Р. Фәхреддиннең иҗади мирасын кулланып, үсеп килүче буында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү
статья на тему

Җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерә. Бу үзгәрешләр иң элек яшь буынны тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә чагылыш таба. Яшь буынны тәрбияләү һәр чорда да мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Милләтебезнең киләчәк язмышы яшьләрнең бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Җәмгыятебезнең әхлагын анда яшәгән һәрбер кешенең әхлаклылыгы тәшкил итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r._fhreddinnen_izhadi_mirasyn_kullanyp.docx20.94 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                             Э.М.Нургалина

                                                                  Зәй муниципаль районы аерым фәннәрне

                       тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7нче гомуми урта белем бирү мәктәбе,                        

                                                                                                                    Зәй шәһәре.

Р. Фәхреддиннең иҗади мирасын кулланып, үсеп килүче буында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Күңелне үзенә тартучы нәрсә – кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.

                                                                                                  Ризаэддин Фәхреддин.

Җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерә. Бу үзгәрешләр иң элек яшь буынны  тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә чагылыш таба. Яшь буынны тәрбияләү һәр чорда да мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Милләтебезнең киләчәк язмышы яшьләрнең бүгенге  тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Җәмгыятебезнең әхлагын анда яшәгән һәрбер кешенең әхлаклылыгы тәшкил итә.  

Әхлак – тормышны чишмә суыдай сугарып, сафландырып торучы зур көч ул. Аның асылында исә әдәплелек, шәфкатьлелек, тыйнаклык, намуслылык кебек сыйфатлар тора.  Әхлак ул – кешенең эш -хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әхлак тәрбиясенең нигезе һәм бурычлары – кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы. Әхлак тәрбиясе - тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше.

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, журналист, олуг дин әһеле, казый һәм мөфти Ризаэддин бине Фәхреддин үзенең хезмәтләрендә күп гасырлык халык педагогикасына таянып гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нигезендә җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерү юлларын ачып бирә. Әдәплелек, әхлаклылык, шәфкатьлелек, изгелек, итагатьлелек , гаделлек, яхшылык кебек халыкта иң күркәм сыйфатлар булып саналучы төшенчәләрне тәрбия кануннары итеп туплый.

Р. Фәхреддин фикеренчә: “Җәмгыятьнең һәм халыкның тәртипле яки тәртипсез, әхлаклы яки әхлаксыз булып, гомумән, халкы нинди булып формалашуында сабый вакытта алган тәрбия гаять зур әһәмияткә ия булып тора”. Шушы фикере белән зур галим безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына зур җаваплылык йөкли, чөнки безнең бурыч – шәхес тәрбияләү, белем бирү процессы белән дөрес идарә итү, рухи һәм физик үсеш булдыру. “Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс.”  дигән галим. Шуңа күрә дә, балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, әдәп, әхлак нормаларын үзләштерү өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мин Р. Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан файдаланам. Уку елы башында һәрбер сыйныфта “Тәрбия китабы” буенча дәресләр уздырам. Бу дәресләрдә Р. Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты, “Әхлак гыйлеменнән” сериясендәге алты хезмәте тупланган “Нәсыйхәт” китабы турында сөйлим. Аның бүлекләре белән таныштырам, өзекләр укыйм.      

“Мәктәп” темасын өйрәнгәндә Р. Фәхреддиннең “Мәктәп”, “Гыйлем”, “Китап вә уку”, “Остаз вә мөгаллим”, “Шәкертләр” дип аталган бүлекләреннән нәсыйхәтләр укыйбыз.Мәсәлән:

-Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык-караңгылыкны бетерер...

-Гыйлеме күп кешеләргә караганда аз гыйлемле булудан оялмагыз, бәлки белергә, кулыгыздан киләчәк әйберләрне белми калуыгыздан оялыгыз, чөнки монысы-гаеп эштер.

-Һәрбер шәкерт, хосусан үз мәктәбегез шәкертләре белән гүзәл яшәгез,аларны туганнарыгыз кебек санагыз,алар белән йомшак сөйләшегез,очраган вакытларында шатлык белән каршылагыз.Шатлыкларын вә кайгыларын уртаклашагыз.

“Туган як” бүлеген узганда “Ватан вә милләт” турындагы нәсыйхәтләрне өйрәнәбез. Патриот кем ул?Ничек үз илеңнең гражданы булырга?Әңгәмә, диспут-дәресләр оештырып, шушы сорауларга җаваплар табабыз.Туган якның

күренекле шәхесләре белән очрашулар оештырабыз.

“Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” бүлеген узганда  “Иптәшләр әдәбе”, “Йөрү”, “Утыру”, “Ашау вә эчү”, “Тырышлык” әдәпләреннән нәсыйхәтләр укыйбыз, фикер алышабыз. Бүлекне тәмамлагач , кешенең уңай һәм тискәре сыйфатларын саныйбыз, бәялибез. “Әдәпле бала нинди була?” темасына инша язабыз.

Әлбәттә, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү дәресләр белән генә чикләнергә тиеш түгел.

Р. Фәхреддиннең әдәплелек кагыйдәләрен үзләштерүне сыйныф сәгатьләрендә дә дәвам итәбез.Сәламәт яшәү рәвешен укучыларга җиткерү максатыннан ашау-эчүдә чикләнүчелек әдәпләрен,начар гадәтләрнең зыяны турындагы нәсыйхәтләрне өйрәнәбез.Балалар белән кием, бизәнү, үз-үзеңне тоту әдәпләрен өйрәнәбез.Чын дус, иптәшләр сайлый белү,әти-әниеңә,туганнарыңа нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк? Барлык сорауларга җавапларны без Р.Фәхреддин хезмәтләреннән табабыз.

Укучылар белән тормышта булган төрле вакыйгаларны  күзәтеп , фикер алышабыз, кешеләрнең гамәлләрен бәялибез. Нәтиҗә ясап, Р, Фәхреддиннең кагыйдәләрен укыйбыз.

Ата – аналар белән эш барышында, җыелышларда, үземнең чыгышларымда Р. Фәхреддиннең нәсыйхәтләрен еш кулланам. “Нәсыйхәт” китабын тәрбиячеләр һәм укытучылардан тыш, балаларын чын шәхес итеп

 тәрбияләргә теләгән һәрбер ата - анага өйрәнүне, куллануны тәкъдим итәр идем. Бүгенге көндә дә олуг галимебезнең хезмәтләре, үзенең актуальлеген югалтмыйча, безнең өчен тәрбияви мирас булып хезмәт итә.

Минем максатым- үз хезмәтемдә балаларны тормышның әхлакый ягы, үзара мөнәсәбәтләре, кешенең эчке дөньясы, үзе кылган гамәлләре, шуларның әхлакый ягы турында уйланырга өйрәтү.

“...Гүзәл холык-бик файдалы бер камиллектер...Холыклары гүзәл булган милләт бөтен дөньяда өстен һәм хөрмәтле булачактыр...”дип язып калдырган

бөек галимебез Р.Фәхреддин.

Кулланылган әдәбият:

1. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт-мәңгелек юлдаш. /Казан:Тарих, 2002.-196 б.

2. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1996.

3. Фәхретдинов Р.Р.Нәсыйхәт./Казан: Мәгариф, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү

Бүгенге көндә  татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы- эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның х...

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах...

Әхлаклылык – рухи саулык (Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать канунн...

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү

Әдәбият дәресләрендә укучыларның әхлагы тәрбияләнә.  Һәрбер сыйныфта укучы халык авыз иҗаты әсәрләрен, язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, үзендә  тормышта кирәкле сыйфатларны булдыра....