Балаларда әхлаклылык формалаштыруда якташларыбыз үрнәге
статья по истории

Галиев Ильяс Расимович

Туган төбәгебез үсешенә, аның район, республика, ил күләмендә танылуына зур өлеш керткән шәхесләребез күп түгел. Алар теге яки бу өлкәдә хезмәт куеп, җирлегебезне төрле масштабта таныткан кешеләр. Без алар белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз. Алай гына түгел, без аларның эшчәнлеге белән кызыксынырга, аларның хезмәтен тиешенчә бәяләргә бурычлы.

Әлеге хезмәтебез Сәрдекбаш төбәгенең социаль-икътисади үсешенә үзеннән зур өлеш керткән легендар шәхес, 30 елга якын гомерен “Россия” колхозын үстерүгә багышлаган, тырыш хезмәте өчен күптөрле орден-медальләр иясе булган  Гарифуллин Галимулла Гарифулла улы турында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalarda_hlaklylyk_formalashtyruda_yaktashlarybyz_urnge.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

 «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта мәктәбе»

Чыгыш

Балаларда әхлаклылык формалаштыруда якташларыбыз үрнәге

Галиев Ильяс Расимович –

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Туган төбәгебез үсешенә, аның район, республика, ил күләмендә танылуына зур өлеш керткән шәхесләребез күп түгел. Алар теге яки бу өлкәдә хезмәт куеп, җирлегебезне төрле масштабта таныткан кешеләр. Без алар белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз. Алай гына түгел, без аларның эшчәнлеге белән кызыксынырга, аларның хезмәтен тиешенчә бәяләргә бурычлы.

Әлеге хезмәтебез Сәрдекбаш төбәгенең социаль-икътисади үсешенә үзеннән зур өлеш керткән легендар шәхес, 30 елга якын гомерен “Россия” колхозын үстерүгә багышлаган, тырыш хезмәте өчен күптөрле орден-медальләр иясе булган  Гарифуллин Галимулла Гарифулла улы турында.

Хезмәтебезгә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

1. Галимулла Гарифуллинның тормыш юлы һәм  авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлегенә күзәтү ясау, бәя бирү.

2. Яшь буынны әлеге шәхеснең казанышлары белән таныштыру, алар аша патриотик хисләр тәрбияләү.

Хезмәтне әзерләү барышында Г.Гарифуллинның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган материаллар һәм төрле документлар аша эзләнү эшләре алып барылды, җентекләп анализланды.

  1. Галимулла Гарифуллинның тормыш юлы.

Гарифуллин Галимулла Гарифулла улы 1929 елның 3 апрелендә Кукмара районы Мәмәшир авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәмәшир башлангыч, Иске Бурец мәктәпләрен тәмамлагач, “Электро” колхозында гади колхозчы буларак, үзенең хезмәт юлын башлый.

1953 елда Казанга колхоз рәисләре хәзерләү мәктәбенә тыңлаучы итеп җибәрелә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге беренче фәнни белемнәрне ул шунда үзләштерә. 1956 елда авылга кайтып, “Электро”  колхозына җитәкче ярдәмчесе, 1957 елның февраленнән шул колхозның рәисе итеп билгеләнә.

1960 елның мартыннан Г.Гарифуллинның тормышы безнең төбәк авыллары белән бәйләнә – ул “Трыш” колхозына рәис итеп билгеләнә. Ул эшли башлаган чорда икътисади чоңгылга чумган колхоз, алдынгылар рәтенә чыкмаса да, тиз арада аякка баса. Яшь егетнең эш сөючән, эшне оештыра белүче икәнен район җитәкчелеге тиз күреп ала – Галимулла 8 авылны берләштергән “Россия” колхозы җитәкчесе вазыйфасын бертуган абыйсы Гафияттән кабул итеп алып, 1989 елның мартына кадәр җитәкче вазыйфасын башкара.

  1. Галимулла Гарифуллинның “Россия” колхозындагы хезмәт юлы.

Г.Г. Гарифуллин рәис итеп билгеләнгәндә, “Россия” колхозының икътисадый хәле шактый катлаулы була. Фермалар ярымҗимерек, хуҗалык өчен кирәкле башка корылмалар да искергән. Җитмәсә, колхозга кергән 8 авылның аралары шактый ерак. Авыллар арасында күтәртелгән юллар юк, транспорт та җитешми.

Яңа рәис җиң сызганып эшкә тотына – хуҗалыкның  матди хәлен ныгыту белән беррәттән, социаль мәсьәләләргә дә зур игътибар бирелә. Шул чорда колхоз ярдәме белән 4 авылда мәдәният йортлары, Сәрдекбашта 25 урынлык балалар бакчасы һәм 320 урынга мәктәп төзелә.

Сәрдекбаш төбәгендә районда беренчеләрдән булып радиоузел эшли башлый. Колхозчыларга наряд бирү, алдынгыларны мактау, ялкауларга шелтә белдерү радио аша алып барыла.

Шул елларда “Россия” колхозына шактый чыгымлы тармак – сарыкчылык белән шөгыльләнү йөкләнелә.  Сыер фермасы бетерелеп, нәселле сарыклар кайтарыла. Башка хуҗалыклар зыянга эшләгәндә, “Россия” гел табыш ала, кайбер елларны рентабельлелек аеруча югары була. Г.Гарифуллин үзенең “Җирнең тарту көче” хезмәтендә моны уңган белгечләрнең, гади терлекчеләрнең фидакярь хезмәте һәм сарыкчылык технологиясенең иң камил үрнәкләрен куллану белән аңлата.

Сарыкчылык тармагында уңышлы эшләре өчен терлекчеләр, белгечләр һәм колхоз җитәкчесе мактаулы исемнәргә, дәрәҗәле бүләкләргә лаек булалар.

 Шул ук чорда Яңа Сәрдек авылында заманча җиһазландырылган дуңгызчылык комплексы сафка бастырыла. Күп эшләр механикалаштырыла, терлекчеләрнең хезмәте җиңеләя.

Җирдән мул уңыш алуга да зур игътибар бирелә. Игенчелектә аренда подрядына күчү җитештерүчәнлекне шактый арттыра. Амарант үстерүне “Россия” колхозы беренчеләрдән булып башлап җибәрә. Бәрәңге үстерү буенча да алдынгы урыннарны били.

Колхозның көчле булуы халыкның яшәү дәрәҗәсендә чагыла. Авылларда зур һәм матур йортлар калка, хуҗалыкларда машина-мотоцикллар саны арта.

Сәрдекбаш, Уразай авыллар арасындагы буа төзелеше өчен дә Г.Гарифуллин зур тырышлык куя. Биредә бүгенге көндә дә балык үрчетелә.

Авылларны газлаштыру башлангач, “Россия” колхозы биредә дә өлгерлек күрсәтә. Колхоз авыллары райондагы күп авылларга караганда газны иртәрәк яга башлый.

3. Галимулла Гарифуллинның бүләкләре.

Г.Гарифуллинның куйган тырышлыклары югары органнар тарафыннан тиешенчә бәяләнә, район, республика, СССР күләмендәге дәрәҗәле бүләкләргә лаек була:

- 1966 елның 5 апрелендә “Хезмәт батырлыгы өчен” медале;

- 1968 елның 24 январендә “Хезмәт ветераны” медале;

- 1970 елның 2 апрелендә “В.И.Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә намуслы хезмәт өчен” медале;

- 1976 елның 23 декабрендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены;

- 1979 елның 30 мартында ТАССР Югары Советының Почет грамотасы белән бүләкләнә, “ТАССР ның атказанган агрономы” исеменә лаек була;

- 1986 елның 29 августында Ленин ордены.

Гомеренең 30 елын туган авылларыбызны үстерүгә багышлаган Галимулла Гарифуллинның тормыш һәм хезмәт юлы шактый катлаулы, ләкин данлыклы. Үзеннән соң якты эз калдырган әлеге шәхес турында бик күп сөйләргә һәм язарга мөмкин булыр иде. Колхозыбызны СССР күләмендә таныткан, бөтен көчен, энергиясен җиргә, халыкка хезмәт күрсәтүгә багышлаган якташыбыз белән без лаеклы рәвештә горурлана алабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле

татар теле укытучылары өчен педагогик доклад...

Балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда мәктәп һәм гаиләнең роле

“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт  хәрәкәттә булсын”...

Р. Фәхреддиннең иҗади мирасын кулланып, үсеп килүче буында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү

Җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерә. Бу үзгәрешләр иң элек яшь буынны тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә чагылыш таба. Яшь буынны тәрбияләү һәр чорда да мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Милләтебезнең...

Әхлаклылык – рухи саулык (Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать канунн...

Әхлак дәресе: “Әхлаклылык һәм Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре” (9 нчы сыйныф).

Әхлак дәресе 9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән. Дәрестә Ризаэтдин Фәхреддиннең тормыш юлы, эшчәнлеге, тәрбия системасында аның хезмәтләренең тоткан урыны сурәтләнгән....