Урок по татарскому языку в 5-м классе на тему "Көз".
план-конспект урока (5 класс) на тему
План-конспект открытого урока в 5-м классе на тему "Көз".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Урок по татарскому языку в 5-м классе на тему "Көз". | 55.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Урок по татарскому языку в 5-м классе на тему "Көз".
Максат: 1) Көз фасылы турындагы белемнәрне системалаштыру. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр буенча үтелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, йомгаклау. 2) Бәйләнешле сөйләм телен һәм язу күнекмәләрен үстерүне дәвам итү. 3) Укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү, өйрәнгән материалны тормышта куллана белү күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү.
Җиһазлау: компьютер, плакатта кроссворд, яшелчә-җимешләр маскалары, дәреслек (авторлары: Хәйдәрова Р.З., Рангулова Р.Һ. Татар теле. 2 нче сыйныф. – Казан: Мәгариф, 2009), эш дәфтәрләре, тестлар, диск “Татар телле заман”.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1. - Исәнләшү.
- Татар теле дәресен башлыйбыз.
- Бүген сыйныфта кем дежур? (Дежур укучы рапорты).
- Илнар, хәзер кайсы вакыт?
- Көз айлары кайсы айлар?
- Укучылар, без бүген дәрестә “Көз” темасы буенча алган белемнәребезне ныгытачакбыз. (Мы сегодня на уроке закрепим наши знания по теме “Көз”. (Слайд)
2. - Балалар, сез әкиятләрне бик яратасыз. Өй эшенә мин әкият язарга кушкан идем. Аларны укыйк. (Балалар әкиятләрен укыйлар).
- Әкиятләрегез бик кызыклы, матур булды, рәхмәт сезгә.
II. Төп өлеш.
1. Фонетик зарядка.
- Ә хәзер әйдәгез яшелчә һәм җиләк-җимеш атамаларын искә төшерик. (А теперь давайте вспомним названия овощей и фруктов. Повторяем хором).
(Диск. “Татар телле заман” . Выбор темы №20, №21)
№ 20
Кура җиләге
Чия
Каен җиләге
Җир җиләге
Алмагач
Бакчачы
Балан
Алма
№ 21
Кавын
Сарымсак
Карбыз
Суган
Бәрәңге
Кабак
Төче торма
Карачкы
Киртә
Кәбестә
Шалкан
Кишер
Чөгендер
Кыяр
2. - А сейчас мы проверим наши знания, и проведем небольшое тестирование.
Тест. 1. Спроси у друга, нравится ли ему осень. Найди правильный ответ. А) Сиңа кыш ошыймы? Б) Сиңа көз ошыймы? В) Сиңа җәй ошыймы? |
2. Попроси у друга яблоко. Найди правильный ответ. А) Миңа кишер бир әле. Б) Миңа чөгендер бир әле. В) Миңа алма бир әле. |
3. Какое слово переведено неправильно? А) кишер – морковь Б) алма – арбуз В) суган – лук |
4. Вместо точек поставь нужное слово. Кыяр бакчада ... . А) үсә Б) бара В) җырлый |
5. Какая буква пропущена? бәрә ... ге , я ... гыр А) н Б) ң В) г |
- Молодцы!
- Балалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кайчан өлгерәләр? (Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр көз көне өлгерәләр).
- Алар кайда үсәләр? (Алар бакчада үсәләр).
- Давайте представим, что это большой сад-огород. И в нем растут морковь и свекла, лук и помидор, яблоко и лимон, ягода и арбуз. А для этого я специально приготовила вам маски. Одевайте маски.
3. - Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз. “Тәрҗемәче” уены.
(Игра “Переводчик”). (Слайд)
- Алтын көз җитте. (Пришла золотая осень).
- Көннәр салкын. (Дни холодные).
- Безнең бакча бар. (У нас есть огород).
- Бу груша сары. (Эта груша жёлтая).
- Агачлар саргайды. (Деревья пожелтели).
- Бакча зур һәм матур. (Огород большой и красивый).
- Кошлар җылы якка киттеләр. (Птицы улетели в тёплые края).
- Бу агачта лимон үсә. (На этом дереве растёт лимон).
4. Физик күнегү.
Алмалар агач башында,
Карлыганнар куакта,
Балан тәрәзә каршында,
Әфлисуннар еракта.
5. Дәреслек белән эш.
- Дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны язабыз.
( 48 б. 4 күнегү):
Б...рәңге, су...ган, кәб...стә, киш...р, кав...н, чөг...ндер, ш...лкан, к...рбыз, ч...я.
6. Күзләргә ял күнегүләре.
- Күзләребез бик арды, ял итеп алыйк.
- Бик яхшы.
7. Табышмаклы кроссворд. (Кроссворд с загадками. Нужно отгадать загадку и написать ответ в пустые клетки).
К | ә | б | е | с | т | ә | ||||
ш | А | л | к | а | н | |||||
к | и | ш | е | Р | ||||||
а | Л | м | а | |||||||
к | Ы | я | р | |||||||
с | у | Г | а | н | ||||||
к | А | р | б | ы | з | |||||
ч | ө | г | е | Н | д | е | р |
(Слайд)
- Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (Кәбестә).
- Түгәрәк, ә ай түгел, сары, ә кояш түгел, тәмле, ләкин шикәр түгел, койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан).
- Чәчләре яшел, бөдрә, гәүдәсе билдән җирдә. (Кишер).
- “Алма!” – дисәң дә, алалар, нәрсә соң ул балалар? (Алма).
- Озынча, яшел һәм тәмле. Ул нәрсә? (Кыяр).
- Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч үзен ашыйлар. (Суган).
- Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз).
- Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер).
8. Ә хәзер реклама чыгарылышы! ( А сейчас рекламная пауза)!
- Мин баллы кишер. Мин балаларны үстерәм.
- Чөгендерем бик тәмле, кан составын яхшырта.
Глюкоза, витаминнар бар минем составымда.
- Аша син сарымсак һәм суган, аларда витаминнар күп.
- Мин кызыл помидор. Миндә витаминнар күп.
- Мин сары лимон. Лимон әче. Лимонда С витамины күп.
- Алма зур, кызыл, тәмле. Алмада тимер күп.
- Мин матур, тәмле җиләк. Салкын тиюдән файдалы.
- Мин тәмле, кызыл карбыз. Мин бөергә файдалы.
- Рәхмәт, балалар,бик яхшы реклама ясадыгыз. Димәк, яшелчәләр, җиләк-җимешләр сәламәтлеккә файдалы.
III. Гомумиләштерү.
- Укучылар, без бүген дәрестә “Көз” темасы буенча белемнәребезне ныгыттык.
- Дәрес сезгә ошадымы? (Әйе, бик ошады).
IV. Йомгаклау. Билгеләр кую.
V. Өй эше. “Көз” гербын ясарга. (Дома придумать и нарисовать герб на тему “Осень”).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План открытого урока по татарскому языку в 5 классе на тему "Тартык авазларны кабатлау"
Тартык авазларны кабатлау...
Тематическое планирование по татарскому языку и литературе 5 класс татарская группа
Тематическое планирование для 5 класса...
Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)
Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...
Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)
Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)...
Открытый урок по татарскому языку в 9 ом классе на тему: "Сочинение язуга әзерлек"
9 нчы сыйныфта татар төркемендә сочинение язарга өйрәтү....
Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной
Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной...
Разработка урока по татарскому языку русская группа 7 класс
Максат: Белем бирү максаты:Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре темасы һәм “Юлдаш” хикәясе буенча яңа сүзләр белән танышты...