Әхлак дәресе: “Әхлаклылык һәм Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре” (9 нчы сыйныф).
план-конспект урока (9 класс)
Әхлак дәресе 9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән. Дәрестә Ризаэтдин Фәхреддиннең тормыш юлы, эшчәнлеге, тәрбия системасында аның хезмәтләренең тоткан урыны сурәтләнгән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres_riza_fhreddin_nsyyhtlre.docx | 51.15 КБ |
Предварительный просмотр:
Әхлак дәресе: “Әхлаклылык һәм Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре”
Дәреснең максаты: укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу; яхшыдан яманны аерырга өйрәтү; Р. Фәхретдиннең китапларын тәкъдим итү; туган телгә, тарихка игътибарлы булырга өйрәтү.
I. - Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар! Барыгызга да хәерле эш көннәре телим.
Укучылар, игътибар итегез әле. Минем кулымда нәрсә күрәсез? Мондый серле сандыкта ни сакларга мөмкин?
Укучылар: - Хатлар, истәлекләр, кыйммәтле әйберләр, фотосурәтләр, сөлгеләр.
Укытучы: - Әйе, дөрес. Бу серле сандык эчендә нәрсәләр бар икән? Ачып карыйк әле. (Хат чыга, “Нәсыйхәтләр” дип язылган. ) Нәрсә бу дип уйлыйсыз, укучылар?
Укучылар : - Хатлар дип уйлыйм.
Укытучы:- Укып китик әле.
1нче нәсыйхәт: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”.
2нче нәсыйхәт: “Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек ОЛЫ БАЙЛЫК -булмас”.
3нче нәсыйхәт: “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.
4нче нәсыйхәт: “Туганнарыгыз — ата вә аналарыгыздан соң - иң якын кешеләрегездер. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле вә мәрхәмәтле булыгыз!”
- Укучылар игътибар иттегезме, нинди тирән мәгънәгә ия асыл сузләр. Ничек уйлыйсыз бу сүзләрне кем язып калдырды микән?
- - Ризаэддин Фәхреддин.
- Әйе, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре бу. Бүгенге әхлак дәресебезне серле сандык ярдәмендә уздырырбыз һәм бөек шәхес Риза Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында тагын да ныграк, якынрак танышып китәрбез. Өстәл өстендә яткан хезмәтләргә игтибар итсәгез, Риза Фәхреддиннең күпсанлы хезмәтләрен күрерсез.
- Нинди акыллы нәсыйхәтләр укып киттек. Риза Фәхреддин, әлеге шәхес турында ниләр әйтә аласыз?
(Укучылар: бөек галим, мәгърифәтче, язучы,әдип, тарихчы, дин эшлеклесе, педагог, журналист, мөхәррир, дәреслекләр авторы ).
- Аның портретына игътибарыгызны юнәлтегез әле. Кыяфәтенә карап, нәрсәләр әйтә аласыз?
- Әйе, ул йөзгә бик матур, чибәр кеше булган, йөз-бит чалымнары нурлы, якты, күзләре туры карый, гәүдәсе төз. Бу кеше турында без нәрсә әйтә алабыз? Ул тышкы яктан гына чибәр, күркәм шәхесме?
Укучылар: - Риза Фәхреддиннең эчке дөньясы да бик матур, бай, күркәм, сабыр, акыллы икәнлеге күренеп тора, тырыш, үткен, үз сүзен курыкмыйча әйтә торган шәхес.
-Рәхмәт җавапларыгызга
- Әйдәгез, аның тормыш юлына кыскача күзәтү ясап алыйк. Кайда туган, кайларда эшләгән һәм яшәгән?
Сөмбел: -Ризаэддин Фәхреддиннең туган җире – Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичучат авылы. Ризаэддин 1859нчы елның 13нче гыйнварында Фәхретдин имам гаиләсендә туа. Беренче сабакларын 5 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. Чистай мәдрәсәсендә укыган. Аннары үзләренә якынрак Түбән Чыршылы авылында ун елга якын белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә дәрес укыта башлаган. Аннары шунда укытучы булып эшли.
2нче укучы: - 1887 нче елны Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйп була. Шул ук елда Ризаэддин Фәхреддиннең гарәп теле грамматикасы буенча беренче китабы басылып чыга. Шулай ук Бөгелмә өязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. Ахунлык дәрәҗәсенә ирешә.
Уфа шәһәрендәге Диния Нәзарәтенә беренче мәртәбә 1891 нче елда казый итеп сайлана һәм унбиш ел буе казыйлык хезмәтен башкара. Анда эшләгәндә, таркау хәлдәге архивны тәртипкә китерә.
3 нче укучы: -Оренбургта чыга башлаган «Вакыт» газетасында эшли, татар телендә чыгарылган «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журналның баш мөхәррире була. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Шул ук елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан. «Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 нче елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык Вазыйфасында эшли башлый. 1921 нче елдан Диния Нәзарәтендә мөфти булып эшли һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.
4 нче укучы: - 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантанасына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан. Аның гаиләсе бик зур булган. Алты баласы була. 77 яшендә Уфада вафат була.
Укытучы: - Яхшы, рәхмәт, укучылар! Тагын бер бик игътибарга лаек өстәмә мәгълумат: 1917 нче елдагы революциядән соң яшь Совет властенда дингә карата төрле мәнәсәбәт, шул исәптән тискәре караш барлыкка килә. Авылларда төрле күңелсез күренешләр була, өйдә-өйгә йөреп, корьән китапларын, шәмаилләрне яндырып йөргәннәр, мәчет манараларын кисеп, клублар ясаганнар. Шушы авыр чорларда да бирешмичә, баш имичә, Риза Фәхреддин динне саклап калу өчен бик күп көч куйган, китапханәләрне тәртипкә китерә, шәҗәрәләр төзү өстендә күп хезмәт куя. 1926нчы елдаРиза Фәхреддин Хидҗәзда (хәзерге Согуд Гарбстанында) 1нче Бөтендөнья Мөселманнары конгрессында совет делегациясенең җитәкчесе буларак катнаша. Биредә конгрессның вице-президенты итеп сайлана. Дингә каршы булган совет властеның сәясәтенә карамастан, Риза Фәхреддин архивларны, мәчет китапханәләрен гамәлдә калдыруга да зур көч куя. Мөфтинең тырышлыгы белән Үзәк Диния нәзарәтенең бай архивы сакланып кала һәм 1935 елда дәүләт саклавына тапшырыла.
- Ә хәзер Ризаэддин Фәхреддиннең мөдәррис булып хезмәт иткән елларыннан сәхнәләштерелгән бер өзек карап үтик әле.
(Театр – егетләр генә катнаша.)
(Сөйләшә-сөйләшә шәкертләр керә. Төрткәләшәләр. )
1нче шәкерт: -Шәриктәшләр, нишләптер бу Вәлинең кәефе юк. Гел уйланып йөри. Әйдәгез, кылын тартып карыйк.
2нче шәкерт: -Нинди кылы булсын аның, ат түгел бит ул!
Вәли: - Ат түгел дисеңме? Ат буласыларыбыз алда әле.
Малайлар: Син ни сөйлисең? Кит тузга язмаганны.
Вәли: - Менә тыңлагыз, бабам кичә бер риваять сөйләде.
Аллаһы Тәгалә дөньяны яратканда була бу хәл. Эткә утыз ел гомер бирә, кеше чакырса керерсең, куса чыгарсың, ашатса ашарсың, ашатмаса, үз көнеңне үзең күрерсең, ди. Эт ризалашмый. Унбишенә дә риза була. Атка да утыз ел гомер бирә. Кеше сиңа атланып та, җигеп тә йөрер, ди. Ат унбиш елга риза була. Кешегә утыз ел бирә. Ләкин кешегә бу бик аз тоела. Шуннан соң эттән һәм аттан артып калган унбишәр елны өсти. Шулай итеп, адәм баласы унбиш ел чамасы кеше гомере белән яши. Унбиш ел ат кебек җигелеп тормыш йөген тарта һәм унбиш ел эт көнендә яши икән.
1нче шәкерт: -Әйе-е-е-е, бииик шомлы булып китте әле бу. Дөреслеккә туры да килә бит әле.
(Вәли сөйләгәндә, Риза Фәхреддин булып киенгән укучы кереп тыңлап тора).
3нче шәкерт: -Әйдәгез, бу турыда Ризаэддин хәзрәттән сорыйк. Үзе дә биредә икән бит. (Тиз-тиз урыннарына утыралар).
Ризаэддин хәзрәт: - Әйе, балалар, мондый риваятьләр уйландыра. Менә шундый көнгә калмас өчен, тыйганнардан тыелып, ГАМӘЛ, ГЫЙБАДӘТ, НАМУС, АКЫЛ, ӘДӘП, САБЫРЛЫК белән гомер итү кирәктер. Ә хәзер, әйдәгез, мин сабакларыгызны тыңлап карыйм әле.
(Шәкертләр “Синең биш асылың” дигән мөнәҗәт укыйлар.)
Кеше өчен иң әүвәле – НАМУС дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә явыз дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе – ГАКЫЛ дигән,
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп, барын сатыр дигән.
Өченче иң кыйммәтлесе – ӘДӘП дигән,
Әдәп – КӨЧЛЕ мәхәббәткә сәбәп дигән,
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе гаҗәп дигән.
Дүртенче иң кыйммәтлесе – КҮҢЕЛ дигән.
Күңеле бозык кеше – кеше түгел дигән.
Бозыкларга җир өстеннән АСТЫ яхшы,
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел дигән.
Бишенче иң КЫЙММӘТЛЕСЕ – САБЫР дигән,
Сабыр кеше зур бәхетләр табар дигән.
Бер дә юкка ачуланып, дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән.
Р.Фәхреддин: - Булдырдыгыз, балалар, сабакларыгызны яхшы беләсез. Менә мин шәкертләргә үземнең “Нәсыйхәт” һәм “Җәвамигуль кәлим шәрхе” китапларымны дәрес китабы һәм дә әхлакне тәрбия кыларга ярдәмче булсын дип, васыять итеп калдырам.
Бераз үгет-нәсыйхәтләремне тыңлагыз. Ислам дине – югары культуралы һәм адәм балаларын яхшыга үзгәртү дине ул. “Кулыңнан килсә, форсат тисә, галим бул, бу эш насыйп булмаса, шәкерт һәм гыйлем эстәүче бул, бу да мояссар булмаса, гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла, бу да булмаса, гыйлеме дуст күр...”
Менә, балалар, сезгә минем васыятем шул!
Шәкерт: - Ризаэддин хәзрәт, сезнең рөхсәт белән Габдулла Тукайның “Таян Аллаһка!”дигән шигырен укып китәргә телим.
Хәзрәт: - Яхшы, Илдар.
(1 шәкерт, китапны кулына алып, Габдулла Тукайның “Таян Аллаһка!” шигырен укый).
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син Аллаһка!
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!
Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллаһка!
Ризаэддин хәзрәт: - Булдырдың, Илдар, бик урынлы һәм үтемле шигырь юллары. “Яшьләребез, мин сезгә өметләнәм: хезмәтем сынык күңелләргә шифа һәм якты НУР булыр”. Сау булыгыз! (чыгып китә).
(Артыннан шәкертләр чыгып китә.)
Укытучы: - Серле сандыкны өйрәнүне дәвам итәбез. Мәрьям, тагын нинди кыйммәтле ядкарьләр бар икән анда?
Мәрьям: - Ризаэддин Фәхреддиннең “Асар” китабы. Бу китап 4 томлы библиографик хезмәт. Бу – документаль әсәр. Китапта тәрҗемәи хәлләре тасвирланган бөек мөселман шәхесләре, дәрәҗәләре, аларның туган һәм үлгән вакытлары, географик атамалар турында языла. Шәҗәрәләр төзегәндә бу “Асар” китабы кешеләргә бик зур ярдәм итә. Якташларыбыз турында да кызыклы тарихи мәгълүматлар бар бу китапта. Мәсәлән, Мөхәммәдкол бине Табай турында мәгълумат. Ул Ык елгасы буендагы Бәйрәкә авылында имам вә мөдәррис булып, 1200 - яңа стиль белән 1786 елларда вафат булган. Гыйлем әһелләре арасында белемле вә камил дигән исеме таралган.
Укытучы: - Рәхмәт, Мәрьям. Утыр. Серле сандык төбендә тагын нәрсәләр бар икән? (Тәрбияле бала китабы чыга) Менә ничек башлана китап: БИСМИЛЛӘҺИР-РАХМӘНИР-РАХИМ
Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә — тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә.
-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Ризаэтдин Фәхретдин ни өчен тәрбияле баланы алтыннан да кыйммәтрәк, иң тәмле ризыклардан да татлырак, ди? Сез шушы фикер белән килешәсезме?
(Укучыларның фикерләре):
( - Тәрбияле бала яхшы була. Тәрбияле балаларны бөтен кеше ярата, ул яхшы укый, олыларның сүзен тыңлый).
-Әйе, укучылар, тәрбияле бала – әти-әни өчен иң зур байлык һәм бәхет дигән төшенчәгә кабат әйләнеп кайтабыз. Тагын кайсы өлешләре сезгә аеруча ошады? Укып китегез әле.
1 укучы: - Балалар! Дөньяның иң рәхәт көннәрендә сез моны хәтерләгез. Сабак вә дәресләрдә беркадәр мәшәкатьләр булса да, һич авырсынмагыз, бәлки яхшы укыгыз һәм тәрбияле булыгыз! Алдыгызда олы бәхет белән озын гомерле рәхәт сезне каршылап көтеп тора. Гыйлем һәм тәрбия авырлыкларын хәзерге вакытта ихлас һәм мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз. «Ни чәчсәң — шуны урырсың»,— дип бабаларыбыз дөрес әйткәннәр.
- Укытучы: Бу өлештә Риза Фәхреддин нәрсәгә игътибар итәргә кушкан?
1укучы: - Риза Фәхреддин белемле, гыйлемле булырга өндәгән.
2нче укучы: -Яшьтән үк дини белем алган бала киләчәктә һичшиксез бәхетле булачак дигән.
-Әйе, дөрес, укучылар. Ә хәзер әйдәгез, кеше холкындагы сыйфатларны икегә бүлик. Ничек дип атар идегез бу төшенчәләрне?
Укучы: - Уңай сыйфатлар һәм тискәре сыйфатлар.
- Әйе, хәзер сезгә бирем. Һәр төр сыйфатларны дөрес билгеләп, түбәндәге смайликларга ябыштырыга кирәк.
- Кешегә ярдәм итү; -Чит сөйләмнәрне качып тыңлау;
- әти-әнине тыңлаучан булу; -Кеше әйберләрен рөхсәтсез алу;
- Башкаларның кимчелегеннән көлү, һ.б.
(бәлки ватманга яздырыргадыр???)
- Хәзер без сезнең белән 21нче гасырда яшибез. Риза Фәхретдин 2 гасыр элек яшәгән. Ә бүген без фән, прогресс үсеше заманында яшибез. Ләкин бүгенге көндә дә Риза Фәхреддиннең хезмәтләре актуаль, нәтиҗәле. Аның тәрбияви әсәрләре, нәсыйхәтләре – һәрбер укытучының өстәл китабына әверелгән.
- Укучылар, тәрбияви характердагы кайсы әсәрләре сезгә аеруча ошады?
1нче укучы: - “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле хатын” әсәрләре;
2нче укучы: - Ә миңа 3 кисәктән торучы “Нәсыйхәт” әсәре, бик ошады.
- нче укучы: - “Шәкертлек әдәбе”, “Балалар өчен”;
4 нче укучы: - “Адәбе тәгълим” әсәрләре.
Укытучы: - Кызганычка каршы, бүгенге көндә күпчелек яшьләребез, замана шаукымына ияреп, әхлаклылык, дин тәрбиясе дигән төшенчәләрне аңлап җиткермиләр. Интернет челтәре телевидение тәэсире дә бардыр монда. Ә сезне әйләнә – тирәдәге нинди проблемалар аеруча борчый?
Укучылар: - Җәмгыятьнең бозыклыгы
- Динсезлек,
- Гыйлем булмау,
- Начар гадәтләр
-Гаиләдәге тәрбия,
Әйе, укучылар, сез әйткән проблемалар, афәт, укучылар, бүгенге көндә генә актуаль түгел, ул инде моннан ике гасыр элек үк милләтебезнең киләчәге өчен янып-көеп йөрүчеләрне борчыган, алар бу кимчелекләрне бетерү өчен белемле булырга кирәклеген ассызыклаганнар.
Шуңа күрә гаиләдә әти-әнигә, әби-бабайларга, ә мәктәптә укытучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә ярдәмгә Ризаэддин Фәхреддин әсәрләре килә.
-Укучылар, әйдәгез әле ял итеп алыйк. Такта янына 4 кеше чакырам. Бирем “Мин башлыйм, ә син дәвам ит!” дип атала. Риза Фәхреддин әйтеп калдырган фикерләрне дөрес итеп җыярга кирәк. Әйтемнең башын һәм дәвамын дөрес итеп урнаштырып укырга кирәк.
1.Бозык кешеләргә катнашмагыз, алар белән дошман да булмагыз!
2.Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе – дин өйрәтеп калдыру.
3. Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка карагнда һич дусларсыз тору яхшырак булыр.
4.Гакыллы кешенең йөге – башында, ахмак кешенең йөге – аркасында.
-Бу фикерләр турында нәрсә әйтә аласыз?
-Укучылар, минем сезгә теләкләрем: сез әти-әниләрегезне куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы, чөнки киләчәктә аларның ышанычы, таянычы сез!
Укытучы: - Сандык төбендә әби-бабайларыбыз элек-электән балаларына, оныкларына бүләкләр әзерләгәннәр, аны бик күп еллар буе саклаганнар.
Серле сандык төбендә иң кыйммтле тагын бер МИРАС калган бит әле. Ул- Риза Фәхреддиннең 10 алтын кагыйдәсе. (Конверт эченнән 10 алтын кагыйдә чыгы)
Зур кыйммәткә ия булган 10 алтын кагыйдәсе бирелгән.Әйдәгез, шулар белән танышып китик әле. (таратам)
10 АЛТЫН КАГЫЙДӘ
1. Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
2. Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр.
3. Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк!
4. Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә - әдәплелек ул.
5. Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер.
6. Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр.
7. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр.
8. Гаиләдә булган тәрбия – беренче тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия. Аннан соң булган тәрбия - өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе – аналардан, икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнәләр.
9. Гадделлек. Гүзәл холыкларның иң гүзәле – гаделлектер.
10. Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер.
Укытучы: - Әлеге киңәшләр, Риза Фәхреддиннең бу алтын кагыйдәләрен мин сезгә бүген бүләк итәм. Алар һәрвакыт сезнең тормышыгызда, эшчәнлегегездә ярдәмче, киңәшче булсыннар, күңелләрегездә, хәтерегездә торсын. Сез аны тормышыгызда да кулланыгыз. Олыларга һәрвакыт үзегезнең яратуыгызны, ихтирамыгызны кызганмагыз.
-Укучылар, карагыз әле, карап торышка гади генә кеше булган Риза Фәхреддин. Никадәр зур хезмәт , бай мирас калдырган бит яшь буынга бу бөек шәхесебез. Без барыбыз да Р.Фәхреддиннең ул кагыйдәләрен беләбез, аңа рәхмәтлебез.
Ә хәзер барыбыз да басыйк, аңа рәхмәт сүзләрен әйтеп, берәмләп утырырбыз. Мин башлыйм:
- Мондый акыллы фикерләр акыллы кешедә генә туа. (балалар дәвам итә)
- Бик күп эшләгәнсез.
- Сезнең сүзләрегез хаклы.
- Сезнең фикерләрегез миңа ошый.
- Сезнең эшегез игътибарга лаек.
Мин сезнең белән горурланам.
Бик зур рәхмәт сезгә.
Сез оста!
Сез галим.
Тырышуларыгыз бушка узмасын.
Фикерләргә өйрәтүегез өчен зур рәхмәт.
Акыллы фикерләр калдыргансыз.
Без балаларга биргән киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Сез хаклы.- Киләчәк буыннар өчен күп мирас калдыргансыз.
-Бик яхшы, балалар. Р. Фәхретдин Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Итәгатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлелек, Яхшылык һәм башка гүзәл төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар системасы төзергә теләгән. Ул китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, алардан котылу чаралары, гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Әгәр без Риза Фәхретдин әсәрләрен укып, аларны тәрбияле бала үстерүдә куллансак, киләчәгебез якты һәм өметле булыр.
-Бүгенге дәресне Галия Гайнетдинованың “Кеше булыйм дисәң” дип исемләнгән шигыре белән тәмамлыйсы килә.
Нинди мирас кала бездән
Дәвам итсен өчен,
Килер буын без башлаган
Юлдан китсен өчен.
Кыл яхшылык кешеләргә -
Кеше булыйм, дисәң,
Авыр булыр, өсләренә
Гөнаһ туны кисәң.
Аера бел ак - караны
Начар юлда йөрмә,
Яхшы белән явызлыкны
Берүк бутый курмә.
Шатландыр син ярдәм кылып
Ялгыз бер әбине.
Үскәнем дип, син матур дип
Юат бер нәнине.
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле,
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
Укытучының йомгаклау сүзләре:
- Укучылар, "Игелек орлыклары чәчегез,
Бәхет игеннәре игәрсез",- дигән Ризаэтдин бине Фәхретдин. Ягъни "Ни чәчсәң, шуны урырсың",- дигәннәр бабаларыбыз. Сезнең һәрбер эшләгән эшегезгә, үз - үзегезне тотышыгызга карап "Бу бала бик әдәпле икән",- диярлек булсын.
Яхшылык турында татар халкында бик күп мәкальләр дә бар. Аңлатмалы сүзлектә мәкальләр тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләрне гомумиләштереп әйтелгән тапкыр сүзләр дип аңлатыла.
Мәкальләр ул –халык авыз иҗаты , шулай ук безнең өчен алтын кагыйдәләр.
Әйдәгез шуларның берничәсен языйк әле.Мәкальләрнең башы бирелгән, ахырын уйлап дәфтәрегезгә языгыз.
Слайд 13.
*Киемеңне –яңа чагында, намусыңны (яшьтән сакла.)
*Киемгә карап каршы алалар, (акылга карап озаталар.)
*Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр;(яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр)
*Уйнап сөйләмә,(уйлап сөйлә)
*Яхшылык итә алмасаң,(яманлык кылма)
*Үзеңне үзең мактама, (кеше сине мактасын)
Рәхмәт, укучылар.Ә хәзер кешеләрдәге сыйфатларны икегә аерыйк.
Слайд 14
- Ә хәзер үзегез татар халык авыз иҗатыннан “Тәрбия” турында мәкаль-әйтемнәр әйтеп китегез әле.
- Ни чәчсәң, шуны урырсың.
- Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.
-Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
-Оҗмах – әнкәйләрнең аяк астында.
-Әти-әнине тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән
Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле.
Ризаэддин Фәхреддин....
Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)
Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....
Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану
Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...
УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ
Ризаэддин Фәхреддин укулары өчен әзерләнгән материал...
Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып,укучыларга эстетик тәрбия бирү
laquo;Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез»...
Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”
ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин” (Р.Фәхреддин). ...