Тема:Логарифмик тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр чишү юллары. БДИга әзерлек.
план-конспект занятия (алгебра, 11 класс) по теме

11нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx242.38 КБ
Файл achyk_dres.pptx367.75 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Яңа Чишмә муниципаль районы “Чаллы Башы урта

          гомуми белем  мәктәбе “ гомуми белем муниципаль

                                 бюджет учреждениесе”

Тема:Логарифмик  тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр чишү юллары. БДИга әзерлек. 

                             

                                           

                                            Төзеде: югары категорияле

                                                         математика укытучысы

                                                     Ибрагимова Флюра Хафиз кызы

                       

Максат:

1. Белем бирү: Логарифмнар ,аларның үзлекләре, логарифмик функция темалары буенча алган белемнәрен системага салу, ныгыту, аларны куллана белергә өйрәтү; логарифмик тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр чишү юлларын кулланып, мисаллар эшләү.

2. Үстерү: дәрестә алган белемнәрен куллана белергә өйрәтү, логарифмик тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр чишүне дәвам итеп, логарифм кергән стандарт булмаган мисаллар эшләгәндә төрле алымнар куллану  күнекмәсен үстерү.

3. Тәрбияви: дәрестә вакытны рациональ файдалану, үз хезмәтеңне һәм иптәшләреңнең хезмәтләрен бәяли белү, математик сөйләм телен үстерү, объектив булырга өйрәтү.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.

Җиһазлау: карточкалар, презентация, ноутбук, проектор.

Дәрес барышы.

Оештыру  моменты. Балаларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәреснең максаты белән таныштыру.

 Бүген без дәрестә логарифмнар баскычы буйлап күтәрелербез.(слайд№2).

                                                                              Рефлексия.

                                                                     Акыллы киңәшләр.

                                                              Нәтиҗә ясау.

                                                     Мөстәкыйль эш.

                                             Физкультминутка.

                                     Имтиханда логарифмнар.

                              Рациональ  юл  эзлик. 

                      Аңлатып чишик.

               Гади логарифмик тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр чишү.

       Отып калыйк.

Ләкин...    

Һәр баскыч буйлап күтәрелү өчен без төрле эшләр башкарырбыз.

1нче баскыч. Ләкин... Ни өчен     шулай атадым? Чөнки мин сезгә хәзер 5әр эш язылган карточкалар бирәм. Ләкин берничә эштә хата бар. Сез ул хаталарны табарга һәм төзәтергә тиеш буласыз. (Һәр укучыга карточкалар таратыла)

( Мәсәлән: 1)        2)     3)log3(x-3)=4    x-3=81   x=84  4) log5x<2     x>0,25    5)log8(2x+5)=log8(x-7)     2x+5=x-7       x=-12)

2нче баскыч. Отып калыйк. 

Формулаларны һәм логарифмның үзлекләрен истә калдырмасак, без логарифмик тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр чишүдә кыенлыкларга очрарбыз. Шуңа күрә аларны тагын бер кат искә төшерү зыянга булмас. (слайд №3)  (слайд №4) 

3нче баскыч. Гамәлләрне эшлик. (слайд 5) Укучылар дәфтәрләренә эшлиләр, җаваплары тикшерелә.

4нче баскыч. Аңлашып эшлик. Логарифмик тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр чишү юллары кабатлана.(слайд 6-16).

5нче баскыч. Рациональ  юл  эзлик.

Өй эшләрен тикшереп алырбыз.  Һәр укучыга логарифмик тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр бирелгән иде. Гыйльманова Г. ,Салахова А. үзләре әзерләп килгән презентация буенча чыгыш ясыйлар:  тигезсезлеген чишүнең төрле юлларын күрсәтәләр, калганнарының эшләре җыеп алына.(кушымта 1һәм кушымта 2)

6нчы баскыч. Имтиханда логарифмнар. Математикадан бердәм дәүләт имтиханында һәр елны логарифм кергән эшләр бирелә. (№7-11нче слайдлар белән танышу)

7нче баскыч.Физкультминутка.

8нче баскыч. Мин моны булдырам!

Мөстәкыйль эш өчен сыйныф 3 төркемгә бүленә:

1 төркем-(А карточкалары) (Камалов, Гайфетдинов)

2 төркем (В карточкалары) (Ахметова, Давлетшин. Сабитов)

3нче төркем (С карточкалары) (Гыйльманова, Салахова)

9нчы баскыч. Нәтиҗә ясау, билгеләр кую.

10нчы баскыч. Акыллы киңәшләр.

Математикадан БДИда югалып калмас өчен берничә киңәш:

-Үзеңне кулга ал һәм тынычлан.

-Мәктәптә алган белемнәреңне искә төшер. Һ.б.

11нче баскыч. Рефлексия.

Түбәндәге фразаларны дәвам итегез:

1.Мин дәрестә эшләдем                 а)актив    б) пассив

2.Дәрестә эшләвем белән мин        а)канәгать     б)канәгать түгел

3.Дәрес миңа ... тоелды                   а)кыска         б)озын

4.Дәрестә мин                                  а)ардым         б)армадым

5.Дәрес материалы миңа                 а)аңлашылды    б) аңлашылмады

Кушымта 1. 

1)Билгеләнү өлкәсен табабыз:

2. Тигезсезлекне рационализация ысулын кулланып чишәбез:

                                             

  •               +                       -             +        

[-6:-2][-1:+)

Билгеләнү өлкәсе белән берләштереп табабыз:

                    ●               ◌               ●             ●               ◌◌

Җавап: (-3;-2)[-1;3)

Кушымта 2.

3-х>0 , x<0.

Әгәр 0

3-х≥ (х+3)2

3-х≥х2+6х+9

х2+7х+6≤0

(х+1)*(х+6)≤0

    ●      ◌       ◌      ●                Димәк  х€(-3;-2)

Әгәр х+3>1, ягъни   x>-2 булса,

3-х≤(х+3)2

(х+1)*(х+6)≥0

●               ◌            ●          ◌

                                                               Димәк х€[-1;3)      

Җавап: (-3;-2)[-1;3)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема:Логарифмик тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр чишү юллары. БДИга әзерлек

Слайд 2

Логарифмнар баскычы Р ефлексия. А л т ын киңәшләр. Н әтиҗә ясау. М ин моны булдырам! Ф изкультминутка. И мтиханда логарифмнар. Р ациональ юл эзлик . А ңлатып чишик. Г амәлләрне эшлик . О тып калыйк. Л әкин...

Слайд 3

Логарифмнарны ң үзлекләре (Төп логарифмик бердәйлек)

Слайд 4

Логарифмик функциянең графигы

Слайд 5

Гамәлләрне эшләгез: 45 2,5 24 22 5 0

Слайд 6

Логарифмик тигезләмәләр чишү юллары

Слайд 7

1. Логарифм билгеләмәсен кулланып чишү log 2 (5 – x ) = 3. Логарифм билгеләмәсе буенча 5 – х = 2 3 , 5 - х = 8, х = –3 . Җавап: х = –3.

Слайд 8

2. Потенцирлау алымы log 3 ( x + 1) + log 3 ( x + 3) = 1. Потенцирлыйбыз : log 3 ( ( x + 1)( x + 3) ) = 1. Билгеләнү өлкәсен исәпкә алып система язабыз : Моннан х 1 = 0, х 2 = – 4. х > –1 булганга , х 2 = – 4 – чит тамыр . Җавап: х = 0

Слайд 9

3.Төп логарифмик бердәйлекне кулланып log 2 (9 – 2х ) =10 lg(3 – x ) Билгеләнү өлкәсе: Моннан х < 3. Тигезләмәнең уң кисәге өчен логарифмик бердәйлекне кулланабыз : log 2 (9 – 2 x ) = 3 – x , 9 – 2 x = 2 3 – x , 2 2 х – 9 · 2 х + 8 = 0, моннан 2 х = 1, х 1 = 0 һәм 2 х = 8, х 2 = 3. x < 3 булганга , х 2 = 3 – чит тамыр . Җавап: х = 0.

Слайд 10

4. Логарифмлау x lg x = 10 Билгеләнү өлкәсе: х > 0 , х ≠ 1. Тигезләмәнең ике кисәген дә нигезе 10 буенча логарифмлыйбыз : x lg x = 10 , lg x lg x = lg10, lg 2 x = 1, lg x = ±1, димәк lg x = 1, x 1 = 10; lg x = –1, x 2 = 0,1. Ике тамыр да билгеләнү өлкәсенә керә . Җавап: x 1 = 10 , x 2 = 0,1.

Слайд 11

5. Яңа үзгәрешле кертү юлы белән . Билгеләнү өлкәсе: Яңа үзгәрешле кертик: . моннан Тигезл әмәнең ике тамыры да билгеләнү өлкәсенә керә. Җавап: 4; 8.

Слайд 12

6. Яңа нигезгә күчү юлы белән . Яңа нигезгә күчү формуласын кулланып язабыз: Билгеләнү өлкәсе : -13 саны билгеләнү өлкәсенә керми. Җавап: х=13

Слайд 13

Логарифмик тигезсезлекләр:

Слайд 15

log h ( x ) f ( x ) < log h ( x ) g ( x )

Слайд 16

log f ( x ) h ( x ) < log g ( x ) h ( x )

Слайд 17

В7,В11,В12,В15,С1,С3 . Имтиханда логарифмнар

Слайд 18

В7 Иң гади логарифмик тигезләмәләр.

Слайд 19

В11 Санлы , хәрефле логарифмик аңлатмаларның рәвешен үзгәртү. .

Слайд 20

Емкость высоковольтного конденсатора в телевизоре Ф. Параллельно с конденсатором подключен резистор с сопротивлением Ом. Во время работы телевизора напряжение на конденсаторе кВ После выключения телевизора напряжение на конденсаторе убывает до значения U (кВ) за время, определяемое выражением (с), где — постоянная. Определите (в киловольтах), наибольшее возможное напряжение на конденсаторе, если после выключения телевизора прошло не менее 28 с? В12 Мәс ь әләләр чишү

Слайд 21

t ≥ 28c булганда, U max =? Җавап : 6 6 Бирелә: Табарга: Чиш ү:

Слайд 22

В 15. Би релгән аралыкта функцияне ң иң зур (иң кечкенә) кыйммәтен табарга.

Слайд 23

С1. Логарифмик тигезл әмәләр.

Слайд 24

C3 . Логарифмик тигезсезлекләр, логарифмик тигезсезлекләр кергән системалар.

Слайд 25

Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Санлы тигезсезлекләрне кушу һәм тапкырлау

в помощь учителю математики...

Конфликт хэм аны чишу юллары

Конфликт хэм аны чишу юллары...

Алда юллар, кайсын сайларга?

9 класста профориентация дәресе...

Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары

"Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары" темасына ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...

БДИга әзерләнәбез.

БДИга әзерләнәбез. Демоверсияләр....