Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация
презентация к уроку (9 класс) по теме

Низамутдинова Савия Тауфиковна

«Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

(мастер-класс)

 

       Икенче  буын  федераль  белем  бирү  стандартларына  нигезләнгән 

программалар татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына түбәндәге  

максат-бурычларны куя:

      1. әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фи-

керләүне, иҗади күзаллауны үстерү; 

      2. матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; 

      3. укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен 

беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;

      4. татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен 

формалаштыру.

      5. укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану (мастер-класс)

Слайд 2

Икенче буын федераль белем бирү стандартларына нигезләнгән программалар татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына түбәндәге максат-бурычларны куя : 1. әдәби текстны эмоциональ кабул итүне , образлы һәм аналитик фикерләүне , иҗади күзаллауны үстерү ; 2. матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру ; 3. укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын , проблемасын , идеясен беркадәр билгели , геройларын бәяли алуына ирешү; 4. татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру . 5. укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру ;

Слайд 3

Тәнкыйди фикерләү нигезендә · кызыксыну · эзләнү, · үз-үзеңә сорау кую (ни өчен ?) · җавап табу, · үз фикереңне булдыру , · башкалар фикеренә колак салу, · кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау ята .

Слайд 4

Әлеге технология буенча уздырылган дәресләр 3 этаптан тора: 1 . Кызыксындыру этабы . 2. Төшенү этабы . 3 . Рефлексия этабы .

Слайд 5

Төшенү этабында « тукталышлар белән уку » алымы отышлы , чөнки әлеге алым укучыларны фикерләргә һәм үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтә

Слайд 6

· Гади сорау – фактик материалны белүне таләп итә, бу очракта эчтәлек сөйләү булырга мөмкин. · Сорау –төпченү – « сез чынлап та шулай уйлыйсызмы ?….», «мин сезне дөрес аңладыммы ?…» · Сорау –интерпретация ( аңлатучы ) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү, сәбәпләрен аңлау (ни өчен ?) · Сорау – чагыштыру – дәрестә чишелгән проблеманы бәяләү.Төрле фикерләр чагыштырыла . · Иҗади сорау ( фараз ) – « Сез ничек йлыйсыз , алга таба нәрсә булачак ,…?» · Практик сорау – «Без нәрсә эшли алабыз …?» « Сез ничек эшләр идегез …?».

Слайд 7

« Фаразлар агачы » Алымның авторы америка галиме Дж. Белланс . Бу алым укучыларны төркемдә эшләргә ; образлы фикерләүләрен , фантазияләрен үстерергә ; факт белән фаразларны берләштерергә ; перспектив уйларга өйрәтә .

Слайд 8

Ак төс: фактларны санау , аларга ничек бар – шулай бәя бирү . Сары төс : әсәрнең уңай якларын барлау . Кара төс : тәнкыйть күзлегеннән карау – нинди тискәре яклар күренде ? Кызыл төс – эмоциональ кабул итү – сездә нинди хисләр туды ? Зәңгәр төс – фикерләрне гомумиләштерү, йомгак ясау .

Слайд 10

“Кеше булып кала бел!”

Слайд 11

Кешелекле ) – Шәфкатьле, мәрхәмәтле, ягымлы , ярдәм итүчән … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

Слайд 12

Синквейн – “5 юллык шигырь” дигән сүз. 1 нче юлда кем образына төзелә, шул образның исеме языла. 2 нче юлда ике сыйфат, ягъни ул нинди? 3 нче юлда 3 фигыль, ягъни ул нишли? 4 нче юлда ул образны характерлаган 1 җөмлә языла. 5 нче юлда 1 сүз яки сүзтезмә була, ягъни 1 сүз белән аны кем дип атап була?)

Слайд 13

Җәүһәрия апа: Аңлаучан мәрхәмәтле Аңлый ярдәм итә ярата Малайны уңайсыз хәлдә калдырмый Чын укытучы Малай Җан көеге кофе чәйнеге Аңлый уңайсызлана югалып кала Уйламыйча эшләгән эшенә үкенә Тәрбияләнә

Слайд 14

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. Р. Фәхреддин


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...