Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)
план-конспект урока на тему
Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Тема: Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе | 59 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе “15нче урта мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тюрикова Гөлназ Разиф кызының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинарында күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.
Семинар темасы: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану.”
Темасы: Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе.
Сыйныф: 4 г сыйныфы
Әлмәт шәһәре, 11.02.2014
Дәрескә үзанализ
Әлмәт шәһәре 15 нче мәктәпнең 4 нче Г сыйныфында татар төркемендә ачык дәрес уздырылды . Сыйныфта 12 укучы .Мин аларны бу уку елыннан укытам . Балаларның белем дәрәҗәсе уртача .
Дәресемнең темасы :”Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе. Дәреснең максатлары түбәндәгеләр :1. Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен өйрәнү . 2.Сүз байлыгын арттыру ,иҗади сәләтләрен , матур язу күнекмәлекләрен үстерү ,матур сөйләмдә сыйфатларның
әһәмиятен укучыларның үзаңынарына җиткерү . 3. Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү .
Дәреснең тибы :яңа материалны үзләштерү . Дәрескә алынган материал уртача авырлыкта.. : Ф Г О С таләпләренә туры китереп, мөһим сораулар ярдәмендә балалардан теманы чыгарта алдым һәм балалар да, мин үзем дә дәрес башында үзалдыбызга куйган максатларга ирештек.Өй эшен балаларның үткән теманы үзләштергәнлекләрен тикшерү максаты белән тест рәвешендә үткәрелде . Дәрестә эшләнгән күнегүләр буенча мин балаларның теманы үзләштерү дәрәҗәләрен күрдем .Р Фәхретдинның тууына 155 ел уңаеннан аны искә алу ,дәреснең тәрбияви өлеше уңышлы килеп чыкты дип саныйм . .Өй эше балаларның теманы аңлауларын тикшерү максатыннан бирелде .
Укучыларны дәрестә тәрбияләү һәм үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрдә кулланылды. Укучылар дәрестә актив катнаштылар . Алар бу дәрестә алдагы темаларны үзләштерү өчен нигез алдылар , белем күнекмәләрен арттырдылар .
Тема :Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе
Максат : 1. Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен өйрәнү.2 . Сүз байлыгын арттыру ,иҗади сәләтләрен , матур язу күнекмәләрен үстерү ,матур сөйләмдә сыйфатларның әһәмиятен укучыларның үзаңнарына җиткерү . 3 . Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау :мультимидия
Дәрес барышы :
I Актуальләштерү .Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез ,балалар !
Матур үтсен көнебез !
Көләч булсын йөзебез !
Булыйк һәрчак әдәпле .
Отыйк матур гадәтне .
Дөрес , матур утырыйк ,
Тырышып җавап бирик .
Хәерле көн укучылар ,хөрмәтле кунаклар !
Дәресебезне башлыйбыз . Балаларны барлау .
II Өй эшен тикшерү
Әйдәгез ,укучылар хәзер өй эшен тестлар ярдәмендә тикшерү
Тест сораулары тарату ( слайд )
1 )Сыйфат нәрсәне белдерә ?
А ) претметның билгесен ;
Б ) претметны ;
В ) претметның хәрәкәтен
2 . Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә .?
А )нишли ? нишләгән ?
Б ) нинди ?* кайсы ?
В ) кем ? нәрсә ?
2. Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсенә нинди кушымчалар ялгана ?
А) –а ,-ә ;
Б ) –рак ,- рәк ;
В ) –дай ,-дәй ,- тай ,- тәй
4 . Акыллы – дигән сыйфатка нинди дәрәҗәдә ?
А ) чагыштыру
Б ) гади дәрәҗә
- Укучылар әйдәгез әле ,үткән дәрестәге теманы искә төшерик әле . Без сыйфатларның нинди дәрәҗәләрен үттек ?
Әйдәгез мисал китерик әле (мисаллар : Көн җылы. Көн җылырак )
- Укучылар безгә ни өчен кирәк икән ?(Дөрес матур ,тулы сөйләшер өчен )
- Димәк ,сыйфатлар безнең сөйләмебезне матурлыйлар икән.
- Әйдәгез әле укучылар ,мин сезгә шигырь укып китәм ,сез мине игьтибар белән тыңлагыз .(шигырь уку)
- Укучылар сыйфатларны билгеләгез әле .
- -Укучылар менә сез ЯМЬ-ЯШЕЛ дидегез,гади дәрәҗәсе ничек була ?(ЯШЕЛ )
- ЯШЕЛ сүзененә ,ягьни сыйфатына нинди иҗек ялганган ? (ЯМЬ – иҗеге )
- Ямь –яшел сыйфаты сыйфаты предметның гадәте билгесенме ,әллә күпкә артык билгесен билдереп килгәнме ? (күпкә артык )
Димәк ,укучылар бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген без нинди дәрәҗәдә дип атарбыз икән ?
-СЫЙФАТЛАРНЫҢ АРТЫКЛЫК ДӘРӘҖӘСЕ ДИП .
Дөрес укучылар .
Димәк ,безнең дәресебезнең темасы :Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе .
Дәрестә без сезнең белән сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен өйрәнербез ,сүз байлыкларыбызны үстерербез ,матур язу күнекмәләрен булдырырбыз һәм сыйфатларның безгә матур сөйләү өчен кирәклеген аңларбыз .
Дәреслегебезнең 75 нче битен ачтык , кагыйдәне дөрес чыгардык микән ?
- Укучылар артыклык дәрәҗәсе ике төрле юл белән ясала .Сыйфатларның беренче иҗегендә [п ] һәм [м ] авазы өстәлә һәм ул иҗек сыйфат алдыннан кабатлана.Тактага күз салыйк әле .Тактада сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе язылган .
- Укыйбыз .Аңлату .(слайд )
Кап-кара ямь-яшел
Кып- кызыл сап-сары
Бу күбрәк төсләргә ,формаларга кагыла
Ә калган сыйфатлар алдына ИҢ ,ҮТӘ ,ҖЕТЕ ,ДӨМ сүзләре өстәлә .(слайд )
ФИЗМИНУТКА !
Дәресебезне дәвам итәбез .Әйдәгез ,дәреслегебезнең 76 битен ачтык ,187 нче күнегүне укыйбыз һәм күчереп язабыз .
Дәресебезне дәвам итәбез ,хәзер тактага карыйбыз . Тактада язылган сүзләр безнең дәрестә очрыйячакаклар .Шуның өчен бу сүзләрне карап
Уңайлы –удобный
Чуар –пестрый
Хөрмәтле-дорогой
Бизәкле –узорчатый
Алдынгы-побеждать
Акыллы –умный
Юмарт –щедрый
Тәрбияле – воспитанный
Гөрләп уку ,чылбырлап уку
1-2 баладан укыту.
Сүзлекләргә язу .
186 нчы күнегүне карыйбыз .
1 нче рәт 3 сүзне яза
2 нче рәт 3 сүзне яза
3 нче рәт 3 сүзне яза
Бирелгән сйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсенә куеп язу .1 әр җөмлә төзү .
Укучылар без сезнеңбелән бүген АКЫЛЛЫ ,ТӘРТИПЛЕ ,ХӨРМӘТЛЕ ,ТӘРБИЯЛЕ сүзләре белән таныштык .
1 ) Бу сүзләр нинди кешегә кагыла соң?
2 ) Кешедә ни өчен шундый сыйфатлар булырга тиеш соң ?
3 )Тәртипле ,акыллы кешене сез ничек күз алдына китерәсез ?
4 ) Тәрбияле бала –дип без нинди укучыга әйтәбез ? (олылырга ярдәм кулы сузучы ,исәнләшүче һ. б. )
Әйе ,укучылар менә шушы сыйфатлар акыллы ,тәрбияле кешедә генә буладыр . Тактага күз салыйк әле (слайд )
“ Тәрбияле баланы һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр , ни сораса да бирерләр ,ә тәрбиясаз баланы бер кешедә яратмас , аңа йомышта кушмасларлар ,бәлки аны хурларлар һәм кимсетерләр “ (Р. Фәхретдин )
- Укучылар сезгә бу исем танышмы ?
- Безнең шәһәребездә Р. Фәхретдин исеме белән бәйле нинди урыннар бар ?
Әйе ,укучылар Р. Фәхретдин атаклы галимебез ,халкыбызның мәдәниятен үстерүдә,гореф- гадәтләрен саклап калуда зур хезмәтләр күрсәткән бөек шәхесебез . Ул Әлмәт районының Кичүчат авылында 1859 нчы елда туган .Аның тууына 155 еллыгын билгеләп үтәләр .Аның хезмәтләренә таянып сыйнфтан тыш чаралар үткәрәләр .
Укучылар дәресебезне дәвам итәбез .Безнең дәрескә аю баласы килгән .Ул моңаеп утыра ,чөнки тактада (слайд )гади дәрәҗәдәге генә сыйфатлар күрсәтелгән .Безгә бу сыйфатларга чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсенә куеп язарга кирәк .Әйдәгез ,аю баласына ярдәмгә килик әле .
Кызыл кызылрак кып-кызыл
Сары сарырак сап- сары
Матур матуррак иң матур
IV Дәресне йомгаклау
Димәк ,укучылар без сезнең белән дәрестә сыйфатларның нинди дәрәҗәсен үттек ?
Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен җөмләдә куллана алабызмы ?
Димәк ,сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе җөмләбезне баета .тулыландыра ,бизи икән .
V Билге кую .
VI Өй эше .188 нче күнегү .
“3” билгесенә сыйфатларны табу
“4” билгесенә дәрәҗәләрен блгеләү
“ 5” билгесенә сыйфатларны табып ,дәрәҗәләрен билгеләп 3 җөмлә төзү .
Тема : Г.Тукайның “ Шүрәле” поэмасы. Табигатьнең сүрәтләнүе.
Максат : Г Тукайның “ Шүрәле “ поэмасынын өйрәнү. Балаларның сөйләм телен үстерү,табигатьнең сурәтләнешен сөйли белергә өйрәтү.Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Г .Тукайның портреты,иллюстрацияләр.
Дәрес барышы
I Актуаль ләштерү
- Исәнләшү
- Укучыларны барлау
II Өй эшен тикшерү
Без сезнең белән үткән дәрестә Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштык.Өй эше итеп Г.Тукайның тормыш юлын сөйләргә биргән идем ,өй эшен тикшерү.
Укучылар , без сезнең белән Г.Тукай иҗатын өйрәнүне башлангыч сыйныфлардан ук башлыйбыз,менә рус милләте үзенең өйзек кашы булган А.С.Пушкинның иҗатын яхшы белгән кебек ,татар халкы да үзенең Тукаен онытырга тиеш түгел.тукайны татар әдәбиятының йолдызына тиңләп .аның иҗатын бик яхәы белергә тиеш.
Сез беләсез укучылар .Г. Тукай А.С.Пушкинныә иҗатын тирәнтени өйрәнгән ,тәрҗемә иткән,ул үзен А.С.Пушкинның укучысы укучысы итеп саный,хәтта кайбер әдәбият белгечләре Г.Тукайның “ Шүрәле” поэмасының төзелешен Пушкинның әкият-поэмаларына охшаш диләр.
Димәк, без сезнең белән бүген Г.Тукайның иҗатын дәвам итеп ,” Шүрәле “ поэмасын укый башлыйбыз.
Укучылар ,поэманы укый башлаганчы ,мин сезгә бер сорау бирәм
-Г.Тукай “ Шүрәле “ поэмасында табигатьне ничек сүрәтли ? Без укыган өлешне яхшылап тыңлап .аңлап укып барыгыз һәм дәрес ахырында миңа җавап бирерсез.
III Сүзлек эше
Шүрәле,албасты.убыр- әкият геройлары ( мифка корылган ) ,икенче төрле урман хуҗасы дип тә атыйлар
Гөнҗәләр- ачылып бетмәгән чәчәкләр
Сабрит- сабыр ит
Карием-укучым
Җиһан-дөнья
Аулым- авылым
Гакълым- акылым
IV Төп өлеш
Поэманы сәнгать уку
Әсәрне укыганда игътибарлырак булыгыз нинди чагыштырулар очрар сезгә икән ?
Өзеләп укыту .чагыштырулар таптыру
Яшел болыннарны- юрган белән чагыштыра
( Г.Тукай чыршы .наратларны тигез гаскәрләр белән чагыштырган,Пушкинның “ Сказка о өаре Солтане” әкияте белән чагыштырып булыр иде .)
(ак,кызыл......- Тукай җөмләне матурлар өчен нинди җөмлә кисәкләре кулланган (сыйфатлар)
Парк танцевальня, бульварлар ,циркта ….. шул – дигән юлларда Тукай авыл халкының ял итү урыны урман икәнлеген әйтеп китә ,элбәттә чагыштырып карый
Язмыймын эле көзләрен вә кышларын дигән юлларны сез ничек аңлыйсыз?
Монда җен -убыр ,албастылар ,шүрәлеләр дә бар ..-урманада ялгызың йөрмәскә куша.
Димәк,Г.Тукай бай эчтәлекле әсәр иҗат итүдә күп ысуллар кулланган икән.
-Аңлашылмый калган юллар бармы?
V. Үзләштергән материалны ныгыту.
Сорауларга һәм биремнәргә җавап бирү:
- Шагыйрь авыл табигатен ничек тасвирлый?Шул юлларны таптыру
- Кырлай урманында нинди агчлар үсә?
- Нинди хайваннар һәм җәнлекләр яши?
- Кыскача эчтәлекне сөйләтү 1.2 баладан
VI Дәресне йомгаклау
Димәк.укучылар без Г.Тукайның нинди поэмасыннан өзек укыдык?
Табигатьнең кайсы вакыты турында сөйләштек?
VII Билге кую
VIII Өй эше.
Үзегегезнең авылыгызның табигате турында сөйләргә әзерләнеп килү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
10 класс рабочая программа по татарскому языку (русскоязычная группа)
Коммуникативная технология...
презентация авторских программ "дидактические материалы по татарскому языку (татарская группа) для 4 класса
рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен (4класс)төзелгән дидактик материаллар. Әлеге хезмәттә сүзлек диктантлары, мөстәкыйль эшләр, контроль эшләр һәм темалар буенча тест сораулары урын алган. Шуны...
КИМы по татарскому языку, русская группа
Төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән, татар дөньясы, т...
Открытый урок по английскому языку в группе 1 ТОП (19.02.10 Технология продукции общественного питания)
Цели и задачи учебного занятия:познавательная:- знакомство с кулинарными особенностями кухни Великобританииразвивающая:-...
Тренажеры по татарскому языку (русская группа)
Презентация и раздаточный материал....
Тренажеры по татарскому языку (русская группа)
Презентация и раздаточный материал....
Разработка урока по татарскому языку русская группа 7 класс
Максат: Белем бирү максаты:Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре темасы һәм “Юлдаш” хикәясе буенча яңа сүзләр белән танышты...