Тел милләтне саклый. Х.Бадыгый
творческая работа учащихся (9 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Кукмара муниципаль районы
Байлангар авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе
(Тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнү)
Автор: Сәләхетдинова Алисә Илсур кызы
9 сыйныф укучысы
Җитәкче:
Нәҗмиева Флүзә Зиннур кызы
Эчтәлек
1.Кереш.
Ана теле – йөрәк теле. 2
2.Төп өлеш.
Тел - милләтне саклый. Х. Бәдигый – татар милләтенең күренекле вәкиле. 5
3. Йомгаклау.
Тел яшәсә, без дә яшәрбез. 10
4.Әдәбият исемлеге. 11
Кереш.
Максат.
1. Ана теленең бөеклегенә соклану, саклау һәм үстерү ;
2. Тел галиме, фольклорчы һәм педагог Х. Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнү;
3. Туган телебезгә мәхәббәт, горурлана белү хисләрен тәрбияләү.
Татар телем — тарихлы тел
Халкым кебек борынгы.
Тел булмаса, ул тарихны
Аңлап, белеп булырмы?
Татар телем — сәнгатьле тел,
Матурлыкка юл ача.
Гүзәллекне күреп була
Бары туган тел аша.( Н.Вәлиева)
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган «әти», «әни», «әби», «бабай» сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил — җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз.
Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәнергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын «тишеп чыгып», бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга «салсалар» да, «чукындырсалар» да, «ассалар-киссәләр» дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
(Х.Туфан)
Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул — Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге кадерле сүз.
Туган илкәй...
Бу исемдә язгы таңнар...
Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.
Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,
Туган халкым, туган илем,
Туган телем.
«И туган тел, и матур тел», —дигән Тукай һәм шунда ук аның матурлыгын сиздереп: «Әткәм-әнкәмнең теле» дип тә өстәгән. Бу сүзләрдән күңелләргә җылылык иңә, үз телеңә хөрмәт арта.
Ушинский: «Халыкның теле —аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла», — дигән. Безнең өчен әнә шундый тел – татар теле.
1990 елның 30 августында туган республикам үзенә мөстәкыйльлек алды. Шуннан соң туган телебезгә булган караш үзгәрә бара. Ә инде 1992 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Югары Советы үзенең X сессиясендә «Татарстан халыкларының телләре турында» Закон кабул итте. Бу барыбыз өчен дә сөенеч һәм куаныч, мөһим вакыйга булды. Әлеге Закон җөмһүриятебезнең Конституциясендә дә беркетелде. Шулай итеп, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде, һәм әлеге ике телгә тигез хокуклар бирелде.
Тел — кешелекнең бәһаләп бетергесез рухи байлыгы. Ул — аралашу чарасы гына түгел, ә милләтне милләт итүче дә. Тел—халыкның рухын, язмышын һәм акылын чагылдыра. Шуңа күрә республикабыз дәүләт суверенитеты яулаган елларда тел мәсьәләсе, бигрәк тә татар теле язмышының җитди рәвештә көн тәртибенә куелуы очраклы хәл булмады.
Без — татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без —татарлар!
Татар исемен без
Иң-иң озак йөрткән бер халык.
Без —татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без —татарлар!
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде!
Без —татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Без —татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.(Г. Рәхим)
Төп өлеш.
Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре аз түгел. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, галимнәр дә, спортчылар да, уйлап табучылар да бар. Алар — үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар.
Халыкның көче турында сөйләшкәндә, ул халык аралаша торган тел турында әйтелмәсә, дөрес булмас иде. Чөнки халыкны халык итеп таныткан иң зур күрсәткеч — шул халык вәкилләре сөйләшкән тел. Халыкка атаманы үзара аралашкан теленә карап бирү — моның ачык дәлиле.
Телне саклаучы төп көч халык үзе булса да, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерү эшен тел галимнәре башкара. Әгәр без бүген татар әдәби теле матур яңгырашлы, төзек, төгәл, аралашу өчен уңайлы, эзлекле системага салынган дибез икән, бу — татар тел белеме өлкәсендә эшләгән берничә буын галимнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Димәк, тел галимнәре халыкны саклап калу, аның рухи үсешен тотрыклы итү өчен тырыша икән. Шуңа күрә без телебезнең электән килгән байлыкларын, бүгенге үсеш чыганакларын барлап, фәнни яктан камилләштереп, халыкка яңадан кайтарып бирүче тел галимнәребез турында белергә тиешбез. Татар милләтенең шундый күренекле вәкилләренең берсе – Хуҗа Бәдигый.
Күренекле тел галиме, фольклорчы, профессор Хуҗа Габделбәдыйгъ улы Бәдигов (Бәдигый) 1887 елның 24 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Югары Берсут авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Кыска гына гомеренең (1940 елда вафат) яртысын диярлек ул татар әдәби телен фәнни өйрәнүгә, аны үстерүгә, гыйльми грамматикабызны камилләштерүгә багышлый. Халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыеп кына калмый, аны фәнни яктан эшкәртә, матбугатта бастырып, халыкның үзенә кайтару кебек изге эш башкара.
Xуҗа Бәдигый башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан соң тырыш һәм сәләтле бала Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый һәм аны 1908 елда уңышлы тәмамлый. Өметле егетне үзе укыган мәдрәсәдә укытучы итеп калдыралар. Октябрь инкыйлабын яшь укытучы шушы уку йортында эшләп каршылый. Октябрьдән соң ун елга якын татар педагогия техникумында татар теле укыта.
Көнчыгыш академиясендә, Казан университетында, укытучылар семинариясендә, мәктәпләрдә, укытучылар әзерләү курсларында эшли. 1926 елда аны, белемен күтәрү өчен, Ленинградка (хәзерге Санкт-Петербургка) икееллык тюркология семинариясенә укырга җибәрәләр. Яшь галим 1930 елда, аспирантура тәмамлап, «Төрек теленең диалектлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый һәм шуннан соң зур дәрт белән Казан педагогия институтына (хәзерге Казан дәүләт педагогика университетына) эшкә кайта. Анда укытучы, доцент, профессор вазифаларын башкара.
Төрле елларда Xуҗа Бәдигыйның татар теле тарихын өйрәнүгә караган «Татар әдәби теленең барышы», «Унбиш ел эчендә татар әдәби теле», «Татар әдәби һәм сөйләм теленең лексик-семантик яктан үсеш тенденцияләре» дигән хезмәтләре дөнья күрә.
Xуҗа Бәдигый үзенең фәнни эшчәнлеген өч төп юнәлештә — тел белеме, фольклористика һәм мәгариф өлкәсендә алып бара.
1907 елда, татар һәм чуваш халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю теләге белән, Казанга венгр ориенталисты Ю. Мессарош килә. Халык арасында йөргәндә аңа юлдаш булу, булышу өчен мәдрәсәне тәмамлап килүче Xуҗа Бәдигый билгеләнә. Ул хөрмәтле кунак белән дүрт ай дәвамында бик күп төбәкләрдә фольклор әсәрләре җыюда катнаша. Венгр галиме киңәше белән, Xуҗа Бәдигый үзе язып алган материалларның бер өлешен 1912 — 1914 елларда «Халык әдәбияты» дигән уртак исем белән «Мәкальләр», «Табышмаклар, такмаклар, такмазалар», «Җырлар», «Бәетләр» дигән җыентыкларын бастырып чыгара. Бу китаплар XX гасыр башындагы халык иҗатын ачык күзалларга ярдәм итә. Әкият, риваять, ләтаиф кебек эпик жанрлардан торган китабы да басылып чыгарга тиеш була, әмма әдип бу теләгенә ирешә алмый. 1920 елда Казанда булып узган көчле янгын галимнең кулъязмаларын көлгә әверелдерә. Бу уңайдан Xуҗа Бәдигый аеруча борчылып: «12 — 13 ел буе халкымның үз авызыннан җыйган ошбу кыйммәтле материалларым чирек сәгать эчендә утка азык булды», —дип яза.
Xуҗа Бәдигый халык әдәбиятының телнең үзенчәлеген саклаучы бердәнбер чара гына булмыйча, аның тарихын өйрәнү өлкәсендә дә әһәмиятле чыганак булуын тирәнтен аңлый һәм аны укучыга төшендерә. «Халык авыз иҗаты әсәрләре шул халыкның башыннан кичкән әһәмиятле вакыйгаларны, аның холык һәм гадәтләрен, тойгы һәм әмәлләрен, моң һәм зарларын күрсәтә», — ди галим.
Фикер иясе 1926 елда «Халык әдәбияты: мәкальләр һәм табышмаклар» дигән яңа китабын бастырып чыгара. Татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр бу хезмәттә мәкаль һәм табышмаклар тематик яктан бүленеп бирелә.
Xуҗа Бәдигый фольклор әсәрләрен тарихи-чагыштырма планда өйрәнә башлаучы татар галимнәренең берсе булды. Аның татар һәм башкорт халык авыз иҗаты әсәрләрен чагыштырып өйрәнүе шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
Xуҗа Бәдигыйның мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге мәктәп, техникумнарда, югары уку йортларында укыту; тел, әдәбият, фольклор фәннәре буенча программалар, дәреслекләр, методик хезмәтләр язу белән бәйле. 1913 елда яшь галимнең «Татарский букварь» дигән әлифба-дәреслеге басылып чыга.
Тынгысыз галим күп хезмәтләрен озак еллар дәвамында профессор М. X. Корбангалиев белән иҗади хезмәттәшлектә яза. 1919 елда аларның «Ана теле дәресләре» дигән китабы дөнья күрә. 1923 елда зурлар өчен авыл хуҗалыгы тормышына багышлап язылган «Крестьян әлифбасы» басыла. 1923 — 1929 елларда татар теленең грамматикасын, морфологиясен һәм синтаксисын өйрәнүгә бәйле «Гамәли (практик) тел сабаклары», «Гамәли сарыф-нәхү» (практик морфология-синтаксис) кебек дәреслекләрнең икенче, өченче, дүртенче басма китаплары укучыларга җиткерелә.
Утызынчы елларда Xуҗа Бәдигый читтән торып уку курслары өчен — «Татар теле грамматикасы дәреслекләре» (Казан, 1931), укый-яза белмәүчеләргә — «Әлифба» (1933), бишенче уку елы өчен «Грамматика» (морфология өлеше) (1933), Ш. Нигъмәтуллин белән бергә башлангыч мәктәпләрнең III — IV класслары өчен «Телдән эш китабы» (1932), «Татар теле дәреслеге» (1934), «Дөрес язу күнегүләре» (1937) кебек дәреслекләрен тәкъдим итә. Аның М. Фазлулла һәм М. Корбангалиев белән бергә язган «Колхоз яшьләре мәктәпләренең I уку елы өчен грамматикадан эш китабы» (1933) дәреслекләрен дә укытучылар җылы кабул итә.
Егерменче, утызынчы елларда татар телен гамәлгә кую, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү юнәлешендә балалар учреждениеләре, мәктәпләр, махсус урта һәм югары уку йортлары, аларда эшләүче мәгариф хезмәткәрләре, галим-педагоглар алдына җитди бурычлар куела.
1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү татар телен камилләштерү, халкыбызның белем дәрәҗәсен, мәдәниятен, мәгарифен үстерү юнәлешендә актив эш алып бару өчен шактый уңайлы шартлар тудыра. Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты кабул иткән декрет нигезендә (1921 ел, 25 июнь) татар теле — рус теле белән бертигез хокуклы тел, ул Татарстан Республикасының Дәүләт теле, дип игълан ителә; республикада яшәүче барлык милләт кешеләренең татар телен өйрәнергә, белергә тиеш булуы турында әйтелә; бу әһәмиятле эшне гамәлгә ашыру өчен җитди документлар кабул ителә. Аларда татар телен барлык совет учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, һөнәри-техник урта һәм югары уку йортларында укыта башлау зарурлыгы турында искәртелә.
1923 елда Татарстан хөкүмәте татар булмаганнарга татар телен өйрәтү турында карар чыгара. Бу хәл үз нәүбәтендә программа һәм дәреслекләр, методик кулланмалар, дидактик материаллар язып бастыруны таләп итә. Татарстан Мәгариф Халык комиссариаты янындагы Гыйльми үзәк татар булмаганнар өчен татар теле буенча программалар һәм дәреслекләр әзерләүне Мөхетдин Корбангалиевкә һәм Хуҗа Бәдигыйга йөкли. Бу галимнәр һәм Галимҗан Шәрәф язган «Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслеге» бе-
ренче мәртәбә 1923 елда басылып чыга. (1925, 1926 елларда бу дәреслекнең төзәтелгән, тулыландырылган икенче, өченче басмалары дөнья күрә.)
Әлеге дәреслек татар телен өйрәнүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, программа таләпләренә яраклаштырылып, уку материалын аерым дәресләргә бүлеп төзелгән.
Xуҗа Бәдигый һәм М. Корбангалиев шул ук елны «Рус мәктәпләрендә һәм вакытлы курсларда татар теле өйрәтү өчен җанлы сөйләшү теле сабаклары» дигән кулланманың беренче һәм икенче китапларын төзеп бастыралар. Алар татар булмаганнарны татар теленә өйрәтүдә совет чорында дөнья күргән беренче хезмәтләрдән санала.
1925 — 1927 елларда рус телле халыкларга татар телен өйрәтү буенча аеруча җитди эшләр башкарыла.
ТССР Үзәк Башкарма Комитеты янындагы Татар телен гамәлгә кую Үзәк Комиссиясе 1925 елда татар һәм рус телләрендә «Татар телен гамәлгә кую турындагы Декрет, Карар, Циркуляр һәм башка материаллар» дигән җыентык бастырып чыгара. 1926 елда «Программа обучения татарскому языку для слу-жащих нетатар на курсах-кружках реализации татарского языка при советских учреждениях и предприятиях Татреспублики», «Программа по татарскому языку для курсов ответственных работников нетатар», 1927 елда «Икенче баскыч (9 еллык) рус мәктәпләре, шулай ук вакытлыча югары мәктәпләр өчен татар теле программасы» кебек дәүләт документлары дөнья күрә.
1932 елда — «Программа по татарскому языку для нетатар», 1933 елда «Программа по татарскому языку для нетатарской начальной и средней школы», «Программа татарского языка для заочников нетатар» укытучыларга, мәгариф хезмәткәрләренә һ. б. тәкъдим ителә. Ул программаларны төзүдә галим Xуҗа Бәдигый да актив катнаша.
Xуҗа Бәдигый утызынчы елларда да татар булмаганнарга татар телен өйрәтү юнәлешендә җитди эш башкара. Ул 1930 елда 3. Бадамшин, М. Галиев, М. Мостафиналар белән бергә җиденче уку елы өчен «Татар теле дәреслеге»н бастырып чыгара. Аның М. X. Корбангалиев белән бергә язган һәм 1932 елда дөнья күргән «Татар теле дәреслеге» һ. б. хезмәтләре шул хакта ачык сөйли.
Xуҗа Бәдигый укытучылар өчен күп методик хезмәтләр авторы була. М. Корбангалиев белән бергә язып, 1924 елда Мәскәүдә бастырылган «Укый-яза белмәүчелекне бетерү мәктәпләрендә укытучылар өчен кулланма»; М. Корбангалиев, Р. Газизов, X. Бәдигыйлар авторлыгында 1926 елда Казанда дөнья күргән «Комплекс системасында ана теле укыту юллары» (I — IV уку еллары өчен) дигән китаплар алдарак әйтеп үткән фикеребезне раслый.
Күренекле фольклорчы, тел галиме һәм педагог-методист профессор X. Бәдигыйның мирасы гаять бай. Әдипнең кулъязма килеш калган хезмәтләре дә күп. Алар Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклан
Йомгаклау.
Һәр халыкның үз туган теле күз карасыдай кадерле. Җирдә яшәүче һәркемнең аралашу коралы — тел. Кешеләр бер-берсенә охшамаган күк, аларның сөйләмнәре дә төрледән-төрле. Әгәр дә милләтнең киләчәк буыннарга туган телен бар тулылыгы, кодрәте, егәре белән тапшырырга көче бар икән, аның туачак таңы һәрчак аяз. Фән-техника, элемтә чаралары алга киткән бу дәвердә туган телнең әһәмияте тагын да арта.
Без, татарлар, шуны онытмаска тиеш: хәзерге Россия җирендә күп гасырлар дәвамында татарның хөр дәүләте яшәгән. Без — шул дәүләтнең варислары, дәвамчылары.
Илебез — күпмилләтле. Ирексездән, уйлап куясың: татар телебезнең Россия чикләрендә дәүләт теле була алмавының сәбәбен дә шуннан эзләргәме икән әллә? Фикерләр төрле-төрле. Ничек кенә булмасын, рус теленең үсеше башка милли телләрнең абруе, әһәмияте кимү исәбенә барырга тиеш түгел.
Туган телебезне яратабыз, беләбез икән, шул телдә аралашудан да оялырга кирәкми.
Горурланам. Татарымның
Бер баласы мин җирдә!
Сакланачак бу горурлык
Йөрәгемдә гомергә.
Шатланам. Милләттәшләрем,
Без — чын халык токымы.
Кичеп чыккан безнең халык
Тарихның мең упкынын.
Тел ул — бөтен халык казанышы, меңнәрчә,миллионча кешеләрнең күп гасырлык иҗаты җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул- минем туган телем.
«Балам!»—диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!», —дип әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам. (Э. Мөэминова)
Халкым теле — хаклык теле, аннан башка
минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма
— Туган телне онытма!
Тел — халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү — мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Һәр халыкның теле бер генә ич,
Телсез калса, татар кем булыр?
Бу хурлыкка түзми, көпә-көндез
Зәңгәр күктән йолдыз егылыр.(Н. Әхмәдиев)
Әдәбият исемлеге:
1.”Мәгариф” журналы №4 1998, №4 1999, №4 2001, №8 2001, №12 2006, №3 2007, №7 2007, №3,№7, №9 2008, №4,2009
2. “Туган телем – иркә гөлем” (Шигырьләр папкасы)
3. Хәбибуллина З. Н., Миңнуллина Р. В. Сочинение язарга өйрәнәбез. Казан: Яңалиф, 2002.
4. М. З. Зәкиев, Н. В. Максимов. Татар теле 10 – 11 сыйн. Казан: Мәгариф,2008.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Элективный курс "Экологическое состояние Саклов-Башского сельского поселения""
В содержании программы предусмотрена реальная практическая деятельность обучающихся по экологической оценке окружающей среды, предоставляющая широкие возможности для саморазвития учащихся, выпол...
Изучение животных Сармановского района, занесенных в Красную книгу села Саклов-Баш, проектной технологией.
При изучении экологической тропы мы заметили, что по всей протяженности нам встречались животные. Нет слов, что животный мир очень скудный, тем более в нашей местности мало площадей лесов, в осн...
Урок" Табигатьне өйрән һәм сакла!"
Урок татарского языка 7 класс(русская группа)...
УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.
Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...
Милли мәгариф - милләт киләчәге
Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...
Музейларда тарихи хәтер саклана
Мәктәптәге музейлар эшчәнлеге турында мәгълүмат тупланган....
"Сакла" проекты
laquo;Сакла» проекты юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча уникаль интерактив балалар мохитен төзүгә юнәлдерелгән....