"Татар теленә өйрәткәндә тормышчанлык"
методическая разработка по теме
Предварительный просмотр:
Татар теленә өйрәтүдә тормышчанлык
Ландыш Шәйдуллина, Сарман районы икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Билгеле булганча, тел – аралашу коралы. Уку эшчәнлегенең психологик нигезе - танып - белүгә омтылу. Ә башка телгә өйрәтү дәресләре өчен танып – белүгә этәргән сәбәп ул – укучының өйрәнелгән лексика һәм грамматиканы кулланып, төрле ситуацияләрдә шушы телдә аралаша алуы. Димәк, һәр өйрәнелгән материал аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә калмыйча, аралашуда кулланылырга тиеш. Шул очракта гына укучы тел белүнең мәгънәсен аңлый, кирәклеген тоя, теләп, кызыксынып өйрәнә.
Үзем укыткан 4 һәм 7 нче сыйныфларның рус төркемнәрендә дәресләрне Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән дәреслекләре буенча алып барам. Бу технология буенча төп нәтиҗә булып - нәкъ менә актив сөйләмгә чыгу этабы тора. Укучы үзенә бик таныш тормышчан ситуацияләрдә сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән тел һәм грамматик материалны эченә алган күнегүләр үти, диалоглар, рәсем, текст эчтәлеге буенча хикәяләр төзи.
Игътибар итәсе икенче бер үзенчәлек – уку текстларының эчтәлеге. Әгәр әсәрдән алынган өзек, я хикәя проблемалы төстә икән, эш күпкә җиңеләя, чөнки укучылар һәрберсе үз фикерен әйтеп калырга ашыга һәм әңгәмәдә актив катнаша.
Проблема дигәндә нәрсә күз алдында тотыла соң? Ул гел кабатланып, тик яңа лексик материал белән тулыландырып барыла торган темалар. 7нче сыйныфта андый темалар унау. "Мәктәп һәм тормыш" темасын өйрәнгәндә "Яхшы уку нәрсә белән бәйле?" соравына җавап бирсәк, "Син һәм синең яшьтәшләрең" темасыннан соң "Тәрбияле кеше нинди була?" дигән сорау борчый.
Материалны цикллап өйрәнәбез. Бер үк лексик материал әллә ничә кабат кабатлана, баланың исендә кала, аңлашылып бетә. Узган ел укыган "Яңа чана", "Сашаның дуслары" кебек хикәяләрнең эчтәлекләрен бүген дә истә тотулары, диалоглар төзегәндә кулланулары шул турыда сөйли. Ә текстларны өйрәнүгә вакытны текстның күләменә һәм авырлыгына карап бирәм.
Текстны өйрәнүне 3 этапка бүләм. Башта текст алды күнегүләре үтибез. Бу эш барышында үзләштереләсе яңа лексика белән дә, яңа һәм үтелгән грамматик категорийлар белән дә танышабыз, белем – күнекмәләрне камилләштерәбез.
Материалны лингвистик яктан кабул итәргә әзер булгач, текст инде үзе укыла. Текстлар кабат – кабат укыла, чөнки һәр укучының йөгерек уку күнекмәләрен үстерергә кирәк, акцент өстендә эшлисе дә бар. Алдан өйрәнелгән лексика һәм грамматиканы кабатлауны да төрле эш формалары аша оештырырга туры килә.
Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик – монологик сөйләм оештыру дәресләре үткәрелә. Аларның максаты, инде әйткәнемчә, өйрәнгәннәрне сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерү һәм эчтәлекне үз сүзләре белән яки текстка бик якын килеп сөйләүгә чыгу. Үрнәк буенча үзләре хакында да еш сөйләтергә тырышам. Шуңа күрә дәресләрне татар теле һәм әдәбият дип бүлү дә шартлы гыпа. Алар, бер – берсе белән бәйләнеп, бер циклда туплана.
Дәреснең структур берәмлеге булып күнегү тора. Аның ярдәмендә без тәртибе турында гына онытмаска кирәк. Аудирование күнегүләре дәреснең төрле этабында кулланылса, башка төрдәгеләре үзара эчтәлек һәм катлаулылык ягыннан билгеле бер тәртиптә үтәүне сорыйлар. Максат бер:бер үк материалның төрле эш төрләре аша кабатлануына ирешү һәм истә калдыруны тәэмин итү. Ситуатив күнегүләр исә балаларны тормышта аралашуга әзерли. Менә мәсәлән:
- а) Сообщите родителям о том, что:
- В ваш класс пришли два новых ученика;
- ә)Посоветуйте сестренке:
- Не разговаривать на уроках даже шепотом;
- б)Узнайте у друга :
- Кто у них классный руководитель
- в) Как скажете о том, что :
- Грубость и невоспитанность не украшают людей;һ.б.
Рус телле балаларны татарча язма сөйләм аша да аралышырга өйрәтергә кирәк. Монысы авыррак, чөнки татар теленә генә хас хәрефләрне, аеруча ә белән е сузыкларын бутау, яисә ике янәшә тартыкның берсен генә язу, яисә ирен гармониясендә ялгышу (төлкө, болон) бик еш очрый һәм аптырата торган хаталар. Моңа борчылмаган татар теле укытучысы юктыр ул. Мондый хаталарга каршы көрәш сүзлек диктантлары, хаталарга анализлар аша алып барыла, тик әле нәтиҗәләр белән артык мактанып булмый.
Әдәбият дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрәм:
- әсәрнең планын төзү;
- әсәр геройлары турында үз фикереңне язу;
- әсәрнең сюжетын үзгәртеп, яңа хикәя язу;
- күргән, ишеткән турында хикәяләп язу;
- укылган әсәрнең эчтәлеге буенча изложение, сочинение язу;
Методик берләшмә "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли – төбәк компонентын кулланып, иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләү" проблемасы буенча эшли. Коммуникатив технология бу юнәлештә күп төрле эш оештырырга, укучыларның танып – белү активлыгын үстерергә, иркен аралашу вакытында туган төбәгебез, аның табигате, кешеләре, тарихы, сәнгать казанышлары турында сөйләшергә мөмкинлек бирә. Шуңа мисал итеп, мәктәбебездә узган юбилей кичәсенең эшкәртмәсен китерәм.
«Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсенә 30 ел тулу уңаеннан уздырылган кичә-очрашу
1 а.б. Сарман ягы – сандугачлар ягы,
Сарманлыда – хезмәт, ил гаме.
Былбылга тиң Зөһрәләре туган,
Мең елга бер туган Илһамы.
2 а.б. Татар иле гүя башлана күк
Нәкъ Җәлилдән менә, Сарманнан.
Җаннарына тынгы таба, кайтып,
Тормышларын кайгы сарганнар.
Бергә: Бер күрүдә үзенә тарта бу як,
Сагындыра, түгел түзәрлек.
Гомерлеккә үзенә чакыра
Әкияти серле гүзәллек.
1а.б. Хәерле көн, исәнмесез әдәбият сөюче кадерле дусларыбыз. Сезне үзебезнең икенче номерлы Җәлил урта мәктәбендә күрүебезгә бик шатбыз.
2 а.б. Шатланыр өчен сәбәпләр чыннан да күп бүген. Мәктәбебез үзенә талантлы якташларыбызны дәште, залда күңел түреннән чыккан шигъри авазлар яңгырый, галиҗәнап шигърият дөньясы безне үзенә дәшә.
1 а.б. Ирексездән Бөек Тукай сүзләре күңелгә килә:
Нәрсәдән бу? Мин беләм!
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
2 а.б. Әйе, бездә бәйрәм: бистәбездә "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе оешуга
Бергә: 30 ел.
1 а.б. Кыргый аланда Җәлил исеменә
Нефтьчеләр бистә ясаганнар.
"Җәлил чаткылары" – алар берләшкәннәр,
Шигърияткә, җырга сусаганнар.
2 а.б. Чаткылардан чәчрәп очты очкын
Кабынды да дөрли-дөрли яна...
Очкынны кабызып җибәрүчеләрнең үзләрен күрү, алар белән, кадерле укучылар, сезне таныштыра алу зур куаныч укучылар. Алкышлап каршы алыйк, өстәл түренә чакырыйк әле без аларны:
1 а.б. Берләшмәнең алыштыргысыз җитәкчесе, отставкадагы подполковник, тынгысыз хезмәт ветераны Илдус ага Мәрданшин.
2 а.б. Районның Соббух Рафиков исемендәге премиясе лауреаты, лирик шагыйрә, Азнакай кызы Гафифә Салих кызы Гаффарова.
1 а.б. Бистәнең "Ак калфак" фольклор ансамбле солисткасы, тәрбия, әхлак турындагы шигырьләре белән уйландыручы, тел сагында торучы Расиха Миннегали кызы Гыйльфанова.
2 а.б. Райондашыбыз, үзенең иң җылы хисләрен язмалары аша җиткерә белүче Әнисә Галимҗан кызы Минһаҗева.
1 а.б. Нефтьче ветеран, "Җәлилнефть" идарәсенең атказанган нефтьчесе, "Почет билгесе" ордены кавалеры, туры сүзле Булат Сабир улы Аюпов.
1 а.б. Әдәби берләшмәнең юбилее - ул безнең уртак бәйрәм. Бәйрәм шатлыгын уртаклашсаң, ул тагы да зурая, киңәя кебек тоела миңа. Бу сөенечне уртаклашырга килүчеләр белән дә таныштырып үтик:
2 а.б. Районыбыз горурлыгы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы, академик Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин
1 а.б. Барлык район яңалыкларын соңармыйча безгә җиткерүче район елъязмасы "Сарман" газетасы редакторы Альбина Әшрәфулла кызы Сабирова.
2 а.б. Бистә хакимияте вәкиле Рәис Тәбрис улы Шәрипов.
1 а.б. Тарих битләренә күз салыйк. 1981 елның 7 нче маенда шагыйрь Илдус Мәрданшин тарафыннан, Әлмәт язучылар берлеге рәисе Әдип ага Маликов фатихасы белән, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе эшли башлый. Берләшмәнең беренче әгъзалары: Илгиз Фәрхетдинов, Гафифә Гаффарова, Гөлнур Мәхмүтова, Николай Сидоров, Венера Булатова, Кадрия Сөләйманова, Асфия Мәхмүтова, Мәгафур Йөзлебаевлар булалар.
Илдус ага, сүзне сездән башлыйсы килә. Шулай да бу берләшмәне ачуга нәрсә этәргеч бирде?
Илдус Мәрдәншин чыгышы
Җыр_______________________________.
2 а.б. Сихри алан "Җәлил чаткылары",
Юл юк анда хиссез кешегә.
Сукмаклары йөрәк аша үтә,
Ак юл бәлки керер төшеңә.
Таба алсаң, әгәр бу аланны
Аннан инде юк чыгу юлы.
Газабы да, савабы да шунда,
Шигърият, нинди бөек көч син,
Изге хис син, горур һәм олы.
Әнисә апа, сезнең өчен бүген дә "Җәлил чаткылыры" шул сихри алан булып кала бирәме? Бу аланда бәхетле яшәү серләре белән таныштырып китмәссезме икән?
Җыр_______________________________
Шат балалар көе яңгырый. Балалар чыга.
1 а.б. Сабыйлар елмайса, нур иңә,
Күз алларым китә яктырып.
Гүя ходай миңа бәхетемне
Бирә күк арттырып-арттырып.
Балалар чыгышы.
И. Мәрдәншин сүзләре, А.Әхмәтбаева көе.
“Их,каникул, каникул” җыры башкарыла
2 а.б: Гафифә апа, сезнең шигырьләрегез арасында “Гаилә”, “Балачак” темалары зур урын алып тора. Ни өчен ул темага тукталдыгыз?
Гафифә Гаффарова чыгышы
Луиза Литфуллина "Борыч" шигыре
1 а.б. Туган як, туган туфрак, туган авыл... Бу төшенчәләрбезнең барыбыз өчен изге. Алар хакында күпме шигырьләр иҗат ителгән, ителә һәм ителәчәк. Расиха апа, сез әнә шундый шигырьләрегез белән уйландырасыз. Күңелегезне нәрсәләр борчый, нинди сөенечләрегез бар? Илһамны каян аласыз? Сезнең белән шул хакта сөйләшәсе килә.
Р.Гыйльфанова чыгышы
Җыр_______________________________
2 а.б. Тормыш урынында тормый, ул дәвам итә. Бүгенге көндә "Җәлил чаткылыры" гөрләп яши. Елдан-ел сафлары киңәя бара, яңа көчләр өстәлә. Рәис Калимуллин, Зөлфия Әхтәмова, Эльвира Ихсанова - чаткыларның дәвамчылары.
Рәис абыйның туган якка багышланган бер шигырен тыңлап алыйк та, шигырь уку эстафетасын "Нефтяник Джлиля" газетасы журналисты Эльвира Ихсанова тапшырырбыз.
Диләрә Калимуллина "Авылым, балачагым" шигыре
Эльвира Ихсановачыгышы.
1 а.б. Бүген татар бүлеге белән беррәттән рус бүлеге дә эшли башлады. Сүзне рус бүлеге әгъзасы Зөлфия Әхтәмовага бирәсе килә. Зөлфия ханым, сез иҗатка ничек килдегез? Укучыларга нинди теләкләрегез бар?
З. Әхтәмова чыгышы
2 а.б. Хөрмәтле Дамир абый. Сез бистәнең тарихына, аның төрле тармакларда эшләүче данлыклы хезмәт ияләренә багышланган язмаларыгыз гына түгел, саллы-саллы китапларыгыз бар (китаплар күрсәтелә). Нинди генә мәгълүмат кирәк булса да, без сезнең хезмәтләрегезгә мөрәҗәгать итәбез. Моның өчен зур рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Истәлекле вакыйгалар сезнең күңелдә һәрчак шигырь булып бөреләнгәнен беләм, ул инде тугандыр да. Сүз сезгә, Дамир ага.
Д.Гарифуллин сәламләве
1 а.б. Каләм очындагы серле сүзләр,
Күңелдәге утлы өермә,
Ак кәгазьдә "җепкә" тезелеп бара,
Аннан күчә дуслар күңеленә.
2 а.б. Шул бит инде җирдә - минем бәхет,
Күңелләрнең күккә ашуы.
Бу җаннарга тулган боз тавының
Язгы сулар булып ташуы...
1 а.б. Кадерле кунакларыбыз. Язлар сезгә тагын да зуррак иҗади уңышлар, ачышлар алып килсен, иҗат чишмәгез мул сулы булсын.
2 а.б. 30 ел элек кабынган очкын алга таба да күңелләрне җылытып, шигърият дөньясына дәшсен, бистәбез халкыгн куандырсын, туган телебез сагында торсын.
Бергә: Бәйрәм белән.
1а.б. Шушындый матур теләкләр белән кичәбезне тәмамлыйбыз. Кабат очрашуларга кадәр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...
1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _...
1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...
рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы 5 класс татар теле
укытучыларга ярдәмгә...
Татар теленнән "Татар теленең сүзлек составы" исемле презентация
5-9 нчы сыйныф укучылары өчен...
УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.
Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...
УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.
10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...