Аваз әйтелешен коррекцияләү аша сөйләм телен үстерү
консультация на тему
Предварительный просмотр:
Аваз әйтелешен коррекцияләү аша сөйләм телен үстерү
Мәктәпкәчә яшьтәге баланы матур һәм дөрес итеп сөйләшергө өйрәтү - аның әйләнә –тирә мөхитне таный белүе, иҗат итүе, тәҗрибә туплавы, матур әдәбият һәм музыка сәнгате белэн танышуы бары тик туган телнең нечкәлекләренә төшенүе нәтиҗәсендә генә була. Туган телне белү баланың шөгыль һәм уен эшчәнлеген оештыра, аны камилләштерә. Сөйләм телен үстерү белән бергә баланың мөстәкыйль фикер йөртү сәләте дә үсә, тормыш-көнкүрешкә һәм тирә-юньгә карата булган мөнәсәбәт формалаша, бала туган телнең матурлыгын тоярга, аның яңгырашын, аһәңлелеген анларга, яратырга өйрәнә.
Сөйләм - кин мәгънәле төшенчә. Сөйләмнең һәр компоненты - аваз әйтелеше, сүз байлыгы, грамматик төзелеше һәм бәйләнешле сөйләм - бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Бер компоненттагы житешсезлекләр икенчеләренә тискәре йогынты ясый. Тикшерүләр күрсәткәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге кайбер балаларда сөйләм җитешсезлеге күзәтелә. Әлеге балаларга логопед ярдәме күрсәтелә.
Коррекцион эшнең иң мөһим өлешләренең берсе – дөрес аваз әйтелешен фомалаштыру. Аваз әйтелешен коррекцияләү аша сөйләмнең аваз төзелешенә игътибар тәрбияләнә. Кимчелекле авазларны төзәткәндә логопед балаларны сөйләмне тыңларга, аерым элементларын ишетеп аерырга, ишетеп кабул иткән материалны хәтердә сакларга, үз сөйләменең яңгырашын ишетергә һәм хаталарын төзәтергә өйрәтә. Индивидуаль шөгыльләрдә махсус алымнар белән бала дөрес әйтмәгән яисә бөтенләй әйтә алмаган авазлар куела һәм сөйләмдә ныгытыла.
Сөйләмендә фонетик һәм фонематик җитешсезлеге булган мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән коррекцион эшнең икенче юнәлеше-фронталь шөгыльләр. Фронталь шөгыльдә төп бурычларның берсе - балалар дөрес әйткән авазларның артикуляциясен ачыклау. Иң беренче чиратта артикуляцион һәм акустик яктан капма-каршы булган а,у,и авазлары өйрәнелә. Балалар белән һәр авазның артикуляциясен схемага таянып (ирен, теш, тел торышы, һава агымы) ачыклыйбыз, аермалы якларын билгелибез. А – иреннәр ачыла, и-иреннәр елмая, у-иреннәр торба ясый. Сөйләм җитешсезлеге булган балаларның сөйләм ишетү хәтере уртачадан түбән, яисә түбән дәрәҗәдә булуны истә тотып, сакланган күрү хәтеренә таянам. Балалар сөйләүченең (логопедның) артикуляциясенә карап, авазларны аерырга өйрәнәләр. «А авазын ишетсәң, кынгырау шалтырат», «У авазын ишетсәң, тотып ал», - кебек уеннар аша аваз тезмәсе арасыннан бирелгән авазны ишетеп аерып алырга өйрәнәләр. Шул ук уеннарны балалар күзләрен йомып та уйныйлар, яисә логопед артларына баса, балалар авазның артикуляциясен күрмичә дә ишетеп аералар.
Сүзнең аваз составыннан бирелгән авазны ишетеп аеру катлаулы бирем. Мәсәлән: Абый сүзендә а авазы бармы? – дигән сорауга балалар авырыксынсалар, игътибарны сөйләүченең (логопедның) аваз артикуляциясенә юнәлтәм, үзем а авазын басым белән аерып әйтеп тагын бер тапкыр кабатлыйм. Абый сүзен үзләреннэн кабат-кабат әйттертеп, а авазын үз артикуляцияләре буенча тоемлауларына ирешәм. Кечкенә индивидуаль өстәл көзгесенә карап балалар үзләренең артикуляцияләрен күрү аша җавапларының дөреслеген тикшерәләр.
Әкренләп бирелгән аваз тезелмәләренә анализ ясый башлыйбыз. –АИУ- сез ничә аваз ишеттегез? 1 аваз -?, 2 аваз -?, 3 аваз -? тибындагы күнегүләр үткәрәм. Тавышсыз гына авазларны әйтеп күрсәтәм, балалар бары тик артикуляцияне генә күреп авазны әйтергә тиешләр. Катлауландыра барып, өч аваз тезмәсенең тавышсыз артикуляциясе буенча авазларны танып беләләр.
О,Ә,Ү,Ы,Ө авазлары белән үткәрелгән күнегүләр ачык дикция формалаштырырга, тавыш белән дөрес идарә итәргә булыша.
Алга таба аваз әйтелеше ошаш авазлар о-у, к-х, п-б, һ.б. дифференциацияләнә. Авазларны ишетеп аеруга өйрәнүнең барлык чорында да зур әһәмият бирелә, ягъни һәр дөрес әйтелүче аваз белән (мәсәлән, с-ш авазлары дифференциациясе), шулай ук соңрак өйрәнелүче авазлар белән дә чагыштырыла. Мәсәлән, с авазын ныгыту процесында соңрак өйрәнелүче ц, з, ш, ч авазлары белән чагыштырыла. Артикуляцион аппаратның моторикасы үсеше белән беррәттән авазларны даими чагыштыру теге яки бу сәбәпләр аркасында тоткарланган фонема ясалу процесының төгәлләнүенә этәргеч ясала. Өйрәнелгән авазлар иҗекләргә, сүзләргә, җөмләләргә һәм текстларга кертелә.
Фронталь шөгыльдә өйрәнелүче һәр аваз дефектлы аваз күзлегеннән чыгып өйрәнелә. Ү авазын өйрәнү мисалында эш төрләренең кайберләрен карап китик әле. Ү авазының артикуляциясен ачыклаганнан соң әлеге авазны дөрес әйтеп балалар логопед артыннан иҗекләр кабатлыйлар:
Үт-үп-үк-үн
Тү-пү-кү-нү, һ.б.
Ү-ү-ү-үрдәк, ү-ү-ү-үлчәүгеч, ү-ү-ү-үгез тибындагы сөйләм күнегүләре үткәрелә. Шулай ук предметлы рәсемнәргә (үлән, үкчә, үрмәкүч) карап сүзләрне дөрес әйтергә кушыла. Балалар әлеге сүзләр белән җөмләләр төзиләр.
«Үти-үти-үрдәкләрем,
Үрдәкләрем-дүдәкләрем», -
кебек тел көрмәкләндергечләр балалар өчен бик кызыклы. «Күл» хикәясен өйрәнеп, балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә этәргеч ясала. «Бу күл. Ул бик матур. Күл тирәсендә үләннәр үсә. Күлдә үрдәкләр йөзә.»
Өйрәнүнең I чорында фронталь шөгыльдә у, а, и, п, п’, ү, ә, к, къ, л, м, о, э, х, с авазлары өйрәнелә.
Фронталь шөгыльләрдә өйрәнгәнче һәр бала да дөрес әйтерлек итеп индивидуаль шөгыльләрдә аваз кую һәм ныгыту эзлеклеге исәпкә алына. Өйрәнүнең I чорының тагын бер бурычы – сөйләм аппаратының төгәл координацияле хәрәкәтен булдыру. Гади артикуляцияле авазларны дөрес әйтүгә юнәлтелгән системалы күнегүләр сөйләм гимнастикасы ролен үтиләр, сөйләм аппаратының бик төгәл дифференциацияле хәрәкәтен таләп итүче авазларын өйрүнүгә шартлар тудыра. Аерым авазларны төгәл һәм дөрес артикуляция белән әйтә белү авазларны дөрес ишетеп аерырга һәм аваз анализы ясарга ярдәм итә.
Шөгыльләрдә ишетү хәтерен үстерү өчен махсус күнегүләр үткәрелә. Кайбер күнегүләр вакытында балалар хәрәкәтләр белән генә җавап бирәләр. Мәсәлән: 2-3 биремне үз эченә алган инструкцияләрне үтәү: «Айгөл, курчагыңны шкафка куй да, Илназга китап алып бир, яңадан гөлләргә су сибәрсең.»
Тәкъдим ителгән материалны дөрес ишетеп хәтергә алырга күнеккәннән соң иҗекләр, сүзләр рәтен, җөмләләрне истә калдырып кабатлыйлар. Мәсәлән: О авазын өйрәнгәндә мин «Телефон» уены оештырам. Логопед әйткән олы, оста, оча, озын сүзләрен балалар телефон аша сүзләрнең шул ук эзлеклелеген саклап, бер-берсенә җиткерергә тиешләр. Телефонны өзгән бала уеннан чыга бара.
Дөрес әйтелүче авазны ныгыту максатыннан шигырьләр, табышмаклар, кечкенә хикәяләр ятлауга да зур игътибар бирәм.
Балалар аерым авазларны ишетә белү аша сүзнең аваз составын билгеләргә өйрәнәләр. Мәсәлән: икмәк сүзендә 1- и авазы ишетелә, ул нечкә сузык, 2- к авазы ишетелә, ул тартык аваз, 3- м авазы, ул тартык аваз, 4- ә авазы, ул нечкә сузык, 5- к авазы, ул тартык аваз. Нечкә сузыклар янында тартыклар да нечкә ишетелә, -дип сүзгә аваз анализы ясыйлар һәм түгәрәкләр ярдәмендә схемасын төзиләр. Катлауландыра барып кисмә хәрефләр белән язарга да өйрәтәм. Аваз әйтелешен ныгытучы материаллар аша балаларның сүз байлыгы киңәя. Һәр шөгыльдә өйрәнелүче авазлар белән сүзлек бирелә, алар предмет рәсемнәре аша ныгытыла. Сүзлек хәрәкәтне, билгене белдерүче, һ.б. сүзләр белән баетылып барыла. Аваз әйтелешен өйрәнүче шөгыльдә җөмләләрне дөрес төзергә өйрәтүгә дә күп вакыт бирелә. Деформалашкан җөмләләрне тәртипкә китергәндә һәр сүзнең җөмләдә үз урыны булуын, сүзләр тәртибе алмашса, җөмләнең мәгънәсе аңлашмавына басыйм ясыйм. Мәсәлән: «Сезгә дип әзерләгән җөмләдәге сүзләрне Кыш бабай туздырган, бураннарын уйнаткан,» -дип башлаган уен балаларда кызыксыну уята:
Матур, бик урман. - Урман бик матур.
Килделәр, балалар, урманга. - Балалар урманга килделәр.
Балалар биремне үтәүдә авырыксынсалар, сораулар белән булышам: Кемнәр? - Балалар. Кая килделәр? - урманга. Балалар нишләделәр? –килделәр.
Сюжетлы картина, терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзү, җөмләләрне тиңдәш кисәкләр белән баету күнегүләре үткәрәм.
Фронталь шөгыльләрдә сүзләрнең грамматик формалары да өйрәнелә. Л-р авазларын диффециацияләгәндә исемнәрнең күплек саны белән танышалар. «Сез хәзер тылсымчылар буласыз, мин әйткән сүзләрне күбәйтегез:
алма - … (алмалар),
китап - … (китаплар) ».
Ы авазын өйрәнгәндә үткән заман хикәя фигыльләр ярдәмгә килә:
Мин бүген кинога барам. Мин кичә кинога нишләдем? (бардым)
Авазлар әйтүне формалаштыру игътибар, күрү хәтере, ирекле хәтер кебек психик процессларны ныгыту белән тыгыз үрелеп бара. Өйрәнелүче авазлар кергән сүзләрнең предмет рәсемнәре белән «Нәрсә үзгәрде?», «Нәрсә югалды?» уеннары балаларга кызыклы да, мавыктыргыч та. «Сез бүген шөгыльдә с авазы белән нинди уенчыклар күрдегез?», яисә «Сәлимә курчак нинди рәсемнәр алып килгән иде әле?» - кебек сорауларга җавап биреп, балаларның игътибарлары ныгытыла.
Өйрәнүнең II, III чорында артикуляциясе катлаулы авазлар өйрәнелә. Сөйләм үстерү күнегүләре дә балаларның яшь үзенчәлекләрен, индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, катлаулана бара.
Балалар шөгыльдә актив булсыннар, кызыксынулары кимемәсен өчен тәкъдим ителгән материалны даими үзгәртеп торырга тырышам. Эш алымнарын һәм күнегүләрне төрләндерү сөйләмдәге кимчелекләрне уңышлы коррекцияләргә мөмкинлек бирә. Сөйләмнең дөрес һәм бай булуы баланың мәктәптә уку чорында төпле белем алуы өчен бик тә әһәмиятле.
Аваз әйтелешен коррекцияләү аша сөйләм телен үстерү
Район методик берләшмә утырышында ясаган чыгыш
Актаныш 6нчы балалар бакчасының
югары квалификацион категорияле
укытучы-логопеды: Нуртдинова
Фәнирә Гатуф кызы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...
6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...
1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _...
1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...
6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...
7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _...
7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...