Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"
классный час (8 класс) на тему

Тема:

 

Максат:

             Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны    

             Ватаныбызны сакларга әзерләү;

             Халык күңелен яулаган хөрмәткә лаеклы шәһес булырга 

             әзерләнеп үсәргә омтылыш тәрбияләү;

             Туган төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре белән таныштыру.

 

Җиһаз: компьютер,

 

 

 

 

Дәрес барышы

 

  1. Оештыру өлеше.

Безнең бүгенге дәресебез төбәгебезнең  фидакарь хезмәтчәннәре, хөрмәткә лаек  авылдашларыбыз, якташларыбыз турында булыр. Кемнәр соң ул хөрмәткә лаек, ни өчен лаек, алар нинди кешеләр? Шушы сорауларга бергәләп  җавап эзләрбез.

  1. Туган җир, туган төбәк! Аның хакында күпме җыр, шигырь, сәнгать әсәрләре иҗат ителгән.

Туган җир, Туган ил! Туып үскән җир ул кешегә чиксез кадерле һәм якын. Туган җир, Туган ил, Ватан  өчен курку белмәс каһарманнарыбыз яу кырларында башларын салган.  

  Төбәгебездән герой исеменә лаек булган якташларыбыз да шактый. Аларны әйтми калу мөмкин түгел.

 

 

       

                                       (1914-1941)

     Албай авылында туган.

 

 

 

 

 

 

 

                (1010-1969)

       Албай авылында туган.

 

           

 

 

 

 

                           (1924-1987)

                      Албай авылында туган.

 

 

 

 

                   (                                    

                       (1915- 1945)

              Кече Кирмән авылында туган.

 

 

 

                         

                                    ( 1912- 1973)

                       Соколка авылында туган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәресебезне Туган җир дип башладык, әйе бер яктан гаҗәеп гүзәл,  сокландыргыч табигатьле, моңлы вә  сихри булуы белән дан тотса,  икенче яктан, үзенең тырыш, батыр вә чибәр уллары һәм кызлары – эш сөючән халкы белән данлыклы безнең яклар.

 

Туган төбәгебездә туып үскән кешеләр арасында игенчеләр, язучылар.укытучылар, табиблар, инженерлар, артистлар  һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Алар

үзебезнең якта туып үсеп чит җирләрдә яшәп тә,  шушы төбәктә  төпләнеп калып та бәхетләрен тапканнар.  

Шулар арасында ару талуны белмичә эшләп орден - медальләр белән бүләкләнүчеләр күп. Шундыйларның берсе:

Аның белән Россия горурлана.

Якташыбыз Россиядә һәм дөньяда танылган галим-академик, 600 дән артык фәнни хезмәт һәм табышларга, ачышларга  ия ул. Камил Вәлиев Югары Шүләнгер авылында дөньяга килә. Беренчел белемне туган авылында ала. 1954 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый, шуннан соң физика- математика фәннәре буенча үрләр яулый.

  Ватаныбызның фәнен үстерүгә керткән хезмәтләре һәм илгә гыйльми кадрлар әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен, ул дәүләт бүләкләренә лаек дип табылды. Ватан алдындагы хезмәтләре өчен, III һәм IV дәрәҗәле орденнар, Октябрь революциясе ордены, ике Хезмәт Кызыл байрагы ордены, Ленин премиясе һәм Россия Федерациясе Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. (Татарстан журналыннан өзек уку, 12.2007)

                                                         

 

     

 1909 елда Түбән Шүләнгер авылында туган. Казанда театр техникумында артист булу өчен укый.  Шуннан соң Мәскәүдә “Эшче” театрында эшли һәм югары белем ала.

  Галимә Ибраһимова РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы дигән исемнәрне горур йөрткән.

 

 

 

 

 

 1936 елның 12 нояберендә Җөри  авылында дөньяга килә. Кече яшеннән үк эш сөеп үскән, 8 яшендә ат көткән. мәктәпне тәмамлагач 1968 - 1969 елларда умартачылык училищесын тәмамлый. Үзенең бөтен  гомерен умартачылык хезмәтенә багышлый.  Хезмәте өчен ул күп кенә мактаулы исемнәргә лаек. 1981нче, 1985нче, 1988нче  елларда  Советлар Союзының халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе  өлкән комитетының көмеш медальләре белән, 1982 елда бронза медаль белән, ә 1986 елда алтын медаль белән бүләкләнә.

Николай абый бүгенге көндә лаеклы ялда, тормыш иптәше Клара апа, улы-.   Владимир , килене Елена, оныгы Карина, Лиана белән матур гына гомер итә.

 

  1951 елның 8 февралендә Җөри   авылында дөньяга килә. Мәктәптән соң үзенең тормыш юлын авыл белән бәйли һәм механизатор булып эшли башлый. Тормыш иптәше  Мария апа белән биш - бала тәрбияләп үстерәләр. Александр абыйның тырыш  хезмәте  югары бәяләнә. 1975 елда  "Хезмәт даны" медале белән 1976 елда "Хезмәттәге батырлыгы өчен З нче дәрәҗә" ордены  белән һәм 1986 елда "Хезмәт кызыл байрагы" ордены белән бүләкләнә.

Александр абый бүгенге көндә үзенең туган авылында тормыш иптәше Мария апа белән пар канатлы булып яшиләр.

 

1939 елны Җөри авылында дөньяга килә. Мәктәптән соң  1956 елда, үзенең хезмәт юлына беренче адымын ясый һәм аңа мехенизатор ярдәмчесе вазифасы йөкләнә. 1964  елдан тракторист - комбайнер булып эшләп китә. 35 ел эшләү дәверендә үз һөнәрен яратып башкара. Исеме  авылның, районның "Хезмәт даны" китабына кертелә. Татарстан АССР  Верховный Советы президиумының 1991нче ел 10 апрель указы, Минтимер  Шаймиев имзасы белән, Авыл хуҗалыгын механиклаштыру өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан АССР ның атказанган авыл  хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелә. Шулай ук "Казаннын 1000 еллыгы" медале белән дә  бүләкләнә.

Тормыш иптәше Аграфена апа белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге-вакытта   гаиләсе   белән матур тормыш кичерә.

        1961 нче елның 21нче январында Мамадыш районы Җөри авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне 1977 нче елда тәмамлаган. Совет Армиясе сафларына чакырылып Әфганстан сугышында катнашкан, безнең төбәктән Әфганстан сугышында катнашучыларның беренчесе ул. Андагы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән дә бүләкләнгән. “Әфган хикәяләре” циклын иҗат иткән Андрей Дубовой,  Иван Егоровның командиры сугышларда  күрсәткән зирәклеген сокланып яза.

Армиядән соң Иван Егоров Казан Дәүләт педагогия институтын һәм Мәскәү коммерция академиясен тәмамлый. Хәзерге көндә

 

1937 елның 29 июнендә Комаровка авылында дөньяга килә. 12 яшеннән тавык фермасында эшли башлый. 1952 - 1954 елларда сарыклар фермасында һәм 1954 - 1987 елга, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Комаровка фермасында сыер сава. Тырыш хезмәте өчен аны СССРның  Югары Советы президиумы указы белән "З нче дәрәҗә Дан ордены белән  бүләклиләр.

Анастасия апа тормыш иптәше Николай абый белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.

Хәзерге көндә балаларының, оныкларының кадер -хөрмәтен күреп яши.

 

1948 елда  Комаровка авылында колхозчы семьясында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлауга фермага сыер савучы булып эшкә килә. 1965 елда тормышка чыгып Семен абый белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.

1971 елда фидакарь хезмәте өчен СССРның Югары Советы президиумы указы белән "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены белән бүләкләнә.

1980 елда 5 елга Югары  Советка депутат итен сайлана . Елизавета апа үзенең эш стартын 1998 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы дәвам итә Бүгенге көндә гаиләсе  белән бәхетле һәм мул тормышта яши.

 

  Мамадыш районы Ылыя авылында 1960 нчы елны  туган. Әти-әнисе укытучылар булган, ул кечкенәдән аралашучан һәм башкаларга ярдәм итәргә омтылучан булып үсә. Кечкенә Толя ерак диңгезләр гизүче булырга хыяллана, ләкин әтисенең вакытсыз вафат булуы аның планнарын үзгәртә. Зур Шыя сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан финанс техникумында белем ала, хезмәт юлын   иминият органнары инспекторы буларак башлый.  1978 нче елда Армия сафларына чакырыла, кайткач, Мамадыш районы финанс бүлегендә хезмәт юлын дәвам итә. Читтән торып  Мәскәү кооператив институтын тәмамлый. Район башкарма комитеты җитәкчесе  постында вакытта да һәм хәзер район администрациясе башлыгы буларак та Анатолий Петрович халык мәнфәгатен кайгырта, яшәү шартлары, эш белән тәэмин ителеш, меңнәрчә-меңнәрчә

проблемаларны хәл итүдә өлешен кертә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

    апа 1948 елның 3 декабрендә туган. Мәктәпне тәмамлагач укытучы булу теләге белән укырга киткән.

    1967 елдан алып 1985 елга кадәр Җөри башлангыч мәктәбендә эшләгән. Аннан соң 1995-2004 елга кадәр Уткино авылы башлангыч мәктәбендә белем биргән һәм лаеклы ялга чыккан. “Яшь буынны тәрбияләүлә күрсәткән хезмәтләре өчен” мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Бүгенгесе көндә Настя апа һәм Николай абый балаларының, оныкларының  хөрмәтләрендә, бай тормышта яшиләр.

 

1921 елның июнь аенда Түбән Шүләнгер авылында колхозчы семьясында туа.  Ленин исемендәге колхозда 25 ел гомерен сыер саву хезмәтенә багышлый. Аның фидакарь хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяли һәм СССР Югары Советы президиумы указы белән "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены белән бүләкли. Бүгенге көндә Фәузия апа Түбән Шүләнгер авылында яши.

 

 

 

 

 

 

1939 елның 9 январендә Түбән Шүләнгер авылында колхозчы семьясында туган. Шүләнгер 7 еллык мәктәбен тәмамлагач-Лубьян урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәптән соң 5 ел колхоз бухгалтеры, 5 ел  сыер савучы, бригадир, 1960 елның мартыннан авыл, Советы председателе, 1973 елның октяберендә партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Бу эшкә ул 17 ел гомерен багышлый. Эшләгән дәверендә 3 тапкыр районның мактау китабына кертелә, 4 тапкыр район мактау тактасына эленә, 4-тапкыр район Советы депутаты итеп сайлана.  Татарстан АССР Югары Советы президиумының 1991 елның 10 апрель указы белән "Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә. Рәисә апа Мансур абый белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Балаларының һәркайсы үз юлларын тапты. Бүгенге көндә, Шүләнгер авылында, тормыш иптәше белән пар канатлы булып, кадер- хөрмәттә яши.

 

 

         

(1935нче елда туган) мәгариф системасында 54 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Ул 24 ел мәктәп директоры, 11 ел Мамадыш районы мәгариф бүлеген җитәкли. Район мәктәпләрендә тарих укыта. Мамадыш педагогия училищесын 1953нче елда тәмамлаган, хезмәт биографиясен  Оренбург өлкәсендә башлаган егетнең язмышы уңышлы һәм бәхетле булып чыга. Совет Армиясе сафларына чакырыла  еллар уза, кайчандыр Түбән Шүләнгер мәктәбенең укучысы булган Дәүләтҗан 1962нче елда туган авылы мәктәбенә директор итеп билгеләнә.   1974 нче елда ул инде бөтен Мамадыш районы мәгарифен җитәкли.  Әйе, аның эше эссез югалмаган, ул укытучылар, укучылары күңелендә һаман яшь, һаман көр күңеле тормышка гашыйк педагог. Гыйлаев Дәүләтҗан Шакирҗанович хезмәтенә күрә хөрмәтен дә күрә,  1978нче елда  укытучыларның Бөтенроссия съезды делегаты булып сайлана, Россия Федерациясе мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә һәм Казанның 1000 еллыгы медаленә лаек була. Гаилә архивында РОНО, район администрациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының бихисап Мактау грамоталары саклана.

 Земфира һәм Римма да абыйлары юлыннан китәләр. Минзәлә педагогия училещесын тәмамлаганнан соң Мамадыш районына эшкә җибәрелә. Дәүләтҗан абыйсы үрнәгендә ул да читтән торып Казан педагогия институтының тарих- җәгыять белеме бүлеген тәмамлый. 15 ел буе Җөри урта мәктәбендә  директор ярдәмчесе булып эшли. Ул Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы, “Татарстан Республикасы мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләнгән. “Ел укытучысы” конкурсларында катнашып призлы урыннар алган.  Аның Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләре дә күп. Җөри урта мәктәбендә ул “Туган якны өйрәнү” музее да төзеп калдырган ватанпәрвар шәхес. Земфира Шакирҗановна 39 ел дәвамында укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыкты, ул безнең иң яраткан укытучыбыз булды.  

        Игезәк кызлардан эшкә Кукмара районына билгеләнә.Ул,Үрәсбаш, Татар Кукмарасы мәктәпләрендә укытып,  2007 нче елда лаеклы ялга чыкты. Нәкъ Земфира апаныкы кебек үк аның да мактаулы исемнәре, грамоталары бар. Ул балаларга татар теле, әдәбияты укытып, туган телнең аһәңен, бар матурлыгын аңлата алган.   

1940 нче елда туган. Түбән Шүләнгер, Шәдче, Вахит, Җөри мәктәпләрендә математика укыта.                                                                                                                                                                      1988 нче елның сентябрендә Җөри  урта мәктәбе беренче укучыларын кабул итә. Яңа мәктәпнең  беренче директоры Хайдаров Раиф Хайдарович була. Аның күпъеллык эш тәҗрибәсе тиз арада мәктәп эшен тиешле югарылыкка куярга ярдәм итә. Беренче директор буларак, ул мәктәп данын күтәрү, аның үз традицияләрен,   гомуми уку һәм хезмәт дисциплинасын булдыруга ирешкән педагог.

  Тормыш иптәше да музыка, рус теле дәресләре укытып лаеклы ялга чыкты. Ул тәрбияләгән укучылар тормыштан ямь табып яши белүләре , мөстәкыйльлекләре белән аерылып торалар.

    Ул хезмәт юлын Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Көек-Ерыкса урта мәктәбендә башлый. Ә армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, яңа ачылган Җөри урта мәктәбендә физкультура укыта, аннан район мәгариф бүлегендә төрле җаваплы эшләр башкара, хәзерге вакытта Мамадыш муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы.  Вәзир Нәзирҗанович   актив җәмәгать эшлеклесе дә. Ул үзешчән сәнгатьтә катнашырга да, сугыш һәм хезмәт ветераннарына шефлык эшен оештыруга да, укучылар, мәгариф хезмәткәрләре, авыл яшьләре арасында спорт ярышлары, тематик кичәләр оештыруда да башлап йөрүчеләр арасында. Районда “Кешеләргә игелек кыл” акцияләрендә катнашырга да вакыт таба ул.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                    

 

                    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тагын кайда гына табып була,

Туган йортым, синдәй жирләрне

Синдә генә таптым бетмәс бәхет,

Шатлык белән тулы көннәрне.

Авылым - чисез куанычым,

Яшәү - сулыш биргән төбәгем,

Тәннәремә туклык чыганагы,

Яшәү өчен ныклы терәгем.

Хезмәттә дә батыр ул - кызларың,

Уңыш арты уңыш яулана,

Авылымның данын байрак итеп

Илтә алар туар таңнарга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                    

 

                    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тагын кайда гына табып була,

Туган йортым, синдәй жирләрне

Синдә генә таптым бетмәс бәхет,

Шатлык белән тулы көннәрне.

Авылым - чисез куанычым,

Яшәү - сулыш биргән төбәгем,

Тәннәремә туклык чыганагы,

Яшәү өчен ныклы терәгем.

Хезмәттә дә батыр ул - кызларың,

Уңыш арты уңыш яулана,

Авылымның данын байрак итеп

Илтә алар туар таңнарга.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казанда яшәгән бөек кешеләр.

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен 9 нчы класста бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе....

Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә

Кереш“Яшәр өчен бетмәс көч алыргаОлысына һәм дә кечегә, -Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтлеТуган ягы кирәк кешегә.”Фәнис Яруллин...

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"...

«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...

"Туган ягыбызда талантлы кешеләр" - эзләнү эше. Автор: Хәйретдинова Адилә

Һәр як үзенең талантлы шәхесләре белән горурлана....

ГАЛИМҖАН ГЫЙЛьМАНОВНЫҢ “ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР” ӘСӘРЕНЕҢ ЯҢАЛЫГЫ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ФӘЛСӘФӘСЕ (фәнни эзләнү эше)

Киләчәк укучысын бүген нәрсә белән кызыксындырып, укырга җәлеп итеп була да, киләчәккә алар үзләре белән нинди әсәрләрне алачаклар?.. XX гасыр классикларын беләбез, ә XXI гасырны кайсы язучылар, нинди...

Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле

Дәрес тема буенча өйрәнелгән лесиканы активлаштыру, сөйләмдә актив куллану, күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерүгә, җөмләләрне дөрес төзү күнекмәләре булдыруга юнәлдерелгән. авыр ситуацияләрдә ...