Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”
классный час (7 класс)

Мөкминова Әлфия Дамировна

“Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).                                                                     

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate_rizaeddin_fhreddin_nsyyhtlre_7_kl.docx24.21 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы “8 нче гимназия – Мәгариф үзәге” муниципаль

гомумбелем бирү учреждениесе

7 нче сыйныфта

сыйныф сәгате

“Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы.

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН   НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

                                               Үткәрде: туган тел һәм әдәбияты

                                        укытучысы, сыйныф җитәкчесе

                                  Мөкминова Әлфия Дамир кызы

Тема. Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН    НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ

Максат. 

1) Укучыларның Р.Фәхреддин турында белгәннәрен тирәнәйтү, нәсыйхәтләре белән таныштыру, тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү.

2)  Укучыларга  галимнең бала тәрбиясе турындагы гыйбрәтле фикерләренең асылын төшендерү, хәзерге заманның төп бурычын  җиткерү.

3)  Укучыларда тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы кеше булып тәрбияләнүгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау.  Р.Фәхреддин турында видеофильм, презентация, тәрбия турында канатлы сүзләр, стенд, компьютер, проектор, Р.Фәхреддиннең тәрбия турындагы китаплары.

Дәрес барышы.

“Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).                                                                      

1859 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстанның Әлмәт районына керүче Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөньяга килгән Ризаэтдин бине Фәхреддин – мәдрәсәдә укыган елларында ук бик күп китаплар укый, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә ана телен яхшы белгән кебек иркен сөйләшерлек һәм язарлык тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыган шәкерт елларында ук инде Ризаэддин башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Укыту барышында дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә. Шәкерт вакытында сайлаган әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала.

Мәдрәсәне тәмамлагач, Ризаэтдин Фәхреддин укыту эше белән тулаем шөгыльләнә башлый һәм аның бу эшендә мәшһүр мәгърифәтче галим, педагог Ш. Мәрҗани алымнарының тәэсире көчле сизелә. Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш бала булып үскән Ризаэддин – мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Аның нәкъ менә шушы шөгыле – булачак бөек галимнең фәнни-иҗади эшчәнлегенең башлангыч чоры булып тора да инде. Китаплар күчерүдән, әкренләп үзе фәнни хезмәтләр, китаплар язу эшенә керешә, беренчел кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә өйрәнә. Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәгърифәте һәм халык педагогикасы белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала, аларны өйрәнә башлый. Әлеге авыр һәм бик катлаулы эштә ул – үзенең рухи остазы дип санаган Ш. Мәрҗанинең шифалы йогынтысын тоя һәм күп нәрсәдә аңа охшарга тырыша.

        Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре бастырылган китапларны тиккә генә “өстәл китабы” дип атамыйлар. Гади генә әйткәндә, бу китаплар – җәмгыятьтә имин яшәү өчен тупланган кануннар җыелмасы ул. Эх, аларны барысы да укып, җаны-тәне аша уздырса тормышыбызда алдашу, урлашу, кыйнашу, мәсхәрә итү кебек җан өшеткеч нәрсәләр булмас иде... Дөньябыз нинди якты һәм чиста булыр иде...

Дин эшлеклесе, казый, мөфти, педагог, мөхәррир-журналист, әдип, тарихчы, архивчы Ризаэддин Фәхреддин менә шул турыда хыялланган. Хыялланып кына калмаган, ул үзенең киң кырлы эшчәнлеге ярдәмендә халык арасында гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңне хөрмәт итү, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, әдәплелек кебек әхлакый сыйфатларны саклап калу өстендә эшләгән. Ә бу тема актуальлеген беркайчан да югалтмый, чөнки яшәү рәвеше, технологияләр үзгәрә барса да, кеше күңеле Аллаһы Тәгалә ничек яраткан шулай кала, аңа программалаштырылган чип ише нәрсә куелмый ич! Шуңа күрә искиткеч гыйлемле авторның хезмәтләрен бүгенге көндә алып карасаң да, алар нәкъ менә хәзерге заманга өчен язылган диярсең. Мәсәлән, “Әхлак гыйлеме” сериясендәге “Балалар өчен” китабыннан: “Тел – адәм баласының күңелендә булган ачу, мәрхәмәт, йомшаклык, катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче... Кешенең сәламәтлеге телне саклауда икәнлекне онытмагыз!”; “Кыз балалар өчен генә” китабыннан: “Киемнәрегезне керле йөртмәгез, халык сөйли дип мода сөйләмәгез, модага әсир булмагыз, һәркем тарафыннан хуш күрелгән, ясалма булмаган киемнәрне киеп, моданы үзегезгә әсир итегез!”; “Кыз балалар өчен” китабыннан: “Өй эчендә оста аш пешерүче булганда, яныннан аерылмыйча, аның һөнәрләреннән дәрес алыгыз, аның кебек пешерә белергә өйрәнегез, иң ясалма булмаган, ләкин ләззәтле ашлар хәзерли белегез!”; “Олуглар вә бөекләр өчен” китабыннан: “Иргә барырга булганда, ир булачак кешенең акчасыннан элек холкын; кабиләсеннән элек динен, гүзәллегеннән элек һөнәрен сорагыз вә үзегезгә тиңдәш булганнарны ихтыяр итегез!”. Ә бит күпме гаиләләр нәкъ менә пар килмәү аркасында таркала, уңган һәм укымышлы кызлар тиң булмаган “үлеп яраткан” егеткә кияүгә чыгып, бер-ике елдан соң бала белән ялгызы “ төп башына утырып” кала. Ә бит ярдәмгә килерлек киңәшләр Ризаэддин Фәхреддин китапларында ярылып ята!

Ризаэддин Фәхреддинның җитмештән артык китабы тәрбия мәсьәләләренә багышланган. Аларның исемнәре дә җисемнәре турында бер караштан әйтеп тора, кыска, әмма эчтәлекле: “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата”, “Шәкертлек әдәбе”, “Хатын вә тәрбия”, “Гаилә”, “Гимнастика әдәпләре”, “Сәлимә, яки Гыйффәт” һ.б. Ризаэддин әфәнде бик яхшы аңлаган: кешелек сыйфатларын саклап калуда, яшь буынны тәрбияләүдә бердәнбер таяныч – әхлак тәрбиясе. Ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Ризаэддин Фәхреддин ислам диненә, галим буларак, җитди фән итеп карый. Шуңа күрә ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала. Хезмәтләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең хәдисләргә таянганы сизелеп тора.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу гадәти күренешкә әверелеп бара. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады. Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердән-бер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү.

 Бүгенге көндә балаларда күрергә теләгән   мөһим сыйфатларның берсе –әдәп, гүзәл әһлак, һәм хая, ягъни оялу, начар эшләрдән саклану, тартыну дигән сүз. “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр”,- дип яза Р. Фәхреддин.

Әлеге сыйфатлар “Тәмле сүз”, “Туган көндә” әсәрләрендә төп теманы алып тора.

“Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры гына утырыр, бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса дәһи яхшы гына итеп сорар.  Ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс. Ашны ашъяулыгына вә үзенең киемнәренә түкмәс. Мондый балаларны һәркем яратып вә мактап сөйләрләр.”

Бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып балаларның ата-аналарына, гомумән, өлкәннәргә карата мөнсәбәтнең үзгәрүе. Балалар ата-аналарны  тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга рәхмәтле булырга тиешләр. Мондый мөнәсәбәт кешенең табигатенә үк салынган. Ана кешегә аеруча игътибар кирәк, чөнки төп авырлык аның җилкәсенә төшә.  Әгәр балада эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә,бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә  ерак калмый. Шәфкатьсезлек кансызлыкны китереп чыгара.

      “Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!”- дип яза Р.Фәхретдин үзенең хезмәтендә”.

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН    НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ

10 АЛТЫН КАГЫЙДӘ

1. Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

2. Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр.

 3. Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк!

4. Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә - әдәплелек ул.

5. Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер.

6. Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр.

7. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр.

8. Гаиләдә булган тәрбия – беренче тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия. Аннан соң булган тәрбия - өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе – аналардан, икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнәләр.

9. Гаделлек. Гүзәл холыкларның иң  гүзәле – гаделлектер.

10. Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер.

Әдәбият

1. Гайнуллин М. Риза Фәхреддинов. Татар әдәбияты тарихы.-Казан: Татарстан китап нәшрияте. 1985.

2. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. II кисәк. – Казан, 2006. – 200 б.

3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. III кисәк. – Казан, 2007. – 192 б.

4. Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер = Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность / [төз.-авт. Д.Г. Гыймранова, Л.И. Гобәйдуллин, Р.Х. Миңнуллин]. – Казан: Рухият, 2014. – 148 б., рәс. б-н

5. Фәхреддинов Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак  гыйлеменнән/Ризаэддин Фәхреддин. – Казан: Мәгариф, 2005. – 184 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Р.Фәхреддин мирасыннан файдалану

Бүгенге көндә укучыларда күрергә теләгән мөһим сыйфатларның берсе - әдәп. "Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкатъ күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торга...

Р.Фәхреддиннең тәрбия дәресләре

Бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдиннең бала тәрбияләү турында гыйбрәтле сүзләре...