Разработка урока химии в 8 классе «Суның составы. Физик һәм химик үзлекләре”
план-конспект урока по химии (8 класс)
Суның составы. Физик һәм химик үзлекләре.
Суның анализы һәм синтезы.
Дәрес тибы: Яңа материал үзләштерү һәм аны беренчел ныгыту
Дәреснең дидактик максаты: укучыларга яңа материалны үзләштерергә мөмкинлекләр булдыру, шул юлга җәлеп итү.
Дәрес максатлары:
- Белем бирү– Су, аның составы, физик һәм химик үзлекләре турында укучыларның белемнэрен тирәнәйту, реакция тигезләмәләрен язу кунекмәләрен ныгыту.
- Үстерүче – иҗадыйлык, эзләнү кунекмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру, чагыштыру, нәтиҗә ясау кунекмәләрен формалаштыру.
- Тәрбияви –Химия фәненә карата кызыксыну уяту, табигый ресурсларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
su._anyn_sostavy_uzleklre._8_klass.docx | 25.08 КБ |
Предварительный просмотр:
8 класс.
Суның составы. Физик һәм химик үзлекләре.
Суның анализы һәм синтезы.
Дәрес тибы: Яңа материал үзләштерү һәм аны беренчел ныгыту
Дәреснең дидактик максаты: укучыларга яңа материалны үзләштерергә мөмкинлекләр булдыру, шул юлга җәлеп итү.
Дәрес максатлары:
- Белем бирү– Су, аның составы, физик һәм химик үзлекләре турында укучыларның белемнэрен тирәнәйту, реакция тигезләмәләрен язу кунекмәләрен ныгыту.
- Үстерүче – иҗадыйлык, эзләнү кунекмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру, чагыштыру, нәтиҗә ясау кунекмәләрен формалаштыру.
- Тәрбияви –Химия фәненә карата кызыксыну уяту, табигый ресурсларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Дәреснең бурычлары:
Белергә :
Су молекуласы составы;
Суның физик үзлекләре;
Молекула составын ачыклау методларын;
Табигатьтә суның запасын;
Суның химик үзлекләрен.
Эшли алырга:
Химик реакия тигезләмәләрен яза белергә;
Химик үзлекләрне тормышта куллану өлкәләре белән бәйли белергә
Дәрес барышы:
1. Оештыру
Узган дэрес буенча фронталь опрос
2. Ә нинди сулар була, санап алыйк әле.(укучылар саныйлар)
Сез бик актив булдыгыз, рәхмәт сезгә.
5. Ә хәзер янчыклардан тылсымлы суларыбызны алып, яхшылап күзәтеп, әйләнә-тирә һәм физика дәресләрендә алган белемнәребезне эшкә җигеп суның физик үзлекләрен язып алыйк. (һәр төркемнән берәр укучы укып чыга).
6. Беләсезме, укучылар суның ничек барлыкка килүе күп галимнәрнең йокыларын качырган. Табу юлын белгәнче аның нинди составка ия булуын белергә кирәк булган. Бу эшне иң беренче француз галиме А.Лавуазье башкара.Ул кыздырылган мылтык көпшәсе аша, су парлары уткәреп, суны тарката һәм шулай итеп аның составын билгели. Матдәнен составын, аны тагын да гадиерәк матдәләргә таркатып билгеләү ысулын – анализ дип атыйлар. Хәзерге вакытта бу эш электролизёрда башкарыла. Без бу реакция тигезләмәсен яза беләбез. Бу суның бер үзлеге. Карталарга суны таркату тигезләмәсен язабыз( бер укучы тактада)
Ә инглиз галимнәре Генри Кавендиш һәм Джозеф Пристли водородны кислородта яндырып су табуга ирешәләр.
Гади матдәләрдән катлаулы матдә табу процессын исә синтез дип атыйлар. Синтез эвдиометрда башкарыла.
Бу билгеләмәләрне сез дәрес хәзерләгәндә язып алырсыз.
7. Ә хәзер инде без өйрәнү эшчәнлеген үзебез дәвам итик. Әйдәгез басып җиңнәрне сызганыйк, аз гына кулларны, аякларны гәүдәне язып алыйк, күзләребезне йомгалап, ял иттереп, аның күрү сәләтен арттырыйк. Һәм ныклы адымнар белән су патшалыгына атлап керик.(Бу сүзләрне әйткәндә сихри сутавышы яңгырый һәм укучылар эшчәнлекне алыштырырга әзерләнәләр).
Проблемалы сорау Безне чолгап алган матдәләр су янында үзләрен ничек тоталар икән? Суның аларга тәэсире бармы икән? Шушы сорауга җавап табырга тиешбез.
Иң беренче гади матдәләрне күзәтеп китик:
1) Һәрберебезнең өендә алтын яки көмеш бизәнү әйберсе бар. Күз алдына китерик әле, аларга су тәэсир итәме?(юк) Әйе, укучылар, бу металлар су белән реакциягә керми.
2) Кемнәрнең өендә алюминий савыт-саба бар? Бу металл су бн тәэсир итешәме, ничек уйлыйсыз?(юк)
Бу очракта сез хаклы түгел. Алюминий ялтыравыклы металл, ә савыт-саба тонык төстә. Димәк... (җаваплар)
Бу очракта су тәэсиренә бирешми торган алюминий оксиды барлыкка килә. (Реакция тигезлэмэсен язу кайсы меллар бн шулай барганын анлату)
Al+H2O=Al2O3+H2
3) Ә менә актив металларны без өйдә куллана алмыйбыз. Чөнки алар су бн көчле реакциягә керәләр ( Тәҗрибә карарга чакыру. Кайсы металлар бн шулай барганын анлату һәм реакция тигезләмәсен язу)
Са+НОН=Са(ОН)2+Н2
Катлаулы матдәләр бн су үзен ничек тота соң?
1. Ә хәзер СаО бн тәҗрибә үткәреп карыйк. (фарфор савыттагы суларга 2 кашык СаО салабыз һәм реакция барганын белү өчен 3-4 тамчы ф/ф дигән индикатор салабыз, реак. тигезләмәсен язып куябыз) Бу матдәләрне сезнең төзелештә кургәнегез дә бардыр әле.(яндырылган известь – известле су)
CaO+H2O=Ca(OH)2
2. Кислоталы яңгыр дип ишеткәнегез бармы? Һавада ничек кислота барлыкка килә икән? Аның өчен һава составында булган азот һәм күкерт оксидлары (неметалл оксидлары) яңгыр суы бн реакциягә кереп кислота барлыкка китерәләр.(реакция тигезләмәсен язу, аңлату)
SO2+H2O=H2SO3
N2O5+H2O=2HNO3
Ә хәзер эш карталарында бирелгән матдәләр бн су арасындагы реакция тигезләмәләрен урыннарда язып бетерәбез. (ике укучы такта янында эшли)
Реакция тигезләмәләренең өлешләрен тәңгәл китер:
А) 2Na + 2HOH = 1. Ba(OH)2
В) Mg + HOH = 2. H2CO3
С) BaO + HOH = 3. MgO +H2
Д) CO2 + HOH = 4. NaOH + H2
5. Ba(OH)2 + H2
6. 2NaOH + H2
Тикшерәбез, химик үзлекләре буенча нәтиҗә чыгарабыз:
* су актив металлар белән гидроксид һәм водород барлыкка китереп тәэсир итә;
* уртача активлыктагы металлар суда оксид барлыкка китерәләр һәм шулай ук водород барлыкка килә;
* водородтан соң торган металлар белән су реакиягә керми;
* актив металл оксидлары белән – суда эрүчән гидроксид б.килә;
* неметалл оксидлары исә кислота барлыкка китерәләр.
Бүген без суның сезгә билгеле булмаган кайбер үзлекләре белән таныштык. Куелган сорауларга җавап таптык шикелле. Э хэзер ныгытуга кунегу эшлибез.
Ой эше: п.29, упр.5,6, химик узлеклэрен язарга ойрэнергэ
Су иң киң таралган матдә булса да, промышленностьның бик нык үсеш алуы сәбәпле, чиста су запаслары кими бара. Эчәргә яраклы су табигатътә бик аз.
Тәҗрибә. 100 мл су салынган мензуркаларны алабыз. Бу бөтен дөньяның су запасы дип алыйк. Мензурканың астында, 4 мл турысына сызык сызылган. Бу төче су запасы(бозлыклар, җир асты сулары). Ә хәзер пипеткалар ярдәмендә пыяла пластинкага 1 тамчы су тамызыйк. Бу кешеләргә кулланырга мөмкин булган төче су запасы.
Димәк, сулыкларның чисталыгын саклау аша без кешеләрнең тормышын, сәламәтлеген, табигатьнең матурлыгын саклауга зур өлеш кертәчәкбез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка урока химии 10 класс "Альдегиды"
Урок "Альдегиды" по программе Габриэляна О.С. в теме "Кислородсодержащие органические соединения"...
Разработка урока химии 10 класс "Сложные эфиры"
План-конспект урока химии "Сложные эфиры" в теме "Кислородсодержащие органические соединения" по программе Габриэляна О.С....
Методическая разработка урока химии 9 класс по теме Железо – простое вещество.
Данное занятие может быть проведено с обучающимися в 9 классе, по любой авторской программе. Проведение занятия построено на применении методических приемов ТРКМ (Технологии развития...
Методическая разработка урока химии 8 класс " Соли: классификация, номенклатура, способы получения"
Урок разработан в ПО SMART Notebook для интерактивной доски SMART board. Акцент сделан на развитие мыслительной деятельности учащихся....
Методическая разработка урока химии 8 класс по теме: "Периодический закон Д.И. Менделеева"
Урок разработан для интерактивной доски в ПО SMART Notebook-11. Преобладают активные и интерактивные формы работы. Вопросы и задания учителя побуждают к мыслительной деятельности, поиску решения задач...
Урок химии 11 класс Тема: «Химико-технологические принципы промышленного получения металлов. Производство чугуна и стали»
Тип урока: Урок усвоения новых знаний.Цель урока:Образовательная – ознакомить учащихся с производством чугуна и стали, изучить химические процессы при получении стали и чугуна, ...
Разработка урока химии 8 класс по теме "Простые и сложные вещества"
Цель: - Сформировать представления о простых и сложных веществах, химическом элементе как совокупности атомов одного элемента. - Развивать монологическую речь, память, мышление, обще учебные умения и ...