һәм аныклагыч

А20   Түбәндәге җөмләнең төрен билгеләгез.

Илсөярнең ачуы кабарды, һәм ул, ачуын басарга теләгәндәй тиз-тиз атлап, уз юлына китте. (Г. Гобәй)

1) гади җөмлә

2) иярченле кушма җөмлә

3) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

4) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

А21   Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Көннәр явымлы булса да, авыл белән ферма арасында юл өзелмәде.

1) иярчен шарт җөмлә

2) иярчен кире җөмлә

3) иярчен рәвеш җөмлә

4) иярчен күләм җөмлә

А22   Иярчен җөмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килсә, андый җөмлә...

1) иярчен ия җөмлә дип атала

2) иярчен аергыч җөмлә дип атала

3) иярчен тәмамлык җөмлә дип атала

4) иярчен күләм җөмлә дип атала

А23   Синтетик иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар

1) көттерү паузасы

2) парлы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр

3) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору юлы

4) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр

А24   Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында

1) өтер генә куела

2) өтер, сызык куела

3) өтер, ике нокта

4) ике нокта, сызык куела

А25   Санап кителә торган тиңдәш кисәкләр алдыннан көттерү паузасы ясалган урында

1) ике нокта куела

2) сызык куела

3) өтер куела

4) җәя куела

А26   Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмләне билгеләгез.

1) Кешегә, хөрмәт казану минемчә төрлечә килә

2) Саумы, кояш, сүнмәс учак!

3) Без юлда, юлда исә урман - колак, кыр - күз.

4) Егетләр бабайның әйтеп бетергәнен дә көтмиләр, барабыз - бара
быз дип, атлыгып торалар.

А27   Аерымланган хәлләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

1) сызык

2) өтер
3) җәя

4) өтер, сызык, җәя

А28   Түбәндәге җөмләдә нинди тыныш билгесе куела?

 Минем тәкъдимем ( )сез аны сакларга тиеш.

1) ике нокта

2) сызык
3) өтер

4) тыныш билгесе кулемый

А29   Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

1) сызык

2) өтер

3) өндәү

4) ике нокта

АЗО   Фәнни стильгә караган җөмләне билгеләгез.

1) Җә, Сирин кергәч кенә телләшергә чамалап торма әле!

2) Күк йөзе эреле - ваклы йолдызлар белән тулы.

3) Кешеләрнең хис - кичерешләрен аңлата торган сүзләр ымлыклар
дип атала.

4) Элекке әдипләрнең әдәби иҗатка, шигъри сүзгә гаять җаваплы
караулары мәгълүм.

А31   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган ?

Исенме, кадерле дустым Энҗе! Язган хатыңны алып укыдым. Рәхмәт.

1) фәнни стильдә

2) публицистик стильдә

3) матур әдәбият стилендә

4) эпистоляр стильдә

А32   Сөйләм җыйнаклыгы сакланмаган җөмләне күрсәтегез.

1) Дулкыннар Мәхмүтнең битенә бәрә, күз ачарга да ирек бирми.

2) Ул тырышып эшли, нормасын арттырып үти, булдыра.

3) Шәриф Камалны бәхет һем матурлык җырчысы дип атарга мөмкин.

4) Туып үскән авылын мактамаган кешене очратканыгыз бармы?

2 иче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне утәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәренең уц ягына 1 нче шакмактан башлап языла, һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сузләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

Текстны укыгыз һәм В1 - В8 биремнәрен үтәгез.

(1) Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек күрәсең. (2) Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. (3) Алар, терлек-туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы-шатлык уртаклашып, әвәрә килеп яшәгәннәр. (4) Бу инде - рухи тормышның бөтенлеге. (5) Ата-баба сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казы белән серлә шеп гомер кичергән. (6) Бу кошларның һәрберсе кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән: кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган. (7) Йә, нинди урман инде ул, карт юкә башында бәрәңге тукмагы кебек тып-тын гына утырган ябалак булмаса? (8) Май аенда урманга керүнең ни яме бар, әгәр анда вакыт-вакыт күке, кычкырып, синең гомереңне санап алмаса? (9) Нинди уҗым басуы инде ул, ук булып ыргылып, күккә тургай күтәрелеп сайрамаса; нинди кыр инде ул, биект&биектә тилгән тибрәлмәсә?

(М. Мәһдиев)

В1 - В6 нчы биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1   Тексттагы бердәмлек, карт, керу сүзләренең антонимнарын языгыз.

В2   8 нче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз.

В3   4 нче җөмләдәге рухи сүзе кайсы сүз төркеменә керә?

В4   2 нче җөмләдәге беркайчан сүзе җөмләнең кайсы кисәге булып килгән?

В5   1, 2 нче җөмләләрдәге тиңдәш кисәкләрне язып алыгыз.

В6   3 нче җөмләдәге баш кисәкләрне язып алыгыз.

В7, В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз.

В7   Беренче абзацта гади җөмләләр ничәү?

В8   Беренче абзацтагы кайсы җөмләләрдә аерымланган хәлләр бар?

3 нче өлеш

Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение тексты языла.

С1   Башлангыч текстка нигезләнеп, 150 сүздән ким булмаган текст языгыз. Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме?

Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язарга яки эчтәлеген генә сөйләп чыгарга ярамый. Башлангыч тексттагы сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланырга мөмкин.

Бирелгән текстка нигезләнеп язылмаган эш тикшерелми һәм бәяләнми.



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №                          (сынау)

1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) утәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесен куегыз.

А1     Яңгырау тартыклар гына язылган рәтне билгеләгез.

1) (в), (с), (к), (г)

2) (т), (л), (м), (п)

3) (һ), (ф), (ч), (ш)

4) (з), (р), (м), (й)

А2     Бу сүздә кайсы хәреф (хәрефләр) төшеп калган?

Мөстөк...ль 

1) и

2) й

3) ы

4) ый

АЗ     Киң әйтелешле, чагыштырмача озын [о] сузыгы булган сүзләр рәтен күрсәтегез.

1) окоп, бодай, оста, болын

2) йод, бора, комбайн, боз

3) лозунг, волейбол, чемпион, доктор

4) посылка, йозак, шома, патрон

А4     Сингармонизм законына буйсынган сүзләр рәтен күрсәтегез.

1) Миңсылу, ир-ат, бодай, турнир

2) ата-ана, Мәрьям, үзсүзле, гөлҗимеш

3) дөнья, һәрвакыт, кино, батырлык

4) җир-су, бишьеллык, әни, берөзлексез

А5     Кайсы рәттәге барлык сүзләрдә ь билгесе куела?

1) яш..., ям...ле, күп...еллык, рул...

2) с...езд, апрел..., сәгат..., мәкал...

3) кәгаз..., мик...дар, мөстәкыйл..., иг...лан

4) шәфкат..., шөгыл..., ун...еллык, аш...яулык

А6     Кайсы рәттәге барлык сүзләрдә [къ], [гъ] авазлары әйтелә?

1) бакча, капитан, мәкалә, газ

2) колонна, телеграмма, кадерле, кристалл

3) калфак, гасыр, гаҗәп, кыйммәт

4) көмештәй, вышка, яңгыратып, кояш

А7     Хәреф саны аваз саныннан күбрәк булган сүзләр рәтен күрсәтегез.

1) борын, мәктәп, дөнья, гаять

2) җәяү, яшелчә, югары, юеш

3) сәгать, мәгънә, вәгъдә, Мәгъсүм

4) әмма, гадәт, чишмәләр, муенса

А8      Кайсы сүздә һ хәрефе языла?

1) ...алык

2)  рә..әт

3) зи...енле

4) бә..етле

А9     Кайсы рәттәге сүзгә күплек сан кушымчасының нечкә варианты ялгана?

1) предприятие

2) лагерь

3) слесарь

4) кыр

А10   Кайсы рәттәге сүз аерым языла?

1) иң (баш)

2) таш (күмер)

3) исле (май)

4) калак (сөяге)

А11   Кайсы рәттәге фразеологик әйтелмәнең татарча варианты туры килми?

1) руки не доходят - кул җитми

2) как две капли воды - ике тамчы су кебек

3) прийти с пустыми руками - буш кул белән килү

4) сбиться с ног - бар көченә

А12   Омонимнар ул -...

1) охшаш мәгънәле сүзләр

2) капма-каршы мәгънәле сүзләр

3) әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка булган сүзләр

4) күп мәгънәле сүзләр

А13   Ясалма сүзләр язылган рәтне билгеләгез.

1) бакчачы, күзгә, элә

2) бүлмә, белгеч, тарак

3) кешене, дәфтәрдә, юлаучы

4) каенлык, урманны, язгы

А14   Кайсы рәттәге сүзләргә модальлек белдерүче кушымчалар ялганган?

1) бабакай, кошчык, китаплар

2) малайлар, кызга, бабайны

3) сатучы, әтигә, абыйда

4) авылдаш, яшьлек, күңелле

А15   Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне күрсәтегез.

1) сөйләгән, эшләде, кайтачак

2) бизәнәсең, киенгән, казыналар

3) сатышкан, бизәнәсең, сорашканмын

4) ашаткан, каратасың, саттырган

А16   Затланышлы фигыльне билгеләгез.

1) эшләсәк

2) аңлау

3) укырга

4) елмаеп

А17   Рәвеш сүзтезмә кергән рәтне билгеләгез.

1) кояшлы алан, укучының китабы

2) матур яза, тиз эшли

3) иртәгә кичен, шактый элек

4) җәяү йөрү, әкрен килү

А18   Әйтелү максаты буенча җөмләнең төрен билгеләгез.

 Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

1) хикәя

2) боерык

3) сорау

4) тойгылы

А19   Аергыч кайсы рәттәге сорауларга җавап бирә?

1) нинди? кайсы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? кайдагы?

2) кайчан? кайда? кемне? нәрсәне?

3) кемгә? нәрсәгә? кая? кайдан?

4) кем белән? нәрсә белән? ник? нилектән?

А20   Инверсия күренеше күзәтелгән җөмләне билгеләгез.

1) Бүген татар теле дәресендә туган як турында инша яздык.

2) Искә төшә җәйге таңнар...

 Рәхәт иде ул чаклар. (Г. Кутуй)

3) Маһруй әби ялгызы

Безнең күршедә яши. (Ш. М.)

4) Очучы киткәч, без самолет канаты астында бераз гапләшеп утырдык. (С. Б.)

А21   Җөмләнең төрен төзелеше ягыннан билгеләгез.

Аларга борыла-сарыла төшәргә туры килә, чөнки юлларында бик куп агач, ташлар бар. (Г. Ә.)

1) тезмә кушма җөмлә

2) гади җөмлә

3) аналитик иярчен җөмләле кушма җөмлә

4) синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә

А22   Иярчен җөмләнең төрен мәгънәсе ягыннан билгеләгез.

Энә кайда, җеп шунда. (М)

1) иярчен урын җөмлә

2) иярчен рәвеш җөмлә

3) иярчен хәбәр жөмлә

4) гади җөмлә

А23   Синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләне билгеләгез.

1) Кайда көрәш юлы, шуннан татар узган... (Ф. Я.)

2) Мәхмүт абыйны мин яратам, чөнки ул безне бер дә ачуланмый.

3) Мостафа өйгә караңгы төшкәч кенә кайтты. (И. Г.)

4) Шуңа күрә әрни бу яра: өченче көн тоташ кар ява. (М. К.)

А24   Кайсы варианттагы җавапларда өтер куеласы урынга барлык цифрлар да дөрес тәртиптә урнаштырылган?

 Ул (1) ак муенлы тимер таягын болгый-болгый (2) уң аягына бераз аксый тошеп (3) урамның нәкъ уртасыннан (4) атлый иде.

1)   1,2

2)   1, 2, 3

3)   2, 3, 4

4)   1,3

А25   Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмләне билгеләгез.

1) Яңгура бераз фикер җыеп утырды, торып йөренеп алды. (Г. Ә.)

2) Ишекләре, тәрәзә яңаклары, түбәләр: һәммәсе яшелгә буялган. (Г. И.)

3) Урман - ил байлыгы.

4) Синең хәтер белән, энекәш, академик булырга мөмкин. (А. М.)

А26   Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык дөрес куелмаган?

1) Казан - бик борынгы шәһәр.

2) Яшьлек - матур вакыт.

3) Синең атаң - зирәкләрнең зирәге. (А. Г.)

4) Тимер ишек - ясарга җитәрлек әле.

А27   Бирелгән җөмләдә кайсы тыныш билгесе куела?

Аның бит алмалары алланган ( ) әнис алма кебек булган.

 1) өтер

2) сызык

3) ике нокта

4) тыныш билгесе куелмый

А28   Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан

1) өтер куела

2) сызык куела

3) ике нокта куела

4) тыныш билгесе куелмый

А29   Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе...

1) куелмый

2) өтер куела

3) сызык куела

4) нокталы өтер куела

АЗО   Сөйләм стиленә караган җөмләне билгеләгез.

1) Кошлар да әле уянып кына килә иде.

2) Әхмәт Фәйзинең гомере буена табынган язучысы - Габдулла Тукай.

3) Ну, туган, эш үтте, ничава не падилаеш, терсәкне тешләп булмый.

4) Мәгънә төсмерләре белән капма-каршы булган сүзләрне антонимнар дип атыйлар.

А31    Бирелгән өзек кайсы стильдә язылган?

 Казан шәһәрендәге ипподромда «Салават кубогьита традицион хәйрия узышының икенче этабы узды.

1) матур әдәбият стилендә

2) публицистика стилендә

3) рәсми стильдә

4) фәнни стильдә

А32   Сөйләм төгәллеге сакланган җөмләне күрсәтегез.

1) Сабир карт өч кадак шикәр артыннан кибеткә килгән иде.

2) Гаяз Исхакый беркайчан да үзенең татарлыгын, туган Ватанын, Идел -Урал төбәген онытмады.

3) Илназ иптәшләренә кычкырды, ә иптәшләре Илназга борылып та карамадылар.

4) Кызларның беренчесенә Айгөл дип исем куштылар, икенчесенә Алсу дип исем куштылар.

2 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәренең, уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла, һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла, һор өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

Текстны укыгыз, В1 - В8 нче биремнәрне үтәгез.

(1) Сабан туен - язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы бәйрәмен - без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. (2) Менә шәкерт малайлар мәдрәсә белән ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый, укудан кайтышлый, урам тутырып, кар атышалар. (3) Ул чагында инде күз «тышта кала», күк йөзенә күтәрелеп карасаң, күзләрең чагыла. (4) Көн уртасында тып-тып түбәдән тамган көмеш тамчыларда кояш чагылып китә, түбәдән ватылып төшкән боз кисәкләренең зыңгылдавында да күптән үк сагындырган яз авазы яңгырый.

(5) Иртә белән чыксаң, тыкрык буендагы сәрви агачында, боргаланып, эшләки (песнәк) сайрый: «Эшләки, эшләки, эшләмәсәң хаста ки»,- ди. (6) Җимеш бакчасына, түр тәрәзә каршындагы миләшкә, шомырт агачына кызылтүшләр килә. (Г. Бәширов «Туган ягым - яшел бишек»)

В1 - В6 нчы биремнәргә җавапны сузләр белән языгыз.

В1   4 нче җөмләдәге көмеш сүзен транскрипциядә күрсәтегез.

В2   5 нче җөмләдәге иртә сүзенең антонимын табыгыз.

В3   1 нче җөмләдәге көтәргә сүзе фигыльнең кайсы төркемчәсенә керә?

В4   1 нче җөмләдәге сабан туе сүзенең ясалышын билгеләгез.

В5   3-5 нче җөмләләрдәге аваз ияртемен язып алыгыз.

В6   4 нче җөмләдәге сагындырган сүзе җөмләнең кайсы кисәге булып килгән?

В7, В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз

В7   1 нче җөмләдә ничә аныклагыч бар?

В8    2 нче җөмләдәге искергән сүзләрнең санын билгеләргә

3 нче өлеш

Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение тексты языла.

С1     Башлангыч текстка нигезләнеп, 150 сүздән ким булмаган текст языгыз. Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме? Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язарга яки эчтәлеген генә сөйләп чыгарга ярамый. Башлангыч тексттагы сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланырга мөмкин. Бирелгән текстка нигезләнеп язылмаган эш тикшерелми һәм бәяләнми.




Предварительный просмотр:

        Кушымта 3

Татар телендә урта гомуми белем бирүче оешмаларның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 2015 нче елда ТАТАР ТЕЛЕННӘН уздырылачак                                                                 бердәм республика имтиханы өчен контроль бәяләү материалларының                                                     күрсәтмә варианты

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Имтиханны башкаруга  210 минут  вакыт бирелә. Ул вакыт эчендә укучылар 3 өлештән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче өлеш 30 биремне (А1–А30) үз эченә ала. Һәр биремгә китерелгән 4 вариант җавапның  берсе, ягъни дөресе генә сайланып алынырга тиеш.

Икенче өлеш 8 биремнән (В1–В8) гыйбарәт. Бу биремнәргә җавапларны  мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга кирәк.

Өченче өлеш бер биремнән (С1) гыйбарәт һәм текстка бәйле зур булмаган язма эшне (инша) тәшкил итә.

Биремнәрне бирелгән тәртиптә үтәргә киңәш итәбез. Аларны үтәү барышында кыенлык тудырганы килеп чыккан очракта, әлеге биремне калдырып торып, алдагысына күчегез. Вакыт калган очракта, бу биремнәргә кабат әйләнеп кайту мөмкинлеге бар.

Дөрес җавап, катлаулылыгыннан чыгып, бер яки югарырак балл белән бәяләнә. Әлеге балларны бергә кушканнан соң,  гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!


1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А30) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “х” билгесе куегыз.

А1

Чыгу сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган җөмләне билгеләгез.

 1) Кояш иртүк кайнарланып чыга.

2) Су кереп арганнан соң, алар аръяк болынына чыгалар.

3) Гата елганың сай җиреннән атлап чыкты.

4) Сеңлесенең йөзенә шатлык билгеләре чыкты.

А2

 Юклыкта, уртаклык юнәлешендәге билгеле үткән заман хикәя фигыль  кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Өй эченә, ишегалларына машина фараларыннан төшкән ут көлтәләре бөркелде.

2) Бүлмәдәгеләрнең берсе дә бу турыда сөйләшми.

3)  Аның сүзләре, миннән яшеренеп, пыскып елавы йөрәгемә төште.

4) Апасы, сеңлесенә үч итеп, су китерешмәде.

А3

Татар теленең орфоэпик нормасына туры килмәгән сүз кулланылган  җөмләне билгеләгез.

1) Мин иртә белән бернәрсә уйламаенча, авылга кайтып киттем.

2) Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады.

3) Нева елгасы кискен рәвештә ага да ага.  

4) Беренче ап-ак карлар җир өстенә төшә дә төшә.

А4

Сөйләм сафлыгына зыян китерә торган сүз кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Зарплата алмаган әле, аз акча белән килгән идем,  - дигән булды.

2) Ямь-яшел тугайда көтү-көтү ап-ак казлар утыралар.              

3) Безнең табыныр затыбыз, таяныр ноктабыз юк шул.

4) Бер төн эчендә бу хәбәр инде бөтен авылга таралып өлгерә.    

А5

 Кушымчасы әдәби тел нормасына туры килмәгән сүз кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Рушадның миен татлы уйлар басты.

2) Өйгә кергән идем дә, син анда булмагачтын, ишек алдына чыктым.

3) Алар алтынчы сыйныфны тәмамлыйлар иде.

4) Тальян гармунын уйнап, төне буе урам әйләнделәр.

Текстны укыгыз һәм А6-А11 нче биремнәрне үтәгез

      1) ... 2) Кеше яшьлегендә бу сорауга җавап бирә алмый әле. 3) ... бу сорауга җавап эзләми дә. 4) Мондый тынгысызлык аңарда, гадәттән тыш язмыш вакыйгаларына тап булганда, күңелендә туа. 5) Туа икән, күңеленнән китми. 6) Әнә шул сорау кешегә артына борылып карарга куша, эзләндерә, онытылып беткән кешеләрне хәтергә кайтара. 7) Кылган гамәлләр, яхшылыклар түгел ‒   яманлыклар, гөнаһлар искә төшә. 8) Яхшылыклар түгел, чөнки яхшылыкларны адәм баласы я теге очрак белән, я бу уңайдан исенә төшергәләп тора. 9) Үлчәү табасына салып карасаң <...> һәркемнең кылган яманлыклары яхшылыкларга караганда күбрәк була.

(А. Гыйләҗевтән)

А6

 Текстның беренче җөмләсе булып урнашырга тиешле җөмләне билгеләгез.

1) Картлыгына кергәч, кеше мәңгелек сорауларга җавап эзли башлый икән.

2) Бәхетлеме ул?

3) Яхшылыкларны күбрәк эшләргә кирәк.

4) Сораулар күп.

А7

3 нче җөмләдәге күп нокталар урынына туры килгән сүзне билгеләгез.

 1) хәтта

2) шулай итеп

3) әмма

4) әлбәттә

А8

9 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен билгеләгез.

1) сызык

2) ике нокта

3) нокталы өтер

4) өтер

А9

Җөмләләрнең оештыручы үзәге дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез.

 1) сорауга җавап бирә алмый әле (2 нче җөмлә)

2) тынгысызлык туа (4 нче җөмлә)

3) кешегә куша (6 нчы җөмлә)

4) һәркемнең яңалыклары (9 нчы җөмлә)

А10

9 нчы җөмләдәге яхшылыкларга сүзенең басымы кайсы иҗеккә төшә?
1) беренче иҗеккә

 2) икенче иҗеккә

 3) дүртенче иҗеккә

 4) бишенче иҗеккә

А11

2 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

1) гади, җәенке, тулы, бер составлы хикәя җөмлә

 2) гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә

 3) гади, җыйнак, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә

 4) тезмә кушма җөмлә

А12

Компонентлары янәшә килү чарасы белән бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) куркудан уянды

2) зур кыз

3) апа кебек тырышу

4) Алсуның китабы

А13

Аерымланган хәлнең төрен билгеләгез.

Мин, кабаланып, кармак сабына тотындым. (И. Гарифуллин)

1) максат хәле

2) шарт хәле

3) сәбәп хәле

4) рәвеш хәле

А14

Каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлгән тезмә кушма җөмләне билгеләгез.

1) Китаптагы вакыйгалар кызык, мин чырык-чырык көләм. (Г. Бәширов)

2) Аның кашлары да ап-ак, тик кашлар арасындагы күзләр генә сүнмәгән әле. (Ә. Фәйзи)

3) Рәшит яшертен генә баскыч ягына карап алды – менүче кеше күренмәде. (Р. Мөхәммәдиев)

4) Илсөяр күзләрен йомды, ләкин йоклый алмады. (Г. Гобәй)

А15

Сөйләм төгәллеге бозылган җөмләне билгеләгез.

1) Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга бик яраталар иде.

2) Бу кинәт килгән дан малайны әллә нишләтеп җибәрде.

3) Надирә, әнисе ничек кушса, шулай эшләргә әзер иде.

4) Чынлап та, шулай унике ел үтте микәнни күрешмәгәнгә?

А16

Күп нокталар урынына х хәрефе язылырга тиешле очракны билгеләгез.

1) Җи...ангир, ...ава

2) ә...әмият, Ма...руй

3) Ма...инур, бә...а

4) Бә...тияр, дару...анә

А17

Фонетик принципка буйсынып язылган очракны билгеләгез.

1) бакчалар

 2) телевизор

3) плеер

4) көзге

А18

ь хәрефе аеру билгесе вазифасын башкарган очракны билгеләгез.

1) сәгать

 2) шөгыль

 3) төньяк

 4) ниһаять

А19

Ялгызлык исеме (исемнәре) дөрес язылган җөмләне билгеләгез.

1) Берсенә мәхмүт абый дип эндәшәбез, икенчесенә кәтүк мәхмүт дип кушамат бирдек.

 2) Мишә суын идел һәрвакыт сөенеп каршы ала.

 3) Рөстәм әле ‒ шигъриятнең мең тавышлы симфониясендә үз көен, үз исемен (Акъегет) тапкан шагыйрь дә.

 4) Кулымдагы чәчәкләрне күреп, тәкыя апа бик шатланды.

А20

Алынма сүзгә дөрес кушымча ялганган очракны билгеләгез.

1) календаремны

 2) календаремне 

 3) календарьемне

 4) календарьемны

А21

Сүзләрнең дөрес язылышы бирелгән рәтне күрсәтегез.

1)  чабарга, ачарга

          2) чабарга, ачырга

          3) чабырга, ачарга        

          4) чабырга, ачырга

А22

Дөрес билгеләмәне билгеләгез.

1) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә аерым языла.

           2) Җөмләдә да, дә, та, тә теркәгечләреннән кала, барлык теркәгечләр дә аерым языла.

 3) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә кушып языла.

 4) Каршы куючы теркәгечләр сызыкча аша язылалар.

А23

<...> тамгасы урынына дөрес тыныш билгесе билгеләнгән очракны күрсәтегез.

Үзәккә үткәне <...> үз дигәнеңнең сине кире кагуы. (Р. Хафизова)

1) ике нокта

2) тыныш билгесе куелмый

3) өтер

4) сызык

А24

<...> тамгасы урынына тыныш билгесенең куелышы дөрес аңлатылган очракны билгеләгез.  

Пешекчеләр, аш ташучылар, савыт-саба юучылар, җыештыручылар <...> һәммәсе ыгы-зыгы килә. (Г. Мөхәммәтшин)

1) тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе белән килгәнлектән, биредә өтер куела.

2) тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килгәнлектән, биредә сызык куела.

3) каршы кую интонациясе белән әйтелгәнлектән, биредә тиңдәш кисәкләр янына сызык куела.

4) тиңдәш кисәкләрне санап китү көтелгәнлектән, биредә ике нокта куела.

А25

Аерымланган рәвеш хәле кулланылган җөмләне билгеләгез (тыныш билгеләре куелмаган).

1) Көндезләрен кайда була икән ул?

2) Ул минем сүзләремә каршы бернәрсә дә әйтә алмады.

3) Яшь булуга да карамастан ул эшләрнең үзәгендә Миңсылу бөтерелә.

4) Залдагы халык икегә аерылып безгә юл бирде.

А26

Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куела торган очракны билгеләгез (тыныш билгеләре  куелмаган).

1) Галия эшенә чын күңелдән бирелеп дәртләнеп эшләде шунлыктан аның дәрәҗәсе көннән-көн күтәрелә барды.

2) Аңа карап шундый фикергә киләм ялгышыңны таный һәм төзәтә белү дә матурлык ләбаса.

3) Композитор киселгән агачларга карамаска тырышты аңа алар ыңгырашып яталар кебек тоелды.

4) Ана сыерчык исә бүтәнрәк томшыгы кап-кара тик оч тирәсендә бераз сарылык бар.

А27

Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз.

Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән ... .

1) өтер белән аерыла

2) бернинди билге белән дә аерылмый

3) сызык белән аерыла

4) ике нокта белән аерыла

Текстны укыгыз һәм А28-А30; В1-В8; С1 биремнәрен эшләгез.

      1) Көн иртәдән үк искиткеч! 2) Зәңгәр күк йөзендә кояш нурлары рәхәтлегеннән оеп хәрәкәтсез калган ак болыт йомарламнары. 3) Гаҗәеп бер тынлык. 4) Шул рәхәт тынлыкта, йокымсырап яткан басу юлын уятып, ике дәү кеше килә. 5) Дәү кешеләребез – абыйлы-сеңелле Фәрит белән Фәридә. 6) Абыйсына инде җиде яшь, ә сеңлесенә биштән дә артып китте. 7) Сандалиларын кулга тотып, җылы, табаннарны кытыклап көләсене китерә торган шаян тузанга ялан тәпиләре белән лап-лоп басып, иркенләп атлый балалар. 8) Эре сипкелләр төшкән аксыл чырайлы битләренә <...>  ак күлмәкләренә, панамкаларына да соргылт тузан кунды инде. 9) Кунасы килә икән, кунсын әйдә. 10) Һаман саен: “Тузанга басма! Күлмәгеңне буяма!” – дип кычкырып теңкәгә тия торган әниләре юк әле монда. 11) Һаман саен борынын пошкырдатып, сүзсез генә шелтәли торган әтиләре дә юк. 12) Әй, азрак кына онытып торсаң да ярый шуларны. 13) Монда бер сүз дәшмичә әнә ничек матур елмаеп карый торган кояш та ак болытлар, алга чакырып торган юл да серле арышлар гына бар. 14) Өйдәгедән әллә никадәр күңелле монда. 15) Чын әгәр! 16) Ышанмасагыз, башта Фәритләрнең өендә торып, ә аннары шушы иркенлеккә чыгып карагыз.

17) Әтисе белән әнисен ну кызык итте бүген Фәрит. 18) Иртәнге чәйне эчкәч тә, беркемнән дә сорамыйча, беркемгә берни әйтмичә генә, өйдән чыгып ките. 19) Билгеле инде, матур сеңлесен дә үзеннән калдырмады. 20) Менә инде хәзер үз авылларыннан ике чакрымдагы Дуслар авылына баралар. 21) Маһирә әбиләренә, кунакка. 22) Ә беләсезме, әбиләре әйбәт аларның, матур да. 23) Анысы, ул барында тузанга болай рәхәтләнеп, лап-лоп итеп баса алмыйсың, өстәл янында аягыңны да селкетеп утыра алмыйсың. 24) Утырып кара, әбиләре әни белән әтидән дә усал! 25) Тик, ул ачуланса да, болай гына, тыштан гына ачулана. 26) Ә эченнән һаман да шул әйбәт әби булып кала. 26) И, әйбәт әбиләре озак кунак итәр әле. 27) Ә бәлки, дәү үскәнче дә шунда торып калырлар. 28) Әбисе картаеп китә икән, абыйсы Фәридәне үзе дә бага ала ич. 29) Ә әнисе белән әтисе әнә үзләре генә торып карасыннар. 30) Аларга шулай күңелле булыр...

31) Һе! 32) Әнисе, мөгаен, ул берни дә аңламый дип белә инде. 33) Барысын да аңлый ул! 34) Әниләре көнозын сукрана, әтиләрен тирги. 35) Имеш, әнә күрше Ризван абыйлары ничек торалар! 36) Имеш, әнә Хатип абыйларын кара син! 37) Булса соң! 38) Ә әтиләре гаеплеме моңа? 39) Әниләре

һәрвакыт: “Барысына да син гаепле, син уңмаган, син булдыксыз!” – дип тиргәнә. 40) Хәтта еш кына матур әйберен югалткандай өзгәләнеп елап та ала.

(Р. Фәизовтан*)

*Радик Фәизов (1931) – танылган язучы-прозаик, журналист.

А28

Чагыштыру кулланылган җөмләне билгеләгез.

 1) Ә эченнән һаман да шул әйбәт әби булып кала.

2) Хәтта еш кына матур әйберен югалткандай өзгәләнеп елап та ала.

3) Абыйсына инде җиде яшь, ә сеңлесенә биштән дә артып китте.

4) Билгеле инде, матур сеңлесен дә үзеннән калдырмады.

А29

Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Һаман саен: “Тузанга басма! Күлмәгеңне буяма!” – дип кычкырып теңкәгә тия торган әниләре юк әле монда.

2) Көн иртәдән үк искиткеч!

3) Аларга шулай күңелле булыр...

4) Ә бәлки, дәү үскәнче дә шунда торып калырлар.

А30

Сөйләм теленә хас үзенчәлекне билгеләгез.

 1) йокымсырап яткан (4 нче җөмлә)

2) сипкелләр (8 нче җөмлә)

3) ну кызык итте (17 нче җөмлә)

4) аңламый дип белә (31 нче җөмлә)

2 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда,  буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 – В3 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

B1

28 нче җөмләдән ясалма фигыльне күчереп языгыз.

B2

38-40 нчы җөмләләрдән  ачулана сүзенең синонимын күчереп языгыз.

B3

8 нче җөмләдә <...> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен языгыз.

В4 - В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез.

B4

14-16 нчы җөмләләрдән тарлыкка сүзенең антонимы кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

B5

7-9 нчы җөмләләрдән  кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар  кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

B6

Беренче абзацтан туры сөйләм элементлары кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

B7

8-11 нче җөмләләрдән тасвирлау элементлары булган җөмләнең номерын языгыз. 

B8

31-36 нчы җөмләләрдән тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

Барлык җавапларыгызны 1 нче номерлы җаваплар бланкына күчереп язарга онытмагыз.

       3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С 1

Текст нигезендә инша (сочинение) языгыз.

Текст авторы тәкъдим иткән проблемаларның берсен формалаштырыгыз һәм аңлатыгыз (цитаталар китерү белән артык мавыкмагыз).

Автор (хикәяләүче) позициясен формалаштырыгыз. Укылган текст авторының фикерләре белән килешү яки килешмәвегезне языгыз, сәбәбен аңлатыгыз. Үз җавабыгызны, беренче чиратта, укыганнарыгызга, шулай ук белемегезгә һәм тормышта күзәткән күренешләрегезгә нигезләнеп дәлилләгез (беренче ике дәлил игътибарга алыначак).

Иншаның күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Укылган текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми. Әгәр инша сөйләп чыгу яки чыганак текстны теге яки бу аңлатуларсыз тулысынча күчереп язу формасында гына булса, мондый эш нуль балл белән бәяләнә.

Иншаны пөхтә, аңлашылырлык итеп языгыз.

Татар теленннән бердәм республика имтиханы эшен                                 бәяләү системасы

 1 нче өлеш

        1 нче өлешнең һәм биремендәге дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

Ике һәм күбрәк (шул исәптән дөрес җавап та), хата җавап яки җавап булмаса, 0 балл куела.

 

Бирем номеры

Җавап

Бирем номеры

Җавап

А1

4

А16

4

А2

4

А17

1

А3

1

А18

3

А4

1

А19

3

А5

2

А20

1

А6

2

А21

1

А7

1

А22

1

А8

4

А23

4

А9

2

А24

2

А10

4

А25

4

А11

2

А26

1

А12

2

А27

1

А13

4

А28

2

А14

3

А29

1

А15

4

А30

3

2 нче өлеш

Бирем №

Җавап

В1

картаеп

В2

тиргәнә

В3

өтер

В4

16

В5

8

В6

10  

В7

8

В8

31,33,35,36

3 нче өлеш

3 НЧЕ ӨЛЕШНЕҢ СЫЙФАТЛАМАСЫ

Текст турында мәгълүмат

Чыганак: Р Фәизов. Юлда: Хикәяләр. – Казан: Таткитнәшр., 1979. – 119 б.

Төп проблемалар

Автор позициясе

Бала һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт.

Баланың гаиләдә булган мөнәсәбәтләргә үз карашы бар.

Бала үз гаиләсендә җылылык, наз күрмәсә, аны читтән эзли.  

Гаиләдә барган ызгыш-талашлар баланы читкә – тынычлыкка китәргә этәрә.

Өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәт баланың эчке халәтендә йогынты ясый.

Баланың психологиясе гаилә мохитенә бәйле формалаша.

Татар телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен (20/1) имтихан эшен бәяләү критерийлары

С1 биременең җавабын бәяләү критерийлары

Баллар

I

Иншаның эчтәлеге

К1

   Чыганак тексттагы проблемаларны формалаштыру

Имтихан бирүче чыганак тексттагы проблемаларның берсен (теге яки бу формада) дөрес формалаштырган.

Проблеманы аңлау яки формалаштыруга бәйле фактик хаталар юк.

1

Имтихан бирүче чыганак тексттагы проблемаларның берсен дә дөрес формалаштыра алмаган.

0

К2

   Чыганак текстның формалаштырылган проблемасын аңлату

Имтихан бирүче формалаштырган проблема чыганак текстка нигезләнеп аңлатылган. Язмасында чыганак текст проблемасын  аңлауга бәйле фактик хаталар юк.

2

Имтихан бирүче формалаштырган чыганак текст проблемасы аңлатылган,

ләкин

чыганак текстка нигезләнмәгән

яки

язмасында чыганак текст проблемасын  аңлауга бәйле 1 фактик хата бар.

1

Имтихан бирүче формалаштырган проблема аңлатылмаган,

яки

язмасында чыганак текст проблемасын  аңлауга бәйле 1дән артык фактик хатасы бар,

яки

имтихан бирүче формалаштырмаган башка проблема аңлатылган,

яки

аңлатмалар урынына язмада текстның яки аның өзегенең эчтәлеге генә бирелгән,

яки

аңлатмалар урынына чыганак тексттан күләмле өзек кенә китерелгән.

0

К3

 Чыганак текст авторының позициясен  чагылдыру

Имтихан бирүче чыганак текст авторының (хикәяләүченең)  аңлатылган  проблемага бәйле позициясен дөрес формалаштырган.

Чыганак текст авторының позициясен аңлауга бәйле фактик хаталар юк.

Автор позициясен аңлауда фактик хаталар юк.

1

Чыганак текст авторының позициясе имтихан бирүче тарафыннан дөрес формалаштырылмаган,

яки

чыганак текст авторының позициясе формалаштырылмаган.

0

К4

  Имтихан бирүченең проблемага карата үз фикерен дәлилләве

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән  проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, дәлилләгән (2 дән ким булмаган дәлил китергән, шуларның берсе матур, публицистик яки фәнни әдәбиятка карый).

3

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, дәлилләгән (белеменә, тормыш тәҗрибәсенә таянып, 2 дән ким булмаган дәлил китергән),

яки

матур, публицистик яки фәнни әдәбиятка караган 1 генә дәлил китергән.

2

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, белеменә, тормыш тәҗрибәсенә таянып дәлилләгән (1 дәлил китергән).

1

Имтихан бирүче үзе формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблема буенча, фикерен (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) белдергән, ләкин дәлилләмәгән,

яки

имтихан бирүче фикере формаль рәвештә генә (мәсәлән, “Мин автор фикере белән риза / риза түгел”) бирелгән,

яки

имтихан бирүче фикере язмада бөтенләй чагылыш тапмаган.

0

II

  Иншаның тел ягы

К5

   Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге

Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана:

– логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;

– абзацларга бүленештә хаталар юк.

2

Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана,

ләкин 

1 логик хатасы бар,

һәм/яки

абзацларга бүленештә 1 урында хата бар.

1

Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар,

ләкин 

логик хаталарның саны 1 дән артык,

һәм/яки

абзацларга бүленештә 2 урында хата бар.

0

К6

   Төгәллек һәм сөйләм матурлыгы

Язмада имтихан бирүченең фикере төгәл, төрле грамматик формалар кулланылган.

2

Язмада фикер төгәл,

Ләкин бер генә төрле сөйләм калыпларыннан файдаланылган,

яки

язмада төрле грамматик формалар кулланылган,

ләкин фикер төгәллеге бозылган.

1

Сүз байлыгыннан тиешенчә файдалана алмаган, бер үк төрле җөмлә калыпларын гына кулланган.

0

III

 Грамоталылык

К7

   Орфографик нормаларның үтәлеше

Орфографик хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар).

3

Хатасы 2 дән артык түгел.

2

3-4 хата җибәрелгән

1

Хаталарының саны 4 тән артык

0

К8

   Пунктуацион нормаларның үтәлеше

Пунктуацион хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар).

3

1-3 хатасы бар.

2

4-5 хатасы бар.

1

Хаталарының саны 5 тән артык

0

К9

   Тел нормаларының үтәлеше

Грамматик хаталары юк

2

1–2 хатасы бар

1

Хаталарының саны 2 дән артык

0

К10

   Сөйләм нормаларының үтәлеше

Сөйләмгә кагылышлы 1 генә хатасы бар

2

2–3 хатасы бар

1

Хаталарының саны 3 тән артык

0

К11

   Этикага кагылышлы нормаларның үтәлеше

Этикага кагылышлы хаталары юк

1

Хаталары бар (1 һәм 1дән күбрәк)

0

К12

   Язмада фактларны бирүдәге төгәллекнең үтәлеше

Фактик хаталары юк.

1

Фактик хаталары бар.

0

Язма эш өчен максималь балл

    23

Грамоталылыкны (К7-К10) бәяләгәндә, укучы язмасының күләме исәпкә алына. Таблицада күрсәтелгән бәяләү нормалары күләме 150-300 сүздән торган язмаларны бәяләү өчен тәкъдим ителә.

Әгәр укучының язмасы 70 сүздән кимрәк булса, андый эш 0 балл белән бәяләнә, бирем үтәлмәгән булып санала.

Әгәр укучының язмасы 70 сүздән 150 сүзгә кадәр күләмдә булса, К7-К10 нчы критерийлардагы хаталары киметелә. Бу критерийлар буенча 2 балл түбәндәге очракларда куела:

К7 – орфографик хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар);

К8 – тыныш билгеләренә кагылышлы хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар).

Бу критерийлар буенча 1 балл түбәндәге очракларда куела:

К7 – хатасы 2 дән артык түгел;

К8 – 1-3 хатасы бар;

К9 – грамматик хаталары юк;

К10 – сөйләмгә кагылышлы хаталары 1 дән артык түгел.

Әгәр укучының язмасы 70 сүздән 150 сүзгә кадәр күләмдә генә булса, К7-К12 критерийлары буенча югары балл бөтенләй куелмый.

Әгәр укучының язмасында автор текстының эчтәлеге генә чагылыш тапса яки автор тексты бернинди аңлатмаларсыз күчереп кенә алынган булса, К1-К12 нче критерийлары буенча бу эш 0 балл белән бәяләнә. Чыганак текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ИМТИХАНЫНА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ

Слайд 2

Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә? ______________________ 1) ут, ямь, көрт, урман 2) сары, өстәл, бару, тавык 3) куян, тәгам, кәгазь, оя 4) буяу, мәче, машина, авыр А1

Слайд 3

[ ө ] сузыгына дөрес билгеләмәне күрсәтегез. ___________________________________________ 1) озын, иренләшмәгән калын сузык аваз 2) озын, иренләшкән калын сузык аваз 3) урта күтәрелешле, иренләшкән алгы рәт сузыгы 4) дөрес билгеләмә юк А2

Слайд 4

[ с ] тартыгына туры килгән билгеләмәне тап ___________________________________________ тел уртасы, өрелмәле, яңгырау 2) шаулы, өрелмәле, саңгырау, тел-теш авазы 3) ирен-ирен, йомык, яңгырау 4) тел алды, йомык, яңгырау А3

Слайд 5

Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез ________________________ 1) колын, төлке, көнендә 2) сабый, урман, китү 3) җиһан, риза, машина 4) болынлык, утын А4

Слайд 6

Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән __________________________________ 1) рун-гарәп- латин-уйгыр – Кирилл 2) гарәп-латин-Кирилл 3) рун-уйгыр-гарәп- латин – Кирилл 4) уйгыр – гарәп-рус- латин А5

Слайд 7

о,ө хәрефләренең язылыш кагыйдәсе кайсы рәттә дөрес бирелә ________________________________________ 1) о,ө хәрефләре сүз ахырында гына языла 2) о,ө хәрефләре беренче иҗектә генә языла 3) о,ө хәрефләрен кайда ишетәбез, шунда язабыз 4) о,ө хәрефләренең язылышына карата аерым искәрмәләр юк. А6

Слайд 8

Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез. ___________________________________ аръ-як, адъ-ю-тант, и-ше-гал-ды 2) аръ-як, адъю-тант, и-ше-гал-ды 3) аръ-як, адъю-тант, ише-гал-ды 4) аръяк, адъю-тант, ише-гал-ды А7

Слайд 9

Боз өстенә балыкчылар сибелгән җөмләсендә балыкчылар сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез. ___________________________________________ 1) исем сүз төркеменә карый; к с., б.к.; җөмләдә ия 2) балык тоту белән шөгыл ь ләнүче кеше(ләр)не атый 3) абстракт мәгънәне белдерә 4) хәрәкәтне белдерә. А8

Слайд 10

Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган: Туган якта һәр тал җырлый... (С.Хәким) _____________ һәр 2) тал 3) җырлый 4) туган як А9

Слайд 11

Түбәндәге мисалларда синоним сүзләр булган рәтне күрсәтегез. _________________________ көн, төн; иртә, кич 2) бал, бал; карт аю, картаю 3) ирекле, бәйсез, азат, хөр 4) бара-бара, тора-бара, алыш-биреш. А10

Слайд 12

Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр булган вариантны күрсәтегез. ______________________________________ 1) үги ана яфрагы; бүре җиләге; тимер юл; кузы чикләвеге 2) кара-каршы утыру; каты тавыш белән сөйләү; сукмакны югалту 3) салпы якка салам кыстыру; теш кайрау; йөрәк итен ашау; күз буу 4) хәрәкәт башлану; кычкырып елау; кунакка килү; җәй үтү А11

Слайд 13

Кайсы рәттәге сүзнең тамыры дөрес билгеләнмәгән? __________________ 1) котлау (кот-) 2) ямь ле (ям ь-) 3) башлангыч (башла-) 4) рухлану (рух-) А12

Слайд 14

Төрләндергеч кушымчаларны күрсәтегез __________________________________________ – а, -ә, -ган, -гән, -ты, -те, -ачак, -әчәк 2) –чы, -че, -даш, -дәш, -лык, -лек, -ла, -лә 3) –ның,-нең, -га, -гә, -ны,-не, -дан, -дән,-да,-дә 4) –лы, -ле, -сыз, -сез, -дай, -дәй, -ныкы, -неке. А13

Слайд 15

Көньяк, һәрвакыт, өчпочмак сүзләре сүз ясалышының кайсы юлы белән ясалганнар? ____________________________________ 1)Сүзгә кушымчалар өстәү юлы 2)Сүзләрне кушу юлы 3)Сүзләрне кыскарту юлы 4)Сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы А14

Слайд 16

Авылдашларга сүзенең морфемаларга дөрес бүленешен күрсәтегез. _____________________ авыл-да-ш-лар-га 2) авыл-даш-лар-га 3) авыл-даш-ла-рга 4) авыл-да-ш-лар-га А15 --

Слайд 17

Билгеләмәне дөрес рәвештә дәвам итегез: Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? кайчан? күпме никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап биргән сүз төркеме ... ____________________ фигыль дип атала 2) рәвеш дип атала 3) сыйфат дип атала 4) алмашлык дип атала А16

Слайд 18

Җөмләдә калын белән бирелгән исемнең килешен дөрес билгеләгез. Мәрьям абыстай улына сыенып, акрын гына елый иде. (Ә.Еники) _____________________ чыгыш килешендә 2) төшем килешендә 3) юнәлеш килешендә 4) урын-вакыт килешендә А17

Слайд 19

Таба, күрә, кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре үзеннән алда килгән исемнең кайсы килештә булуын таләп итәләр? _______________ 1) баш килештә 2) юнәлеш килешендә 3) чыгыш килешендә 4) иялек килешендә А18

Слайд 20

Мөмкин, кирәк (кирәкми), ярый (ярамый), бар (юк) сүзләре ... __________________ аваз ияртемнәре хәбәрлек сүзләр кисәкчәләр бәйлекләр А19

Слайд 21

Кемдер, ничектер, берәү, әллә нәрсә алмашлыкларының төркемчәсен күрсәтегез. _____________________________ сорау алмашлыклары билгеләү алмашлыклары билгесезлек алмашлыклары күрсәтү алмашлыклары А20

Слайд 22

Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсы исем сүзтезмә? __________________ ахырдан икенче укудан кайту күп нәрсә чигелгән сөлге А21

Слайд 23

Җөмләнең төрен әйтелү максаты ягыннан билгеләгез. Нинди саф, нинди матур күңелле егет син! (М.Мәһдиев) ______________________ хикәя җөмлә өндәү җөмлә тойгылы җөмлә боерык җөмлә А22

Слайд 24

Җөмләнең төрен билгеләгез: Дала буш, дала тын, үзе тип-тигез һәм очсыз кырыйсыз.(Ә.Еники) ___________________________________ күп иярченле катлаулы кушма җөмлә күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә катнаш кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә А23

Слайд 25

Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: Быел яңгыр аз яуды – игендә өмет зур түгел. (Г.Ибраһимов) __________________ иярчен максат җөмлә иярчен ия җөмлә иярчен сәбәп җөмлә иярчен вакыт җөмлә А24

Слайд 26

Билгеләмәне дөрес тәмамлагыз. Җөмләдә теркәгечләр ... ________________ аерым язылалар кушылып язылалар сызыкча аша язылалар дөрес җавап юк А25

Слайд 27

Җөмләдә тыныш билгесе кайсы очракта дөрес куелган? Сабан туе ул ( ) халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе.(Ә.Еники) _______________________________________ ул көчәйтүче сүзе ия янында килгәнлектән, ия белән хәбәр арасына сызык куела тыныш билгесе куелмый өтер куела ике нокта куела А26

Слайд 28

Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез. Әйтсен яшьләр (1) менә шулай яшәп (2) шулай үлсәң иде дөньяда. (М.Җәлил) _________________ (1) өтер, (2) өтер (1) ике нокта, (2) өтер (1) сызык, (2) өтер (1) ике нокта, (2) сызык А27

Слайд 29

Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән? Тимер мич шундый кызу итеп ягылган ки (1) ишек янында (2) муенчалап куелган бозау һәм сарык бәтиләре (3) эсселектән әлсерәп (4) сузылып ятканнар. _______________ 1, 3, 4 1,2,3 1,4 1,3 А28

Слайд 30

Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне дөрес күрсәтегез: _______________________________________ төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелек төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану төгәллек, әдәбилек, фәннилек төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану А29

Слайд 31

Бирелгән өзек нинди стильдә язылган? Республика хөкүмәте һәм театр әһелләре моның белән генә чикләнмичә, 1945 нче елда, сугыш тәмамланган көннәрдә тагы бер театраль уку йорты – Татар Дәүләт театр училищесын ачалар. ______________________ матур әдәбият телендә публицистика стилендә рәсми стильдә фәнни стильдә А30

Слайд 32

В. Текст . 1) Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. 2) Без- мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сирен ьнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре – аның ямьле бизәкләре, тәмле җимешләре идек. 3) Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек... 4) Безнең нәкъ уртабызга ул, - көнбатыштан килгән ерткыч вәхши, - авыр бомба ташлады. 5) Без янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргылдык. 6) Бу күз ачып йомганчы булды... 7) Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан, бернәрсә дә булмагандай, балкый иде. 8) Мин – бердәнбер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. 9) Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып-үскән урынымда!.. 10) Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. 11) Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! 12) Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар... Җ

Слайд 33

Тексттан синонимнар булган җөмләләрне табып, саннарын күрсәтегез. В1 Т

Слайд 34

Җаваплар В1 В2 В3 В4 В5 В6 В7 В8

Слайд 35

В. Текст . 1) Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. 2) Без-мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сирен ьнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре – аның ямьле бизәкләре, тәмле җимешләре идек. 3) Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек... 4) Безнең нәкъ уртабызга ул, - көнбатыштан килгән ерткыч вәхши, - авыр бомба ташлады. 5) Без янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргылдык. 6) Бу күз ачып йомганчы булды... 7) Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан, бернәрсә дә булмагандай, балкый иде. 8) Мин – бердәнбер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. 9) Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып-үскән урынымда!.. 10) Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. 11) Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! 12) Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар...

Слайд 36

4-7 нче җөмләләрдән фразеологик әйтелмәләрне язып алыгыз. В2 Т

Слайд 37

күз ачып йомганчы В2

Слайд 38

1-2 нче җөмләләрдән кушма һәм тезмә сүзләрне язып алыгыз. В3 Т

Слайд 39

мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, алмагачлар, кура җиләкләре В3

Слайд 40

6-8 нче җөмләләрдән алмашлыкларны язып алыгыз, мәгънәви төркемнәрен билгеләгез. В4 Т

Слайд 41

бу- күрсәтү алмашлыгы, бернәрсә –юклык алмашлыгы, мин – зат алмашлыгы, үз – билгеләү алмашлыгы, менә – күрсәтү алмашлыгы, шушы – күрсәтү алмашлыгы В4

Слайд 42

2, 3 нче җөмләләрдәге мәк чәчәкләре сүзенең синтаксик вазыйфасын билгеләгез. В5 Т

Слайд 43

аныклагыч В5

Слайд 44

8-10 нчы җөмләләрдән тойгылы җөмләне табып, санын күрсәтегез. В6 Т

Слайд 45

9 В6

Слайд 46

10 нчы җөмләдәге сызыкның ни өчен куелуын аңлатыгыз. В7 Т

Слайд 47

кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр арасына куелган В7

Слайд 48

5 нче җөмләнең төрен билгеләгез. В8 Т

Слайд 49

иярченле кушма җөмлә В8

Слайд 50

Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз. Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Өзектә нинди идея үткәрелә? Моңа сезнең мөнәсәбәтегез нинди? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз. С1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.

Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....

Бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләнгәндә өй эшенең роле.

Бердәм дәүләт имтиханы  - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Математикадан  бердәм дәүләт имтиханын кертү укучыларның уку эшчәнлегендә билгеле бер акцент алмашынуын ...

БДИ (БРИ) бирергә әзерләнәбез

Сорауларның С өлешендә иҗади эш – сочинение язарга туры килә. Сочинение язуның аерым бер тәртибе (калыбы) бар. Рус телендә аны клише диләр. Бу язмада сочинение язу тәртибен (калыбын) тәкъдим итәбез....

Хәзерге шартларда балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү

доклад на тему "Хэзерге шартларда балаларны мостэкыйль тормышка эзерлэу"...

Бәхетле очрак (Мәктәптә Тукай көннәрен бәйрәм итү өчен әзерләнгән конкурс-викторина)

Мәктәптә Тукай көннәрен бәйрәм итү өчен әзерләнгән конкурс-викторина....


 

Комментарии

Рәхмәт, Альбина Илсуровна, бүгенге көндә бик актуаль темага материаллар биргәнсез. Эшемдэ бик теләп кулланам.