Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.
презентация к уроку (5,6,7,8 класс) по теме

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabyshmaklar.pptx875.74 КБ
Файл chygysh.docx18.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мин т абышмак әйтәм, Ә син җавабын тап Һәм безгә аны күрсәт (Ял минуты)

Слайд 2

Көн йөри, төн йөри, Бер атлам җир китә алмый.

Слайд 3

Аягы бар, кулы юк, Аркасы бар, түше юк.

Слайд 4

Алты аягы бар – Алып түгел, Дүрт күзе бар – дию түгел, Аркасында кылдан җебе бар, Эрләп суккан җебе түгел.

Слайд 5

Ука-ука тыш кына, Су коена инештә, Очалса да җирдә йөри, Ите яхшы бәлешкә

Слайд 6

Әлем-әлем әлем күк, Бөгәрләнгән мәче күк, Аны кеше тота алмый, Тәпиләрен күрә алмый.



Предварительный просмотр:

 “Саулык – иң зур байлык,” – ди халык. Чыннан да сәламәтлек – кеше  бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне  танып-белә, җәмәгать тормышында актив катнаша, укудан, хезмәттән  тәм таба.

Балаларыбызның сәламәтлеге – ул киләчәк буыннарның, милләтебезнең сәламәтлеге. Мәктәпнең  төп бурычы: аларның сәламәтлеген саклау, мөмкин кадәр ныгыту. Ә бу үз чиратында  укыту-тәрбия процессына сәламәтлек саклау технологияләрен куллануны таләп итә. Алар бик күп төрле. Бу чараларга ял минутларын да кертеп була.

Галимнәр аларны берничә төркемгә туплыйлар.

Гигиеник һәм сәламәтләндерә торган ял минутлары. Алар һәр әгъзага аерым хәрәкәтләр ясауны күздә тота.

Физкультура һәм спорт күнегүләре кергән ял минутлары.

Музыкаль ял минутлары. Аларга бию элементлары кергән күнегүләрне кертеп була.

Тамашалы (драма) ял минутлары. Монда исә сюжетларның күбесе халык әкиятәреннән алынып, балалар һәм укытучы тарафыннан импровизацияләнә, ягъни иҗат ителә.

Хәрәкәтле-сөйләмле ял минутлары. Алар балаларга тән сәламәтлеге белән берлектә сәнгатьле, матур сөйләмне, үз-үзенә ышанычын үстерергә дә ярдәм итәләр.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бигрәк тә милли эчтәлекле ял минутларын куллану отышлы. Аларны каян алырга соң? Бу сорауга җавапны “Татар халык авыз иҗаты”, “Балалар фольклоры” һ.б.шундый җыентыкларны кулга алу да җитә. Алга табан үзеңнең фантазияңне генә “эшкә җигәсең”.

Мәсәлән, сүз уеннарына керүче эндәшләр, иярмешләр, тел көрмәкләндергечләр һәм башкалар укучыларның авазларны дөрес әйтергә, иҗади фикерләүләрен, сәнгатьчә сөйләмнәрен үстерергә мөмкинлек бирә. Акыл активлыгын арттыру, зиһеннәрен үткенләү өчен баланың игътибарын башкага юнәлтергә кирәк, бу очракта безгә ярдәмгә алдавыч әкиятләр, санамышлар, такмазалар ярдәмгә килә. Алар ярдәмендә балалар халыкның тел байлыгына, сүзләрнең күп мәгънәлелегенә төшенәләр, рифмашлаштыру күнекмәләренә өйрәнәләр.

Бүген мин сезгә үземең эш практикамда файдалана торган берничә төр ял минутын тәкъдим итәсем килә.

  1. Әдәбият дәресләрендә өйрәнелә торган әсәрләргә нигезләнеп ясау.

Без дәресләрдә бик күп шагыйрьләребезнең шигырьләрен укыйбыз, ятлатабыз. Ә укучылар аларны бик тиз оныталар. Нигә әле шул әсәрләрне файдаланмаска?! Бу безгә укучыларның хәтерләрен тотрыклы итәргә ярдәм итә.  Мәсәлән, Татар шагыйре Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” исемле шигыренә нигезләнеп ясалган ял минуты.

  1. Табышмаклар ярдәмендә ясала торган ял минуты. Алар физик

сәламәтлек белән бер рәттән укучыларга зиһенен, интуитив сиземләвен дә үстерергә ярдәм итәләр.

  1. Әкияткә нигезләнеп ясалган ял минуты. Балалар үзләре яраткан

әкият геройларын сурәтлиләр, рольгә кереп китәләр. Балаларның иҗади күзаллауларын үстерергә ярдәм итә. Мәсәлән, Өч аю” әкияте.

  1.  Төрле анимацияләр кулланып ясалган музыкаль  ял минуты. Бу

чара балаларга кәефләрен күтәрергә, игътибарлыкларын тотрыклы итәргә ярдәм итә.

  1. Татар халкының милли уеннары ярдәмендә ясалган ял минуты.

Җырлы-биюле уеннар балаларның тән сәламәтлеге өчен зарури булган хәрәкәтләр ясарга, дөньяны танып-белү, әйләнә-тирәлек белән таныштыруга юнәлдерелгән. Алар ярдәмендә балаларның күпкырлы үсешен күрергә мөмкин. Монда безгә барыбызга да таныш булган “Очты-очты”, “Түбәтәем”, “Мәликә” һ.б. шундый эчтәлекле уеннарны кертергә мөмкин. Мәсәлән, “Кем белә” уены. Бергәләп ял итеп алыйк әле. Бу уен һәрберебезгә таныш булган “Әпипә” көенә ясалган. Сездән активлык кына таләп итә.

Хушлашканда соңгы теләк миннән,

Көн артыннан матур көн тусын.

Тормышта да, гомер юлында да,

Гаиләдә дә теләк бер булсын.

Туган  илнең тыныч, аяз күге

Гел яктырсын, күңелләнеп торсын,

Һәрбер көндә Чулпан йолдызы күк,

Ягымлылык, бәхет, нур тулсын.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану"

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы ...