Урок" Табигатьне өйрән һәм сакла!"
материал (7 класс) по теме

Батталова Рамиля Габдулхаковна

Урок татарского языка 7 класс(русская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ramilya_otkrytyy.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Табигатьне өйрән һәм сакла!

Максат:   1) Укучыларны «Кызыл китап» белән таныштыру, аңа кертелгән

                    хайван, кош-корт, үсемлек төрләре турында мәгълүмат бирү,                      

                    сүзлек телен үстерү.

                 2) Табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуына төшендерү, аңа

                    сакчыл караш, ярату, кызыксынучанлык тәрбияләү.

                 3) Табигать кочагында ү-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Җиһазлау: табигый кош тавышлары, Татарстанның Кызыл китабы,  

                      хайваннар, кош-кортлар, бөҗәкләр рәсемнәре.

Дәрес барышы:

  1. Исәнләшү
  2. Дежур укучының әңгәмәсен тыңлау.

-Рәхмәт, утыр Катя.

Ә хәзер бүгенге дәреснең темасы белән танышып үтик.

Тема белән максатны әйткәннән соң укытучы тулылындырып җибәрә.

Ни өчен Кызыл китап диеп атаганнар һәм нинди хайваннар кергәнен ачыклап узарбыз.

Дәресне башлаганчы мин сезне бүгенге кунаклар белән таныштырып үтәм.  Алар Казаннан килгәннәр, “Гринпис” оешмасы кешеләре һәм аларның җитәкчесе Владимир Петрович. Ул оешма турында без узган дәрестә укыган идек . Ә бүген Владимир Петрович тулырак итеп үзе сөйләп китәр, ләкин бераз соңрак.

Дәресне фонетик күнегүдән башлап җибәрәбез.

  1. зи-зы-зе-зә-за-зо-зө-зу-зү;
  2. си-сы-се-сә-са-со-сө-су-сү;
  3. сизизи-сызызы-сезезе-сәзәзә-сазаза-созозо-сөзөзө-сузузу-сүзүзү

Әкрен генә музыка уйный, кошлар тавышлары ишетелә, шул вакытта укытучы Энҗе Авзалованының “Бу гүзәллек яшәрме?” исемле шигырен укып үтә.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Чылтырап аккан чишмәләр

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне  кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдән миһербанлык кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

-Шигырьдә аңлашылмаган сүзләр бармы? Әйе.

-Ә нинди сүзләр карап үтик әле.

Әрәм иткән- погубил зря

Миһербанлык- милосердие, сострадание

Автор ни өчен “җир елый” җөмләсен берничә тапкыр кабатлаган? (Балаларга тактада төртеп күрсәтәм). Балалар җаваплары тыңлана.

-чөнки сулар кипкән,

- урмандагы агачларны кисеп бетергәннәр,

-кешеләр  урманнарны чүплиләр,

-табигатьне сакламыйлар,

-без шул чүпләрне шимбә көнне өмәдә җыябыз.

Әйе, бик дөрес без өмә саен җыябыз. Кешеләр табигатьтә үз-үзләрен тота белмиләр.  Шуңа күрә табигатебез пычрана. Аның үз кагыйдәләре бар. Ә сез ул кагыйдәләрне беләсезме соң?

-Агачларны сындырмаска,

-Кошларны куркытмаска,

-Чәчәкләрне өзмәскә,

-Кырмыска ояларын туздырмаска,

-Урманнарны чүпләмәскә

Әйе, бик дөрес балалар,молодцы!

Тактада пычрак су ага, завод морҗаларыннан төтен чыга торган рәсем күрсәтелә.

Сораулар

-Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

-Һава белән су ничек пычрана? Аның куркынычы нәрсәдә?

-Кемнәр, нәрсәләр һавасыз һәм сусыз яши алмыйлар?

Ә боларны булдырмас өчен нишләргә кирәк?

Бу сорауга җавап бирер өчен сыйфат фигыльнең хәзерге заман формасы ярдәмгә килә.  Ул –а торган // -ә торган кушымчасы ярдәмендә ясала. Соравы нишли торган?- Что делающий? Кушымча рус теленә который сүзе булып тәрҗемә ителә.

-Һаваны чистарта торган фильтр кирәк – надо фильтр, который очищает воздух

-корымны һавага чыгармый торган фильтр кирәк-фильтр который не пропускает сажу в воздух

Рәсемдә завод, аның морҗасыннан төтен чыга, тробалардан пычрак су ага. Алар хайваннарны, кошларны, балыкларны, бөҗәкләрне, кешеләрне дә үтерәләр

-Әйе, төтен белән зарарлы матдәләр һавага күтәреләләр. Аннары яңгырлар белән бу зарарлы  матдәләр җиргә ява. Алар үсемлек тамырларын , яфракларын яндыралар., көйдерәләр, бөҗәкләрне, кош- кортларны ягулап үтерәләр. Мондый кислоталы  яңгырлар бик зарарлы.

Ә безнең Яшел Үзән шәһәрендә заводлар бармы соң? Ниндиләр?

Серго,Горький, фанер заводлары.

Әйе, дөрес.

Бу таблицага күз салыйк әле.

«Экогаз» системасын кулланганнан соң атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләрнең хисабы.

Казаннарның атамасы

«Экогаз» системасын кулланганчы азот окисларының атмосферага чыгарылышы

еллык/тонналарда

«Экогаз» системасын кулланганнан соң азот окисларының атмосферага чыгарылышы

еллык/тонналарда

Азот окисларының атмосферага чыгарылышының кимүе

еллык/тонналарда

Азот окисларының атмосферага чыгарылышының кимүе процентларда

ПТВМ-30

8,32

7,63

0,69

8,3

ДКВР-20/13

32,86

29,96

2,9

8,8

Нәтиҗә:

41,18

37,59

3,59

8,7

Димәк, бу проблема турында җитәкчеләребез уйлый дигән сүз.

Уйлап кына калмыйлар, шулай ук сирәк калган кошларны, хайван һәм үсемлекләрне саклап калыр өчен Кызыл китап уйлап тапканнар.

Слайтта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Кызыл китаплары күрсәтелә. Шулай ук ТР Кызыл китабы күрсәтелә. Ул безнең бар. Аннары Кызыл китап турында мәгълүмат бирелә.

  • Кызыл китап СССРда 1974 елда булдырыла, ә Россиядә 1983 елда чыгарыла. Татарстанда ул 1995 елда төзелә. Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә  юкка чыгып баручы үсемлекләр,  хайваннар һәм бөҗәкләр  теркәлгән.
  • Бу китап битләрендә 32 төр  имезүче (млекопитающие), 85 төр кош,  4 төр сөйрәлүче (пресмыкающиеся), 2 төр  амфибия, 9 төр балык,  3 төр  кысласыманнар (ракообразные), өч төр үрмәкүчсыманнар (паукообразные),  100 төр  бөҗәк, 8 төр  суүсем, 12 төр  лишайник, 10 төр мүк(мох), 211 төр чәчәкле үсемлек, 29 төр гөмбә  һәм аларны саклап калу  юллары күрсәтелгән.
  • Димәк, Татарстанда Кызыл китап ничәнче елда ачылган булды?
  • Татарстанда Кызыл китап 1995 нче елда ачылган.

Ә хәзер шигырь тыңларбыз. Ләкин башта тактадагы сорауларга күз салыйк. Шигырьне  игътибар белән тыңлагыз, ахырдан сорауларга җавап бирәбез.

Аудирование, шигырь тыңланып узыла. “Кызыл китап”

Сораулар.

-Ни өчен китапның төсе кызыл? Ул нәрсәне аңлата?

-Кызыл китапка үсемлек, хайван, кошларның нинди төрләре кергән?

-Кызыл китапның игътибар үзәгендә нинди девиз тора?

-Синеңчә бу китапны кемнәр язган?

Үтелгәннәр буенча нәтиҗә чыгарыла.

Кызыл китап турында нәрсә белдек?

Ә хәзер экологик викторина үткәрәбез. Комьпютер өстәлләренә утырабыз. Анда экологик викторина дигән ярлыкны табабыз, аны ачабыз. Һәр сорауга өчәр җавап, кирәклесен сайлап алабыз. Ахырдан комппьютер сезнең дөрес җавапларыгызны исәпләп балын чыгара. Монда безнең логик фикерләүгә дә сораулар бар. Игътибарлы булыгыз.

Рәхмәт, урыннарыбызга утырдык, дәресне ярыйсы үзләштергәнсез икән.

Ә хәзер ял итеп алабыз. Кошлар тавышы яңгырар. Ә сез күзләрегезне йомып табигатькә сәяхәт итеп карагыз.

Менә кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борынга чәчәкләрнең хуш исе килеп бәрелә. Чәчәкләр! Аларның ниндиләре генә юк биредә: аллары, сары, кызыл, зәңгәрләре. Шуларга гына карап торасы килә. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек наратлар – барысы да, салмак искән җил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр.

Бөтен җан ияләре уяна башлый. Кайдадыр сандугач сайрый, еракта кәккүк кычкыра.

Шул вакытта исәнме, кояш! Саумы сез ,минем канатлы дусларым !-диеп кычкырасы килә.

Нинди хислар кичердегез?

Ничек , ял иттегезме?

Әйе.

Ә хәзер сүзне Казаннан килгән кунагыбызга бирәбез. Ул сезгә үзенең “Гримпис” оешмасы һәм Кызыл китап турында сөйләп узар.

Безнең оешманың исеме “ Гримпис” дип атала. Ул “Яшел дөнья” дигәнне аңлата. Безнең оешма  2000 нче елда ачылды. Ә Россиядә бу оешма 1992 нче елдан бирле эшләп килә. Безнең оешманың максаты – табигатьне саклау һәм яклау. Районнарда үз кешеләребез бар. Менә сезнең Яшел Үән шәһәрендәдә табигатьне саклау инспекциясе эшләп килә. Бергәләшеп Кызыл китапка кертелгән хайваннарны, кошларны, үсемлек, бөҗәкләрне тикшерәбез. Менә кайберләрен сезгә дә күрсәтәм. (Фотолар күрсәтә)

Дәрестә мин сезнең табигать турында матур итеп сөйләгәннәрегезне тыңлап утырдым һәм бик шатландым. Мәктәпне бетергәч, үзебез оешмада көтеп калам.

Рәхмәт, Владимир әфәнде, сорауларыгыз булса Владимир Петровичка бирә аласыз.

-Бу эш бик авырмы?

-Юк, мин эшемне яратып башкарам.

-Ничә ел эшлисез?

-   10 ел.

Сезгә ничә яшь?

-Миңа утыз сигез яшь.

_Сез хайваннар яратасызмы?

-Әйе, минем өемдә ике песи, эт һәм попугай бар.

Тагын сорауларыгыз бармы? Юк.

Балалар Кызыл китап кына түгел әле безнең милли парклар һәм табигый тыюлыклар да бар.(тыюлык-заповедник)

Алар турында китаптагы текстны укыгач белербез. (Чылбыр рәвешендә укып,берәрсе русча эчтәлеген сөйләп күрсәтә). 5 нче күнегү 83 бит.

Дәфтәрдә күнегү эшләү ( 11 нче күнегү. 57 нче бит-сыйфат фигыльнең –а торган һәм -ә торган формасы, яки –ый торган һәм –и торган формасы)

Әйтә, әйтә эшлиләр.

Нәтиҗә:  Нәрсәләр белдек? Балалар үз фикерләрен әйтәләр.

Билгеләр кую

Өй эше.12 нче күнегү, 57 нче бите- сыйфат фигыльнең юклык формасы.

Балалар, дәресебезне “Табигатьне саклагыз!” исемле җыр белән төгәллибез.

Зөләйха Минһажева сүзләре, Васим Әхмәтшин көе.

«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» БМББУ

АЧЫК ДӘРЕС

ТЕМА: «ТАБИГАТЬНЕ ӨЙРӘН ҺӘМ САКЛА! »

 

Укытучы:Батталова Р. Г.

2011 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс "Экологическое состояние Саклов-Башского сельского поселения""

В содержании программы  предусмотрена реальная практическая деятельность обучающихся по экологической оценке окружающей среды, предоставляющая широкие возможности для саморазвития учащихся, выпол...

Изучение животных Сармановского района, занесенных в Красную книгу села Саклов-Баш, проектной технологией.

При изучении экологической тропы мы заметили, что по всей протяженности нам встречались животные. Нет слов, что животный мир очень скудный, тем более в нашей местности мало площадей лесов, в осн...

Музейларда тарихи хәтер саклана

Мәктәптәге музейлар эшчәнлеге турында мәгълүмат тупланган....

"Сакла" проекты

laquo;Сакла» проекты юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча уникаль интерактив балалар мохитен төзүгә юнәлдерелгән....