"Туган ягыбызда талантлы кешеләр" - эзләнү эше. Автор: Хәйретдинова Адилә
творческая работа учащихся по краеведению (8 класс) на тему
Һәр як үзенең талантлы шәхесләре белән горурлана.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagybyzdagy_talantly_kesheler.docx | 281.7 КБ |
Предварительный просмотр:
МБГББУ “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы
Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе”
Хәйретдинова Адилә Илдар кызы,
8 сыйныф “Туган ягыбыздагы талантлы кешеләр”
( Күренекле кешеләр һәм туган як)
Иҗади эшнең җитәкчесе: Хәсәнова Нурлисә Фирдүс кызы
2014 ел
Эчтәлек
- Кереш өлеше
- иҗади эшнең максаты
- иҗади эшнең бурычлары
- Төп өлеш
- Әнисе Рушания апа истәлекләре
- Балалар бакчасы тәрбиячесе Сөнгатуллина Венера апа истәлекләре
- Беренче укытучысы Сабирова Сария апа истәлекләре
- Йомгаклау
- Кулланылган әдәбият
- Кушымта
Кереш
Туган як... Һәркемгә: олысына-кечесенә, яшенә-картына, баласына, яшүсмеренә, гомумән,- һәммәсенә дә туган як, туган төбәк, яланаяк чирәмендә йөргән, болынында аунап үскән, тәмле чишмә суларын эчкән һәм сине олы тормыш сукмагына хәер-фатихасын биреп озаткан туган авылы якын һәм кадерле.
Һәрбер язучы үзенең әсәрләрендә, шагыйрьләр шигьри юлларында, рәссамнарның картиналарында туган як, туган якның гореф-гадәтләре сине тәрбияли, күңелеңне нечкәртә, кешелекле, мәрхәмәтле булырга өнди.
Дөрестән дә, күпме сәләтле кешеләр: бүгенге көндә зур урында эшләүчеләр, галимнәр, фән эшлекләре, спорт алдынгылары, авыл җирлегендә тәрбияләнеп кешелеклелек орлыкларын туган төбәгендә сеңдереп, катлаулы тормыш юлына аяк басканнар.
Уйлап карасаң, гади авылдан, балаларның сәләтләрен үстерү юнәлешендә әллә ни әйтүле шартлар булмаган дәвердә дә, каян килгән бу талант иясе дип, шаккатып сөйләрлек кешеләр минем туган төбәгемдә, Буа районы, Кайбыч авылында да бар бит. Алар белән чын күңелдән горурлану хисләре кичерәсең, аларга кызыгып карыйсың һәм уйлыйсың: миндә киләчәктә шул талант ияләре дәрәҗәсенә күтәрелә алырмынмы , дип уйлап куясың.
Нинди генә талант ияләре чыкмаган безнең авылдан:
- Идрисов Газимҗан Җиһанша улы озак еллар буе ветеринария академиясенең ректоры, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес;
- Күп җырлар авторы, җырчы, баянчы, бүгенге көндә дә үз авылында яшәп иҗат итүче Мортазин Фирзәр Солтан улы;
- Хәмидуллин Ринат Насратулла улы – “Вираж” чикләнгән җәмгыятенең генераль директор урынбасары;
- Гарипов Марат Хәсип улы – нефть корпорациясенең план бүлеге директоры;
- Әмәтова Гөлүсә Равил кызы – Татспиртпромда әйдәп баручы программист;
- Әхмәтова Гөлфирә Әбзал кызы – 62 яшенә кадәр балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән һәм бүгенгесе көндә шигырьләр җыентыгы авторы.
Саный китсәң, кулыңдагы бармаклар саны җитмәс.
Гомерләрен күктә атылган йолдыз белән чагыштырырдай, үз гомерләрен аямыйча хезмәт иткән һәм яшь булуга карамастан, зур үрләргә ирешкән, безнең арабыздан мәңгелеккә киткән кешеләр арасыннан – Гарипов Фәиз Кәрим улын әйтеп китү кирәк.
1947 нче елда туып, илебезнең иң авыр елларында да укуга булган омтылышын югалтмыйча, Саратовта высший командно- инженерный институтны тәмамлап, арабыздан киткәнче, хәрби кеше булып, полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес ул. Тикмәгә генә, 23 нче февраль көнне, мәдәният йортында үткәрелгән чарада, Ватан сагында башларын салган кешеләр хөрмәтенә бер минут тынлык игълан иткәндә, шушы кешенең дә исем, фамилиясе яңгырый. Өстә санап киткән кешеләрне бездә беләләр, хөрмәтлиләр, тирә-як төбәкләрендә дә исемнәре билгеле, күбесенең даны Буа районына гына түгел, Татарстанга яңгырый.
Чын күңелемнән рәхмәт аларга!
Төп өлеше
Иҗат эшемнең төп максатына әйләнеп кайтасым килә. Ә бит бар шундый кешеләр: тыныч кына, үзләренә игътибарны юнәлтмичә, үзләренең күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнүчеләр.
Укытучы апа конференциянең дүрт юнәлеше белән таныштырып чыккач, иң соңгы юнәлеш темасына тукталырга булдым. Теманы сайладым һәм туган авылыбыздагы конференция тематикасына туры килерлек күренекле шәхесләребезне барларга керештем. Бу эшкә әтием һәм әниемне дә җәлеп иттем. Икеседә беравыздан:
- Әнә, үзебезнең күрше Рушания апа кызы, Закирова Лилия, нәкъ син сайлаган темага туры килерлек кеше. Кечкенәдән шигырьләр язу белән мавыкты, аннан соң хикәяләр язды, хәтта китабы да басылмадымы икән әле.
Баксаң, үзебезнең күршебездә генә талант иясе бар икән бит!
Әнисе, Рушания ападан телефон номерын алып, Лилия апа белән элемтәгә кердем. ( Ул Казанда яши ). Шалтыратуымның сәбәбен әйткәч, киләсе шимбәгә кайтырга булды.
Ниһаять, без кара-каршы сөйләшеп, эшемә кирәкле мәгълүмәтләр туплап, фәнни-гамәли эшемнең максатлары һәм бурычларын билгеләдем.
Иҗади эшемнең максатлары һәм бурычлары
- Туган туфракта тәрбияләнеп зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр белән таныштыру;
- Үзебезнең авыл җирлегендә туып үскән, каләм тибрәтүче, хикәяләр авторы – Закирова Лилия Хатип кызы белән таныштыру һәм , күпмедер дәрәҗәдә, аудитория алдында аның исемен һәм китабын таныту;
- Хикәяләренең тематикасын анализлау.
Әйе, чынлап тә, гади авылда тәрбияләнеп, 26 хикәя авторын Буа төбәгендә белергә тиешләр дип саныйм.
Әнисе белән очрашып, шактый мәгълүмәт тупладым.
Дөрестән дә, табигать тарафыннан салынган сәләтләр һәр кешедә бердәй булмый. Кайберәүләр, инде мәктәптә укыганда ук, рәсемгә осталыгы, артистлар дәрәҗәсендә җырлавы,шагыйрьләр игътибарын алырлык шигырьләр язуы белән шаккатыра. Еллар уза. Шундыйларның берсе чын талант иясе буларак бәяләнә, икенчесен илдә дә белмиләр, авылда да оныталар. Шул ук вакытта күзгә дә әллә ни чалынмаган өченче берәү, көтелмәгән яклары белән ачылып китеп, хезмәтендә таныла һәм зур дәрәҗәләргә ирешә.
Сәбәп нәрсәдә? Минем уйлавымча, кешеләргә табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитмидер. Әгәр тиешле тырышлык куймасаң, шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түкмәсәң, син барыбер мөмкинлекләрең зурлыгында үзеңне күрсәтә алмаячаксың.
Минем күрше апам, Закирова Лилия Хатип кызы, әллә ни күзгә чалынмаган, язучылык сәләте белән ачылып киткән “ өченче берәү”гә керә дә инде.
Закирова Лилия Хатип кызы 1987 елның 21 июлендә Буа районы Кайбыч авылында төпчек бала булып дөньяга килә. Әнисе истәлекләреннән: “ Кечкенәдән үк башка кыз туганнарыннан аерылып тора иде. Һәрбер төскә, һәрбер яңалыкка, үзгәрешкә ихлас сокланып карый иде. Күбесенчә ялгыз йөри иде. Һәрнәрсәне тиз отып алучан булды.”
Балалар бакчасында йөргәндә үк, тиз истә калдыруы белән, башка балалардан бик нык аерылып торган. Балалар бакчасы тәрбиячесе Сөнгатуллина Венера апа истәлекләреннән: “ Төрле чаралар үткәргәндә, Лилия безнең иң беренче ярдәмчебез иде. Оста җырлый да, бии дә, ә инде шигырь ятлауга килгәндә, зур күләмле шигырьләрне икенче көнгә яттан сөйли иде. Хәтта иптәшләренең шигырьләрен, әгәр алар әйтә алмыйча торсалар, сөйләп бирә иде. Гаҗәеп сәләтле кыз иде.”
Башлангыч сыйныфларда гел “5” ле билгеләренә генә укый. Беренче укытучысы Сабирова Сария апа истәлекләреннән: “ Барлык фәннәрне дә ярата, ләкин туган тел, татар теле фәннәрен аеруча якын итә иде. Яттан сөйләү – Лилия өчен иң җиңеле иде.”
Башлангычта укыганда, күңелендә туган хисләрне, үзе дә сизмичә, кәгазь битләренә төшерә һәм шигырь юллары туа. Әлбәттә, шигырь юллары үзе өчен генә язылып, беркемгәдә укылмыйча, беркайда да басылмыйча кала. Сыйныфташларыннан, укытучылардан, хәтта әнисеннән, туганнарыннан яшереп ничә шигырь генә тумагандыр кыз күңелендә.!? Кызганычка каршы, шигырьләре сакланмаган. Лилия апа аларны миңа табып күрсәтә алмады.
Урта сыйныфларда укыганда, мәктәп тормышының үзәгендә кайный. 8 нче сыйныфта беренче хикәясе барлыкка килә.Хикәянең исеме “ Алдау көне” дип атала. Бу иҗат җимешен татар теле һәм әдәбияты укытучысына күрсәтеп, беренче фатихасын ала.
Мәктәпне гел “5” билгеләренә генә тәмамлап, кая барырга дигән сорау белән борчылмыйча, Казан дәүдәт университетының татар теле әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Лилия апаны Казан каласында үзгә тормыш, яңа ачышлар көтә. Иҗат чишмәсе киңәйгәннән-киңәя. Яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәгенә языла һәм аның сәләтен профессор апалар күреп ала. Язу серләренә өйрәнеп, 26 хикәядән торган “Яшерен мәхәббәт”дип исемләнгән җыентыгы, “Идел-Пресс”полиграфия-нәшрият комплексында 2007 елда басылып, дөнья күрә.
Лилия апа өчен иң шатлыклы көн, мөгәен, исе дә кибеп бетмәгән, табадан гына төшкән китабын кулга алган көн булгандыр, минемчә. Ничек инде шатланмыйсың? Синең иҗат җимешең, синең уйларың, хисләрең, төн йокламый язган хикәяләрең, әти-әнидән, туганнардан кала, иң кадерлеседер, мөгәен.
Әйтеп киткәнемчә, “Яшерен мәхәббәт” дип исемләгән китабында 26 хикәя тупланган. Лилия апа миңа үзенең китабын бүләк итте һәм зур кызыксыну белән укып чыктым. Эчтәлеге гади, ләкин һәрберсендә нинди дә булса тәрбияви якка юнәлдерелгән мәсьәләләр күтәрелгән. Кыска күләмле хикәяләр язу җиңелләрдән түгелдер дип уйлыйм, чөнки әйтәсе килгән фикерне кечкенә күләмле әсәрдә чагылдыру – катлаулы эшләрнең берседер. Барлык хикәяләре дә яшүсмерләргә, балаларга, алар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, хезмәт, тәрбия, шәфкатьлелек темаларына багышлана.
Йомгаклау
Лилия Закирова иҗаты белән таныштыруны, китабын презентацияләүне максат итеп куйдым һәм максатыма ирештем дип уйлыйм.
Авыл һәм мәктәбебез китапханәчесе Закирова Рузинә апа белән сөйләштем. Рузинә апа белән берлектә Лилия апаның үзен чакырып, китабы белән мәктәп укучыларын танаыштырырга булдык. Авыл мәдәният йортында урнашкан китапханәдә Лилия апа Закирова белән очрашу үткәрдек. Укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм китап буенча фикер алышу булды.
Лилия апа бик кәнәгать калды. Укытучы апама һәм миңа бик рәхмәтле булды. Үзенең автографы белн китабын бүләк итте.
Искәрмә итеп, шуны әйтәсе килә: Лилия апаның укытучысы минем дә укытучым икән бит!
Закирова Лилия апаның иҗат җимеше саекмасын, тагын да яңа язмалары белән безне шатландырсын.
Кулланылган әдәбият
- Лилия Закирова “Яшерен мәхәббәт”, Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел.
- Рифә Рахман “Татар телендә 100 сочинение”, “Раннур” нәшрияты,
2001 ел.
Кушымта
“Киләчәге бар милләт без,
Шәхесләргә бай милләт без”
II республикакүләм
фәнни –гамәли конференциядә
катнашу өчен
гариза.
№ п.п. | Ф.И.О. | Район, мәктәп класс | Фәнни-иҗади эшнең исеме, юнәлеше | Авторның адресы, электрон адресы, телефоны | Фәнни җитәкченең Ф.И.О. |
1 | Хәйретдинова Адилә Илдар кызы | Буа районы Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбе, 8 сыйныф | Туган ягыбыздагы талантлы кешеләр. Юнәлеше: “Күренекле шәхесләр һәм туган як” | Буа районы, Кайбыч авылы, nurlisya.1966@mail.ru 89063234776 | Хәсәнова Нурлисә Фирдүс кызы |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Демалыс бағының адам денсаулығын жақсартудағы және жергілікті жердегі табиғи процестерге әсері »
Научный проект ученицы 11 класс СОШ им.Т.Жарокова Жанибекского района ЗКО Коныровой Айман.Руководитель проекта-учитель биологии Закарина Гулия Сансызбаевна.Ссылка для закачки - http://depo...
Каждый ребёнок талантлив! Но талантлив по-своему
У каждого ребёнка в глубине спрятаны серебряные колокольчики. Надо их отыскать, затронуть, чтобы они зазвенели весёлым добрым звоном, чтобы мир ребят стал светлым и радостным.Чтобы не пропустить...
Адал достық
Өзін өзі тану пәнінен өткен ашық сабақ...
"Талантлы син, кеше туганым" шигыре аша Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү (дәрес эшкәртмәсе)
Х.Туфанның тормыш юлын иҗаты белән бәйләп өйрәнү тәҗрибәсе, төркемнәрдә эш, иҗади биремнәр, сәнгатьнең төрле өлкәләрен бергә үреп, укучыларны кызыксындыру, гаҗәпләндерү аша укыту тәҗрибәсе (Осмысление...
"Бер түбәтәй тарихы"- хикәя. Автор: Хәйретдинова Әдилә
Г.Тукайның шәхси әйберенә багышлап язылган хикәя...
"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә
Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп....
"Табигать - туган йортыбыз" - инша. Автор: Сөнгатуллин Раил
Табигатебезне сакларга тиешбез!...