"Акыл ягыннан артта калган балаларның эмоциональ сферасы һәм аның үсеш мөмкинлекләре"
учебно-методический материал на тему

Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

Методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл доклад19.52 КБ

Предварительный просмотр:

Без бик кырыс заманда яшибез. 21 гасыр ахырында без яшәгән бу дөнья нинди булыр? Җәмгыятьтә нинди кыйммәтләр өстенлек итәр? Безнең дәвамчыларыбыз нинди идеалга табынырлар? Һәр педагог, һәр тәрбияче, әгәр ул заманнан артта калмаган булса, бу хакта уйланырга тиеш. Чөнки киләчәккә бүген нигез салына. Бу нигезне  балалар бакчасы һәм мәктәпнең хәзерге тәрбияләнүчеләре белән төзергә кирәк. Аларга без иң изге өметләр баглыйбыз. Шуның белән берлектә, безнең алда һәрьяктан үскән иҗади шәхес тәрбияләү бурычы тора. Безнең максатыбыз – үзебез тәрбияләүче балаларда гормонияле шәхес орлыклары салу. Мондый башлангыч алган балаларда киләчәктә рухи хисләр, матурлыкны күрә һәм тудыра белү, яхшылык эшләргә омтылу кебек сыйфатлар хас булачагына шик юк.

        Баланың һәрьяклап үсеше дигәндә без белем һәм күнекмәләрнең билгеле бер дәрәҗәсен, эмоциональ үсешен, җәмгыятькә җайлашуын һәм әхлакый карашлар бердәмлеген күздә тотарга тиеш. Бала шәхесе формалашуда аның эмоциональ тирәлегенең үсеше дә зур йогынты ясый.

        Эмоцияләр дип кешенең уй-кичерешләрен, тойгы-хисләрен атыйлар. Бу тойгылар кешедә яхшылык-яманлык, канәгатьлек һәм канәгать булмау, рәхәт-михнәт кебек хисләрнең төрле-төрле төсмерләре аша чагыла. Галимнәр раслаганча сигез атналык сабый балада да иң гадиләрдән саналган канәгать булу һәм канәгатьсезлек хисе бар. Бала үскән саен аның кичергән хис-кичерешләре дә катлаулана бара. Биш яшендә инде ул шатлык, ярату, сагыну, көнчелек, горурлык һәм оят хисе белән таныш. Эмоцияләр ярдәмендә бала үзенең кәефен, теләк-ихтыяҗын өлкәннәргә җиткерә. Эмоцияләрнең катлаулыгы бала үзе үскән саен арта һәм бу процесс 10 яшькә кадәр дәвам итә.

        Баланың эмоциональ тирәлеге үсешендә гаилә, мәктәп, баланы әйләндереп алган мөхитнең ниндилеге зур роль уйный. Эмоцияләр кеше эшчәнлегенең барлык төрләренә дә йогынты ясый.

        Эмоцияләрнең бертөрлеләре турыдан-туры баланың танып белү, уйлау-фикерләү, иҗади эшчәнлегенә тәэсир итә, икенче төрле әйткәндә, белемне үзләштерүнең нәтиҗәлелеген билгели. Бу төр хисләрне интеллектуаль хисләр дип атыйлар. Аларга кызыксынучанлык, күп белергә теләү, яңалыкка омтылыш, гаҗәпләнү, икеләнү, ышаныч кебек эмоцияләр керә. Коррекцион мәктәп укучыларының эмоциональ сферасының җитлекмәгәнлеге менә шушы хисләрнең тотрыксызлыгында күренә дә инде. Аларның  игътибарлыклары, түземлекләре җитәрлек дәрәҗәдә түгел, алар артык хәрәкәтчән, бер урында утырып тора алмыйлар. Аларда танып белергә омтылыш, яңадан-яңа хис-кичерешләргә ихтыяҗ юк.

        Баланың шәхес булып формалашуында интеллектуаль эмоцияләрдән тыш, әхлакый хисләр дә зур әһәмияткә ия. Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану, үз-үзеңне артык ярату, дуслык, патриотизм кебек хисләр билгели. Бу хисләр исә дөньяны танып белү процессына да үтеп керәләр һәм эзләнү шатлыгы, ачышлар бәхете, дөреслек өчен көрәштәге кичерешләр булып, кешенең бөтен кылган гамәлләрендә чагылыш табалар. Балаларда әхлакый хисләрнең башлангычы иртә яшьтә үк гаиләдә барлыкка килә башлый. Бакчага яисә мәктәпкә йөри башлау белән баланың эмоциональ үсешендә яңа этап башлана. Әхлакый хисләр уянуга балалар коллективы, педагог оештырган коллектив белән берлектә төрле чаралар да этәргеч була. Шулай ук класстагы яки группадагы эмоциональ-психологик халәт тә балага йогынты ясый.

        Акыл ягыннан артта калган балаларда да эмоцияләрнең чагылышы баланың яшенә, үзенчәлекләренә һәм билгеле, үзе яши торган тирәлеккә бәйләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өлкәннәргә үзләренең хисләрен белдерер өчен елмаялар, йөзенә текәлеп карыйлар, яисә киемнәрен тотып карыйлар. Ә инде башлангыч класс укучылары үз хисләрен кычкырып, елап белдерү белән беррәттән тел белән дә аңлатып бирә алалар, алар башка кешенең хәленә керәләр, кызгану хисләрен белдерәләр. Бу яшьтәге балаларның эмоциональ сферасы җитлекмәгәнлеге һәм үсештә артта калганлыгы аларның хисләренең тотрыксыз, үзгәрүчән булуында чагыла. Алар үз хисләрен тыеп тора алмыйлар, яисә бөтенләй тыелырга да уйламыйлар. Шуңа да карамастан, коррекцион мәктәп укучылары үзләре аңларлык ситуациядә кеше хәленә керә белә, кайгысын уртаклаша, ярдәм тәкъдим итә алалар. Гадәттә, иҗтимагый-әхлакый характердагы катлаулы эмоцияләрнең иң нечкә төсмерләрен бу балалар тоемлап җиткерә алмыйлар. Ләкин алар әйләнә-тирәдәгеләрнең хисләрен аңлый һәм дөрес төшенчә белән белдерә алалар. Югары класста укучы күпчелек балалар иҗтимагый-көнкүреш тормышка уңышлы җайлаша, һәм бу аларның мәктәптә һәм өйдә үзләрен тотышында чагыла. Алар коллективта яшиләр, әйләнә-тирәдәгеләр белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыралар, коллективта үзләрен тиешле дәрәҗәдә тота алалар. Аң ягыннан артта калган балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү барышында бары тик системалы эш алып барганда гына ярдәмчеллек, юмартлык, гуманлылык, шәфкатьлелек кебек хисләр формалаштырырга була.

        Бала шәхесен үстерүгә юнәлтелгән тагын бер эмоциональ хисләр турында әйтеп китмичә булмый – бу эстетик хисләр тәрбияләү. Эстетик (гүзәллек турында) хисләр безнең тормышта искиткеч көчкә ия. Матурлыкны күрә белү, аңлый белү, тудыра белү безнең тормышны баерак, кызыклырак итә, рухи ләззәтләнү бирә. Без кешенең һәрьяклы үсешенә омтылабыз, шуңа күрә һәр балада эстетик хисләр тәрбияләргә тиешбез. Эстетик хисләргә соклану, шатлык, сагыш, матурлыкны күрә белү, ярату керә. Эстетик хисләр тәрбияләүдә сәнгать төп урында тора. Җыр сәнгатеме ул, бию, рәсем, нәфис сүз сәнгатеме – барысы да гүзәллекне ямьсезлектән аера белергә өйрәтү өчен хезмәт итә. Табигатькә экскурсияләр, төрле күренешләрне күзәтү, эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрә белү, чиста-матур киенеп пөхтә йөрү балада матурлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. Баланың эстетик күзаллаулары әхлакый күзаллау белән тыгыз бөйләнгән. Аның аңында”ягымлы”, “әйбәт” төшенчәсе “гүзәллек” төшенчәсе белән тәңгәл килә.

Игътибар итәсездер: балалар рәсем ясарга ярата. Мәҗбүриләп утыртмасак та, алар барыбер ясый, ул аларның табигый ихтыяҗы. Рәсем ясаганда бала янында рәсем сәнгатеннән күпмедер хәбәрдар кеше булса, бу баланың иҗади шәхес булып үсүенә йогынты ясаячак. Татар халкы элек-электән баланы иҗади шәхес итеп, зәвыклы итеп тәрбияләүгә игътибар биргән. Әни кеше чигү үрнәкләре аша, ул чигешләрдәге төсләрнең ярашуы аша кызында зәвык тәрбияләгән, матурлыкны күрә, аңлый белү генә түгел, аны тудыра белү теләге уяткан. Әти кеше дә, үз чиратында, улын һөнәргә өйрәтү белән беррәттән, аның күңеленә матурлык орлыклары да чәчкән. Агачтан урындык ясыймы, бик ыспай итеп итек басамы – уңайлык белән бергә күз рәхәтлеге турында да уйланылган. Димәк, әби-бабайлар үрнәгендә баланы матурлык иленә алып бару безнең бурычыбыз булып кала.

Акыл ягыннан артта калган балаларның эмоциональ сферасы үсешен тышкы тирәлек билгели дидек, шунлыктан аларның махсус мәктәпләрдә укуы һәм тәрбияләнүе мөһим. Махсус белем һәм тәрбия йогынтысында баланың әйләнә-тирәгә ярсучан  реакциясе тотрыклана. Алар үзләре кылган эш-гамәлләрнең мәгънәсен аңлый башлый, балада уңай тәртип күнекмәсе, көнкүрештә үзләрен дөрес тота белү формалаша.

Әгәр дә без – өлкәннәр балаларга игътибарлы икән, аларны шәхес буларак кабул итеп яратабыз , алар белән  борчылабыз, шатлыкларын үзебезнеке кебек кабул итеп сөенәбез икән, аларның кечкенә генә уңышларын күреп мактый беләбез икән, алар эмоциональ канәгатьлек кичерәләр, аларда уңай сыйфатлар арта, кешеләргә ягымлы мөнәсәбәт формалаша. Әйдәгез, балаларыбызга  игътибарыбызны, назыбызны кызганмыйк, алар өчен иң матур, иң әйбәт, иң белемле идеал булыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бердәм республика имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыру мөмкинлекләре һәм кыенлыклар"- укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш

       БРИ һәм ДЙА- ул укучыларның мәктәп курсы өчен дә, шулай ук алга таба укуын дәвам итәчәк уку йортының сынау имтиханын да үз эченә ала. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча...

Татар теле укытучысы өчен интернет мөмкинлекләре

Татар теле укытучысы өчен интернет мөмкинлекләре...

Туган төбәгемдә сакланып калган бәйрәмнәр.

Укучыларда милли узаң тәрбияләү. Төбәгебездә сакланып калган милли бәйрәмнәр, гореф - гадәтләр белән кызыксыну уяту....

Уку-укытуда ресурслар һәм эчтәлек яңарышы нәтиҗәсе буларак арт-технология мөмкинлекләрен куллану

Татар теле һәм әдәбияты  (рус төркемнәре) дәресләрендә кулланырга мөмкин булган технологияләр....

Татар телен онлайн өйрәнү мөмкинлекләре

Татар телен онлайн өйрәнү мөмкинлекләре...