Татар теленнән эш программалары
рабочая программа (5 класс) по теме

Хадиуллина Аниса Рашитовна

Татар теленнән Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча эш программалары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9atatar_tele.docx70.63 КБ

Предварительный просмотр:

02-31                                                                                      Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

«2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

“КАРАЛДЫ”                                                                 “КИЛЕШЕНДЕ”                                                   “РАСЛЫЙМ”

Татар теле һәм әдәбияты                                               ТР АМР”2 нче                                                       ТР АМР “2нче

метод.берләшмәсе                                                         урта гомуми белем                                                 урта гомуми белем

җитәкчесе                                                                          мәктәбе"ГБМБУ                                                  мәктәбе”ГБМБУ

______________________                                               _____________________                                    ______________________

      К.Г.Абдуллина                                                                  А.М.Сахабиева                                                   С.М.Немтырев

1нче номерлы протокол                                                 1нче номерлы протокол                                      114 нче номерлы приказ

               27 нче август,2013 нче ел                                                28 нче август,2013 нче ел                                    29 нчы август,2013 нче ел

Татар теленнән эш программасы , 9А  сыйныфы

Төзүче: Һадиуллина Әнисә Рашит кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алабуга

 2013

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

ЭШ ПРОГРАММАСЫ ТҮБӘНДӘГЕ ДОКУМЕНТЛАРГА  НИГЕЗЛӘНЕП ТӨЗЕЛДЕ:

1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар / Төз.-авт.: К.С. Фәтхуллова, Ч.М.Харисова. – Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011.

2.Дәреслек Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. – Казан : Мәгариф, 2008.  

3.Бу ТР АМР ”2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ боерыгы белән № 114 нче беркетмәгә 29.08.2013 елдан эш планына нигезләнеп төзелде.

ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮНЕҢ МАКСАТЛАРЫ

Гамәли максат - телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Гомуми белембирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУНЫҢ ТӨП БУРЫЧЛАРЫ

-ТАТАР ТЕЛЕНДӘГЕ СӨЙЛӘМНЕ ФОНЕТИК, ЛЕКСИК, ГРАММАТИК ЯКТАН ДӨРЕС ТӨЗЕРГӘ КҮНЕКТЕРҮ;

-сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү;

-бирелгән ситуация буенча диалогик һәм монологик сөйләм булдыруга ирешү;

төрле жанрдагы текстларны адлап уку һәм текстта  күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү;

-татар халкының фән, мәгариф, сәнгать мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыру.

УКУ ЕЛЫ БАШЫНДА УКУЧЫЛАРНЫҢ ГОМУМБЕЛЕМ ҺӘМ ФӘН БУЕНЧА БЕЛЕМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ХАРАКТЕРИСТИКА

Укучылар җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аера; кушма исем һәм кушма фигыль хәбәрләрне билгели; затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллана; аналитик фигыльләрне сөйләмдә аңлап куллана һәм рус теленә тәрҗемә итә; фигыльнең төшем һәм йөкләтү юнәлешләрен; тәрҗемәле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана; бер составлы фигыль җөмләнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләрен; атау җөмләләрне сөйләмдә таный; диалогик сөйләмгә хас булган сүз җөмләләрне аера; татар җөмләсендә  сүз тәртибе үзенчәлекләрен; туры сөйләм турында; актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын, фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә куллана белергә тиеш.

УКУ ЕЛЫ ДӘВАМЫНДА ФОРМАЛАШТЫРЫРГА ТИЕШЛЕ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР

Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә. Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 9 нчы класста грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

9 нчы сыйныфта өйрәнәсе грамматик минимум:

Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.

Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне танып белергә һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив булган аналитик һәм синтетик төрләрен үзләштерү.

Иярченле кушма җөмләләрнең төрләрен аңлап куллануга ирешү.

Сөйләмнең иң зур берәмлеге – текст турында мәгълүмат бирү.

9нчы сыйныфта программада каралган материалдан тыш аваз ияртемнәре, ымлыклар, фигыль юнәлешләре өйрәнелә. Кабатлау өчен хикәя фигыльнең заман формалары, исем фигыль, сыйфат фигыль, шарт фигыль, сан төркемчәләре кертелде. Алган белемнәрне һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан ел башында, чирек ахырында, ел ахырында контроль эшләр; үтелгән теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен тикшерү эшләре; бәйләнешле сөйләм үстерү максатын күздә тотып изложение һәм сочинение төрендәге  язма эшләр планлаштырылды.

ПРОГРАММАНЫҢ  ЭЧТӘЛЕГЕ

Төп темалар

Сәг.саны

Белем һәм күнекмәләр

1

Без Татарстанда яшибез

10

Сан һәм тартым белән төрләнгән исемнәргә кушымчалар ялгау тәртибен гамәли үзләштерү.

Зат алмашлыкларының  килеш белән төрләнүен кабатлау.

Алмашлыкларның җөмләдә куллану үзенчәлекләрен белү.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. Хәл фигыль төрләрен белү.

Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр белән куллану, җөмлә калыплары төзергә өйрәтү.

Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне зат-сан  белән төрләндереп, сөйләм оештыру өстендә эшләү.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне зат-сан, барлык-юклык белән төрләнүен үзләштерү.

Баш һәм юнәлеш килешләрен таләп итүче бәйлекләрне танып белергә һәм сөйләмдә файдаланырга күнектерү.

Ас, өс, ал, урта, ян сүзләреннән ясалган бәйлек сүзләрнең мәгънәсен, русчага тәрҗемә итү

2

Белем  һәм китап

14

3

Һөнәр сайлау

7

4

Ата-анага хөрмәт мәңгелек

9

5

Тирәбездә яхшы кешеләр

11

6

Кеше һәм мохит

6

7

Беренче хисләр

   12

Барлыгы

69

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ

                       Эш төре

1чирек

2чирек

3чирек

4чирек

  Еллык     сәгать саны

1

Контроль эш.

1

1

1

1

4

2

Изложение

-

-

1

-

1

3

Инша.

-

-

1

1

2

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Тибы

Уку эшчәнлеге төрләре

Грамматика

Үткәрү вакыты

Без Татарстанда яшибез-10

1

Белем бәйрәме.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү

3.09

2

Кереш контроль эш.

8 сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

ЛКФ

Дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап, аралашау

6.09

3

“ Татарстан Республикасы”.Исем.

Исемнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

ЛКФ

Соруларга дөрес һәм төгәл җавап бирү

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү,куллану

10.09

4

“Казан-тарихи башкала”. Тест

Исемнең сан белән төрләнеше.

 

 

Алган белемнәрне практикада куллану

13.09

5

 Татар музыка сәнгате.Исемнең килеш,тартым белән төрләнеше.

ЛКФ

Хаталар өстендә эшләү

Ия белән хәбәр арасында сызык куя белү

17.09

6

 “Татар музыка сәнгате. Тартымлы исемнәргә килеш кушымчалары ялгану.

ГКК

 

Сыйфат фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү

20.09

7

Татар театры” тексты.Фигыльнең теләк белдерү формасы.

ГКФ

Хәтерне үстерү

Исем фигыльләрне тану, килешләрен билгели алу

24.09

8

Б.с.ү. Инша “Алтын көз”

ЛГКК

Язмача сөйләмдә фикерне матур итеп белдерү

Алган белемнәрне практикада куллану

27.09

9

Иншага анализ. Изафә бәйләнеше

ГКФ

Күнегүләр эшләү

Изафә бәйләнешенең 3 төрен аера белү

1.10

10

 Изафә бәйләнеше .Теләк белдерү формалары..

ЛКФ

Таблица белән эшләү

Теләк белдерү формалары куллана белү

4.10

Белем  һәм китап -14

11

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфатның лексик-семантик һәм морфологик үзенчәлекләре.Ясалышы,җөмләдә кулланылышы.

ГКФ

Күнегүләр эшләү

Теләк белдерү формаларын куллану

8.10

12

Алмашлык төркемчәләре. Тест.

Кулланыш үзенчәлекләре,сөйләмдәге роле.

ГКФ

Таблица белән эшләү

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен дөрес куллану

11.10

13

 Сан һәм аның төркемчәләре.  Сүзлек диктанты.

Санның лексик-семантикһәм Морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

ГКФ

Таблица белән эшләү

Алмашлык төркемчәләрен дөрес куллана белү

15.10

14

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

 

Максатчанлыкны үстерү

Алган белемнәрне практикада куллану

18.10

15

К онтроль эш.”Сүз төркемнәре.”

ГКФ

Сәбәп- нәтиҗә бәйләнешләрен табу. Дөрес һәм төгәл җавап бирүне камилләштерү

Сан һәм аның төркемчәләрен аера алу

22.10

16

Хаталар өстендә эш.  Кушма җөмлә .

ГКФ

Җөмләнең баш иярчен кисәкләрен русчага тәрҗемә итү, кулланылышын гамәли үзләштерү

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табу, сораулар куя белү

25.10

17

Хикәя фигыльнең хәзерге заман формасы.

ГКФ

Схема буенча эшләү

Кушма җөмлә төрләрен аңлау

29.10

18

Фразеологик берәмлекләр. Сүзлек диктанты.

ЛКФ

Сүзлек белән эшләү

Каршы бәйлеген дөрес куллану

1.11

19

Хикәя фигыльнең үткән заман формасы.

ЛГКК

Сүзлек белән эшләү

Фразеологик берәмлекләрдән урынлы файдалану

12.11

20

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формасы.

ГКФ

Таблица белән эшләү

Хикәя фигыльнең заман формаларын белү,

15.11

21

Сыйфат фигыль. Сүзлек диктанты

Д/С

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Дөрес һәм төгәл җавап бирүне камилләштерү

Хикәя фигыльнең заман формаларын дөрес куллану

19.11

22

Фигыльнең инфинитив формасы.

ГКФ

Таблица белән эшләү

22.11

23

Тезмә

 фигыльләр.

ЛКФ

Аңлап тәрҗемә итү

Хәбәрлек сүзләрне тану, куллану.

26.11

24

Фигыль формаларын кабатлау.

ЛКФ

Күмәк сөйләшү күнекмәләрен камилләштерү

. Тамырдаш сүзләрне аера белү

29.11

Һөнәр сайлау-7

25

 Тезүче теркәгечләр.

Д/С

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Тезмә фигыльләрне куллана алу.

3.12

26

Ияртүче теркәгечләр. Мөстәкыйль эш.

ЛКФ

Логик фикерләүне үстерү

Антоним һәм синоним сүзләрне урынлы куллана алу

6.12

27

Иярченле кушма җөмлә төрләре. Тест.

ГКФ

Сүзлек белән эшләүне камилләштерү

Алган белемнәрне практикада куллану

10.12

28

Аналитик иярченле кушма җөмлә.

ГКФ

Схема буенча эшләүне камилләштерү

Алган белемнәрне практикада куллану

13.12

29

 Синтетик иярченле кушма җөмлә.

 

Максатчанлыкны үстерү

Алган белемнәрне практикада куллану

17.12

30

 Контроль эш.Иярченле кушма җөмлә.

ГКФ

Таблица белән эшләүне камилләштерү

Сыйфат фигыльне дөрес тәрҗемә итү.

20.12

31

Хаталар өстендә эш. Шарт фигыль.

ГКФ

Шарт фигыльне дөрес кулланып телдән һәм язма сөйләм оештыра белү күнекмәсен булдыру.

Шарт фигыльләрне тану

24.12

Ата-анага хөрмәт мәңгелек-9

32

Иярченле кушма җөмлә төрләре.

ЛКФ

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Шарт фигыльләрне дөрес куллану

10.01

33

Иярчен хәл җөмлә төрләре.

ГКФ

Схема буенча эшләүне камилләштерү

Кушма җөмлә төрләрен аңлау

14.01

34

Иярчен вакыт җөмлә.

ЛКФ

Схема буенча эшләүне камилләштерү

Иярченле кушма җөмлә төрләрен аңлау.

17.01

35

Саннар.

ГКФ

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту

Иярчен вакыт җөмлә төрләрен аңлау

21.01

36

Бәйлекләр.

ЛГКК

Үрнәк буенча эшли белүне ныгыту

Саннарны куллану.

24.01

37

Аваз ияртемнәре.

ЛКФ

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Бәйлекләрне дөрес куллану.

28.01

38

Ымлыклар. Сүзлек диктанты.

ГКФ

  Күнегүләр эшләү

Аваз ияртемнәрен аңлау.

31.01

39

 Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

ГКФ

Күнегүләр эшләү

Ымлыкларны аңлау.

4.02

40

Б.с.ү. Инша “Минем кадерле әнием”

ЛКФ

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Теркәгечләрне дөрес куллану.

7.02

Тирәбездә яхшы кешеләр-11

41

Иншага анализ. Иярчен урын җөмлә.

ЛГКК

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту

Алган белемнәрне практикада куллану

11.02

42

Иярчен максат җөмлә.

ГКФ

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту

Иярчен урын җөмлә төрләрен аңлау.

14.02

43

Иярчен сәбәп  җөмлә.

ГКФ

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту

Иярчен максат җөмлә төрләрен аңлау.

18.02

44

Изложение. «Ана».

ГКФ

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту

Алган белемнәрне практикада куллану

21.02

45

Изложениегә анализ. Гади җөмлә.

ЛГКК

Язмача сөйләмдә фикерне матур итеп белдерү

Алган белемнәрне практикада куллану

25.02

46

 Кушма җөмлә.

ГКФ

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту

Гади һәм кушма җөмләләр куллану.

28.02

47

Фигыль юнәлешләре. Сүзлек диктанты

Д/С

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Гади һәм кушма җөмләләр куллану, дөрес тәрҗемә итү.

4.03

48

Затланышсыз фигыльләр. Тест

ГКФ

Таблица белән эшләүне камилләштерү

Фигыль юнәлешләрен аңлау.

7.03

49

Контроль эш. Фигыль.

ГКФ

Сүзлек белән эшләүне камилләштерү

Алган белемнәрне практикада куллану

11.03

50

Хаталар өстендә эш. Иярчен шарт җөмлә

 

Максатчанлыкны үстерү

Алган белемнәрне практикада куллану

14.03

51

Иярченле  кушма җөмлә

ГКФ

Сәбәп- нәтиҗә бәйләнешләрен табу. Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту

Иярчен шарт җөмлә төрләрен аңлау.

18.03

Кеше һәм мохит-6

52

Сөйләм берәмлекләре.

ГКФ

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту

Иярченле кушма җөмлә төрләрен аңлау.

21.03

53

Сүз ясалышы.

ЛКФ

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне дөрес куллану.

1.04

54

Тамыр,ясалма сүзләр.

ЛГКК

Индуктив фикерләүне үстерү

Сүзтезмәләрне дөрес тәртиптә куллану

4.04

55

Парлы,тезмә,кушма сүзләр.

ГКФ

Таблица белән эшләүне камилләштерү

Алган белемнәрне практикада куллану

8.04

56

Фигыль төркемчәләре. Сүзлек диктанты

ЛКФ

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табу, дөрес куллану.

11.04

57

Фигыльнең инфинитив формасы.

ГКФ

Хәтерне үстерү

Фигыль төркемчәләрен куллану.

15.04

Беренче хисләр-12

58

Исем фигыль.

ЛКФ

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Инфинитив+кирәк конструкциясен дөрес куллану.

18.04

59

Хәл фигыль.

ЛКФ

Игътибарлылыкны үстерү

Сыйфат дәрәҗәләрен, фигыль төркемчәләрен урынлы куллану

22.04

60

Б.с.ү. Инша “Беренче хисләр-саф хисләр"

Д/С

Хәтерне үстерү

Алган белемнәрне практикада куллану

25.04

61

Иншага анализ.

Йомгаклау тесты.

ЛГКК

Язмача сөйләмдә фикерне матур итеп белдер белү күнекмәләре

Алган белемнәрне практикада куллану

29.04

62

Иярчен кире җөмлә.

ГКФ

Үрнәк буенча эшли белүне ныгыту

Фигыль юнәлешләрен дөрес тәрҗемә итү.

2.05

63

 Иярчен  җөмлә төрләре.

ГКФ

Схема буенча эшләүне камилләштерү

Иярчен кире җөмлә төрләрен аңлау.

6.05

64

Контроль эш. “ Җөмлә төрләре.”

ЛКФ

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Алган белемнәрне практикада куллану

13.05

65

Хаталар өстендә эш. Сыйфат фигыль.

ЛГКК

 

Алган белемнәрне практикада куллану

16.05

66

“ Минем героем”.Сөйләмдә лексик чараларның кулланылышы.

ГКФ

Таблица белән эшләүне камилләштерү

Сыйфат фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү

20.05

67

Халык авыз иҗаты җәүһәрләре.

Халкыбызның аралашу культурасы үзенчәлекләре.

ЛКФ

Дөрес һәм төгәл җавап бирүне камилләштерү

Сыйфат фигыльне дөрес куллану.

23.05

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр.

ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ

МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ

УКУ

ЯЗУ

Лексик тема буенча сөйләшү Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү Хикәянең ахырын уйлап бетерү;

Диалогик сөйләмне монологкаәйләндерү.Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү. . Әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп аңлату;

 әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләү;

 автор позициясен ачыклау.Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.

әдәби бәйләнеш тәләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (яки өзекләрне) сәнгатьле итеп уку;

 әдәби әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерү;

 рус һәм татар телендәге әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяләү;

 татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикерен белдерү, аларга бәя бирү;

 татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

 диалогта яисә бәхәстә катнашып, үз фикерен исбатлый белү.

Актив  үзләштерелгән  сүзләрне яттан яза белү;

лексик тема буенча   хикәя язу;укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдим ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.  

МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

Программа “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар / Төз.-авт.: К.С. Фәтхуллова, Ч.М.Харисова. – Казан.Татарстан китап нщшрияты, 2011.  Дәреслек:   Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. – Казан : Мәгариф, 2008.  

 Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

УМК

-  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

УКЫТУЧЫ ӨЧЕН МЕТОДИК   ӘДӘБИЯТ:

 Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

3. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

4. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005

5. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

6.Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

7. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма.Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина. -Казан: Мәгариф, 2005

 8. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

9. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008

10. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999

http://www.tugantelem.narod.ru

http://tatar.com.ru/fonetika.php

http://tatar.moy.su

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ӘДӘБИЯТ:

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

Электрон күрсәтмә:1. www.mon.tatar.ru.   2.www.rus.test.ru

Контроль- исәпләү материаллары

Контроль эш № 1.“Мөстәкыйль сүз төркемнәре”

А1. Хәл фигыль кушымчаларын табыгыз:                        А8. Теләкне белдерүче сүз:

  а) –ырга, -арга, -гач;                                                                 а) риза;   б) телим; в) сорыйм

  б) –ып, -еп, -ганчы, -гач;                                                 А9. Сыйфат фигыль кушымчалары:

  в) –гач, -ып, -ды, -де                                                                а) –ган, -гән, -гач

А2. Ия түбәндәге сорауларга җавап бирә:                                 б) –нчы, -лар, -учы, -асы

  а) кем? нинди? кая?                                                                 в)  -асы, -әсе, -учы, -үче, -ар, -әр

  б) кем? нәрсә?                                                                А10. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:

  в) кайчан? кемгә?                                                                        1) көләр

А3. Хәзерге заман хикәя фигыль кушымчалары:                        а) смеется; б) посмеется; в) будет смеяться

 а) –ды, -ый, -ган;                                                                        2) тәрбиялелек

 б) –ый, -и, -а, -ә, -я;                                                                а) воспитанный; б) воспитанность; в) воспитывает

  в) –гән, -ачак, -ыр                                                                        3) әгәр

А4. Инфинитив түбәндәге сорауларга җавап бирә:                         а) но; б) если; в) да

 а) кая? кемгә? нишләргә?                                                А11. Сүзләрнең дөрес антоним парын табыгыз:        

 б) нишләргә? нишләмәскә?                                                        1) эшчән

 в) кайдан? ничек?                                                                        а) ялкау; б) куркак; в) начар

А5. Шарт фигыль кушымчасы кайсы сүзгә ялгана:                         2) юмарт

          а) Әни кайт..., мин аш пешердем.                                        а) әдәпсез; б) саран; в) мактанчык

          б)  Әни кайт..., кинога китәбез.                                        3) тыйнак

          в)  Әни кайт..., кунаклар килде.                                        а) начар; б) ихтирамсыз; в) мактанчык

А6. Исем фигыльнең сораулары:                                        А12. Сыйфатларның ничә дәрәҗәсе бар?

 а) нишләү? нишләмәү?                                                         а) 1; б) 3; в) 4

 б) нишләргә? нишләмәскә?                                                 А13. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз:

 в) нишли? нишләргә?                                                                а) матур; б) сарырак; в) аксыл        

А7. Кайсы сүзләрдә “ә” хәрефе языла?                                А14. Парлы исемне табыгыз:

 а) с...йкемле, әңг...м..., т...мле;                                                а) көньяк

 б) ...д....пле, т...ртип, х...б...р;                                                 б) аш-су   в) ашлык

 в) г...ди, к...еф, кил...шү        

А15. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:                                  

  1. через дорогу-

а) юлга

б) юл буйлап

в) юл аша

   2) у светофора –

       а) светофор янында

       б) светофор астында

        в) светофордан соң

3) пешеход-

        а) юлдаш

        б) җәяүле

        в) юлчы

В1. Посоветуйте другу:

    - ходить только по тротуару      

    - послушать музыку Сары Садыковой

    - быть скромным

    - не смеяться над пожилыми людьми

В2. Составьте диалог по схеме:

  • Вопрос
  • Ответ
  • Совет
  • Несогласие
  • Объяснение
  • Согласие

 С. Напишите небольшой рассказ о вашем летнем отдыхе  ( 10 - 12 предложений

Мөстәкыйль эш. Теркәгечләр.

1.Күп нокталар урынына теркәгечләр куябыз.

       Җәй аена кердек, ... көннәр һаман салкын әле. 2. Ярыш көне якынлашканнан- якынлашты, ... Галимнең чынлап торып эшкә тотынганы юк иде эле.(Г. Ә.) 3. Әнкәсе       күздән югала, ... колак төбендә тавышы гына ишетелеп тора башлый. (И.Г.) 4. Я үзем барып чыгарармын, ... яисә хаты белән җавап бирелер. (М. Мәһ.)

2.Тәрҗемәитегез.

  1. Если хочешь много знать, надо много читать. 2) На уроке татарского языка мы будем писать изложение или составлять рассказ по картине. 3) Не за то волка бьют, что сер, а за то, что овцу съел. (Посл.)

3.Да, да-да, һәм, ни-ни теркәгечләрен файдаланып, бирелгән ике җөмләдән кушма җөмләләр төзергә.

Җил исте.  Болытлар таралды.

 Үрнәк: Көн матурланды. Кошлар сайрый башлады. –Көн матурланды да, һәм кошлар сайрый башлады. –Көн дә матурланды, кошлар да сайрый башлады. –Ни көннәр матурланмый,ни кошлар сайрамый.

4.Тиешле теркәгечләр куеп,җөмләләрне дәвам итегез.

  1. Мин лагерьда ял итүче иптәшемнән хат алдым...

        2.Җил Илсөярнең үрелмәгән чәчләрен туздырды...

        3. Спорт сөючеләр чаңгы ярышыннан кайтып керделәр...

Контроль эш №2. Иярченле кушма җөмлә.

I вариант

Русчага тәрҗемә итегез һәм 2 җөмлә төзегез:

  1. атаклы галим –
  2. яраткан уен –
  3. туган җир –
  4. җыр ишетелә -
  5. чаңгыда шуабыз –

  1. Ике гади җөмләдән кушма җөмлә төзеп языгыз:
  1. Яңгыр яуды.Тузан басылды.
  2. Җәй җитте. Көннәр җылынды.
  3. Кем эшләми. Шул ашамый.
  4. Кич җитте. Әни эштән кайтты.

  1. Кушма җөмләнең төрен билгелә:
  1. Әгәр Руслан килсә, без чаңгыда  чыгабыз.
  2. Син кайда булсаң, мин шунда булырмын.
  3. Ишек ачылуга, өйгә салкын һава керде.

  1. Республикабыз флагы турында нәрсә беләсең? (10-15 җөмлә)

II вариант

1.  Русчага тәрҗемә итегез һәм 2 җөмлә төзегез:

  1. җир шары  –
  2. милли бәйрәм –
  3. туган авыл –
  4. чит ил –
  5. елгада йөзәбез –

2. Ике гади җөмләдән кушма җөмлә ясап языгыз:

  1. Көннәр кыскарды. Көз башланды.
  2. Звонок булды. Дәрес башланды.
  3. Кем тырыш. Шул эшли.
  4. Кемнәр аңлый. Алар дәрестә актив.
  5. Без апам белән сөйләшәбез. Улым чәй әзерли.

3. Кушма җөмләнең төрен билгелә:

  1. Ул килгәндә, мин урамда идем.
  2. Кояш чыккач, көн җылынып ките.
  3. Мин шуны беләм: ул кайтмаячак.

  1. Үзебезнең мәктәп турында яз.  (10-15)

Изложение. «Ана».

        Шофер автобусын вокзалның ишек төбенә үк китереп туктатты да кереп китте һәм, озак та тормый, бер кулына таяк, икенчесенә кечкенә чемодан тоткан егетне култыклап алып чыкты. Егетне күрүгә, арткы рәтләрнең берсендә утырган апа урыныннан торды, сүзсез генә барып, сукырны җитәкләде һәм үзе янына алып килеп утыртты.

     -Улым, исәнме, бәгырькәем! Нишләп кайтасы иттең?Бер атна элек Әлмәткә, сукырлар җәмгыятенә илтеп куйган идем. Әйбәт кенә эшләп калган идең бит.

     -Әнием,беләсем килде: үзем генә йөри аламмы икән?Яңадан үзем генә барырмын.Атна саен кайтып, сине күреп торырмын.

      Ана белән баланың күз яшьләрен һәм бәхетле йөзләрен күреп, без алар арасындагы якынлыкның никадәр саф, югары, тирән икәнлегенә ышандык.

      Факиянең күршеләре, кечкенә Ришатны калдырып, бер-бер артлы үлеп китәләр. Факия туй алдыннан, сөйгән егетен калдырып, малайны үзенә алып чыга. Малай аны “әни” дип йөри башлый. Тик бала тумыштан сукыр була.

      Яңадан-яңа ятимнәр йортлары ачылган бу заманда Ришат хакына яшьлек мәхәббәтеннән  баш тарткан Факияне, гомерем буена белгән кешем кебек, бик якын иттем. Бу кеше Ана дигән бөек исемгә йөз, мең тапкыр лаек.

                                                                                                      Контроль эш №3.Фигыль.

А1.Преобразуйте глаголы прошедшего определённого времени в глаголы настоящего времени:

Ашады______________________

Биеде_______________________

Укыды______________________

Әйтте_______________________

А2. Найдите пары к вопросам:

а). Нишләми?              _____әйтсен

б). Нишләгән?             _____әйтми

в). Нишләмәде?          _____әйткән

г). Нишләргә?             _____әйтсә

д). Нишләсә?              _____әйтергә

е). Нишләсен?            _____әйтмәде

А3. Какого времени аффиксы –ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк:

а). Хәзерге заман

б). Билгесез үткән заман

в). Билгеле киләчәк заман

г). Билгесез киләчәк заман

А4. Что обозначает глагол:

а). Предметның билгесен белдерә;

б). Эшне, хәрәкәтне белдерә;

в). Предметны белдерә.

А5. Вместо многоточия напишите окончания:

Син ашханә...      эшли...      .

Сез өй...         чыга...          .

Без алдагы машина...     күрә...      .  

А6. Выбирите правильный вариант слов к предложению

Көз ... , һәм торналар җылы якларга ... .

а). Җитте, киттеләр

б). Килде, йөгерделәр

в). Яуды, кайттылар

   А7Хәл фигыльнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Әни кайтканчы,идәннәрне юарга кирәк.

  а)после того,как придет мама;

  ә)до того,как придет мама;

  б)как придет мама.

Бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрнең төрен билгеләгез.

Тәрҗемә итегез.

Вакытыгыз булса, татар рәссамнары турында тапшыруны карагыз. Әйтәсе сүзеңне алдан уйла. Син бүләк иткән беләзек миңа ошады. Музейга баргач, без борынгы бизәнү әйберләрен күрдек.  Кибеткә барышлый, туганнарыбызны очраттык һәм, сөйләшә-сөйләшә, бергә киттек.  

Контроль эш №4 .“Җөмлә төрләре”

 1. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез:

Нинди саф тавыш! (Ә.Б.)

  1. хикәя җөмлә
  2. сорау җөмлә
  3. боеру җөмлә
  4. тойгылы җөмлә

  1. Җөмләнең төрен билгеләгез:

Класс шауларга тотынды (М.М.)

  1. җыйнак
  2. җәенке

  1. Җәенке җөмләне табыгыз:
  1. Кошлар кайтты
  2. Нигә капка ачык тора?
  3. Сәгать туктаган
  4. Яңгыр ява

  1. Җөмләнен төрен билгеләгез:

Боз әле калын түгел (М.Ә.)

  1. раслау
  2. инкяр

  1. Җөмләнең төрен билгеләгез:

Урамда салкын.

  1. атау җөмлә
  2. фигыль җөмлә
  3. сүз җөмлә

  1. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез:
  • Син бүген безгә киләсеңме?
  • Әлбәттә!
  1. атау җөмлә
  2. фигыль җөмлә
  3. сүз җөмлә

  1. Атау җөмләне сайлап алыгыз:
  1. Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Г.К.)
  2. Эзләр ... Алар, чыннан да, ниләр генә сөйлшми. (Г.Х.)
  3. Туган җир! Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә (Ә.Б.)
  4. Кич. Кече тирән күл. (М.Ә.
  5. Бер составлы фигыль җөмләнең төрен билгеләгез:

Хәбир абыйны эзләп килүем. (А.Г.)

  1. билгеле үтәүчеле җөмлә
  2. билгесез үтәүчеле җөмлә
  3. гомуми үтәүчеле җөмлә
  4. үтәүчесез җөмлә

  1. Сүз җөмләне сайлап алыгыз:
  1. Кызым, сиңа әйтәм.
  2. Ярар.
  3. Җәйге җылы төн.
  4. Көз.

  1. Бер составлы гомуми үтәүчеле фигыль җөмләне табыгыз:
  1. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар (М.)
  2. Идел буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. (К.Н.)
  3. Тауга карап тау булып булмый. (М.)
  4. Ләкин ул чакта инде миңа бик тә кыен булыр (Г.Р.)

  1.  Җөмләнең төрен билгеләгез:

Олыларны хөрмәт итәргә кирәк.

  1. атау җөмлә
  2. фигыль җөмлә
  3. сүз җөмлә

  1. Җөмләнең дөрес билгеләмәсен табыгыз:

Зәңгәр сиңа килешә.

  1. гади, ике составлы, тулы, раслау, җәенке, хикәя җөмлә
  2. гади, бер составлы, тулы, раслау, җәенке, хикәя җөмлә
  3. гади, ике составлы, ким, раслау, җәенке, хикәя җөмлә
  4. гади, ике составлы, тулы, инкяр, җәенке, хикәя җөмлә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән эш программалары (1,3,4- сыйныфлар өчен, рус төркеме)

Здесь можно познакомиться с рабочей программой для детей русскояз.обучением. По учебникам Р..З.Хайдаровой и Ф.Сафиуллиной...

Татар теленнән эш программалары.

Рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә татар теленнән эш программасы....

Татар теленнән эш программалары

Татар гимназиясендә эшләүче укытучылар өчен кулланма...

Татар теленнән эш программалары

Татар гимназиясендә эшләүче укытучылар өчен кулланма...

Татар теленнән эш программалары

6АБ сыйныфлары (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасына аннотацияУкытучы: Гайсина А.Р.Эш программасында бирелгән сәгатьләр саны: елга 105, атнага 3 сәгать.  УМК:. . Рус телле балал...

Татар теленнән эш программалары

Татар теле дәресләренә эш программалары.  Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен....

Татар теленнән эш программалары

Татар теле дәресләренә эш программалары.  Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен....