Рабочая программа по истории 9 кл.
рабочая программа по истории (9 класс) на тему
Рабочая программа по истории 9 класс.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rabochaya_programma_po_istorii_9_kl.docx | 54.63 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Программа гомуми белем бирү дәүләт стандартының Федераль компоненты һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре өчен якынча программа (Э.Д.Днепров, А.Г.Аркадьев М. “Дрофа”, 2008) , ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгының 16.10.2009 елгы 7931/9 санлы “Тарих һәм иҗтимагый фәннәрне укыту турындагы “ методик хаты, ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгының 4.09.2008 елгы 03/1905 санлы “А.И.Солженицын иҗатын тирәнтен өйрәнү турындагы “ методик хаты, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү учреждениеләре өчен Федераль базис укыту планы нигезендә төзелде.
Программа үз эченә гомуми тарихны, Россия тарихын һәм Татарстан тарихын ала. Район методик берләшмәсе карары нигезендә башта Россия тарихы аннары гомуми тарих һәм Татарстан тарихы өйрәнелә. Программада гомуми тарих, Россия һәм туган як тарихының 20 гасырга караган чоры өйрәнелә.
Программада 20 гасыр бөтендөнья тарихының төп эчтәлеге – әһәмиятле вакыйгалар, кешеләр, проблемалар карала. 20 гасыр борылыш чоры дип бәяләнә, ул – фән һәм техника прогрессы чоры , ул – глобаль, бөтендөнья тарихы гасыры. Илләр һәм континентлар арасында бәйләнешләр арту сәбәпле, 20 йөздә күп кенә вакыйгалар һәм күренешләр гомуми төс ала: бөтендөнья кризислары һәм бөтендөнья сугышлары башлана, кешелекнең дөньякүләм мәсьәләләре көн тәртибенә куела. Программада шушы мәсьәләләр карала һәм Россия тарихы белән гомуми тарихның бәйләнешләрен ачуга зур игътибар бирелә. Россия һәм Татарстан тарихы буенча туган илебезнең дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, уйлап табучылар, илнең социаль-икътисади һәм сәяси системасы өйрәнелә.
Курсның максаты:
- төрле чыганаклардагы (тарихи документлардагы, тарихчыларның хезмәтләрендәге, истәлекләрендәге) фактларны өйрәнү;
- вакыйгаларда катнашучыларга, аларның омтылышларына, эшчәнлегенә этәргеч бирүче сәбәпләргә, эш-гамәлләренә игътибар бирү һәм аларга үзеңнең мөнәсәбәтеңне билгеләү;
- замандашлары һәм киләчәк буыннар тарафыннан тарихи вакыйгаларга һәм тарихи шәхесләргә бирелгән бәяләмәләр белән кызыксыну, 20 йөз тарихының иң күренекле , шул исәптән иң бәхәсле мәсьәләләрен ачыклау;
- Гуманизм, толерантлык тәрбияләү, фикер тирәнлеге формалаштыру;
- Россиядә яшәүче халыкларның тарихи юлын, аларның төп этапларын, әһәмиятле вакыйгаларын һәм аерым шәхесләрнең тарихка керткән ролен күрсәтү;
- Илебез тарихындагы шәхесләрне һәм аларның тарихта һәм мәдәнияттәге ролен күрсәтү;
- Кешелек тарихында һәр халыкның үз эзен калдыруын күрсәтү;
-туган якка мәхәббәт, үз төбәгең белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Программа төзүдә кулланылды:
1.ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгының 16.10.2009 елгы 7931/9 санлы “Тарих һәм иҗтимагый фәннәрне укыту турындагы “ методик хаты
2.ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгының 4.09.2008 елгы 03/1905 санлы “А.И.Солженицын иҗатын тирәнтен өйрәнү турындагы “ методик хаты
2.Россия Федерациясенең гомуми белем бирү учреждениеләре өчен Федераль базис укыту планы
3. Э.Д.Днепров, А.Г.Аркадьев. Гомуми белем бирүнең дәүләт стандартының Федераль компоненты. М. “Дрофа”, 2008
4. Э.Д.Днепров, А.Г.Аркадьев .Якынча программа. М. “Дрофа”, 2008
5. Н.В.Загладин “Гомуми тарих 20 гасыр”- Казан “Мәгариф”; М “Русское слово” - 2009
6. А.А.Данилов, Л.Г.Косулина “Россия тарихы” 20-21 гасыр башы М. “Просвещение” 2011
7. Б.Ф.Солтанбеков, А.А.Иванов, Ә.Г. Галлямова” Татарстан тарихы” - Казан “Хатер”- 2006
Курсның структурасы:
Тематик план 68 сәгатькә төзелгән, атнага 2 сәгать
Россия тарихы - 36 сәгать
Гомуми тарих - 22 сәгать
Татарстан тарихы - 10 сәгать
Россия тарихы
Россия империясе 20 нче гасырның беренче унъеллыкларында - 7 сәгать
Россия революция һәм гражданнар сугышы елларында - 3 сәг.
СССР 1920-1930 елларда - 7 сәг.
Бөек Ватан сугышы .1941-1945 еллар - 5 сәг.
СССР 1945 -1964 елларда – 5 сәг..
СССР 1960 елларда – 1980 еллар башында - 3 сәг.
СССРда үзгәртеп кору – 2 сәг.
Россия Федерациясе XX – XXI гасырлар чигендә – 4сәг.
Гомуми тарих
20 гасырның беренче яртысында дөнья – 7 сәг.
“Салкын сугыш” елларында дөнья үсеше һәм халыкара мөнәсәбәтләр – 3 сәг.
Европа һәм Төньяк Америка илләре 20 гасырның икенче яртысында – 21 гасыр башында – 3 сәг.
Азия, Африка, Латин Америкасында модернизация юллары – 5 сәг.
20 гасырның икенче яртысы – 21 гасыр башында фән һәм мәдәният, дөнья үсеше проблемалары – 4 сәг.
Татарстан тарихы
Казан губернасы 20 гасыр башында - 1сәг.
Казан төбәге революция һәм гражданнар сугышы чорында - 1сәг.
20 елларда ТАССР – 1сәг.
Тизләтелгән модернизация вакытында республика – 1сәг.
Бөек Ватан сугышы елларында республика – 1сәг.
Республика сугыштан соң - 1сәг.
50-60 елларда республика - 1сәг.
60-80 елларның беренче яртысында республика - 1сәг.
Татарстан үзгәртеп кору этабында – 1 сәг.
Республика XX-XXI гасырлар чигендә – 1сәг.
Укучылар өчен китаплар:
1. Н.В.Загладин “Гомуми тарих 20 гасыр”- Казан “Мәгариф”; М “Русское слово” - 2009
2. Б.Ф.Солтанбеков, А.А.Иванов, Ә.Г. Галлямова” Татарстан тарихы” - Казан “Хатер”- 2006
3. А.А.Данилов, Л.Г.Косулина “Россия тарихы” 20-21 гасыр башы М. “Просвещение” 2011
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карата таләпләр:
Белергә тиеш:
- шушы тарихи чорга караган төп вакыйгаларны,терминнарны, аңлатмаларны;
- өйрәнелә торган курсның хронологик рамкаларына туры килә торган төп вакыйгаларны , аларда катнашучыларны;
- өйрәнелгән тарихи чыганакларны;
- 20 гасырда формалашкан кыйммәтләр системасын һәм иң кирәкле мәдәният яңалыкларын;
- тарихи вакыйгаларны чагыштыру, аңлату, төп тарихи терминнарның мәгънәсен;
- тарихи картаны уку;
- бирелгән билгеләр буенча тарихи вакыйгаларны группалаштыру;
- тарихи чыганакка анализ һәм дискуссия алып бару, үз фикереңне әйтү.
Укучыларның белем күнекмәләре буенча билгеләр нормалары һәм таләпләр
Телдән җавапларны бәяләү
- «бишле» билгесе –бар материал тулысынча ачылган, өстәмәләр таләп ителми. Сөйләм төгәл.
- «дүртле» билгесе – материалны сөйләгән вакытта өлешчә төгәлсезлекләр күзәтелә.
- «өчле» билгесе – укытучы сораулар ярдәмендә юнәлеш бирә, материалны ачуда хаталар күзәтелә.
- «икеле» билгесе – төп эчтәлек ачылмый.
Язмача җавапларны бәяләү
10 тест биреме
билге | 5 | 4 | 3 | 2 | ||||||||||
Дөрес җаваплар | 10 | 9-8 | 6-7 | 5 | ||||||||||
Дәрес № | Дәрес темасы | Стандарт буенча белергә тиеш белем | максат | Төп аңлатмалар | искәрмә | Сәгать саны | дата | |||||||
календарь | фактик | |||||||||||||
Россия тарихы Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында -7 сәг | ||||||||||||||
1 | Россия XX-XXI гасырлар чигендә | Россия 20 гасыр башында. Модернизация. Монополияләр барлыкка килү. С.Ю.Витте эшчәнлеге | 20 гасыр Россиясенә характеристика бирү. | Геополитика,модернизация, индустриаль җәмгыять | 1 | |||||||||
2 | Тышкы сәясәт. Рус -япон сугышы | Россиянең тышкы сәясәте. Рус япон сушышы (1904-1905еллар), аңың Россия җәмгыятенә йогынтысы | Россиянең тышкы сәясәт юнәлешләрен һәм Рус-япон сугышының барышы, нәтиҗәсе, әһәмияте турында аңлату |
| 1 | |||||||||
3 | Беренче рус революциясе | Беренче рус революциясе сәбәпләре һәм характеры .”Канлы якшәмбе”.17 октябрь манифесты. .Дәүләт думасы төзелү Армия һәм флоттагы восстание.Политик хәрәкәтләр, партияләр. | Беренче рус революциясенең сәбәпләрен , барышын, нәтиҗә- сен аның, иҗтимагый үсеш өчен әһәмиятен күрсәтү | 1905-07 еллар, Дәүләт думасы, фракция, федерация, коррупция, |
| 1 | ||||||||
4 | Икътисади реформалар (Столыпинның аграр реформасы) | П.А.Столыпин шәхесе. Аграр реформаның башлану сәбәпләре,барышы, нәтиҗәләре | Столыпин реформасына бәя бирү, анализлау | Отруб, хутор | 1 | |||||||||
5 | Көмеш гасырда рухи тормыш. | Мәгариф өлкәсендәге уңай үзгәрешләр. 20 нче гасыр башындагы ачышлар. Россия халкының рухи тормышы. Рухи тормыштагы яңа агымнар. | 20 нче гасыр башындагы мәдәният үсешен аңлату
| Ренессанс, декаданс, импрессионизм, модерн,символизм | 1 | |||||||||
6 | Россия беренче бөтендөнья сугышында | 20 гасыр башында хәрби –сәяси блоклар. 1914 елгы халыкара кризис. Беренче бөтендөнья сугышына Россиянең керүе 1914-1917 еллардагы төп сугыш хәрәкәтләре һәм нәтиҗәләре | Беренче бөтендөнья сугышының сәбәпләрен, барышын, нәтиҗәсен аңлату. Рссиянең бу сугыштагы ролен күрсәтү. | Антанта, Өчлек союзы, Брусилов ыргылышы. |
| 1 | ||||||||
7 | Монархияне бәреп төшерү. | Россия империясендә революцион кризисның тууы.1917 елда Россиядә революция, монархия бетүе. Вакытлы хөкүмәт һәм Советлар. Вакытлы хөкүмәтнең эчке һәм тышкы сәясәте | 1917елгы революциянең сәбәпләрен, барышын,нәтиҗәсен аңлату. | Икевластьлелек Вакытла хөкүмәт, Вакытлы комитет, Петроград советы |
| 1 | ||||||||
Россия революция һәм гражданнар сугышы елларында - 3 сәг. | ||||||||||||||
8 | Совет дәүләтчелеген формалаштыру | 1917 елның октябрендә Совет властен игълан итү икенче гомумроссия съезды һәм аның Декретлары.Учредительләр җыелышы. Бер партияле система урнашу | Совет властенең урнашу, беренче декретлары, бер партияле система урнашу турында белем бирү | Декрет, БҮБК, ХКС, сепарат килешү, национализация |
| 1 | ||||||||
9 10 | Гражданнар сугышы. Аклар һәм кызыллар икътисади сәясәте | Брест солыхы.Гражданнар сугышы һм интервенция. Аклар һәм кызыллар Хәрби коммунизм политикасы.Кызыл армиянең төзелүе. Террор. Крестьянар гражданнар сугышы елларында | Гражданнар сугышының сәбәпләре, барышы, нәтиҗәсен, хәри коммунизм сәясәтен аңлату | Гражданнар сугышы. Аклар, .кызыллар, интервенция, коалиция, хәрби коммунизм, продразверстка, кызыл террор, |
| 1 1 | ||||||||
СССР 1920-1930 елларда -7 сәг. | ||||||||||||||
11 | Яңа икътисади сәясәткә күчү. | 1920-1921 елларда социаль –икътисади һәм политик кризис Яңа икътисади сәясәтенә күчү. | ЯИС ка күчү сәбәпләрен характер лау, ЯИС һәм хәрби коммунизм политикасын чагыштыру | ЯИС, азык-төлек налогы, концессияләр, рентабельлелек. |
| 1 | ||||||||
12 | СССР төзелү. 1920 еллардагы тышкы сәясәт. | 1920 еллардагы тышкы сәясәте. Совет дәүләтенең Генуя конференциясе. Германия белән Рапалло договоры.1922 ел СССР төзелү, СССРны тану | 1922 елда СССР төзелү һәм аның алып барган сәясәте турында белем бирү | Коминтерн, халыкара изоляция, региональ конфликт, Генуя конференциясе, Раппало килешүе |
| 1 | ||||||||
13 14 | 1930 елларда икътисади үсеше. Индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү | Модернизациянең совет моделе. Индустриализация,коллективлаштыру. Интенсив юл белән промышленость үсеше. Күмәкләштерү: максаты, методы, нәтиҗәсе. Үзәкләшкән икътисад барлыкка килү | 30 елларда илнең икътисади үсешен характерлау | Индустриализация, коллективизация ”Бөек борылыш”, кол- хоз, МТС |
| 2 | ||||||||
15 | 30 елларда илнең сәяси үсеше. | Хакимият дәүләт-партия аппараты кулында. И.В.Сталинның шәхес культы. Массакүләм репрессия- ләр. Конституция 1936. | 30 елларда илнең сәяси үсешен характерлау | Тоталитаризм,репрессия,конституция, шәхес культы, оппозиция |
| 1 | ||||||||
16 | 20-30 елларда рухи тормыш. | Совет мәгарифе: наданлыкны бетерү. Белем бирү системасында үзгәрешләр. Сәнгатьтә социалистик реализм алымы урнашу. | 20-30 елларда фән һәм мәдәният үсеше турында аңлату. | конструктивизм, идео- логия. Социалистик реализм, “культура революциясе” |
| 1 | ||||||||
17 | 30 елларда тышкы сәясәт. | СССРның Милләтләр Лигасына керүе. Коллектив куркынычсызлык политикасы алып бару. 1939-1941елларда СССР территориясенең киңәюе | 30 елларда СССР ның, тышкы сәясәтен характерлау | Коллектив куркыныч сызлык политикасы, Милләтләр Лигасы, фашизм. |
| 1 | ||||||||
Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар - 5 сәг. | ||||||||||||||
18 | СССР Бөек Ватан сугышы алдыннан. | СССрның халыкара мәйдандагы хәле. Совет-Герман якынаюы. 1939-1940 елларда СССР сәясәте.”Барбаросса планы”, ике якның да сугышка әзерләнүе. | Советлар Союзы алып барган сәясәт, “Барбаросса” планының максаты, СССРның сугышка әзерлеге турында аңлату | И.В.Сталин.Г.К.Жуков, С.К. Тимошенко |
| 1 | ||||||||
19 | Бөек Ватан сугышы башлану. | Сугышның башлангыч чоры. Оборона сугышлары.Мәскәү өчен сугыш. Сугыш елларында тыл. | Бөек Ватан сугышының сәбәпләрен һәм башлангыч этабын характерлау. Тыл хезмәтчәннәренең җиңүгә керткән өлешен аңлату. | Пакт, агрессия, Вермахт, Блицкриг, “Барбаросса планы”, “Тайфун” |
| 1 | ||||||||
20 | Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш. | Фашизмга каршы коалиция төзелү, 1942 елның язында һәм җәендә совет-герман фронтында.Сталинград өчен сугыш, аның тарихи әһәмияте.Партизаннар хәрәкәте.Сугыш елларында мәдәният | Бөек Ватан сугышында тамырдан борылышның әһәмиятен аңлату. | “Уран”,тамырдан борылыш, ”Цитадель” |
| 1 | ||||||||
21 | СССР Икенче бөтендөнья сугышының соңгы этабында.. | Курск сугышы.Фашизмга каршы коалициянең ныгуы. Икенче фронт ачылу.Кырым конференциясе. Берлинны штурмлау. | Курск сугышының тарихи әһәмиятен характерлау.1944 елда Кызыл Армия үткәргән аеруча әһәмиятле операцияләрне аңлату | Тыл, оккупация режимы, партизаннар хәрәкәте (рельс сугышы), эвакуация. |
| 1 | ||||||||
22 | Җиңү нәтиҗәләре | СССРның Икенче бөтендөнья сугышында җиңүгә керткән өлеше. БМО төзелү. | Җиңүнең төп факторларын күрсәтү. Халык роленә, батырлыгына бәя бирү.Конференцияләргә характеристика бирү | Нюнбергтагы Халыкара трибунал, БМО. |
| 1 | ||||||||
Советлар Союзы 1945-1964 елларда – 5 сәг. | ||||||||||||||
23 | Сәяси системаның үзгәрүе. | 1945-1947 елларда СССРның тышкы сәясәте. “Маршалл планы”. СССР һәм Европа союзлар системасы барлыкка килү. СССР һәм Кореядагы сугыш. | Сугыштан соң СССРның элекке союзниклары белән мөнәсәбәтен, “салкын сугыш” барлыкка килү сәбәпләрен аңлату | Салкын сугыш, бөек держава, доктрина, хәрби-сәяси блок, “Маршал планы” |
| 1 | ||||||||
24 | 1953-1964 елларда СССР икътисады. | Икътисадны торгызу буенча чаралар.Яңа репрессияләр компаниясе. | Икътисадны күтәрү буенча үткә -релгән чараларны анализлау | Репарация, ГУЛАГ, Космополитизм, номенклатура |
| 1 | ||||||||
25 | Рухи тормышта җепшеклек. КПССның XX съезды. И.И.Солженицын “Архипелаг Гулаг” | Реформалар үткәрүгә омтылышлар. Реформаларның башлангычы. КПССның XX съезды. И.И.Солженицын “Архипелаг Гулаг” | Үткәрелгән реформаларның уңай һәм тискәре якларын күрсәтү. Солженицынның “Архипелаг Гулаг” әсәре буенча фикер алышу | Реабилитация десталинизаия | 1 | |||||||||
26 27 | Янәшә тыныч яшәү сәясәте: уңышлар һәм каршылыклар. Контроль эш. “Россия XX гасырның беренче яртысында”. | Көнчыгыш Европадагы кризис. 1956 елдагы Сүәеш каналы.Советлар Союзының ирек алган илләргә ярдәме.Кариб кризисы. | XX съезддан соң алга сөрелгән янәшә тыныч яшәү идеясенең асылын билгеләү. СССР ның шул вакыттагы тышкы сәясәттәге гамәлләрен характерлау. Өйрәнгән материалны кабатлау,ныгыту | Янәшә тыныч яшәү, Кариб кризисы, мораторий | 1 1 | |||||||||
СССР 1960 елларда - 1980 еллар башында -3 сәг. | ||||||||||||||
28 | Сәяси режимның консервацияләнүе. “Нык үскән социализм» икътисады. | Икътисади реформалар үткәрүгә омтылыш: тотрыкландыру сәясәте, А.Н. Косыгинның икътисади реформалары. Икътисади кыенлыкларның сәбәпләре. . | Тотрыкландыру сәясәтенең асылын билгеләү. 1970-80 нче еллардагы икътисади кыенлыкның сәбәпләрен аңлату. | Күләгәдәге икътисад, номенклатура, коррупция, Л.И.Брежнев,А.Н. Косыгин |
| 1 | ||||||||
29 | Киеренкелекне йомшарту сәясәте: өметләр һәм нәтиҗәләр.
| СССР һәм Көньяк-КөнчыгышАзиядәге конфликт.Совет-Кытай конфликты.СССР һәм Якын Көнчыгыштагы конфликт.Чехославакиядәге 1968 елгы кризис һәм аның тирәнәюе. | 1960 еллардагы халыкара конфликтларны аңлату | Диссидент, Прага язы, Брежнев доктринасы | 1 | |||||||||
30 | Сугыштан соңгы унъеллыкларда СССРның рухи тормышы һәм идея-сәяси үсеше. И.И.Солженицын.
| Сугыштан соң әдәбият һәм сәнгать. “Җепшетү” чорында илнең рухи үсеше.1950-80 нче елларда совет мәдәнияте. 1977 елгы конституция. Хокук саклау хәрәкәтенең үсеше. СССР да спорт | ” Җепшетү чоры”, “торгынлык чоры”ндагы рухи тормышны характерлау. Шул чорда Совет спортының ролен күрсәтү. “Торгынлык” чорында җитәкчелекнең башкача фикерләүчеләргә карата мөнәсәбәтен ачыклау Солженицын әсәрләре буенча фикер алышу. | ” Җепшетү чоры”, “торгынлык чоры” | 1 | |||||||||
СССР да үзгәртеп кору - 2 сәг. | ||||||||||||||
31 | Үзгәртеп кору сәясәте: беренче адымнар. Хә бәрдарлык, демократияләштерү һәм сәяси тормышның яңа этабы | Тизләнеш, үзгәртеп кору. Икътисади реформалар.Күп партиялелек барлыкка килү.Җәмгыятьтә идея- сәяси каршылыкларның үсүе. Солженицын әсәрләре | Үзгәртеп кору чорының совет җәмгыяте хәленә йогынты ясавын аңлату. Солженицын әсәрләре буенча фикер алышу | М.С.Горбачев,Б.Н. Ельцин Күппартиялелек, базар икътисады, гражданлык җәмгыяте. |
| 1 | ||||||||
32 | Яңача фикерләү һәм “салкын сугыш ” ның тәмамлануы. Совет җәмгыятенең кризисы һәм таркалуы. | Совет-Америка мөнәсәбәтләре. Яңача сәяси фикерләү. Кораллануны кыскарту өлкәсендә сәясәт. Тышкы сәясәт.СССРда милләтара проблемаларның кискенләшүе. Переворот ясауга омтылыш. Фетнә нәтиҗәләре | М.С. Горбачев чорындагы тышкы сәясәткә бәя бирү. СССРның таркалу сәбәпләрен аңлату | Приоритет, ГКЧП, БДБ. |
| 1 | ||||||||
Россия Федерациясе XX - XXI гасырлар чигендә – 4 сәг. | ||||||||||||||
33 | Россия дәүләтенең эчке сәясәте. | СССР таркалганнан соң Россия үткәргән реформалар, аларның беренче нәтиҗәләре. Россия җәмгыятендә каршылыклар. Аларның тирәнәюе. РФ ның яңа Конституциясе. Сайлау нәтиҗәләре. | СССР таркалганнан соң илдәге икътисади һәм сәяси үзгәрешләрне характерлау. | Хосусыйлаштыру, им- пичмент, суверенитет, федерация, конфедерация |
| 1 | ||||||||
34 | 1990 нчы елларның икенче яртысында реформалар курсын үзгәртү сәясәте | Милләтара каршылыкларның кискенләшүе. Чечня конфликтлары. 1990 елларның икенче яртысында Россиянең сәяси һәм социаль-икътисади үсеше. Кризисның тирәнәюе. | Милләтара каршылыкларның кискенләшү сәбәпләрен аңлату. | Милли бәйсезлек, милли конфликт. | 1 | |||||||||
35- 36 | Россия XX-XXI гасырлар чигендә. | Россия 1999-2003 нче елларда. Россиядә тотрыклылык булдыру юнәлешендә үткәрелгән реформалар. Сайлаулар һәм аның нәтиҗәләре, тышкы сәясәт | XX гасыр ахыры – XXI гасыр башында Россиянең тышкы һәм эчке сәясәтенә бәя бирү. | Профессиональ армия, табигый монополия |
| 2 | ||||||||
Гомуми тарих | ||||||||||||||
XX гасырның беренче яртысында дөнья – 7 сәг. | ||||||||||||||
37 | Беренче бөтендөнья сугышыннан соң кешелек.Европа һәм Азиядә революцияләр. М.Ганди. С.Ятсень | Версаль-Вашингтон системасы. Европада һәм Азиядә революцияләр. 1920 елларда индустриаль илләрнең сәяси тормышы. Милләтләр Лигасы | Версаль тынычлык килешүен анализлау. Европадагы һәм Азиядәге революцияләрнең сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңлату. | Версаль килешүе, популизм, лейбористлар, оппозиция, тоталитар режим, инфляция. | 1 | |||||||||
38 | 1929-1932 еллардагыгы бөтендөнья икътисади кризисы. “Яңа курс” сәясәте. | АКШта кризисның сәбәпләре. Ф.Д. Рузвельтның “ Яңа курс”ы. “ Яңа курс” ның төп юнәлешләре, нәтиҗәләре | 1929-1932 еллардагыгы бөтендөнья икътисади кризисы сәбәпләрен ачыклау. Ф.Д. Рузвельтның “Яңа курс” программасы белән таныштыру | 1929-1932 еллардагыгы бөтендөнья икътисади кризисы, кейнсианчылык |
| 1 | ||||||||
39 | Германиядә һәм Италиядә тоталитаризм, Япониядә милитаристик режим урнашу.Фашизм. Б.Муссолини, А.Гитлер | Германиядә фашизмның хакимияткә килүе, фашистик диктатура урнашу. Италиядә фашизм, Япониядә милитаризм. Б.Муссолини, А.Гитлер | Германия һәм Италиядә фашистик режем урнашу турында аңлату. | Концентрацион лагерь, милитаризм, фашизм,авторитаризм | 1 | |||||||||
40 | Фашизмга альтернатива: Бөекбритания һәм Франция тәҗрибәсе. | 1920 елларда Бөекбритания. Бөекбританиядә кризис һәм милли хәрәкәт.Франциядәге кризис үзенчәлекләре.Фашизм куркынычы һәм Халык фронты. | Франция һәм Бөекбританиянең кризис үзенчәлекләре һәм Халык фронты төзелү, аның эшчәнлегенең әһәмиятен аңлату | Бюджет кытлыгы, стачка, локаут | 1 | |||||||||
41 | Милитаризм һәм пацифизм халыкара аренада. | Япониянең Кытайга агрессиясе. Германиянең сугышка әзерләнүе, тынычландыру сәясәте.Италиядә гражданнар сугышы. Халыкара иминлеккә куркынычның артуы.Мюнхен килешүе. Күмәк куркынычсызлык идеясенең җимерелүе. | 1920-30 нчы еллардагы халыкара мөнәсәбәтләрне ачыклау. Германия, Япония, Италия алып барган сәясәтне аңлату | Пацифизм, реваншизм, гражданнар сугышы,Бриан-Келлог пакты | 1 | |||||||||
42 | Икенче бөтендөнья сугышы. Европада” яңа тәртип.”Каршылык хәрәкәте.Гитлерга каршы коалиция. | Сугышның башлануы.Европадагы “сәер сугыш”, Францияне тар-мар итү. Европада “яңа тәртип” урнаштыру. Каршылык хәрәкәте. Япония агрессиясе. АКШның сугышка керүе. | Икенче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпләре, этаплары, барышы турында аңлату. | 1939 ел 1 сентябрь, 1945 ел 2 сентябрь, холокост, ленд-лиз, геноцид. | 1 | |||||||||
43 | Икенче бөтендөнья сугышының йомгаклары һәм сабаклары. Ф.Р.Рузвельт, И.В.Сталин, У.Черчилль. Геноцид. Холокост | Икенче фронтны ачу проблемасы.Сугыш этаплары.Германияне һәм Японияне тар-мар итү. Сугыш елларындагы конференцияләр. Икенче бөтендөнья сугышы йомгаклары. Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелү. | СССР, АКШ, һәм Бөекбритания хөкүмәтләре башлыкларының халыкара конференцияләре, икенче бөтендөнья сугышының йомгаклары, сабаклары, БМО максатларын һәм эшчәнлеген аңлату. | “Барбаросс планы” Конференция, БМО, Милләтләр Лигасы, Гитлерга каршы коалиция.Нюнберг процессы. | 1 | |||||||||
“ Салкын сугыш” елларында дөнья үсеше һәм халыкара мөнәсәбәтләр – 3 сәг. | ||||||||||||||
44 | “Салкын сугыш”. Хәрби –сәяси блоклар барлыкка килү. | Сугыштан соңгы дөнья. “Салкын сугыш”ның сәбәпләре. Берлин кризисы һәм Европада берлекләр системасы төзелү.Азиядә “салкын сугыш.” | “Салкын сугыш”ка китергән сәбәпләр, сугыштан соң барлыкка килгән хәрби блоклар турында аңлату | “Маршалл планы”, хәрби –сәяси блок, Берлин кризисы, НАТО, Варшава килешүе. | 1 | |||||||||
45 | Колониализмның җимерелүе. Локаль конфликтлар һәм халыкара куркынычсызлык | Колониализмның җимерелүе.Үсеш юлын сайлау проблемалары. | Деколонизация процесслары үсүенә китергән сәбәпләрне ачыклау“ | Локаль конфликт, деколонизация | 1 | |||||||||
46 | Иң зур державаларның партнерлыгы һәм көндәшлеге. “Салкын сугыш” сәясәте кризисы һәм аның тәмамлануы. | Ашкынып кораллану һәм Совет-Америка мөнәсәбәтләре.Катышмау сәясәте. Сугышка каршы сәясәт Киеренкелекнең йомшаруы һәм аның нәтиҗәләре Киренкелекне йомшарту сәясәте кризисы. Яңача фикерләү. | “Салкын сугыш” чорында башланган ашкынып кораллануның сәбәпләрен ачыклау. Халыкара киеренкелекне йомшарту юлында башкарылган эшләрне характерлау. | Иң зур державалар., Дөньяның ике полюсы моделе, ашкынып кораллану, халыкара киеренкелекне йомшарту. Берлин стенасы | 1 | |||||||||
Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында – 3 сәг. | ||||||||||||||
47 | Көнбатыш Европа һәм АКШта базар икътисадының аякка басуы. 1960-70 еллардагы сәяси кризис | Көнбатыш Германиядәге “икътисади могҗиза”. Сугыштан соң Англия, Франция, Италия дәүләтләре һәм АКШ. “Салкын сугыш”ның эчке сәясәткә йогынтысы. Индустриаль җәмгыять каршылыкларының кискенләшүе. | Халыкара аренада барган вакыйгаларның дөньяның әйдәп баручы илләренең эчке сәяси үсешенә йогынтысын анализлау. 1960-70 еллардагы сәяси кризис симптомнарын конкрет мисалларда күрсәтә белергә өйрәтү | Икътисады,тулай эчке продукт, яшәү минимумы, коррупция, Швеция моделе, хәрби-сәнәгать комплексы импечмент, Вьетман синдромы,сегрегация, дискриминация. | 1 | |||||||||
48
| XX гасырның икенче яртысында сәяси фикер эволюциясе. Мәгълүмати җәмгыять барлыкка килү. | Социал-демократия һәм социаль юнәлешле базар икътисады. Яңа сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр. Мәгълүмати җәмгыять.АКШ XXI гасыр башында. | XX гасырның икенче яртысында сәяси партияләрнең төп карашларын ачыклау. Мәгълүмати җәмгыятьнең төп сыйфатларын күрсәтү | Социаль юнәлешле базар, радикализм, маргиналлар | 1 | |||||||||
49 | Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада интеграция процесслары | Көнбатыш Европаны интеграцияләү этаплары. Интеграция процессының тирәнәюе.Евросоюз үсеше. Төньяк Атлантика интеграциясе. | Көнбатыш Европа илләрендә интеграция этапларын, әһәмиятен аңлату | Интеграция, валюта, | 1 | |||||||||
Азия, Африка һәм Латин Америкасында модернизация юллары – 5 сәг. | ||||||||||||||
50 | Япония һәм яңа индустриаль илләр | Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Япония, аның алга китү сәбәпләре. Яңа индустриаль илләр | Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Япония, аның алга китү сәбәпләрен ачыклау.Үсеп килүче илләргә бәя бирү | Милли традиция, алдынгы технология, милли корпорацияләр, “Икътисади могҗиза” | 1 | |||||||||
51 | XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында Кытай | Кытай халык республикасында социаль-сәяси экспериментлар. Прагматик реформалар. Тышкы сәясәт. | Кытайның сугыштан соңгы үсешен анализлау, нәтиҗә ясый белү | Ирекле икътисади зона, “культура революциясе” | 1 | |||||||||
52 | XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында Һиндстан. | Һиндстанга бәйсезлек бирү, илне бүлгәләү. Модернизацияләү сәясәте, илнең тышкы сәясәте | Һиндстанның сугыштан соңгы үсешен анализлау, нәтиҗә ясый белү | Һиндстан милли конгрессы | 1 | |||||||||
53 | XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында Африка илләре | Колониализмның җимерелүе.Африка континентындагы конфликтлар. Үсеш проблемалары. | Африка һәм Азиядә модернизацияләү юллары. | Апартеид, сепаратизм | 1 | |||||||||
54 | XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында Латин Америкасы илләре | Латин Америкасында сул режимнар. Модернизация һәм хәрби диктатуралар. Латин Америкасында интеграция процесслары. | Сугыштан соңгы Латин Америкасы илләрен характерлау | Хәрби хунта, Халык бердәмлеге хөкүмәте. | 1 | |||||||||
XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында фән һәм мәдәният, дөнья үсеше проблемалары – 5 сәг. | ||||||||||||||
55 | Фәнни-техник прогресс һәм иҗтимагый –сәяси фикер | Сугыш арасында фән һәм техника.Фәнни-ни-техник прогрессның тизләнүе һәм аның нәтиҗәләре | Икенче бөтендөнья сугышыннан соң фәнни-техник прогрессның үсү сәбәпләрен аңлату | Водород бомбасы, клонлаштыру, интернет | 1 | |||||||||
56 | Сәнгатьтә төп юнәлешләр һәм массачыл мәдәният | Реализм, модернизм, постмодернизм. | Сәнгать өлкәсендә төп юнәлешләр һәм массачыл мәдәният турында белем бирү | Модернизм, футуризм кубизм, социалистик реализм, авангардизм, постмодернизм | 1 | |||||||||
57 | Глобальләшү каршылыклары.Хәзерге заманның глобаль проблемалары | Антиглобаль хәрәкәт, глобаль проблемалар | Хәзерге заманның глобаль проблемалары, аларны хәл итү юллары белән таныштыру | Сугыш ,экологик проблемалар, техноген һәлакәтләр, трансмилли корпорацияләр, трансмилли банклар | 1 | |||||||||
58 | Халыкара терроризмга каршы көрәш.Европа союзы. | Интеграцион процесслар, халыкара террорчылык | халыкара террорчылык, аның куркынычы, аңа каршы көрәш турында аңлату | халыкара террорчылык | 1 | |||||||||
Татарстан тарихы – 10 сәгать | ||||||||||||||
59 | Казан губернасы 20 гасыр башында | Казан губернасы 20 гасыр башында | 20 гасыр башында төбәкнең социаль икътисади үсешенә характеристика бирү | Күп укладлы икътисад |
| 1 | ||||||||
60 | Казан төбәге революция һәм гражданнар сугышында | Казан губернасында ике хакимиятлелек. Гражданнар сугышы елларында Татарстан.Көнчыгыш фронт | Революциянең Гражданнар сугышының Төп вакыйгалары. Безнең төбәктә | Революция, Гражданнар сугышы, аклар, кызыллар, Вакытлы хөкүмәт |
| 1 | ||||||||
61 | 20 елларда ТАССР | Татарстан төбәгендә дәүләтчелек мәсәләләрен хәл итү, ТАССР төзелү | ТАССР төзелү турында белем бирү | Автономия, милли үзаң |
| 1 | ||||||||
62 | Тизләтелгән модернизация вакытында республика | Төбәктә идустриализация, коллективизация. ”Бөек борылыш”, колхоз, коллективлашу, индустриаллаштыру .Сталинның Бөек борылышы. | Индустриализация, коллективи зация,”Бөек борылыш”,колхоз | Беренче бишьеллыклар | 1 | |||||||||
63 | Бөек Ватан сугышы елларында республика | Промышленностьның сугыш рельсларына күчерелүе. Татарстан кешеләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары | Бөек Ватан сугышы елларында республиканың армия һәм фронтның терәге, илнең мөһим тыл базаларының берсе булуы турында аңлату | Мобилизация, Казан каймасы | 1 | |||||||||
64 | Республика сугыштан соң | 1945-1953 социаль-икътисади үсеш.Сәяси режимны кырысландыру. | Республиканың сугыштан соңгы үсешенә характеристика бирү. Республикада авыр промышленностны күтәрү авыл хуҗалыгы үсешен характерлау |
| 1 | |||||||||
65 | Республика 50 нче еллар уртасы-60 нчы еллар башында | Республиканың социаль-икътисади үсеше. Сәяси һәм рухи тормыштагы үзгәрешләр | Республиканың 50-60 еллардагы социаль-икътисади үсешен характерлау | Гаепсез хөкем ителүчеләрне аклау | 1 | |||||||||
66 | Республика 60 нчы елларның икенче - 80 нче елларның беренче яртысында | Социаль-икътисади үсешнең төп тенденцияләре һәм каршылыклары. Республиканың иҗтимагый – сәяси һәм рухи тормышы. | 60 нчы елларның икенче яртысында - 80 еллар башында республиканың икътисади үсешендәге уңышлар һәм кимче- лекле яклар,“Җепшетү” һәм “торгынлык”чоры мәдәниятләрен чагыштырып нәтиҗә ясау | 1 | ||||||||||
67 | Татарстан үгәртеп кору этабында | Үзгәртеп кору елларында республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышы. | Үзгәртеп кору чорында республиканың иҗтимагый –сәяси тормышын характерлау | Федератив шартнамә. | 1 | |||||||||
68 | Татарстан XX-XXI гасырлар чигендә. | Базар икътисадына күчү. 90 нчы елларда Татарстаннның сәяси һәм мәдәни тормышы. | Татарстанның шушы чордагы сәяси һәм икътисади тормышына бәя бирү | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по истории в 8 классе (История России, Новая история, история Татарстана)
Рабочая программа составлена к учебникам:- Юдовская А. Я., Ванюшкина Л. М. Новая история. 1800-1913; учебник для 8 класса общеобразовательных учреждений. - М.: Просвещение, 2011.- История России,...
Рабочая программа по истории в 7 классе (История России, Новая история, история Татарстана)
Рабочая программа составлена к учебникам:- Юдовская А.Я. Всеобщая история. История Нового времени, 1500-1800. 7 класс: учеб. для общеобразоват. учреждений. – М.: Просвещение, 2009.- Данилов А.А., Косу...
Рабочая программа по истории в 6 классе (История России, Новая история, история Татарстана)
Рабочая программа составлена к учебникам:- Агибалова Е.В., Донской Г.М. История Средних веков. 6 класс: учеб. для общеобразоват. учреждений.–М.: Просвещение, 2010- А,А,Данилов, Л,Г, Косулина. История ...
Рабочая программа по истории 6 класс (всеобщая история, история россии , история татарстана)
Рабочая программа по истории 6 класс (в разделе имеются всеобщая история, история россии , история татарстана)...
Рабочая программа по истории 7 класс (всеобщая история, история россии , история татарстана)
Рабочая программа по истории 7 класс (всеобщая история, история россии , история татарстана)...
Рабочая программа по истории 8 класс (всеобщая история, история россии , история татарстана)
Рабочая программа по истории 8 класс (всеобщая история, история россии , история татарстана)...
Рабочая программа по истории Древнего мира составлена на основе Примерной программы основного общего образования по истории МО РФ 2004 г. и авторской программы под редакцией А. А. Вигасина, Г. И. Годера, И. С. Свенцицкой «История Древнего мира», издательс
Пояснительная записка и календарно-тематическое планирование по историии Древнего мира 5 класс...