План урока по истории на тему " Реформы Петра Первого. Абсолютизм."
план-конспект урока по истории (7 класс) на тему

Бикчантаева Деляра Мавлетзяновна

Урок предназнчен для 7 класса. Урок составлен в соответствии с ФГОС, а так же включены элементы Сингапурской методики обучения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uroka.docx429.34 КБ

Предварительный просмотр:

План конспект открытого урока по истории России в7 классе с использованием сигапурской методки .

Урок соответствует к требованиям ФГОС.

Бикчантаева Деляра Мавлетзяновна- учитель истории и обществознания МБОУ-Большеметескинской средней общеобразовательной школы имени Фатиха Хусни Тюлячинского муниципального района РТ

Тема : Петр I реформалары

Дәреснең максаты: Петр 1 чорын  дәүләтебез тарихының  иң мөһим чоры буларак өйрәнү.  Укучыларда Петр1 шәхесе , аның реформаторлык эшчәнлеге , үзгәрешләр турында күзаллаулар  формалаштыру.

Бурычлар: 1.Укучыларда Петр I шәхесе  турында күзаллаулар булдыру. Ул идарә иткән чордагы реформаларны өйрәнү. Россиядә киләчәктә дәүләтчелек  урнашуда реформаларның эчтәлеген  һәм әһәмиятен ачыклау.

2.Укучыларның танып белү, тарихны өйрәнүгә кызыксынуларын үстерү. Төрле чыганаклардагы мәгълүмәтләр белән эшли белү, схемалар төзү, чагыштыру, анализлау , парларда һәм төркемдә эшли белү кәнекмәләрен үстерү.

3.ПетрI реформаларының шул чор өчен мөһим булуын, әһәмиятен ачыклау, ватанга мәһәббәт, ватанпәрварлык , башкаларның фикерләрен тыңлый белү, толерантлык тәрбияләү.

4.Әдәбият, сәнгать , җәмгыять белеме фәннәре бәйләнешендә яңа белемнәр ачу. Дәүләт идарәсе системасы белән бәйле  төшенчәләр өстендә эшләү.

I.Оештыру өлеше  

Мотивация

  Исәнмесез балалар !!

 Исәнмесез , саумысез

хәлләрегез ничек соң?

Яхшы, имин үтсен көнебез  

кәефләрегез ничек ?

Кояшлы иртә кебек

Укытучы :бик яхшы укучылар , кәефегез дәрес ахырына да шушы кояш кебек балкып торсын.

Ян –як һәм каршы иптәшләрегезне сәләмләгез. Дәресне башлыйбыз.

Укытучы:  Укучылар без узган дәресләрдә 18 гасыр башында Россия дәүләте белән идарә иткән  ПетрАлексеевич Романовның тәхеткә килү тарихы һәм аның кайбер эшчәнлек юнәлешләре белән танышкан идек .Менә сезгә шул чордан бик борынгы хатлар килгән .  Шундагы биремнәрне үтәмичә яңа темага кереп китеп булмый  Әйдәгез ян- як күршеләрегез белән бу биремнәрне үтәгез әле.

Белемнәрне актуальләштер

1.Кайсы сугыш вакыйгалары схемада күрсәтелгән? Хронологик аралыгы? _________________

2. Россия бу сугышта кайсы дәүләт белән сугыша? ___________________

3. “3” номер астында бирелгән  иң зур сугыш урынын   атагыз ___________

4. Россия белән Швеция арасында төзелгән солых ничек атала? Солых төзелгән ел? _____________

5. Картада кайсы территорияләр штрихланып күрсәтелгән? ______________

Укытучы:   Ә хәзерXVII гасыр ахырыда Россиянең алга киткән Европа  дәүләтләреннән үсеш дәрәҗәсе буенча артта калу сәбәпләрен ачыклап китү плейсмут консенсус

1.Россиягә Балтыйк диңгезе ябык иде. Бу аңаЕвропа дәүләтләре белән сәүдә һәм мәдәни алмашуны чикли иде.

2.Шулай ук Кара диңгез дә аңа ябык

3.Россия XVII гасыр азагына кадәр  диңгез флоты юк иде.

4.Россиянең даими-регуляр армиясе юк иде. Аның армиясен начар әзерлекле,оешмаган  дворян ополчениясе тәшкил итә иде

5.Промышленность үсеше ягыннан Россия Европа дәүләтләреннән күпкә калыша.  Акча сугу өчен алтын һәм көмеш һәм хәттә бакырны да ул читтән ала.  Шулай ук сугышчылар өчен коралны да чит илләрдән сатып ала

6.Дәүләт идарәсе төзелеше ягыннан җитди кимчелекләре бар.Килешенмичә эшләүче күпсанлы  приказлар системасы, чиновниклар арасында казна талау, волокита киң таралган

7. Мәдәният,сәнгать, фән өлкәсендә дә Россия алга киткән Европа дәүләтләреннән күпкә калыша

7 Белем бирү системасы начар оештырылган. Чиркәү мәдәнияте өстенлек итә.

8.Россия халыкара аренада конкурентлыкка сәләтле түгел

Укытучы:   -Шушы киртәләрнең кайсыларына чишә , җимерә башлады ?

 Узган дәрестә без Петр I керткән яңалыкларның нинди юнәлештәгеләрен өйрәнгән идек?

-Хәрби юнәлештәгеләрен.

Укытучы:   ян-як иптәшләрегез  белән бу үзгәрешләрне тиз генә ачыклап китегез әле. (Даими армия. Рекрут җыю, Бердәм кораллар, Бердәм кием , хәрби диңгез флоты, Хәрби устав,Уралда металлургия заводы, дары мануфакктурасы, корал мануфактуралары, офицерлар әзерләү мәктәпләре)  

2 . төп өлеш

Укытучы:   - Үзгәртеп корү, яңалыклар. модернизация сүзен нинди синоним белән алыштырып була?.

Реформа – иҗтимагый тормышның яшәп килүче социаль структурасы нигезләренә кагылмыйча үзгәртү, үзгәртеп кору.

Укытучы:   -1698 елда Бөек илчелек составында Англиядә кораблар төзелеше серләренә төшенгәндә Петр яшерен генә парламент эшчәнлегенә күз сала. Ул анда тәхеттә утырган король һәм Югары палаты вәкилләре –лордларның кызу бәхәсен тәрҗемәче белән тыңлый.  Петр юлдашларына  “  Сиңа буйсынганнарның үзләренең государьларына бер нәрсәне дә яшермичә дөресен сөйләүләрен тыңлау ничек күңелле. Менә безгә нәрсәгә өйрәнергә кирәк” ди.

-Петр  Ватанында нәрсә эшчәнлегенә риза булмаган ?

-үзәк идарә эшчәнлегеннән

Димәк без бүген дәүләт идасе белән бәйле реформалар белән танышырбыз

 Укытучы:   Дәүләт идарәсе нәрсә белән бәйле?( Үзәк идарә  органнары, Зур территория белән идарә итү органнары)

Димәк безнең алдыбызда нинди максатлар тора?

 Дәреснең максаты:

1.Реформаларның сәбәбләрен ачыклау

2.Нинди реформалар үткәрелә .Аларның эчтәлеге нинди.

3. Петр эшчәнлегенә характеристика бирү

Эпиграф:

Укытучы:   “Бакыр җайдак” поэмасында А.С.Пушкин Петрга түбәндәге юлларны багышлаган:

И .кодрәтле язмыш хакиме!

  Упкын читенә җиткән шушы илне,

Тимер йөгән белән йөгәнләп,

Чаптар аттай үрә катырдың

Россияне аякка бастырдың”,

- сез бу шигъри юлларны ничек аңлыйсыз?

-Кайсы илне упкын читенә җиткән ди?

-Нәрсә ул йөгән?

 Проблема:Россиянең беренче императоры ПетрIидарә иткән елларны – Бөек Реформалар чоры дип атыйлар. Чыннан да бу үзгәрешләрне шулай атап буламы? Шуны бергәләп ачыклап карыйк әле

 18 г ахырында Этьен Фальконе иҗат иткән скульптура шулай ук “ Бакыр җайдак” дип атала.  Ул ЕкатеринаII  заказы белән эшләнә.

Яңа теманы аңлату. 

Үзәк идарә реформасы.

 Укытучы:   Ә хәзер бергәләп Россиядә XVI-XVIIгасырларда үзәк идарә схемасын анализлыйк әле

Патша

Боярлар думасы

Земский собор

приказлар

- Бу схеманың нигезе кем реформаларыннан башланды (Иван IV)

-Беренче Романовлар бу идарә системасын үзгәрттеләрме? ( юк) Алексей Михайлович земский соборны1653 елда соңгы тапкыр җыя)

-Приказлар нинди орган?  Дәүләт идарәсендә тармаклар белән идарә органы/мәсьәлән Эчке эшләр, Казан сарае приказы һ. б.

Петр I  үзәк идарәсен анализлау

Боярлар думасы_ 1699 ел Якын канцелярия-1708 ел министрлар консилиясе- 1711 ел идарә итүче Сенат  9 кешедән тора

 Патша. 1721 елдан-император.

Сенат-1711ел 1722 ел генерал прокурор –П. И. Ягужинский ( Хәзерге прокуратура органнары Петр 1 гә бурычлы)

Коллегияләр 1718-1720 еллар.

Коллегияләр

Эшчәнлек юнәлешләре

Хәрби коллегия

коры җир армиясе

Адмиралтейство коллегиясе

диңгез флоты

Чит илләр эшләре коллегиясе

илчелек

Камер-коллегия

Дәүләт керемнәре

Штатс – контор - коллегия

 Дәүләт чыгымнары

Мануфактур-коллегия

Мануфактура сәнәгате

Берг-коллегия

Тау заводлары сәнәгате

Коммерц-коллегия

Сәүдә эшләре

Юстиц-коллегия

Суд эшләре

Ревизион-коллегия

Финанс эшләре

Вотчина коллегиясе

Җир эшләре

 

Коллегияләргә бүленеш  19 гасыр башына кадәр яши. Аннан соң министрлыклар булачак

Мирас калдыру бердәм кагыйдәләре турында указ 1714 ел

Укытучы:   -Җир биләүнең нинди формаларын беләсез? Аерма нәрсәдә?

Вотчина         =       поместье

Бояр җире                 Дворян җире

Документ белән эш.

Мирас калдыру бердәм кагыйдәләре турында указдан өзек. (1714 елның 23 марты)

1. Күчемсез әйберләрне , ягъни нәселдән- нәселгә күчеп килгән вотчина утарларны сатмаска

2.Кемнең уллары бар һәм ул аларның берсенә күчемсез милекне мирас калдырырга теләсә... мирас шуңа калачак, ә ике җенестән дә булган башка балаларга күчемлесе бүләк ителә, аны ата-ана  кызларга да , малайларга да( ничәү булсалар,  шулкадәр) бүлеп, үз теләеләре белән бирә. Алар арасына күчемсез милеккә ия булачагы гына кертелми.

Җир-Утарлар  күчемсез милек бүленәме?. Сатарга ярыймы?

Башка балалар кемгә хезмәт итәргә тиеш булырлар?

Физкультминутка:Җавап дөрес булса басалар, дөрес булмаса утыралар

  1. Россиянең беренче императоры Петр I
  2. Төньяк сугышында Россия җиңелә
  3. Петр Iнең буе 2м да4 см булган
  4.  Петр I фамилиясе Рюрикович
  5. Сенат 9 кешедән тора
  6. Петр Iнең аяк размеры38 размер булган
  7. Петр I боярлар думасын шул килеш саклый
  8. Прокуратура Россиядә Петр I чорында барлыкка килә
  9. Коллегияләр  1708 елда барлыкка килә
  10. Дворяннар поместьясы  боярлар вотчинасы белән тигезләшә

Укытучы:   группаларга эш бирү

1 группа Өлкә реформасын укый.   Өстәлләрегездәге сорауларга җавап әзерлисез. Һәм гадигенә схемада шуны аңлатасыз

1. Өлкә реформасы үткәрүнең сәбәпләре нинди?( урыннардагы хакимият эшчәнлеген көчәйтү өчен.

2.Кайчан губерналарга бүленә? (1708 ел) Безнең төбәк белән бәйләгез.

3.Аннан соңгы бүленеш ничек дәвам итә. (Губерналар провинцияләргә бүленә 1719 елга саны 50 гә җитә. Провинцияләр өязләргә бүленә

Проект- схема яклана

 Россия империясе-------- император

8 Губерна (1708 ел)-------------------губернатор

50провинция (1719 ел)---------------воевода

Өяз----------------------------воевода

Укытучы:   2 группа шәһәр идарәсе реформасын укый. Шулай ук сорауларга җаваплар әзерлиләр һәм проект схема төзиләр.

Сораулар:

1.Шәһәр идарәсе реформасы ни өчен кирәк була? ( Шәһәрләр саны һәм аларда яшәүчеләр саны арта. Шәһәрдә яшәүчеләрнең составын бердәй структурага китере өчен, европа шәһәрләре үрнәгендә)

2. Халык саны кемнәр хисабына арта? ( һөнәрчеләр, мануфактура эшчеләре, сәүдәгәрләр,  сату итүчеләр)

3. ШәҺәрләрдә хакимият кем кулында була? ( Сайлап куелган бурмистрлар кулында)

4. Алар кемгә буйсына?  (баш магистратка-1720 ел- сайлап куелган җирле үзидарә органы)

5 .Шәһәр халкының дәрәҗәлеләре кемнәр? Ни өчен хакимият аларга таяна  ( бай сәүдәгәрләр ,ирекле һәнәр ияләре) ( Бай гражданнар самодержавияне яклый . Алар арасыннан гына шәһәр идарәчеләре сайланган)

Схема- проект

Баш магистрат-1720 ел

Шәһәр магистратлары

Бурмистрлар

                                                   “Даимиләр”                Түбән катлаулар

Шәһәр кешеләре

   

 Укытучы:   3 группа. Чиркәү реформасы  турында укый. Шулай ук сорауларга җаваплар әзерлиләр һәм проект схема төзиләр.

  1. Чиркәү реформасының максаты нинди була? ( Дини хакимиятне тулысынча патша хакимиятенә буйсындыру өчен)
  2. Патриархлык кайчан бетә? 1700 елда- Төньяк сугышы башланусәбәпле
  3. Чиркәү эшләре идарәсеничек атала.( Изге Синод- дини коллегия)
  4. Синод белән кем җитәкчелек итә? ( Патша тарафыннан билгеләнгән Обер- прокурор)
  5. Дин әһелләре нәрсә белән шөгелләнә? ( патша указы белән алар вәгазь . үгет нәсихәт укырга, догалар өйрәтергә, патшага һәм чиркәүгә хөрмәт тәрбияләргә тиешләр)

император

Обер прокурор

Изге Синод – Дини коллегия 1721 ел

Укучылар чыгышы тыңланыла.

 Молодцы !

 

Укытучы:   Тарихчыларның күпчелеге ПетрI үткәргән реформалар Россиядә абсолютизмны ныгыта дип исәпли сез бу фикергә ничек карыйсыз. Нәрсә ул абсолютизм?

 Абсолютизм – Югары власть тулысынча  монархка буйсынган идарә формасы, ягъни Абсолют монархия

 Укытучы:   Сез бу фикерне яклыйсызмы ,кире кагасызмы?

 Чыннан да реформалар чорында Петр полиция, армиягә,үзе билгеләп куйган һәм тикшереп торган чиновникларга таянып  чикләнмәгән хакимияткә ия булды. Бу абсоллютизмны ныгыту.

Ныгыту. 

Укытучы:   укучылар әфәрин бик яхшы гына эшләдегез, ә хәзер Петр I үткәргән дәүләт идарәсе белән бәйле реформаларны ничек үзләштердегез икән. Бергәләп карта шар төзеп карыйк әле.  Мин сезгә билгеләмәләр әйтәм , сез төшенчәләрне язып барырсыз.

1.1711 елда оешкан югары хөкүмәт органы- сенат

2.Императорның чикләнмәгән хакимияте- абсолютизм

3.1708 елдаРоссия империясен нинди  берәмлекләргә бүлделәр- губерналар

 4. Рус православие чиркәве идарәсе органы- синод

5. Приказлар нәрсә белән алышынды- коллегияләр.

6.Вотчиналарны пометьелар белән тигезләгән указ- мирас калдыру турында указ

7. Укчы полкларына алмашка килде- даими армия

8.Хәрби хезмәт кагыйдәләре язылган документ – Хәрби устав

9.Дөньяви хакимият исеменнән күзәтчелек итүче – прокурор

10 . Шәһәр башлыгы- бурмистр

  • Даими армия һәм даими флот булдыру илнең иминлеген ныгыта.
  • Европа дәүләтләре рәтенә куялар
  • Борынгыдан килгән нәсел буенча вазифалар билгеләү бетерелә
  • Боярлар белән дворяннар тигезләшә
  • Шәһәрләрдә сайлап куелган идарә тәртибе кертелә
  • Чиркәү тулысынча дәүләткә буйсына

Проблемага кире кайту.

  • Укытучы:  Укучылар,бүгенге дәрес кысаларында без Петр 1 кем итеп кабул итәбез? Чыннан да Бөек реформалар чоры дип эйтеп буламы? Эпиграф та әйтелә

  • Укытучы:   Укучылар,  реформалар үткәрү бугенге чор тормышына да кагыламы? Бу тема бүген дә актуальме? Хәзерге шартларда нинди реформалар үткәрелә . Мәсәлән пенсия реформасы

  • Укытучы:   Петр I үзенең 50 яшлек юбилеен  Казанда үткәрә. Бу ничәнче елны була? Ул үзенең 53 еллык кыска гына гомерендә  Россияне  бөек Европа дәүләтләре дәрәҗәсенә күтәрде. Берничә ел элек “ Тарихны үзгәртүче йөз кеше “ энциклопедиясен  чыгару өчен дөньяның төрле илләрендә сорашу үткәрелде. Җавапларда  Александр Македонский, Наполеон, Коперник  кебек данлы шәхесләр    арасында Россия императоры ПетрI исемедә бар.

  • Укытучы:  Петр Алексеевич тарафынна үткәрелгән реформаларга каршы булучылар да  булган. Аларга аның үз улы Алексей җитәкчелек итә.Сезнең каршагызда рәссам Николай Ге иҗат иткән картина .Анда Петр 1 үзенең улы Алексейдан  сорау ала. Аны әтисе үлем җазасына  хөкем итә. Алексейның язмышы ничек тәмамланды икән? Өйдә бу сорауга җавап табарсыз дип ышанам. Дәфтәрләрегездә дәүләт идарәсе   реформалары схемасын  төзүне дәвам итәрсез. 5 аласы килүчеләр “Петр 1 реформаларына минем мөнәсәбәтем” дигән хикәя язарсыз

Рефлексия

Санап кителгән бер фразаны сайлап ян-як портнерыгызга бәя бирегез.

  1. Син молодец булдырдың!
  2. Мин синең дәрестә эшчәнлегеңнән кәнәгать.
  3. Син тагын да тырышыбрак эшли ала идең.

Өстәл өстендә  битләр ята . Укыгыз һәм үз-үзегезгә бәя бирегез!

  1. Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем. Классташларыма да булыша алам.  (“  5 “ билгесе)
  2. Яхшы эшләдем . Дәрес материалын аңладым.  (“4” билгесе)
  3. Яхшы эшләдем, ләкин иптәшем ярдәменнән баш тартмыйм . ( “3 “ билгесе)
  • Дәрес  тәмамланды. Барыгызга да зур рәхмәт. Дәрес турында фикерләрегезне парковкада калдыра аласыз

Өстәмәләр

1 төркемгә сораулар.

1. Өлкә реформасы үткәрүнең сәбәпләре нинди

2.Кайчан губерналарга бүленә? Безнең төбәк белән бөйләгез.

3.Аннан соңгы бүленеш ничек дәвам итә.

 Урыннардагы хакимият эшчәнлеген көчәйтү өчен өлкә реформасы үткәрелә.

1708 елда россия империясе 8 губернага бүленә. Шуның берсе Казан губернасы. Губерналар белән патша билгеләп куйган губернаторлар идарә иткән. Губерналарны аннан провинцияләргә бүләләр. 1719 елда провинцияләр саны 50 гә җитә. Провинцияләрне өязләргә бүлгәннәр.

2 төркемгә сораулар:

1.Шәһәр идарәсе реформасы ни өчен кирәк була

2. Халык саны кемнәр хисабына арта?

3. ШәҺәрләрдә хакимият кем кулында була?

4. Алар кемгә буйсына?  

 Шәһәрләр саны һәм аларда яшәүчеләр саны арта,бигрәк тә һөнәрчеләр, мануфактура эшчеләре ,сәүдәгәрләр исәбенә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең составын бердәй структурага китере өчен, Европа шәһәрләре үрнәгендә үзгәртәләр. Шәһәрләр белән идарә итү өчен бурмистрлар сайлап куя башлыйлар .Ә 1720 елдан бурмистрлар баш магистратка буйсына башлый.

3 төркемгә сораулар

  1. Чиркәү реформасының максаты нинди була?
  2. Патриархлык кайчан бетә?
  3. Чиркәү эшләре идарәсе ничек ата
  4.   Синод белән кем җитәкчелек итә?

Дини хакимиятне тулысынча патша хакимиятенә буйсындыру өчен чиркәү реформасы үткәрелә. Петр 1  1700 елдан төньяк сугышы башлану сәбәпле яңа патриарх сайларга рөхсәт итми. Чиркәү эшләре белән идарә эшчәнлеген дини коллегия- изге синодка тапшыра. Синодның эш гамәлләренә  патша исеменнән обер прокурор күзәтчелек итә.

Мирас калдыру бердәм кагыйдәләре турында указдан өзек. (1714 елның 23 марты)

1. Күчемсез әйберләрне , ягъни нәселдән- нәселгә күчеп килгән вотчина утарларны сатмаска

2.Кемнең уллары бар һәм ул аларның берсенә күчемсез милекне мирас калдырырга теләсә... мирас шуңа калачак, ә ике җенестән дә булган башка балаларга күчемлесе бүләк ителә, аны ата-ана  кызларга да , малайларга да( ничәү булсалар,  шулкадәр) бүлеп, үз теләеләре белән бирә. Алар арасына күчемсез милеккә ия булачагы гына кертелми.

Җир-Утарлар  күчемсез милек бүленәме?. Сатарга ярыймы?

Башка балалар кемгә хезмәт итәргә тиеш булырлар?

Мирас калдыру бердәм кагыйдәләре турында указдан өзек. (1714 елның 23 марты)

1. Күчемсез әйберләрне , ягъни нәселдән- нәселгә күчеп килгән вотчина утарларны сатмаска

2.Кемнең уллары бар һәм ул аларның берсенә күчемсез милекне мирас калдырырга теләсә... мирас шуңа калачак, ә ике җенестән дә булган башка балаларга күчемлесе бүләк ителә, аны ата-ана  кызларга да , малайларга да( ничәү булсалар,  шулкадәр) бүлеп, үз теләеләре белән бирә. Алар арасына күчемсез милеккә ия булачагы гына кертелми.

Җир-Утарлар  күчемсез милек бүленәме?. Сатарга ярыймы?

Башка балалар кемгә хезмәт итәргә тиеш булырлар?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока по истории на тему: "Реформы Петра I в экономике".

План-конспект по теме Петровских преобразования предназначен для 7 класса, урока изучения нового материала, рассчитан на 2 часа....

Урок-игра по истории на тему: "Эпоха Петра Первого"

Урок-игра по истории на тему: "Эпоха Петра Первого"...

Конспект урока по истории на тему « Россия в Первой мировой войне»

Конспект урока по истории на тему« Россия в Первой мировой войне»Конспект урока по истории на тему« Россия в Первой мировой войне»...

План урока по истории 9 класс Мир после Первой мировой войны

План урока по истории 9 класс Мир после Первой мировой войны...

Урок изучения нового материала. Государственные реформы Петра Первого

Конспект урока  по истории в 8 классе.Тема урока: Реформы Петра I .Тип урока: урок  изучения нового материала. Составлена технологическая карта урока по ФГОС. Прилагается компьютерная презен...

Разработка обобщающего урока истории по теме "Реформы Петра Первого"

Тип урока: урок повторения, систематизации и обобщения знаний, закрепления умений.Форма урока: групповая, число участников -  12 – 14  человек.Технологии: World cafe, ИКТ. Рассадка про...

План- конспект по истории на тему "Цинь Шихуан - первый властелин единого Китая"

Цель: формирование представления об одном из этапов исторического развития Древнего Китая – создание единого государства.Задачи:образовательные:– создать представление о Цинь Шихуане-...