ГАЛИМҖАН ГЫЙЛьМАНОВНЫҢ “ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР” ӘСӘРЕНЕҢ ЯҢАЛЫГЫ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ФӘЛСӘФӘСЕ (фәнни эзләнү эше)
методическая разработка ( класс) на тему

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Киләчәк укучысын бүген нәрсә белән кызыксындырып, укырга җәлеп итеп була да, киләчәккә алар үзләре белән нинди әсәрләрне алачаклар?.. XX гасыр классикларын беләбез, ә XXI гасырны кайсы язучылар, нинди әсәрләр билгеләр?.. Татар әдәбиятының чишмә башында торган Кол Галиләрдән килүче әдәп-әхлак, кешелеклелек, иманлылык темалары дәвам итәрме, ниндирәк яңгыраш алыр, нинди образлар аша укучы күңеленә барып ирешер?  Ризаэддин Фәхреддиннең  “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” (“Җәвамигуль-кәлим шәрхе”) дигән сүзләрен дәлилләргә телибез икән, иң беренче чиратта, башка милләтләрнеке белән чагышырлык көчле әдәбиятыбыз да булырга тиешлеге ачыктыр. Һәм, ниһаять, күренекле мәгърифәтчебезнең мирасы, әдәби алымнары бүгенге татар әдәбиятында ни дәрәҗәдә чагылыш таба? Шушы сораулар мине фәнни эзләнүгә этәрде 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Г.Гыйлманов иҗатын өйрәнү86 КБ

Предварительный просмотр:

ГАЛИМҖАН ГЫЙЛьМАНОВНЫҢ “ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР” ӘСӘРЕНЕҢ ЯҢАЛЫГЫ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ФӘЛСӘФӘСЕ

(фәнни эзләнү эше)

Зәйнуллина Э.Т.

Татарстан Республикасы

                                                                                Алабуга  муниципаль районының

                                                                             «10нчы урта  гомуми белем мәктәбе»

 муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Кереш

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, рухани, Шәрык белгече һәм фәлсәфәче Р.Фәхреддиннең әлеге сүзләре мөгаллимнәр колагына гына әйтелгән сүз булып калмыйча, язучыларыбыз алдына да зур таләпләр куя, минемчә. Киләчәк укучысын бүген нәрсә белән кызыксындырып, укырга җәлеп итеп була да, киләчәккә алар үзләре белән нинди әсәрләрне алачаклар?.. XX гасыр классикларын беләбез, ә XXI гасырны кайсы язучылар, нинди әсәрләр билгеләр?.. Татар әдәбиятының чишмә башында торган Кол Галиләрдән килүче әдәп-әхлак, кешелеклелек, иманлылык темалары дәвам итәрме, ниндирәк яңгыраш алыр, нинди образлар аша укучы күңеленә барып ирешер?  Ризаэддин Фәхреддиннең  “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” (“Җәвамигуль-кәлим шәрхе”) дигән сүзләрен дәлилләргә телибез икән, иң беренче чиратта, башка милләтләрнеке белән чагышырлык көчле әдәбиятыбыз да булырга тиешлеге ачыктыр. Һәм, ниһаять, күренекле мәгърифәтчебезнең мирасы, әдәби алымнары бүгенге татар әдәбиятында ни дәрәҗәдә чагылыш таба? Шушы сораулар мине фәнни эзләнүгә этәрде һәм аларга җавап эзләп, мин бүгенге көндә үзенең үзенчәлекле, хыял һәм чынбарлык чигендәге кискен интригага, серле вакыйгаларга корылган әсәрләре белән шактый киң катлам укучыга танылып өлгергән Галимҗан Гыйльманов иҗатына мөрәҗәгать итәргә, исеме белән үк бүгенге “гадәттән тыш” геройлар  белән “җенләнгән” яшь укучыны җәлеп итәрлек “Оча торган кешеләр” бәяненә тукталырга уйладым. Авторның “Албастылар”, “Тозлы яңгыр”, “Китек ай” һәм башка әсәрләренә шактый ук игътибар ителсә дә, әлеге әсәре ничектер кырыйдарак кала бирә. Ә, минемчә, автор күтәргән “ялгыз кеше”, “башкалардан аерылып торган кеше” образы бүгенге көн укучысы өчен кызыклы, бу тема бик актуаль һәм әлеге әсәр, шартлылыкка корылган фильм төшерер өчен, үз режиссерын көтә.

Максатым: беренчедән, модернизм, хәтта, кайбер галимнәр (Д.Заһидуллина...) билгеләп үткәнчә, постмодернизм сыйфатлары булган әлеге әсәрдә әхлакый мәсьәләләр ничегрәк хәл ителүен, гомумкешелек идеалларының нинди юнәлеш алуын ачыклау, икенчедән, авторның үз фикерләрен укучысына җиткерү юлларын тикшерү һәм, өченчедән,  бу әсәр белән Р.Фәхреддиннең “Сәлимә, яки гыйффәт” романы арасындагы уртак билгеләрне күрсәтү, автор иҗатында мәгърифәтчелек традицияләренең дәвам итүен дәлилләү. Шушы максаттан чыгып, үз алдыма түбәндәге бурычларны билгеләдем: язучының тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү, язучы турындагы хезмәтләрне анализлау, татар әдәбиятының үсеше, бүгенге әдәбиятыбыз хакындагы хезмәтләргә күзәтү ясау һәм язучының модернизм кысаларында язылган әсәрләрендә, бигрәк тә үземне кызыксындырган “Оча торган кешеләр” бәянендә чагылган эстетик идеалларны билгеләү, авторның татар әдәбиятында дәвамчанлык традицияләренә тугры калуын дәлилләү яки кире кагу. Шушы сорауларга җавап табу өчен, башта әсәрнең үзенә, Г. Гыйльманов иҗатына багышланган А. Шәмсутова, Д. Заһидуллина, Ф. Урманчиевларның тәнкыйди мәкаләләренә мөрәҗәгать иттем. Шулай ук, иҗаты турында тулырак мәгълумат алу өчен, Р. Даутовның “Балачак әдипләре”, Минһаҗева Л. И., Мияссова И. Х. “Татар балалар әдәбияты” китапларындагы Г. Гыйльмановка кагылышлы материаллар белән таныштым.

 Фәнни хезмәттә әдәби әсәрне анализлау, чагыштыру алымнары кулланылды. Хезмәт кереш өлештән, 2 бүлектән, йомгаклаудан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

1 бүлек. Г.Гыйльманов – киңкырлы шәхес

Галимҗан Гыйльмановның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге шактый бай һәм мәгърифәтчеләребез Р.Фәхреддин, К.Насыйриларныкы белән чагыштырырдай киңкырлы. Ул фән һәм тәнкыйть эшен дә, мөгаллимлек һәм мөһәррирлек эшен дә, балалар һәм зурлар әдәбиятын да, халык арасында татар әдәбиятын, тарихи мирасын пропагандалау, тарату эшен дә, хөкүмәт һәм җәмәгатьчелек эшен дә колачлый.

1957 нче елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында дөньяга килгән Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов беренче шигырьләрен, хикәяләрен урта мәктәптә укыганда ук яза башлый. Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече исемнәренә ия булганчы, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында белем ала, "Әллүки" әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман җитәкчелегендә "Шәехзада Бабич : тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе" исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада уку белән беррәттән кафедрада өлкән лаборант ассистенты булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый. "Лиро-эпик жанрлар", "Һади Такташ: иҗат эволюциясе" дигән темаларга махсус курслар алып бара. 1983 елда "Татар балладасы: башлангыч һәм үсеш этаплары" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.    

 1986-1999 нчы елларда Татарстан китап нәшриятында, Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы вазифалар башкара, Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында "Әдәби мирас: текстология мәьсәләләре", "Мифология һәм татар әдәбияты" дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.

           1999-2004 нче елларда Татарстан Язучылар берлегендә Берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе. 2005 елда "Казан утлары" журналында фән һәм сәнгать бүлеге мөхәррире булып эшләп ала. Шул ук елның сентябреннән ул Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш консультант вазифасын башкара.

           Г.Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге нигездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда , лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнү һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя.. 1992 елда исә әдәби процесска һәм бигрәк тә шагыйрьләр иҗатына, шулай ук аерым әсәрләргә багышланган "Заман сүз сорый" исемле әдәби тәнкыйть  мәкаләләре җыентыгы басылып чыга.    

           Үткән гасырның сиксәненче елларында ук әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган, беренче хикәя-повестьларын язган Г.Гыйльманов 1993 елда үзенең "Тозлы яңгыр" исемле беренче проза китабын бастырып чыгара. Шул исемдәге повестьтан тыш китапта кайчандыр татар әдәбиятында бик популяр булган һәм соңга таба онытылыбрак торган чәчмә лирик  жанр әсәрләре дә (парча нәсер, әдәби этюд һ.б.) урын ала. Бу төр әсәрләрендә автор "сәер кеше", "ялгызак кеше", "сагышлы кеше" образлары аша чәчмә әдәбиятның моңлы һәм шагыйранә тәэсирле үрнәкләрен тәкъдим итә. "Тозлы яңгыр"(1986) повестенда исә, әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең уртак фикеренчә, Европа әдәбиятындагы модернизм сыйфатлары ачык төсмерләнә. Модернизмга хас жанр, поэтика, компазиция, стиль сыйфатлары әдипнең "Албастылар" (1999), "Оча торган кешеләр"(2000) исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә. Әдипнең сиксәненче-туксанынчы елларда дөнья күргән хикәя-повестьларында да шушы юнәлеш дәвам иттерелә, әдәби әсәр аша укучыга хыялыйлык, серлелек иңдерелә.

              Йомгаклап әйткәндә, Галимҗан Гыйльманов – әдәбият белеме, тәнкыйть өлкәсендә үз сүзен әйтә килүче галим, бүгенге көн татар шигъриятендә һәм прозасында үз стилен, үз юлын , үз образлар дөньясын булдырган әдип.

2 бүлек. “Оча торган кешеләр”  – әдәбиятка яңалык алып килүче әсәр

2.1.Әсәрнең сюжет-композициясе, идея-проблематикасы

Гомумтөрки әдәбият вәкиле булган И. Баласагунлыдан башлап бүгенге көн язучы-әдипләренә кадәр кеше бәхете мәсьләсен күтәрәләр,  әхлаклы, кешелекле мөнәсәбәтләр генә бәхетле тормышка нигез салалар дигән фикергә киләләр. Г.Гыйльмановның “Оча торган кешеләр” (2001) әсәре исә алгарак китә: кешегә бәхетле булу өчен үз-үзе һәм табигать белән гармониядә яшәү дә кирәк. Әсәрнең сюжеты ике катламлы дип әйтеп була: беренчесе, реаль сюжет: “рухи арыган, ләкин гамьле” Сәүбәннең, унсигез ел кайтмый торганнан соң, туган авылына, туган нигезенә кайтуы, анда яшьлектә юк кына сәбәп аркасында үзе ташлап киткән сөйгәне һәм улы белән очрашуы, әмма реаль, җир тормышында бәхетле була алмаулары. Әгәр шушылар турында гына сөйләнсә, бу әсәрдән әллә ни яңалык ала алмас идек. Азмы бу тормышта, яшьлекләрендә ялгыш адым ясап, тормышларын бөтенләй икенче якка борып җибәргән адәмнәр яисә ятимлек ачысын тоеп үскән балалар? Әдәбиятта да бу турыда күп язылды. Шушы урында әдәбият белгече, постмодернизм тарафдары С.С.Аверинцевның “Без шундый чорда яшибез – барлык сүзләр дә әйтелеп беткән инде” [8:141] дигән сүзләре хәтергә килә. Димәк, хәзерге әдәбиятта күпләр әйткәнне башкача итеп, хәзерге укучының йөрәгенә үтәрлек, уйландырырлык итеп әйтеп бирү мөһим. Шул үзенчәлекне истә тотып булса кирәк, Г.Гыйльманов та әсәрдә икенче катлам – романтизм, хыял катламы, яңа чынбарлык тудыра. Сарманай авылында яшәүчеләр кайчандыр Чулпан йолдызыннан күчеп килгән булганнар икән. Аларның кайберләре бүген дә үзләренең асыл сыйфатларын сакларга тырышып яшиләр, үзләре генә белгән ниндидер догалары бар, йолдызлар белән, Кала-тау белән, ниһаять, табигать белән гармониядә яшәргә омтылалар... Тик тексттан чыккан төп мәгънә: үз асылын югалтмаган кеше Җирдә яшәгән вакытта бәхетле була алмый. Шушы катламда без авторның татар әдәбиятына модернизм, хәтта ки постмодернизм сыйфатларын кертүен күрәбез: реалистик һәм модернистик тенденцияләр бер әсәр эчендә кушыла, әдәби әсәр тукымасына фән, фәлсәфә, публицистика килеп керә, шартлылык, купсөйләмлелек беренче планга чыга, автор укучыга мөрәҗәгать итү, аның белән сөйләшү алымнарын куллана, психологик чигенешләр ясый [8:141]. Сәүбәннең кичерешләре сурәте хикәяләүче һәм төп геройның уйланулары аша тудырыла. “Туган җирен яраткан кеше генә бөтен дөньяны ярата ала. (Ә аның кайтканы да юк.) Туган җир бер генә, чөнки гомер дә бер генә. (Ә ул әллә ничә гомергә ия кеше кебек яши.) Иң ярлы кеше — туган җирсез кеше. (Ул иң ярлы кеше булып чыга, чөнки ул туган җиреннән баш тартырга маташа.) Читтә йөргән кеше — бер җирдә дә яшәми. (Чөнки аның кайтыр урыны, димәк, яшәр җире юк.) Туган җирен яраткан кеше генә хатын-кызны чын-чынлап сөя, ярата ала. (Димәк, ул чын сөюдән дә мәхрүм?) Ватан — мәхәббәт кенә түгел, Ватан ул — язмыш! Ә язмыш — җаваплылык дигән сүз! (Димәк, ул тормыш-яшәеш җаваплылыгыннан да баш тарткан булып чыга…) Туган җирнең чын улы булу өчен, соң дәрәҗәдә ихлас булу кирәк! (Димәк, ул ихлас тормыш белән дә яшәми?!) Иң мөһиме: Туган җирне онытып булмый, аны сагынып кына була! (Ә ул аны онытырга тырышты…)” [2:6] Шушы уйланулар аша әсәрнең төп проблемасы күтәрелә: кеше һәм туган җир бердәмлеге, туган җиренә, идеалларына хыянәт иткән кеше бәхетле була алмый. “Сәүбән белән дә шулай булды, ахры. Ул кайдадыр, кайчандыр ялгышты. Гомер юлының бик мөһим бер борылышында читкә каерылып кереп китте дә… юлдан язды, сукмагын югалтты… Бөтен көчен, сәләтен салып тырышса да, әллә ни кыра алмады: эше җиңел бирелсә дә, хезмәтендә зур уңышларга ирешмәде, гаилә тормышыннан канәгать булса да, бәхеткә бөтенәймәде. Менә хәзер ул, гаиләсен, яшәгән йортын һәм күпьеллык хезмәтен ташлап, авылына — туган йортына, газиз ялгыз әнкәсе янына кайтып бара” [2:7]. Геройның балачагы белән очрашуы турында да авторның шактый саллы фәлсәфи фикере бар: “кеше бала чагына ике очракта гына кайта: нәрсәдәндер качканда яисә бик мөһим бер әйберен эзләгәндә…”.  Сәүбәннең туган җиренә кайту сәбәбен автор реаль вакыйга белән бәйли: “Ул авырды, үлемнең күзенә карады… Шул үлем әҗәле аңа туры карап әйтте: “Кайт бар, авылыңа кайт, гомер, нәсел йолдызыңны рәнҗетергә теләмәсәң, нәселеңне югалтасың килмәсә, кайт, кайт!” — диде.  

Сакраль үзәккә юл аны атаудан башлана: “Сарманай авылыннан бер чакрым ераклыкта Кала-тау бар. Ә-ә-әнә ул. Бу тау итәгендә юкәләр үсә”. Текстны каймалап алган Чулпан йолдыз образы җир мәхәббәтен илаһи яшәеш ягына күчерү вазифасын башкара. Автор текст эчендә геройларны мәңге яшәү сере белән таныштыра, образның сакраль үзәк белән янәшә килүе шулай аңлашыла (сөйгән ярлар “бигрәк тә Чулпан йолдыз аша тиз “аңлашалар”). Кала-тау дип бирелгән сакраль үзәк тирәсендә нәсел-ыруны җыеп тору мәгънәсен аңлатып килгән йола белән бәйле мифопоэтик укылышлы текст урнаштырыла: “Сарманай авылы яшьләре иртә яздан башлап көз ахырына кадәр инеш буендагы Сабантуй яланына кичке уенга чыгалар. Элегрәк мондый уеннар һәр татар авылында булган. Ә менә сарманайлылар бу матур йоланы бүген дә онытмаганнар”. Текстта Сарманай авылы, Кала-тау – үткән белән бүгенге вакыт сызыгын берләштерүче сакраль үзәк буларак төгәлләшә.

Әсәрдә бүгенге көн проблемалары да күтәрелә: кешенең әхлагы бозылу: “Иң элек ул урам башындагы иясез ватык арбага игътибар итте. Аның бер тәгәрмәчен кемдер салдырып алып киткән. Алдагы тәртәләре дә юкка чыккан. Гарипләнеп бер якка янтайган бу арбада Сәүбән үзен таныгандай итте”. Изге төшенчәләрнең, иманлылыкның бетә баруы: “Авыл шактый үзгәргән. Таш йортлар күбәйгән. Аерым хуҗалык йортлары матурайган, әмма авыл үзе бетәшкән — урамнары чүп-чар белән тулган, елга-инеш буйларына тирес өйгәннәр. Үзгәртеп кору җилләредер инде: фермадагы элекке төзек, агарып-балкып торган биналар бушап калган, аларның тәрәзәләре ватылып, ишекләре каерылып беткән. Аның каравы авылда ике мәчет манарасы калыккан. “Мәчетләр салып кую гына иманлылык билгесе булса, эшләр бер дә әйбәт түгел”,— дип уйлап алды ул”.  Табигатебезнең пычрануы: “Рух чишмәсенең челтерәвек агышын Сәүбән ерактан ук ишетеп, килә-килешкә аптырап калды. Чишмә тирә-ягындагы сазлык киңәйгән, инеш, киресенчә, тарайган, янындагы таллык сирәкләнгән, аның тирәсендәге чирәмлек пычранган. Агышы шул ук, ярсып-ярсып, тулгак тоткан кебек ага. Улагы да шул, әмма шактый тузган, кителеп, яньчелеп беткән”.

Гомумиләштереп әйткәндә, автор шактый катлаулы әсәр тудырган, уйландырырлык проблемалар тудырган.                                              

2.2. Әсәрдә образлар бирелеше

Авторның геройлары барлык әсәрләрендә дә халык авыз иҗатындагыча гадәти түгел. Г. Гыйльманов аларга моңа кадәр бу геройларга хас булмаган сыйфатлар өсти. Персонажлар уңай яктан гына ачылалар яисә вакыйгалар барышында яхшы якка үзгәрә баралар. “Оча торган кешеләр”дә дә әдипнең геройлары шактый сәер кешеләр, әмма алар үзләренең ихлас һәм игелекле булулары, үз язмышларына үзләре хуҗа булырга омтылулары, иманлы кеше булулары  белән хәтердә калалар. Әсәрдә тискәре геройлар юк диярлек. Үзенең “хатын-кыз – изге зат” дигән инануына туры килмәгән Зәлифәне генә автор яратмыйча сурәтли, төп геройның бәхетсезлегенә дә ул сәбәпче була бит: Сәүбәнне көчләп диярлек Сәвия белән Рәмис сөйләшеп утырган урынга алып бара. Ә чынлыкта, үз бәхетсезлегенә герой үзе, үзенең тискәрелеге, артык горурлыгы гаепле. Гомумән, әсәрдә геройлар күп түгел: ике Сәүбән (ата һәм бала), ике Сәвия (сөйгән яры һәм хатыны), әтисе Кадир, әнисе Рәмзия, абыйсы Хәйдәр, балачак образы, авылдашлары Май әби, Ак бабай (Нигъмәт бабай), шәһәрдәге малае (исеме дә әйтелми). Ә менә символик образлар җитәрлек, аларның һәрберсе ниндидер вазифа башкара: Кала-тау – реаль һәм ирреаль дөньялар чиге, әтисен, Сәүбәннең үзен һәм Сәвия белән уртак улларын берләштереп торучы серле урын, Чулпан йолдыз – Сәүбәннәрнең нәсел башы, ияләре (әсәрнең исеменең дәвамы – иясез язмышлар, шуңа алар бу җирдә бәхетсезлеккә дучар), Басу капкасы – Сәүбәннең тормышындагы үзгәреш, Вакыт – мизгел һәм мәңгелек, Төн – билгесезлек һәм бәхетсезлек, куркыныч, Бала чагы – “иманым да, күңел тынычлыгым да, өметем дә, киләчәгем дә”[2:48], Җыр – яшәү билгесе :“Җыр ул – җан тавышы, җан авазы бит...” (2:45), елга бер тапкыр канлы яшь белән елаучы Рух чишмәсе – тере һәм үле су чыганагы, Әрәмәлек, Юкәләр, Зират... Һәм алар барысы да тере, җанлы итеп бирелә һәм мифик вазифалар башкаралар.

2.3. Әсәрнең фәлсәфәсе

Әсәргә аерым үзенчәлек биреп торучы алым ул – авторның фәлсәфи уйланулары, турыдан-туры укучыга мөрәҗәгать итеп яки геройлары аша әйтелгән фикерләре. Шушы алым Г.Гыйльманов иҗатын мәгърифәтчелек әдәбиятына якынайта, укучысына акыл бирергә теләвен чагылдыра. Әсәрне укый башлауга, мин үзем аның Р.Фәхреддиннең “Сәлимә, яки гыйффәт” романына охшап китүен сиздем. Р.Фәхреддин дә фикерләрен геройларыннан әйттерә, роман үзе схематик сюжетка корылган булып, автор әсәр кысаларында үзенең иҗтимагый фикерләрен, гаилә һәм тормыш турындагы карашларын укучыга җиткерүне максат итә. Ананың баласына әйткән нәсихәтләре, аталык җаваплылыгы, һәнәр алу, хатын-кызның гаиләдәге роле турындагы фикерләре шундыйлардан. Г.Гыйльманов та шушы юл белән яшәү мәгънәсе, мәхәббәт һәм үз-үзең алдындагы җаваплылык, туган җиргә, кешеләргә мөнәсәбәт, кеше бәхете, һөнәр сайлау турында шактый уйландырырлык, яшь укучыга киләчәккә юллама кебек булган фикерләрен әсәр буенча сибеп бара. Шуңа күрә әсәрне тиз генә укып чыгып булмый, һәр фикер сине тормышың, рухи яшәешкә, табигатькә мөнәсәбәтең турында уйланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, бәхет турында авторның фикерләре болайрак: “кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була!  Бәхетнең кардәше — өмет. Рух нык булганда гына кеше күңелендә өмет туа һәм яши ала. Өмет бар икән, әгәр дә чын икән, ихлас икән, ул бервакытта да кешене алдамый”, “Бәхет эзләүче бәхетледән дә бәхетлерәк”...[2:12] Туган җиргә мөнәсәбәт хакындагы фикерләре белән дә бәхәсләшә-бәхәсләшә килешәсең: “...кеше үзенең туган җирен, туган нигезен, бала чагын сагынмый башлый икән, дөресрәге, аны туган җире, туган нигезе, бала чагы сагындырмый башлый икән, димәк, аңа нидер булган, ул үзенең рухи орбитасыннан ычкынган, бала чагыннан ук килгән гомер юлыннан читкә тайпылган, кыйбласын югалткан, Иблис коткысына бирелгән”. Ә бит күпләребез тормыш куа-куа үткәннәр турында, туган җиребез турында уйланырга да вакыт тапмыйбыз.

Яисә менә бу фикерләр кемне генә уятып җибәрмәс икән: “Эчтән ирекле булмаган кеше тыштан ирекле була алмый”, “Тормышта иң хәтәре — тереләй үлү”. Әйләнә-тирәбездәге битарафлык шуның билгесе түгелме? Эчтә утырган куркуыбыз аркасында милләт буларак югалу куркынычы алдына килеп басмадыкмы инде?

 “Гомернең озынлыгы еллар белән түгел, кылган изгелекләр белән үлчәнә”, “Кеше — шаккатыргыч дәрәҗәдә сәер зат. Байлыгы, малы китсә, җаны сызып борчыла, ә мәгънәсез үткән көннәре хакында уйларга вакыт тапмый”, “Кеше үзенең кемлеген белмәсә, каян килүен, кая баруын белмәсә, аңа яшәү кыен, бик кыен” [2:123]. “Башкаларга ияргән кешеләр күңел тоемнарын бик тиз югалталар” [90] Азмы арабызда үзенең телен, милләтен, нәселен белмәгән маңкортлар?

Г.Гыйлмановның тагын бер фикерен мин укучыларыма еш кабатлыйм: “Кеше үзгәрмәскә мөмкин, әмма ул яхшырак була ала. Кеше үзен күпмегә бәяли, ул шулкадәр тора. Кеше үзен яратырга мәҗбүр итә алмый, әмма хөрмәтләргә мәҗбүр итә ала” [2:146]

Йомгаклау

Фәнни хезмәттә куелган проблема өстендә эзләнү безне түбәндәге нәтиҗәләргә китерде.

Г. Гыйльманов үзенең повестьларында хыял белән чынбарлык чикләрен алып куеп, төрле интрига, сергә корылган вакыйгаларны сурәтли.

Г.Гыйльмановның «Оча торган кешеләр» әсәренең үзәгенә фәлсәфи як (яшәү фәлсәфәсеме ул, дөньяны танып-белү яки кабул итү рәвешеме), рухи кыйммәтләр һәм татар халкының ислам, мәҗүсилек белән бәйле образлары, фикерләре куелган, алар аша экзистенциаль идеяләр үткәрелгән.

Әлеге әсәр гел реалистик буяулар белән генә сугарылган татар әдәбиятында яңа юнәлеш - «метафизик реализм» юнәлешен формалаштырды. Автор кеше күңеленең яшерен урыннарын, дөнья яратылышының серле, билгесез якларын үзенчәлекле итеп сурәтли. Монда аның психологик портрет остасы булуы ачыклана. Аның каһарманнары беренче карашка сәер затлар, әмма алар үзләренең ихлас һәм игелекле булулары, язмышларына үзләре хуҗа булырга омтылулары белән хәтергә калалар.

  Г. Гыйльманов символик образлар тудыру остасы. Ул, татар мифларын тирәнтен өйрәнгән кеше буларак, аларны реалистик әдәбиятыбыз канвасына иркен кертеп җибәрә, бүгенге укучыны кызыксындырырлык, яшәешкә, әйләнә-тирәбезгә карашын уңай якка үзгәртерлек фикерләрен үткәрә.

  Г. Гыйльманов тормыштагы әхлакый-психологик моментларны дөрес тота һәм җиренә җиткереп тасвирлый ала. Бу яктан ул борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятыннан, мәгърифәтчеләребездән килгән традицияләрне дәвам итә.

  Г. Гыйльманов әсәрләре белән укучыны уйланырга, үткән тормышына борылып карап, нәтиҗәләр ясарга, рухи чистарынырга, үз-үзе һәм табигать белән гармониядә яшәргә, мәхәббәтенә һәм киләчәгенә җаваплы карарга, гомумән, бәхетле булырга өнди.

Әдәбият.

  1. Даутов Р.Н., Р.Ф.Рахмани. Әдипләребез.1 том, Казан: Татар. китап нәшрияты, 2009.-444-446 б.
  2. Гыйльманов Г. Оча торган кешеләр: роман, повестьлар, бәяннар / Г.Гыйльманов. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2007. - 463б.
  3. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2004. – 247 б.
  4. Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачылык) / Заһидуллина Д.Ф. - Казан: Мәгариф, 2006. - 255б.
  5. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д.Ф.Заһидуллина. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.
  6. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х.. Татар балалар әдәбияты.-Казан Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2003.-332-338б.
  7. Фәхретдинов Р.“Сәлимә, яки гыйффәт” романы (“Карурманны чыккан чакта” җыентыгы, Казан, “Мәгариф”, 2001, 126-150нче битләр).
  8. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

Кулланылган интернет сайтлары:

  1. http://adiplar.narod.ru/ 

http://jazucilar.narod.ru/gilmanov2.htm


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәренең тел - стиль үзенчәлекләре

Әлеге фәнни хезмәтнең эзләнү объекты булып Сталинның шәхес культы корбаннарынан берсе булган татар язучысы Ибраһим Салаховның иҗаты, аерым алганда аның “Колыма хикәяәләре” әсәре тора.Ибраһим Салахов -...

АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ

Әлеге хезмәттә А. Алиш әкиятләрендәге тел-сурәт чараларына игътибар ителә....