Сәламәт булыр өчен
материал по теме
Опубликовано 08.01.2013 - 22:53 - Ибрагимов Фаниль Фаилович
Предварительный просмотр:
Гәүдә торышы дөрес булсын өчен түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
- Һәрвакыт баланың дөрес басып торуына, йөрүенә, утырып торуына игътибар итәргә, төзәтергә. Стена буена бастырып карарга. Гәүдә бу торышны истә калдырырга тиеш. Акрынлап бу гадәткә әйләнәчәк.
- Баланы йомшак урында йоклатмаска. Матрас каты, тигез, мендәр – кечкенә, тәбәнәк булырга, карават озынлыгы аяк сузып яткач та иркен калырга тиеш.
- Аяк киемен дөрес сайлау.
- Көндәлек режимны саклау.
- Хәрәкәт активлыгын арттыру.
- Авырлык күтәргәндә умыртка баганасына авырлыкның тигез күләмдә төшүенә игътибар итәргә (сумканы гел бер якка тотып йөрмәскә).
Күзләрне саклау өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:
- Һәркөн иртән юынып чиста сөлгегә сөртенергә.
- Компьютер, телевизор алдында 1-1,5 сәг.тән артык утырмаска.
- Телевизорны 3 м дан да якын карамаска.
- Ятып китап укымаска.
- Укыгында, язганда текстны күзгә 30 см дан да якын китермәскә.
- Күзләр өчен алкоголь, тәмәке бик зыянлы.
- Күзләр өчен зарядка ясарга.
- Баючы, яки чыгып баручы кояшка, учакка, янып торган мичкә карап күзләрне чыныктырырга.
Дөрес туклану кагыйдәләре:
- Һәрвакыт бер үк вакытта аша. Ике ашау арасында юк-бар капкалама.
- Ашыгып ашама, яхшылап чәйнә.
- Ашаганда китап укыма, телефоннан сөйләшмә, телевизор карама.
- Ризык төрле, витаминнарга бай булсын.
- Йоклар алдыннан ашама, бик ашыйсың килсә-кефир эч яки алма аша.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кем миллионер булырға теләй?" уйыны буйынса презентация.
quot;Кем миллионер булырға теләй?" уйыны....
"Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."
quot;Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."...

Әҙәбиәт дәресе ниндәй булырға тейеш.
Әҙәбиәттән ҡыҙыҡлы, тәрән эстәлекле дәрес үткәрер өсөн, уҡытыусы үҙе лә эрудициялы, тәжрибәле булырға тейеш....